Логотип Казан Утлары
Хикәя

БУРАНЛЫ ТӨНДӘ

Хәкимҗан абзый белән Сафия абыстай йоклап кына киткәннәр иде, кайсыдыр шунда бик сакланып кына тур тәрәзәсен чиртте. Өй эченнән тавыш бирүче булмагач, бераздан соц ул кыюрак һәм катырак шакылдатты. Тавышка, башлап, Сафия абыстай уянды.

— Сиңа әйтәм, тор әле, тор,—диде ул йоклап яткан Хәкимҗан абзыйны төрткәли-төрткәли. — Анда кемдер шакылдата. Тизрәк бул...— һәм үзе дулкынланып, аналарда гына була торган тирән бер өмет белән өметләнеп, бераз каушый төшеп, сәкедән төште дә мич башындагы шырпыны кармаларга тотынды. Ул арада тәрәзәне яңадан тачкылдаттылар. Сафия абыстай, шырпы эзләвен ташлап, кабаланып, түр тәрәзәсенә йөгерде. Пәрдәнең бер читен күтәреп, йөзе белән тәрәзәгә капланды:

— Хәзер, хәзер, ачабыз!.. Ләкин кар томалаган һәм бозланып каткан тәрәзәдән бернәрсә да күренми иде. Тизрәк бул инде, зинһар,— диде ул картына,—бик озак мыштырдыйсың. Карты инде аның, торып, өстенә киенеп маташа иде.

— Мондый буранлы төндә кайсы йөрер икән? — диде ул сыкранып.

— Шулдыр, бригадирдыр әле. Ул йоклый алмый. Жиде төн уртасында килмәсә, булмас идеме икәнни. Сафия абыстай асылмалы лампаны кабызып җибәрде. Өй эченә сүрән генә саргылт яктылык таралды.

— Кем йөрер икән? - диде Сафия абыстай, картына җавап итеп.

— Кем булсын, Сәйфулладыр әле, ул кайткандыр. Хәкимҗан абзый аңа каршы бернәрсә дә әйтмәде, бары тик ашыга төшеп, бишмәтен төймәли-төймәли генә чыгып китте.

— Килен,—диде карчык, һаман да шулай өметләнгән тавыш белән, —тор әле син дә, Сәйфулла булып куймасын. Улдыр шикелле. Килен инде торган, үз почмагында тавышсыз-тынсыз гына киенә иде. Сафия абыстай тиз генә самоварны мич янына илтеп куйды, су хәзерләде. Килен исә, мич башыннан чыра алып, таза куллары белән аны берничәгә шартлатып сындырды. Сәйфулла аларның сугыштагы уллары иде. Кече уллары Галимулладан инде күптән хат-хәбәр юк, ә Сәйфулладан әле кичә генә килгән иде. Ул аны Москва госпиталеннаг язган,—Можайск янындагы сугышта аның аягы яраланган иде. Бераз тегелгәч, бәлки, бер-ике айга кайтарырлар дип, өметләндереп куйган иде ул. Ул хатны алар кичә кич белән кат-кат укыдылар, анъьң һәр юлыннан, һәр сүзеннән күңелгә юаныч бирә торган, шатлык урнаштыра торган мәгънә чыгардылар. Алар бу хатка бер үк вакыт кайгырдылар да, шатландылар да. Аның яралануына кайгыралар, ә исән булуына шатланалар иде алар, һәм алар шундый капма-каршы хис белән, һәркайсы үз уйларына, үз хыялларына бирелеп, йокыга да кичтеләр. Аларда әле, бигрәк тә карчык белән килендә, кичәге хис бик яңа, бик көчле иде. Алар аның кинәт кайтып керүен һәр минут көтәләр иде. Карчык түзмәде, башына шәлен салып, чыгып китте. Килен, ишек янына килеп тыңлана-тыңлана, йөгерә-йөгерә өйне җыештырырга кереште. Тышта кичә кич белән күтәрелгән буран һаман дулый иде әле. Ул өйалды ярыкларыннан бәреп керә, чолан ишекләрен ачарга теләп шыгырдата, сузып, ярсып, усалланып үкерә. Карчык, басмадан менеп килгән кешенең аяк тавышына колак салып һәм аның ят кеше икәнен ниндидер бер эчке тойгы белән сизеп алып, кинәт күңелсезләнеп, сагышланып китте.

— Кем? — диде ул картына, шыпырт кына итеп.

— Шәйхулла дус улы — Әхмәдулла. Кунак ишек төбендә бераз кагынганнан соң өйгә керде, аркасындагы капчыгын салды һәм, хуҗаларны якын итеп, үз итеп, исәнлекләрен сораша-сораша чишенергә тотынды. Аның бөтен өс-башын буран каплаган, хәтта керфекләренә дә кар кунган иде.

— Ай-яй буран, — диде ул, мич янына килеп, кулын җылыта-жылыта, — станциядән чыгып, бераз кипкәч тә шундый күтәрелде, күз ачарлык та түгел, үләм дип торам, чак килеп җиттем. Бу — утыз яшьләр чамасындагы таза гәүдәле, янып торган яңаклы, төскә-биткә матур гына, жыйнак кына бер егет иде. Килен самовар куеп җибәрде дә, иртә белән иртүк торып эшкә китәсе булганга, яңадан урынына яиы. Сафия абыстай, бер почмакка кереп, бер түргә чыгып,, ара-тирә сүзгә кушылгалап китә-китә, самовар карарга, чәй -урыны хәзерләргә кереште. Ул арада Хәкимҗан абзый кунактан сугыш хәбәрләрен, шәһәрдәге яңалыкларны һәм башка шуның кебек нәрсәләрне сорашты. Сүз уңае чыгып, Әхмәдулланың атасын исенә төшереп алды. Аның белән бергә ул гаскәри хезмәттә булган, Европа сугышын үткән һәм 1918 нче елда немец оккупантларына каршы сугышкан иде. Авыр солдат хезмәтендә, бик күп сынауларны баштан кичерергә туры килгән каты сугышларда алар бик нык дусланышканнар иде. Сугыштан кайткач та аларның дуслыклары өзелмәгән, ике авыл арасы шактый ерак булуга карамастан, бәйрәмнәрдә алар бер-берсендә еш кунак булышканнар. Хәкимҗан абзый үзенең дусын әле хәзер дә ара-тирә сагынып искә төшерә һәм, урыны туры килгәндә, аның исеме белән бәйле булган сугыш вакыйгаларын сөйләргә ярата. Әхмәдулланың килеп керүе, тугызынчы ай дәвам иткән ватан сугышы һәм, бигрәк тә, моннан берничә сәгать элек кенә Сәйфулла белән Галимулла турында сөйләшеп утырулар бу карт сугышчының узганнарын аеруча исенә төшерә иде. Ул, ян сәкегә сары туны белән төргәләнеп утырып, Шәйхулла дусының аны Житомир янындагы каты бер сугышча ничек итеп үлемнән коткарып калуы турында бик тәмләп һәм тәфсыйллап сөйләргә кереште. Егет, бу вакыйганы атасыннан да, Хәкимҗан абзыйдан да берничә мәртәбә ишетүенә карамастан, аркасы белән мичкә сөялеп, хөрмәт йөзеннән сабыр гына тыилый һәм ара-тирә, Хәкимҗан абзыйның сүзен юпләп, берәр сүз кыстыргалап куя. Өй эче җылы. Аннан ипи, аш исе килә. Буранлы, авыр юлдан соң Әхмәдулла бу өйдә үзен аеруча Буранлы төндә рәхәт һәм тыныч сизә. Өй эченә керергә теләп, тәрәзәләргә килеп бәрелгән, тәрәзә капкачларын шыгырдатып үткән һәм морҗага килеп улаган буран инде аны тынычсызламый, ә үзенең моңы, сузып-сузып улавы, белән аны рәхәт, тәмле йокыга гына талдыра.

— Юк, — диде Хәкимҗан абзый, сөйләвен дәвам итеп, — атаң мәрхумне мин гомердә дә онытачак түгелмен. Әгәр шул чагында ул булмаса, мин инде якты дөнья йөзен күрәчәк түгел идем, беткән идем... Атаң батыр иде, бик батыр иде, — диде ул, бу сүзгә аеруча басым ясап, — бернәрсәдән дә курыкмый торган кеше иде.

— Әти дә сине батыр дип сөйли торган иде, — диде Әхмәдулла.

— Ансы инде аның болай гына, дуслык өчен генә булгандыр, — диде Хәкимҗан абзый һәм кунакны табын янына чакырды. Сәке өстендә инде сары самовар күңелле генә шаулап утыра иде. Сафия абыстай тыштан табак белән май алып керде, бер бөтен ипине башлап, зур-зур итеп кисеп куйды.

— Ах, оныта да язганмын икән,— диде Әхмәдулла һәм, урыныннан торып, юл капчыгын актарырга тотынды.

 — Бераз күчтәнәч алып кайткан идем мин сезгә. Капчыгыннан ул йөз грамм яхшы чәй белән бер кило чамасы шикәр чыгарып, Сафия абыстайга сузды. Сафия абыстай, рәхмәт әйтә-әйтә һәм бәхет тели-тели күчтәнәчләрне кулына алды да, яхшы чәйне башлап, шунда ук чәйниккә салып җибәрде. Озак та үтмәде, өйгә бөркелеп чыккан яхшы чәй исе таралды. Алар сөйләшә-сөйләшә ашарга, эчәргә тотындылар.

— Шулай, Әхмәдулла, сине бөтенләйгә калдырдылар алайса? — диде Хәкимҗан абзый чәен эчә-эчә.

—Ә без бит сине беренче көнне үк киткәндер дип уйлаган идек. Карчык белән берничә мәртәбә искә дә төшереп алдык: фронттадыр инде, без әйтәбез, нихәл икән, исәнме икән, дибез. Нәрсәң ярамады соң синең?

— Нәрсәм дип, болай ярамаган нәрсәм юк, — диде Әхмәдулла, ничектер уңайсыз гына елмаеп. Болай, аллага шөкер, сау-сәламәт.

— Шулай булгач соң?

— Бераз утырып чыктым мин, Хәкимҗан абзый. Менә шул ярамый күрәсең. Хәкимҗан абзый, гаҗәпләнеп карап, кайтарып сорады:

— Утырып чыктым?.. Күпме?

— Күбен күп иде дә, болай ике елын гына утырдым.

— Ике ел, — диде Хәкимҗан абзый уйчанланып.

— Ансы да аз түгел. Бик күп. Ни өчен утырттылар соң?

— Булды инде шунда...

Егетнең бу турыда сөйләшәсе килми, Хәкимҗан абзыйның сорауларына ул теләр-теләмәс кенә җавап бирә иде. Ахырда ул, сүзне икенчегә борырга теләп, Сәйфулла белән Галимулла турында яңадан сорашььрга тотынды. Чәйдән соң Сафия абыстай кунакка, ишек катындагы сәкегә, мамык мендәр салып, урын хәзерләп бирде. Кунак, чишенеп, урынына менеп утырды, ләкин ятмады. Аякларына япкан юрган аша ул тезләрен кочаклап тотып, бераз уйланып торды да, Хәкимҗан абзыйны үз янына чакырып алды. Хәкимҗан абзый сәке кырыена килеп утырды. Әхмәдулла, тыштагы буран тавышына колак салып, бераз тыңланып торганнан соң, үз итеп, җылы итеп, әкрен генә әйтте:

— Сиңа бер бик зур йомышым бар, Хәкимҗан абзый. Әгәр авырсынмасаң... — Шаят, авырсынмабыз, — диде Хәкимҗан абзый.

 — Иртәгә син безнең авылга барып килә алмассыңмы икән?

— Нигә анда? — Хатыннан бер нәрсә алып килергә кирәк иде.

— Ә үзең?

— Үзем мин монда гына калып торырмын. Хәкимҗан абзый аңа, гаҗәпләнеп, текәп карады:

— Ник? Әхмәдулла аның янынарак күчеп утырды да шыпырт кына һәм серле генә итеп әйтте:

— Синнән яшерен-батырын түгел, Хәкимҗан абзый, әйткәч барысын да әйтергә кирәк, син миңа атам кебек якын. Миңа анда кайтырга ярамый.

— Нигә ярамый? — диде Хәкимҗан абзый, гаҗәпләнгәннән гаҗәпләнә барып.

— Кайтып керү белән үк военкоматка чакырып алачаклар.

— Ә чакырсалар?

— Чакырсалар, билгеле; алалар да җибәрәләр. Хәкимҗан абзый аңа каршы бернәрсә дә әйтмәде, — ул, күзләрен бер читкә текәп, кашларын җыерып, уйланып тора иде.

— Бәлки син авыр йөк дип уйлый торгансың, — диде Әхмәдулла.

— Аны кечкенә чана белән бик җиңел тартып кайтырга була. Әгәр инде ат алсаң, бигрәк яхшы. Ат бирә торганнардыр бит сиңа?

— Бирүен бирәләр, ансына отказ юк.

— Шулай булгач, чаптырып барасың да кайтасың. Ә төнен, бәлки, шул ук ат белән мине озатып та куярсың. Шулай эшләп булыр бит? Хәкимҗан абзый ана тагын җавап бирмәде. Бераз сүзсез торганнан соң ул, урыннан торып, лампа янына барды, аны югарырак алып элде һәм сүнәр-сүнмәслек кенә итеп кысып та куйды. Өй эче кинәт караңгыланып китте. Бәсләнеп каткан тәрәзәләр инде зуррак һәм агырак булып күренә башладылар. Морҗадан кергән җил тавышы да ничектер йонлырак һәм сузыбрак ишетелә башлаган шикелле иде. Әхмәдулла, җавап көтеп, соравын кабатлады:

— Я, шулай эшләп булыр бит? Хәкимҗан абзый янадан аның янына килде, ләкин утырмады, баскан килеш кенә калды:

— Гаеп итмә, Әхмәдулла, андый эшкә күңел тартмый минем, — диде ул сүрән генә.

— Нәрсәсенә күңел тартмасын икән аның? — диде Әхмәдулла гаҗәпләнеп.

— Урлаган мал түгел, — үз малым, хәләл мал. Алын килеп бирәсең дә, шуның белән вәссәләм. Авырсынасың икән инде, ул чагында озатмассың, болай гына китәрмен. Хәкимҗан абзый, аңа таба карамый гына, һаман шулай сүрән генә итеп җавап бирде:

— Авы|рсынудан түгел мин, Әхмәдулла...

— Нәрсәдән соң?.. Бәлки син мине тотарлар да, сиңа сүз булыр дип курка торгансың? Юкка шикләнәсең, — диде ул көлемсерәп, — юкка. Документларым минем тоттырырлык түгел. Ал да-гөл. Аннары мин шәһәрдә дә калмыйм — Азиягә китәргә ниятлим.

— Юк, мин ул турыда да түгел. Ә менә нәрсә турында: синең өчен сугышка кем барачак?

— Минем өчен? — диде Әхмадулла, бу сорауга бик гаҗәпләнеп. Күрәсең, Хәкимҗан абзыйдан ул моны көтмәгән иде булса кирәк.

— Минем өченме? Минем өчен берәү дә барачак түгел.

 — Һәм ул мыскыллап көлеп җибәрде:

— Тапкансың борчылырга нәрсә!.. Хәкимҗан абзый, аның бу мыскыллы тонын сизеп алып, аңа туп- туры карап, салкын һәм җитди итеп әйтте:

— Юк, Әхмәдулла, көлмә, мин чынлап әйтәм. Әгәр атаң мәрхум исән булса, ул да сиңа, шундый ук сорауньп бирер иде.

— Әти мәрхүмне тынычсызламыйк, — диде Әхмәдулла эчке бер ирония белән.

— Үз каберендә тыныч кына ята бирсен ул.

— Тынычсызлау түгел ул, Әхмәдулла, — мин аны яхшылык белән генә искә алам.

— Яхшылык белән искә аласын икән, алайса син миңа шуны әйт: әгәр дә синең Сәйфуллаң яисә Буранлы төндә Галимуллаң шундый бер үтенеч белән минем атамның бусагасына килгән булса, син ничек уйлыйсың, минем әти аның үтенечен кире каккан булыр идеме, юкмы»? Хәкимҗаш абзый бераз уйга калды. Аңа салкын булып китте ахыры, җилкәсенә салган сары тунын җыя төшеп, сәкегә, Әхмәдулланың аяк очына утырды. Шулай ук Әхмәдулла да юрганы белән яхшылабрак төренде. Ул инде ниндидер эчке бер туңу белән туңа һәм сизелер-сизелмәс кенә калтырана иде. Яхшы күңелле, ягымлы бу картны» ул мондый тискәре булыр дип һич тә уйламаган, хәтта башына да китермәгән иде. Менә шул тискәрелек аның кәефен кыра, аны эчтән калтырата иде.

— Кире какмаган булыр иде, — диде ул, Хәкимҗан абзыйның җавапсыз калганын күреп. Хәкимҗан абзый, уянып киткәндәй, башын күтәреп җибәрде.

— Юк, — диде ул ачык һәм кызу иггеп, — юк, Әхмәдулла, ялгышасың! Бердән, минем улларым бер вакытта да андый үтенеч белән кеше бусагасына бармаслар иде. Чөнки аларга аның кирәге булмас иде. Икенчедән, икмәк белән ант итеп әйтәм, әгәр минем берәр улым шундый үтенеч белән атаң бусагасына барса, атаң мәрхум аны болай гына түгел, ә типкәләп куып чыгарыр иде, шундый кеше иде ул атаң. Әхмәдулланың моңа кәефе китте. Моны ул атасы әчеп түгел, ә үзе өчен әйтелгәнен бик ачык аңлый иде. һәм ул кинәт, бер генә секундка кабынып китеп, әллә атасын якларга, әллә Хәкимҗан абзыйны хур итәргә теләп, тупас кына әйтеп куйды:

— Минем әти андый куркаклардан, куян йөрәкләрдән түгел иде. Хәкимҗан абзый исә моны үзенә төбәп әйтелгән дип аңлады. Аңа үз гомерендә берәүнең дә куркак дип әйткәне юк һәм әйтергә хаклары да юк иде. Аларны авылда Сәйфетдин батыр нәселе дип йөртәләр иде. Ул бабаларының батырлыклары белән, үзенең курыкмас һәм гайрәтле кеше булуы белән эченнән генә горурлана иде. Улларын тәрбияләгән чагында да ул бабаларының батырлыкларын, Европа һәм гражданнар сугышы вакытында үз башыннан үткән вакыйгаларны сөйли-сөйли тәрбияләде. Үзенчә, аларны ул йөрәкле, гайрәтле, намуслы һәм тугрылыклы» кеше итеп үстерергә тырышты. Сугышка кергәннән бирле хаты-хәбәре булмаган Галимулланы ул, үлгәндер дип уйлаган минутларда, бары тик батырларча үлгән итеп кенә күз алдына китерә ала. Шулай ук аягы яраланган Сәйфулласын да ул, чигенгәндә түгел, ә алга барганда яраланган итеп, яралангач та, тәмам хәле беткәнче, көчтән таеп егылганчы», аксый-аксый һәм мылтыгыннан ата-ата барган итеп күз алдына китерә. Икенче төрле күз алдына китерә алмый иде ул, чөнки ул алар да бабаларының каны сакланганлыгына бик нык ышана иде. Менә һич тә көтмәгәндә, уйламаганда, аның дустының улы килеп керде. Ул аны якын итеп, үз итеп каршылады, хәзинәсендә булган сыен куйды, үз астындагы түшәген салды, юрганын бирде. Хәзер ул аның өендә, аның җылы почмагында, аның юрганына төренеп утыра, һәм аңа, Сәйфетдин батыр нәселеннән килгән Хәкимҗан картка, ниндидер начар эш эшләргә тәкъдим итә. Алай гына да түгел, шуны эшләмәгән» өчен ул аны куркак дип атый. Юк, Хәкимҗан карт моны күтәрә алмый. Ул йөрәгендә туып килгән һәм үтскәннән үсә барган ачуын басарга, аңа җәелеп китәргә ирек бирмәскә теләп һәм шул ук вакыт аны Әхмәдуллага сиздермәскә тырььшып, үпкәле тавыш белән сорады:

— Син мине куркак дип әйтмәкче буласыңмы? Әхмәдулла җавап бирмәде.

 — «Сәйфетдин батыр» бәетен ишеткәнең бармы синен? — диде Хәкимҗан абзый, аңа текәп каpaп.

— Ишетмәгән булсаң ишет: ул минем бабам турындагы бәет.

1812 нче елгы Ватан сугышында ул бер үзе унике французга каршы сугышкан уникесен дә кадап үтергән. Кутузов аңа бөтен армия алдында «Георгиевский крест»ны үз кулы белән таккан. Менә шул бабам минем беренче колоннада Берлинны үткән, беренче колоннада Парижга барып кергән. Нигъмәтулла бабам минем Севастополь оборонасы герое. Атам — гвардейский солдат. Балаларым — Ватан сугышында. Алар да йөзгә кызыллык китермәсләр дип уйлыйм. Юк, — диде ул аеруча зур үпкә белән, — юк, безнең нәселгә әле берәүнең дә куркак дип әйткәне юк иде. Ышанмасаң, авыл халкыннан сора. Булмаса, бабаларымның георгиевский крестларын кара. Алар әле дә минем сандык төбендә сакланалар. Әхмәдулла инде ул сүзне ник әйткәненә үзе дә үкенә иде. Ул, аны төзәтергә теләп, Хәкимҗан абзыйның җиңеннән тотты да, үзенә таба тартып, — Тукта әле. Кызма әле, Хәкимҗан абзый,—диде,—мин сине һич тә андый куркак дип уйлаганым юк. Мин сине бары тик советтан куркасың гына димәкче идем... — Әле син шулай дисенмени? — диде Хәкимҗан абзый һәм урыныннан ук сикереп торды. Әле син шулай дисеңмени?—диде ул кабатлап. — Димәк, мин советтан куркам икән? Бары мин шуның өчен генә йомышынны үтәмим икән. Юк, Әхмәдулла, юк! Совет ул минем үземнеке. Совет ул менә монда, йөрәгемдә утыра, — диде ул һәм, тун якасын ачып җибәреп, күкрәгенә төртеп күрсәтте:

— Менә монда! Шулай булгач, ничек итеп мин аннан куркыйм!.. Үз йөрәгеннән кемнең курыкканы бар. Баядан бирле колак салып яткан Сафия абыстай, урыныннан торып, карты янына килде. Чү, чү инде зинһар, ул кадәр тавышланма, — диде ул ялынып. Нәрсәгә ул кадәр тавышланасын. Әйдә, ят.

— Ничек итеп тавышланмаска кирәк, — диде ул карчыгына зарлана-зарлана. — Дустымның улы бит ул. Бөтен ил егетләре сугышта чагында, ул имеш качып йөрсен. Шуның өстенә әле ул сине куркак дип атасын. Хис өчен атый бит әле...

— Ярар, ярар инде, тукта инде зинһар. Әйдә ят. Алай димәгәндер ул... Сафия абыстай аны шулай көйли-көйли, урынына илтеп яткырды, ләкин Хәким җан абзый һаман тынычланмый иде әле. Бераздан Әхмәдулла, сәкедән тешеп, тавышсыз-тынсыз гььна киенергә тотынды һәм, әйберләрен алып, ишеккә таба китте. Юрганы астыннан күзәтеп яткан Сафия абыстай, моны күреп, янудан урыныннан торды. Ашыгып, каушап, карчыкларча вак-вак атлап" аның артыннан бара-бара:

— Әхмәдулла, тукта әле, балам, кая барасың болай? — диде.

— Шундый буранлы төндә... Әхмәдулла бик каты үпкәләгән иде, — ул бер сүз әйтми-литми ишекне каты гына ябып чыгып китте. Сафия абыстай идән уртасында баскан килеш, нәрсә дип әйтергә белмичә, аны кире кайтарырлык сүз таба алмыйча, аптырап калды. Менә өйалды ишеге шалтырап ачылды һәм шунда ук ул яңадан каты гына ябылды. Өй эче тынып калды. Бары тик тыштагы буран тавышы белән морҗадан кергән җил тавышы гына моң гына, шомлы гына булып ишетелә иде. Сафия абыстай кинәт арып, талып, бик күңелсезләнеп, капты* янына сәкегә килеп утырды. Карты тавышсыз тынсыз гына, урыныннан кузгалмый гына ята иде. йокламаган иде ул.

— Шундый буранлы төндә,— диде карчы.к, үз-үзенә эндәшкәндәй, — җиде төн уртасында куып чыгарып җибәр имеш... Кемне дисең? — дустыңның баласын бит әле... Әгәр безнең Сәйфулланы яисә Галимулланы шулай куып чыгарып җибәрсәләр... Шундый буранлы төндә... Хәкимҗан абзый түзмәде, урыныннан торып утырды.

— Карчык, — диде ул аңа, төшендерергә теләп, — белмисең син, ялгышасың. Минем улларььмны берәү дә куып чыгармас. Андый кеше табылмас. Илебезнең теләсә генә кайсы йортында да, төннең теләсә генә кайсы сәгатендә дә аларны кунак итеп каршыларлар. Керәләр икән, түр башына утыртырлар, иң сыныкларын уртаклашырлар, иң йомшак түшәкләрен бирерләр. Менә шулай ул, карчык. Чөнки минем улларым ил өчен сугышалар, ә эт шикелле качып йөрмиләр.

— Шулай да куып чыгарырга кирәкмәс иде. Җүләр син, кызу син... Хәкимҗан абзый инде торган, аягына киенә башлаган иде.

— Кызуын кызу түгел мин, әмма җүләрен җүләр, — диде ул.

— Миңа аны куып чыгарырга түгел, ә авыл советына барып әйтергә кирәк иде. Менә ничек кирәк иде ул. Җүләр шул мин, җүләр... Килен, — диде ул тунын кия-кия, — килен, әйдә әле син дә минем белән. Килене аның кай арададыр торган һәм, нәрсәгәдер хәзерләнеп, өстен-башын киенеп куйган иде. Шунда ук ул почмактан килеп чыкты.

— Сәнәкне алыйммы? — диде пышылдап кына, чөнки каенатасыннан тел «яшерә иде ул.

— Юк, кирәкми, — диде Хәкимҗан абзый.

— Сәнәксез дә тотабыз без аны. Алар чыгып киттеләр. Өй эче яңадан тынып калды, ә тышта буран һаман улый иде әле.