Логотип Казан Утлары
Новелла

МАТРОС ЧИСТОЗВОНОВ

Новелла 1824 нче елны, чины ягыннан 2 нче ранг капитан, соңыннан данлыклы Кара диңгез флоты белән җитәкчелек иткән атаклы адмирал Лазарев, «Крейсер» дигән җилкәнле караб белән ерак һәм куркыныч экспедициягә җибәрелә. Ул үзенең ярдәмчеләреннән берсе итеп, яхшы яклары белән үзенә якыннан таныш булган яшь кенә бер егетне, бары тик егерме ике яшьлек кенә Павел Степанович Нахимовны ала. Хәрбиме яки сәүдә карабымы, ничек кенә булмасын, зур диңгез карабын җилкәннәр ярдәме белән идарә итү төсле читен һәм катлаулы фән безнең заманда хәзер онытылып беткән диярлек. Ә ул чакларда бу фән диңгез эшенең нигезе булып санала. Җилкәннәрне җилгә җайлап кора алу, икенче төрле әйткәндә, нинди генә көн булганда да аптырап калмыйча җилкәннәр белән идарә итә белү осталыгы ул чагында барыннан да өстенрәк санала һәм моның башкача булуы мөмкин дә булмый. Шуңа күрә ул чактагы матрослардан, барыннан да элек, бернәрсә сорала: алар вантлар буенча, акробатлар төсле, үрмәли белергә тиешләр, ә вантлар дип атала торган һәм җилкәннәрне төрле мачталарга беркетү хезмәтен үти торган ул баулар көз һәм кыш көннәрендә бозланып каталар, гомумән, бөтен рангоут боз катлавы белән капланып кала торган була. Көньяк боз диңгезенә барыи җилкәндә «Крейсер» карабинда да шундый ук хәл кабатлана. Коточкыч шторм кубып көймәне йомычка урышына әүмәкләп йөретә: я бер зур дулкыннарның өстенә күтәреп ата, я әллә нинди куркыныч упкын кочагына ыргыта,—карабта бөтен нәрсә шартлый, калтырана, чынлый, ертыла... Хәтта палубада басып тору өчен зур тәҗрибә, осталык, көч соралган бер вакытта, матрослар вантлар башында асылынып җилкәннәрне җыярга тиеш булалар һәм алар бу эшләрен бетереп тә киләләр.'Тик кинәт куркыныч бер хәл була—мондый шторуда ансыз буламы соң! Яшь бер матрос бозланып каткан баулардан ычкынып китә, шторм аны суга атып бәрә. «Кеше батты!» дигән хәбәр караб буенча яңгырап узарга да өлгерми кала, бик зур бер дулкын матросны кочаклап алып, көймәдән әллә кая итеп тә ташлый. Хәзер инде аңа тотыну өчен канат «башы» ташлау турында уйлап торырга да соң була. Лейтенант Нахимов дулкыннар арасында матросның башын күреп калу белән, көймәгә беркетелгән катерга йөгерә,  

— Катерны төшерергә!—ди ул, янындагы матросларга боерык бирә. Тегеләр катерны төшерәләр һәм Нахимовның үзе белән барлыгы җиде кеше шул минутта ук катерга утырып дулкыннар арасына кереп китәләр. Бер югалып, бер калкып, дулкыннар белән тартыша- тартыша теге матрос ягына таба ишә башлыйлар. Бу—Нахимовта булган батыр йөрәкнең кинәт кузгалуы, тиз һәм күп уйлап торуны күтәрә алмый торган кузгалуы була: кешене ничек булса да үлемнән коткарырга кирәк бит. Монда командирдан рөхсәт сорап торырга вакыт та булмый, —әллә кайда, көймәнең теге башында була командир. Нахимовның хәтерендә Петр I нең «мондый чакта әкрен кыймылдау үлем белән бер» дигән сүзләре генә чагылып калалар Лазарев аңа шторм тотып аткан матросны коткарырга рөхсәт итмәс, дигән уйны ул хәтта башына да китерә алмый; Бу турыда Лазаревка хәбәр иткәннән соң, Лазарев бары тик «Ах!» дип кенә әйтеп кала ала.

—Я алла!.. Я ходай!.. Борыгыз. «Командир кире кайтырга боера!» дип рупор аркылы кычкырыгыз! Рупор аркылы кычкырып та карыйлар, тик инде кычкыручылар кемгә кычкыруларын үзләре дә белмиләр. Гаять зур шквал аунап китә дә, бөтен дөньяны су белән аксыл томанга тутырып китә. Бу минутта, караб үзе дә бер якка таба кылая башлый, дулкыннар аның палубасы өстемнән аунашып узып китәләр. Бу минутта катердагы җиде кеше турында уйлау түгел, карабның үзен ничек коткарып калу турында уйларга кирәк була. Моңа чаклы берничә тапкыр океаннар гизеп, дөнья әйләнеп кайткан Лазарев — «карт диңгез бүресе» — үзенең бөтен энергиясен, осталыгын һәм хәйләсен туплап, көймәне котырынган стихия авызыннан тартып алу турында баш вата. Бу куркыныч көрәш өч сәгать дәвам итә һәм карабның экипажы бу көрәштән намуслы рәвештә җиңеп чыга. Командир үзе дә, команда да искиткеч зур тырышлыклар күрсәтәләр, хәер, аларга башкача мөмкин дә булмый. Җирдәге тормыш төсле борыңгы бер мәкаль бар: «үлемнән качкан кешегә озын аяклар үбә» диләр. Шторм бераз басыла төшеп, давыллы яңгыр ераккарак киткәннән соң гына Лазарев үзенең сөекле лейтенанты белән аңа ияреп киткән һәм инде барысы да һәлак булганнардыр дип уйланылган матрослар турында кайгырырга мөмкинлек таба.

— Ә бәлки алар исәннәрдер дә әле?— дип үзенә-үзенә әйтеп куя командир,— безгә хәзер бәлки җилкәннәрне корып җибәрергә һәм юлыбызны дәвам иттерергә дә ярар иде, ләкин... теге катерның кая киткәнлеген белмичә торып... әйе, аларны белмичә торып ничек китәргә соң? Нәкъ менә шул минутта Лазарев янына бер матрос килеп җитә: — Хөрмәтле командир! Рөхсәт итегез, мин салингга менеп карыйм. Бәлки күренер. Командир аңа шатланып карап куя:

— A-а!.. Чистозвонов! Чынлап та, синең күзләрең бик үткен бит... Күзләр түгел, алмаз ташлары Чынлап та, я әле үрмәләп кара. Хәзер инде давыл да ул чаклы чайкамый.

— Салингга менәргә. Була ул, — дип җавап кайтара матрос һәм шунда ук үрмәли дә башлый. Борыңгы җилкәнле карабларда, әлбәттә сугыш өчен хәзерләнгәннәрендә, бик күп пушкалар куела торган була һәм, бик табигый ки, матросларның күбесе артиллеристлар булалар. Шуның янына тагын зуррак карабларда өч мачтаны-ң берсенә, күзәтче матрослар өчен, махсус рәвештә ике площадка куела торган була: боларның түбәнгеләрен «марслар», ә өстәгеләрен «салинглар» дип атап йөртәләр. Шунлыктан, һәрбер хәрби карабның экипажында «марсчылар» һәм «салингчылар» дип йөртелә торган-матрослар булалар. ’Бу матросларның бурычлары көндезләрен карабның йөрешен күзәтеп барудан, әгәр караб берәр хәвефле якка таба китсә Сергеев—Ценскин бу турыда командага алдан ух хәбәр итүдән торса, төннәрен, һаваның нинди булуына карамастан, ерактан җемелдәүче маякларны күзәтүдән, ә өйрәнүләр вакытында снарядларның дөрес төшеп яки дөрес төшмәүләрен белдереп торудан гыйбарәт була. Кыскасы: мондый матрослар карабларның күзләре булып исәпләнәләр, ә инде «Крейсер»дагы Чистозвонов, Петербург губернасында туып, кече яшьтән үк Фин заливы томаннарына күнегеп үскән егет, болай үзе бик үк оста киселмәсә дә, тегелүен бик шәп тегелгән бу кеше матрослар арасында үзенең бик үткен күзләре белән аеруча дан казанган була. Аның җәенке бите чәчәк авыруыннан шадраланып калган, ә мактаулы күзләре бик кечкенә булып, җәенке биттә чак-чак кына ялтырап күренеп тора торган булалар. «Начальствоны күз белән ашарга» туры килгән минутларда аның ул кечкенә күзләре кабаклары, эченнән үрмәләп чыккан кебек күренәләр. Яше ягыннан Чистозвонов Лазаревның яшьтәше — утыз биш, утыз алты яшьләр чамасындагы, бер кеше була. Чистозвонов салингга менеп җиткәндә, шторм әле һаман да көчле, мачталар дугадай булып һавада сыгылгалыйлар. Бозланып каткан бауларга юеш. куллар белән тотына-тотына югарыга үрмәләү бик читен була,—теге матрос төсле, шторм белән суга атылу куркыныч Чистозвонов өстендә дә асылынып тора. Тик әле анда әле монда сыгылып тора торган мачталарда басып арлы-бирле чайкалып тору, тору тына түгел, өзлексез күзәтү, казан төсле кайнап торган океан эченнән нәрсә булса да табарга тырышып күзләрне йөртү тагың да читенрәк була. Лазарев үзенең подзорный трубасы» аркыльь үзе дә тирә-якны бер туктаусыз күзәтеп тора, ләкин ак күбекләрдән башка бер җирдә дә берни дә күрә алмый. Ул әледән әле Чистозвоновка карап, сораша:

— Я, ни бар? Я? Күренмиме? — Берни дә юк. Берни дә күренми, — дип җавап кайтара Чистозвонов, үзенең өзлексез тирбәлә торган каруселендә егылмыйча басып тору өчен бөтен энергиясен җыюдан кычкырып җибәрүен үзе дә сизми кала. Командир -матросның нинди читен хәлдә калганлыгын, давылның аны ничек чайкаганлыгын күреп тора һәм шторм аны; да йолкып ташламагае дип куркынып, кычкыра:

— Төш салингтан! Чистозвонов югарыдан торып сорый:

— Тагын әзрәк торырга рөхсәт итегез, хөрмәтле командир! Лазарев аңа ни дип тә җавап бирми, бары тик өметсез бер караш белән кулын гына селти. Шторм бераздан тагын да басыла төшә, моны күреп торган Лазарев матросларга команда бирә:

— Барыгыз да югарыга! Җилкәннәрне ныгытырга! Матрослар, йөгерешеп, югарыга — җилкәннәрне ныгытырга менеп китәләр. Алар бу эш белән мавыккан арада, берсе дә көтмәгән чакта, бигрәк тә Лазарев үзе бер дә көтмәгәндә, салингтан кинәт тавыш ишетелә:

— Ка-тер күрәм! Ка-тер күренә! Бу—барсы өчен дә мөгъҗиза булып кала: асты-өскә килеп актарылган диңгездә нинди катер күренсен ди. Бигрәк тә тагын көнгә караңгылык төшеп килгәндә. Лазарев йөрәк тавышы белән:

— Ничек? Кайда? Нинди катер? Төбе белән әйләнгәнме? — дип бербер артлы, сораулар яудырырга тотына. Өстән шатлыклы тавыш яңгырап кабатлана:

Һич алай түгел... түгел. Минемчә... Минемчә... Чистозвонов, тәмам белеп җиткермичә торып командирын юкка канатландырырга яхшы сынмый, шунлыктан тиз генә җавап та бирми. Менә инде ул күбекле дулкыннар арасында йөзә торган кечкенә генә кара ноктаны үткен күзләре белән Матрәс Чистозвонов эләктереп ала, вак кына йолдызлар төсле булып, күз алдында пиләрдер чагылып узалар: күренәләр, югалалар, тагың күренәләр, тагын югалалар. Бу — ишкәкләр шулай ялтырыйлар, башканың булуы да мөмкин түгел. Чистозвонов шатланып кычкырып җибәрә:

— Ишеп киләләр! Аллам орсын, ишеп киләләр! Алар үзләре! Безнекеләр! Әгәр бу тавыш тагын бер-ике минут вакыт ишетелми торса, Лазарев бәлки юлны курс буенча дәвам иттерергә дигән боерыкны да биргән булыр иде, ә хәзер инде Чистозвоновның шундый өметле тавыш белән «ишеп киләләр!» дип кычкыруын ишеткәч, караб урыныннан кузгалып кечкенә катерны каршы алырга бармыйча булдыра алмый. Бераздан катер бөтен кешегә аерым ачык булып күренә башлый, матрослар, бигрәк тә Лазарев үзе, Шатлыкларыннан нишләргә дә белмиләр, — катердагыларның җидесе дә исән. Дөрес, алар шторм атып бәргән беренче матросны коткара алмаганнар, чөнки алар барып җиткәнче теге мескенне дулкыннар аска төреп өлгергән булганнар, ләкин алар үзләре барсы да менә күз алдында: баштан-аяк җеп бөртексез булып чыланганнар, күгәренеп беткәннәр, чак-чак кына исән калганнар. тик шулай да исән калганнар. Океанның котырган авызыннан булачак герой, Наварин, Синоп һәм Севастополь герое Нахимов, аның белән бергә алты иптәше тартып алына һәм океан моны берничек тә гафу итә алмый: карабпың палубасына әлеге җиде кешене күг тәреп алганнан соң, катерның үзен дә элекке урынына беркетмәкче булып тартып ятканда, нәкъ шул минутта бик көчле шквал килеп катерны ка- рабның стеналарына бәрә дә, йомычкага әйләндерә. Бары тик шунда гына, Лазаревның «Салингтан төшәргә!» дигән яңа боерыгын алганнан соң гына, матрос Чисгозвонов баулар буенча тубәнгә таба үрмәли башлый:

— Дустым минем! — дип кычкырып җйбәрә Нахимов һәм йөгереп барып үзенең коткаручысын кочып ала. Ташып килгән шатлыклы күз яшьләренә тыгылып ул анда бүтән бер сүз дә әйтә алмый, ләкин шул вакыйгадан утыз еллап вакыт узганнан соң да, инде ул үзе кечерәк караблар, фрегатлар, линкорлар һәм флот дивизияләре белән идарә итә башлагач та, Синоп сугышында эскадра командиры булып йөргән чагында да, ниһаять, адмирал чины алып, камалу эчендә калган Севастополь гарнизоны белән җитәкчелек иткәндә дә, ул һәрвакыт һәрбер матроска гел шулай дип, гел «минем дустым!» дип кенә эндәшә торган була.

Кырым, Алушта