Логотип Казан Утлары
Бәет

СУГЫШ БӘЕТЕ

Татар халык иҗатында солдат хатлары һәм сугыш бәетләре шактый зур урын тота. Бу бәетләр, күбесенчә, үзләре шул сугышларда катнашучы һәм сугышның бөтен авырлыкларын башларыннан кичерүчеләр тарафыннан язылган булганлыктан, алар төрле фактларга бай булалар һәм сугыш вакыйгаларын шактый тулы чагылдыралар. Беренче империалистик сугыш турында язылып, 1916 елларда басылып чыккан «Герман сугышы бәете», ул сугышта катнашучыларны характерлау ягыннан, бик кызыклы бер материал. Бу бәеттә бер татар солдаты исеменнән шул сугышта катнашучы солдатларның башларыннан үткән хәлләр языла. Монда без бәетнең гади һәм саран теле аша Россия халкының үз иленә мәхәббәтен, солдатларның немец армиясенә каршы сугышта батырлыгын һәм тапкырлыгын күрәбез. Рус армиясенең башка солдатлары белән бергә бик күп сугышларда катнашып, батырлыгы, зирәклеге, оста сугыша белүе белән танылган Биктимер солдат — хәзер бөек Советлар иленә каршы сугышып ятучы фриц һәм гансларның аталары һәм абыйлары булган ул вакыттагы немец солдатларыннан урыны-урыны белән ачы итеп көлеп тә узгалый, ул аларның куркаклыкларын, аңгыра һәм шул ук вакытта кан эчкеч тупас кешеләр булуын да фаш итә. Чыннан да, ул сугыш вакытында немец патшасы Вильһельм тарафыннан Россия өстенә ташланган пушка итте— немец солдаты белән хозер бөек Ватан сугышында Гитлер тарафыннан алдап-йолдап, алтын таулары вәгъдә итеп Советлар Союзы өстенә ыргытылган һәм Россиянең карлы далаларында меңәрләп кырыла торган немец солдаты арасында ошашлы яклар бик көчле. Биктимер солдат пленда чагында башыннан узганнарын язганда: Нимеч халкы бик фасыйк, ире-хатыны бик бозык, Каты серле, кансыз халык, бер дә белмидер язык...

Нимеч эшен эшләтә, авыр эшне башлата,

Бер туярлык аш бирә алмый, эшләтәдер бишләтә, дип, плен төшкән солдатларның канын эчкән немец кулак һәм алпавытларының иң характерлы якларын күрсәткән. Ул вакыттагы кансызлык һәм катылык кан эчкеч Гитлер армиясендә меңгә кабатланган, гаепсез кешеләрне җәзалап үтерү, хәтта сабый балаларны, картларны тураклап ташлау, авыл һәм шәһәрләрне бөтенләе белән җимереп һәм яндырып бетерү хәзер Гитлер армиясендә канлы система булып, хөкүмәт тарафыннан кушыла торган коточкыч бер чара булып әверелгән. Ләкин кеше канына манчылган немец варварлары никадәр азынсалар, аларның һәлакәте шул кадәр тизрәк якынлаша бара. Бөтен дөньяның прогрессив халкында немец фашизмына һәм аның талаучы армиясенә нәфрәт көп саен көчәя бара, Кызыл Армия мактанчык Гитлерныц бетле армиясен, X. Ярми меңәрләгән мәетләрен калдырып, чигенергә мәҗбүр итә. Биктимер солдат «Герман сугышы бәете»ндә тасвирлана юрган татар солдаты — рус армиясенең батыр солдатларыннан берсе. Ул үзенең тәвәккәллеге, тапкырлыгы аркасында пленнан кача, кыю разведкаларда немецларны алдап, командиры кушкан эшне менә дигән итеп үтәп кайта. Рус армиясенең һәм Россия солдатының иң күркәм якларыннан булган бу сыйфатлар үз ватаны, үзенең иреге һәм намусы өчен сугыша торган Кызыл Армия сугышчыларында моңарчы күрелмәгән, бөек каһарманлыклар булып балкып чыкты. Бу бәет халыкның шул вакыттагы уй һәм фикерләрен, аның сугышка, үз илен басып керүчеләргә карашын бик ачык итеп әйтеп бирә. Бәетнең төп кыйммәте дә әнә шунда. Герман сугышында катнашучы Биктимер солдатның хаты 3 бүлектән тора. Бу солдатның беренче хаты:

 Мин әйтәмен, сез тыңлагыз, зур сугышның хәлләрен,

Исәпләсәм һушсыз булам, бетәдер лә хәлләрем.

Без урабыз уракны, зур куябыз зуратны,

Сугыш чыккан дигәчтән, ашыгып җигәм туры атны.

Сугыш чыкты нимечтән, үзен батыр димештән,

Әткәй миңа кылыч бирде, аның сабы көмештән, дип башланып китә. Аннан соң миллионнарча халыкның илен, хатынын, бала-чагасын ташлап сугышка иитүе тасвирлана, казарма тормышы, сугыш белеме өйрәнүләр башлана. Озак та үтми, Биктимер солдат Москва аша фронтка барып керә:

 Безнең Мәскәү бик матур, урамнары бик такыр,

 Күп җирләрдә музыка уйнап, күңелләрне юатыр.

Поход чыктык Мәскәүдән, ун көн бапчык бер буйдан,

 Польшага без барып кердек, унбиш полк бер юлдан.

Алдан бара атлылар, казакларны мактыйлар,

Каршы чыгып нимечләр, биш йөз туптан аттылар.

Без дә тездек тупларны, төзәдек мылтыкларың

«Пли!» дигәч залп бирдек, чәчтек бик күп утларны.

 Җиргә салдык фугаслар, өркә фугастан атлап;

Тимер чыбык койма коеп, хәйлә коршый солдатлар.

Нимеч төшә фугаска, сизми үзе тупаска, 1 раншига килеп кергәч, йөз түбән китә аска. Җир тетрәтеп һөҗүмгә килүче немец армиясенә каршы каты сугышлар башланып китә.

Нимеч атадыр туптан, килми курка штыктан.

«Ура» дип кычкыргачтан, чыгып кача окоптан.

Ннмеч телне белмидер, бер дә игә килмидер.

Безне һич тә җиңә алмагач, болгарларны димлидер.

Астрякның патшасы, Франс Йосыфтыр аты,

Йөз мең халкы плен төшкәч, бетте аның гайрәте.

Германиянең патшасы, Вильһельм аның аты.

 Астряктан эш чыкмагач, сынды аның канаты.

Вильһельм бик мактанчык, бүләк бирә алганчук.

«Фәләнне дә мин алам» дип алдан тотадыр капчык.

Ләкин безнең батыр солдат сер бирергә теләми.

Ул күкрәк киереп сугышка чыга һәм Вильһельмгә:

Тот капчыгың зур ачып, тик үзең китмә качып.

Сиңа җиңү сөрсегәндер, китәрсең утка басып.

Без бирмәбез шул серне, бер дә бирмибез жирне,

Дошман килә башласа, сугышабыз без жилле.

Без җырлыйбыз кычкырып, курыкмыйбыз нимеч күреп.

Ә нимечләр әсир төшкәч, җылындыр үкереп, үкереп, ди.

 Немецлар бик күп кырылалар. Шулай да каты бәрелешләр, атакалар өзлексез дәвам итә.

Сугыша, сугыша көз җитте, су өстендә боз катты.

Генеральный сугышны нимеч тагын кузгатты.

Аламын дип Аршауны, өзәмен дип кыршауны.

 Безнең җиргә килеп керде, онытты ул уйлауны.

Эшнең уңгаен саклап, һөҗүм иттек өч яклап.

Солдатларын һәм тупларын барып алдык кочаклап.

Көн дүшәмбе көн иде, нимеч штыкка килде,

Без «ура» дип каршы алдык, бик күп нимеч кырылды.

Атлы казак чабадыр, үзенә юл табадыр;

 Германия разведкасын ул пленга аладыр.

Без атабыз калкудан, дошман кача куркудан,

 Без сугышабыз икешәр көн, өчәр көй дә бер буйдан.

Без нимечләрне күрдек, «ура» диеп йөгердек,

 Туп атканга карамыйча, барып штыкка кердек.

Поляк нимечтәи кача, аны күрсә ут ача,

Безнең, солдат һич курыкмый, дошманга гайрәт чәчә.

Рус гаскәрләре сафында булган Биктимер солдат, бәеттә әйтелгәнчә, әнә шулай дошманга каршы сугышып фронтта бик озак йөри. Яраланып лазаретта ятып чыкканнан сон, ул яңадан сугышка керә. Герой солдатның икенче хаты эчтәлеге ягыннан тагы да баерак.

Бу бәеттә инде аның әнкәсеннән, хатыны белән угылыннан һәм 77 нче елда төрек сугышында булган карт агасы сукыр Гайни бабайдан килгән хат һәм Биктимернең аларга җавабы бәян ителә. Бәетнең бу өлеше аңа әнкәсе язган хат белән башланып китә. Ана үзенең солдат улын сагына,

Көне, төне егълыймын, телдән сине куймыймын,

Бар теләгем бер генә, теләгәнем син генә,

Дип, улының исән-сау кайтуын тели. Биктимернең хатыны белән улы хатында гадәттәгечә сәлам языла һәм хат алу шатлыгы әйтелә һәм хатыны ирен менә шулай итеп күз алдына китергәнлеген яза:

 Кайчан ятсам син төштә, күренәсең гел бер эштә,

Разбойниклар сине куа, калмыйлар бер карыш та.

Кара урман, үзе төн, тумый һич тә якты көн,

Җил котыра, яңгыр ява, куркамын, оча котым.

Шул урманда ерткычлар, карарга куркынычлар,

Кем очраса, шуны ашыйлар, үкерешеп корыч тешләр.

Имештер син дә шунда, тик сөңгең бар бер кулда,

Килгән берсен син чәнчәсен, ыргып сикерә ул шунда.

Солдатның бабасы язган хат аеруча игътибарга лаеклы.

Бу хатта иң мөһим бернәрсә: фронт беләге тылнын бәйләнеше, аларның бер уй, бер теләк— илгә аяк баскан дошманны тар-мар итү теләге белән янулары күренә.

Карт сугышчының хатында болай диелә:

Сугыш хәлен күп күргән, утыз сугышка кергән.

 Сугыш сафы арасында ике күзен бетергән.

Аның күзе күрмидер, күрмәсә дә тынмыйдыр,

Синең хатны укыта-укыта ул дәртләнеп җырлыйдыр.

Булса иде яшь чаклар, йөрсә иде аяклар,

Китәр идем сугышырга, һәй! Кайда ул яшь чаклар!

Чыгар идем ал якка, алып корал култыкка,

Мин дошманны кырыр идем, селтәр идем як-якка.

Карт сугышчы улын да батыр булырга, отличиесез кайтмаска, яман атын сатмаска өнди:

 Өем димә, борчылма, нык хезмәт ит, тартынма.

Түрәләрнең кушкан эшен «так точно!» дип бик, тыңла

Атличиясез һич кайтма, яман атыңны сатма.

 Сугыш хәле авыр диеп, ирлегеңне югалтма.

Ир сынала күп эштә, бигрәк беленә сугышта.

Сугыш, энем. Бик нык сугыш, һич файда юк сагышта.

 Хәзергә бетте сүзем, сау бул, энем, йолдызым,

Дошманга һич бирелмә, калсаң да бер ялгызың.

Боларның барсы да Ватан сугышына күтәрелгән безнең халыкка, азатлык байрагын югары күтәреп алга баручы безнең батыр Кызыл Армиябезгә дә хас һәм якын сыйфатлар. Болар үткәндәге сугыш вакытында безнең халыкның һәм армиянең бәйләнешен, аларның уй һәм кичерешләрен күрсәткән бер мөһим фактлар, болар хәзерге теләкләр һәм максатлар кебек үк көчле яңгырыйлар. Өйдән килгән шундый хатлар, болай да батырларча көрәшүче сугышчыны тагын да канатландырып җибәрәләр. Ул үзенең җавап хатында сугышта, күрсәткән батырлыкларын санап, болай ди:

Ярни Разведкага чабабыз, иимечләрие табабыз.

Артларыннан урап алып, тар тишеккә ябабыз.

Эш моның белән генә бетми, ул немецларны алдап, аларның тылына керә Һем анда бик күп батырлыклар күрсәтеп көри. Разведкага бер баруында ул немецлар кулына төшә, ләкин анда да немецны алдап кача һәм аннан көлеп: Иптәшләр китте чабып, су буеннан юл табып,

Нимеч калды авызым ачып, үз җиреннән юл сабып, ди.

Шулай да күп йөри торгач, бер вакыт бу солдат немецлар кулына килеп эләгә. Аны штабка алып баралар. Сорашу башлана.

Ул анда да үзен егетләрчә тота.

Мине алып киттеләр, тиз штабка илттеләр,

Сорашалар бик җентекләп: күпме гаскәр бар? диләр.

Мин әйтәмен, — белмимен, мин штабтан килмимен,

Ашасагыз менә үзем, башка сүз әйтә алмыймын.

Нимеч сөйли русчалап, сүзне тәмам ботарлап,

По-русски я низнайэ димен, тик торам күзгә карап.

Ала алмыйлар сүз миннән, һич тә язмыймын телдән,

Я алла, бир ярдәмең дип, тик телимен күңелдән.

Аптыратты әфисәр, ала алмады һич хәбәр,

Ул әйтәдер солдатына, «кутускага алыр бар!»

Солдат алды иярле ат, син, ди, алдан җәяү чап.

Шулай итеп без барабыз, төште миңа бер исәп:

Бәреп ектым нимечне, шулай итеп алдым үчне.

 Биктимер солдат монысыннан качып кайта алса да ул яңадан аларның җә[1]залауларына килеп эләгә. Төрле хәйләләр кора торгач, анысында да качып китә.

 Шулай йөрдем дүрт көнләп, һич йокламый иркенләп,

Һәм ашамый тамагыма, икешәр той һәм бер көнләп.

Бишенче көн булгачтал, руслар якын килгәчтән,

Яннарына чабып бардым, аларны үзем күргәчтән.

Солдат җыелды йөзләп, «сөйлә!» диләр, тәфсилләп,

Бәйнә-бәйнә сөйләп бирдем, бар күргәнем берәмләп,

«Но, товарищ, молодец! нимеч зур корсак, подлис»

Дип иптәшләр кычкырышалар, «Но молодец да барин!»

Безнең эш шулай бара, руслар нимечне ярь

Күрәчәген ул күрәдер, зур корсак —нозе карь

Өченче бүлектә бу солдатның пленнан язган хаты турында бәян ителә. Ул анда немецлардан бик күп җәфалар һәм авырлыклар, төрле мәсхәрәләүләр күрә. Немецларның русларга һәм гомумән үзләреннән башка халыкларга ерткычларча караулары турында бу хатта шактый киң язылган. Анда мондый юллар бар:

Әсир төштем германга, нимеч дигән дошманга.

Көйләп язам бу хатны, артык эчем пошканга.

Ике качтым нимечтән, зур корсаклы нпмечтән.

Ризык булгач тагыш төштем, йөри торгач бер эздән.

Инде эләктем, кача алмыйм, кош түгелмен, оча алмыйм

Туя икмәк ашый алмыйм, Иделдән су эчә алмыйм.

Нимеч эшен эшләтә, авыр эшне башлата,

Бер туярлык аш бирә алмый, эшләтәдер бишләтә.

Нимеч өе бик биек, икмәк юк, өйрә сыек.

Бәрәңге ашап каһва эчә, бер дә ашау юк туен.

Түтәл ясый бакчага, тимер кертә акчага.

Яфрак белән эч тутыра, аптырый ул калҗага,

Нимеч халкы бик фасыйк, ире-хатыны бик бозык.

Каты серле, кансыз халык, бер дә белмидер язык.

Уйлый уен астыртын, эшли эшен яшертен,

Бер дә ярамас эшен эшләсә, эндәшми һәм алмый.

Артык горур бу халык, әйтерсең үзе хәлпку

Бер өзмичә сыра эчә, үзен саныйдыр аек.

Нимеч аз сөйли сүзен, читкә ташламый күзет?

Бар белгәне дөнья күрү, гел исәпли ул үзен.

Солдатның бу хатында, әсирләр белән ерткычларча эш иткән немецлар әнә шулап, нәкъ тормыштагыча итеп сурәтләнәләр. Немецларның үзләрен «өстен халыклар» дип санап, башкаларны кешегә санамаулары Биктимер солдатның ачуын китерә, анда немецларга карата тагын да көчлерәк дошманчанлык туа һәм ул үз илен, үз халкы белән гасырлар буе дусларча яшәүче рус халкын сагына.

Ашлары ят, телләре ят, гадәте ят,

Бер максутка ишарәтелим унар кабат,

Аптырагач орышамын кабат-кабат,

Үз урысым туганымдай күренә имди.

Безнең урыс юмарт була һәм удалой,

Урыс янда булсын иде нимеч долой,

Ннмечләрдә күрә алмыймын бер яхшы уй,

Әй урысым, әй урысым, диям имди.

Имеш: иимеч һөнәрле, урыс надан.

Юк, юк, ул сүз дөрес түгел, нимеч ямап.

Я үзсүзле, я горур, я ул чаман,

Җанын бирер, үз сүзен бирмәс имди.

Нимечтә юк йомыш сорау күршесеннән,

Һичбер нәрсә алышмый ул бер-берсеннән.

Барып бернәрсә сорасаң көлә синнән,

— Нигә үзең алмыйсың? — дия имди.

Биздем, валла, бу нимечтән, каты биздем,

Бу халыкның дуслыгыннан өмит өздем.

Бу көнгәчә хурлавына көчкә түздем,

Бу көннән соң түзмәм, валла, түзмәм имди.

Рус-герман сугышында катнашучы турында булган бәет әнә шундый юллар белән, үзен азаплаучы канэчкеч немецларга ләгънәтләр уку белән тәмам була. Бу бер татар солдаты яки әнә шул азапларны үз җилкәсендә татыган башка берәү тарафыннан язылып, аерым бер кеше исеменнән әйтелгән сүзләр генә түгел. Бу сүзләр, шул вакытта берничә еллар буенча пленда булып, немецлардан күргән җафаларга түзә алмый кан йоткан ун меңнәрчә пленныйлар авызыннан, алар исеменнән әйтелгән сүзләр. Алар немецларның русларга һәм башка халыкларга булган этлекләрен, ерткычлыкларын күрсәт эләр. Немецлардан башка халыкларның киләчәген дар агачы белән чикләргә теләгән һәм «түбән халыкларны» кырып бетерү турында оятсыз белдерү ясаган кеше ашаучы Гитлер бу ерткычлык һәм кыргыйлыкларны коточкыч күләмгә үстереп, миллионнарча тыныч халыкларны канга батырды. Ләкин канлы балта күтәреп төнге кәсепкә чыккан бу ата бандитның муены сынар көн ерак түгел инде. Аның бөтен дөньяны фашизм тырнагы астына алу туфындагы акылсыз планнары көннән- көн җимерелә бара. Тарих һәм тарихи фактларның барысы да Гитлер зарарына сөйлиләр һәм аның тар-мар ителәчәген раслыйлар.