Логотип Казан Утлары
Хикәя

КЫШКЫ КИЧТӘ

Тагын бер көн үтте. Урман өстендәге болыт кисәге кып-кызыл булып бераз янып торды да, әкреп-әкрен сүнә барып, башта кызгылт-сары төскә, аннары ал, алсу-күгелҗем төсләргә кереп, ниһаять, бөтенләй сүнде һәм, карасу-күк төстәге болытка әйләнеп, урман өстендә асылынып тора башлады. Кышкы урман эчендәге күгелҗем караңгылык, агачлар ышыгыннан ачык кырга, суыкка чыгарга теләмәгәндәй», башта чыршы канатлары астына посып торды; аннары карга күмелгән ярлар, тирән чокырлар эчләп, разведчик шикелле, саклык белән генә азыл артындагьп читәннәргә килеп сыенды һәм шунда ук бакчаларга килеп керен- шәрә алма агачларын, ялангач чия куакларын, кар астыннан тырпаеп торган көнбагыш сабакларын үзенең, зәңгәр кочагына алды да, хәзер инде куркыр урып калмады дигәндәй», кисәк бөтен авыл өстенә ташланды. Йолдызлар кабындылар һәм, суыктан туңган кебек, калтыранышып, тын һәм караңгы авыл өстендә җемелдәп тора башладылар. Кыегыннан диярлек карга күмелгән кырын йортларның берсендә ут кабынып. тәрәзә турысында кар яктырып китте: өй эчендәге хатын, бишектә елап яткан баласын алып, саргылт башлы ак, тыгыз имчәген бәбинең сулкылдап торган иреннәренә тидергәч, тегесе елавыннан кисәк туктап, рәхәтләнүеннән мырылдый - мырылдый, кодгколт имә башлады. Хатын үзе дә рәхәтләнеп китте бугай, чөнки аның күзләре кысылдылар, ябык йөзе яшәреп. матураеп китте һәм ул, баласы өстенә иелеп, мәгънәсе аналарның бер үзләренә генә билгеле булган ниндидер сүзләр белән бдласьвн иркәләргә кереште. Мич башыннан башта ыңгырашу, «уф-фа» дигән тавышы килде һәм шуннан соң гына рус телендә:

— Кы-зым, су бир-сәнә, — дигән, көчкә әйтелгән карчыклар тавышы ишетелде. Бөтен дөньясын онытып, баласын сөеп утырган яшь хатын, карчыкның тавышын ишеткәч, баласының чокыраеп торган түгәрәк битен, кечкенә генә йодрыкларын, ак маңгаена төшеп торган чәчләрен үбә-үбә:

— Әйдә, улым, әбиеңә су бирик, әйдә, әбиеңнең эчәсе килгән, әйдә... — дип сөйләнә-сөйләнә урыныннан торды. Су биреп, карчыкның хәлен сорады. Ләкин ыңгырашудан башка бер төрле дә җавап ала алмагач, хатын көрсенеп куйды да, тагын баласы белән сөйләшергә тотынды.

— Әнә әбиең ничек авырып китте. Ичмаса, дөньялар тыныч чак түгел. Әтиең өйдә чак булса... —дип, үз алдына, ләкин шул ук вакытта баласына да әйткәндәй, сөйләнә башлады:

Бар, ятып тор, йокла, минем суга барып кайтасым бар. Хәзер урамда бик соңга калып йөрергә ярамый, бар, нәрсә авызыңны ерасың, тешсез! — дип, сөйләнеп, имеп туйгач елмаеп яткан баласын бишеккә илтеп салды да, аның чак кына турсаебрак торган дымлы, Ибраһим Газый алсу иреннәренә һәм елтыр күзләренә карап, сокланып, бераз бишек өстендә торты; аның йокыга китеп бетүен дә көтмичә, өстенә киенде; һәм, көянтә- чиләк алып караңгы өй алдына чыгып китте. Тышта җил кузгалган; күрше урманда агач башлары шаулый; йолдызлар инде күренмиләр — аларны болытлар каплаган; төн караңгылана төшкән; тиздән буран булачак иде. Хатын, үз аяк астында кар шыгырдавын тыңлап, кое яныча атлый; ә үзе, өйдә башланып киткән фикерен дәвам итеп. «Атасы гына исән-сау була күрсен инде. Дөньялар тынычланып исән-сау әйләнеп кайтса...» — дип, әйләнеп кайтса ни буласын уйлап бетермичә, кое янына килеп җитте. Бозланып беткән кое чиләгендәге суны чиләкләренә бүлеп салды да, көянтәсенә эләктереп, авыр чиләкләрне иңбашына күтәрде. Ж.ил аның битенә, күкрәгенә, чиләкләренә килеп бәрелде һәм, колак төбендә ачы сызгырып, урамдагы каты кар тузанын себереп алып китте. «... Әйләнеп кайтса, дөньялар яңадан тагын түтәрәкләнер иде, — дип өзелгән уйларын ялгап алып китте.

— Авылга шушы каһәр төшкәннәр килеп кергәннән бирле бер дә хәбәре-хәтере юк шул. Гомере бетмәгән булса, бәлки, кем белә, бер көнне дөбердәтеп кайтып керер әле. Тик менә бу каһәр төшкәннәр генә...» Ул, кинәт сискәнеп, тизрәк атлый башлады. Урман ягыннан җил таныш тавышларны алып килә иде: йөк автомобиле гүләвеме, әллә танк үкерүеме — анысын әлегә аерып булмый иде Хатын, юлны аркылы кисеп, сулъякка чыкты да, читәннәргә сыенып, көрт эчләп, бата-чума, көчкә ишек алдына кайтып житте; ашыгып өйгә керде; кабаланып утны сүндерде; һәм тәрәзә янына килеп, сулуын да алмыйча, тыңлап тора башлады. Бераздан, тәрәзә пыялаларын зыңгылдатып. авыл урамына автомашиналар килен керделәр. Беренче машинадан ук берничә кеше кар өстенә сикереп төште һәм аларның өчесе туи-туры бу хатын карап тора торган тәрәзәгә таба килә башлады. Ләкин кинәт тәрәзәдән читкә борылып, ишек алдына килеп керделәр һәм шул минутта ук өйалды баскычы шыгырдый башлады; тышкы ишек шалтырап ачылып китте (кабаланып кергәндә, хатын аны бикләргә оныткан икән); аяк тавышлары, сөйләшкән, капшанган тавышлар ишетелде, — алар өй ишеген эзлиләр иде булса кирәк. Башка чара калмагач, хатын тиз генә ут кабызды һәм, ни булса шул булыр дип, тәвәккәлләп, ишеккә таба китте. Ләкин шул минутта өй ишеге үзе ачылды Һәм өйгә бер-бер артлы өч кеше килеп керде. Алдан, пистолетын тотып, бер озын буйлысы, аннары калган икесе килеп керделәр дә, шунла ук күзләре белән өй эчен айкап чыктылар; шикләнерлек бернәрсә дә күрмәгәч, башларына уралган бәсле чүпрәкләрне сүтеп ташладылар да, битләрен, борыннарын, иякләрен уарга, йодрыкларына өрергә, тез башларын ышкырга тотындылар. Солдатларның берсе мич башына үрелеп караган иде, бөгәрләнеп яткан карчыкны күреп,

— Ефрейтор әфәнде, монда кемдер бар! — дип кычкырды. Яңагын әшәке марля белән бәйләгән озын буйлы немец, әле һаман тез башларын уып торган җирдән кисәк калкынып, — Тикшерергә!*—дип боерды. Солдат мич башына менеп кипте.

— Ниндидер карчык, ефрейтор әфәнде!

— Чәчләрен йолкып кара, парик түгелме?

— Карадым, ефрейтор әфәнде, чын чәч!

— Ярый. Бас ишек төбенә!

Үзе һәм солдатлар өчен аш хәзерләргә приказ биргәндә, ефрейтор, бер читтә агарынып торган хатынга таба куркыныч төс белән берничә адым атлады да, сары кашларын җыерып,

— Мин әйткәннәрне аңладыңмы? — дип сорады. Хатын, май белән сөт табып бирә алмаячагын, чөнки сыерларын моннан бер ай элек немецлар суеп ашаган булуын әйткәч, ефрейтор, атып үтерү белән янап, табарга кушты. Хатын мичне үрләтеп җибәрде. Сары ялкын мичтәге коры утынны» ялый башлагач, немец, солдатларга таба борылып,

— Утырырга мөмкин! — диде. Алар аяктан егылырлык булып арыганнар һәм көчкә-көчкә генә басып торалар иде. Утырырга рөхсәт бирелгәч, алар шунда ук җылы мичкә килеп сыендылар һәм, бер минут та үтмәгәндер, мышнап йокльпй да башладылар.

 — Әй! Сез! Солдатлар селкенеп күзләрен ачтылар, ләкин шул минутта ук тагын мышнаган тавышлар ишетелә башлады.

— Aufstehen, hoi’s der Teufel!

 Ефрейтор аяк тибеп кычкырды. Солдатлар сикерешеп тордылар да, аптырашып үрә катып калдылар. Бераздан ул аларга тагын утырырга рөхсәт итте, һәм үзе дә мич кырыена сыенды. Әшәке марля белән бәйләнгән, җирән сакал баскан яңагын тотын (аның теше сызлый иде), ябык иңбашларын җыергалап, чыраен сыткалап, шулай байтак утырды. Бер-бер артлы өч папирос тартып бетерде. Дүртенчесен кабызып, ике-өч тапкыр суыргач та, ач карынга шул кадәре тартудан аның күңеле болгана башлады һәм ул, чыраен сытып, папиросой ачу белән идәнгә ыргытты да, мышнап утырган солдатларга борылып карады: алар, казнасы янында, ачу китерерлек итеп рәхәтләнеп йоклыйлар иде. Аларның шулай рәхәтләнеп йоклый алуына, үзенең, шушы каһәр төшкән теш аркасында, берничә көй инде күзенә йокы кермәвенә, хуҗа хатынының бүредәй карангалавына, бигрәк тә, аш өлгергәнче ашый торыр өчен бернәрсә дә тәкъдим итмәвенә аның ачуы килде һәм ул, кинәт урыныннан торып, озын аяклары өстендә чайкала-чайкала, нерваланып арлы-бирле йөри башлады. Соңгы көннәрдә аларга, алны-артны карамыйча, качарга туры килде. Зур өметләр, татлы» хыяллар белән күңел юатып, Москва янында бер айлап таптанганнан соң, татлы хыяллардан өметне өзеп, арттан куып килүче кызыл частьларның уты астында өч көн, өч төн буена качкач, менә бүген беренче тапкыр җылы» өйдә төн үткәрә иде ул. Нерваланып бераз йөргәннән сон ул тагын мич янына килеп утырды һәм, ашарга өлгергәнче бераз ял итеп алмакчы булып, яңгыр астында калган әтәч шикелле, озын муенын эчкә тартып, ябык, түгәрәк күзләрен йомды. Ләкин теш сызлавы яңак сөяге буйлап мигә кадәр күтәрелә дә, бер туктаусыз нечкә генә итеп бораулап тора иде. Һәм йокларга түгел, хәтта тыныч кына бер урында утырып торырга да ирек бирми; ул, күзләрен йомган килеш, иңбашларын җыерып: «Менә хәзер берәр стакан спирт булса икән... — дип уйлады. — Эчеп җибәрер идең дә, бөтен дөньясын шайтаныма җибәреп, бер рәхәтләнеп йоклар идең...» Кинәт аның борын тишекләре, җәнлек исен сизгән ау этенеке шикелле, киңәеп киттеләр: аңа, борынын ярып тәмле спирт исе агыла кебек тоелды һә‘м ул, калтыранып, күзләрен ачып җибәрде. Тәмәке кабызды. Аякларындагы пычрак чүпрәкләргә карап, башын чайкап куйды. Аннары яңагын тотып, күзләрен йомып бераз тик утырды да, кисәк урыныннан торды. Бишек янында бер генә минутка тукталып, баланың йомык күзләренә, чак кына турсаеп торган алсу иреннәренә бераз карап торгач, почмакта бәрәңге әрчеп утырган хатынга таба борылды да,

— Wo ist das sein Vater?-'—дип сорады. Немецның соравын аңлап алгач, хатын кулын еракка изәп күрсәтте. Немец, чыраен сытып, русча: «Партизанмы?» дип сорады. Хатын, юк дип», башын чайкап куйды. Ләкин немец: «Ялганлый» дип уйлады. Рус партизаннары исенә төшкәч аның, эт белән очрашкан мәченекедәй, бөтен төкләре үрә торды, ябык күзләре ялтырый башладылар. «Ялганлый!» дип уйлады ул. «Кем белсен, бәлки ул әле үзе да тылда калдырылган берәр партизанкадыр?» Кинәт аның башына: «Ашны агулап пешермәсен тагын» дигән шик килде. Аның уенча, руслар гомумән бик хәйләкәр һәм астыртын халык; хатыннары түгел, хәтта балаларына хәтле астыртын, мәкерле: кайвакытны шулай юаш кына булып йөриләр-йөриләр дә, унай туры килгәндә, берәр әшәкелек эшләп качалар, һәм ул, кулын пистолетына куеп, идән буйлап атлап китте. Бишек яныннан узганда, ул яңадан тукталып калды һәм. кашларын җыерып бераз карап торганнан соң, бишек өстенә иелде дә, баланың борын тишекләренә тәмәке төтене өрде. Бала тончыгып йэткерә башлагач, рәхәтләнеп көлеп. «Әһә, партизан газны яратмыймени!» дип, башын бишектән күтәрде. Ул. күтәрелеп караганда, хатын бәрәңге әрчи; торган пычагын кысып тоткан килеш, күзләрен ялтыратып, немецның өстенә ташланырга җыенган шикелле тора иде. Моны күргәч ефрейторның күзләре акаеп калды һәм ул, агарынып китеп, пистолетын тартып чыгарды. Аткан тавышка сикерешеп торган солдатлар килеп карагайда, хатын, пычагын учлап, кан эчендә ята иде инде. Ефрейтор, пистолетын кабу расына салып куйды да, җирәнгән төс белән кулын селтәп. — Чыгарып атыгыз үзен,—дип боерды... Солдатлар алып чыга башлагач, кинәт ярсып китеп. — Итекләрен! Ә итекләрен! Күрмисезмени! — дип кычкырды... Солдатлар, хатынның җылы гәүдәсен карга төртеп, янадан өйгә килеп кергәндә, ефрейтор киез итекләрне үз аякларына ягглырга тырышып утыра иде. Итекләр сыймадылар һәм ул ачу белән аларны солдатларның аяк астына ыргытты.

— Киеп карагыз! Солдатлар әле берсе, әле икенчесе үз аягына яратырга тырышын, тәмам тирләп, мышкылдап чыктылар, ләкин рус итеге немец аягына сыярга теләмәде. Итекләр—кечкенә, сыймый, тик шулай да һәр икесе күзләрен итектән ала алмый торалар, чөнки икесенең дә итекләрне үз капчыгына салып куясы килә иде. Эш, мөгаен, якалашуга барып җиткән булыр иде, ләкин ефрейторның, «Әй, сез! Куегыз итекләрне!» дигән каты тавышы аларны аңга китерде. Алар борылып караганда, ефрейтор, идәнгә тезләнеп, түрдәге сандыкнык эчен савып ята иде. Солдатлар, бер-беренә карашып алдылар да, сонга калмыйк дигәндәй, кабаланып урыннарыннан тордылар. Бераздан алар инде, бер почмактан икенче почмакка чабып, өйнең астын өскә айкый башладылар. Сары капкачлы бер кечкенә сандыктан ике бутылка ак аракы килеп чыкты. Солдат, ялт-йолт каранып, бутылкаларны кесәләренә тыкмакчы булган иде. ләкин моның мәгънәсез эш икәнен аңлап алды: чөнки аларны барыбер яшереп саклап булмас иде. Шунын өстенә тагын ефрейтор алдында яхшы атлы булънрга теләү дә килеп кушылгач, ул «Негг Jefreitor, Brannt Wein!» дип кычкыруын сизми дә калды. Ефрейтор дер-дер килгән бармаклары белән бутылкаларны учлап алды да, аларга сокланып карап,

 — Аш әзерме? — дип сорады. Солдат тиз генә мич янына йөгерде. Алтын күмерләр эчендә кайнап утырган чуенны тартып алды һәм бәрәңгесен, итен кабып карагач,

— Әзер, ефрейтор әфәнде, — диде. Капкачлары каерылып, эчләре туздырылып ташланган сандыклар яныннан алар өстәл янына күчтеләр. Ефрейтор, тамак төбен яндырып төшеп киткән аракының ашказанында ялкын кебек җәелүен тоеп, рәхәтләнеп, хуш исле кайнар кәбестә ашына кашыгын чумырды да, кинәг тукталып калып, яңагын тотты.

— Ашый торыгыз, минем тешләрем сызлый, — диде ул. Ашның агуланган булуыннан куркып, ләкин ашый башлаудан үзен көч-хәл белән генә тыеп, солдатларның ашавыма бераз карап торгач, ниһаять, үзен-үзе артык тыя алмыйча кашыгын алды. Ул, икмәкне зур-зур тешләп, күптән әдәм рәтле ашау күрмәгән ач  кешеләрчә, рәтләп чәйнәп тә тормыйча, тыгыла-тыгыла ашың башладьк Кайнар аштан, бигрәк тә: аракыдан, аларның ябык йөзләре кызарды, күзләрен кан басты һәм алар, берсе сөйләгәнне икенчесе тыңламыйча, шаркылдап көлә, кызып китеп өстәл тактасына йодрыклары белән суга башладылар. Ефрейтор кисәк урыныннан сикереп торып, пистолетын тартын алды да. кан баскан күзләрен уйнатып,

—- Әфәнделәр! Әфәнделәр! —дип көчәнә-көчәнә кычкырырга тотынды.

 — Әфәнделәр! Әнә шул лампаны атып төшеримме? Солдатларның берсе сикереп торып:

— Ефрейтор әфәнде, рөхсәт итегез. Мин әнә шул сез атып төшерергә уйлаган лампадагы чебеннең сул күзенә тигезим әле, рөхсәт итегез! — дип, ефрейторның пистолетына сузылды.

— Кагылма!—дип ефрейтор аньг бер читкә этеп җибәрде.

—Кагылма! Мин чынлап әйтәм, атып төшеримме? Һәм ул атып җибәрде, ләкин пуля, лампага тимичә, каядыр стенага барып керде. Солдат кулын селтәп, стаканы каршына барып утырды. Ефрейтор, тигезә алмагач шашынып китеп. Лампага бер-бер артлы гөрс-гөрс ата башлады. Тигезә алмаган саен ул ярсый барыш лампага якынрак килә, ләкин якын ук торуына карамастан, һаман эләктерә алмый иде. Шунда ул тәмам шашынып, кире беткән лампаны пистолеты белән бәреп төшергәнче булган иде, уянып елый башлаган бала тавышын ишетеп, бишек янында тукталып калды, һәм шунда аның исерек башына бер яна уй килде. Пистолетын яңадан корып, ул өстәл янына йөгереп барды.

— Марш!—диде ул әлеге солдатка,— бар, тотып тор, мин шул көчеккә хәзер күземне йомган килеш атып тигезәм. Солдат, агарынып, урыныннан кузгала алмыйча торды.

— Ярый! Мин тотып торам, син ат. Тигезә алмасаң, мин син куркак җанны урынымнан кузгалмыйча атып үтерәм. Солдат, елмаерга тырышып, ефрейторның янына килде, аны йомшак кына култыклап алды һәм, киреләнеп каршы торуына карамастан. өстәл янына алып килеп, көчләп урындыкка утыртты.

— Ашагыз да ятььп йоклагыз, ефрейтор әфәнде.

— Мин йоклый алмыйм, — тешем сызлый минем, — дип, аның теше сызлавына каршында басып торган солдат гаепле булган шикелле, аңа ачу белән карады. Күзләрен йомыш идән уртасында бераз басып торгач, чайкалып китеп, «чынлап та, бераз ятып торырга кирәк булмаса» дигән уй белән ул мич янына таба килеп барды һәм мич башына менеп тезләнгәч,

 — Әй, сез! Алып атыгыз бу эт үләксәсен! Монда ансыз да кысан! — дип кычкырды. Карчыкны куып төшермәкче булып, мич башына менеп киткән солдат, кинәт артына борылып.

— Ефрейтор әфәнде, ул үлгән! — диде.

— Чыгарып атыгыз үзен! — диде ефрейтор. Солдатларның берсе карчыкның аякларыннан, икенчесе — башыннан күтәреп аллылар да, өй ишегенә аяк белән тибеп җибәреп, караңгы чоланга алъшт чыгып киттеләр. Алар, көлешә-көлешә кереп, яңадан өстәл янына утырдылар, калган ашны ашарга тотындылар. Язмышыннан хәбәре булмаган бала, төшеңдә нәрсәгәдер елмая-елмая, рәхәтләнеп йоклап ята иде.