КАЙНАР КӨННӘР
- Туган җирем
Туган җир! Бу бит мин туган, мин үскән һәм әгәр дә үләм икән, мин күмеләчәк җир дигән сүз. Бу бит — минем бабам кабере, минем әткәм кабере шунда дигән сүз. Бу бит минем «әткәм кияү булган җир, әнкәм килен булган җир». Бу бит кешедә иң бөек хис, иң бөек идеал. Безнең туган җиребез өстенә кара чума ыргый башлады. Белоруссия урманнарында, Украина далаларында тагын сугыш тавышы улый. Без, тыныч һәм шат халык, семья җылылыгын калдырып, әткәләребез, әнкәләребез, хатыннарыбыз һәм сабыйларыбыз белән хушлашып, канлы яуга каршы киттек. Гитлерчылар Германиясенә каршьп корыч стена булып бастык. Без яхшы белә идек ки, үлем безгә куркыныч түгел. Без үлемгә хәкарәт белән карый алабыз һәм бу безнең иц яхшы сыйфатыбыз. Без яхшы белә идек ки, туган ил өчен үлү — ул бөек үлем. Ул яшәү өчен үлү дигән сүз. Кол булып яшәү — безнең өчен хурлыклы үлем, азат булып үлү — безнең өчен данлыклы үлем. Куркак мең дә бер кабат үлә, батыр исә бер генә кат үлә. Без, бөек ватан өчен бер кат кына үләргә теләдек һәм шулай итеп мәңге яшәү бәхетен сакларга теләдек. Без бу хакта яхшы белә идек, һәм дошманга каршы көчле ташкын булып актык, чөнки без, ватан өчен куркыныч көннәрдә, безнең һәрберебезнең тормышына үзебез хуҗа түгел, бәлки бөек ватан хуҗа икәнлеген белә идек. Мин үземнең бөек ватан сугышында катнаша алуым белән горурланам. Бүген менә, үземнең кайбер истәлекләрем белән уртаклашырга телим. Болар гади истәлекләр генә түгел, шулай ук, монда һичбер арттыру яки киметү дә юк. Болар әдәбият эшчесенең намусы белән генә түгел, болар бөек ватан сугышының гади бер солдатының намусы белән дә язылалар. Көннәр үтәр. Фашизм дигән сүз тирән җирәнү белән генә искә алыныр. Без тагын яңа, матур тормыш төзеп яши башларбыз, һәм һәрберебез бу бөек ватан сугышына ничек катнашуын тирән бер канәгатьләнү белән хәтергә төшерер, үзенең балаларына хикәя кылыр. Бүген исә без сугыш романтикасын татыйбыз, һәр кайсыбыз фронтта булсак та, хезмәттә булсак та тугай илебез, Кызыл Армиябез өчен эшлибез һәм кирәк була икән Ватан өчен үләргә дә хәзер торабыз. Безнең частьның комиссары, бригада комиссары ипләш Алексеев, барлык командирларга һәм сугышчыларга карап, бер вакыт болай дип әйтеп куйды»:
— «Сез, иптәшләр, бу бөек ватан сугышына керәчәксез, сез немец оккупантларына каршы үлем сугышына барачаксыз. Ләкин белегез, егетләр, алдай ук әйтәм, сез үләргә барасыз. Сез нәкъ менә без басын торган, нәкъ менә шул» нарат үсеп торган җирне, нәкъ менә шул кип; туган жирне сакларга һәм шуның, өчен үләргә барасыз. Онытмагыз, егетләр, исән калу турында уйламагыз. Кем бу бөек сугышта исән кала — ул һичшиксез герой. Барыгыз да исән каласыз икән— барыгыз да герой. Үлсәгез дә сез герой. Болай гына кала алмыйсыз, ничек тә сез герой булачаксыз, иптәшләр!»
- «Зирәк» армиецлар
Мин, сугышның, беренче көннәрендә; аэродром батальонында хезмәт иттем. Без анда аэродром сакладык. Шпионнарга һәм диверсантларга каршы көрәштек. Безнен илнең данлы лачыннарына — очучыларга төрлечә ярдәм күрсәттек, һәм безгә шунда, үзебезнең очучыларның искиткеч батырлыкларына шаһит булырга туры килде. Шулай ук байтак кына немец самолетларының экипажларын пленга алырга да туры килде. Бер вакыт, июль ахырында, безнең аэродром районына ике «мессершмитт» килеп чыкты. Безнең самолетлар белән «мессершмитт»лар арасында көчле һава сугышы башланды. Күп тә үтми, бер «мессершмитт», күктә кара багана калдырып, таш кебек җиргә кадалып та төште, һәм экипажы белән бергә көлгә әверелде. Соңгы «мессершмитт» акрын гына янып бер читкә, урман буена төште, һава сугышы бетте. Без фашист очучысын пленга алырга киттек. Без барганда фашист, янган самолет янында баскан көйгә, куркудан дер-дер калтырап тора иде. Безне күрү белән ул калтыранган тавыш белән:
— «Сталин, большевик. Сталин, коммунист!» дип бер туктаусыз кычкырынырга тотынды». Күрәсең, ул шулай итеп котылырга уйлагандыр. Күрәсең, ул ахмак очучы яхшы атлы булырга тели. Бу безгә шул кадәр җирәнгеч тоелды ки, хәтта бер иптәш бик ачы итеп бер сүгенеп тә алды. Бата торган кеше саламга тотына ди бит. Алар ифрат принципсыз һәм башсызлар. Аларда идеал дигән нәрсә юк һәм алар хәтта борыңгы иң рәхимсез диңгез пиратларына да ошый алмыйлар. Алар тоташ талаучылар һәм үтерүчеләр. Алар алдында гомуми бер эзлеклелек һәм дәвамлылык та юк. Алар соң дәрәҗәдә ахмаклар һәм безнең бөек совет халкын да шулай дип уйлыйлар. Мин фронтта чакта алар безгә шундый провокацион листовкалар ташлый иделәр... Имештер, «бездә ашау яхшы, массалап-массалап безгә күчегез». Заманында без немец кешесен акыллыга саный идек. Сон, ашау өчен нинди адәм үзенең туган илен сатсын, үзенең башын сатсын? Бу соң дәрәҗәдә акылсызлык бит. Бу бит совет кешесен түбән санау гына түгел, бу бит аларның аң дәрәҗәләрен дә билгели ләбаса. Бик кызганыч чара. Без көлә генә идек, һәм чиркану белән хәтта укый да алмый идек. Алар безнең арада милли каршылыклар тудырырга маташа иделәр һәм шул ният белән иң акылсыз алымнар куллана иделәр. Бер җиргә, русларга мөрәҗәгать итеп, «арагыздагы һәртөрле тагар, монгол һәм башка азиат токымнарын кырып бетерегез», дип листовка ташлыйлар, шуңа якын гына икенче бер җиргә «азиатларга» мөрәҗәгать итеп, «арагыздагы» рус-славян токымнарын кырып бетерегез» дип листовкалар ыргыталар. Җирдә тагын моңа тиң килерлек нинди ахмаклык бар? Безнең кызылармеецлар бер немец ефрейторын пленга алдылар. Командир шул немец ефрейторын штабка илтүне миңа һәм тагын бер иптәшкә тапшырды. Ефрейтор русча сукалый белә, һәм бу башсыз нәрсә үзепен котылу юлын эзли башлый. Эвли һәм иң соңгы иң яхшы өмете итеп әйтә дә куя.
— Рюсс, Миясса надо? Пуссти надо Без моңа ачуланмадык, фәкать балаларча бер көлдек кенә, һәм мин аның шул кадәр «тирән» тапкырлылыгына кызгану хисем белән генә карый алдым. Иң «зирәк», иң «батыр» ариецлар - менә кемнәр алар.
- Капитан Безбородов
- Фашистик Германия белән сугыш башлангач, беренче көннәрдә, дошман бигрәк тә тылга күп диверсантлар, шпионнар һәм һәртөрле десантлар төшереп торды. Диверсантлар, мең дә бер төрле төскә кереп, хәрби объектларга үтәргә маташа иделәр. Ул хатын-кыз киемендәге велосипедчылар дисенме, ул һәртөрле ялган милиционерлар дисеңме — һәммәсе, һәммәсе бик күп йөри иделәр, һәм һәрберсе безнең истребительчеләребез кулына каба иделәр. Мин хәзер, аеруча бу көннәрдә, Смоленск өлкәсенең бер аэродромында хезмәт иткән чагымда минем йөрәккә кереп утырып калган капитан Безбородов турында искә алам. Ул гаять яхшы, куркусыз, якты хисле һәм талантлы командир иде. Шуның өстенә ул үзенең тышкы күренеше, киенүе белән дә бик пөхтә иде. Ул артык карт булмаса да, матур гына итеп сакалын үстереп йөри иде. Шуңа күрә кайбер сугышчылар аны үзе юкта «капитан Безбородов с бородой» дип атыйлар иде. Бер вакыт шундый хач булды. Кичкә каршы, кайдадыр бик еракта, немец самолетларының өзек-өзек итеп гүләгән тавышлары ишетелә башлады. Без, сугышчылар, үзебезнең постларыбызга таралдык. Дошман самолетлары безнең аэродром өстенә якынлашу белән, без урман эченнән берничә мәртәбә ракета җибәрелгәнен күреп алдык. Бу дошман самолетлары өчен сигнал иде. Без, рота командирының приказы буенча, шул урынга, урманны тикшерергә киттек. Шул тирәне чолгап алдык, һәм бер вакыт, ни күзебез белән күрик, безнең каршыга көлә-көлә каптай Безбородов килеп чыкты. Эзлибез. эзлибез, ләкин башка һичбер ят адәм затын таба алмыйбыз. Капитан Безбородов дигәнебез безнең янга килде дә, безгә приказ да бирде:
— Барыгыз үз постыгызга, монда бер ракетчик бар. Үзем тотам.
— Яхшы, — дибез без. Китә генә башлаган идек, шул вакьнт сержант Павел Белый кинәт мылтыгын күтәрде, кычкырып җибәрде:
— Капитан Безбородов, күтәрегез кулыгызны. Әйдәгез штабка. Я, я күтәрегез кулыгызны. Нәрсә сез. Өйләгез, әйдә. Я, я: Тизрәк. Егетләр, нәрсә карап торасыз? Бу капитан Безбородов түгел.
Документларын карадык. Теләсәң нишлә, бу капитан Безбородов. Ләкин тавышында һәм чыраенда бераз үзгәлек барсыман. Штабка алып килдек. Штабта безне гаҗәпләнеп һәм көлә-көлә капитан Безбородов үзе каршы алды. Сержант Белый капитан Безбородов алдына килеп басты һәм болай дип рапорт бирде:
— Иптәш капитан Безбородов с бородой! Сезнең каршыгызда менә тагын бер капитан Безбородов с бородой. Шулай — шулай булды...
Без барыбыз да кычкырып көлеп җибәрдек. Явыз немец шпионын шулай итеп кулга төшердек. Бу хәл иртәгесен бөтен частька таралды һәм бер анекдот булып йөри башлады.
- Эткә — эт үлеме...
Менә урман чите... Урман чите һәм яңа гына казылган кабер... Кабер дияргә дә җирәнгеч — яңа гына казылган баз. Баз янында ул басып тора. Мең кат ләгънәт алган кеше — бер кабахәт җан басып тора. Тирә-якта тимер боҗра — тыгыз строй. Монда данлы очучылар, сугышчылар һәм политработниклар, дуслар һәм якын иптәшләр. Алар бөек ватан өчен соңгы тамчы канга кадәр көрәшергә ант иткән батырлар. Ә нәкъ уртада бер өем сары балчык, тирән баз. Ә баз янында башын түбән салып ул тора. ... Бер вакыт аиын частена сугышка китәргә приказ килә. Часть фронт юлына чыгып китә. Бу кабахәт ерак бармый, мылтыгын ташлый да тылга кача. Юлда аны бер капитан белән лейтенант тотып алалар. Ул күз буйый, гүяки, ул үз частен таба алмый йөри. Капитан һәм лейтенант аны үзләренең аэродром батальонына алып киләләр һәм шунда калырга мөмкинлек бирәләр. Алар аны шул аэродром батальонына беркетәләр. Ләкин бүре кайда да бүре, ул һаман урманга карый. Бер вакыт аэродромга немец самолетлары налет ясыйлар. Немец самолетлары бомбалар ташлаганда һәм аэродром өстенә пикировка ясаганда, нәкъ шул момент белән файдаланып, бу кабахәт капитанга һәм лейтенантка — үзенең командирларына һөҗүм итә, качып-посып берничә мәртәбә ата. Капитан да, лейтенант та һәлак була. Бу җинаятьче тагын кача, һәм Вязьма янында безнең аэродром батальонына килеп эләгә. Менә урман чите... Урман чите Һәм яңагына казылган кабер... Кабер дияргә дә җирәнгеч — яңа гына казылган баз. Баз янында ул басып тора, мең кабат ләгънәт алган ул — бер кабахәт җан басып тора. Тирә-якта тимер боҗра — тыгыз строй. Урта бер җиргә штыкларын алга сузып өч кызылармеец килеп чыга. Менә кинәт команда:
— Ватанга хыянәт итүчегә—ут ач һәм шуның белән тәмам.
— Эткә — эт үлеме!
- Фронт ягына.
Менә ул сәгать җитте... Без фронтка китәбез. Менә без автомашиналарда. Кулда ярым автомат мылтыклар, билдә гранаталар. Аркада җыйнак кына капчык. Башта яшел тимер каска. Йөрәктә әллә нинди бер ашкынулы хис... Кызылармеецлар җырлыйлар: урман шаулый, күктә безнең кызыл йолдызлар очалар. Йомшак август җилендә акрын гына агачлар тирбәлә. Юлларда тузан күтәрелә. Вязьма урамнарында халык безгә кул изи, яулык болгый. Шулай итеп, безнең батальон бөек ватан сугышына китә. Фронт юлларында бөтен нәрсә сугыш белән сулый. Анда автомашиналар агыла, монда автомашиналар агыла. колхозчылар күпер һәм юлларга ремонт ясыйлар. Безгә бүләк итеп җиләк китерәләр, алма китерәләр, су китерәләр һәм җанга шатлык китерәләр. Менә тигез дамба. Дамбаның һәр ике ягында тигез чирәмлек, чирәм өстендә кызыл кирпечләр тезеп Алексей Сурковның бер шигыре язылган: «Смелою пуля боится, смелого штык не берет!» Менә такта стена. Ике тәрәзә арасында бер плакат. Анда фабрика-завод, шахта һәм басулар фонында яшь бер кызылармеец. Аның кулында мылтык, билендә подсумка, башында каска, йөзендә җитди һәм ачулысыман төс. Ул кулын сузып тора. Бу кызылармеец, рәсемдә генә булса да, йөрәккә үтгрлек итеп карый. Плакатта шулап язылган:
— Син фронтка нәрсә белән ярдәм итәсең?
Бу — хаклы сорау. Бу — наказ да, бурыч та. Бу — һәркемгә, бу — һәрвакыт.
— «Син фронтка нәрсә белән ярдәм иттең?» Мин үземнең көндәлек дәфтәремә түбәндәгечә язып куйдым: «Бу сорауга җавап бирергә иртә. Мин бу бөек көннәрдә, автомат ручкамны автомат мылтыкка алмаштырдым. Вакыт килер, фронтка үзем белән ярдәм иттем, диярмен. Хәзергә барыйм әле. Күз күрер, төтен исен иснәп карыйк әле. Шулай бит». Без тагын бер урманга килеп туктадык. Монда берничә көн үтте. Көннәр, сугышчан хәзерлек белән узды, һәм шунда мин үземнең сөйгәнемә бер куплет шигырь дә язып ташладым: Мин ич синең яшьлек чибәрлегең кулга корал тотып саклаучы. Соңгы кабат йөрәк тирәнлеген Синең исемең белән багълаучы. Иргә Һәм кичен дымлы һавада бер тоташ канонада ишетелә. Төнлә көнбатыш як горизонтта көчле янгыннар белән күккә ашкан кызыл шәфәкъ күренә. Смоленщина сугыш утында яна...
- Безнең җыелыш Политрук иптәш Александрин, мин ротада комсомол секретаре булганлыктан, миңа комсомол җыелышын җыярга приказ бирде. Көн кичкә авышып бара, җитмәсә тагын яңгыр да ява иде. Без, комсомол члены булган сугышчылар, карт нарат төбенә җыелдык. һәрберебез тулысымча, сугышчан хәзерлек хәлендә. Тимер каскаларыбызга тып-тып яңгыр тама. Урман шаулый. Палаткаларда кызылармеецлар җырлый. Берәүләр мылтык-чистарталар, икепчеләребез костер ягып, анда бутка пешерәләр. Еракта фронт. Көчле канонада ишетелә. Кайдадыр самолетлар гөрли. Карт нарат төбендз без, комсомолецлар, яшь фронтовиклap утырабыз. Җыелышны ачык дип белдерәм. Җыелышны алып бару өчен президиум саплана. Политрук Александрии, мин һәм III нче взводный комсомол секретаре иптәш Шило. Көн тәртибендә ике мәсьәлә. 1 нче — комсомолга кабул итү һәм, 2 нче—фронтта ВКП(б) членлыгына кабул итү турында ВКП(б) ҮК карарын өйрәнү. Җыелыш башлана, гаризалар укыла. Санинструктор, өлкән сержант иптәш Федоров комсомолга керер өчен гариза язган. Гариза кыска һәм ачык: «Бөек ватан сугышына комсомолец булып керергә телим. Яралыларга кулымнан, хәлемнән килгәнчә ярдәм итәрмен. Үлсәм — Ленин комсомолына тугры булып үләрмен». Сүз кыска. Фикер алышу аз һәм конкрет. Иптәш Федоров ВЛКСМ сафларына кабул ителә. Шул рәвешчә 10 гариза карала. Соңгы гариза. Яшь кенә башкырт егете Рәхмәтуллин яза. Бер караганда кызык та, гаҗәп тә. Гариза башкыртча язылган. Җитмәсә ул гаризасын без җыелыш ачар чакта гына бирде. Рекомендацияләре юк. Рәхмәтуллин исә мәсьәләне бик коры һәм каты куя: «Үлсәм — комсомол итеп санагыз» да вәссәлам! Я, ничек аны комсомолец итеп санамыйсың? Ничек аны ВЛКСМ га кабул итмисең соң? Политрук иптәш Александрин комсомолец, сугышчыларга сорау бирде.
— Кем иптәш Рәхмәтуллинга хәзер үк рекомендация бирә? Ике рекомендация урынына йөз дә ике иптәш кул күтәрә. Гариза формалаша. Шуның белән эш тә бетә. Икенче мәсьәлә буенча политрук Александрин сөйли. Яхшы иде ул политрук. Сугышта берничә мәртәбә яра алды. Ләкин шу- ией булса да алгы сафтан китмәде. Күңелле дә, намуслы да иде ул. Шундый бер катлы һәм ачык йөзле иде, сөйләгәндә тәмле генә итеп сүгенә иде дә, комсомолецлар шаулап, гөрләп көлешә иде. Гаять кызык иде ул һәм үткен иде. Рота старшинасының яхшы сорт папиросларын «суга» иде дә, сугышчыларга бирә иде. Менә хәзер ул сөйли: мин блокнотка тезислар язам. Мин дә соңгы сүзгә хәзерләнәм имеш. Ләкин миңа соңгы сүзне сөйләргә насыйп булмады һәм сугыш утына барып кермичә сөйрәргә туры да килмәде. Менә тревога. Менә кызылармеецлар палаткаларын җыялар. Безнең янга писарь чабып килә. Тревога! Походка! Фронтка! Мин «иптәшләр, җыелыш ябык» дип кенә әйтеп кала алдым. Кич булды, караңгылык төште, яңгыр бетте. Учакларда утлы күмерләр пыскып калды. Без еракка, дәһшәтле канонадалар, көчле янгыннар ягына таба юл тоттык. Бер көн үткәч без төнлә белән бөек һәм канлы сугыш эченә, бөек һәм гадел көрәш утына килеп кердек, вәхши: кара чума каршына тимер стена булып килеп бастык.
- «Хәтерләгез безне»
Нәкъ 1 нче сентябрь иде. Көн гаять матур, гаять нурлы иде. Акылсыз немец автоматчылары, немец пулеметчылары» вакыт-вакыт үзләренең барлыгын сиздереп торалар. Бездә исә серле бер тынлык. Бу тынлык бик серле иде, чөнки бу давыл алдыннан булган бер тынлык иде. Без атакага хәзерләнәбез. Беренче көн. Беренче атака. Без һәр ел 1 нче сентябрьдә үзебезнең зур институтларыбызда уку көнен башлый идек. Бу көн без тирән фән дәрьясына чума идек. Бүген исә без, яшь фронтовиклар, сугыш көнен башлыйбыз. Бөек ватан сугышының данлы тарихына җаныбыз-тәнебез белән кереп чумабыз. Теш вакытында һәр ике яктан көчле артиллерия дуэле башлана. Немецлар безнең рота өстенә миналар, снарядлар яудыра башлыйлар. Бөтен җир тетри, зур-зур агачлар сына. Туфрак һәм төтен күтәрелә, тирә-якка осколоклар оча. Шул кадәр көчле артиллерия уты астында калабыз, гүяки яныңда бер генә исән кеше дә калмады дип уйлыйсың. Ләкин юк, бөтенләй алай түгел. Йөздән артык фашист минасы төшсә дә, арабызда бер генә яралы бар. Бәйлибез дә, аны озатабыз. Безнең артиллерия сүз ала. Безнең снарядлар, йөрәккә шатлык биреп сызгыра-сызгыра, немец оккупантларының окопларына барып төшәләр. Анда һичбер язып бетерә, алмаслык мәхшәр куба. Без ята-тора алга чабабыз. Немецлар кача. Кайбер кызылармеецлар немецлар артыннан куып җитү өчен итекләрен Кайнар көннәр салып чабалар. Ләкин алар артыннан җитү гаять авыр икән! Рота политругы Александрин, рота командиры Смирнов иптәшләр алдан баралар. Без бер рота кызылармеец—алар белән бергә дошман өстепә ыргылабыз. Уңда һәм сулда башка роталар, башка батальоннар, башка полклар. Алда танклар. Взвод командиры иптәш Якушев җәрәхәтләнеп калды. Комсомол җыелышында соңгы сүзне әйтә алмасам да, хәзер миңа да чират җитте. Лейтенант Смирнов миңа взвод белән вакытлыча командалык итәргә приказ бирде. Безнец рота бер авылга килеп керде. Авыл яна. Бер тоташ миналар ява. Пулеметлар такылдый, автоматлар тырылдый. Авыл кичкә таба безнең. кулга күчте. Мин авыл читендәге тар гына бер щель эченә төшәм, анда йөрәк әрнетерлек картина күрәм. Җирдә үлек хатын-кыз ята. Күлмәге ертык, чәчләре тузган, күкрәгендә кан каткан, корсагына пычак кадалган. Щельнең балчык стенасына бармак белән түбәндәге язу язылган. «Воспоминайте насс» ягъни, безнецчә, «Хәтерләгез безне!». Әйе, без хәтерләрбез сезне, кан эчкеч этләр! Без сезне җимерелгән шәһәрләребез, яндырылган авылларыбыз белән берлектә хәтерләрбез. Без сезне үтерелгән хатыннарыбыз, хурланган кызларыбыз, суелган балаларыбыз белән бергә хәтерләрбез. Белоруссия һәм Смоленщина урманнарында калган меңнәрчә гомуми каберләрегез, черек гәүдәләрегез, шакшы мәетләрегез, харам сөякләрегез белән хәтерләрбез без сезне. Бу хәл Ярцев шәһәренә якын гына, хәзер исемен хәтерләмим, бер авылда булды.
- «Тыңла, фронт!»
— «Тыңла, фронт! Москва сөйли, Москва вакыты белән 17 сәгать 45 минут. Фронт өчен радиотапшыру башлыйбыз...» Смоленщинаның чокырлы-чакырлы урманлыгында бер тоташ автоматлар, пулеметлар тырылдаганда, бер тоташ снаряд һәм миналар шартлаганда, без бөек туган илнең йөрәк тавышын ишетәбез. Москва радиокомитеты дикторының җанга якын тавышын ишетәбез. Көн кичкә авыша. Кайдадыр яралы атлар чиный. Кемдер минем янда акрын гына, матур гына бер җыр башлый. Ә күктә... ә күктә... мин элек романсларда яки аерым бер моңлы җырларда, бигрәк тә, сугыш турында булган әдебы китапларда гына укый илем... Дөрес икән, күктә көтү-көтү кара козгыннар. «Әй сез, явыз кара козгыннар! Сез минем өстә канат кагып очасыз. Юк, кара козгын, мин барыбер синеке түгел. Җәймә тырнакларың, җәймә тырнакларың, мин барыбер синеке түгел!» дигән рус халык җырын хәтерлим. Күктә болыт, төтен һәм кара козгыннар, биредә — туфрак һәм канлы тәннәр... Бу вакыт бит Москва гөр килә. Менә урам, анда шау-шу, эш белән көн үтә. Фронтка ярдәм... Стеналарда ялкынлы лозунглар, ялкынлы плакатлар. Менә шул бөек Москва эфир аша фронтка, безнең йөрәккә җылы, хуш исле җил кебек килен керә, җанга рәхәт, тәнгә куәт бирә. Батальон атакага хәзерләнә. Безнең, рота урман авызында уйсу бер җирдә. Приказ көтәбез, һәммәбез атакага хәзер. Гранаталарга запаллар куйдык. Яндыргыч бутылкалар, көрәкләр, противогаз һәм мылтыклар — һәммәсе, һәммәсе атакага тулысымча хәзер хәлдә. Безнең ротада минометчы сержант Волосников бар иде. Ул минометчы булып миналар белән генә җырлый иде һәм гомумән дә бик яхшы җырлый иле. Бигрәк тә ул «Каховка» җырын ярата иде. Шуңа күрә кайбер сугышчылар аңа «Каховка» дип кенә әйтеп куялар иде. Менә ул хәзер уйсу җирдә ята. Санинструктор Федоров аның ярасын бәйли. Москва һәм сөйли дә сөйли. Бер вакыт Москва барыбызны да гаҗәпләндереп, кызып кына итеп әйтеп куйды:
— «Сержант иптәш Сергей Тимофеевич Волосников! Сезгә әнкәгез Анна Яковлевна һәм сөйгән кызыгыз Из талия Павловна кайнар сәлам җибәрәләр. Алар хәзер безнец студнад утыралар. Микрофон алдында әнкәгез Анна Яковлевна. Сәлам сиңа, балам. Үзем исән-сау. Петя яхшы укый. Ешрак хат яз, улым. Сине үбәм. Микрофон алдында сөйгән кызыгыз Наталия Павловна.
— Кадерлем Сережа! Сәлам сиңа. Батыр бул, Сережа. Дошманны җиңү шатлыгы өстенә, синең белән кавышу шатлыгын да бергә- бәйрәм итәрбез. Хат яз, Сережа. Хуш, кадерлем! Сине үбәм». Шул вакыт минем күзгә яшь килде... Бу бит минем әнкәемнең дә җанга ягымлы тавышы иде, бу бит минем иркәмнең дә җанга ягымлы тавышы ите. Мин шулай хис иттем һәм һич тә ялгышмадым. Мин ялгышмадым, чөнки туган илемдә минем дә әнкәм бар, минем дә: иркәм бар. Туган илгә, туган анама һәм сөйгән кызыма тирән мәхәббәт хисен ул чакта мин үземнең йөрәгемдә тагын да көчлерәк сиздем. Безнең рота атакага китте. Москва эфир аша сүз белән дә, җыр белән дә һаман безгә көч, дәрт һәм гайрәт өсти торды.
- Гадел дуслар иртән көчле мина һәм котырынган артиллерия утына эләктек. Минем пулемет яр астына очты. Өскә яшь чыршы ауды. Минем ботта кан... Кан бик көчле ага. Бәйләр идем, хәл юк. Ап-ак, тузанлы, томанлы яңгыр килде. Искиткеч көчле яңгыр. Янда кем дә юк. Икенче һәм өченче номерларым бер ни дә эндәшми. Ачык белмим, күрәсең, алар һәлак булдылар. Бер тоташ «кукушкалар» ата. «Кукушкалар» ата һәм бум-бум пулялар баш очына килеп шартлый. Тирә-якка миналар ява, көчле атышу, көчле дуэль. Санинструктор Федоров килә. Бәйли һәм кая китәргә юл күрсәтә. Хәл юк. Вакыт-вакыт аякка басам. Яхшы ук ерак китәм һәм бер янган танк янына килеп егылам, һәм шуның белән мин каядыр төпсез тирәнлеккә китәм, истән язам. Бер вакытны күземне ачсам — төн, яңгыр басылган. Өч иптәш, күкрәкләреннән суга кереп, кул өсләрендә мине елга аръягына чыгаралар. Минем җан әрни һәм азрак оялам да. Я соң мин күпме генә сугышта була алдым? Бик аз бит. Ичмасам бер генә атнага да тулмады бит. Мин аларның исемнәрен белә алмадым. Алар мине белми калдылар. Алар мине җыю пунктына китереп салдылар һәм яңадан, күкрәкләреннән суга кереп, канлы сугыш, кара төн эченә кереп киттеләр. Мин аларга елап ялвардым, исемнәрен белеп калыр өчен, сөйләшер өчен аз гына вакытка минем янда калуларын үтендем. Ләкин алар киттеләр. Мина кул бирделәр дә, киттеләр... Салкын. Мин калтыранам. Яшь бер әзербайҗан егете саташа. Саташа һәм җырлый. Тирән лирика һәм йөрәк өзгеч моң... Жырлый-җырлый да, йомшак тавыш белән акрын гына, озын гына шен суза:
— Әй... Ләйлә — Мәҗнүн... Әй-й-й, Ләйлә-Мәҗ-нү-ү-үн.
Санитарлар автомашинага салалар һәм артка, санбатка алып баралар. Санбатта айга киләм. Тәмле яхшы чәй. Төрле яхшы сый. Врач аракы бирә. Врач — яшь кенә бер хатын. Мәңге онытылмаслык идеал бер образ. Ул безгә врач та, әнкә дә иде. Мин саташам. Янымда яшь бер кыз. Медсестра. Әйтерсең, сөйгән кызың. Чәчеңне сыйпый ул синең, өстеңне төзәтә һәм синең әрнүеңә бер дәва булып, йомшак сүзләр сөйли. Миндә исә авырту басыла. Ләкин йөрәккә яна бер хис кабына. Күзгә яшь килә. Менә бит ул, аккош» кебек, синең яныңда утыра. Менә бит син, егет, сип кан эчендә. Шул вакыт безнең яшь. матур, гүзәл тормышка һөҗүм иткән кабахәт кан эчкеч Гптлерга тагын бер тапкыр ләгънәт әйтәсең һәм тирән ачу, мәңгелек нәфрәт белән тешеңне кысасың... Без, яралылар, һәр кайда аналарча кайгыртуга, җылы карашка очрадык. Безгә бүләкләр бирделәр, җылы сүзләр әйттеләр. Эшелонда санитарлар безгә ата булдылар, госпитальдә нянкалар безгә ана булдылар. Безне туган халкыбыз носилка өстендә, үзенең кул өстендә йөретте, безнең башыбызны, өстебезне мамык одеял белән төрде, җаныбызны, хисебезне тирән ярату һәм ихтирам белән чолгады. Яралы кызылармеец бер җирдә дә үги булмады ул, үзен бер канда да бәхетсез сизмәде. Шуның өчен һәрбер яралы, терелгәч, үзен бөек ватан алдында тагын да бурычлы игеп санын һәм шул бурычны гомер буенча үтәргә, үзенең бөек халкына лаек булырга тырыша.
- Москва буйлап Мин Вязьмада. Калининда һәм Москва янында Деутово эвакуацион госпитальләрендә яттым. Сентябрь урталарында мине Москвага ук озаттылар. Москвага китәсең, дигәч мин бөтенләй шатлыкка чумдым. Мине Москвага — бөтен прогрессив кешелек өчен иң нык терәк булган беек башкалага озаттылар. Менә Москва юлы. Таш стеналар кояшның кичке нурларында балкыйлар. Москва юлы ыгы-зыгы килә. Анда чаба автомашиналар, монда чаба... Искиткеч. Менә миңа Москва шәһәрен кайчан күрергә туры килде. Шатлык та, рәхәт тә. Безнең автомобиль тигез юл белән оча гына. Медсестра миңа һаман бәйләнә тора:
- — Сезгә салкын түгелме? Сезгә җайсыз түгелме? Яхшырак чорналыгыз, шулай, шулай... — һ. б. Минем эч поша. Кая монда салкын тию! Йөрәктә ут яна. Шундый чакта туң имеш. Менә Москва! Бу көннәрдә генә, немецлар, «җимерелгән һәм ташлап калдырылган Москва» турында бөтен дөньяга лаф ора, пычрак тавыш белән эфир пычрата иделәр. Минем Москва шау-гөр килә. Москва буйлап, байтак кына йөрергә туры килде. Ләкин мин, җимерелгән һәм яндырылган Москва урынына, корыч рухлы, сугышчан., эшчән, матур һәм төзек Москваны гына күрдем. Стеналарда плакатлар... Сатира шигырьләре, «ТАСС тәрәзәләре». Москва сугышчан тормыш белән яши. Өстә аэростат киртәләре. Берничә җирдә зениткалар да күзгә чалынып калды. Шулай ук бер җирдә җимерек йорт та күренеп китте. Ләкин аның янында ташчылар гөр килә. Йорт яңадан төзәтелде. Магазиннар гөр килеп сату итә. Бер җирдә кинога билет алыр өчен чират торалар. Москва урамын яңгырата-яңгырата радио Чайковский музыкасын бирә. Мин Москвада дип уйлау гаять тә рәхәт. Сталин да Москвада. Бу бит — Москва һичкем ала алмаслык тимер крепость дигән сүз. Сталин һәм Москва — безнең өметебез һәм малыбыз. Кабахәт немецлар күпме генә тилермәсеннәр, безнең туган Москвабыз урамында хәтта үлә дә алмаслар. Алар безнең гаять зур картабызга горур рәвештә язылган һәм һич кайчан да, бер кем дә кырып ташлый алмаслык рәвештә язылган «СССР» дигән сүзнең «С» хәрефенә дә җитә алмадылар. Шул беренче «С» хәрефенә җитәргә теләп, алар бик күп йөзләрчә «СС» ләрен югалттылар. Җитә алмадылар һәм югалттылар. Һәм алар җитә дә алмаслар. Эт күпме генә күккә карап йолдызга өрсә дә, берни эшли алмый. Елан гранит диварга күпме генә башын бәрсә дә|, тишә алмый. (Чүпрәле районы, Марс авылы)