Логотип Казан Утлары
Шигърият

ПОЭЗИЯ

САГЫНУ ХАТЫ

1

Кыр почтасы бүген миңа илдән

Кайнар сәлам — шатлык китерде.

Ак киенгән агачлар үтәли

Йомшак җилләр исте, шикелле...

Наян кызым нәни кулы белән

Чәчлеремнән, гүя, сыйпады,

Йолкып алды, үзе гү-гү килде,

«Очты-очты» иттем мин аны...

Кечкенә ул. Белми бер телне дә,

Сөйләшә ул бөтен телләрдә.

Папа пуа... Папаң бик еракта,

Поход бара кышкы төннәрдә.

Гүтү-гү-гү... Кызым, гөрлисеңме?

Көләсеңме? Кел дә, гөрлә дә.

Син туганда йолдызлар нур сипкән,

— «Туды ул, — дип, — гамьсез көләргә...»

Көл, гөрлә, Күгәрчен!

Былбылым, Келәмсең?

 Күзләрең Зәңгәр күк

Төсле үк Саф булсын,

 Хәсрәтне белмәсен!

Зәңгәр күк йөзендә

Кара зар йөзмәсен.

2

Тормыш күзең синең саф булсын дип,

Тагып менә чыктым мәйданга,

Йөрәгемдә җылы уйлар ташый,

Кыш салкынын ярып барганда.

 Күптән инде, кызым, син белмәгән

Кара, ямьсез тормыш төбеннән

 Күтәрелдем канлы көрәшкә мин,

Антлар эчеп керсез күңелемнән.

Алсу таңнар яңа аткан иде,

Гөл бакчалар әле юк иде,

Ыргый иде дошман өстебезгә

Төрле яктан камап зур илне.

Мин, мыексыз малай, мылтык асып,

Килеп кердем көрәш кырына...

Кара төннәр кире кайтмас, дидем,

Батыр бардым баскан юлымнан.

Эх, йөрдек без ул елларда

Көнбатышта, Уралда,

Безнең куллар тиз күнекте

Дошманнарны турарга, —

 Сталинның кече улларын

Өйрәтүче чын осталар Чапаевлар.

Климентлар, Будённыйлар булганга...

3

Давылларда ныгып, җиңеп кайттык

Җирдә мәңге күкрәр шан белән.

Тарихларда безнең дан язылды

Кызарып янган кайнар кан белән.

Шуннан язлар бер-бер тезелеп кипте,

Һәр яңа яз күбрәк китерде

Яңа гөлләр безгә..*

 Гөрләп торган

Бакча иттек азат киң илне.

Мәхмуд Макс;

Шул бакчаны дошман таптасынмы,

Алсу йөзең синен сулсынмы,

Коллык бавын өзгән батырларның

Балалары тоткын булсынмы?..

 Юк, һич кайчан!

Кызыл гөлләр шиңмәс,

Бер башланган көчле җыр тынмас,

Азатлыкның тәмен белгән халык

Ул яңадан кайтып кол булмас...

Тормыш сөйгән, ирек сөйгән йөрәк

Тынып калса көрәш кырында,

Зур үскәчтен, кызым, хәсрәт-сагыш

Ишетелмәсен синең җырыңда...

Ялкыннан Ярылсын

Җырларым,

Дан алсын! Шуларны

Син җырла!

Болында һәм кырда

Саф аваз Таралсын!

Мин сөйгән Киң илдә

Дәрт җыры

Яңгырасын!..

Иген үскән киң басулар буйлап,

Эзләрендә күмер калдырып,

Бүләкләр һәм дан турында уйлап,

Авылларны утта яндырып,

Ул киерде дә безнең курку белмәс

Сакчы кулларына юлыкты.

Шуннан бирле шатланмас һәм көлмәс

Булып китте, тәмам боекты.

Утыра ул менә юеш тавык

Кебек булып сүзсез», коралсыз,

Эчкә баткан күзләр, битләр ябык,

Көеп килә яшьлек — кыраусыз.

Ник болай ул? Аны җәзаларга

Учаклармы әллә ягыла?

Юк, юк бездә андый чаралар да,

Ул ачуын эчеп ябыга.

Яшь лейтенант җайлап сорау бирә

Пленныйның ана телендә.

Ә пленный шашып сүзгә китә,

Туплар аваз сала тегендә.

— Орденыгыз? — Фюрер кире алды...

— Ник килдегез бире?

—Җир эзләп...

— Бәрелештән соң ничә кеше калды дивизиягездән?

— Сигезләп...

Әйтер идегез сез очратсагыз:

 «Хәсрәт! Калдырыгыз мылтыкны!

Сугыш кырын зинһар пычратмагыз,

Сез таларга гына булдыклы.»

 Без сугышчан халык,

Безнең җирдә һәр гаилә — удар батальон.

Солдатларын, пушкаларын бергә

Күмеп китте бездә Наполеон.

«Блиц-криг» килеп капты хәзер,

Безнең штыклардан ычкынмас,

Совет җире фашизмга кабер,

Безнең халык мәңге кол булмас.

Ул күрде дә ике текә ярны

Тоташтырып торган күперне.

«Үз эшеңнән кыйммәт нәрсә бармы?»

 Дип уйлады, аннан... төкерде,

Кул селтәде...

— Партизаннар, аңлыйм,

Тотынулар авыр бу эшкә...

Тик дошманга кичү итә алмыйм,

Совет күпереп... Алга! Җиңешкә!»

 Күпер буйлап көчле күкрәү үтте,

Куркып очты күлдән үрдәкләр.

Чыш-пыш килеп суга авып төште

 Кинәт кызган тимер өрлекләр.

Поезд оча игътибарсыз дулап,

Бәрелә пар, Килә моң аваз.

Ләкин юкка... Туктый алмый улап

Су төбенә китте паровоз,

Һәм вагоннар изелделәр чатнап,

Кайдандыр ут ачты пулемет.

Тимер юлдан тантаналы атлап

Зур һәлакәт үтте бу минут.

Су айкалды. Язгы бозлар сымак

Калкып чыкты астан үлекләр.

Гөмбә кебек йөзеп йөрде озак

Үрмәкүчле тимер бүрекләр.

— Украина, — бер партизан әйтте,

Дошман өчен, — диде, — яман җир.

«Тәртип белән» безнең кулдан үтте

Дүрт эшелон, иптәш командир.

Хәрәкәттәге армил Көнбатыш фронт.

Украина, минем туган илем—

Татарстанның туган анасы,

Яраланган лачын кошы кебек,

Ачу белән сулыш аласың.

Вәхши немец үтте синең көләч

Кырларыңны таптап, яндырып,

Хатын-кызларыңны мыскыл итеп,

Улларыңны үксез калдырып.

Топольләрең немец балтасыннан

Яраланып җиргә аудылар.

Сокланырлык зифа шәһәрләрең

Каберлеккә ошап калдылар.

Пычратырга халкың мәхәббәтен

Тартынмады кулы палачның.

Ул хурлады таптап Днепрда

Изге кабрен бөек Тарасның.

Син кичердең чиксез авыр кайгы,

Тез чүкмәдең ләкин җиңелеп.

Коллык сөймәс көчле йөрәгеңдә

Үч тойгысы янды илереп.

Иң коточкыч нурсыз көнеңдә дә

Ялгызлыкны ләкин белмәдең.

Син һәр минут сиздең үз кулыңда

Көчле кулын кардәш илләрнең.

Татарстан — синең туган энең,

Дуслык антын эштә ныгытты.

Йортсыз калган ятим улларыңны

Кайнар кочагында җылытты.

Ата булды үксез балаларга,

Кием бирде киемсезләргә.

Көн-төн койды корал заводында,

Уртак дошман муйнып өзәргә.

Ул чакырды батыр егетләрен

Синең кырлар буйлап үтәргә,

һәм дошманны куып Днепрдан,

Туганнарны азат итәргә.

Җилдәй оча җитез акбүз атта

Ак тун кигән татар егете.

Чын туганлык анты — йөрәгендә,

Байрагында — җиңү өмете.

Бер ананың туган балалары —

Ташкын булып бергә кузгалдык,

Һич кайчан да, һичбер көч алдында

Җинелмәс бу изге туганлык.

Март, 42.

Хәрәкәттәге армия.