ЙӨЗЕК КАШЫ
Автордан
«Йөзек кашы» исемле бу кечкенә повесть, дөресен әйтим, минем иң бәхетле «балаларымның» берсе булып чыкты — аны укыйлар, аны сорыйлар, аның турында укучылардан күп кенә хатлар килеп тора. Бу кечкенә генә китап мисалында мин, язучы буларак, бер хакыйкатьне тагын һәм тагын төшендем: тик кешеләр язмышы турында язылган китаплар гына кешеләргә якын булып җитә ала икән!
Китапханәләрдә эшләүче иптәшләрдән һәм, гомумән, укучылардан килгән күп кенә сорауларны искә алып, өченче басмасыннан соң шактый гына сагындырып, менә аны. «Сайланмалар»ыма тәкъдим итәм. Бу басмага бирү алдыннан мин аны, укучыларның кайбер тәнкыйть фикерләрен искә алып, төзәтеп карап чыктым. Беренче басмасында, яшьлек аркасында, күз щитеп бетмәгән урыннарга үтеп керергә тырыштым. Шул «операцияләрдән» соң ул, йолкынган Хуща Насретдин кошына әверелеп калмыйча, әүвәлге яңалыгы, «яшь лагындагы» дәртлелеге белән укучы күңеленә керә алса, миңа шул бик җиткән.
Әгәр Диана безнең авылның тегермән буасына килеп су коенса, без аны да урлап киткән булыр идек.
(Эпиграф урынына)
Каберлек өстендә үсеп утырган карт агачларның ак бәскә күмелгән ботаклары, хәрби оркестрның каты яңгыравыннан куркынган төсле, кинәт калтыранып куйдылар, алардан кар тәлгәшләре коелды. Оркестр соңгы мәртәбә Шопенның матәм маршын уйнады, озата килүче кызылармеецлар авыр гына кузгалдылар, кайтып киттеләр, тын агачлар һәм салкын кыш кочагында тагын бер җылы кабер калды...
Кечкенә тактага:
Бөек Ватан сугышы көннәрендә
фашист варварларына каршы
батырларча сугышып берничә җәрәхәт алган,
курку һәм хыянәт белмәс тугры йөрәкле
АЙДАР КОРБАНОВ
күмелде монда. Тыныч йокла, солдат!
дигән сүзләр язылган иде. Миңа кинәт әллә ничек бик моңсу булып китте. Чаңгыларымны бордым да, йомшак кар өстеннән әкрен генә шуып, каберлектән чыгып киттем. Ләкин, ул яңа кабер янында ниндидер фаҗигале чынлык, сугыш чорының авыр һәм кырыс романтикасы калган төсле булды, кырлардан, тау араларыннан әйләнеп кайтышлый әлеге билгесез каберне тагын сәламләп китәргә булдым.
Мин икенче кат әйләнеп килгәндә, ул кабер янында шинель кигән бер ханым, ак йөзле, әллә нинди яшерен моң белән тулган кара күзле, шактый өлкән яшьләрдәге бер хатын басып тора иде. Кигән киемнәренә, знакларына карап, мин аның ул елларны Казанда ачылган күп санлы хәрби госпнтальләрнең берсендә эшләүче военврач икәнлеген белеп алдым, шуннан башкасы билгесез иде һәм шулай билгесез булганга күрә дә ул миндә берьюлы күп төрле кызыксыну уятты.
Мин аңа якынлаша төштем, ул баскан урыныннан аз гына да кузгалмыйча тора бирде, бары тик күзләре генә «читтәнрәк узып китәргә булмадымы сезгә?» дигән төсле, җиңелчә генә шелтәләп карыйлар иде. Миндә, ниндидер җылы сүз табып, бу иптәшнең кайгысын уртаклашырга теләү хисе кузгалды. Озак уйлап тормастан:
— Менә бу солдатка хәзер берәү дә комачаулый алмый,— дидем, яңа кабергә ымлап. Ханым, аптырау катыш гаҗәпсенү белән, миңа күтәрелеп карады һәм, минем фикерем белән килешкәнлеген сиздереп, ягымлы гына елмайды.
— Я солдат, я бала үлә,— дип авыр гына әйтеп куйды ул, кабер ягына күз салып. Бу аның минем алда беренче сүзе иде, уйлары урыныннан купкан кеше икәнлеген белү
өчен шушы берничә сүз дә бик җиткән иде. Үлемгә каршы кизәнү ишетелеп калды аның бу сүзләрендә. Ак чырайлы ханымның үлемгә каршы кизәнүе ул инде кечкенә нәрсә
түгел. Юкка гына кара күзле булып тумагандыр ахры ул.
Без шәһәргә бергә кайттык һәм, сөйләшә торгач, яхшы ук нык танышып та өлгердек. Аның күп заманнардан бирле тик үз күңелендә генә саклап йөртә торган мәхәббәт романтикасы бар икән, башта бик үк ышанып җитмичә, ничектер кыюсыз гына, соңга таба мавыкканнан мавыга барып, ул миңа үзенең хатирәләреннән кайбер сәхифәләрне ачып ташлады.
— Әйе, ул да солдат иде һәм, миңа калса, начар солдат та булмаган. Язмыш шуклыгы дип әйтергәме, хәтта исемнәре дә туры килеп тора, ул да Айдар исемле иде,—
диде ул, сөйләгәннәренә йомгак ясаган кебек итеп.
Һәм минем чын күңелдән кызыксынуымны аңлап, шуның янына тагын әдәбиятка азмы-күпме катнашым барлыгын да белгәч, ул миңа үзендә саклана торган бер дәфтәрне бирергә булды.
— Мәрхүм үзе исән чакта госпитальдә язып яткан. Шундый чуар йөрәкле бер кеше иде инде ул. Малай чагыннан ук шулай иде, еллар аны үзгәртә алмады. Истәлек булсын дип соңыннан миңа тапшырдылар, ә мин ул дәфтәр белән нишли алам? Җан көеге генә ул, укыган саен йөрәкне генә телгәли. Ә сез — шуның өстендәге кешеләр, сезгә бәлкем эшкә ярап куяр.
Шулай да миннән аерылып үз юлына киткән чакта ул бернәрсәне кабат-кабат исемә төшерде:
— Ләкин укып чыккач үземә кайтарып бирерсез... Ни дисәң дә, аныкы ул, минем балалык дусымныкы...
Ханым сүзендә торды — тиздән ул мавыктыргыч дәфтәр минем кулыма керде. Мин ул дәфтәрне үзем укып чыгу белән генә, әлбәттә, канәгатьләнә алмадым,— бу тыйнаксызлыгым өчен мәрхүм мине гафу итәр дип уйлыйм. Ул дәфтәрдә, барыннан да элек, тынгысыз йөрәкле кешенең, үз акылы белән үз йөрәген бергә куша алмыйча, бары тик бунтарь йөрәге артыннан гына чабып йөргән һәм шуның аркасында үз гомерендә күп кенә аяусыз ялгышлыкларга, үкенечле югалтуларга дучар булган кешенең, минем һәм синең таныш түгел дусыбыз Айдарның кызыклы язмышы бар. Үрнәк булырлык язмышмы соң бу, диярләр миңа акыллы башлы тәнкыйтьчеләр. Алдан ук әйтәм, түгел. Киресенчә, аның күп кенә яклары минем үземә дә ошамый. Ләкин тормыш — шуның өчен дә тормыш ул, аның законнары минем яки синең кәеф белән генә исәпләшеп тора алмый. Әйе, тормышта Айдарлар да бар. Үрнәкме алар, түгелме? Ләкин андыйлар бар һәм, димәк, тормышның бүтән яклары белән бергә аларның да җырга кереп калырга хаклары бар. Ә дөрес нәтиҗәне укучы үзе ясый алыр дип уйлыйм мин — авызына чәйнәп салганны көтеп утыра торган яшьтә түгел ул хәзер.
I
«...Безнең Янбулат авылында Айдарлар бер мин генә түгел. Мине Кәҗә Шаяхмәт Айдары дип йөртәләр иде. Ни өчен Кәҗә Шаяхмәт? Анысын менә хәзер белерсез. Бер чакны шулай, минем әти Теләче базарыннан безнең авылның Гыймай Сәләхиләренә утырып кайткан (безнең үзебезнең атыбыз юк иде шул). Барысы да исерек булганнар тегеләр. Теләче базарына бар да исереп тә кайтма, имеш. Сүз иярә сүз чыккан, бәхәс киткән. Дуамалрак кеше иде минем әти:
— Их, ит ашыйсым килә, әгәр булса, бер кәҗә ашап бетерер идем,— дип ташлаган.
Авызы ипигә туймаган ярлы кешене котыртырга күпме генә кирәк соң! Тегеләр тотыналар моны кыздырырга:
— Бетерәсеңме дә бетерәсеңме?
Әти:
— Бетерәм булгач, бетерәм.
— Бетерсәң, сиңа бер кәҗә, бетермәсән, син безгә бер кәҗә,— диләр тегеләр. Шалт та шолт. Кайталар да, җиңел кулдан бисмиллаһи аллаһы әкбәр... бер кәҗәне егалар да суялар. Башкасын белмим, әмма ләкин әйткән сүзеннән кайтмый торган ие минем әти. Бер кәҗә итен бер утыруда ашаган да бетергән шул. Әле җитмәсә, кичкырын кайдандыр алып тагын бер стакан аракы төшергән дә, Сәләхиләргә барып:
— Аның шулпасы да булырга тиеш, нигә миңа шулпасын бирмәдегез,— дип дау кубарып
— йөргән.
Әнә шуннан бирле безне, Кәҗәнекеләр, Кәҗә Шаяхмәтнекеләр, дип йөртәләр. Хәер, төкерергә. Авылда кушаматсыз кеше буламыни. Кәҗә Шаяхмәт малае гына булсам да, үскәнмен әле. Таякны ат итеп уйнауларны, мулла бакчасыннан алма чәлдерүләрне сөйләп тормыйм. Алма дигәннән, безнең Янбулат авылына бер чакны шулай алма сатучы килде. Әллә шуннан башлап китәргәме? Әй, шуннан башлап китимче әле. Июль ахырлары микән, август башларымы, әйе, алма сатучы килде. Аты яхшы — тимгел-күк. Ялы — көлтә төсле, утырып кына тора. Шлеясы-йөгәне — барысы да тәңкәле. Арбасын карага буяган, тимерле арба. Ә арбада зур-зур әрҗәләр, ә әрҗәләрдә берсеннән-берсе эрерәк алмалар. Кып-кызыл. Ул исе, ул исе... бөтен авылга җәелде исе. Госман, безнең күрше малай, ис сизәргә дигәндә аннан да җәһәт кеше юк иде. Алма исе иң элек аның курнос борынына барып кергән, ул, читән өстенә басып, миңа кычкырды:
— Әй... Айдар, алма сатучы килгән. Әйдә, киттек!
Әйтүе булды, шул якка элдерүебез булды. Алма сатучы, атын җай гына атлатып, урам буенча бара да бара, үзе: «Алма сатам, ал-ма!» — дип кычкыра. Кешеләр күбрәк җыела төшкәч, атын туктатып, сату итә башлый. Ә безнең авыл кешеләре, дөресен әйтим, алманы элек-электән бик яраталар. Карты-карчыгы, баласы-чагасы, килене-кызы — барысы да йөгерә. Кайсының кулында ике-өч йомырка, кайсысы чиләк төбенә салып ясмык алып чыга, ә кайбер шуграк малайлар әбиләренең сәдакага дип адарынып куйган ике тиенлек, өч тиенлек бакырларын чәлдереп чабалар. Әбиләре артларыннан капка төбенә чыгып кычкырып кала: «Сәдакага дигәнем генә ие, кая алып олактың, муеның астыңа килгере!» Ә алма сатучы, мондый шау-шуларга бер дә исе китмичә, товарын мактап-мактап сата да сата. Үзе дә бик көяз кеше иде шул, каһәр. Каракүл бүрекне кыңгыр салган, өстендә трико кәзәки, кәзәки кесәсеннән сәгать чылбыры салынып тора, ә телгә дисәң, товарын мактарга дисәң, авызына шайтан төкергән инде. «Бу алманы сез моңа чаклы күрмәдегез, моннан соң күрәчәк түгелсез, алып калыгыз»,— ди. Безнең авыл кешеләренә шул җитә кала, этешә-төртешә кабаланалар. Янәсе, миңа үлчә дә, миңа үлчә.
Без, малайлар, арба артыннан ияреп йөрибез. Алманың исен иснәгән өчен акча сорамыйлар, алманың үзен алырга акчабыз юк, арба артыннан да ияреп йөрмәгәч, безгә ни кала сон?
Атын күргәнмен, арбасын күргәнмен, алмасын күргәнмен, ә менә алма әрҗәләре арасында кысылып утырган кечкенә генә кызны, түгәрәк ак беләкле, кап-кара күзле, башына салам эшләпә кигән кызны моңа чаклы күрмичә торганмын. Алма сатучының үз кызыдыр инде ул, шөпшә төслерәк икән. Алай дисәң, шөпшәнең күзләре кара булмый бугай. Нинди була соң әле шөпшәнең күзләре? Аты әйбәт, арбасы әйбәт, алмасы әйбәт, ә кызы барыннан да әйбәтрәк. Шөпшә төсле дип юри генә әйттем мин, бөтенләй шөпшә төсле түгел.
Бүтәннәр алма карыйлар, мин кыз карыйм. Кыланчык нәрсә икән, эшләпәсенә ал лента бәйләгән булган. Безнең авылныкы булса, мин аның эшләпәсен чәнчә бармак белән эләктереп алыр ием дә, өй түбәсенә атып бәрер ием. «Алып бир дә, алып бир»,— дип, соңыннан минем тирәмдә тик бөтерелеп йөрсен. Безнең авылныкы түгел шул. Әллә, алма караган булып, якынрак килеп караргамы? Әтисе күрер каһәрнең. Алма чәлдерергә йөрисең, дип борынга чиртер. Шулай да арбага якынрак елышам, арт карамага тотынам. Бушаган әрҗәләргә поса төшеп, кызга якыннанрак карап торам. Шактый ук озак карап торам, ә ул күрми дә күрми. Ә күрсен иде, каһәр. Бер дә булмаса әтисе күрсен иде. Ә болай берсе дә күрми. Әллә арба тәгәрмәченә басып караргамы? Бастым. Кинәт үсеп киттем. Кызны хәзер колак йомшакларына чаклы күрә башладым. Әллә агач ботагында алма белән бергә үстеме икән ул? Битләре нәкъ алма төсле. Чәчен зәңгәр лента белән кушып үргән, маңгае ап-ак, күзләре түгелергә торган төсле. Ә үзе шул кечкенә генә куллары белән үлчәү тәлинкәсе тирәсендә маташкан була. Герләр алып сала, алма тутырыша, мине ичмасам бар дип тә белми. Ачуымны китерсә, чәч үргеченнән тартырмын әле. Уйлавым булды, тартуым булды. Карамас җиреннән карады кызың. Карады, аннары көлеп җибәрде. Тешләре уенчык төсле ап-ак. Алма ашап шулай агарып беткәндер инде ул, дим эчемнән генә. Ә үзем, күземне терәп, карап тик торам. Кыз үлчәү тәлинкәсе тирәсендә бераз маташты да тагын борылды, тагын миңа карады. Бу юлы инде мин аның бит очындагы кечкенә миңенә чаклы күреп калдым. Әйбәт кыз, әйбәт. Безнең авылныкы булса, мин аның хәйләсен табар идем, колак йомшагыннан гына тешләп алыр идем, безнең авылныкы түгел шул.
Дөресен генә әйткәндә, әллә ни эшләдем мин. Алманың исен сизми башладым, үземнең Кәҗә Шаяхмәт малае гына икәнлегемне оныттым, ә Госманнар әнә һаман шул тирәдә чуалалар. Берсе, берәүгә дә сиздермичә, эләктерде дә бугай, ахры. Алма сатучы килер дә китәр, иптәш малайлардан аерылырга ярамый. Ачык авыз, дип соңыннан үртәп йөдәтүләре бар үземне.
Мин арбадан бер читкә китәм, берсенә дә карамаган бер төс белән басып торам. Кыз күтәрелә дә карый, тешләрен күрсәтә. Үзем дә сизми калганмын, минем дә тешләр күренеп киткән тегеңә. Шуның артыннан озак та тормады, ул кыз бик зур, бик матур бер алманы сайлап алып, әтисе күрмәгәндә генә, миңа атып бәрде.
Мин инде бик әйбәтләп кенә тотып алдым. Аннары нәрсә булган,— берсен дә белмим. Ник дисәң, кинәт башым әйләнеп китте минем, өйгә йөгердем. Малайларның әйтүенә караганда, аннары ул алма сатучы, атын җай гына атлатып безнең авылдан чыгып киткән. Кая киткән? Берәү дә белми. Авылдан чыккан чакта аның кызы бушаган әрҗәләр өстенә утырып, арбадагы бөтен әйберләрдән, әтисенең үзеннән дә, атның дугасыннан да биегрәк булып, озакка, бик озакка чаклы күренеп барган. Аның зәңгәр ленталары белән җил уйнаган, ә ул үзе басу капкасын чыкканнан соң да каерылып-каерылып безнең авыл ягына таба карап барган.
Ә Госман, курнос борын, мине мыскыл итмәкче була.
— Алма сатучының кызы алманы сиңа дип атмады, үлчәү тәлинкәсенә салам дигәндә кулыннан ялгыш төшеп китте,— ди.
Мәтәштерми генә тор. Ялгыш кына төшеп киткәч, нигә соң ул минем кулга килеп эләккән, нигә Госман кулына эләкмәгән?
Дусын дус та син, Госман, шулай да әллә нәрсә генә бар синдә. Нигә инде кешене алай үртәргә. Бүген алма сатучы узган, иртәгә кыяр сатучы узар. Безнең Янбулат урамы киң ич ул. Шулай да, күп бәхәсләшеп тормыйча, әйдә, су кереп кайтыйк әле. Әллә нәрсә, бик эсселәп торам мин бүген.
Күз ачып йомганчы без, Госман белән икәү, тегермән буасына су керергә йөгерәбез. Ә теге алма һаман кулымда.
II
Аннары ул менә болай була.
Кыш узып, яз җиткәч, сабан чәчүләре беткәч, безнең яктагы авылларда, борынгы гадәт буенча, җыеннар, сабан туйлары башланып китә. Яшь киленнәр чүпләмле сөлгеләрен әзерлиләр, колмак турында, сыра утырту, бал әчетү турында сүз китә,— алары аның олы кешеләр эше.
Янбулат авылында безнең ише койрыксыз әтәчләр дә җитәрлек. Хәер, Госман белән без әллә кайчан ук сөйләшеп куйдык инде. Җыеннар башланса, ат чаптырырга барабыз. Тизрәк җитсен генә.
Көтә торгач, җитте тагын. Элек безнең авылда җыен булды — бездә шауладылар, аннары күрше авылларда җыен булды — аларда без шауладык. Әти, ат чаптырырга барасы булма, дип алдан ук колак итемне ашап куйган иде дә, әче бал пары кереп кызып киткәч, әти мине оныткан, мин — әтине. Безнең якта шундый итеп әчетәләр балны, эчкәннән соң баш туктый, аяклар гына эшли башлый. Ә минем әти ул, туры килгәндә, әче балны «мичкәсенә чумыймсана» дип эчә торган кеше.
Теләсә ни булсын, быел теләгемә ирештем. Җиңел сөякле малай, дип гел мине эзләп йөриләр. Рәхәт тә соң ат өстендә килү! Бөтен халыкның күзе синдә. Атның кайнар ялы синең битеңә сирпелә. Ә алда, биек колга башында, берсеннән-берсе матур булып сөлгеләр күренәләр. Кайдадыр кычкыралар:
— Каула, Айдар, каула!
Йөри торгач, без Мамалай җыенына ук барып чыктык. Анда Госманның анасы белән бертуган апасы бар икән, аларга кереп бераз сыра эчтек. Сыраларына нәрсә булса да берәр усал нәрсә кушканнар булса кирәк, эчкәч кәеф килеп китте. Аякны тыеп торып булмый, кәҗә бәрәне кебек гел сикерәсем генә килә — Кәҗә Шаяхмәт малае түгел диген син! Кеше ничектер, мин үзем азрак кәефләнсәм, шулай инде, чикерткә дә чикерткә, мин дә чикерткә. Тыпырдап йөри торгач, арадан берәр таныш-белеш килеп чыгуы да бар. Былтыр әнә алма сатучының кызы күңелне әллә нишләтеп китте бит. Төшкә кереп йөдәтеп бетерде, каһәр. Күземне йомар хәлем юк, әллә кайдан гына килеп чыга да тешләрен елтыратып көлеп тик тора. Ничек кенә булмасын, җыенда рәхәт.
Кызлар тирәсендә чуалып йөри торгач, бер усал хатынга очрап, аның белән талашып та алдык. Кулы бар имеш аның, кашытсаң арканы кашыйсы. Хәер, төкерергә. Шуның өчен җыен ич ул. Шулай да гарьләндем, әй. Белгән малайлар, Госман күрсә, кая керер җиреңне тапмассың. Госман ул, үзенә күрә курнос танау түгел, авызын ерып кешене мыскыл итәргә генә тора.
Бөтен кешеләрдән аерылып, япа-ялгызым, бер читтә пәке белән юнышып йөрдем. Үзем шулай йөрим, үзем уйланам: матур кызлар нигә болай сирәк булалар да әнә шундый усал хатыннар нигә күп булалар? Ә бит киресенчә кирәк ие.
Йөри торгач, онытылып кала язганмын, ат җибәрер вакыт җиткән икән. Тизрәк мәйданга, халык арасына йөгердем. Госман инде бер атка менеп тә алган. Колагына яулык бәйләгән, ал күлмәген балкытып, атның аякларын кыздырып йөргән була. Ә күзләре халыкта. Янәсе, күрәләрме аны. Яратмыйм шулай болганып йөрүне. Йөреп-йөреп баш килсәң, тагын бер хәл. Ә иң актыктан сөйрәлергә калсаң, егыл да үл инде. Иң яхшысы: егетлекне кинәт күрсәтү, кеше көтмәгәндә күрсәтү. Язгы яшен төсле ялтырыйсың, аннары югалсаң да ярый.
Хәер, ни генә булса да, Мамалайда булмасын инде. Теге усал хатын белән талашканнан соң нинди егетлек турында уйлап торасың ди. Шулай да колакларым үз урынында икән әле.
— Кая, минем атны кем алып бара? — дигән бер тавыш ишетеп калдым. Икеләнеп торулар бөтенесе коелды: «Бир, абый, үзем»,— дип кычкырдым. Ике минуттан мин инде ат өстендә идем.
Атның аякларын кыздырып тормадым. Хуҗасы үзе дә таякны тиз сындырырга ярата торган кеше икән.
— Әнкәсен, бик чая мал, дип сатканнар ие. Йөрәгендә булса, аягында булыр. Әйдә, атлан да кит,— ди. Аты болай җиңел күренә. Тояклары да түгәрәк, борын тишекләре дә парлы, бәлки нәрсә булса да чыгар.
Китә башлагач, атның иясе мине туктатып, колагыма тукыды:
— Кара аны, баш килерлек булмаса, хайванны юкка яндырма. Тот та, аермадан ук сулга каер, авылның аргы башында мин үзем каршы алырмын.
Җавабым юк, дөрес сүз. Булмастайны камчылаудан ни файда? Киттек. Барыбыз җидәү: Госман, мин, калганнары ят малайлар. Атлар барысы да күрер күзгә ягымлы маллар. Уйнаклап кына баралар. Арада бер озын торыклы байтал мине бигрәк тә куркыта. Еш-еш пошкыруыннан, башын чайкап баруыннан ук сизенәм,— чапак хайван булса кирәк.
Малайларның үзара сөйләшеп барулары да колагымны кытыкламый түгел.
— Кибәхуҗалар килмәс диебрәк чыккан идек, болай булгач, безнең борынга суктыгыз инде сез.
— Без сукмадык, байтал сукса сугар.
Аннары алар эч пошыра торган татулык белән тагын ниләрдер сөйләшәләр. Мин бер сүз дә дәшмим. Дәшә алмыйм мин. Кешеләрнең үзеннән узып китүләре турында алдан ук мондый тыныч итеп сөйләп бару өчен эчеңдә җаның булмаска кирәк. Яратмыйм мин мондый татулыкны! Йә дәшмим, йә сугышам.
Госман, тегеләр белән сөйләшеп бераз бара да, аннары арткарак калып, атын минеке белән тигезли. Сер итеп кенә .әйткән төсле, авыз эченнән генә пышылдый:
— Монда, малай, рәт чыгара алмабыз ахрысы без. Барысы да шомарган таш күренә. Әнә теге кашка байтал әйләнә-тирәдә бер атны да чыгармый, ди.
— Күренер әле, барып карыйк,— дим мин, сүзне юри кыска тотам. Бераз җир сүзсез барабыз. Бу сүзсезлек Госманга ошамый, ул, атын сикертеп, алгарак китә.
Барып җиттек. Тезелдек. Чыктык. Башта, бер-ике чакрым җирне барыбыз да тигез килдек дип әйтерлек. Бу араны атлар җиргә түгел, хәйләгә басып килделәр. Бер-беребезнең чамасын тарттык, йомшак якларны капшадык. Госман, чыгу белән дип әйтерлек, камчысын айкый башлады, ара-тирә йөрәксеп кычкырып та җибәрә, тик шулай да ул берәүне дә куркытмый. Аның түшәмен без шунда ук күрдек. Моннан соң ул, ничаклы тырышса да, артык сикерә алмаячак. Ул бездән, бер җир буе дип әйтерлек, алда бара, тик шулай да мине ул түгел, арттан уйнаклап килүче теге кашка байтал шикләндерә. Үз атымның чамасы үземдә, камчы тидерергә ашыкмыйм,— бар нәрсәнең дә вакыты була бит.
Ниндидер юл аермасын үттек, берәү шунда кинәт кенә:
— Һа! — дип кычкырып җибәрде, колагыма җил бәрелде, тояклар ярсу белән тупырдадылар. Күземне ачып-йомарга өлгермәдем — кашка байтал минем алга сикереп
чыкты. Аның арт тоякларыннан балчык атылып минем битемә бәрелде, бераз вакыт күземне ача алмыйча бардым, ә күзне ачарга вакыт бик җиткән иде.
Алда, берничә чакрым ераклыкта, колга башындагы сөлгеләр чагылып киттеләр. Күренделәр, анңары тагын югалдылар. Хәйлә бетте, безнең аяк астында хәзер җир, Җитмәсә тагын нинди җир! Йә күтәрә ул, йә башыңны яра. Мин, ике бармагымны тешемә кысып, сызгырып җибәрдем һәм беренче мәртәбә атыма камчы селтәдем. Уен түгел икәнлекне ат та сизенде булса кирәк, кинәт сикереп алды, мин чак кына артка очып калмадым. Күз алдымда нәрсәләрдер тиз генә яктырып киттеләр, кинәт сүнеп калдылар, битемә үз атымның әчкелтем пары килеп бәрелде. Тагын шул: теге аермадан узып бер-ике генә сикердем, Госманның артына килеп бастым. Аның атының ухылдавы ишетелә,— бу дәртлелек түгел, хәлсезлек билгесе. Минем Госманнан көләсем килде, тик көлгәнче тагын бер сикерәсе бар иде әле. Атыма тагын бер селтәнеп җибәрдем — без хәзер аның белән тигез барабыз. Тагын бер селтәнсәм мин аны артка калдырачак идем. Госманга бу ошамады. Атына шәп кенә пар өстәмәкче булып селтәнде дә, минем атның алга сузылып бара торган борынына сукты. Күзем» кинәт кан бәрелде,— күрә дә, уйлый да алмадым. Ачу белән ярсып, Госманның битенә камчым белән селтәп җибәрдем. Ул чайкалды, аты өстеннән очып төшеп калды. Соңыннан гына белдем, каты сугылган икән мескенгә, алты ай буена яңагын бәйләп йөрде, ә соңыннан гомерлек яра эзе калды.
Госманнан, тагын берничә ярканаттан җиңел генә узып китсәм дә, кашка байталдан узу ансат булмады. Ул сөлек төсле сузылган, ничектер агып бара. Өстендәге малае да боҗыр күк. Кадакланган шикелле утырган да, кулларын як-якка болгаштырып, очып кына килә. Атны борчымый, телен белгән төсле, әллә нидә бер кычкырып кына җибәрә.
Сөлгегә килеп җитәргә ярты чакрым чамасы җир калганда, без икебез дә бер тигезлектә бара идек. Мәйдандагы халыкның умарта корты төсле гөжләве ишетелә башлады. Кемдер ярсулы тавыш белән:
— Каула, Айдар! — дип кычкырып җибәрде.
Кауларга кирәк икәнен мин үзем дә бик яхшы белә идем, шулай да ул ярсулы тавыш ярап куйды, тартып алган төсле булды ул. Мин, тешләремне кысып, селтәнеп җибәрдем, нидер аугандай булды, боҗыр күк малай артка шуды, сөлгегә ярты җир буе калды дигәндә, минем атым кашка байталның алдына сикереп чыкты. Күзләремә яшь килде,— үзем өчен түгел, кашка байтал өчен.
Мине ат өстеннән кочаклап алдылар, ә атның муенына озын сөлге эленде. Кайсысыныкы булгандыр, әйбәт сөлге иде ул. Әле хәзер дә, авылны, бала чакны искә төшергән минутларда, бүтәннәр белән бергә, күз алдымда һаман шул кызыл башлы озын сөлге җилфердәп тора кебек...
Әйтерсең лә әллә ни эшләгән, мине рәхмәт белән коендыралар гына. Аннары коры рәхмәттән юеш әче балга күчәбез. Атның хуҗасы — Исмәгыйль абзый дигән кеше — кайдадыр күргәнем дә бар күк үзен. Аема-ваема куймыйча, мине үзләренә кунакка алып китте. Бай гына кешеләр икән, өйләре калай түбәле, капкалары буяулы, идәннәре дә буяулы,— мин элек басарга да кыймый торган ием дә, бераз кунак булганнан соң биеп тә җибәргәнмен тагын.
Исмәгыйль абзый үзе гаҗәп күңелле кеше икән, мине җырлый-җырлый эчерә. Ул җырлаганда, мин аның авызына карап утырам. Иреннәре әллә ничек, миңа таныш төслерәк селкенә, кайда гына күрдем соң мин бу кешене? Хәтерләп карыйм, юк. Берни дә искә төшми. Барысы да юылган. Мамалай балын эчкәнем юк иде, шулай икән шул, барысын да юып төшерә икән.
Ашагач-эчкәч, мин инде кайтып китмәкче булып ишеккә карый башладым. Кунак булу рәхәтен рәхәт тә, шулай да ишек дигән нәрсә бар бит дөньяда. Кергән ишектән вакытында чыгып китә белергә дә кирәк.
Тик Исмәгыйль абзый минем сүзне ишетергә дә теләмәде. Бүген бездә кунарсың, иртәгә ихтыярың, теләсәң кая бар, ди. Әллә чынлап, әллә юри әйтә: кичен менә кызлар уенына барырсың, дип ычкындыра. Хәйләкәр төлке син, Исмәгыйль абзый, бер утырып бал эчтек, мине колак йомшакларыма чаклы белеп бетердең. Кайдан белгән соң ул минем кызлар яратканны?!
Шулай да мин сүземне бирмим:
— Китәм булгач, китәм,— дим.
Исмәгыйль абзый үзенекен:
— Җибәрмим булгач, җибәрмим.
Мамалай балының тагын бер кызык ягы: эчкәч аяклар тик тормый икән. Биегән булдым, селкенгән булдым, ә аякларым һаман тыпырдап торалар. Имеш, аларга эш тап. Ишек алдына чыгып киттем. Матур гына бакчалары бар икән. Алма, шомырт, миләш, карлыган, чия — баш тыккысыз. Шулай да кердем. Аптырап тик торам. Дөресрәге, бүрегем белән киңәш итәм: китәргәме, калыргамы? Китәр ием, баллары бик әйбәт, аннары тагын кызлар уйнаган җиргә дә барасы килә. Китмәс ием, мин аларга кем? Коры бер тыпырдавык. Идән таптаучы. Шулай уйланып, бүрек белән киңәш итеп торганда, кинәт бер яфрак селкенеп китте. Аннары икенче яфрак селкенеп китте. Аннары куе булып, төптән чыгып үскән бер карлыган агачы дерелдәп куйды. Карлыган агачы белән бергә минем йөрәк тә дерелдәде. Ни булыр бу? Басып тик торам. Миннән киңәш шул: андый хәвефле минутларда басып тик торудан да файдалысы юк икән. Карлыган агачы тагын селкенде, мин ни дип әйтергә дә өлгерми калдым, бер кул күренде. Кечерәк кенә кул. Башта мин аны кош дип торам, кул икән. Кызлар кулы булса кирәк, йөрәгем шулай ди. Басып тик торам. Башыма бер карлыган ботагы килеп төште. Тагын берәү. Тагын.
— Шаярмагыз! — дип кычкырып җибәрдем. Ничек кычкырмаска ди соң, ул бит бөтен карлыган агачын сындырып бетерер. Ә теге кул шаяра да шаяра.
Мамалай балының сез белми торган тагын бер гаҗәп ягы: карлыган бакчасында калтыратып калдыра икән. Калтырап тик торам, әй. Шулай да бераздан атладым. Үзенә таба якынлашуымны күргәч, теге кулның иясе агач төбеннән кинәт пырхылдап килеп чыкты. Ул карлыган куагының теге ягында, мин бу якта. Карлыган куагы безнең билебездән генә.
— Мин сиңа бервакытны алма белән бәргән идем, исеңдәме? —ди ул, вак кына тешләрен күрсәтеп көлә. Карлыган куагы безнең билебездән генә, кыз инде шактый ук
үскән, күкрәге беленеп килә.
— Сез безнең авылга алма сатырга килгән идегез,—дим мин.
Ул арада баскыч төбеннән: «Вәсилә, син кайда? Өйгә кер»,— дигән тавыш ишетелә. Шулай итеп шул, кош дигәнем Вәсилә булып чыкты. Әйбәт, бик әйбәт.
Вәсилә китмәкче булды, китмәде, тагын посты. Ә бераздан пышылдаган тавыш белән:
— Син китмә! Кун бездә, кун,— дип кыска-кыска гына итеп әйтеп куйды. Үзе тагын карлыган куагы төбенә посты.
Мин ни дип әйтергә дә өлгерми калдым, ул, агачларга поса-поса, бакчадан чыкты да йөгереп өйгә кереп китте.
Узган елдан бирле байтак кына су аккан, аз-маз гына акыл да кергән, шуның өстенә тагын сабан туе вакыты, кош дигәнем Вәсилә булып чыкты. Вәсилә дигәнем минем төшемә кереп йөдәтеп бетергән алма сатучы кызы икән, болай булгач, коры идән таптаучы гына түгел инде мин.
Өйгә кердем дә, Исмәгыйль абзыйны күреп әйттем:
— Бүген кунам инде мин сездә, Исмәгыйль абзый,—дидем.
III
Кундым. Ә кунмаган булсам яхшырак буласы икән. Вәсилә аш өе белән ике арада әле анысын, әле монысын ташыган булып чабулап йөрде дә, кич белән яңа күлмәкләрен киеп, ишек алдында бөтерелергә тотынды. Чандыр гына кыз, бу хәтле купшылык кайдан килгән диген. Чәчләрен ленталар белән күмгән. Өстендә аклы күлмәк. Җитен чәчәге төсле вак-вак кына бөрчекләр төшкән. Челтәрләп, иңбашларына каплавычлар салындырып теккән алъяпкыч.
Үзем унбиш яшьлек малай, ә эчемдә шайтан утыра.
«Кысып карарга иде бу кызны, сыңар учка сыеп бетәр иде микән?» — дип уйлыйм эчемнән генә.
Аннары алар күрше кызлары белән, чыр-чу килеп, әллә кая чыгып киттеләр. Ишек алды бөтенләй бушап калды. Капка төбенә чыктым. Утырып тордым. Аннары әйләнеп кергән булдым. Ә Вәсилә күренми дә күренми. Йолдызлар күренә башладылар. Әллә нинди искитмәле йолдызлар. Үзләре яшькелт, үзләре баш очында гына диярлек, катырак җырлап җибәрсәң, өстеңә коелырга торган төсле. Безнең Янбулат авылында мондый йолдызларны һич күргәнем юк ие минем. Чынлап та, әллә нинди генә булды ул кич.
Шул кичне, иптәш кызлары белән уйнап кайтышлый, Вәсилә минем янга туктап, миннән:
— Син ни атлы? — дип сорады.
Мин исемемне әйтеп өлгермәдем, ул, балаларча чытлыкланып, икенче сүзгә күчте:
— Безнең атны тәки баш китердең бит син. Ничек курыкмадың?
Мин ни дип тә әйтә алмадым, ат өстендә килү кызлар белән сөйләшүгә караганда чүп кенә икән. Вәсилә үзе шулай чикерткә генә булса да, батыр булып чыкты.
— Ник сөйләшмисең, сөйләш, сөйләш инде! — дип минем янымда таптангалап торды да, ахырында миңа кулы белән төртеп, ишек алдына йөгерде.
Сөйләшә алмасам да, кулга киткәч бирешмим инде мин. Песи төсле сикереп торуым булды, кызыйны капка баганасына китереп кысуым булды. Чырылдаган була, үзе шундый җиңел, шундый җиңел!
— Безгә тагын кил, яме, Айдар! — ди бу миңа.
Юк, мин аларга ул җәйне тагын бара алмадым. Ник дисәң, киемем әйбәт түгел минем, оялдым. Ул чук төсле, ә мин әти кәзәкиеннән бозып теккән кыска җиңле камзулдан. Бөтерелеп йөрер-йөрер дә, ахырында бер көнне әйтер: «Син, малай, әтиеңнең камзулын киеп минем тирәдә йөрмә әле»,— дияр. Әйтмәсә дә, үзем беләм мин,— кызлар сөйсен өчен иң элек бер пар ялтыравыклы итек, бер тужурка, сатин күлмәк, хәтфә кәләпүш кирәк...
Җәйге эшләрне бетергәч, иң кимендә әнә шуларны эшләп кайту нияте белән, шахтага китәргә булдым. Әти белән әни каршы торып караганнар иде дә, авызларын тиз томаладым. Җилкәм үсте, синең искеңнән бозып теккән камзулга сыймый башладым, дидем. Шуннан үзләре аңладылар тагын. Эш хәзер конторда, пашпорт алуда. Баштан ук шикләнгән идем, дөрес шикләнгән икәнмен, конторда күземне дә ачырмыйлар. -Яшелрәк әле син, диләр. Тагын бер-ике җәй Янбулат кояшы астында пеш, аннары шахта тишегенә таман гына булырсың, дип көләләр. Мәтәштермәгез, бар пешүем җиткән минем, китәм булгач, китәм. Контор идәннәренә төкермәдем дә ичмасам, пашпортсыз-нисез киттем дә бардым.
Юлда Кәче авылы кешеләренә очрап, алар белән бардык. Безнең ярты авыл шахтада, үзебез урнаштырырбыз, диделәр. Яшькә яшь булсам да, буем бар минем, кулларым да бар. Кәче кешеләре ошатып ук куйдылар. «Молодец, йөрәгең җиткән»,— диләр.
Голубовка дигән шахтага килеп җиттек. Чынлап та Кәче кешеләре баскан икән үзен, килгән көнне үк җыелып эчтеләр, мин — бердәнбер Янбулат малае — бөтенләй югалып калдым. Эчтеләр, эчтеләр дә аннары Эт бистәсе дигән урынга кайтып сугыштылар. Барысын да эчемә җыеп кына торам. Хәер, эчкә җыярлык әллә нәрсә дә юк. Кәҗә оясы чаклы гына өйләр, стеналары балчыктан, тәрәзәләренең ватылган өлгеләренә иске мендәрләр тыгып куйганнар. Ул бала, ул чебен — ерып йөргесез. Нужаны мин безнең авылда гына дип уйлаган ием, монда да бар икән ул нужа, монда әле озынрак сакаллысы көтеп торган икән.
Беренче тапкыр клеткә утырып шахтага төшкәндә, әти белән әнине искә алуымны, ходокның түшәменә маңгаемны бәреп күземнән утлар күренгәнне, лавага кереп җиткәч, лампам сүнеп, нишләргә белмичә аптырап калуымны язып тормыйм. Карт шахтерлар әйтәләр, башта ул шулай була, диләр. Беренче көннәрдә үземне дә түгел, кешеләрне дә түгел, атларны кызганып йөдәдем. Сукыр атлар. Мескеннәр, гомерләре буена шунда җир астында вагонетка тартып интегәләр икән. Күзгә караган төсле мөлдерәшәләр җаннарым. Болар янында безнең җир өсте атлары кунак кызлары икән. Якты кояш астында рәхәтләнеп эшлиләр, яшел тугайларда утлап йөриләр. Ә сабан туйларында инде үзләре дә ирек ача, кешене дә ирек ачтыралар. Кинәт Вәсиләләрнең чабыш атлары исемә төшә. Их, атланыр ием дә туган-үскән җирләремә кайтып китәр ием.
Атландым атның биленә, Киттем сахра җиренә... Их!
Килүемә ун көннән артык түгел, әле беренче получканы да алмаган, ә күңел, читлеккә керәсе килмәгән кош төсле, әллә кайда очып йөри. Барысы да, барысы да синең өчен бит, Вәсилә! Аллы-зәңгәрле ленталар тагып, шомырт кара күзләреңне сирпеп, сикергәли-сикергәли әллә кайдан гына килеп чыктың да мине менә монда, җир астына китереп тыктың. Ялтыравыклы итекләр киеп кайтсам, үзеңнең дә үзәгеңне өзәрмен әле өзүен.
Өмет тә киң, кесә дә тирән,— акча гына аз. Беренче получкадан соң: «Бу нишләп болай гына?» — дип телемне кузгатмакчы булган ием дә, арт яктан кемдер килеп иңбашымнан тотып алды. Әйләнеп карасам, Рахман абзый тора. Минем белән бергә килгән Кәче кешесе. Азрак төшереп тә алган үзе, күзләре елтырый. Көлә бу.
— Маңгаеңда тир, аяк астыңда җир исән булсын диген, тиле малай, акчаны монда санап кына бирәләр,— ди.
Якташ итеп, үзе белән яртыны сындырырга чакыра. Бармадым. Кешене белмим, минем үз исәбем үземдә. Кием-салымны рәтләрлек акча җыеп булса, монда, җир астында тончыгып ятасым юк. Китәм, буразнама кайтам. Төннең-төн буе йокламыйча акчамны исәпләп чыктым,— мин дигәнчә түгел. Иртәгесен, бүтән бер кешене дә күрмәгәч, техникка бәйләнә башладым.
— Ни өчен болай? — дим.
Шаркылдап көлә генә.
— Безнең җир астында ни өчен болай дигән сорауга җавап бирү гадәте юк ул,— ди.
Китте дә барды. Бары тик итекләре генә күз алдымда ялтырап калды.
Тырышсам, әнә шундый итекләргә тырышам инде мин. Басканда шыгырдап тора торган булсын, кунычында кояш нуры уйнасын. Тик менә җир астында «ни өчен?» дигән сорауга җавап бирмәүләре генә хәтәр икән.
Эчмәдем, тартмадым, ике ай дигәндә саф унбиш 'сум акча җыйдым. Ә теге техникка һаман ачуым кабарып йөргән көн. Штраф дип бөтенләй юк нәрсәләр өчен минем өстән язып чыгара икән. Астан шулай язып чыгаргач, өстә синең белән сөйләшеп тә тормыйлар, билгеле. Әгәр шул ләгънәт төшкән штрафлары булмаса, минем акчам егерме биш сум булыр иде инде. Получка саен кесәдә икмәклек-тозлык, чәйлек-шикәрлек калдырам да, калганын әйбәтләп кенә төреп, бүрек түбәсенә, эчкә тегеп барам. Кәче кешеләре — картрак шахтерлар — миннән көләләр.
— Синең төсле яшь бер егет, моннан элек тә шулай, ашамыйча-эчмичә акча җыйды-җыйды да, җыелган акчасы җир өстендә, ә үзе лава ишелеп җир астында калды.
Аша-эч, әти тапкан мал түгел, үзебез тапкан жәл түгел,—дип, дусларча җилкәмә кагып куялар.
Бөтенләй читкә этеп ташламасыннар тагын, дип буш чакларда алар белән карта уйнаштыргалыйм. Этлекне дә белә башладым. Күз ачып-йомганчы бер картаны икенче карта белән алыштырып куям. Күрсәләр — ипи шүрлегенә эләгә, күрмәсәләр — бөтен көн минеке. Бүрек түбәсе һаман калыная бара дигән сүз.
Берсе өстенә икенчесен тегә-тегә бер чакны шулай бүрекнең эче бөтенләй кечерәеп калды. Кешеләр көләләр, нигә синең бүрегең баш очыңда гына эленеп тора, диләр. «Хәере белән торсын, сезгә дә шуны телим»,— дим эчемнән генә.
Тамагымнан кысып, алдашып, арысын аударып, биресен түнтәреп тутырган идем, бушавын бик тиз бушады.
Ә ул болай булды.
Бер чакны шулай баракларда шау-шу купты. Имештер, Урал ягыннан атаклы картежник килә. Безнең Голубовкага түгел—кая ул безгә андый атаклы кеше килсен. Үтеп барышы, имеш. Түземсезлек белән көтеп тора башладык. Әллә нинди имеш-мимеш хәбәрләр таралды. Эт бистәсе туйга әзерләнгән кебек әзерләнде. Бер заман менә ул килеп тә төште. Кып-кызыл мыеклы, күзләре ут уйнап тора, үзе байларча: ак яка, чылбырлы сәгать, ботинкалары ялык та йолык. Күргәч тә йөрәгем жу итеп киткән ие, тикмәгә булмаган икән. Ламповойга качып ике төн уйнадылар, керми йөрдем. Йөрәк каһәр суккан бит минем, түзми. Йокларга бирми, песи баласы төсле, сикереп чыкмакчы була. Ахырында түзмәдем, кердем. Кергәндә бүрегем баш очында гына тора иде, чыкканда күзләремә чаклы батты. Шулай итеп, йөрәк тыпырдаудан туктады, бүрек эче иркенәеп калды. Ә теге атаклы Кызыл мыек безнең шахтерларның барлы-юклы акчаларын сыпырды да барыбызны да эчерде, аннары үзе икенче шахталарга күчеп китте.
Кызыл мыектан соң мин акчаны бүрек эченә текми башладым. Ник дисәң, бүрек эченә кәгазь тутырып адәм көлдереп йөргәнче, бар күк тапканны ашап, аннары тагын иптәшләр белән әллә нидә бер төшергәләп йөрүдән дә яхшысы юк икән. Елап утыра торган балаларым юк әле.
Шулай да Вәсилә искә төшә, каһәр. Теге чакны, аларның капка төпләрендә, үпми дә калдым бит үзен. Курку Дисәм, юк, куркуның ни икәнен дә белмим мин. Әллә нәрсә генә булды шунда. Каушадым, ахры. Йолдызлар бик түбән төшкәннәр ие шул ул кичне, уңайсыз ие.
Табылмаган мал тау чаклы, диләр. Әтиләр дә кайт та кайт дип хат артыннан хат тупырдатып торалар. Пашпортсызларны бик нык тикшерәләр икән, дигән хәбәр дә йөри. Вәсиләне дә сагындым, кайтмый булмас ахры. Алдагы получканы алгач, өс-башны бераз караштыргалыйм да сәфәр.
Шундый яхшы ният белән йөргәндә теге, безнең штольняның технигы тагын аякка килеп чалынды бит. Имеш, мин терәүләрне дөрес салмаганмын. Терәүләр салырга җыенам әле мин сиңа, черек теш. Получканы алып, өзәсе эшләремне генә өзим. Үземә үзем ант итеп куйдым: арт сабагын укытам мин ул дуңгызның.
Җае да туры килде. Расчеттан соң, иртәгә китәсе дигән көнне, иптәшләр белән бераз төшердек тә урамга чыгып киттек. Байтак кына болганып йөрдек. Бер чакны шулай, иптәшләрдән аерылып, тар гына урам буенча үзем генә килә идем, күземә күренәме дип торам, бу сөйрәлә. Кинәт антым исемә төште, уч төбем кычыта башлады. Каршына килеп бастым. Торам. Якасыннан каптырып алдым:
— Безнең Эт бистәсендә ни эшләп йөрисең син? — дим тегеңә. Шүрләде бу, ык та мык килә.
— Берәр нәрсә чәлдерергә йөри торгансың әле,— дидем дә икенче кулым белән яңагына чалтыраттым да. Учымның кычытуы басылып ук китте. Теге кычкыра башлады, мин тагын берне. Кычкыра икән, туеп җитмәгән дигән сүз. Нигә бирмәскә? Квартальныйның Эт бистәсендә пычагым эше дә юк, тавышка үзем белән бергә эчкән иптәшләр килеп чыктылар.
— Киткәндә бу таш маңгайның итеген киеп китәрмен дигән антым бар ие, булышыгыз әле, егетләр,— дим. Егетләр тегенең авызын томалап тордылар, мин әйбәтләп кенә
ялтыравыклы итекләрен салдырып алдым.
Ничек кенә булмасын, сүземдә тордым, авылга ялтыравыклы итекләр киеп кайттым.
IV
Кайтып бер-ике көн тормадым, Кәҗә Шаяхмәт малае кайткан икән, баеп кайткан икән, дигән хәбәр бетен авылга таралып та өлгерде. Мыек астыннан гына көлеп тик йөрим, әйдә, дан китсен, дим. Мыек дип юкны сөйлим, кайда әле мыек. Шәп-шәрә малай. Ә чынлап та, борын астында сызылып киткән кара мыек булса начар булмас ие,— кара мыек, ялтыравыклы итекләр, сатин күлмәк, кесәле чалбар, куллар чалбар кесәсендә. Урамнан узасың, бөтенесенең күзе синдә: «Әнә, әнә, Айдар узып бара!»
Башкасы бар, мыек кына юк. Хәер, төкерергә. Болай да бик әйбәт йөрим әле. Кичә Сабир кызыннан, Хәдичәдән, хат алдым. Кәгазьне чәчәкләп тутырган. «Әльхат, яисфел-мәлакать, кабул күрсәң; укып бак, кабул күрмәсәң утка як» дип теленә салынган. Утка якмадым ягуын, шулай да ертып ташладым. Киндер күлмәкле Хәдичә торып торсын әле, анда мине, яшь тай төсле, ефәк чукларга күмелгән Вәсилә көтеп тора торгандыр.
Әйдә Мамалайга, синең апаңнарга кунакка барабыз, дип Госманга әйтеп караган ием, риза булмады.
— Ни атна, ни шимбә, килешми ул, без эш кешесе,—дигән була.
Ә мин әйтәм, килешә, дим. Киттем дә бардым.
Авылдаш дигән булып, Госманның апасына, Ниса түтигә төштем. Бер яулык белән бер исле сабын тоттырдым— эреде дә китте. Аяк астыңа ятып үлимсәнә, дигән төсле йөри. Ул чаклысы кирәк түгел, шулай да менә бу кош теледәй хат кисәген Вәсиләнең үзенә генә илтеп бирче, Ниса ту ти.
Ярты сәгать тә узмады, Ниса түти, шундый ук «кош теле» тотып, әйләнеп тә кайтты. «Кичкә чишмә янында очрашырбыз, шунда кил», дигән.
Түзә алмыйм, сезнең Мамалайда кич тиз буламы соң ул, дип Ниса түтидән сорашасым килә. Ә ул — наян хатын — үзе кыбыр-кыбыр эшләп йөри, үзе сөйләнә:
— Чәчен тарап утыра, чәче биленә төшкән... Хатны укыгач бөтенләй аптырап калды, чәчен дә үрмәкче була, хат та язасы бар. Ишекле-түрле йөгереп йөри кызың. Ә үзе нең биле сыгылып тора, буе-сыны коеп куйган төсле. Каушау килешә икән тагын үзенә: ике бите алма төсле булып кызарды. Күтәрелеп карамый да үзе, шулай да күреп торам: сөрмәле күзләреннән дәрт ява.
Җитәр, Ниса түти! Синең сүзләреңне тыңлап бетерә алмам, сезнең кичегезне көтеп тәкатем җитмәс. Аякка ялтыравыклы итекләрне киеп, өскә зәңгәр сатин күлмәкне элеп, күлмәк өстеннән билгә чук асып урамга чыгып киттем. Урамның нәкъ уртасыннан барам — булды, урамнын, читеннән күп йөрдек, уртасыннан йөреп карыйк әле.
Вәсиләләрнең өй турыларына якынлашам, йөрәгем дөп-дөп тибә. Күрә микән, юк микән? Кичен очрашырбыз без, ул турыда сүз дә юк, көндез, кояш яктысында күреп кал син мине!
Узып киттем, бераз чиркәнчек алган төсле булды. Матур кыз дигәннәре кызык кына нәрсә икән,— йөрәккә кереп утыра да чыкмый да чыкмый.
Шулай да кич җитте тагын. Итекләремне ялтыратып, сатин күлмәк өстеннән пиджак элеп чыгып киттем. Чишмә буена барып бастым,— кызлар су китерергә тотынганнар гына. Бераздан, гармун уйнатып, берничә егет тә килде. Рәтлерәкләрен сугышка алып бетергәннәр, ахры, болары корырак сөякләр. Шулай да, эт оясында батыр дигәндәй, миңа таба кырын күзләрен салгалыйлар. Кайдан килгән чыпчык бу, янәсе. Исем дә китми, басып тик торам. Авызымда папирос, кулларым чалбар кесәсендә. Яшькә-яшь булсам да, гәүдә бар миндә. Күләгәм коточкыч озын булып сузылган. Тегеләрнең күләгәләре минем күләгәм, янында чебеш кенә.
Бераздан ак чиләкләрен асып килүче Вәсилә дә күренде. Әллә кайдан ук таныдым,— төшемә кереп йөдәткән кыз. Нык кына үскән, тулыланган, аяклары җиргә әллә тия, әллә юк — шул, нәкъ шул үзе.
Дөньядагы бөтен нәрсәне оныттым, сикереп каршысына чыгып бастым. Элек икебез дә телсез калдык, аннары икебез дә берьюлы сөйләшергә тотындык. Мин аңа нәрсә әйттем, ул миңа нәрсә диде,— берсен дә белмим. Шахтада күргән азаплар онытылды, ялтыравыклы итекләрем дә онытылды, ахрысы, Вәсилә аларны бөтенләй күрмәде дә бугай.
Аннары ул, озак торырга ярамый, әнкәйләр ачулана, дип чиләкләренә су алып кайтып китте.
Ул икенче әйләнеп килгәндә, без тагын сөйләшергә, вәгъдәләшергә тиеш идек тә, ул икенче әйләнеп килергә өлгерми калды. Минем Вәсилә белән озак кына сөйләшеп торуым теге кыска күләгәле абыйларга ошап җитмәгән булса кирәк, алар миңа якынрак килеп, мине үчекли башладылар. Әллә кайдан сизенәм, кесәләремнән кулларымны чыгартасылары килә аларның.
Дәшми-тынмый гына торам. Ни генә димә, кунак бит. Тыйнак буласым килә. Ә тегеләр һаман тел озайталар. Арада гармун тотканы бигрәк тә юха нәрсә икән,— турыдан түгел, читләтеп-читләтеп кенә канымны кыздыра.
— Исмәгыйль кызы бер зимагур өчен саргая, дигәннәр иде, шушы икән инде зимагуры.
— Ябышып чыгам, дип әйтә имеш, ди.
— Нигә исең китте, чыгар. Әнә итекләре икәү ич. Берсе бер итектә, икенчесе икенче итектә рәхәтләнеп торырлар.
Басып тик торам, ә тик торуы шундый читен. Кулларым шундый кычыта, ичмасам, син дә тизрәк әйләнеп килмисең, Вәсилә!
Гармунчы егет инде иптәшләрен үчекли башлады:
— Кул юк бездә, тел генә бар. Кунакларга колга таба алмыйча йөргән андый салам сыйраклар элек безнең авылга утыз теш белән килсәләр, егерме биш теш белән кайтып китә торганнар иде.
Үчекләү бар, бөергә төртү бар. Бусы инде бөергә төртү. Кеше минем бөергә төртсен, мин үз күләгәмә үзем сокланып торыйм, имеш. Рәхмәт инде Мамалай егетләренә, мин уз тешемне калдыруга караганда, кеше тешен чүпләүне артыграк күрәм.
Дәшмәдем, сүгенмәдем — тегеләрнең каршыларына килеп бастым. Торам. Берсенә берсе карашалар. Кулларын күрмим,— артка яшергәннәр. Үз кулымны да күрсәтмим,— сугышырга дип килмәдем мин. Шулай ук тешемне чүпләтергә дип тә килмәдем. Каршыларында басып торам, дәшмим.
Ахырында чыдамадым, дәштем:
— Ягез, абыйлар, алай теш белән уйнарга яраткач, уйнашып карыйк алайса.
Гармунчы егет, гармун тартып җибәргән булып, терсәге белән янындагы егеткә төртте. Сизенәм, егетләрнең уйнашырга исәпләре юк түгел. Берсе минем артыма табарак авышты, икенчесенең кулы кесәсеннән чыгып минем якага таба күтәрелә башлады. Гармунчы, бакаларына басып, гармунын тартып җибәрде, тик ябарга өлгермәде. Мин, тиз генә пәке алып, гармунны урталай ярдым да салдым...
...Сугыш шулай башланды, мине салкын кладовойга ябып кую белән очланды. Минем пәке бер чыккач гармунны .урталай яру белән генә калмаган, икенче бер егетнең яңагын да телеп төшергән. Ул икенче егет дигәнем староста малае икән. Аларга контор кешеләре, урядник килгән чак булган. Яңагы теленеп кайткан егет аларның берсенә дә ошамаган. Мин, Ниса түтиләргә кайтып, бәрелгән-сугылган җирләрне юып маташканда, ишекне каты итеп кагып, урядник килеп керде.
— Кайда ул кеше чәнчүче бандит? Мин аны төрмәдә черетермен.
Урядникның акырынуы мине ике тиенлек тә куркытмый, тик менә төнне Вәсилә кочагында үткәрәм дип торганда, монда, таш кладовойда үткәрү генә ачуны китерә.
Ә уйлап карасаң, минем ни гаебем бар? Сөям. Сөйдем, сөячәкмен. Вәсилә барыбер минеке булыр. Маңгаем белән таш стенаны ватармын, ә Вәсиләне кешегә бирмәм.
Шулай да таш кладовойда яту бик үк җайлы түгел икән, пиджакны аска җәеп ятып карыйм, күзгә йокы керми. Төрмәгә эләгәм дип куркудан түгел, төкерәм мин аларның төрмәләренә. Бер башлангач, староста малаеның икенче яңагын да телеп төшерәсем калган икән. Ә шулай да әйбәт сугыштым. Гармунның телле яңагы бер якта, бакалысы икенче якта аунап, тапталып калды. Өчәүләп ташландылар, берсенә дә үпкәләрлек булмады.
Җенләнеп ята торгач, йокыга киткәнмен. Төннең бер вакытында, тәрәзәдән әкрен генә дәшкән тавыш ишетеп, уянып киттем. Сызылып ай яктысы төшкән, итекләрем ялык-йолык итеп яталар. Дәртләнеп үк киттем. Тәрәзә янына бардым, пыяласы юк, бары тик тимер рәшәткәләр генә. Тәрәзә артында, ниндидер бакча булса кирәк, агачлар күренә. Ә кеше-фәлән күренми.
— Кем бар анда? — дип ачу белән кычкырдым.
Тәрәзә артында моңсу гына тавыш, хатын-кыз тавышы:
— Бу мин... Вәсилә. Син әкренрәк, Айдар. Югыйсә...сизүләре бар.
Аптырап калам, кичә өч егет берьюлы өстемә ташланганда болай аптырамаган идем.
— Син монда нишләп йөрисең,. Вәсилә?
Ул, тәрәзә рәшәткәсенә якынрак килеп, пышылдый:
— Чыккач, Айдар, чыккач. Хәзер үк ишеккә бар, мин ачкыч алып килдем.
Берничә минуттан без — Вәсилә белән икәү — бакчада, агачлар арасында идек инде. Монда кеше-кара ишетеп торуы бар, әйдә читкәрәк китик, дип ул мине кулымнан җитәкләп тау астына алып төшеп китте. Анда биек-биек өянкеләр үсеп утыралар, тын гына булып су ага, кайдандыр су тегермәненең салмак кына гөжләве ишетелеп тора. Без карт бер өянке төбенә килеп туктадык.
Вәсилә әле һаман сизелерлек булып дерелди, сүзен башлый да, әйтеп бетерә алмыйча, бүленеп кала. Минем бурыч барыннан да элек аны тынычландыру — тик сүз белән түгел. Җиңел гәүдәсен үземә якынрак тартып алам, кысып кочаклыйм, аннары без икебез дә берьюлы, нишләптер, суга карап калабыз...
— Кибетче Сирайныкыларга каберең якын булмасын... Бөтен түрәләрне сатып алган кешеләр... Шуның аркасында сугышка да бармыйча калды. Ә син кулыңны озайткансың.
Вәсилә миңа үпкәли, ә үзе, куркынган кош кебек, бөрешеп калган — шулай да миңа караганда акыллырак кеше булып чыкты ул.
Җиңел генә гәүдәдә, кайчандыр алма әрҗәләре арасына кысылып, авылдан авылга йөрүче кечкенә кызда, учка кереп бетәрлек бу күбәләктә шундый дәрт булыр дип кем ышаныр,— ул кинәт сүзсез калды, сулышын еш-еш ала башлады, күзләре әллә нинди саташкан яшь белән тулдылар:
— Кит моннан, Айдар, җаным, кит! Югыйсә сине Себер җибәрүләре бар.
Аның кайнар сулышы минем битемә бәрелде, нидер әйтмәкче ием, әйтә алмадым, кәҗә Шаяхмәт малае гына шул мин.
Киттем. Шул китүдән авылга ук киттем. Таң, атып килә. Ә ай һаман батмаган. Юл, яп-якты булып, сузылып ята. Әкрен генә атлап кайтып барам. Вәсиләгә әйтергә дип уйлап та, әйтелмичә калган сүзләр берсе артыннан берсе искә төшәләр. Аңа дип, әллә ничә йөз чакрым җирдән саклап алып кайткан бүләгем дә кесәмдә онытылып калган.
Ә мин аны инде кайчан күрәм? Күрәмме, юкмы?
Ачуым да бик килгән ие, пәке белән уйнауның ахыры турында да уйлап, шул китүдән мин үз авылыма кереп тә тормыйча, җәяүләп Урал ягына киттем. Итекләрем чыдарлык, калганы турында уйлап та бирмим.
Шул китүдән ике елга якын йөрдем. Әтиләргә дә, Вәсиләгә дә бер хат та язмадым. Әтиләргә ник язмадым? Бүләсе малым булганнан түгел, үзем акча җибәрә алмаудан хурланып язмадым. Ике имана җирне сөрдерү өчен яз саен байлар алдында бишкә бөгелгәнен белеп торам бит мин аның. Ә мин йөрим-йөрим — тапканым үземнән артмый.
Вәсиләгә ник язмадым, үзем дә белмим. Әллә нинди кеше булып барам мин. Кемнәрдәндер үч аласы килү, билгесез ачу кайный миндә. Китсен, җәһәннәмгә олаксын Вәсиләсе, дим кайчакта. Бар тапканымны эчеп, оттырып бетерәм дә, аннары тагын берәмләп таба башлыйм.
Шулай да Вәсилә, магнит төсле, яңадан мине авылга тартып кайтарды. Йә солдатка алып куярлар, күреп калырга кирәк, дип уйладым.
Кесәмдә әллә ни рәтем юк, шулай да өс-башым рәтләдем. Кайтуым ярап куйды тагын, Мамалайда гөрләтеп туй итеп яталар, Вәсиләне Сатыш авылының кибетче Зариф малаена кияүгә биреп куйганнар. Менә хат язмый йөрсәң. Ачуымнан нишләргә белмим. Эчтә бертуктаусыз кайнап йөргән билгесез ачу хәзер әзрәк билгеле була башлады инде. Чәйнәп ташларга кеше дә бар — кибетче Зариф малае.
Шулай да иң элек Вәсиләнең үзен күреп сөйләшергә кирәк. Ниса түтине җибәреп чакырттым, килде. Агарып калган кызый. Күз карашлары авыр, керфекләре тагын да озыная төшкән төсле, бала чактагы ялкыны эчкә киткән, зчтән яна белә башлаганга охшый. Үзе башлап бер сүз дә дәшмәде, үпкәләгән булса кирәк. Иреннәре әйтеп тора. Ә үзе шундый матур, шундый матур,— каршымда май ае төсле балкып тора. Эчемнән генә әйтеп куйдым:
— Ни туры килсә, шуны эшлим, ә сине кешегә бирмим.
Болай үзем шактый ук усал кыланам:
— Туеңа кайтып өлгердем тәки, Вәсилә, әйе бит,— дим.
— Кайтып өлгергәч яхшы инде,— ди ул, күтәрелеп карамыйча гына. Салкын итеп, ачу китерә торган итеп әйтә.
Мин юри, кызны үчекләргә теләп, телемә салынам:
— Кибетче Зариф малае бөтен яктан кәеф булыр инде ул. Хәзер үк авызыңны прәннек белән тыгылдырган, сөйләшә дә алмый башлагансың.
Вәсилә кинәт, яшеннән курыккан төсле, сискәнеп куя, нидер әйтмәкче була, әйтми, бер читкә карап тагын тынып кала.
Нәрсәдер бар кызда: куркырга да, кире кайтырга да уйламый. Барып ике иңбашыннан тотам. Шундый рәхәт, салкын күмер тотып катып беткән кулларым йомшап ук киткән төсле булалар. Кулларым гына түгел, күңелем дә эри. Әллә нинди яхшы сүз әйтәсем килә, тел очыма гына килми.
— Их, Вәсилә, Вәсилә. Тагын әзрәк көтмәгәнсең бит. Мин сине үзем белән алып китмәкче булып кайткан идем.
— Бернинди хат-хәбәр җибәрмичә тагын әзрәк йөрер идең,— ди бу, һаман шулай күтәрелеп карамыйча гына. Аннары кинәт күтәрелеп карый, күзләрендәге җәһәннәм
очкыннары барысы да берьюлы минем өскә чәчелгән төсле булалар.
Ә мин кем? Акчасыз кесә. Менә кем мин. Андый җәһәннәм утларына ничек чыдап торыйм:
— Ярый, хуш алайса,— дидем дә ишеккә таба атлый башладым.
Вәсилә кинәт үзенең балалыгына кире сикергән төсле булды. Кузгалды, җиңел гәүдәсе белән очып минем муеныма килеп асылынды. Кочаклый, үбә, үзе елый-елый сөйләнә:
— Айдар, бәгырем, бәхетсез итмә башымны. Алып кит моннан. Иртәгә кияү килергә тиеш, ә син бүген алып кит. Синнән бүтән кеше юк минем өчен. Булмады, булачак түгел. Китик, җан кисәгем!
Болай булгач шатланырга, көләргә кирәк, ә ул, тинтәк кыз, елый. Күзеннән тозлы су агыза. Яратмыйм мин күз яшен.
— Ярый, авызың прәннек белән тыгылмаган булгач, бик яхшы. Бүтәнен рәтләрбез. Иртәгә кичкә әзерләнеп тор. Атка салам да, алам да китәм.
Кызны шулай тынычландырдым да үзем, кешегә-карага күренмичә, тиз генә авылга кайтып киттем.
Икенче көнне, Сәфәргали җизнинең күк айгырын төпкә, Госманнарның кара туры алашаларын прәшкәгә җигеп, пар ат белән киттек тә бардык. Әни:
— Кая болай җенләнеп йөрисез? — дип төпченмәкче булган иде дә:
— Кайткач күрерсең, җыеныбрак торыгыз,— дигәч, үзе шуннан аңлады бугай инде.
Госман, мин, атларны тотып торырга тагын бер малай алдык. Кирәк-ярак булса дип аракы алып тыккан идем, авылны чыккач та аны бүлеп салдык. Әйбәт үк булып китте,— атлар икенче төрлерәк элдерә башлаган күк булдылар. Караңгы төшеп килә, йолдызлар калка башлады, әкрен генә булып кичке җил исә, биткә рәхәт, ә күңелгә аннан да рәхәтрәк. Әйбәт тә соң безнең як! Төннәре куе, караңгы, кыз урлаучыларны да, ат каракларын да яшерә. Шулай уйланып, дәшми-тынмый гына барам, колагымда тояк тавышлары, ә күктә малай чакны искә төшерә торган йолдызлар...
— Исән-сау ерып чыгып булса, кызның менә дигәненә тиенәсең инде син, малай,— дип, әледән-әле минем салпы якка салам кыстыра Госман. Исән-сау ерып чыксак, имеш.
Пычагым булсынмыни безгә!.. Мине икенче нәрсә борчый. Әни аңлап калган булса ярый, хәзерләнеп торыр. Аңламаган булса, эш харап,— яңа кеше алдында сынатабыз. Хәер,
төкерергә. Мәңге торасымыни ул монда.
Барып та җиттек. Әле ярый, Ниса түтиләрнең өйләре басу капкасы төбендә үк. Атларны ишек алларына кертеп, туармый гына куйдык. Теге малайны атлар янына бастырып, Госман белән без бакча артлатып кына киттек. Алай-болай булса дип, кесәмә биш кадаклы гер тыккан идем, кирәкмәс йөк кенә булды.
Исмәгыйль абзый минем иске таныш, ничек йөрергә кирәк икәнне азрак беләм. Аннары тагын Вәсилә белән кичәнәк сөйләшенгән. Сәгать ун белән унберенче ярты арасында, яңа өйнең бакчага таба карый торган тәрәзәсендә, түбәнге өлгедә, рамда минем ак саплы пәке кадалып торырга тиеш. Шул пәкене күрүгә, Вәсилә, комган тоткан булып, тышка чыга. Бакчага керә, карт шомырт агачлары, карлыган куаклары безнең иске танышлар, алар безне яшерәләр. Без бакча коймасы аркылы төшеп, элек Ниса түтиләргә, ә аннан безнең авылга китәчәкбез.
План шулай иде, эш бераз бүтәнчәрәк килеп чыкты. Госманны койманың теге ягында калдырып, үзем койма аша бакчага төштем генә, кайдан сизеп калды диген, үләт тигере, ишек алды ягыннан эт өрә башлады. Бөтенләй әйтеп тора бит, үләт җан, авызын бакча рәшәткәсенә таба сузып, елап-елап өрә. Озак уйлап тормадым, кесәдән теге герне алдым да этнең маңгаена кундырдым. Чинап бөтен ишек алдын тутырды, берничә тапкыр бөтерелгәләде, аннары бер читкә китеп тынсыз калды. Шул арада мин, алдан сөйләшенү буенча, тәрәзәнең түбәнге өлгесенә, рамга үземнең ак саплы пәкемне китереп кададым. Өйгә күз төшереп алдым, утлар яна, ыгы-зыгы килеп хатын-кызлар чабулый, бизәкле чаршаулар эленгән, ястыклар, табында бавырсаклар, төшләр. Морҗа күренә — ап-ак, хатын-кызлар күренә — ап-ак.
Ул арада, эт елаган тавышка, аш өеннән берничә ир кеше килеп чыкты. Кулларында фонарьлар. Исмәгыйль абзый үзе дә шунда. Утлы фонарьларын тотып, караңгы ишек алдында әрле-бирле әйләнеп йөрделәр, ә бераздан Исмәгыйль абзый кар базы артыннан этнең үлгән гәүдәсен өстерәп алып чыкты. Бакчада, карлыган агачы төбендә посып кына утырам,— катырак сугылган икән шул мескенгә.
— Акыллы хайван иде җаным, ни булды икән бу Актырнакка? — ди Исмәгыйль абзый, фонарь яктысында этнең үлгән гәүдәсен селкеп тора. Этне дә, картның үзен дә кызганып куйдым.
Тагын берәр кат яктыртып уздылар да, тынычландылар, ахрысы, кереп киттеләр. Ә минем пәке, тәрәзә рамына кадалган килеш, тора да тора. Аның үткен йөзе тәрәзә аша төшкән ут яктысында тагын да ялтырый төшә, койманың теге ягында Госманның куркынып мышнаганы ишетелә, ә Вәсилә чыкмый да чыкмый.
Бераздан, кайдандыр ерактан, эреле-ваклы кыңгырау тавышлары ишетелә башлады. Исерек авазлар күтәрелде, юлга тупырдатып баскан тояк тавышлары урам өстендә яңгырап калды. Кияүне алып киләләр, кияү кайдадыр шушында, якында гына. Йөрәгем дөп-дөп тибә, әгәр Вәсилә чыкмаса, Исмәгыйль абзый этен генә югалтып калмас бүген.
Юк, чыкты. Әнә бакчага таба килә. Нәкъ сөйләшенгәнчә, кулында комган. Әнкәсе баскыч төбенә чыгып, йомшак кына итеп нидер дәште дә кереп китте. Кереп китмәсә дә, барыбер алып китәчәк идем кызын. Тудырган, үстергән — аның эше бетте, үскәч алып китү — безнең эш.
Вәсилә нечкә генә итеп тамак кырып куйды. Күз ачып-йомганчы ул минем кулымда иде инде. Күтәреп алып бардым да җайлап кына бакча коймасының өстенә куйдым, койманың теге ягыннан Госман кулын сузган.
Кызның уңганлыгына тагын бер кат иман китердем — очынып кына тора. Ник кенә куркып карасын. Ә бит без аны киявенең авызыннан диярлек тартып алып китәбез.
Кыңгырау тавышлары колак төбенә үк килеп җитте инде. Кемдер, урамны яңгыратып: «Киләләр!» — дип кычкырып җибәрде. Ишек тавышлары, хатын-кызларның үзара пышылдаулары ишетелде: «Вәсилә! Син кайда, Вәсилә?»
Вәсиләгез койманың аргы ягында инде, аны тиз генә таба алмассыз. Ишек алдында ыгы-зыгы, ә мин Вәсилә белән булышып, тәрәзә рамына кадалган пәкемне онытып калдыра язганмын.
— Йә инде, Айдар, калсын инде,— дип, куркынып дәшә Госман.
Нишләп пәке калдырырга? Ишек алдында кияү егетләре, хатын-кызлар, малайлар. Ишек алдында чыр да чу. Ә мин коймадан тавышсыз-тынсыз гына сикереп керәм дә, агачлар арасыннан кача-поса килеп, тәрәзә рамына кадалган пәкемне алам.
Ун минуттан без инде юлда идек. Атлар пыр тузып чабалар, чаба бирсеннәр, шулай рәхәтрәк.
VI
Бүген инде безнең өйдә ыгы да зыгы. Әни йөри чабулап, Зөһрә апа йөри чабулап, мәче йөри чабулап. Иртәдән бирле мич яна, чаж да чож таба тавышы, минем тавышка урын да юк. Мәш киләләр. Килен үзе дә җиңнәрен сызганып алган, итәк кыстырулы, кулы кулга йокмый. Әнинең авызы колакта, бер тиенсез өйгә килен кайткан, янәсе.
Хәер, үземнең дә кәеф күтәренке — өйләнәм дигән сүз бит.
Элек карт-коры, күрше-күлән, туган-тумача җыелып үзләре генә утырдылар, безне кертмәделәр. Кич белән без утырдык, картларны кертмәдек. Мулла никахны укыды, Вәсилә хәзер минеке инде, теге вакыттагы төсле, алма белән атып кына китә алмас.
Әни ак келәткә бик әйбәтләп урын җәеп куйган, узганда-барганда кырын күзне салып йөрим. Шулай да кызны алып кайтышкан иптәшләрне, аннары тагын җәйнең эсселегеннән авызлары кибеп йөри торган барлык авылдашларны бер сыйламыйча ярамый бит. Утырыгыз, эчегез, уйнагыз, җырлагыз, бу кем туе дигәндә, пәри туе дип әйтерлек булсын.
Әти миннән качырып әзерләгән булган, мин әтидән качырып — аракы су урынына ага. Егетләр телләренә салына башладылар, болай сыйлагач, иртәгә без сиңа тагын бер кыз урлап алып кайтып бирәбез, диләр. Ул мине мактау, ул әтине мактау, фәрештә сөтеннән оешкан кешеләр булдык та калдык. Тамак төбе кычыта-кычытуын, сүзләрем дә бар, дәшеп кенә булмый. Үз туеңда үзең тавыш чыгару күңелле түгел.
Үземне мактауга чыдап та утырган булыр идем, бервакытны Госман Вәсиләне мактый башлады. «Кызга тиендең инде, Айдар, кадерен белеп кенә тор, билен сындыра күрмә. Кичә, койма өстеннән күтәреп алганда, ялгышлык белән кулым биленә тиеп киткән ие, малай, ай бил үзендә, ай бил, җан кисәгем»,— ди. Тагын әллә ниләр лыгырдый. Түзмәдем, өйалдыңа чакырып чыгардым тегене.
— Йә телеңә салынмыйча гына утырасың, йә мин сине тәрәзәдән атам,— дидем.
Җебүе җиткән каһәрнең, шаркылдап көлә генә.
— Мактаганга нигә кылтаясың, кәләшеңне мактыйм ич. Мактарлык җире булганга күрә мактыйм,— ди.
— Сүзеңне үлчәп сөйләмәсен, күр дә тор, телеңне суырып алып, колак тишегеңә тыгып куярмын.Һаман тыелмый бу, ә күзләре шундый хәтәр ялтырый.
— Телемне өзеп алганчы, әйтәсе сүземне әйтеп бетерим дип тырышкан ием, ярый инде алай булгач, әйтәселәрен дә әйтми калдырам.
Өйалдында сукыр ут кына, шулай да күрәм: башын исереклеккә салып кылануында ниндидер шик бар аның. Эчемдә нидер кайнап уяна, бервакытта да болай булганы юк иде. Мин хәзер аңа тик тор дип түгел, сөйлә дип бәйләнәм. Ә ул, юри минем ачуымны китереп, күзгә карап тик тора.
— Мин сине сөйләтермен. Әйтмәгән сүзләреңне, бугазыңны буып, әйттерермен.
Госман селкенми дә, минем кунагым булганга күрә шулай батыр кылана ул. Шулай да теленнән ычкынып китте:
— Нигә миннән әйттерергә, ияләшә төшкәч, Вәсиләң үзе дә әйтер аны.
Сулышым эчемә сыймый, йөрәгемдә мең төрле елан берьюлы кузгала, ә аларның берәвесе чыкса да эшең харап синең, Госман! Мин Госманның якасыннан каптырып алам, күзләрем аның күзләрендә.
— Син ни дидең, курнос танау? Әйт, син ни дидең?
— Вакыты җиткәч, Вәсиләң үзе дә әйтер, дип әйттем ич инде.
— Тел төбеңдә нәрсәдер бар синең. Әйт, Вәсилә турындамы?
Минем йөрәгемдә мең төрле шик кайный, ә ул ыржаеп тик тора. Тешләрен күрмәс ием, каһәрнең. Якасы кулымда, нишләтергә дә белмим.
Күзне күзгә терәп күпме торганбыздыр, бер чакны бу, берни дә булмаган төсле, уен-көлке белән кушып, әйтеп тә ташлый:
— Нигә ул чаклы ярсырга аңа. Үзең дә тик кенә йөрмәгәнсеңдер әле, җае чыкканда кымтырыклый йөргәнсең. Вәсиләнең дә җаны бар ич. Син булмасаң, монда без калдык.
Моннан да артыгы кирәк түгел. Йә ул моны ничек булса да күрсәтеп бирә, йә мин үземнең бөтен еланнарымны берьюлы аның өстенә җибәрәм.
Эшнең шуңа таба баруын ул үзе дә сизде ахрысы, кулын минем нәкъ күзләрем алдына китереп терәде. Аның чәнчә бармагында кашы йөрәк төсле итеп коелган көмеш йөзек ялтырый иде.
— Укы! —диде ул, миңа йөзек кашын күрсәтеп.— Монда нәрсә дип язылган?
Чынлап та, йөзек кашында кечкенә генә булып {Вәсилә) дигән исем янып тора иде.
Кинәт айнып киттем, кулымны Госманның якасыннан ычкындырдым. Янган баганадай тик басып торам, кайдан тотынырга, нәрсәдән элеп алырга икәнен белмим. Ә Госман, йөрәкне бозып, һаман сөйләнә:
— Ихтимал, ул сине кайтмас дип уйлагандыр, ике елга якын бернинди хәбәрсез йөрдең бит. Көтмәгәндә генә кайтып төштең, ул чагында йөзек минем бармакта иде инде. Син юкта бер-ике тапкыр сабан туе булып алды, ә сабан туйларында Мамалай кызларының ничек кыланганын үзең беләсең. Бигрәк тә кунак егетләре белән...
Бер сүз дә дәшмим, басып тик торам. Каршымда сукыр ут яна, әллә шул сукыр уттан тотыныргамы?
Күпме басып торганмын, чайкалып, башымны күтәреп җибәрдем. Өйдә шаулашалар, ник шунда асты өскә килми.
Госман кереп китте. Ә мин нидән тотынырга белмичә торам да торам.
Вәсилә чыкты. Чыкканда кояш төсле иде, мине күргәч бөтенләй коелып төште.
— Нишләп болай үзең генә торасың, Айдар? Башың авыртамы әллә? — ди бу.
Куллары белән минем башыма сузыла. Кулларын кире этәрәм.
— Бар, кереп кит,— дим.
Ул кереп китми, минем янымда басып тора, үзе дерелдәгәннән-дерелди.
— Кереп кит, диләр сиңа! — дип кычкырып җибәрәм.
Тавышымнан өйалдындагы сукыр ут сүнә. Без караңгылык эчендә күмелеп калабыз. Вәсилә хәзер үзе күренми, бары тик калтырап чыккан тавышын гына ишетәм.
— Нигә болай үпкәләдең, Айдар? Әйт, ни булды сиңа?
Кулларым белән капшап аның кулларын табам,— җылы, ачуны баса торган йомшак куллар. Ул арада Госманның теге сүзләре исемә төшәләр,— куллары салкын бакаларга әйләнгән кебек була. Җилкәсеннән этеп, Вәсиләгә келәтне күрсәтәм:
— Синең белән сүз соңыннан булыр, бар, келәткә кер дә көтеп утыр.
Ул, һичбер каршылыксыз, келәткә кереп китә. Бераздан аның, келәт ишегенең элгечен эчтән төшереп, бикләнгәнлеген ишетеп калам. Ярый, ныклап исәпләшәсе кешем хәзер минем кулда. Калганын әкренләп сүтәрмен әле.
Бөтенесен бозып ташлау өчен берничә юл бар. Берсе — башны исереклеккә салып өйгә керергә дә Госманны тәрәзәдән тотып бәрергә. Ошамый. Госманның ни гаебе бар монда? Кыз үзе кочакка атылып кергәч, Госман кочагын җәйми нишләсен? Аннары тагын, ни генә димә, ул бит минем кунагым. Үз кунагыңны үзең тәрәзәдән ташлау безнең Янбулатта булган хәл түгел. Икенче юлны беләм, ансы да ошап бетми.
Бөтен бәлам дә шунда: мин эшне уйлап эшли алмыйм. Өченчесе ошыймы-юкмы дип тормадым, йөгереп урамга чыктым да, зур гына бер таш табып, шуның белән үз тәрәзәбезгә— ялт. Пыяла чалтырап коелды, калганын мин күрмәдем. Өйгә әйләнеп кергәндә, мәҗлес тузгыган, кешеләр ташны кулдан-кулга йөртеп берсенә-берсе карашалар, тәрәзәгә каршы якта утырган Саттар башын тотып изалана, аның бармак араларыннан кан бәреп чыккан. Таш бөтенләй гөнаһсыз кешегә эләккән икән, чамаламыйчарак җибәргәнмен шул.
Пыяла куючы безнең үзебездә, безгә унбиш тиен зыян, аңа унбиш тиен файда, ә шулай да мәҗлесне тузгыту өчен ярап куйды бу таш.
Кешеләр үзара буталышкан арада, мин тиз генә таеп өлгердем. Келәткә, Вәсилә янына кереп бикләндем.
Ул, келәттә ялгыз елап ята-ята, шешенеп беткән, сүзләрен дә рәтләп әйтә алмый, ә миңа ничек кенә булса да аның сүзләрен ишетергә кирәк.
Йомшак тәнле ул кыз тырнак өчен зур, йодрык өчен кечкенә, ә гаебе аның ни эшләсәң дә торырлык. Шулай да мин аңа тырнак белән дә чиертә алмадым, кулым күтәрелмәде, ир кеше кулы өчен артык юка иде шул ул. Аннары тагын кыйнашу өчен кызлардан бүтәннәр дә җитәрлек ич.
Үч алуның икенче юлын да беләм мин. Көйдерә торганрагын да.
Ләм-мим сүз кузгатмыйча, янына килдем. Биленә кулымны салдым — янып тора кыз. Келәтнең кечкенә тәрәзәсеннән ай күренеп китте, әти ясап куйган юкагач кроватьның ак аягы чагылды. Дөньяда ачу килү бар, үч бар, шуның белән бергә тагын дөньяда кроватьның ак аягы, юаш кына ай, сулышын еш-еш алып сине көтеп утыручы дәртле кыз бар.
Башымда шундый уйлар буталып киткәнен беләм, бүтәнен белмим. Бөтенләй җебеп кала язганмын, утка янсын кровать аягы. Күпме вакыт узгандыр, ай болыт астына кереп качты, келәт эче караңгыланып калды. Бая, утка баскандай чабулап йөргәндә, итегем белән ташка бәрелгән идем, ертылмаганмы, дип шырпы сызып итекләремне карадым. Шунда, шырпы яктысында, ялгыш кына күзем төшеп китте: Вәсилә, куркынып, кроватька ятар-ятмас аптырап калган, аның куе-кара чәчләре, ак мендәр өстенә яртылаш тузгып, таралып төшкән иде.
Ичмасам күзләрем күрмәсен, дип шырпыны тиз генә сүндереп ташладым. Бер сүз дә дәшмичә аягымны салып киендем.
— Син нишләп болай торасың, Айдар? — дип, нидер сизенеп, борчылган тавыш белән дәшеп куйды ул. Мин тәмам киенеп бетмичә җавап бирмәдем.
Киенеп беттем, чыгып китәсем генә калды, аягым атламый да атламый. Теге йомшак тавыш тагын кабатланды:
— Син нишләп болай... Айдар?
Аңлаша башласам, озакка китәр, йә тагын, мәлҗеп куеп, кочагына егылып төшүең бар, үч булгач — үч булсын, үзенә түгел, кроватена да борылып карамадым.
— Мин хәзер әйләнеп керәм,— дидем дә келәттән чыгып киттем. Бу минем Вәсиләгә беренче мәртәбә ялганлавым булды, икенче мәртәбә ялганларга да, дөресен сөйләргә дә туры килмәде.
Шул чыгып китүдән, беркемгә дә әйтмичә, мин тагын Донбасс ягына юл тоттым.
VII
Йөри торгач кайбер хәлләр булмаган булса, ул эшләрне шуның белән бетте дип әйтергә дә ярар иде. Вәсиләне мин башкача беркайчан да күрмәдем, тик онытып та булмады ул алма сатучы Исмәгыйль кызын. Ниндидер бер дә сүнми торган ут ягып калдырды ул минем йөрәккә.
Авылга кире әйләнеп кайтмадым, кайтсам да элекке күк каршы алмаслар дип уйладым. Күп кенә эшләр башына җиткән кеше бит мин, уйлап карасаң, уйларга җитәрлек. Шуңа күрә уйлап кына карамыйм.
Үземнән артып калган чакларда әтиләргә акча җибәргәлим. Акчасы аз, сүзләре аннан да азрак була: «Минем кайда икәнлекне сорамагыз, җибәргәнне кабул күреп алыгыз». Ә Вәсилә турында ләм-мим. Йөзек кашын укып торсын. Шулай да, үзара гына әйткәндә, сагынам мин ул кызны. Төшләремә керә. Тик элекке күк көлеп түгел, үпкәләгән төсле булып керә. Әллә хаксызга рәнҗеттемме икән кызыйны? Әнә шулай уйланып, кайчакларда төне-төне белән йокламыйча борчылып чыгам, җәяүләп эзләп китмәкче булам үзен, ә иртәгесен яңа мәшәкать килеп туа да, үпкәләгән кызны әллә кая, артка куып җибәрә.
Шулай да бер чакны, җир астында чиләнеп туйгач, әллә авылга кайтып буразнага аякны тыгаргамы дигән уй чын-чыннан башка килгән иде. Котомкамны җилкәгә асып, станциядә болганып йөргәндә, пашпортсыз дип, җилкәмнән каптырып алдылар. Хәер, пашпортлыларны да озак сайратып тормый башлаганнар иде ул чагында — сугышта турый торалар, моннан патша хәзрәт дигәннәре безнең ишеләрне илтеп тыга тора. Ә миңа инде, пашпортым да булмагач, авыз ачып сүз әйтергә дә бирмәделәр, буйны-сынны үлчәп карадылар да:
— Ярый бу, алдык! — диделәр.
Таш казармаларда әле алай, әле болай дагалый торгач, башкалар кебек, миннән дә солдат килеп чыкты булса кирәк. Әле нинди генә солдат, «отчайный татарин», дигән булып, салпы якка салам кыстырып, кавалерист итеп куйдылар. Сугыш җиренә барып чыкканнан бирле атлы разведкада хезмәт итәм. Приказ буенча барып, берәр нәрсә майтарып кайткан саен, офицерлар мактап куйган булалар: молодец, гололобый, барысы да бөек империя өчен, патша-атакай өчен, рус коралының даны өчен. Теге дә бу... Кем өчендер, анысында минем эшем юк. Әмма шунсы шәп — кинәндем ат өстендә йөреп.
Кем уйлаган диген, Госман белән бер частька туры килдек. Баласы-чагасы турында сөйли, авыл турында, туган-тумача турында сөйли, ә Вәсилә турында ник кенә тешен агартсын. Иске тунны кузгатмыйм, тузаны чыгар, ди ахрысы.
Шулай да бер көнне сөйләштек. Шундый итеп сөйләштек, икенче сөйләшергә урын да калмады. Барысы да ачылды — теге чакта ачылмый калганнары да.
Ә бу болай булды.
Беркөнне разведка командиры минем янга килде дә әйтә:
— Эш бар сезгә, солдат Шаяхметов,— ди.
Күзгә карап тора бу. Минем иреннәрем яна башлаганчы шулай карап торды, сыный, янәсе.
— Сезнең үзегезгә генә, ну, аннары тагын бер кешегә,—дип өсти бу, бераз карап торганнан соң.
Үзе эшнең нидә икәнлеген әйтми дә әйтми, күрәсең, хикмәтледер. Була бирсен, мин үзем дә эшнең хикмәтлерәк, куркынычрак булуын яратам.
Офицер минем белән артык сайрашып торырга теләге юклыкны белдереп, шул ук вакытта мәче баласына майлы калҗа күрсәткәндәй:
— Сделаешь, крест на грудь и на побывку,— дип, китеп барды.
Крест дигәнен башына капласын, шулай да, авылга кайтырга дигәч, колак торды, әй.
Кыскасы: җәйге төнгә каршы без, Госман белән икәү, урман артындагы поляк авылында ята торган немец батальонына «кунакка» киттек. Бурыч ачык: фланглардан үтеп батальонның артына төшү өчен юллар капшарга, батальон штабының кайда урнашканлыгын дөрес итеп белеп кайтырга.
Киттек. Госманны, минем авылдаш, дип үзем сайлап алдым. Төн бик әйбәт,— кызлар белән генә сөйләшеп утыра торган төн. Шундый төннәрдә яшь чакны искә төшерәм мин, авыл урамнарында кычкырып җырлап йөрисем килә башлый. Ә бу төнне кычкырып җырлау түгел, кычкырып сөйләшергә дә ярамый. Немецның колагы үзе белән.
Урманны чыгып җитәрәк, атларны зчкәрәк кертеп, карт бер имән төбенә бәйләп калдырдык. Авыл шунда, урман янында гына дип әйтерлек. Читтән караганда, ялтыр башлы костелын искә алмаганда, өйләре җиргә сытылып кергән төсле. Тик әллә нидә бер ишетелеп киткән ят тавышлар гына авылда җан ияләре барлыкны, авылның әле сытылып бетмәгәнлеген белдереп тора. Кайдадыр, якында гына, немец телендә берничә тапкыр команда тавышы яңгырады, часовойлар алмашынды булса кирәк.
Урманнан чыккан кечкенә чишмә, авылга җитәрәк инешкә кушылып, зур гына суга әйләнеп китә. Суның уң як ярлары куе таллар белән күмелгән. Шуларга ышыкланып, авылга якынайганнан-якыная барабыз. Авыл елганың сул ягында, без уңда. Менә инде без ындыр турына да килеп җиттек. Келәтләр, зур-зур амбарлар күренә башладылар. Часовойлар үткәләп торалар. Ахрысы, монда немецларның складларыдыр. Мин кесәдәге шырпымны капшап куям. Шырпы белән уйнау минем бурычка керми керүен дә, шулай да якындарак торсын әле.
Таллар, елганың уң як ярлары буйлап, һаман сузылалар. Без инде нәкъ авыл турында. Тик су аркылы үтү өчен басма да, күпер-фәлән дә күренми. Ахрысы, түбәнрәктер. Без һаман, су буйлатып, алга таба үрлибез.
Чынлап та, күпер түбәндәрәк, авылның көньягындарак икән. Монда инде, тау аслатып, яртылаш таштан салынган складлар, яшелчә базлары тезелеп китә. Теге якта, авылның арт урамыннан килеп күпергә таба сузыла торган юл буенда, таш кое кала. Изгеләр коесы булса кирәк, өстендә часовня, аның очында тәреләр ялтырый. Бу тирәдә часовойлар күренми, немецлар бу яктан бик шикләнмиләр, ахрысы.
Күпер чыдарлык, таллар безнең файдага, яртылаш җиргә сеңеп беткән ташландык складлар берәүне дә кызыктырмыйлар булса кирәк, әнә шул берәү дә кызыксынмый торган яктан кинәт кенә без кызыксынсак, начар булмаячак. Мунча табып булмый торган бу поляк җирендә немецларны шәп кенә бер парлап алырга бик ярар иде.
Авылның бу ягын шулай өйрәнгәннән соң, ерактан ук әйләнеп, икенче ягына күчтек. Ул ягы әллә ни уңайлы булмаса да, шулай да, саклык белән эш иткәндә, авылны тәреп алырлык юллар бар. Урыннарны билгеләдек, разведка үзенең бурычын үтәде диярлек. Инде хәзер авылның эченә керергә кирәк. Озак уйлап торырга вакыт юк, тиз кирәк, күзеңне йомып, тәвәккәлләп кирәк.
Нәкъ шулай тиз кирәк вакытта, Госман минем белән озак итеп бәхәсләшеп тормакчы булды. Имештер, мин бер дә кирәкмәскә әҗәлнең күзенә барып керәм. Күпне өмет итеп, азыннан да колак кагарбыз, җитәр, борылыйк, ди бу. Атларның чалынып, буылып торулары бар, дип тә карый. Мин аны тыңларга да теләмим. Ахырында бу ялынырга ук тотынды:
— Айдар! —ди бу, үз тавышыннан үзе куркып, пышылдый.
— Айдар, ник тилерәсең син? Алай беркатлы булуның нигә кирәге бар? Җибәрделәр, килдек. Үтәрдәен үтәдек тә. Инде хәзер штаб эзләп йөрмәкче буласыңмы? Ышан миңа.
Авылда безне чат саен әҗәл сагалап тора. Аннары тагын үз башың белән уйлап кара. Штаб кайда? Кара мунчада түгел. Кайда булса да авылның уртасында, калай түбәле
берәр йортта. Кайтабыз да шулай дип әйтәбез. Иртәгә безне кем тикшереп йөри? Чортым да тикшерми.
Аңлап җитмим: уйлап әйтәме соң ул моны, әллә мине сынап кыланган буламы? Әгәр чынлап булса, мин сиңа күрсәткән булыр идем калай түбәне.
Борылдым да тегенең каршысына килеп бастым:
— Син моны чынлап әйтәсеңме, авылдаш, әллә маташтырган буласыңмы?
Госман катып тик тора, ник кенә бер сүз әйтсен. Күзгә күз карашып шулай тордык та, аннары киттек. Тик озак та узмады, бу тагын сыкранырга тотынды. Бу юлы инде тавышы бөтенләй калтыранып чыга, гөбедән сөйләгән төсле.
— Үлгәнче сиңа әйтеп каласы бер серем бар ие. Вәсилә турындагы сер. Ичмасам, шуны да әйтми калам икән инде. Чамалап әйтте ул моны. Шундый куркыныч минутларда Вәсилә исеме ишетелү мине бераз йомшартмасмы дип әйтте. Чынлап та, һич тә көтмәгәндә Вәсилә исеме яңгырап китү бераз исертеп ташлады мине, кайдадыр Вәсилә бар бит әле. Әти ясаган юкагач кроватьның ак аягы бар, юаш кына ай, мөлдерәп карап калган күзләр бар.
Үзем дә белмим, әллә нинди көч уянып китте миндә. Артыма борылдым да, Госманга кул селтәп, кычкырдым:
— Бар, атлар янына кайтып мине шунда көтеп тор, үзем генә барам. Эшлисе эшләрне бетергәч тә, хәзер әйләнеп кайтырмын.
Госман, шуны гына көтеп торган икән, борылды да, кәҗә төсле, тизрәк су буена, таллар арасына йөгерде, ә мин, тәвәккәлләп, берүзем авыл эченә кереп киттем. Эшлисе эшем шактый күп, штабның кайсы өйдә урнашуын дөрес билгеләүдән тыш, Госманның курнос борынына чиртеп күрсәтергә дә кирәк. Әгәр ул авылга минем ялгызым гына кереп, эшлисе эшне ялгызым гына булдырып чыгуыма ышанмый икән, аның борынына чиртеп, ничек булса да ышандырырга кирәк бит инде.
Бер шырпы сыздым — ике эш эшләдем. Тәвәккәл солдат барысын да эшли ул. Ярты сәгать тә узмады, немецларның бер складлары дөрләп яна да башлады. Ялкынның теле күккә күтәрелде: менә, күрмәсәң күр инде, Госман!
Шау-шу купты, берсен-берсе этә-тертә солдатлар йөгерешергә тотындылар. Шул ыгы-зыгыдан файдаланып, мин штабның кайсы өйдә урнашканлыгын белеп тә алдым, ә бүтәне миңа кушылмаган.
Урманга, атлар янына әйләнеп кайтканда, Госман мескен китәргә дә, китмәскә дә белмичә аптырап тора иде. Мине күргәч, кычкырып җибәрде:
— Неужели син исән? — ди.
Искитәрлек нәрсә тапкан, пычак булсынмыни миңа?
Менә инде без, атларыбызны әкрен генә атлатып, урман юлы белән кайтып барабыз. Матур гына булып таң атып килә, теге чакны, Вәсиләне Мамалайдан урлап кайтканда да таң нәкъ шулай булып аткан ие. Вәсилә дигәннән, бая Госман миңа Вәсилә турында бер сер сөйләмәкче булган ие бит.
— Йә, икебез дә исән чакта теге сереңне сөйләп кал ле,— дип, мин аңа карыйм.
Ул, әллә нинди уйларга күмелеп, дәшми-тынмый гына барган җиреннән дерелдәп уянып китә, текәлеп минем күзләремә карый. Көнгә яктылык төшеп килә, мин аның күзләрен аермачык күрәм, аның күзләре ниндидер болганчык күл төсле.
— Дөресен генә әйткәндә, пустяк,.-—ди бу, сөйләмичә котылып калмакчы була.
Мин үз сүземдә нык торгач, ахырында чыдый алмады, башлады. Әллә кайлардан уратып-уратып сөйләп алып китте. Дәшми генә тыңлап барам, очы чыгар әле, дим. Шулай булды да.
Урманны чыгып җитеп килә идек, бар күк серләр урманда коелып калсын дип ахрысы, ашыктыра башлады ул:
— ...Син дә шул бер дә юкка гына кыздың да киттең ул чакта. Кызыксыну юк, сорашу юк, кыз ташлап кит, имеш. Кызы нинди кыз әле тагын, сусыз кашык белән суырып йотарлык.
Ул үзе сөйли торган сүз белән үзе үк мавыгып китте, ахрысы, тавышы шуны әйтеп тора:
— Дөресен генә әйткәндә, ике куянны берьюлы тотмакчы булган идем мин. Синнән үч тә алмакчы идем, кызда да өмет юк түгел. Теге сабан туен хәтерлисеңме? Мамалайда ат йөгертергә барган идек бит. Син шунда камчы белән минем битемә суктың, нәкъ алты айга барды ярасы. Ә ачуы бетмәде. Кайдадыр эчтә ятты да. ятты. Үсте дә үсте. Менә бер заман үч алырга җай чыкты. Без синең белән Мамалайга кыз урларга киттек. Хәтерлисеңме, син эчтә, бакча ягында, ә мин койманың тышында, Вәсиләне койма аркылы чыгарабыз. Ул мескен — әллә куркудан, әллә каушаудан — берни белми. Кулын суза. Ә мин, тукта, ярап куяр әле бу, дим. Теге ыгы-зыгы килгәндә, бармагыннан йөзеген шудырып алам. Тәмам алгысыган кызый, пычагымны да тоймады. Соңыннан сиңа, кызу канлы кешегә, шул йөзек җитә калды.
Ул моны шундый тәмләп сөйли, әйтерсең авызында сүз түгел, конфет. Сөйләрлеге дә бар, оста эшләгән ул. Миңа хәзер бары тик баш селкергә генә, бары тик гаҗәпләнергә генә калган. Гаҗәпләнмәслек тә түгел, карсак кына бер кешенең эчендә ничаклы явызлык йөргән бит!
Борын кимерчәкләрем сикерә, сизенәм, яхшыга түгел. Югалган беренче төн өчен, Вәсиләнең чәч чуклары, үземнең җәяү йөрүләрем өчен — барысы өчен дә, барысы өчен дә берьюлы өзәсем килә.
Тик мин авыз ачарга да өлгерми калам, урман кинәт гөрселдәп куя. Минем атым җиргә капланып төшә, мөлдерәгән күзләрен генә күреп калам атның. Үземнең мавыгыбрак китүемне хәзер генә, немец засадасының тозагына килеп капканнан соң гына, сизендем, ярдәмчем — билемдәге гранаталар гына.
Минем, дошманга бирелмичә, кулыма граната тотып засада өстенә баруымны күргәч, Госман, елаган тавыш белән, кычкырып җибәрде:
— Башың бармы, Айдар? Икебезне дә харап иттерәсең бит!
Әйләнеп карасам, аның ике кулы да күтәрелгән, тезләре дерелдәп тора.
— Беренчесе менә сиңа, куркак җан! —дип, җан ачуым белән аның өстенә гранатаны томырдым.
Граната, иртәнге урманны яңгыратып, шартлады. Ут, туфрак, аннары тагын безнең авылның курнос Госман — барысы бергә буталып, һавага очтылар.
Миндә тагын өч граната, бер йөрәк калды.
— Мәгез, бусы сезгә!
Үзебезнекеләр килеп җиткәннәр, мине үлемнең авызыннан тартып алганнар. Туган-үскән якларга күптән үк кайтканым юк иде, санитар поезд белән кайтарып ташлаганнар. Үзем дә белмим, әллә кайчаннан бирле инде госпитальдә, ак палатада ятам. Бик шәп бер хирург киләсе, шул карыйсы диләр, тизрәк килсен, төзәтсен ие. Аннары тагын ишек кинәт ачылып китсен ие дә, кояш төсле балкып Вәсилә килеп керсен ие. Шәп хирург дигәннәре кирәк тә булмас ие ул чагында, терелер ием. Билләһи, терелер ием! Килмәс шул инде ул, ачулангандыр ул миңа. Их син, яшьлек! Яшьлек!»
Мәрхүмнең дәфтәре, тигезле-тигезсез хәрефләр белән берсе артыннан икенчесе тезелеп киткән юллар, ник язганын үзе дә рәтләп төшенмәстән, госпитальдә озак ятып эче пошканнан, бары тик вакытны үткәрү өчен генә язылган бу искиткеч матур тарих шунда бетә.
Ромен Роллан бугай, әйтә: «һәрбер кеше үзенең күңел тирәнлегендә үзенә генә аерым бер каберлек асрый»,— ди. Кеше монда бик сирәкләрне генә күмә һәм, бер күмгәч, ул аны күңеленнән казып чыгара алмый. Үзенең чая гомерен, таудан ага торган шарлавык төсле, тиз һәм шаулап уздырган ул тәвәккәл егет минем күңелгә дә әнә шулай нык булып утырып калды. Ә кем белә, бәлки гомерем буена мин аның каберен, авырыксынмыйча, үземдә саклап йөртермен.
Язгы розалар төсле, матур-матур уйлар туарлар, мәхәббәт турында яңадан-яңа легендалар язылыр, кешеләр берсе дә берни дә белмәс, ә яшь розалар дымны минем күңелемдә саклана торган әнә шул каберлектән алырлар.
Шундый уйларга күмелеп калган хәлдә, урамда очраган берәүгә дә күтәрелеп карамыйча, әлеге дәфтәрне куеныма кысып, теге ак чырайлы военврач янына барам. Теләк — әгәр җае туры килсә, ул ханым белән азрак сөйләшеп утыру. Аның әллә нинди яшерен моң белән тулган күз карашлары әле безнең беребезгә дә ачылып җитмәгән серләрне яшереп саклый төсле, һәрхәлдә мин тагын бер сорауга җавап табарга тиеш. Вәсилә соңыннан ни эшләп кала?
Бәхеткә каршы, аның бик җайлы вакыты туры килде. Эштән кайтып, ашап-эчеп кенә тора иде. Кәефе дә бик яхшы чак икән, без, берәр стакан кофе ясап куеп, шуның янында озаклап сөйләшеп утырдык.
Баштарак:
— Вәсилә турында мин үзем дә, сезнең төсле үк, әнә шул дәфтәрдән укып кына беләм,— дип, тыйнаклык саклап торса да, соңыннан ачылды тагын, барысын да сөйләде. Вәсилә дигәне шушы кара күзле ханым үзе булып чыкты, ә Айдар Шаяхметов үзе, теге вакытта алган сугыш яраларыннан һәм, бәлки, яшьлегендә ясаган хаталарының үкенечле яңаруыннандыр, шушы үзебезнең якларда, ләкин үз Янбулатына кайтып җитә алмыйча, үлеп калган.
...Берничә минут без икебез дә тын утырдык. Бу тынлык һәр икебезнең дә рухи халәтенә бик яхшы туры килә, нинди генә акыллы сүз булмасын, бу берничә минутлык тынлыкның изге мәгънәсен алыштыра алачак түгел иде.
Мин, гомумән, ни турында сүз алып барырга да белмим. Кызыксындырган сорауларга җавап алынып беткән, ни дә булса бүтән темага сүз кузгатыр идем, Вәсилә ханымның рухына туры килмәгән нәрсә килеп чыгып, аны рәнҗетермен, дип шикләнәм.
Ә Вәсилә ханымның, киресенчә, сөйлисе килеп утырган икән. Йөзен күтәрә төште ул, моңлы күзләрен миңа таба бер сирпеп алды, аннары, бүлмәнең бер почмагына текәлеп суынып калган хәлдә, әллә нинди тонык бер тавыш белән, әкрен генә сөйләргә тотынды:
— ...Бәхет турында бик күп сөйләнә бездә. Урыны белән дә, урынсыз да сөйлиләр. Шул сөйләгәннәрнең барысына да колак сала китсәң, бездә хәзер бәхет буявына буялмаган сыңар тычкан да табып булмый. Ә менә шуны, сез малярлар ясап куйган тоташ бәхетне, авыр аякларым белән ерып ничәмә-ничә еллар буена мин аны эзләп йөрдем. Бүтәннәр берсе дә күземә күренмәде, күренсәләр дә, алар бары тик күңелгә вакытлы юаныч кына бирделәр. Ә Айдар—ул минем балачагым, ул минем беренче йокысыз төннәрем иде. Балачакны онытып булмаган төсле, аны да онытып булмады. Балачакны кире кайтарып булмаган төсле, аны да кире кайтарып булмый. Әйбәт киңәшләр бирүчеләр булмады түгел, ләкин мин кеше сүзенә колак салмадым. Бәхет турындагы ялкынлы шигырьләр мине бары тик рәнҗеттеләр генә, чөнки Айдардан аерылып калуым белән мин баштанаяк бәхетсез идем һәм шул бәхетсез көйгә, бүтән кешеләрдән калышмыйча, атлап килдем. Җиңел булды дип уйлыйсызмы? Һич түгел. Яисә менә еллар буена эзләп йөреп тә, соңыннан аның турында шушы дәфтәрдән башканы таба алмау җиңел дип уйлыйсызмы? Әгәр шулай уйласагыз, нык ялгышасыз. Шәхси бәхетсезлек булды, бар, киләчәктә дә булыр. Мәсьәлә анда түгел, мәсьәлә әнә шул аерым бәхетсезлекләрне ерып чыга алуда, үзеңдә шуларны ерып чыга алырлык көч, ихтыяр булдыруда. Бәхет — әнә шул ул. Беләм, аягыма Айдар мәрхүмнең кабер балчыгы ябышыр, йөрәгемдә аның ачы хәсрәте сакланыр, ләкин, ничек кенә булмасын, мин сездән калышмам.
Ялкынланып сөйләгән җиреннән кинәт тукталып калды ул, сәер генә итеп миңа карап торды, аннары өстәде.
— Әгәр аның ул язмаларын чынлап та матбугатка чыгарырга уйласагыз, бернәрсәне үтенеп сорыйм: зинһар өчен, кершән-иннек ягындырмыйча, ни бар — шуны чыгарыгыз. Барыннан да элек кеше иде ул, кеше көенә калсын.
Мин ул кечкенә бүлмәдән бик соң киттем, шулай да башым йокымсырау белән түгел, уйланулар белән тулган иде.
Шуннан бер-ике ай узгач, якшәмбеләрнең берсендә мин тагын, яз башын котлап, әлеге теге минем өчен билгесез булган Айдар Корбановның кабере янына килдем. Тирәсе яхшылап чистартылган, кабер өсте яңа гына өзелгән язгы ландыш чәчәкләре белән күмелгән иде. Мин килгәнче бирегә кемдер килеп киткән иде инде. Бөек Ватан сугышы героеның каберенә чәчәкләр куеп киткән кеше миңа, ни өчендер, Вәсилә ханымдыр кебек тоела иде.