ҮЛЕМ АРКЫЛЫ
Август ае башланган гына иде әле. Хәтергә нык урнашып калган ул кызу көннәрдә безнең армия, Украинаның киң кырлары буйлап, көнчыгыш якка чигенә иде. Авыл өйләре, читәннәр буйлап кызгылт-сары куе төтен үрмәли, уг тополь агачларына сырыша, тузгып югары күтәрелә иде. Ярлар, тирән чокырлар аша, саргайган, коры агачлыклар аркылы, хуторларны әйләнеп үтеп, посып-посып кына сугышчылар үтәләр — алар озакка сузылган өзлексез походтан арыганнар иде. Бер пехота часте Кировоград районыннан чигенеп килә иде. Аның чигенүен үзендә нибарысы биш кешесе калган батарея каплап тора. Өч кызылармеец, кече сержант Гаврилов һәм кече политрук Дуся Ивановадан торган бу батарея орудиеләрдәге актыккы снарядлар, карабин белән өч винтовкадагы актыккы патроннар беткәнче дошманга каршы торырга карар биргән иде. Кичкә таба бу кешеләр ардылар, аларның ничек салынкыга снарядлар сызгырып лык эченә очып югалдылар да, берничә секундтан соң шартлап, зур авыл юлы өстенә зәңгәр яктылык сибеп ярылдылар. Яңгыр яварга тотынды. Кинәт тып-тын булып китте. Артиллеристлар, орудиеләре янына утырып, часть командиры җибәрергә ышандырган машинаны көтә башладылар. Иванова барлык документларын, вак-вак кисәкләргә ертып, төрле якларга сипкәләп ташлады, ул бары тик үзенең партия билетының беренче битен генә алып калды — аны бик пөхтәләп кенә бөтерде дә, рейтузының резинкасы эченә яшереп куйды. Бу авыр минутта ул үзенең сугышчан юлын исенә төшерде. Украина яланнарында бара торган сугыш көннәре, Кызыл Армиянең кадровый артиллеристы, батарея политругы Дуся Иванованың хәтерендә ул авыр чигенү көннәре нык сакланалар иде. Ниһаять, машина килде. Алдагы юл бик авыр булды. Уң һәм сул яклардан утлар күренә башлады, пулеметлардан атарга тотындылар. Яңгыр иврәтеп ташлаган юл читләреңнән сакланып кына немец мотоциклистлары киләләр һәм тәртипсез рәвештә аталар иде. Йөк машинасының тәгәрмәчләре шыгырдап киттеләр, машина калтыранып куйды да туктап калды. Шофер фараларны кабызыш җибәрде, җир өстенэ якты тасмалар сузылдылар. Юл апачык булып күренә иде. Алда, пычрак эчендә, ике аягы икесе дә өзелеп ике якка ташланган бер кеше ята иде Иванова кузовтан сикереп төште дә, яктыга килде һәьм юл өстендә яткан кешегә сак кына итеп аягын тигезде. Дусяга ул үлгән сугышчы гәүдәсе булып тоелды, ләкин җирдә ята торган кеше ыңгырашып куйды. Шуннан соң Дуся бу кешегә якынырак иелде һәм аның үз ире, артиллерия капитаны Михаил Иванов икәнен күрде. Капитанның күкрәге һәм куллары бик каты яраланган иде. Немецлар автомобиле фаралары яктысын күрделәр. Украин; кырлары буйлап йөргән бу юлбасарда яңгырлы, караңгы төндә ялгыз машинага ач бүреләр кебек ташландылар, батареячыларны чолгап алдылар, капк танны прикладлар белән кыйнал, штыклар белән чәнчеп үтерделәр, Дуся Иванованы алып киттеләр. Кичен немецлар Дусяны бер авыл өенә алып керделәр. Яп-якты итеп яктыртылган бер бүлмә эченә төрткәләп керттеләр дә җитез бер хәрәкәт белән аның башьнниан капчыкны алып ташладылар. Дуся зур һәм чиста бүлмә күрде. Стеналарга буш рамна: эленгән, тәрәзә төпләрендә гипстан эшләнгән фигура ватыклары тезелег тора, идәндә ниндидер китаплар, дәфтәрләр тузгып ята, почмакта тыныч кына түгәрәк сәгать тәкелтәп йөри Дусяның нәкъ каршысыида, ак ашъяулык ябылган өстәл артында, генерз: формасына киенгән, эполетлар, аксегь бантлар, төрле значоклар һәм свастик: билгеләре таккан симез кеше утыра. Өстәл өстендә наган, пистолет һәм бер өем совет һәм немец акчалары ята хәрәкәтләре әллә әйләнде. Генералның сул ягында, бер читтә немец офицерлары басып торалар. Барысы да тып-тын. Евдокия Иванова генералга карады, ул аның башы өстендә «Авыл советы председателенең урынбасары» дигән язулы пыяла такта күргәч, көлеп җибәрде. Офицерларның берсе русча:
— Смирно! — дип кычкырып йөгереп килде дә, Дусяның битенә сукты. Дуся аның каршында баштан аяк хәрби формадан киенгән хәлдә басып тора: өстендә; гимнастерка, чалбар, аякларында итекләр, җиңендә политруклык билгесе — кызыл йолдыз янып тора, якаларында хәрби звание знаклары, ә күкрәгендә, кызыл тасмада, «Батырлык өчен» дигән язулы көмеш медаль асылынып тора. Офицер, карлыккан тавыш белән:
— Хатын комиссармы? — дип акырды.
Дуся:
— Әйе, — дип җавап кайтарды.
— Партия билетың кайда?
- Юк.
— Частьларыгыз кайда?
Дуся кискен итеп, өзеп җавап бирде:
— Әйтмим.
Сүгенү тавышлары, асу, атып үтерү, газаплаулар белән янаулар башланды. Генерал йодрыклары белән өстәлне төеп акыра, сикереп торып җикеренеп килә, аннан соң, авыр сулап, тагын урындыгына утыра иде. Бүлмәгә бритва пычаклары, кадаклар, балта, пәке, кыргычлар алып кереп өстәл өстенә тезеп куйдылар.
— Я, сөйлисеңме? Менә шуннан соң Питер эшчесенең кызы Дуся Иванова сөйләргә тотынды Ул унҗиденче елны Петроград янында сугышта үлгән, һәм намус өчен, азатлык өчен көрәштә һәлак булган бүтән батыр кешеләр белән бергә Марс кырына күмелгән әтисе турында, Выборг ягында үскән һәм сугыш уты эчендә һәлак булган туган абы-йлары турында сөйләде.
— Күптән түгел генә миңа абыемның өзелгән һәм кыйналып беткән башын алып килделәр, — дип дәвам итте ул, — аның гәүдәсен таба алмаганнар. Ул сезгә каршы сугышканда үлгән. Мин абыемның башын Белая Церковь янындагы Подоли авылында» Украина тополе төбенә күмдем. Мин бик озак еладым. Ул минем иң соңгы туганым иде... Дусяга сөйләп бетерергә; ирек бир[1]мәделәр, кулларын һәм аякларын бәйләделәр дә, түшәмнән чыгып тора торган һәм, күрәсең, авыр лампа асар өчен кагылган, күгәреп беткәй иске бер ыргакка асып куйдылар. Аны шомполлар белән суктырдылар, аяклары белән типкәли-типкәли, йодрыклары белән төя-төя бик озак кыйнадылар, битенә төкерделәр. Дуся кар базында аңына килде. Икенче көнне Дусяны тагын генерал янына алып килделәр, тагын допрос алырга тотындылар, тагын кыйнадылар, тагын җәзаладылар, тәненең ике җиренә кыздырып биш кырлы- йолдыз билгесе бастылар, күкрәгенә, бөерләренә пычак белән кададылар, кыргыч белән тиресен кырдылар, кыздырылган түгәрәк тимер өстенә бастырып тоттылар. Ахырда генерал боларның барысыннан да туйды да:
— Алып китеп асыгыз үзен!—дип приказ бирде. Дусяны бүлмәдән алып чыгып барган вакыггта генерал аның аркасына револьвердан атып җибәрде. Бу көчсезлек билгесе иде. Аксельбантлар белән бизәлгән, орденнар таккан, фуражкаларына герман армиясе гербын кадап йөри торган ерткычлар алҗыган, газапланган, ялангач калдырылган рус хатын-кызын мыскыл итәләр, аны коточкыч газапларга тарталар, ләкин бу рус хатынының үзенең гражданлык горурлыгы, саф намусы, турылыгы һәм көчле ихтыяры белән үзләрен җиңүен аңламыйлар иде. Иванованы асарга алып киттеләр. Август аеның тулы ае урамнарны зәңгәрсу яктылык белән күмгән. Ак балчыкка буялган өйләр дөрләп яналар, әче төтен исе аңкый, самолетларның гөрелдәүләре һәм бомбалар шартлаган тавышлар ишетелә иде. Немец солдаты ашыга-ашыга бауга тотынды, һәм нәкъ шул моментта бомбаның һаман көчәя барган сызгыруы ишетелә башлады, ялтырап ут күренеп китте, нәрсәдер бик каты илтеп шартлады һәм җир үрә калыкты. Бомба кыйпылчыгы тиеп булса кирәк, солдат егылды, ә офицерны һава дулкыны бер читкә алып ыргытты. Берничә минуттан Дуся һушына килде. Ул читән буенда, карсак кына бер агач янында, тузан эчендә ята иде. Тирә-як тын, еракта, ай яктысында. дар агачы һәм аның аркылы асылынып төшкән элмәк күренә, ә артта, зәңгәрсу нур эчендә, тынлыкта, украин мазанкалары, топольләр, бөдрә яфраклы бакчалар тынып утыралар. Авылда барлык утлар да сүнгән, урамнарда бер генә җан иясе дә юк иде. Ярым тере, ярым үлгән Дуся, шыңшып өргән этләр тавышы астында, актыккы көчләрен җыеп, яшелчә бакчалары, бушап калган өй артлары буйлап үрмәли-үрмәли', авылның иң кырыендагы ниндидер бер чокырга төште һәм шунда йокыга талды. Бу Шевченко дигән авылда иде. Иртд белән колхозчы хатын Марфа Семенова, инешкә су алырга барган чагында, чокырда ята торган, чәченә ак төшкән яралы хатынны күрде. Дуся авыр сулый иде. Марфа Семенова Дусяга су эчерде, аннан соң үзенең чуар бизәкле сарафанын, кара шәлен, кофтасын алып килде һәм Акулина әби белән бергә, алар Дусяны өйгә алып керделәр. Акулина әби каударланып, ярым җылый-җылый йөреп, Дусяның яраларына сабор яфраклары япты, пешкән аяк табаннары астына көнбагыш мае белән суган бәйләде. Дуся Иванова өч көн мич башында ятты, ә төннә белән Акулина әбинең дан егерме биш километр читтәге урманга илтте. Ул аңарга:
— Кызым, туп-туры әнә тегендә таба бар. Шунда нәкъ үзебезнекелзр янына барып чыгарсың, — диде. Аннан соң:
— Кара аны, сак бул! —дип өста куйды. ... Сентябрь аенда Днепр елгасы өстендә узган кызу, кайнар көннәр искә төшәләр. Бу көннәрне капита Чистов батальоны батыр, җитез бер омтылыш белән Хортица утравыньа текә ярларына ыргылды һәм анщ комлы итәкләрендә каты сугышлар алып барды. Нәкъ менә шул чакта, сугыш төтене һәм уты эчендә генә пленнан котылган, зур газаплар һәм яралар күргән Дуся Иванова килеп чыкты. Ул сугышчыларны көймәгә утыртып Днепр аркылы алып чыга, снарядлар ташый, ата, яралыларны коткара һәм тагын ут эченә керә иде. Бу көнне аның аягы яраланды. Ул вакыттан бирле биш ай узды иңде. Дуся Грузиядә, Боржоми курортында дәваланды, сәламәтләнде, ял итте һәм хәзер без аны яңадан фронт та күрдек. Кече политрук Дуся Иванова ут аркылы, ерткыч немец генералының юлбасарлыгы аркылы, газаплар, җәзалар, чиксез авырлыклар аркылы партия билетының беренче битен саклап алып чыкты һәм аны үзенең партиясенә, үзенең армиясенә, үзенең Ватанына китереп күрсәтте Дуся Иванова яңадан җиңнәренә кызыл йолдызлар тегелгән яшель гимнастерка киеп йөри.