Логотип Казан Утлары
Шигърият

КАР БӨРТЕГЕ

(Щипачевтан)

Иртәнге биш.

Ә мин йоклый алмыйм

 Усал буран тышта котырына.

Тәрәзәгә килеп суккалый да,

Кереп китә йортлар артына.

Кар бөртеге булып шул буранда

Күреп үтсәм иде җир өстен,

Шул заманның керсез тормышын һәм

 Шул заманның гади кешесен.

 Йөз ел үтәр, меңләп еллар үтәр,

Шаян буран һаман, һаман да

Таш урамнар буйлап йөгереп йөрер,

Уйнар өчен иптәш табарга.

Җир өстендә озак очып йөргәч,

Күз төшергәч йортлар эченә,

Әкрен генә эреп китсәм иде,

Шат нәнинең кунып битенә.