Логотип Казан Утлары
Публицистика

КҮҢЕЛЛЕ СПЕКТАКЛЬ

Габбас Галин, Ш. Камал пьесасы. Галиасгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры — РСФСР ныц атказанган артисты X. Сәлимәканов постановкасы. Художник П. Сперанский оформлениесе. Габбас Галин — Шәриф Камалның Томан артында исемле әсәре постановкасының яңа, үзгәртелгән варианты. Казан мех фабрикаларын, Казан халкы өчен таныш һәм аңа якын тормышны гәүдәләндергән бу әсәрнең төп эчтәлеге элеккечә калган. Яңа редакция һәм яңа постановкада без төбендә элекке үк геройлар белән очрашабыз, аларның элекке үк трактовкаларда диярлек бирелүен күрәбез. Ләкин драмада бик күп яңа моментлар, күренешләр бар. Шуның өстенә әсәр җыйнакланган, карар өчен күңелле, фикер ягы куәтле һәм тамашачыны бик күп һәм мәгънәле тормыш уйларына алып керә торган төстә эшләнгән. Әсәрдә кызыклы һәм бер яңа образ — ялагай— Торҗагунов тибы күренә. Ул ТАССР ның халык артисты Касыйм Шамиль уенында аеруча матур һәм истә калырлык итеп башкарыла. Торҗагунов тибы үзенең наивный ялагайлыгы белән, авторитетка карап эш йөртүе белән, тормышта үзенә азмы-күпме күр- некле урын алырга тырышуы белән, әрсезлек һәм җиңелчәлеге белән, яшерен ялкаулыгы һәм кинәт кабынып китеп, эшкә омтылуы белән, шуның өстенә түземлелеге һәм көязлеге белән гаять тулы һәм җанлы бирелгән тип. Артист К. Шамиль аның бу якларын тулысынча ачып сала, рольне сөеп башкара һәм матур эшләнгән образ тудыра. Шул образны, аның көлке һәм беркатлы характерының гәүдәләнүе н күрү өчен генә дә спектакльне карарга кирәк. Кабатлап әйтәбез, бу образ татар әдәбиятында яңа, оригинал образ, К. Шамиль да аны башкару да гүзәл осталык күрсәтеп, үзенең иҗатын югары күтәргән. Үзәк образларның берсе — Габбас Галин. Бу образның бирелеше дә, постановщикның аны чишүе дә бәхәсле. Мәсьәлә Галинны — совет интеллигенты, вакытлыча уңышсызлыкка очраган инженер итеп бирүдә генә түгел, әлбәттә, Ш. Камал драмалары гомумән психологик сызык белән баралар. Нндагы персонажларның эчке-тышкы дөньялары аларның сүзләрендә, хәрәкәтләрендә бирелә. Катлаулы кичерешләр, уңай хәлдән кинәт күңелсез хәлгә төшүләр, зур өметләрдән кинәт томанлы һәм билгесезлек каршында калулар — персонажларның эчке дөньясын чагылдыруда бик зур осталык һәм әсәрнең үзенчәлегенә тулысынча төшенүне сорыйлар. Бер генә деталь эшләнми кала икән, спектакльнең тигезлеге, тулылыгы, йөрәк тибеше үзгәрергә мөмкин һәм ул үз чиратында башка күңелсезлекләр тудырып, байтак якларны тамашачыга китереп җиткермәскә мөмкин. Габбас Галин да Локман карт (X. Әбҗәлилов), Зифа (Ибраһимова), Кузнецов (Ш. Шамильский) образларының трактовкалары дөрес һәм алар тамашачыга барлык кичерешләре белән килеп тә җитәләр, әмма Галин образы бөтен әсәр буенча X. Сәлимҗанов Габбасының үз драмасындагы өмет чаткыларын, иҗат газабындагы ашкыну һәм ялкынлануын аныклау юлы белән бармый. Ул ничектер камерный тип итеп бирелә, ялгызак һәм беренче күңелсез каршылыкка очрау белән рухын төшергән һәм дөньяның тәмен дә, ямен дә югалткан төсле күренә. Аны әтисе дә шулай кабул итә. Локман картның, Ник синең, улым, бу чаклы канатың салынды, кая минем карчыгымдигән хисле, ялкынлы соравына каршы Габбас (X. Сәлимҗанов) канәгатьләнерлек тонда җавап бирә алмый. Аның тавышы, сүзләре, үз-үзен тотышы гаепле кешесыман чыга, өметсезлек аңкып, билгесезлек борчыган төсле яңгырый һәм үпкәле, үкенечле булып ишетелә. Чыннан да, Габбас алаймы? Һич түгел. Аның тексттагы сүзләре һәм хезмәте гаять бай һәм рухлы. Ул яңа буяу комбинацияләре өстендә түземле иҗат эше алып бара. Аның эчке тормышында газап түгел, бәлки иҗат проблемасын чишү дулкыны уйный. Менә шушы дулкынның уйнавы күренми кала. Шуңа күрә, Габбас Галин образының характеры ят, кыюсыз, өметсез кеше кебек тәэсир калдыра. Ничектер Габбас әтисе белән сөйләшкәндә тулысынча ачыла кебек. Шуңа күрә бу моментка аеруча игътибар итәргә, бу ноктань тиешле югарылыкка күтәрергә кирәк. Сафаров (Т. Гыйззәт), Зөфәр (Сәгыйтев), кода (Уральский), ана (Г. Болгарская) образлары тигез һәм табигый биреләләр. Постановка җыйнак, матур. Художник П. Сперанскийның оформлениесе дә әсәрнең эчтәлегенә ятышлы гадилек һәм реальлек белән эшләнгән. Бу әсәрне сәхнәдә яңарту белән Татар дәүләт академия театры бик уңышлы адым ясаган, карау өчен күңелле булган, акыл һәм хискә мул азык бирә торган иҗади спектакль белән тамашачыларга яхшы бүләк биргән.