Логотип Казан Утлары
Очерк

СӨТ

Роталар, батальоннар оборонасын тикшерергә киттем. Бәгырьне көйдерә торган эссе көн, ине дә, буе да күренми торган киң кыр. Мин бара торган тар юл ике яктан да уңган игеннәр белән кысылган. Юлның бер ягында җитеп саргайган, салмак кузаклы борчак, икенче ягында авыр башакларын күтәрә алмый сөрлеккән куе бодай. Борчак араларында да, бодайараларында да, анда да, монда да хатын-кызлар төркеме күренә. Алар урак уралар, ә кайберләре урылган игенне шунда ук сугып та баралар. орлыклар тутырган капчыкларны кечкенә арбаларга салып тартып алып китәләр. Мин бара торган якта — алда — безнең оборона. Оборона алдында немецларның снарядлары, миналары төшеп ярыла, кара тузан баганалары күтәрелә. пулеметлар такылдаган тавышлар ишетелә. Ул гөрселдәүләр, диңгез дулкыны кебек, бер көчәйгән, бөтенләй якын килгән, юлның ике ягындагы игеннәргә бәрелгән кебек булалар да, кире китәләр, ераклашалар, саңгырауланалар тагын көчәяләр... Кояш югары. Аның эссе нурлары чәнечкән кебек игеп тәнне кыздыра, тирне чыгара. Мин, ашыкмыйча гына, һәрбер тамчы» тирне саклап каласым килгән кебек кенә, атлыйм. Тирә-ягыма каранып тамаша кылам, сугыш тавышларын, алда снарядлар гөжелтәвен тыңлйм. Ашыгып-ашыгып эшли торган хатын-кызларга карап, аларныңбер дә курыкмауларына, снаряд тавышларына бер дә исләре китмәүләренә гаҗәпсенәм. Юл түбәнгә таба сузыла. Ул төшә дә, бөтен тирә-ягы, урамнары, ишек аллары чия агачлары белая күмелгән бер кечкенә авылга барыл тоташа. Мин, ашыкмый» гына атлап, шул авылга төшәм,. Инде миңа алсуланып пешкән, ботакларын сыккан чияләр дә, «пешәм, пешәм!» дип торган алмалар да аерым ачык күренәләр. Ләкин күзләр ул чия, алмаларга караса да. күңел салкын су эзли, тешләрне чатнатырлык салкын су эчеп хәл җыясы килә, күлмәкләрне салып ташлап билгә чаклы гына булса да су керәсе, мөмкин кадәр салкынлык аласы, кояшның чәнчә торган нурларын җиңәсе килә. Алда сугыш тавышлары. Авылда тынлык, урамнарда бергенә кеше дә, мал да. эт-песи дә күренми, читән башларына менеп, канатлавын кагып, бер генә әтәч тә кычкырмый. Тынлык, шомлы, куркыныч тынлык. Беренче өйнең капкасына якынлашам. керәм. Тәрәзә капкачлары ябык, ишек алдында берәү дә юк. Төрле якка каранам. Эзләнәм. Авыр йозак белән бикләнгән ишеккә күзем төшә. «Әйе, киткәннәр, йортларын ташлап каядыр кипкәннәр» ди күңел. Ботакларын сыккан чияләргә, пешеп килә, торган алмаларга хәзергә әле бер кешенең дә кулы тимәгән. Алар — көчле, юан беләкле, шаян күңелле хуҗа хатынны» көтеп торалар. Ишектә йозак, хуҗа хатын юк, ул бәлки кырда, мин күргән хатыннар арасында бодай сугадыр? Бәлки, ул инде бала-чагаларын ияртеп, илнең тыныч ягына, Уралга киткәндер? Бәлки шушы тирәдәге берәр урманда партизаннарга аш пешереп йөри торгандыр? Ишектә йозак. Ишек алдында бер кеше дә юк. Капкадан чыгам да, урам буйлап атлыйм. Менә икенче, өченче... өйләр, аларның барысы да бер төрле: ак стеналы, алма, чия агачларына, колмакларга төрелгәннәр, тәрәзә капкачлары ябылган, ишекләр йозаклы. Урамның күләгәле ягы буйлап барам да барам. Коймалар аша сыгылып торган чия ботаклары актыннан бөгелеп үтәм. Атлыйм, күзлим, тыңлыйм. Алда, уң якта, сугыш тавышлары, самолетлар гөжли. Авылда тынлык, капкалар ябык, өйләр бикле, коеларда аркан да, чиләк тә юк. Янып эчәсем килә, иреннәр бер-берсенә ябышалар. Атлыйм, күлмәк якаларын киңрәк ачып җибәрәм, фуражканы селтәп көзгә дә, күкрәккә дә җил өрәм. Бакчаларның салкынча күләгәләрен су урынына йотып, тирән-тирән итеп сулыш алам, хуш1 искә, алма, чия исләренә рәхәтләиәм. Нинди матур ил, нинди бай авыл! Атлыйм, тирә-якка колак салам. Сул яктагы бер тыкрыктан әллә нинди аңлашылмый торган тавышлар ишетелә. Ул тавыш кеше сыкранывына да ошый, бозау мөңгерәгән кебек тә тоела. Аякларым тавыш килгән якка атлыйлар. Тирә-ягы тирән чокырлар белән уратылган кечкенә генә каберлек. Андагы крестларга күз төшкәч тә бу авылның гомере, тарихы күз алдына килгән төсле була. Крестлар... Крсстлар арасында, әле яңа гына казылган кабер янында, халык, хатын- кыз, бала-чага, картлар, карчыклар. Мин, әкрен генә атлап, аларның араларына керәм. Казылган кабернең парланып торган яңа балчыгы өстендә бөтен гәүдәсе туракланган, башы ярылган, ике күзе дә сытылып чыгарылган, күкрәге киселгән ярым шәрә бер гәүдә, хатын-кыз гәүдәсе ята, аның сул ягына башлары киселгән ике бала салынган. Мин, фуражкамны кулга алып, гәүдәләргә. баш иям дә, шул ук минутта халыкка карыйм. Яшьле күзләр, ачу белән, мәхәббәт белән тулган кайгылы йөзләр.

— Кемнәр? — дим.

— Хуторские, — ди бер карт. Халыкның барысы да әллә, ни әйтәсе килгән кебек күренә. Күзләр яшьле.

 — Кем болай эшләде? — дим. Берничә тавыш берьюлы:

— Герман, — ди. — Немец, — дип өсти, йомшак телле бер украинка, 15—16 яшьләр тирәсендәге кыз.

— Гитлер, — ди, озын күлмәкле, штансыз бер малай. Йөрәк әрни, күзләрдән яшьләр тама. Тешсез бер карчык:

— Нинди кара көч сине яратты, каһәр суккан немец, — ди.

— Каян алындың син, шомлы Гитлер, — ди бер хатын. Гәүдәләр күмелде. Кабер өстендәге яңа, йомшак балчыклар чәчәкләр белән капландылар. Күмелгәннәрнең баш очына: «Ганна Павловна Павлюк— 47 рокв, Полына Микол Павлюк — 10 рок! в Микола Мпколойович Павлюк — 8 роюз Жертва германа — ворога людства усього свату» дип язылган истәлек кундылар. Немецлар бу кабахәтлекне моннан өч көн элек эшләгәннәр. Авылга. «Молоко, сало, масло, курица, яйцо, хлеб» дип язылган такта кисәге күтәреп биш немец солдаты кергән. Анна Павловна аларны «сыйларга» уйлаган. Солдатлар аның өенә кергәч, ул, «ачык» йөз белән:

— Түгәрәкләнешеп өстәл буена утырыгыз, хәзер сөтем кайнап чыга, икмәк белән сөт ашап тамак туйдырырсыз балаларым. — дигән. Өстәлгә бер бөтен икмәк тә чыгарып куйган. Солдатлар шатланганнар. «Украинкалар немецларга шулай юмартлык күрсәтәләр шул» дигәннәр, билләрендәге каешларын бушатып, мөмкин кадәр күбрәк тутырырга хәзерләнгәннәр. Мичтә ут яна. чүлмәктә сөт кайный, икенче чүлмәк чәй пешерә.

— Утырышыгыз, улларым, — ди Анна Павловна. Солдатлар утыралар, кашыкларын чыгарып, ашарга әзерләнеп торалар. Ач күзләре мичкә юнәлә. Анна Павловна кулындагы» ухваты белән мичтән чүлмәкне тартып чыгара, күзләр майлана. Анна Павловна бердә ашыкмый, солдатларның эче авыртканын белеме дә килмәгән сымак. Менә инде чүлмәк мич алдында. Анна Павловна нидер эзләнә, үзе:

— Хәзер, хәзер. — дип кабатлый. Чүлмәк кулда. Анна Павловна кайнап торган сөтле чүлмәкне, чүпрәк белән тотып, өстәлгә китерә. Солдатларның кулларындагы кашыклар куе, кайнар сөтне айкг, өчен тагын да яхшырак хәзерләнәләр бер куллары белән икмәкне авызларына тыга-тыга, икенче куллары» беж сөткә» таба сузылалар.

— Мәгез!.. Ашагыз!—ди АннаПгг ловна. кайнап торган сөтне солдата; ның йөзләренә сибә. Украина хатынының сые солдатлыга ошап ук җитми. Куллар коралга пычакка тотыналар, кашыклар төда мич алдындагы хатынның аркасыз төзәп автоматтан ут ачалар, хатын үзе дә, аның янындагы ике баласы да кабер туфрагы өстендә мин күргәз гәүдәләргә әйләнәләр.

— Әгәр немецлар килсә-нитсә кабер өстеңдәге бу язу өчен әллә ничакль халыкны харап итмәсләрме? — дич ми бер бабайга — кабер өстендәге тактага күрсәтәм.

 — Юк, аларны икенче китермәбез инде без, — ди ул миңа. Бер хатын кулын сузып кырны күрсәтә, анда бик күп булып җыйната...

Хатын-кызлар төркеме күренә:

— Алар безнекеләр, күрәсең, хадыз үч алырга җыйнала, юк, үлмәбез,— дип өстәп куя тагын бераздан.