БЕРЛИН ӨСТЕНДӘ
- Көнбатыш карталары
Берлин турында бер сүз дә әйтелмәде. Штабта полкның флагштур- маны капитан Хохловка Көнбатыш карталарын (хәзерләргә куштылар. Приказ заданиенең гадәттән тыш» икәнлеген) һәм зур әһәмиятле булганлыгын чак кына да белдерми торган гади һәм тыныч тон белән бирелде. Ләкин йөрәк бердән үк әйтте: Берлин өртенә барабыз диде. Тыныч совет шәһәрләрен җимергән өчен, Москвага вәхшиләрчә налетлар ясаган өчен фашистларны бомбага тотып үчне алу хисе белән янган һәм бу мактаулы эш нәкъ үзенә тапшырылса иде дип өметләнеп йөргән һәрбер Балтик очучысы Берлин өстенә очу турында хыялланмый идемени соң? Берлин турында бер сүз әйтелмәде, ләкин капитан Хохлов бергә җыелып ябыштырылган Көнбатыш карталарын штабка алып килгәндә бу карталар битенә аның кулы кызыл карандаш белән Берлинга маршрут салган иде инде. Диңгез авиациясе начальнигы кабинетында Балтика бомбардировщиклары берләшмәсенең командиры, комиссары, диңгезләр флагштурманы һәм Хохловның якын дусты—полк командиры полковник Преображенский бар иде. Хохлов карталарны өстәл өстенә җәеп салды. Диңгез авиациясе начальнигы, бер-берсеннән бик ерак булган ике ноктаны тоташтыра торган кызыл сызыкны кергәч, гаҗәпсенеп Хохловка карады. Сез кайдан беләсез?—диде ул, һәм, полковник Преображенскийга таба борылып:
— Ә сез тагын беркем дә белми дигән буласыз... Менә сезгә секрет!—дип өстәп куйды. Чыннан да Балтика очучылары алдына куелган зур җаваплы бурыч турында полкта Преображенскийдан башка беркем дә белми иде. Полк командиры үзенең флагштурманы Хохловка да һәм үзенең экипажы штурманына да бер сүз дә әйтмәгән иде. Ләкин хәзер көләч йөзле шат Преображенский Хохловка:
«Кирәгенчә эшләгәнсең, молодец, штурман!» дигән кыяфәт белән карый иде. Диңгез авиациясе начальнигы операциягә катнашырга тиешле экипажларның исемлеген тагын бер тапкыр карал чыкты. Бу исемлекне полковник Преображенский төзегән һәм экипажлар арасында полковник Преображенскийның үзенең экипажы беренче булып язылган иде.
— Иптәш полковник, сез Берлинга тагын бер удар хәзерләргә тиеш буласыз... Хәзер сезнең урынга ярдәмчегез барса яхшырак булмасмы? Күпне күргән, күп тапкырлар сугыш утын кичкән, теләсә нинди хәлләрдә дә тынычлык саклый ала алган Преображенский агарынып китте. Ничек инде ул, полк командиры, мондый заданиене үтәгән вакытта үзенең егетләре янында булмасын? Берлинга аларны аңардан башка кем алып барсын? Диңгез авиациясе начальнигы:
— Яхшы, самолетларны полковник Преображенский алып барыр,— диде.
Задание Берлинга налет ясар өчен билгеләнгән кешеләр аэродром янындагы урман эченә урнашканнар. Урмандагы кечкенә генә палаткада тимер койка белән язу өстәле чак-чак кына сыеп торалар. Монда Хохлов урнашкан. Кичләрен фонарь беләняктыртылган палатка эченә безелдәп черкиләр өере тула, кояш чыкканда палатка алдында кошлар сайрый иде. Диңгезләр флагштурманы белән полк штурманы бер көн һәм бер төн эшләделәр. Алар алдында сугыш машиналарының юлы үтүе мөмкин булган районнарның карталары, Германиянең төньяк яры буендагы ныгытмалар, шәһәрләр, гаваньнар турындагы, аэродромнарның, зенит нокталарының, юл бикләүче аэростатларның урнашулары турындагы мәгълүматлар белән чуарланып беткән кәгазьләр, безнең разведкаларыбыз табып алып кайта алган әһәмиятле мәгълүматлар тупланган папкалар ята. Җил җилфердәтеп уйның торган брезент стеналар белән генә дөньядан аерылган бу палатка эчендә совет һава карабларының дәһшәтле маршрутының мөмкин булган вариантлары билгеләнә иде. Һава караблары читләр җире өстеннән, дошман территориясе өстеннән, диңгез өстеннән, бик биектән һәм төнлә белән очарга тиешләр. Куркыныч иң аз булган маршрутларны табарга гына түгел, бәлки цельгә туп-туры һәм бер дә ялгышмыйча барып чыгар өчен яр буендагы характерлы ориентирларны тиз табу мөмкинлеген дә истә тотарга кирәк иде. Эш катлаулы һәм артык четерекле иде. Аны бик сакаулы сәгатьләр эчендә очларга кирәк булды. Полковник Преображенский әледән-әле палаткага кереп чыга, капитан Хохлов аның түземсезлеген бик яхшы аңлый иңе. Хохлов үткен итеп очланган карандашы белән Берлинга кадәр бик ышанычлы итеп соңгы сантиметрларны сызды. Полк флагштурманының хәзерлек эше шуның белән төгәлләнде. Очучылар белән штурманнарны аэродром янындагы мәктәпнең кин якты залына җыйдылар. Алар биреләсе задание турында бернәрсә дә белмиләр иде әле. Тормыш кайнап торган, таза һәм көләч бу кешеләр төрлесе төрле җиргә: кайсысы тәрәзә төбенә, кайсысы парта артына утырып, кызу-кызу сөйләшә башладылар. Дусларның бу тәкәллефсез сөйләшүләрендә бер үк дәрәҗәдә кызыклы һәм бетмәс-төгәнмәс булган бик күп темалар кузгатыла иде. Ләкин эшлекле, көнкүрешкә бәйле һәм барсыннан да ешрак уйнак темалар турында барган тәртипсез сөйләшүләр артында әле хәзергә билгеле булмаган, ләкин бик әһәмиятле һәм бик зур бернәрсәне ниндидер бер күтәренкелек белән ашкынып көтү сизелә иде. Аларны,— полкның иң тәҗрибәле очучыларын һәм штурманнарын,— монда, бу урман эченә тиктәстән генә җыйнаганнардыр, командование вәкилләре монда тиктәстән генә килми торганнардыр! Балтика егетләре теләсә нәрсә турында сөйләшәләр, сугышчан дучелар бер-берсенә бары тик бернәрсә турында гына әйтергә кыймыйлар — алар-үзара күп тапкырлар тикшерелгән бернәрсәне генә: бәлки хәзер Берлин өстенә барырга кушарлар дигән фикерне генә әйтергә кыймыйлар иде. Әйе, Берлин өстенә! Дингез авиациясе начальнигы Балтика егетләре өстенә йөкләнә торган мактаулы задание турында әйткәннән соң ук урнашкан тантаналы тынлык шатлык авазларына күмелде, Балтика «урасы», киң итеп ачылган тәрәзәләрдән чыгып, бөтен урман буйлап еракка- еракка таралды. Берләппмәпең хәрби комиссары кулын күтәрде, шул секундта ук тынлык урнашты. Комиссар үзенең дусларының әсәрләнгән йөзләренә карап алды.
— Менә безнең хыялыбыз тормышка аша, — диде комиссар.
— Берлинга беренче бомбаларны (Балтик кешеләре ташлаячак. Иптәшләр, сез фашистларның, безнең совет авиациясе күптән үк юк ителде дип бөтен дөньяга акырганнарын беләсез. Әйдә, җиңелмәс Советлар иленең юк дип гөман ителә торган авиациясе нәрсәгә сәләтле икәнлеген бөтен дөнья күрсен. Берлиндагы һәм немецларының башка шәһәрләрендәге шартлаулар һәм пожарлар фашизмның котылгысыз рәвештә һәлак буласын белдерсеннәр, алар безнең көчебезнең какшамас икәнлеген күрсәтсеннәр. Безнең сөекле Москвабызга ташланган бомбалар өчен Балтика егетләре фашистларның оясына җимергеч ударлар ясасыннар, алар безнең бөек һәм нык халкыбызның илчеләре булып Берлин өстеннән очып үтсеннәр. Иптәшләр, Берлин өстенә очарга хәзерләнегез! Комиссар яхшы сөйләде. Аның һәрбер сүзе йөрәккә үтә иде, чөнки ул һәрбер сүзне комиссар әйтмәсә, бу егетләрнең теләсә кайсы әйтергә хәзер тора иде. Большевик-комиссарның көче менә шунда: ул үзенең сугышчылары белән бергә, бер үк фикерләр белән, бер үк хисләр белән, бер үк өметләр белән яши иде. Шуңар күрә дә аның авторитеты зур, шуңар күрә дә Балтика очучылары аны яраталар һәм хөрмәтлиләр, шуңар күрә дә комиссар үзенең полкларын һәм эскадрилняләрен иң героик эшләргә рухландыра һәм җитәкли ала иде. Ә хәзер тормышка ашырылырга тиешле булган бу эш чиксез зур кыюлыкны һәм бик авыр шартларда эшли белүне генә таләп итми, бәлки иң зур һәм вак нәрсәләрне дә төгәл һәм нык уйлап эш итүне таләп итә иде. Берләшмәнең һәм полкның кс летлар болытларны тишеп үтә башладылар. Кинәт кенә ерак-еракка киңәеп һәм биегәеп киткән иксез-чиксез күк йөзен тулган ай яктырта иде. Мех эчле киемнәр инде арттык авыр булып тоелмыйлар. Башта биткә рәхәтлек биргән салкын хәзер яңакларны чеметә башлады. Бер сәгатьтән соң высотометр 4.500 метр икәнлеген күрсәтте. Экипажлар кислород маскаларын киделәр. Полковник Преображенскийның приказы шундый иде. Кислород куллануны беразга сабыр итеп торырга мөмкин булса да, көчләрне сакларга кирәк, аларны вакытыннан элек әрәм итәргә ярамын иде. Самолетлар һаман очалар. Высотометрның стрелкасы 600° метрга шуыша иде инде. Температура —30° га җитте. Болытлар сирәгәйделәр, болытлылык ике-өч баллга җитә иде. Бик югары булганга күрә диңгез ачык күренми иде инде, бары тик ай иурларьп калтыранып тора торган юл сызып үткән иге-чиге булмаган төпсез тирәнлеккә карагач кына карабларның диңгез өстеннән очканлыгын белеп була иде. Тагын бер утрау күренде — без аны «Н» утравы дип атыйк. Ул — ераклыгы, ягыннан алганда, диңгез өстендәге соңгы терәк пункт иде. Бу утрауга җиткәч Преображенский машинасын сулга борды, — калган самолетлар да аның артыннан иярделәр. Машина тагын да югарырак күтәрелде. Югары менү дә нормаль барсын, моторларга да артык көч килмәсен өчен очучыларга бик авыр мәсьәләне — иң файдалы тизлекне эзләү мәсьәләсен чишәргә туры килде. 15 минуттан фашистлар Германиясенен ярлары күренергә тиеш иде. Хохловның исәбе буенча, шулай чыга иде, ул, микрофон аркылы, Преображенскийга да шулай хәбәр итте. Хохловның тезләре өстендә кызыл карандаш» белән маршрут линиесе сызылган юл картасы ята. Икенче, кара сызык — самолетныя үткән юлын күрсәтә торган сызык— әле ахырына кадәр сызылып бетмәгән. Штурман, бер ноктадан икенчесенә кадәр, вак-вак кына итеп типчеп, бу юлны һаман сыза бара иде. Бу кара сызык әле кызыл сызыкка барып тоташа, әле аңардан уңга яки сулга авыша, бу авышулар артык зур түгел, алар нибары 15—20 километрга гына җитәләр һәм бик биектән, диңгез өстеннән төнлә белән үтелә торган юл өчен артык зур түгелләр иде. Караблар диңгез өстеннән очалар читтә калыр дип, аиы ким дигәндә 50 километр радиуста эзләргә туры килер дип шикләнә иде. Хохлов бөтен игътибарын туплап алга карый, анда, алда нинди ут җемелди? Тагын берсе... икенчесе... өченчесе җемелди башлады. Чыннан да ул самолетларны шулай туп-туры нәкъ цель өстенә үк алып чыктымы икәнни? Шулай булып чыга шул... Яр күренде. Димәк, дөрес баралар икән. Хохлов шатланып командирга:
— Сул якта ориентир! — дип кычкырды, Преображенский аңарга күңелле итеп:
— Есть!—дип җавап кайтарды. Хохлов астролюкка башын тыгып карый —барлык самолетлар да калышмыйча киләләр. Ләкин бу нәрсә? Куәтле прожекторларның эзләнүчән нурлары күк йөзен капшарга тотындылар. Күрәсең, безнең моторларыбызның гөрелтәүләре дошманның зенитчикларыи борчып булса кирәк. Ләкин самолетларның бик биектән очулары һәм төннең айлы булып, прожекторларның яктысы йотылуы немец зенитчикларына совет бомбардировщикларын табарга мөмкинлек бирмәде. Зенитчиклар ут ачмадылар. Преображенский белән Хохлов дошманның үзләрен сизмәгәненә ышандылар. Ул шулай яхшырак та! Берлинга кадәр санаульь минутлар гына калды. Шул вакыт кисәк кенә һава бозылды. Машиналарны юеш» томан каплап алды, козырекларга дым утыра, барлык ярыклардан дым бәреп керә, салкын су тамчылары биткә бәрә һәм яка буйлап эчкә ага башладылар. Бер нәрсә дә күренми иде. Әллә нинди авыр шартларда да очкан тәҗрибәле Преображенскийның чырае караңгыланды. «Бу болганчык һава диңгезендә ориентиров- каны бик җиңел куярга була иде. Ә биеклектә оча торган Ориентир итеп билгеләнгән шәһәр читендәге аэродромда төнге очышлар үткәрелә иде. «Юнкерслар», «Хейнкелләр», «Мессершь миттлар» бер һавага күтәреләләр, бер җиргә төшәләр. Әледән-әле якты старт уты кабына, самолетларга җиргә утыру юлын күрсәтә торган утлар җемелдәшәләр иде. Бомбаларны ташлау приборының кнопкасы кул астында гына. Бармак белән басарга, дошманнарның кирәкләрен бирергә, аэродромга да, машиналарга да «ремонт» ясарга иде. Үтә яхшы күренә торган цельга бәрү бик кызыктырса да, алай эшләргә ярамый иде. Алда — Берлин, көтә иде әле. Ә аэродромда һавада ниндидер машиналар очканлыгын сизделәр, Ләкин бер кешенең дә башында барлык утлы киртәләр һәм кордоннарны үтеп совет бомбардировщиклары монда килә алырлар дигән уй тумады. «Юнкерслар»да әле пешеп җитмәгән яшьләр адашып йөриләрдер дип уйладылар. Шунда ук самолетларга җиргә төшү юлын күрсәтә торган утлар кабынды. Очу кырын яп-якты ак нур кисеп үтте. Берничә минуттан прожектор сүнде —самолетлар нигәдер читтән узып киттеләр. Һәм соң чикләргә кадәр авырайган самолет барлык игътибарны үзенә тарта, гадәттән тыш сак булуны таләп итә иде. Иң соңгы чиктәге биеклектә — түшәмдә очасың. Түбәнгә төшәргә ярамый, ә бензин күпме икән дип яки кислород клапанын бору өчен дип иелү белән үк һич сизмәстән 100—120 метрны жуясың. Башка вакытта мондый хәлләрдә очарга ярамый, бомбаларны запастагы цельларга ташларга да кире кайтып китәргә кирәк иде. — Кире кайтыргамы? Юк, һич ва, Боевой! Шулай барырга! С. Варшавский, Б. Реет ярамый, без андый кешеләр түгел. Преображенский очучыларының үзенә ябышып диярлек барганнарын, үзеннән һич тә артта калмаячакларын белә. Шуңар күрә полковник үтеп булмаслык юеш болганчыклык аркылы һава карабларььн цель өстенә, Берлин өстенә алып баруында булды. Түбәндә, самолет астында, ак таплар күренде. Алар төрле якларга чабышып китәләр, аннан соң яңадан күк бите буйлап таралышу өчен, бер-берсе белән тоташып бетеп-диярлек, бер урынга җыелалар иде. Алар соры болытлардан торган иксез-чиксез хәтфә скатер өстендә кемнеңдер күренми торган кулы шуытып йөртә торган чыянаяк тәлинкәләренә ошыйлар иде. Дошман прожекторлары самолетларны әрсезлек белән озатып калалар иде. Прожекторлар моторларның үтә тонык гөрелдәүләрен чак-чак кына ишетелеп торган куе томанны тишеп үтәргә юкка гына азапланалар. Яктылык белән болай куышып йөрүнең нигә кирәге бар сон? Немец самолетлары булсалар кирәк: мондый каһәр төшкән төндә фашистлар фа- терлянды эченә кем керсен сон? Преображенский Хохловтан өзеп кенә:
— Цельга тиз җитәбезме?—дип сорады. Хохлов бу кыен юл тагын 12 минутка бара дип җавап кайтаруы булды, томан, килеп чыккандагы кебек үк, кисәк кенә таралды. Күк йөзе, чип-чиста. Бер генә болыт та юк. Күктә, бик югарыда, тулы ай йөзә. Илдызлар зәгыйфь кенә җемелдәшәләр. Бары тик сугыш алласы исеме бирелгән Марс йолдызы гына бу төнне кызгылт нурлар чәчеп яктырып яна иде. Берлин! Совет бомбардировщиклары дошман диңгезе һәм дошман җире өстеннән күренмичә, ерак юл- ньь үтеп Берлин өстенә килеп чыктылар. Фашистларның башкаласы, очучыларга кисәтү ясалганча, зенит уты ачмады. Берлин электр угына чумган иде. Хохлов моны күргәч үзләренең монда сиздермичә килүләренә тәмам төшенде. Берлинда бу төнне һава һөҗүмен бөтенләй көтмиләр иде булса кирәк. Менә ничә атна була инде, шәһәр өстендә инглиз авиациясе күренгәне юк. Шуңа күрә я талык маскировкасын да бетерергә ярый иде. Берлин яктыртылган иде. бу хәл Хохловны шундый гаҗәпләндерде,—ул хәтта үзенең исәпләрен яңадан тикшереп чыкты,—чыннан да бу Берлинмы соң? Әйе, бу Берлин үзе иде. Штурмaн, Микрофонны авызы янына китереп, командирга:
— Цельга җитәргә ике минут вакыт калды. Яктылыкны күрәсезме? — диде. Преображенский дулкынланып:
— Күрәм,—дип җавап кайтарды Полковник үзе артыннан килә торган экипажларга «Таралышырга!» дигән сигнал бирде. Целые төрле яктан удар ясар өчен таралышыр вакыт җиткән, болай эшләгәндә дошман өчен самолетларны табу кыенлаша иде. Хохлов бомба люкларын ача, бомба ташлау приборының предохранителен ычкындыра бомбалар сериясенең вакыты интервалын бер ярым секундка билгеләп куя башлады. Караблар боевой курс алдылар. Штурман бомбаларны цель өстенә дөрес төшерсен өчен очучыга очуның барлык элементларын»,—тизлекне, биеклекне, туры очуны,—барсы да бик нык күзәтеп барырга туры килә. Ничек оча башлаган булсан һичбер үзгәрешсез шулай дәвам итәргә кирәк. Әгәр дә элек Преображенский бары тик юнәлешне генә күзәтсә, авышулар һәм тизлектә бераз иркенрәк кыланса, хәзер нык һәм ышанычлы кул белән боевой курста алып барыла торган самолет бер генә, хәтта бик аз гына авышуларны да белми иде. Совет бомбардировщигының зур канатлары астында Берлин, дошманнар Берлины җәйрәп ята аде. Хохлов: хәрби заводларның корпусларын күрде. Монда совет шәһәрләренә һәм кырларына үлем илтергә дип билгеләнгән дәһшәтле техника тудырыла. Хохлов казармаларның таш тартмаларын күрде. Монда фашистларның томана караңгылыгына кабатланган пруссаклар өйрәтүе немец солдатларын җанлы кешенең барлык сыйфатларыннан мәхрүм ителгән һәм бары тик ата, суя һәм көчли генә белә торган автоматларга әйләндерә. Хохлов электростанциянең гигант бинасын күрде. Моннан, төрле якларга сузылган чыбыклар буйлап, заводларга, фабрикаларга, вокзалларга, станоклар белән машиналарны хәрәкәтләндерә, цехларны һәм юлларны яктырта торган куәтле электр тогы агыла. Хохлов, навигация утларын кабызып, очучыларны цель өстенә алып китте. Преображенский каршында алмаш-тилмәшләп әле кызыл, әле яшел лампочкалар кабына. Бу я сулга алырга, я уңга алырга дигән мәгънәне аңлата иде. Аннан соң ак лампочка кабынды һәм шул ук секундта колакчыннарда штурманның: — Боевой! Шулай барырга!— дигән өзек командасы яңгырады. Авиация мәктәпләрендә, штурманлык классларында, үтә зур булган навигация фәне бомбалар ташлаган вакытта бик бәләкәй генә төзәү куыгына куышып кертелә дигән күптәннән килә торган бер шаян сүз йөри. Прицельгә күзләре авыртканча текәлеп караган Хохлов шушы сүзне исенә төшерде. Ул аның урынлымы-урынсььзмы икәнлеген белми иде. Цель яктыртылган куыкка туры килү белән (көчле навигация фәне менә ул!) Хохлов бомба ташлау приборының кнопкасын басты». Самолет калтыранып китте һәм, бомбалар йөгеннән бушагач, чак кына күтәрелә төште. Хәзер ике кеше—очучы белән штурман—бомбаларның ташланганлыгын сугыш машинасы белән бер бөтенгә әверелгән бөтен гәүдәләре, бөтен тәннәре белән тойдылар. Үтә кыен шартларда һәм озак сәгатьләр буенча барган очуның уңышын хәзер шартлау алдындагы ни барысы 40 секундлар чамасында гына булган вакыт хәл итә иде. Бомбаларны көндез ташлаган вакытта, штурман түбәнге люкның шторкасын ачып, бомбаларның ничек төшкәнлекләрен күзәтә ала. Ләкин төнлә белән озакка сузылган 40 секунд буена түземлек белән коралланырга һәм көтәргә, көтәргә һәм тагып бер кат көтәргә туры килә. Төнге Берлин өстендә Хохлов астролюктан башын тыгып көтә иде... Гаять зур бетон өемнәре эченнән, вулкан авызыннан чыккандай, буталчык карасу кызгылт масса булып ялкын күтәрелде. Бомбалар бик шәп төшкәннәр. Удар электростанциягә барььп тигән иде. Хохлов экипажның командирына:
— Бик шәп, пожар башланды!— диеп белдерде. Ул сигнал лампочкаларының барлык кнопкаларын басты. Бу— бомбалар ташланып бетте, дигәнне аңлата иде.
— Вольно! Берлинның ничек янганлыгын ниһаять Преображенский да карый ала иде. Моңарчы ул бөтен ихтыярын, бөтен көчен боевой курстагы самолетны идарә итүгә генә туплап, үз-үзен тотып торырга, үзенең хаклы түземсезлеген тотып торырга мәҗбүр иде. Ләкин хәзер— вольно инде! Преображенский машинасын текә генә итеп борып җибәрде һәм аның алдында текәеп кыйшайган шәһәр күренде. Пожар ыгы-зыгысы, аның йөрәген куаныч белән каплап алды. Гитлерның кәпрәйгән башкаласы, фашистлар гигант хәрби лагерьга әйләндергән Берлин шәһәре; Хохлов ташлаган бомбалар төшеп шартлау белән, зенит орудиеләреннәп залплап атарга тотынды. Прожекторларның нурлары, гестапоның эзләнүче этләре кебек, бер яктан икенче якка чабыша башладылар. Мактанчык Берлин, синең әле генә масайган утларың, якты урамнарың кайда китте? Анда, аста кемдер, бизгәкләнеп, рубильникларны аера, һәм квадрат артыннан квадрат, квартал чатыннан квартал шәһәр караңгыга чума иде. Хохловның бомбалары Берлинның уртасында кабызган ут ориентиры янында яңадан-яңа пожар учаклары туды.. Бу «яктыга» очып килгән бүтән экипажларның бомба ташлаганнарын күрсәтә иде.
— Яхшы, яхшы эшлиләр егетләр! Совет бомбардировщиклары Берлин өстендә гөрлиләр, һаваны шартлау артыннан шартлау дерелдәтә... Прожектористлар бөтенләй акылдан шашалар, зәңгәр электр капшавычлары югарыда чабышып йөриләр. Зениткалар, цельны күрмәстән, тәртипсез аталар иде. Кара шәһәр өстендә шайтан фейерверке кабыюды. Зениткаларның снарядлары еракта, читтә ярылалар. Берлин өстендә совет бомбардировщиклары гөрлиләр иде. Бомбалар ташланып бетте! Задание үтәлде! Өйгә кайтырга вакыт! Самолет өнгә кайта торган курска ятты, зениткаларның киртәләү уты аның юлына аркылы төшә иде. Снарядлар машина алдында, аның белән бер үк биеклектә ярылалар. Преображенский киртәләү утын сул яктан уратып үтәргә тели. Ләкин бер-ике минут эчендә зенитчиклар прицельларын үзгәртеп өлгерәләр. Преображенский уңга борыла, яңадан зенит снарядлары ярылып, аның юлы бүленә иде.
— Бар җирдә дә аталар. Әйдә, җен алсын үзләрен! Турыдан китик. Берлиннан диңгезгәчә булган бөтен юл буе Преображенскийньш самолетын зениткалар уты озатып килде. Кая гына карама, бөтен җирдә салкын ялтырау белән снарядлар ярылалар, бөтенләй янәшәдә генә ярылалар. Ләкин Берлин өстендә бомбалар йөгеннән бушаган һәм җиңеләеп калган самолет бар куәтенә, алга һәм алга оча иде. Совет бомбардировщикларын юлда тотып алу өчен каршыга дошманның төнге истребительләре чыктылар. Алар самолетларны табу җиңел булсын дип фараларын кабызып киләләр иде. Кайдадыр бер кырыйда гына көчле һәм тиз йөгерүчән яктылык нуры караңгылыкны хәнҗәр кебек кисеп үтте. Укчы-радист Рудаков телефонга:
— Сул яктан «мессер» узып китте,— дип кычкырды. Узып киттеме? Бик яхшы булган. Самолет бар куәтенә алга оча. Яр буе якынайганнан-якыная бара, менә хәзер диңгез дә күренер инде. Рудаков яңадай:
— Аэростат!—дип кычкырды. Хохлов, кискен бер хәрәкәт белән астролюкны ачьпп, югарыга сузылды. Каршыга исә торган һава дулкыны биткә бәрә. Караңгы төн белән бергә кушылган кара бер тлу бар куәтенә машина өстенә килә иде. Штурманның күзе яңлышмады: аэростат бик биеккә күтәрелгән булса да, самолет аның нәкъ өстенә очьш килгән төсле булса да, Хохлов немец колбасасының астында 50—80 метрлар ара калырга тиешлеген билгеләде. Шулай булып чыкты да. Нәкъ төгәл генә! Яңадан диңгез күренде. Зениткаларның залпы артта калды. Очуны җиңеләйтер өчен Преображенский машинасын азрак түбәнәйтә төште.
— 3500 метр... Кислород хмаскаларын салырга да ярый инде. Яңадан, моннан берничә сәгатьләр элек булганча, горизонт сызыгында ялкынланып кабынып килә торган таң эзе күренә. Балтика очучылары походка җыенганда көибатыипа шундый ук таң эзе сүнеп килә иде. Ул вакытта уң якта, диңгез каралыгы белән күк каралыгы арасында, кызарып торган алсу катлау тарайганнан-тарая бара иде. Хәзер яңадан уң яктан, ләкин инде уянып килә торган иртәнең шат һәм яшь таңы— совет көнчыгышы таңьп очучыларны картмы ала иде. Таң туганны белдерә торган кояшның беренче нурлары, сәлам сезгә! Сәлам сиңа, Ватан! Преображенский машинасын җиңел һәм салмак кычта итеп җиргә утырткан вакытта аэродром таң рәшәсе эчендә йөзә иде. Бу төнне Берлинны бомбага тоткан бүтән Берлин өстендә 69 экипажлар да бер-бер артлы һәммәсе дә кайтып беттеләр. Моторлар туктатылды. Преображенский, Хохлов, укчылар җиргә төштеләр. Аркалар сызлый, куллар корышып катканнар, күзләр кызарган, моторлар шаулавыннан колаклар тонган. Озак сәгатьләр буенча бер язмыни белән бер-берсенә бәйләнгән, ләкин самолетлар арасындагы аралык белән бер-берсеннән аерылган кешеләр, җиргә төшкәч һәм үзләренең тавышларын ишетмәгән хәлләрендә, тәэссөрәтләр белән хәзер үк уртаклашырга иде дигән һәм җиңеп булмый торган тойгыга бирелеп, хәтерләренә мәңгегә сеңеп калган нәрсәләр турында кычкыралар. Шлемын салган һәм каткан, бармаклары белән капканың каптырмаларын ычкындырырга азапланган Преображенский күңелле итеп:
— Я, очып та кайттык,—дип куйды. Каптырма бирешми иде. Полковник каптырма белән булашкан арада автомобильдә диңгез авиациясе начальнигы килеп |җитте. Германия радиостанциялары Геббельсның, бүген төнлә белән инглизләр авиациясе Германия башкаласына налет ясады һәм бу налет вакытында инглизләрнең 6 самолеты шәһәр янында бәреп төшерелде, дигән ашыгыч белдерүен тапшырдылар. Шул ук иртәдә, чак кына соңрак, инглизләрнең командованиесе радио буенча мондый рәсми белдерү игълан итте. Бу белдерүдә: үткән төнне Британияның бер генә самолеты да Берлин өстенә очмады. Шуңар күрә Герман информбюросының Берлинны инглизләрнең бомбага тотулары һәм бигрәк тә инглизләрнең 6 самолеты бәреп төшерелде. Капка — диңгез очучылары кия торган пояс. Бу поясның эченә өреп һава тутырыла Ул бәхетсезлек-ни була калса, очучыны коткару әчеп хезмәт итә. чишелгән полковник начальникка каршы килеп, аңардан өч адымнар читтә туктады һәм:
— Иптәш авиация начальнигы, задание үтәлде. Берлин бомбага тотылды,—дип рапорт бирде.
— Беләм, кадерлем, беләм. Радиограммагызны алдым.
— Радиограмманы? Минем радиограммам дисезме? Укчы-радист өлкән сержант Рудаков уңайсызланып бер аягыннан икенчесенә авышкалап тора. Очар алдыннан дошманга сиздермәс өчен эфирга бер төрле радиограмма да бирмәскә булганнар иде. Ләкин Берлин өстендә, фашистларның ялкын белән чолганган башкаласы өстендә радист түзмәде. Радио дулкыннары командованиегә Балтика бомбардировщигының, тантанасын белдерделәр:
«—Мин—Берлин өстендә. Задание үтәлде. Базага кайтам».
Преображенский кулларың изәп куйды:
— Җиңеп кайтучыларны хөкемгә тартмыйлар, ләкин безнең самолетларыбыз барсы да исән-сау кайткан чакта бәрелеп төшерелгән самолетлар бар дип котырынып алдашу нигә ярый инде ул?
— Кәкре сыйраклы кәрлә бөтен дөнья каршында хур булды: әгәр дә бәреп төшергән булсалар самолетларның кемнеке икәнен белерләр иде...
— Нишләргә соң, «инглиз» авиациясенең куәтен Геббельс әфәндегә тагын татытып карарга туры килер ахрысы. Кают-компаниядә шулай дип шаярталар иде. Ә бу вакытта техника составы самолетларны Берлин өстенә икенче. Икенче удар де дигән хәбәре Лондонны бик гаҗәпләндерә, диелә иде. Кают-компаниядә рәхәтләнеп көләләр иде.
— Я, ярый, Геббельс совет авиациясен инглизләрнеке белән бутаган. Удар ясарга хәзерли иде. Бу юлы полковник Преображенский үткәндәгегә караганда өч өлеш зуррак һәм тагы да дәһшәтлерәк булган һава эскадрасын алып барырга тиеш иде. Капитан Хохлов яңадан сигнал ракетасын җибәрде. Стартка чыккан караблар бүген бөтенләй болытлар белән капланган күккә менеп киттеләр. Экипажларга бу юлы һаваның күп өлеш начаррак буласы искәртелгән булса да, инде мондый зур юлны үтеп тәҗрибә алганга, аның өстенә бер җиңү үзе артыннан икенчесен алып килгәнгә күрә бар кеше дә тыныч, бар кеше дә уңышка ышана иде. Болытлар арасындагы чак кьша күренеп торган аралыкка башта флагман карабы, ә аның артыннан бүтән самолетлар кереп, югарыга менеп киттеләр. Диңгез дә, дошман ярлары да күренмиләр иде. Бомбардировщиклар толның аз гына өлешен үтү белән Преображенский сул як моторның җылына башланганын сизеп алды. Җылынуның сәбәбе ачык: бүген фугас бомбалары күбрәк алынганга күрә йөк артык авыр иде. Мотор белән шаярырга ярамый. Барып җитә алмавың мөмкин. Соңга калганчы кире борылып кайтырга кирәк. Бу турыда ике төрле уйларга ярамый. Нихәтле генә ачу килмәсен, эскадраны бүтән кеше алып барыр. Командирга мондый карарга килү җиңел түгел, җиңелен, ләкин ул аны кабул итәргә мәҗбүр. Әйе, мәҗбүр... «Самолетларны ярдәмчемә алып барырга кушам. Үзем стройдан чыгам» дигән сигналны бирергә кирәк. Ләкин Преображенский мондый сигналны бирмәде. Ул юлга чыгар алдыннан мондый сигналны билгеләп куярга онытканлыгын кинәт исенә төшерде: аның бит гомерендә һичбер вакытта да ярты юлдан кире әйләнеп кайтканы юк, һәм мондый сигналлар турында сөйләшеп кую да аның гадәтендә түгел. Нишләргә соң? Иптәшләргә әйтмичә генә, белдермичә генә стройдан чыгаргамы, ләкин бүген һава шундый начар, метеорология шартлары шундый катлаулы, ориентировка шундый авыр, әгәр дә полковник кинәт кенә кирегә борылса, экипажларның Преображенский алга барырга мөмкин булмаганга кире борылган икән дип уйлаулары һәм командир артыннан әйләнеп базага кайтулары мөмкин. Ни булса да булыр! Әгәр дә бер мотор туктап кала икән, бомбаларны кайдагы булса да запастагы цельга ташларга да икенче мотор белән ничек тә булса кире кайтырга туры килер. Преображенский алга баруыннан туктамый. Самолет астындагы куе болыт катлавы аз-азлап сирәгәя башлый, ләкин болытлар ике катлауга аерылалар, үзе дә катлаулы булган икенче катлау берничә мең метр биеклегендә. Самолетлар да нәкъ шул биеклектә очалар. Бернәрсә дә күреп булмый. Бар нәрсә дә бергә, тоташ кара массага укмаша. Машинаны бары тик приборлар ярдәме белән генә алып барырга туры килә. Яр буе сызыгын күреп булырмы, цель өстенә чыгу юлын табырбызмы? Ә монда тагын җитмәсә әлеге каһәр төшкән мотор... Температура төшә башлады. Минус 30° булды. Кадалып кына китсенче! Гигроскоп приборлары нишли инде? Башта авиагоризонт эшләми башлады, аннан соң магнит компасында бик зур бер һава куыгы туды. Преображенскийныи мотор турында Хохловка әйткәне юк әле, ләкин бозык компас турында әйтмичә ярамый. Компассыз —эш харап! Хохлов:
— Минем компасым эшли, минеке белән барыйк,—диде. Самолетны штурман навигация утлары ярдәме белән әле уңга, әле сулга, әле турыга алып бара иде. Флагман машинасында бары тик бер генә компас калды. Хохлов мех эчле җылы биялиләрен, оекларын сала, ул туңа башлаган приборын үзенең җылысы сакланган мехка төрә. Хохловның куллары-аяклары өши, ләкин аңарга гына түзәргә була, бары тик компас кына эшләсен! Уңмаган уңмый икән! Преображенский утыргычында борчылып кузгалгалый башлады. Бу нигә болан аңарга кинәт кенә салкын булып китте әле, нигә аның бөтен тәнен берьюлы тир каплады. Аның каршындагы барлык әйберләр, барлык приборлар кызыл балдак белән каймаланып күренә башладылар. Кислородка нәрсәдер булган ахыры. Кислородның җитмәгәне ап-ачык аңлашыла. Самолетны бераз түбәнрәк төшерсәң яхшы булыр иде дә бит, ярамый! Тиздән шәһәр якынлаша, ә аның артында юлны киртәли торган аэростатларның куе челтәре сагалап торуы мөмкин. Преображенский, авария кранын борып, кислород порциясен икеләтә арттырды. Хәзер сулыш алу җиңеләя, тән бик тиз җылына башлады, эчпошыргыч кызыл кайма югалды. Самолетлар курс буенча очалар. Дошман сагайган. Гаваньда да, шәһәрдә дә бер генә ут та юк. Бары тик тавыш тота торган аппаратларның механик колаклары моторлар тавышын ишеткәч кенә прожекторлар кабыналар. Зениткаларның өрә торган бугазлары күккә йөзләрчә һәм меңнәрчә кисәкләргә ярыла торган кызган металл төкерергә тотыналар. Шәһәр үзенең кайда икәнен сиздерә. Әгәр дә бу зениткалар атмасалар, цель өстенә бара торган юлны табуы күп өлеш авыррак булыр иде. Самолетлар курс буенча очалар. Сукыр очышта ориентирын җуйган бер самолет кына билгеләнгән маршруттан читкә чыга. Әгәр дә штурман зенитка снарядларының шәһәр өстендә ярылганнарын күрмәсә, ул әле бик озак адашып йөргән булыр иде. Иптәшләреннән аерылган бомбардировщик снарядлар ярыла торган якка борылды һәм Преображенский җитәкчелегендәге карабларга килеп кушылды. Хәзер зениткалар Берлинга кадәрле бөтен юл буе якты трасса сызып баралар. Тагын аз гына араны үтү белән машинаны күзгә бөтенләй диярлек күренми торган томан чолгап алды. Пыялалар һәм козыреклар су белән капланды, приборларга, карталарга тамчылап су ага башлады. Юеш! Преображенскийның сул як моторы һаман җылына да жылына. Полковник һәр өч-дүрт минут саен Хохловтан:
— Цельга тиз җитәбезме?—дип сорый.
—Тизрәк барып җитәргә дә бомбаларны ташларга иде. Кичәге төсле, нәкъ Берлин өстендә, әйтерсең заказ буенча хәзерләнгән кебек, томан таралды. Бомба ташлау өчен пң яхшы һава! Бик биектә йөзә торган ай яктысында Берлин ориентирлары—күлләр, канал, елга ялтырап яталар. Совет бомбардировщиклары Берлин өстенә беренче кат килеп, беренче удар биргән вакытта фашистларның башкаласы Хохловның бомбалары ташланганнан соң гььна аңына килгән булса, бу юлы инде ул сугышырга хәзерләнгән иде. Берлин караңгылатылган. һава һөҗүменә каршы торуның бөтен т ехникасы хәрәкәткә китерелгән иде. Ләкин файдасызга! Совет бомбардировщиклары тагын Берлин өстендә гөрлиләр. Бу юлы бөтен самолетларга да элеккедән күп авыр булган фугаслар төялгән. Берлинда өстәмә пожар учакларын җәелдереп җибәрү өчен яндыргыч бомбалар да онтылмаган. Хохлов машинаны цель өстенә, шәһәрнең төньяк-көнбатыш өлешендәге хәрби объектлар өстенә алып чыкты да бомбалар ташлау приборының кнопкасына басты. Шул вакытта ук ул бомбаларның шартлап ярылганнарын һәм бүтән районнарда да башланган пожарларны күреп алды. Бу—аның дусларының—бүген Берлин өстендә хуҗалык итә торган Балтика очучыларының эше иде. Преображенский, моннан 24 сәгать элек булган кебек, кире кайту курсына ятканчы, самолетын текә генә итеп борды, һәм беренче сигез бомба төшкән урында — сигез җирдә бик зур пожар башланганлыгын күрде. Зениткаларның уты шактый ук озакка сузылса да самолетлар кире кайту юлын артык авырлыксыз үттеләр. Ләкин сул яктагы моторның борчуы өзелмәде. Дөрес, бомбалар ташлангач Преображенский бу мотордан газны алды, ул бөтен көченә эшли торган уң як мотор белән генә кайтты. Ләкин барыбер сул як моторны һаман күзәтеп барырга, газ белән бер өзлексез маневрлар ясый торырга, температураның нормадан артмавын кайгыртып барырга туры килде. Моңарчы Преображенский Хохловка мотор белән булган күңелсез хәлне әйтми килгән иде. Штурманны борчуның нигә кирәге бар соң? Ләкин газ алынгач, Хохлов шунда ук сизенде һәм:
— Синең моторың нишли андг? —дип сорады.
— Җылына...
— Өйгә кадәр чыдармы?
— Чыдар дип уйлыйм... — диде Преображенский һәм чыннан да чыдаттылар. Диңгез өстендә салынып торган болытлардан үттеләр. Нәкъ аэродром янында болытларны тишеп чыктылар һәм, ниһаять, җиргә төшү юлын күрсәтә торган прожектор утлары күренде. Очу кыры өстеннән киң итеп бер әйләнгәч, Преображенский бик саклык белән генә машинасын җиргә утыртты. Сул яктагы мотор бөтенләй стройдан чыккан иде инде. Аэродромдагы юл күрсәтә торган прожектор бер кабына, бер сүнә. Балтика очучылары Берлиннан кайталар иде.