Логотип Казан Утлары
Публицистика

ДАН БЕЛӘН КАЙТ, УЛЫМ!

Дан белән кайт, улым! Аның кыюлыгына һәм белеп уйнавына хәйран калалар алар. Камильнең кешеләрдә һич тә эше юксымак, уйный бирә, — йөгертә бирә, кычкырта, сызгырта бирә. Уйнап туя да, үзе сөйгән уенчыкларны алып, һичнәрсә булмагандай чыгып китә. — Бу бала үскәч батыр булыр,— диләр магазиндагылар. Ата кешенең куанычы тагын да арта. Син тагын әкиятләр белән дә бик дус идең. Әкиятләрне яратасың. Әнисе белән әтисе Камильгә әкиятләр сөйли һәм хикәяләр укый торганнар иде. Бала йотлыгып тыңлый; аңлап һәм төшенеп шатлана иде. Әгәр елаган чагында, «булган ди бер карт...» дшп әкият сөйләнә башласа, ул елаудан шып туктый да, «ике йодырыгы белән яшьләрен сөртә-сөртә «һээ... Я, я... Шуннан соң? Тагын? сөйлә...» — ди торган иде. Аннары тагын этләр белән уйнаргa да бик ярата идең син. Этләрне үзенә ияләштерәсең. Аларның башларыннан сыйпыйсың, сыртларыннан сыпырасың. Этләр дә сине яраталар: синең тирәңдә бөтереләләр, сиңа сырпаланалар. Иң усал этләр дә сине тешләмиләр. Бер чакны шулай, бик эссе җәй көнендә син урамга чыккансың. Яныңда егермеләп эт. Берсеннән берсе усалрак, берсеннән берсе зуррак булып күренәләр. Сине уратып алганнар. Синең башың гына күренеп калган. Тик синдә курку да, өркү дә юк. Этләр белән уйный, этләрне уйната бирәсең. Балам, кечкенәм, син кайда?— дип әниең сине алырга чыга. Кечкенә улының этләр өере арасында калганын күргәч, аның коты оча.

— Сабыем, бәләкәчем, аш-ыйлар, чәйниләр бит бу усал этләр үзеңне, — ди ул, үзен-үзе белештермәстән кычкырып җибәрә. Сиңа якын барырга, сине эт тешләре арасыннан тартып алырга, сине кайнар кочагына кысып өйгә кертергә омтыла, ләкин куркынып туктала. Ә син әниеңнең янганын-көйгәнен сизмәгәндәй, этләр белән рәхәтләнеп уйный бирәсең, этләрне уйната бирәсең. Болар, болай гына, синең кечкенә чагыңдагы уеннарыңны сагынып искә алу гына. Бердәнбер газиз улыбыз син безнең. Ялгыз һәм кадерле балабыз син, һаман да шулайсың әле, һаман да бәгыребезнең парасы, йөрәгебезнең тамчысы булып сакланасың. Мин синең хәзерге хәлең турында сөйләргә уйлаган идем. Гафу ит, үткәннәреңне искә төшермичә кала алмадым. Хәзер син командир булып чыккансың. инде. Яхшы командир булуыңда һич тә шик тотмыйм. Юкса кызыл сугышчылар белән җитәкчелек иггә алмас идең. Кызыл Армиядә командирларның яхшы булуларын хәзер инде бөтен дөнья белә. Һич тә җиңелмәс дигән Гитлер армиясе бар иде. Баштанаяк коралланган немец гаскәре бар иде. Алар бик зур йодырык иделәр. Ул йодырыкның иң авыр җиле безнең өстебезгә төште. Ләкин без каушап калмадык. Җитәкчеләребез дә, кызыл гаскәрләребез дә һәм бөтен гражданнарыбыз да, электр очкыны белән ялгангандай, бердән кузгалдылар. «Бөтенесе фронтка, бөтенесе фронт өчен!» Алдыбызда шушы лозунглар яңгырый башлады.  Син дә шушы лозунг астында фронтка киттең. Сине күргәнебез юкка дүрт ел иде инде, син киттең, ихтимал, тагы таз генә күрешә дә алмабыз.

— Кайтмыйчы да китте,—дидек без,—Камильнең бу китүе музыка мәктәбенә генә китү дә, оркестрга кушылу өчен китүе дә һәм хәтта Кызыл Армиягә хезмәтен үтәү өчен китү дә түгел,—дидек. Газиз ватаныбызны фашист бандаларыннан саклау өчен, илебезнең явыз дошманнарын бетерү өчен киттең син. Бу китүең ирек сөюче барлык халыкларны яклап китү булды. Кызу кояшлы, кыя ташлы, биек таулы дингез буендагы Кырымны бандитлардан таптатмаска дип киттең. Кара диңгез буендагы крепостьле таулар өстендә күкрәп торган Севастополь шәһәренә этләрне якын җибәрмәс өчен киттең. Бөтенебезнең уртак ватаны булган илне саклар өчең киттең. Бу китүең безне шатландырды; дусларыңны куандырды, иптәшләреңне мактандырды. Бер син генә түгел, бөтен яшьләр, барлык комсомолецлар, намуслы гражданнар, синең кебек, фронтка киттеләр. Безнең шикелле тылда калганнар да фронт өчен, кызыл гаскәрләргә корал җитештерү өчен бөтен көчләрен куялар, бөтен белемнәрен бирәләр. Сез дә, без дә шул фронт аркылы бер теләккә— дошманнарны бетерү теләгенә ашкынабыз. Сез дошманнарны кырасыз, ә без аларны кыру өчен кораллар хәзерлибез. Теләкләребез дә һәм шул теләккә ирешү юлларыбыз да бер төрле. Кыш уртасы, төн. Январь төне. Чатлама суык. Шәһәр суыклыктан калтырагандай тоела. Урамнарда, артык суыклыктан, томан күтәрелгән. Гражданнар бик сирәк күренәләр; артык әһәмиятле йомышлары булганнары гына ашыгып-ашыгып йөгерәләр. Чатлама суык. Шундый коточкыч суыкта, кышкы төн уртасында иң беренче сәфәреңә юл салырга уйладың. Уең батырларча булса да, ана үзәген өзгәләрлек, ата миен тирбәлдерерлек иде. Бу яшь йөрәкне нәрсә ашкындырды? Бу малай нигә болай талпына?— —дигән сорауларны үзебезгә-үзебез куймыйча булдыра алмадык без. Без синең китүләреңне аңладык. Беренчесендә әзерләнү, икенчесендә әзерлекне эшкә ашыру иде. Син киттең, ә без сине җиңүче итеп сау кайтарыр өчен кирәкле булган бөтен нәрсәләрне җитештерергә дип тылда калдык. Беренче китүеңдә күңелем ашкынуын тыю читен булган иде. Икенче китүеңне ишеткәч, күз алларыбыз яктырып киткәндәй булды. Ераграк та, ихтимал, озаккарак та киткәнсеңдер. Ихтимал, актык озатуыбыз да булыр. Ихтимал артык күрешә дә алмабыз. Икенче китүең сугышка китү, изге ватанны саклау өчен китү иде. Бөтен гражданнар бара торган фронтка киткән идең син. Ике хатың килде: беренчесе, франтка барышлый, юлдан язылган иде, икенчесен кыздыручы кояшка күмелгән көньяк чигебездән җибәргәнсең. Икесендә дә ялкынлы дәрт, утлы мәхәббәт кайный. Ике хатыңда да дошманнарны бер дә аямыйча кыйнарга вәгъдә яңгырый. Безне шул вәгъдәләрең шатландырды һәм шул ялкынлы дәртең куандырды. Батырларча сөйләнгән сүзләр иде болар. Бу вәгъдәләрең безнең дәртебезне тагын да арттырды.

— Бөтенесе фронт өчен, бөтенесе Кызыл Армия өчен һәм бөтенесе Гитлерны бетерү өчен!—дидек без. Хәзер безнең эш мәйданнарыбызны шул лозунглар яктырталар, чакыру музыкасы булып шул лозунглар яңгырыйлар. Син киттең дә, кайтмадың. Икенче китүең тагын да ераккарак китү булды, ихтимал, озаккарак та булыр. Булсын. Ирек дошманнарын илебездән себереп түгәрсез. Куанып кайтыр көннәрегез шунда. Казырсың, улым, шанлы-шөүкәтле булып, сау-сәламәт кайтырсың. Без, җылы кочакларыбызны киң җәеп, сезне каршы алырбыз.