БАШМАГЫМ
Татар дәүләт опера һәм балет театры бу елгы язны яңа жанрдагы яңа постановка белән — «Башмагым» дигән музыкаль комедия белән каршылады. Татар сәнгате тарихында беренче тапкыр буларак, оперетта жанрын һаман да әле аншлаг белән баруында дәвам итә. «Башмагым» комедиясенең бер караганда артык яңа нәрсә булып тоелмавы да мөмкин. X. Ибраһимов тарафыннан язылган шушы исемдәге комедия татар театры да эшләнгән, һәм музыкаль һәм драматургик яктан шактый бөтен булган бу әсәрнең постановкасын тамашачы масса бик җылы каршылады һәм бу спектакль дистәдән артык кабатлануга карамастан, Татар дәүләт опера һәм балет театры постаиовкасы. Таҗи Гыйззәт либреттосы, Җәүдәт Фәйзи музыкасы. Вәлиев-Сульва постановкасы. сәхнәсендә моннан күп еллар элек баруын хәтергә төшерергә һәм ул инде үтелгән этап дигән җиңел генә нәтиҗә ясарга теләүчеләр дә табылуы мөмкин. Без монда ачык итеп әйтергә тиешбез: Таҗи Гыйззәт либреттосы буенча композитор Җәүдәт Фәйзи эшләгән бу музыкаль комедия X. Ибраһимов әсәреннән бик нык аерыла, ул бөтенләй Гомәр яңа әсәр булып яңгырый». Аларны бергә бутарга һич мөмкин түгел. Таҗи Гыйззәт элекке комедиадәге лирик һәм сатирик моментларны үстереп, яңадан эшләп, сюжеттан барлык артык моментларны чыгарып ташлаган һәм нәтиҗәдә яңа һәм бөтен бер әсәр туган. Бу музыкаль комедия мораль ягыннан гаять түбән булган бозык татар баеның комсызлыгын, аның түләп алырга тиешле вексельләре исәбенә үзенең кызын сатуга кадәр җитүен күрсәтүче ачы сатирага әйләнгән. Комедиядә әхлаксыз, бозык, надан Кәрим бай, акчага бар нәрсәне дә сатып алып була дип йөрүче Себер бае Гафур әфәнде, бай хатыннары арасында төрле йомышлар үтәп, төрле хәйләләр белән көн күрүче Җиһан карчык, беркатлы бай кызы Сәрвәр һәм үзе теләгән кешесенә өйләнер өчен кулыннан килгәннең барысын да эшли торган кыю приказчик Галимҗанның шактый тулы эшләнгән образлары бирелә. Бары тик өченче акттагы Хәйрүш образы гына төп сюжеттан аерылып кала. Әсәрнең төп темасына бәйләнеше бик аз булган бу персонаж буталчыклык кына тудыра. Ул алып ташланса, әсәрнең бөтенлеге арта төшәр, ул тулыланыр гына тиде. Комедиянең интригасы, болай корылган: мәкәрҗәләрдә типтереп йөргәннән соң бөлү чигенә килеп җиткән Кәрим бай, үзенең хәлен төзәтергә теләп, кызы Сәрвәрне Себер бае Гафур әфәндегә өченче хатынлыкка ярәшеп кайта. Гафур яңа «кәләшенә» бүләккә биш йөз сумлык башмаклар җибәрә. Сәрвәргә күптән үк күзе төшеп йөргән һәм аңарда симпатия дә уятырга өлгергән приказчик Галимҗан, уңаен туры китереп, бу башмакларны урлап китә. Башмакларның югалуы Кәрим байның бөтен эшен чуалта. «Яшь кияү» Гафур килә, башмакларны эзләргә тотыналар... Ул арада Сәрвәр дә югала. Инде кызны эзләргә тотыналар... һәм бергә кушылган ике яшь Мәгъшукны очраталар. Гади генә булган һәм шуның белән бергә кызыклы итеп бирелгән бу сюжетны музыкада гәүдәләндерү өлешен композитор Җәүдәт Фәйзи иптәше матур, оста һәм уңышлы башкарган. Әсәрнең музыкасы, ачык аңлашыла, ул оперетталар өчен хас булганча җиңел, җитез яңгырый, тыңлаучы аны һичбер көчләнүсез җиңел үзләштерә. Галимҗан куплетлары, җизнәкәй җырлары аеруча уңышлы яңгырыйлар. Композитор халык көйләрен файдалануда да осталык күрсәтә. Ул татар халык көйләрен музыкаль текстка органик бәйләп бирә белә. Алар комедиянең гомуми лейтмотивыннан аерылып тормыйлар, ә органик бер бөтен булып яңгырыйлар. Җәүдәт Фәйзи иптәш бу әсәрендә кайбер яңалыклар да ясаган. Бию өлешендәге татарча вальсның колакка ягымлы, матур икәнлеген әйтмичә мөмкин түгел. Бу вальста, башка кайбер композиторларыбыздагыча, чамадан тыш «европизацияләү» дә юк, шул ук вакытта аңарда милли рамкалар белән чикләнү дә сизелми, ул ничектер ягымлы да, җиңел дә, һәм аңарда татар халкының моңы да саклана. Массага башлыча кыска җырлары, лирик этюдлары белән танылган, моңа кадәр озак вакытлар татар совет музыкасында җыр һәм романслар жанрында уңышлы, эшләп килгән композитор Җәүдәт Фәйзигә аның элекке эш тәҗрибәләре күп кенә ярдәм иткәне биредә аерым ачык күренә. «Башмагым» музыкаль комедиясе — ул композитор Җәүдәт Фәйзинең иҗаты өзлексез үсә барганың, аның мөстәкыйль һәм зур полотнолы музыкаль әсәрләр иҗат итү буенча да һичшиксез кыю рәвештә эшләргә тиешлеген искә төшерә. «Башмагым» турында сүз чыкканда, кайбер иптәшләр бүгенге Ватан сугышы көннәрендә мондый әсәр белән булашу ярап җитәрме икән дигән шик тә белдерделәр- Беркат лы кешеләр өчен генә яраклы бул .Башмагым 89 ган бу шикнең урынсызлыгы ачык, башмагым» музыкаль комедиясе— ул иске, черек дөньяга ачы сатира. Хезмәт ияләрен эксплоатацияләү, алдау аркасында гына ишәп килгән, үзенең шәхси иминлеген саклап калыр өчен теләсә нинди пычраклыкка барырга хәзер торган Кәрим бай, акча капчыгы булган Себер бае Гафур әфәнделәр, Җиһан карчыклар һәм башкалар — болар барысы да бүгенге тамашачыда үзләренә һәм комсызлык һәм гомумән бөтен каралык, искелек дөньясына тирән нәфрәт тудыралар, таманлачы алардан мәсхәрәләп көлә. Ә саф көлү, чы-н күңелдән көлү — ул безнең совет халкы өчен хас булган яхшы һәм кирәкле бер тойгы. Мондый саф көлүне уята торган әсәрләрнең безгә һәркайчан да кирәклеген беркем дә инкар итә алмас. «Башмагым» постановкасы күп кенә яктан сабак та була ала. Әгәр дә моңарчы опера артистлары һәм артисткалары арияләрне үтәү ягыннан югары торганнары хәлдә» уйный белүләре бик шикле һәм күбесенчә тамашачыны канәгатьләндерми торган булса, бу музыкаль комедия аларга уйнау мөмкинлеге дә тудырды (мәсәлән, Ф. Насретдинов (Галимҗан)ның йөрешен генә искә төшерү дә җитсә кирәк). Икенчедән, «Башмагым» постановкасы драма һәм опера артистларының бергә кушылып, уртак бер көч белән матур һәм көчле спектакль тудыра алуларын да күрсәтте. «Башмагым» постановкасында Татарстанның халык артисты Касим Шамильнең (Кәрим бай), Татарстанның халык артисткасы Г. Кайбицкаяның (Сәрвәр), Татарстанның атказанган артисткасы М. Сульваның (Фәхрия), Татарстанның атказанган артисткасы М. Рахманкулованың (Җиһан карчык), Ф. Насретдинов, Г. Әльмеев (Галимҗан), III. Котдусова (Сәрвәр) һәм Алиевның (Вафа җизни) үз партияләрен яхшы башкаруларын әйтеп үтәргә була. Билгеле, боларның уеннарында аерым җитешсезлекләр юк түгел, ләкин шулай да спектакль барышында алар бер тигез ансамбль тудыруга кадәр күтәрелә алалар. «Башмагым» музыкаль комедиясе — татар совет опереттасын тудыру юлында уңышлы бер этап. Композиторны котлау белән бергә, аның бүгенге көн тематикасына (аеруча оборона темасына) югары сыйфатлы оперетта бирүен көтеп калабыз.
А. Гомәр