Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИЛЬЯ КУЗИН

Малай чагында Илья Кузин кошлар тотарга ярата торган иде. Бер чакны ул бәлагә тарыды: түбәдән егылып төшеп аягын имгәтте. Бу хәл аның йөрәгенә яра салды, чөнки ул, дөньядагы барлык малайлар шикелле, зур батырлыклар турында хыяллана, төшләрендә сугышлар, сәяхәтләр, шаулап торган киң, зәңгәр диңгезләр күрә, киләчәктә я бер зур полководец булу, яки кыю диңгезче булу белән хыяллана иде. Күзне чагылдыра торган кояшлы, матур көнне булды бу. Малайлар футбол уйныйлар, агач башларына менәләр. рәхәтләнеп сугышып йөриләр. Ә аягы бинт белән бәйләнгән Илья урын өстендә ята, һәм әче, саран күз яшьләрен чыгарып, үзенең матур хыялларын кызганып җылый иде. Соңыннан баланың йөрәгендәге ярасы төзәлде. Малай аягы авыртканын онытты. Ул пионерлыкка язылды. Пионер отряды аны мавыктырды, аның каршында яна горизонтлар ачты. Илья кыю, кискен, туры һәм нык сүзле булып үсте. Малайлар аны пионер отрядына председатель итеп сайладылар. Яхшы председатель булуы өчен Ильяга буеның кечкенә булуы да, йөзенең артык гадилеге дә, борнының курнос булуы да, аягының бик үк сәламәт булмавы да комачаулый алмады. Отряң Корчеводагы иң җитез, иң сугышчан отрядларның берсе булып китте аның даны көннән-көн артты. Илья Кузин канәгать иле. Ул үзен мондый кечкенә, карсак буйлы, мондый шаян курнос борынлы итеп яраткан табигатькә бары тик кайбер вакытларда гына, кешеләрдән качып кына, ачулана торган иде. Ул зур батырлыклар эшләргә теләп элеккечә үк яна, ул, барлык малайлар кебек, озын буйлы, киң җилкәле, көчле тавышлы, матур йөзле кешегә герой булу барысыннан да җиңелрәк дип уйлый иде. Сигезенче класста укый иде, аны комсомолга алдылар. Ильяның каршында тагын да киңрәк горизонтлар ачылды. Үзеңнең ватаныңа һәм бөтен кешелек дөньясына файда китерү — тормышта иң төп бурыч икәнен Илья бик яхшы төшенде, һәм аны һич онытмаслык итеп күңеленә беркетте. Менә шул бурычны үтәгәндә син җир өстендә кирәкмәскә, бушка урын биләмисен, шулай булганда синең буең, синен йөзең, синең борының нинди генә булсалар да барыбер, хәтта бала чагыңда кошлар тотканда түбәдән егылып төшкән булсаң да, егылып төшмәгән булсаң да барыбер. Син үсеп җиткәч кем генә булсаң да — слесарьмы яки укытучымы, фелдшермы яки наборщикмы, агрономмы яки капитанмы булсаң да барыбер... Ләкин шулай булса да Илья агроном да, наборщик та булмады. Ул Москвадагы Елга техникумына укырга керде (бу аны яшерен хыялларына якынайта иде), техникумны тәмам итеп чыкты да Москва — Волга каналында, «Мария Виноградова» дигән пароходта, штурман булып эшли башлады. Ул иң яшь штурман һәм иң яшь капитан ярдәмчесе иде. Аңарга ни барысы егерме генә яшь тулган, ләкин карап торырга ул тагын да яшьрәк булып күренә иде. «Мария Виноградова» пароходын бөтенләй малай гына йөртә кебек тоела иде. Илья бәхетле иде, чөнки үтә яхшы эшли, һәм комсомол өйрәткән нәрсәгә совет җирендә кирәкмәгәнгә урын биләмәгәнлегенә ниһаять төшенгән иде. Менә сугыш башланды да, Ильяның йөрәгендәге ярасы яңадан кузгалды. Ул тагын үзенең аягың исенә төшерде. Аның бөтен йөрәген ачу, гарьләнү, гаҗизләнү чолгап алды. Аның ике гбыйсы фронтка китте, ә аны хәрби хезмәттән азат иттеләр. Кабахәт немец-фашист ордалары туган илнең җиренә басып керәләр, ә Ильяны фронтовиклар сафына алмыйлар иде. Ильяның йөрәге кузгалды. Бу юлы инде ул малай чактагыча батырлыкка, данга сусамый иде. Илья бу турыда уйламый да иде. Котырынган фашист этләре, сасы хәшәрәтләр, шакаллар, ватанның тәнен ерткалаганда ул бер урында утыра алмый. Ул барлык кешеләр булган җирдә булырга тели, уланда булырга тиешле иде. Ильяның чырае караңгыланды. Ул авыру аягы өчен үз-үзен дошман күрә, ул үзен хәрби хезмәткә яраксыз дип тапкан врачларны яратмый иде. Ул үзен тулысынча таза, сау-сәламәт дип таба һәм аның өстенә бик төз итеп ата да белә иде. Бәхет һич көтмәгәндә килде. Комсомол үзенең иң яхшы улларын партизан отрядларына булышырга җибәрергә булды. Менә шунда Илья дә ялынырга тотынды:

— Җибәрегез мине. Бу бит Кызыл Армия түгел... Анда минем аягым бер дә зыян итмәс... Зинһар дим, җибәрегез!

...Бу вакыйга Смоленскидан ике йөз километрда булды.

Илья монда немецлар сугыш кораллары ташый торган тимер юл участогын шартлатты, фашистларның бөтен бер эшелонын юк итте. Бу куркыныч сугышчан заданиега Илья үзе теләп барды. Партизаннар поездның моннан һәр вакытта да төннә белән сәгать икедә үткәнлеген, немец патрульләренең, һаман ракеталар яндырып, тимер юл линиясен яктыртылып саклап баруларын беләләр иде. Гадәттә поезд алдыннан пулеметлар белән коралландырылгаи дрезина бара, ул ике якка да атып юлны чистартып үтә. Ә дрезина артыннан, караңгыда утсыз-нисез генә поезд килә иде. Командир партизаннарны җыйды.

— Иптәшләр! Эш бик авыр. Барган кешегә посып ятырга, бик сак булырга, дрезинага узып китәргә юл бирергә кирәк. Ә аннан соң инде... Дулкынланудан ничектер төсе үзгәреп киткән Илья, бераз тоныгаеп калган тавыш белән, — Миңа барырга рөхсәт итегез, — диде.

Алар икәү: Илья һәм аның белән бергә тагын бер партизан киттеләр. Поезд борылып үтә торган җир турысында траншея казып кереп яттылар. Ә икенче бер җиргә миналар күмеп куйдылар. Менә дрезина килгән тавыш ишетелә башлады. Көн кебек якты булып китте. Пулеметлар такылдарга тотынды. Дрезина узды. Шуның артыннан ук, караңгылык эчендә, Илья паровозның авыр сулышын ишетте. Паровоз мина куелган җиргә килеп җитте. Илья белән иптәше, яшен тизлеге белән чыбыкларны куштылар да, читкә ташландылар. Паровоз кыргый акыру белән үкереп үрә басты да, яраланган ерткыч кебек, бер якка капланып төште. Вагоннар бер-берсе өстенә менеп киттеләр. Шартлау һаваны калтырата, җир дерелди иде. Куркыныч шатырдау, гөрселдәү тавышлары яңгырады. Вагоннар эчендәге немец снарядлары ярылалар иде. Илья һушын җуеп ауды. Аның өстенә төрле такталар, ватык-җимерек әйбер кисәкләре, көл өемнәре өелде. Барысы да беткәч ул, пешкән куллары белән бик озак казынып, бу өемнәр эченнән чыкты. Шул ук вакытта аның иптәше дә килеп чыкты. Илья аңарга нәрсәдер әйтте. Теге ни дип тә җавап бирмәде. Аннан соң иптәше Ильяга нәрсәдер әйтте. Илья да җавап кайтармады. Алар икесе дә чукракланганнар иде. Бары тик ярты айдан соң гына колаклары ишетә башлады. Сугышчан партизанлык тормышы белән үткән ике ай буенча Илья күтәренке күңел белән шат йөрде. Аны иң куркыныч һәм иң авыр эшләргә җибәрәләр иде. Октябрь аенда бәхетсезлек туды. Задание үтәргә бара торган партизаннар группасының эзенә төштеләр. Немецлар, минометлардан ата-ата, партизаннарны кеше чыта алмаслык баткаклыкка куып керттеләр. Инде ни эшләргә? Партизаннар ике тәүлек буенча муеннарыннан тиң су эчендә, сазлык эчендә утырдылар. Шулай да баткаклыктан чыгарга кирәк. Ильяның авыру аягы шешеп китте. Ул инде атлап йөри алмый, ә моны белдерү гаять авыр иде. Иптәшләре моны үзләре күрделәр. Алар Ильяны кулларына күтәреп алып киттеләр. Баткаклыктан зур кыенлыклар белән котылгач, партизаннар яшь егетне фронт аркылы алып чыктылар да бик нык итеп аның кулын кыстылар. Илья Кузин җиде көн госпитальдә ятты, ләкин бу җиде көн озын еллар кебек бик озак үттеләр. Илья борчылып одеялын күтәрә һәм шешкән аягын карый иде. Сигезенче көнне врачлар Илья Кузинның кулына һичбер төрле хәрби заданиеләрдә йөртергә ярамый дигән белешмә биреп, аны госпитальдән чыгардылар. Бу белешмә кесәсендә дөрләп янган мичтән алынган утлы күмер яткан кебек Ильяның тәнен пешерә иде. Илья ул кәгазь кисәген бөтәрләде дә, ташлап калдырды. Ул Москвага кайтты. Аның аягы авыртмый башлады, ә Москвага бөтен яклардан фашист бандалары үрмәлиләр иде. Москвага! Көрәш шатлыгын һәм горурлыгын татыган Ильяга хәзер үзен обоздагы кеше итеп хис итү аеруча двыр, аеруча газаплы иде... Комсомол батыр, кыю егетләрне яңадан партизан отрядларына булышырга җибәрә башлады. Илья Кузин яңадан ялынырга тотынды:

— Иптәшләр, мине җибәрегез! Минем кечкенә генә тәҗрибәм дә бар инде. Мин анда булырга тиеш,—диде. Һәм ул Волоколамск урманнарына китте. Волоколамск партизаннарының сугышча- хәрәкәтләренең беренче сәгатьләре башланды. Фашист ерткычларга беренче засадалар, беренче аулар ясала иде. Кешеләр бу сәгатьләрдә үзләрендә ихтиярсыздан каушау, дулкынлану, аптырап калу төсле тойгылар сизәләр. Кешеләр эшкә ничек тотынасыларын белмиләр иде. Кем беренче булып бара? Илья Кузин нык һәм ышанычлы итеп: — Миңа берничә кеше бирегез дә без барып башкарып килик, — диде. Һәм алар: Илья Кузин һәм аньа белән тагын алты кеше киттеләр. ... Лотошино — Высоковское юлын немец талаучылары, мактанчыклык белән эреләнеп, Берлин — Москва магистрале дип атыйлар иде. Бу юлга хәрәкәтнең үзәге тупланган иде. Илья Кузин менә шунда килде. Партизаннар отряды таң алдында моннан фашистларның бензин төягән цистерналары үтәчәген белделәр. Немецларга бензин җитешми, алар бу цистерналарны түземсезлек белен көтәләр ите. Илья Кузин һәм аның сугышчан алты иптәше магистральдән унбиш метрлар читкә кереп яттылар. Инде унжиде йөк машинасы узып китте, ә цистерналар һаман күренмиләр иде әле. Кемдер, салкыннан теше тешкә бәрелгән килеш,

— Бәлки алар бүген бөтенләй үтмәсләр? — дип куйды. Барысы да туңганнар, алар инде биш сәгатьтән бирле кар эчендә ягалар иде. Илья Кузин да туңган, анык аягы сызлый иде, ләкин ул кискен иггеп:

— Без моннан бер кая да китмибез! — диде. Бары тик кич белән генә, бик сон гына, партизаннарның посты немецларның цистерналары килгәнлеген белдерде. Сигезәр тонналы автоцистерналар бер-бер артлы киләләр иде. Беренче һәм икенче машина минага эләгеп шартладылар, өченче машина, икенче машинага килеп бәрелде дә, улда яна башлады. Өч цистерна өчесе дә яналар иде инде. Күккә бик зур ут баганасы күтәрелде. Тиктормас Илья, группасын икенче урынга алып барды да, юлга тагын миналшр куйды. Дошман станында паника кушы. Пожар урынында немецларның җәяүле гаскәрләре төялгән йөк машинасы чабып килә иде, минага эләгеп ул да шартлады. Немецлар бөтен тәүлек буенча урманга пулеметлардан һәм автоматлардан атып йөрделәр, партизаннарны тотарга азапланып бу участокта берничә көн засадалар тоттылар. Ә Илья Кузин икенче урында сугыша иде инде. Ул отряд командирыннан немецларның, колхозчыларны таларга йөри торган юлларына барырга рөхсәт алды. Немец-фашист юлбасарлары бу юлдан туннар, бүрекләр, киез итекләр, ашлык, дуңгыз балалары төялгән йөк машиналарында кайталар иде. Илья монда гранаталар алып килде.

— Ягез әле, кеше малын талаган өчен кирәгегезне бирим әле! — диде ул. Менә бер машина күренде. Илья атылып килеп чыгып, кузовка граната ташлады. Машина тынып калды. Бу машина артыннан таланган, колхоз малы белән түбәләмә тутырылган икенчесе килә иде. Машинаның шоферы юлда нәрсә булды икән дип башын сузуы булды, Илья маузердан анарга атып җибәрде. Ә шул арада Ильяның иптәше Филимонов машинага яндыргыч сыекчалы шешә ташлады. Соңгы машина булып пехота төялгән бер машина килә иде. Шофер узып китәргә өлгерде, ләкин Илья аның пассажирларына граната ташлады. Граната шартлап ярылды, фашист үләксәләре төялгән машина алга чапты. Кеше ашаучы немец-фашистларына Москва янында Илья Кузин бик күп зыян китерде. Кузинның барлык эшләрен язып чыгар өчен үзенә бер китап кирәк булыр иде. Кузин турында партизаннар, «куркуны белмәс кеше», «эзенә бастырмый торган кеше», «Волоколамск урманарының яшене», «аның аягы астында җир яна», дип сөйлиләр-.Илья барып чыккан җирдә чыннан да җир яна: складлар һавага очалар, беңзинле цистерналар гөрләп яналар, машиналар яр астына мәтәлеп китәләр. Илья йөз илле шартлау оештырды, әллә никадәрле немецны кырып салды. Тугыз фашист этне ул маузердан атып үтерде. Ул үзе үлемгә бик якын хәлләрдә калса да, һәрвакытта да исән-сау котыла килде һәм хәзер дә ул исән-сау. Ильяның артыннан немецлар бик күптәннән куып йөрсәләр дә аны тота алмадылар. Ул чыннан да тоттырмас кеше булды. Фашист кеше ашаучылар Москва өлкәсеннән куып чыгарылгач, без үз-үзләрен аямастан Кызыл Армиягә булышкан партизаннарның исемнәрен сораша башлагач, безнең беренче ишеткән исемебез: Илья Кузин исеме булды. Бар кеше дә: кызылармеецлар дат. партизаннар да, хатын-кызлар да, хәтта бала-чагалар да аның турында сөйлиләр иде. Комиссар сокланып безгә болай диде:

— Менә чын герой кеше шул үзе инде. Гаҗәп көчле кеше ул! Аның турында кинофильмнар күрсәтергә була, һәм беләсезме, ул фильмны унар тапкыр карарлар иде. Ул тау бөркете кебек көчле кеше! Ә карап торырга үзе шундый күрнексез, менә чын-чыннан малай гына инде! Аягы да авырта үзенең, шуның өчен Кызыл Армиядән, дә калдырганнар. Хәер, аның аягы турында без әле генә белдек. Комиссар безгә Илья Кузинның үзен большевиклар — коммунистлар партиясенә кабул итүне сорап гариза биргәнлеген сөйләде. Партия җыелышы урман эчендә, землянкада барган. Илья Кузин дулкынланып үзенең биографиясен сөйләгән. Ул аны менә шушы язма башланган җирдән, ягъни нәкъ үзенең бала чакта кошлар тотарга яратуыннан, түбәдән егылып төшеп аягын имгәтүеннән һәм шуның өчен үзен Кызыл Армиягә аямауларыннан башлаган...