Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИЗГЕ КӨРӘШКӘ

Тәнкыйть библиографиядән ул әдәби форманы ялкынлы революцион эчтәлек белән сугарып, аны зур әһәмиятле агитация үрнәгенә әйләндерделәр һәм 1924—25 нче елларга кадәр шул жанр буенча күп кенә әһәмиятле әсәрләр тудырдылар. Революциядән соң атаклы язучы Фатих Әмирханның да ул елда ясалган кайбер тәҗрибәләре булды. («Чәчәкләр китерегез миңа», «Тагзия» һ. б.) Шулай да революциядән соң бу форманы татар әдәбиятында үстерүдә, бигрәк тә ул формага чын революцион эчтәлек салуда, аны ватанга мәхәббәт хисе белән сугаруда һәм дингә каршы агитация үрнәгенә әйләндерүдә М. Максуд иптәшнең хезмәте, һичшиксез, зур. Аның нәсерләренең бер кадәрсе гражданнар сугышы чоры эпизодларына багышланганнар. Аларның күпчелеге тирән фәлсәфи эчтәлек белән сугарылырга тырышылган һәм укучыны үзенә тарта торган көчле сүзләр белән башланып китәләр. (Бу нәрсә «Язмышка каршы» кебек аерым нәсерләрдә бигрәк ачык күзгә бәрелә.) Дөрес, алар арасында «Оҗмах сезгә, дөнья безгә» кебек схематиграк эшләнгән нәсерләр һәм «Яна тормышның язында» кебек, нәсер булудан бигрәк, көндәлек газета битләрендә генә сакланып калырга тиешле булган ярым очерк характерында булганнары да бар. (Соңрак елларда язылган нәсерләрнең дә күпчелеге очерк характерындарак.) Шулай ук «Диңгез хуры» кебек искиткеч матур башланып, укучының әдәби вкусын рәнҗетерлек дәрәҗәдә тупас һәм ямьсез очланганнары да юк түгел. Шул ук «Диңгез хуры» һәм «Сеңлемә» кебек аерым нәсерләр Фатих Әмирханның «Хәят»ын, «Кадерле минутлар»ын һәм «Татар кызы»н хәтерләтәләр. 1922 нче елларда язылган кайбер нәсерләрдә ул вакытта модада булган футуризм һәм имажинизм тәэсире дә нык кына сизелә. Гомумән алганда М. Максуд иптәшнең бу типта язылган кыска нәсерләре, югарыда әйткәнчә, гади проза булудан бигрәк шигырьгә якын торалар. Шунлыктан аларны ритмлы проза дип яки проза стилендә язылган шигырь дип атарга була. М. Максуд иптәш ул үзенен әдәбияттагы беренче адымнарын рифмалы шигырьләр язудан башлый һәм соңгы елларда да ара-тирә шундый ук шигырьләр язгалый. Ләкин шуңар карамастан, без шул рифмалы шигырь язучы яки күпчелек аңлаган мәгънәдә шигырь дип түгел, бәлки рифмасыз шигырь язучы яки күпчелек аңлаганча мәгънәдә прозаик язучы дип таныйбыз һәм ул әдәбият тарихыбызга да шулай булып керәчәк. Чөнки аның рифмалы шигырьләре, рифмасыз шигырьләренә (нәсерләренә) караганда, икенче дәрәҗәдәрәк урын алып торалар һәм алар сан ягыннан да күп түгелләр. М. Максуд иптәшнең татар әдәбиятында тоткан тагын бер зур күренекле урыны аның әдәби тәрҗемәчелек эше. Аның бу җыентыгына кергән Беранжедан, Гейнедән тәрҗемә иткән- шигырьләре һәм анда кермәгән Генрих Гейненең «Германия»се, Ромен Ролланның «Кола Бреньон»ы һәм башкалар аның әдәби тәрҗемәнең зур мастеры икәнлеген күрсәтәләр. Аның элегрәк елларда язылган нәсер һәм шигырьләрендә аз-маз гарәп һәм фарсч сүзләре катнашкан булуга карамастан, теле җиңел һәм стиле агышлы. Гомумән алганда, М. Максуд иптәшнең әсәрләре татар совет әдәбиятында күренекле әсәрләр булып торалар. Киләчәктә без аннан хәзерге Ватан сугышы, чорына каратылган һәм «Магнолия чәчәкләре» кебек югары художестволы әсәрләрне тагын да күбрәк бирүен көтеп калабыз.