ДАВЫЛЛЫ КӨННӘР
“Ташкыннар” трилогиясеннән бер өзек
БУ ПӘРДӘДӘ КАТНАШАЛАР:
Биктимер.
Мирвәли.
Гелчәрә.
Айсылу.
Ильяс.
Пелагея.
Аркаша.
Мирзахан.
Санитар.
Зур өйнец аскы каты.
Шәһәрчә җыйналган бүлмә.
Ике якка китә торган ишекләр.
Пәрдә ачылганда Гөлчәрә җырлап бала йоклата.
Г ө л ч ә р ә.
Йокла, балам, җан ямем,
Йокла, чәчәк бәйләмем,
Йокла күлдәй тын гына,
Йокла урмандай моң гына,
Йокла көлеп, ай кебек,
Йокла эреп, май кебек.
Сиңа тиңдәш бар микән?
Булса булыр гөл генә,
Ул гөлләр дә җир йөзендә
Синдәй ялгыз бер генә.
Йокла көлеп, ай кебек,
Йокла эреп, май кебек.
(Баланың өстен рәтләп яба. Тәрәзәгә бара.)
Бу җиңги нигә кайтмый икән?...
Пелагея керә.
Пелагея.
Йокладымы?
Г ө л ч ә р ә. Әйе. Пелагея. Авырмаса ярар иде, ни өчендер бүген бик борчылды. Гөлчәрә. Ашыйсы килгән, шуңар елагандыр.
Пелагея. Ир бала шул, тиз ачыгучан була.
Гөлчәрә. Ярый әле, әби, син бар. Үз анамдай булышасың, ярдәм итәсең, син булмасаң ни эшләр идем. Пелагея. Шулай инде ул, кызым, бер-беребезгә ярдәм итешү кешелекнең изге бурычы. Менә мин дә иремнән дүрт бала белән тол калган идем. Мәрхәмәтле кешеләр миңа да булыштылар. Әйе, зур кыенлыклар белән карап үстергән идем, берсенең дә рәхәтен, күрмәдем.
Гө л ч ә р ә. Нишләп соң ул, әби, алай булып чыкты?
Пелагея. Иң олысын япон сугышына алганнар иде, караблары бглән батканнар... икенчесе тимер койганда мартен казанына төшен үлде... өченчесе кыз иде, беренче баласын таба алмады... Иң кечесен бу сугышка алдылар. Менә, шулай итеп карг көнемдә шлак җыеп көн күрергә калдым. Урамда ат тояклары тавышы. Кемнәр анда чабышалар?
Гөлчәрә (тәрәзәдән карап). Атлы казаклар. Каядыр команда белән баралар. Пелагея. Тагын нәрсә бар икән?
Гөлчәрә. Кичә кулга алынган кешеләрне төрмәдән чыгаруны сорап заводта собрание ясарга йөриләр дип сөйләгәннәр иде, шунда бармыйлар микән.
Пелагея. Әйе, мондый буталышны үз гомеремдә икенче кат күрәм. Бишенче елны да шундый ук эш ташлаулар, собраниеләр булган иде.
Гөлчәрә. Бу Айсылу җиңги нишләп кайтмый икән?..
Пелагея. Белмим шул, кызым, икенче сменага катмагандыр бит?
Гөлчәрә. Юк, кайтышлый цехларына кердем, эше беткәч китте, диделәр.
Пелагея. Бәлки белеш-танышларына кергәндер?
Гөлчәрә. Шул гомердән бирле нишләп кешедә торсын, ди?
Пелагея. Забастовкага катнашып йөрмәгәндер бит?
Гөлчәрә. Аның белән миңа тагы.
Пелагея. Кара әле, кызым, мин синнән бернәрсә сорасам гаеп итмәссеңме икән?
Гөлчәрә. Менә тагы, ничек гаеп итим ди, сора, әби.
Пелагея. Бу баланың атасы кайда соң?
Гөлчәрә. Мин сиңа әйткән идем шикелле, сугышта...
П ел а г е я. Бүген сезне сорап бик яхшы киенгән бер егет килгән иде.
Гөлчәрә. Соң?
Пелагея. Эштә, дидем, кичкә таба кереп чыгарга булды. Баланы шул кадәр сөйде, бишек яныннан китмәде, шикләнә башладым. “Барыгыз, мин әйтәм, күз тидерерсез, үзләре кайткач килерсез” дип чыгардым. “Син кем соң?” дип сораган идем, “Гөлчәрәләрнең якташы” ди.
Гөлчәрә. Чыннан да, кем булды икән?
Пелагея. Мин аны Мидхәтнең атасыдыр дип уйлаган идем.
Гөлчәрә. Юк, юк, әби, аның атасы сугышта, бер ел тула инде... тик мескенемнән хат-хәбәр генә юк.
Пелагея. Әй, кызым, минем Аркашамнан да, өч ай тула инде, бернинди дә хәбәр килми.
Гөлчәрә. Әби, әнә шлак китерделәр.
Пелагея. Шулаймыни? Чыгып казыныйм әле. Пелагея корзина тотып чыгып, китә Гөлчәрә тегү машинасын алып утыра, җырлап тегәргә керешә.
Гөлчәрә. Тәмле җырлар белән утырып теккән
Бүз күлмәгем, егетем, киярсең;
Ак бүз төсле керсез саф күңелеңнән
Бәлки миңа рәхмәт диярсең.
Ки, егетем, ки генә,
Тик дошманны җиң генә.
Кышкы салкын ачы бураннарда
Боекмагыз анда, туңмагыз.
Бар халыкны яшькә батыручы
Явызларны тотып тукмагыз.
Ки, егетем, ки генә,
Тик дошманны жиң генә.
Арып талган хәлдә Айсылу кайтып керә.
Гөлчәрә. Җиңги, нишләп бик озак?
А й с ы л у. Эшем булды. Гөлчәрә. Төсләрең киткән, ни булды сиңа?
Айсылу. Юк, берни дә булмады, мин бик ардым, шул гына.
Гөлчәрә. Бар, алайса ятып тор. Айсылу. Туңдым, бераз җылыныйм әле. (Башын артка татлап мичкә сөялә.) Гөлчәрә. Җиңги, әллә авырыйсыңмы?
Айсылу. Юк, авырмыйм...
Гөлчәрә. Ни булды соң? Син бит хәлдән тайгансың.
Айсылу. Зарар юк, үтәр әле, Мидхәт еламаганмы?
Гөлчәрә. Ярсып беткән иде, ярый әле, Пелагея Павловна караган.
Айсылу. Бичара бала... Шулай итеп үсә бит, бер уйлап карасаң баш җитми, кешенең тормышы кызык кына корылган. Ата-ана баланы нинди кыенлыклар күреп үстерә, ә аның язмышы белән башкалар уйныйлар. Үзе өчен кирәкмәгән эшкә кушалар. Симез кешеләр рәхәтен сакларга сугышка куалар. Үз фикере буенча дөрес дип тапкан сүзләрен әйтүдән тыялар, тыңламаса төрмәгә ябалар, сөргенгә, каторга җибәрәләр.
Гөлчәрә. Тукта әле, җиңги, нигә син мондый сүзләр сөйлисен?
Айсылу. Ах, Гөлчәрә, мин синнән артык яшерә алмыйм. Бүген мине заводта: жандарм управлениесенә алып киттеләр дә, биш сәгать буена допрос алдылар.
Г ө л ч ә р ә. Нәрсә турында?
Айсылу. Мирвәли абыең сөргеннән качкан.
Гөлчәрә. Качкан, соң?..
А й с ы л у. Кайдалыгын сорыйлар.
Гөлчәрә. Нәрсә дидең?
Айсылу. Нәрсә дим, “Монда кайтканы, бездә булганы юк” дидем. Кайту белән хәбәр итәргә дип кул куйдырдылар. Аркасына капчык аскан Биктимер керә.
Биктимер. Саумы, балалар?
Гөлчәрә. Әти!.. Биктимер. Исәнме, килен?
Айсылу. Саумы, әткәй, әйдә, чишен.
Биктимер. Көчкә эзләп таптым. Әллә кайда торасыз икән.
Гөлчәрә. Сөйлә, әти, әни нихәлдә?
Биктимер. Бер көе генә йөри шунда, сезнең өчен бик кайгыра, җитмәсә тагын шушы көннәрдә генә Нургалидән хат алдык.
Айсылу. Исән-саумы? Биктимер. Түгел шул, тагын яраланган...
Гөлчәрә. Яраланган?
А й с ы л у. Икенче тапкыр?
Биктимер. Әйе, килен, икенче тапкыр. Хәле авыр булса кирәк, хатын да үзе яза алмаган, ниндидер бер рус иптәшеннән яздырган. Менә сезгә укытырга китердем. (Гөлчәрәгә хат бирә.) Аннан, килен, әниегез күчтәнәчләр җибәрде, алып куй әле.
Айсылу. Кирәкмәс иде, әткәй, үзегез ашарга иде.
Биктимер. Сезнең монда ашарга юк, диләр бит. Менә монсын Давыллы көннәр. Мулләхмәт малаена анасы җибәрде. Кай тирәдә тора ул, беләсезме?
Айсылу. Ерак түгел, чәйдән соң кертеп чыгармын.
Г ө л ч ә р ә. Кай җире яраланганны язмаган, димәк ул каты яралы?
Биктимер. Мирвәлидән сезгә хәбәр киләме?
Айсылу. Юк, әткәй, өч ай тула инде, Нарымга барышлый юлдан гына бер хат салган иде, шуннан бирле кайда икәнен дә белмибез. Сезгә дә килгәне юкмы?
Биктимер. Бар, ул аннан качкан.
Гөлчәрә. Качкан? Үзе язамы?
Биктимер. Юк, кешедән ишеттек, ике-өч тапкыр авыл кешеләрен волостка чакыртып сорашканнар.
Айсылу. Дөрес түгелдер, әткәй, качып кая барыр ул.
Биктимер. Дөрес, килен, Мироныч сөйләче, тикшереп торырга яшереп шымчылар куйганнар. Шул хәбәрне ишеткәч әниең белән киңәштек тә, тукта, мин әйтәм, Айсылу киленнәр белә торганнардыр дип монла килдем. Алайса, килен, сез дә белмисез?
Айсылу. Юк, әткәй. Сез сөйләшә торыгыз, мин самовар куеп җибәрим. (Китә.)
Биктимер. Я, кызым, үзегез ничек торасыз?
Гөлчәрә. Ярыйсы гына... заводта эшлибез, өйдә солдатларга кием тегәбез, шуның өстенә буш чагыбызда русчада укып маташабыз.
Биктимер. Дәфтеккә йөрепме?
Гөлчәрә. Юк, Ильяс исемле бер татар учитель өебезгә йөреп укыта.
Биктимер. Бик кыен түгелме соң?
Гөлчәрә. Башта читен иде, хәзер күндек инде.
Биктимер. Сездә нәрсә, кызым, буталыш бара, диме?
Гөлчәрә. Әйе, өченче көн бер завод эш ташлап, завод ишек алдында собрание ясаганнар, шунда бер әтичене үтергәннәр.
Биктимер. Кемнәр?
Гөлчәрә. Полицейскийлар. Бик күп кешене кулга алдылар.
Б и к т и м е р. Әйтәм аны, шәһәргә кергәндә әйберләремне актарып, пашпорт сорап теңкәмә тиделәр. Кызым, син мине кичер, теге вакытны ачу белән рәнҗеткән идем.
Гөлчәрә. Күптән онытылганны искә төшермә инде, әти.
Биктимер. Көйгән икмәк ачысы йөрәктән китми, диләр бит. Шуның шикелле син дә миңа рәнҗеп йөри торгансыңдыр. Вакыты шулай булды бит. Бер көн эчендә таудан кайгы-хәсрәтләр безнең башка өелде, һәр көн диярлек, әниең белән шул турыда сөйләшә идек тә, үкенеп бетә алмый идек. Мин инде, кызым, сине алып китәргә килдем.
Гөлчәрә. Юк, әти, мин авылга кайтмыйм.
Биктимер. Нигә, кызым?
Гөлчәрә. Шундый оятсызлыктан соң ничек итеп кеше күзенә күренермен?
Биктимер. Оятсызлык дип, кызым, аның әллә ни ояты юк инде. Бәлә агач башыннан түгел, кеше башыннан йөри, диләр.
Гөлчәрә. Ярый әле, мин монда килеп котылдым, әгәр дә авылда калган булсам, мәңгегә бәхетсезлек корбаны булып калыр идем. Мин монда эшлим, һөнәргә өйрәнәм. Барыннан да бигрәк белем алам, укыйм. Айсылу керә.
Айсылу. Гөлчәрә, самоварны карарсың, мин кибеткә чыгып керам, берәр тәмле әйбер булмасмы.
Гөлчәрә. Ярый, җиңги, бар. Икесе ике якка китәләр. Биктимер ялгыз кала. Бала бишеге янына килә. Нихәл, улым? Йокың туйдымы? Кара син аны, нннди ачык малай икәнсең. Бабаңны таныдың, хи-хи, хи-хи-хи, киереләсең киләме, әйдә алайса үс, үс... Менә инде, нигә елыйсың. Гөлчәрә керә.
Г ө л ч ә р ә. Уяндымыни?
Б и к т и м е р, Ятсынган була.
Гөлчәрә. Әти, минем кулым күмерле, арбасы белән теге якка чыгар әле.
Биктимер. Әйдә, улым, туу киттек...
Биктимер баланы алып чыгып китә. Ильяс белән Айсылу керә.
Айсылу. Ильяс абый, син бик борчылгансың. Сиңа ни булды?
Ильяс. Син Пастуховлар квартирын беләсеңме?
А й сылу. Әйе, беләм, берничә тапкыр Мирвәли белән булганым бар.
Ильяс. Син хәзер үк, бер минут кичекмичә шунда китәсең.
Айсылу. Нәрсәгә?
Ильяс. Анда сине Мирвәли көтә.
Айсылу. Мирвәли көтә?
Ильяс. Әйе, хәзер үк бар.
Айсылу. Ни өчен ул безгә кайтмаган?
Ильяс. Ансын үзеннән сорарсың.
Хәзер аңа киемнәр алырга киттеләр, төнлә белән башка шәһәргә озатабыз, шуңарчы күреп калырга тырыш. Ишектә Биктимер күренә, ул шикләнеп тыңлап тора.
Айсылу. Димәк, син аны күрдең?
Ильяс. Бер сәгать чамасы сөйләшеп утырдык. Бар инде, бар. Ул сине шул кадәр сагынган... барып шатландыр.
Айсылу китә башлый.
Биктимер. Килен, син кая?
Айсылу (бераз каушап).
Син хәзер, әткәй, бер җиргә йомыш белән.
Биктимер. Чәй эчкәч барыр идең.
Айсылу (уңайсызланып кына). Юк, әткәй, аннан соң. Ә сез бергә-бергә эчә торыгыз.
Биктимер. Тукта әле, килен, синең белән сөйләшәсе сүзем бар.
Айсылу. Кайткач, әткәй, кайткач.
Хәзер вакытым юк. (Китә)
Ильяс. Син, абзый, каян?
Биктимер. Абзар артыннан.
Ильяс. Нигә ачуланасың?
Биктимер. Ачуланмыйм, күрәсең ич авылдан.
Ильяс. Нәрсә, азык белән килдеңме?
Биктимер. Юк, кызым белән киленем янына килдем.
Ильяс. Димәк, син Мирвәлинең атасы.
Биктимер. Шулаерак илем, син аны беләсеңме?
Ильяс. Бик яхшы беләм.
Биктимер. Син үзең кем буласың? Берәр мулла малаемы, әллә сәүдәгәрме, дим?
Ильяс. Берсе дә түгел, мин учитель, балалар укыта идем, хәзер заводта эшлим.
Биктимер. Әһә, сугыштан качып?
Ильяс. Турысын әйткәндә, шулай. Биктимер. Киленне кайда җибәрдең? Ильяс. Бер йомыш белән, хәзер кайтыр ул. Я, Биктимер абзый, авылда ниләр бар?
Биктимер. Нәрсә булсын, һаман да искечә, ни булса да крестьян күрә инде.
Ильяс. Нигә алай дисең?
Биктимер. Башкача нәрсә, дим? Элек булса дөнья рәхәтен күрмәдек, бар тапканны ясак итеп түләдек, сугыш башлану белән бар авырлык тагын безнең ясилкәгә төште.
Ильяс. Ялгышасың, Биктимер абзый, сез генә түгел, барыбыз да бергә күрәбез.
Биктимер. Юк шул, күрмисез, суксагыз тимер өзәрлек егетләр, кулыгызны кесәгезгә тыгып, монда йөрисез. Менә син нигә сугышка бармыйсың?
Ильяс. Мин монда эшлим, сугыш өчен корал хәзерлибез.
Биктимер. Әнә шул-шул. Сез, шәһәр халкы, элек тә постау бишмәт киеп, калач ашап тордыгыз, хәзер дә рәхәттә.
Ильяс. Син, Биктимер абзый, авылның бае, алпавыты булган кебек, шәһәрнең капиталисты, сәүдәгәре барлыгын күрмисең. Синең карауга эшчеләр яхшы торган кебек тоелса да, әнә шул өстенә кигән постау пинжагыннан башка бернәрсәсе дә юк. Аның бүген эшләмәсә иртәгә ач калуын, үзе кебек үк бер кешенең колы булуын син аңламыйсың. Биктимер. Шулай да ашарга эзләп авылга бармыйсыз, без киләбез.
Ильяс. Ансы бик табигый, байгуралар талаган авылда торырга мөмкинлеге калмаган кешеләр, билгеле, шәһәргә киләләр. Дөньяда хакимлеккә ия булырга, чиксез ихтирамга хаклы саналган кешеләр, һичшиксез эшчеләр булырга тиеш. Чөнки ул җәмгыять өчен кирәк булган машина, коралларны ясый, зур станцаларны, яхшы йортларны, тимер юлларны ул сала, ул гына матур җиһазларны, культура затларын тудыра.
Биктимер. Без тудырмыйбызмы? Тырнакларыбыз белән җир казыйбыз, кара урманнар кисеп, баткак сазлыкларны әрчибез, җәй буенча кырдан кайтмый кара тиребезне агызып иген игәбез, бөтен дөньяны икмәк белән туйдырабыз. Шулай була торып та өч ел инде крестьян яше түгелә, крестьян каны коела, белмим, тагын күпмегә барыр.
Ильяс. Озакка түгел, Биктимер абзый, тиздән илдә зур үзгәреш булыр.
Биктимер. Мин сезнең ул эшегезгә ышанмыйм.
Ильяс. Сәбәп? Биктимер. Башыңны таш стенага бәрүдән файда юк. Таш урынына баш кына ватыла.
Пелагея керә.
Пелагея. Ильяс Шәфиевич, сез ки өчендер безгә бик еш килә башлады гыз?
Ильяс. Сезне күрми тора алмыйм, Пелагея Павловна.
Пелагея. Айһай, алай микән, хи-хи-хи...
Ильяс. Ышаныгыз, ихлас шулай.
Санитар керә.
Санитар. Миңа Пелагея Уланова кирәк иде.
Пелагея. Мин булам, ни йомыш иде?
Санитар. Мин сезнең улыгызны китердем, кабул итеп алыгыз.
Пелагея. Ничек кабул итәргә?
Санитар. Ул каты яралы, мин аны Харьков госпиталеннән озата китердем.
Пелагея (бик әсәрләнеп, дулкынланып). Кая соң ул?
Санитар. Урамда, чанада, әйдәгез, чыгып алыгыз. Пелагея кабалана-кабалана җыена). Аннан соң алар, санитар белән бергә, чыгып китәләр.
Гөлчәрә килеп керә.
Гөлчәрә. Әти, чәй әзерләдем. Кунак бар икән, саумы, Ильяс абый?
Ильяс. Исәнме, Гөлчәрә?
Пелагея белән санитар Арка шаны җитәкләп кертәләр.
Пелагея (күзләрендә яшь). Балам, кадерле Аркашам!
Аркаша (чак-чак кына басып тора). Елама, әни, сабыр ит, менә мин кайттым.
Пелагея. Кая, балам, башыңдагы бәйләвеңне чишик.
Аркаша. Кирәкми, әни, чишмә.
Пелагея. Нигә, балам, әллә төзәлеп җитмәгәнме?
Аркаша. Болай... төзәлгән.
Пелагея. Шулай булгач, чишик, балам.
Аркаша. Сиңа уңайсыз булыр.
Пелагея. Булмас, мин синең матур йөзеңне, ягымлы зәңгәр күзеңне күрәсем килә.
Аркаша. Юк шул, әнкәй, син аларның берсен дә күрмәссең инде.
Пелагея. Теләсә нәрсә булсын, кая, чишик әле.
Чишәләр. Пелагея күзләр урынында ямьсез чокыр күрен ачы гавыш белән кычкыра. Ах... балам, кемнәр сине болай эшләде? Кемнәр синең матур күзләреңне козгыннардай казып чыгарды?
Аркаша. Немецлар разрывная пуля белән аталар. Пелагея. Ләгънәт ул немецларга, ләгънәт миллионлаган балаларны, миллионлаган ата-аналарны ятим калдыручы ерткычларга...
Аркаша. Тынычлан, әни, ярсыма, мин туңдым.
Гөлчәрә. Пелагея Павловна, минем кайнаган самоварым бар. Әйдәгез, хәзерләп бирим.
Пелагея. Әйдә, теге якка чыгыйк.
Аркаша, Пелагея, санитар китәләр.
Ильяс. Коточкыч, коточкыч фаҗыйга... Кешеләрнен иң яхшы сыйфатларын үзенә туплаган, матурлыкның мөкәммәл үрнәге булган Аркашаның шушындый хәлгә калчы нинди зур аяныч. Ул бит безнең завод яшьләре арасында үзенең матурлыгы, зирәклеге белән күз өс тендәге каш шикелле йөртелә иде. Менә, Биктимер абзый, күрдеңме? Бөтен авырлыкны бары крестьян гына күрә дисең, әнә ул егетнең үзе генә түгел, хәтта ата-бабасына кадәр эшче. Меңләгән завод яшьләре белән берзектә, аны да сугышка алдылар, бүген ивд күзсез килеш, чүплек башларыннан, тимер кисәкләре җыеп тамак туйдыручы анасының тәрбиясенә кайтарганнар.
Биктимер. Әйе, чыннан да ул хәзер ни эшли инде?
Ильяс. Нишләсен? Бер тиен хәер өчен урам чатларына, күп башларына чыгып, узган-барганнарга кул сузар. Син миңа нигә су гышка бармыйсың дисең? Туган ил мәнфәгатьләрен минем һәм миллионлаган хезмәт ияләренең мәнфәгатьләре белән бергә бәйләсеннәр, ул чагында мин дә барырмын, үлемнең күзенә туры карап ватан өчен җанымны бирермен.
Гөлчәрә керә.
Гөлчәрә. Нинди кызганыч... Карап тора алмадым, ясаган чәйләрен дә эчә алмыйлар, кочакланышып елыйлар...
Биктимер. Кызым, теге Мулләхмәт малае шушы тирәдә тора дидеңме әле? Гөлчәрә. Әйе, әти, әнә теге карпы йорттагы түбән өйдә тора. Давыллы көннәр
Биктимер. Мин алайса якты күздә анасының аманәтен кертеп чыгыйм әле. Әйтеп җибәргән сүзләре дә бар иле.
Гөлчәрә. Бар, әти, тик озак йөрмә, мин хәзер самоварны яңартам.
Биктимер китә. Бу Айсылу җиңги чиратта тора микәнни? Нишләп кайтмый соң?
Ильяс. Я, Гөлчәрә, уйладыңмы?
Гөлчәрә. Нәрсә турында?
Ильяс. Бер көнне мин сиңа киләчәк тормышың турында уйларга кушкан идем.
Гөлчәрә. Юк әле.
Ильяс. Ни өчен?
Гөлчәрә. Вакыт тапканым юк, турысын әйткәндә, минем тормышым юк инде.
Ильяс. Нигә алай өметсез карыйсың?
Гөлчәрә. Башкача ничек карыйм? Мин хәзер бала анасы.
Ильяс. Булса соң? Гөлчәрә. Миңа аны карарга, тәрбияләргә кирәк.
Ильяс. Ләкин бит сиңа егерме яшь тә тулмаган, үз тормышыңны да онытырга ярамый.
Гөлчәрә. Минем өчен тормыш юк инде. Иң кадерле кешем тарафыннан мыскыл ителгәч, мәхәббәткә нәфрәт белән карый башладым.
Ильяс. Бөтен ирләрне дә бер үлчәүгә салырга ярамый.
Гөлчәрә. Бер авызым пешкәч, башкача карый алмыйм.
Ильяс. Димәк, син мине дә ниндидер бер җинаятьче белән тиңләштерергә уйлыйсың?
Гөлчәрә. Һич юк, мин сине андый кешеләр сафына кертә алмыйм.
Ильяс. Шулай булгач... я, әйт, аз гына булса да мине сөясеңме?
Гөлчәрә. Әйтә алмыйм.
Ильяс. Ни өчен?
Гөлчәрә. Мин сине, Ильяс абый, саф йөрәкле, ихлас күңелле бер кеше дип саныйм. Синең чын күңелдән булган мәхәббәтеңә каршы бирерлек миндә сөю ялкыннары сүнгәндер.
Ильяс. Юк, алар сүнмәгән, күзләреңдә янып торалар. Мин сизәм, син мине сөясең, ләкин хатын-кыз тәкәбберлеге белән миннән яшерәсең.
Гөлчәрә. Ильяс абый, әйдә, бу турыда сөйләүне икенче бер вакытка калдырыйк әле. Федор Петровичны кайчан күмәләр?
Ильяс. Иртәгә, диләр.
Гөлчәрә. Мин бая эштән кайтышлый хатынын күрдем. Больницадан иренең гәүдәсен алып кайта иде, шул кадәр кызгандым... Иренең баш очына утырган да, такмаклап елый...
Ильяс. Еламый нишлисең? Аның бит биш баласы, гарип карт анасы бар, аларны карарга, туйдырырга кирәк.
Гөлчәрә. Бу җиңги кая китте соң?
Ильяс. Гөлчәрә, әйтергә онытып торам икән, шул Федор Петровичның семьясына ярдәм итү теләге белән миңа татар телендә спектакль куярга тапшырдылар. Сиңа да бер роль бирергә булдым.
Гөлчәрә. Юк, юк, миннән булмый ул, берничә спектакль караудан башка нәрсә икәнен дә белмим.
Ильяс. Зарар юк, өйрәнерсең.
Сакал, мыекларын үстергән Мирвәли керә.
Гөлчәрә. Тукта, бу кем?
Мирвәли. Әллә танымыйсыңмы?
Гөлчәрә. Абый, бәгырем...
М и р в ә л и. Чү, Гөлчәрә, акрын...
Гөлчәрә. Менә нинди зур шатлык.
М и р в ә л и. Әти кая? Гөлчәрә. Күршеләргә кергән иде, чакырып чыгыйм әле.
Мирвәли. Бар, ләкин бик саклык белән.
Гөлчәрә китә.
Ильяс, партия Федор Петровичның табутын трибуна итәргә һәм аны күмү тантанасын бүген оештырырга карар чыгарды.
Ильяс. Нишләп алай? Иртәгә дигәннәр иде бит.
Мирвәли. Иртәгә калдырсак атлы полиция куюлары бар. Икенчедән, вак буржуа партияләре сырышачак. Бүген булганда алар барсы да йоклап калачак. Шуның өчен сиңа ничек кенә булса да, оркестр табарга кушылды.
Ильяс. Белмим шул, мондый кыска вакыт эчендә каян табармын икән?
Мирвәли. Музыка мәктәбенә барып сөйләшергә киңәш бирделәр. Акчага кызыгып килерләр әле.
Ильяс. Чыннан да, бу яхшы акыл.
Мирвәли. Бар, кайтышлый монда керерсең.
Ильяс китә, Айсылу керә, Мирвәли кочагын җәен каршы бара.
Айсылу, кил әле, бәгырем, күкрәгемә кысып бер сөйим. Менә шулай... нинди рәхәт. Кеше иң мокаддәс тойгысыннан мәхрум ителсен имеш...
Айсылу. Мирвәли, сиңа ни булды?
Мирвәли. Күңелем тулды.
Айсылу. Беренче кат мин синең күзләреңдә яшь күрәм.
Мирвәли. Их, Айсылу, мин лә бит кеше, әллә син мине изге хисләре җуелган, ташка әйләнгән кеше дип уйлыйсыңмы?
Айсылу. Юк, юк, һич алай түгел.
Мирвәли. Минем бит дөньяда синнән кадерле бер затым юк. Син минем бәхетем лә, шатлыгым да һәм киләчәк өметем дә. Әллә нинди авыр минутлар кичергән чакларымда да син күңелемнән чыкмый идең. Meнә шушы ачык йөз, якты чырай белән каршыма килеп баса идең дә, язгы кояш төсле елмаеп тора идең... Мин тик бернәрсәгә үкенәм: минем өчен матур яшьлегеңне, барлык рәхәтеңне бирәсең, ләкин шулар бәрабәренә мин сиңа әле тормышым бирә алганым юк. Менә шуның өчен мин күп вакытта газапланам, үземне синең алдыңда бурычлы саныйм. Ләкин, ышан, сөеклем, тиздән мин аны сиңа түләрмен.
Айсылу. Юкны сөйләмә, синең алдыңда мин бурычлы. Мин бит әле, сине күзем туйганчы күргәнем, рәхәтләнеп, күңелем булганчы сөйгәнем дә юк. Синең белән узган көннәрем тәмле төштәй генә истә торалар. Менә без күрештек, ә син бераздан тагын китәргә дисең?
Мирвәли (көрсенеп). Әйе шул, төяге поезд белән мин китәм.
Айсылу. Тагын мин сине уйлармын, тагын синең өчен янып көярмен.
Мирвәли. Түз инде, Айсылу, гасырлар буе халык йөрәгендә кайнап торган ачу утлары тиздән үч ташкыны булып урамнарга чыгачак.
Айсылу. Мирвәли! Мин хәзер синнән аерылмыйм! Ни күрсәк тә, бергә күрербез, син мине монда калдырма.
Мирвәли. Юк, Айсылу, безгә әле бергә торырга ярамый, чөнки жандармерия мине эзләгән кебек, сине дә күзәтә. Мин барып урнашыйм, анда күз күрер. Биктимер белән Гөлчәрә керә.
Мирвәли (каршы барып). Әти, әти, исәнме?
Биктимер. Улым, бәпкәм минем... (Елый.)
Гөлчәрә белән Айсылу чыгалар.
Мирвәли. Елама, әти, сабыр ит, сөйлә, әни мескен ни хәлдә?
Биктимер. Бер килеш кенә йөри шунда. Син ничек, улым, тагым качып кайттыңмы?
М и р в ә л и. Әйе, әти.
Биктимер. Сине эзләп авылга да килгәннәр иде. И, бала, бала, мин сине шундый юлда йөрергә, гомерең буе каты михнәт күрергә үстердеммени? Катр китәрлек нинди генә гаепләрең булды соң?
Мирвәли. Мин, әти, кеше таламадым, кеше әйберен урламадым, шулай ук караңгы урамнарга чыгып кеше дә үтермәдем. Мин бары тик кешеләрне талаучылыкка корылган кануннарга каршы барам. Бозык тормыш тәртипләре белән риза булмавым өчен мине җәзалыйлар.
Биктимер. Алай булгач, нигә син, улым, ул һөнәреңне ташламыйсың. нигә син уз тормышыңны үзең шикелле матур итеп башламыйсың? Син бит хәзер яшь түгел инде, акыл керергә вакыт җиткәндер. Булмый икән, безне кызган, ахыргы көнебездә кайгың белән безне борчыма. (Елап.) Балам, ялынып сорыйм! Ташла инде, бу гадәтең ташла, илдән илгә сөрелеп йөрүләреңне...
Мирвәли. Минем теләкләремне аңламавыгыз өчен мин сине әти, бик кызганам. Ләкин мине балагыз итеп танысагыз, аз гына булса да мине ихтирам итсәгез, ул турыда миңа бер сүз дә әйтмәгез. Сезнең өчен дә, минем өчен дә алар файда бирмәсләр. Жандарм камераларында күргән газаплар, мәһабәт суд залларында чыгарылган карарлар, каторга авырлыклары тәэсир итә алмаганны сезнең яшьле сорауларыгыз гына ташлата алмас.
Биктимер. Ярый, улым, артык мин сиңа бер сүз дә әйтмим. Бу безнең соңгы соравыбыз иде, үз акылың үзеңдә булсын. Тик син, балам, бу ел бик нык үзгәргәнсең, бик күп җафалар күргәнсең ахыры?
Мирвәли. Зарар юк, әти, күп калмады инде. Син мине икенче кат күргәндә саргайган йөзле, ачу утлары белән янган күзле улың итеп түгел, бәлки ай-кояштай балкып торган ялкынлы революционер итеп күрерсең, яме?
Биктимер. Айһай, улым, мин сезнең ул эшегезгә ышанмыйм. Гөлчәрә керә.
Гөлчәрә. Әти, абый, әйдәгез, чәй өлгерде.
Мирвәли. Я, әти, авылда ниләр бар? Артамонов нишләп ята? Китәләр. Гөлчәрә арба белән баланы чыгарып куя. Мирзахан керә.
Гөлчәрә. Тукта, бу кем? Мирзахан. Курыкма, Гөлчәрә, бу мин.
Гөлчәрә. Син нишләп монда йөрисең? Мирзахан. Иң элек күрешик, исәнме? Гөлчәрә. Син, әйт, ни өчен безгә киләсе булдың?
Мирзахан. Менә кызык? Сине күрергә, баламны сөяргә килдем.
(Балага якыная башлый.)
Гөлчәрә. (ачу белән). Якын барма...
М и р з а х а н. Гөлчәрә, бу нишләвең?
Гөлчәрә. Кит бала яныннан.
Мирзахан. Мин бит аның атасы. Гөлчәрә (ярсып). Яхшы чакта чыгып кит дим.
Мирзахан. Тукта әле, син нигә кызасың? Яхшылап сөйләшик, киләчәк тормышыбыз турында әйбәтләп серләшик.
Гөлчәрә. Минем синең белән сөйләшерлек бер сүзем дә юк. Барсы да беткән, барсы да өзелгән инде.
Мирзахан. Мин сиңа гаҗәпләнәм, син хәзер рәхимсез таш йөрәккә әйләнгәнсең, син бит элек шундый ягымлы, шундый мөлаем кыз идең.
Гөлчәрә. Шуңа күрә син аны аяк астына салып таптадың.
Мирзахан. Дөрес түгел, балалыгыңа барасың, безнең алдыбызда торган таудай каршылыкларны, әйләнә-тирәбезне чорнап алган кара киртәләрне аңларга иде.
Гөлчәрә. Аңламыйм һәм аңларга да теләмим. Минем алдымда бер генә теләк, мин синнән үч алырга тиеш.
М и р з а х а н. Ха-ха-ха, җүләр син. Ничек итеп миннән үч алырсың икән? Мин көчле, ир кеше.
Гөлчәрә. Син көлмә, мин синнән ул үчне алырмын. Мин бик яхшы беләм, син минем матурлыгымны түгел, ярлы крестьян кызы булуымны, үзең белән бер дәрәҗәдә аңга ия булуымны хурладың, ләкин вакыты килер, мин сине таптап узармын.
Мирзахан. Мин сине аңламыйм. Әллә нинди китапча сүзләр сөйлисең. Ярый, мин баланы сөйим дә китим.
Гөлчәрә. Юк, сөйми тор әле.
Мирзахан. Алай булса карыйм гына, кемгә ошаган икән?
Гөлчәрә. Карама, мин сиңа ышанмыйм.
Мирзахан. Димәк, син мине ниндидер бер бандитка, сукбайга тиңлисең?
Гөлчәрә. Алардан да начаррак.
Мирзахан. Ярый! Күрсәт баланы!
Гөлчәрә. Юк, күрсәтмим!
Мирзахан. Кит бала яныннан!
Гөлчәрә. Китмим.
Мирзахан. Ул чагында миңа үпкәләмә. (Бара башлый.)
Гөлчәрә. Әти, ярдәм итегез...
Биктимер атылып керә.
Биктимер. Нәрсә бар, кызым?
Мирзахан (каушый төшә). Саумы, Биктимер абзый?
Биктимер. Сиңа монда ни кирәк?
Мирзахан. Менә баламны күрергә килгән идем, Гөлчәрә якын җибәрми.
Биктимер. Бәреп үтермәс борын чык моннан! Тавышка Ильяс керә. Мирзахан. Ярый, хуш, сау булыгыз. (Китә.)
Ильяс. Нинди кеше ул?
Гөлчәрә. Безнең авылның бер эте шунда. Артта кайгы маршы уйнаган оркестр тавышы ишетелә, Мирвәли белән Айсылу чыга.
Ильяс. Мирвәли, әнә оркестр булды, Федор Петровичның табу тын алып чыктылар.
Мирвәли. Әйдә алайса, зияратка кадәр озата барабыз.
Айсылу. Мирвәли, син чыкма, сине тотарлар.
Мирвәли. Юк, Айсылу, мондый вакытта аларның күзе тона, күңелләре башка нәрсәдә була. Әйдә, Ильяс, киттек.
Айсылу. Тукта, мине көтегез, мин дә сезнең белән барам.
Китәләр.
Гөлчәрә. Әти, син бала янында торырсың инде. Мин дә урамга, халык карарга чыгам.
Биктимер. Ярый, ярый, кызым, торырмын, бар, чык.
Гөлчәрә киенеп китә. Биктимер бала бишеге янына угырып кала. Оркестр белән җырлаган тавыш якыная, Пелагея керә, тәрәзәдән карый.
Пелагея. Никадәр халык, хәтта урамга сыймыйлар.
Биктимер. Бабушка, синнән бернәрсә сорасам тыңларсың микән?
Пелагея. Нигә тыңламаска, тыңлармын. Нәрсә ул?
Биктимер. Син бала янында калмассыңмы? Мин дә урамга чыгып халыкны карамакчы идем.
Пелагея. Бар, бар, калырмын.
Биктимер киенеп чыгып кигә. Пелагея бала тирбәтеп кала. Оркестр тавышы көчәя.
ПӘРДӘ тәшә