Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЧОРЫБЫЗНЫҢ ГЕРОИНЯСЫ ӨЧЕН

Камалу эчендә калган Ленинградта, дошман ядрәләренең өзлексез шартлавы астында, «кара козгын»нар тоташ гөжләү һәм тоташ төтен белән күкне каплаган бер чорда композитор Д. Шостакович үзенең 7 нче симфониясен язды. Кара көч белән якты башлангыч арасында булган каты бәрелешне, бу бәрелештән, соңгы чиктә, җиңүче булып чыгачак хал-ык ихтыярын көчле һәм якты мелодияләрдә җырлый алган бу художник турында Алексей Толстой үзенең бер мәкаләсендә бик матур итеп, ул компромиссны белми торган рус халкының вөҗдан авазын чагылдырды, дигән бер фикер әйткән иде. Безнең героик халкыбызның вөждан авазын ишетә һәм аны чагылдыра белү! Бүгенге художник өчен шуннан да изге, шуннан да асыл бурыч бармы соң? Шул изге бурыч биеклегеннән торып татар совет әдәбиятының соңгы айлардагы торышына күз төшерсәк, дөресен әйтергә кирәк, хәзергә әле әллә ни зур эш күрсәтә алганыбыз юк дияргә туры килә. Дөрес, кайбер иптәшләр Ватан сугышы турында аерым әсәрләр бирделәр. Шагыйрьләребез берәр-икешәр лирик җыр җырладылар һәм шигырьләр яздылар. Ләкин бүгенге көн күзлегеннән чыгып караганда болар әле берсе дә безне канәгатьләндерә алмыйлар. Кызыл Армия сугышчылары фронтларда искиткеч батырлыклар күрсәтәләр. Кешелек тарихының төне булып күтәрелгән фашистик варварларның муеннарына, беренче буларак, безнең егетләребез кылыч ордылар һәм теге явызлар бу удардан миңрәп калдылар. Халкыбыз, югалтулар һәм фаҗигалар аша, армиябезгә җиңү өчен барлык шартларны тудырып килә. Халкыбыз соңгы чиктә үзенең җиңеп чыгачагына мәгърур рәвештә ышанып яши. Менә шул мәгърур халыкның бүгенге уйларын һәм омтылышын, Ватан сугышында батырлык мөгъҗизалары күрсәткән геройларыбызны киң күкрәк, зур тавыш белән җырлаганыбыз бармы? Кызганычка каршы, юк дияргә туры килә. Фронтта безнең егетләребез мөгъҗизалар күрсәтәләр, ә безнең әдәбиятта хәзергә әле берәү дә әдәби мөгъҗиза күрсәтә алганы юк. Иң үкенечлесе: аерым иптәшләрдә менә шуны тирән итеп аңлап җитмәү һәм вак-төяк уңышлар белән канәгатьләнеп калу хисе яши. Таттосиздатның художество әдәбияты секторы һәм «Совет әдәбияты» журналы редакцияле тарафыннан моннан бер-ике ай элек уздырылган җыелыш, дөресрәге, анда ясалган аерым чыгышлар моны бик ачык күрсәтте. Ул җыелышта төп докладчы булган иптәш Кашшаф Газый татар совет язучылары алдында ике нәрсәне бик кискен рәвештә куеп, тревога тавышы күтәргән иде. Моның берсе: язылган әйберләрнең сан ягыннан җитәрлек булмавы һәм нәтиҗәдә матур әдәбият бастыру планының өзелү куркынычы астында калуы булса, икенчесе: язылган чаклыларының да сыйфаты түбән булуны күрсәтүдән гыйбарәт иде. Чынлап та, берчакны безнең бердәнбер журналыбыз «Совет әдәбияты» хикәясез утырып калды түгелме соң? Калды бит. Язучыларыбызның күбесе Казанда, үзләренең «станоклары» янында иделәр, шулай булса да рәтле хикәя язучы булмады. Соңгы айларда бездә беркадәр җанлану сизелә! башлады. Мәсәлән, А. Шамов соңгы вакытта бер-бер артлы ике хикәя язып бетерде. Шулай ук үзе турында күп кенә сөйләткән Ибраһим Газый да соңгы вакытта чорыбызның героикасы өчен сугыш мотивларына багышланган берничә хикәя язды. Драматургларыбыздан Нәкый Исәнбәт Ватан сугышы темасына яңа пьеса язып бетереп Татар Дәүләт Академия театрына тапшырды; Т. Гыйззәт «Ташкыннар» трилогиясенең икенче сериясен язып бетерде дип әйтерлек. Ф. Хөсни дә шулай ук берничә әсәр язды. Болар барсы да соңгы вакытта безнең татар әдәбиятында билгеле бер җанлану, активлашу башланганлыкны күрсәтеп тора торган күрсәткечләр. Ләкин шуның белән бергә безнең Ш. Камал, Гариф Гобәй, А. Әхмәт шикелле прозаикларыбыз һаман тынычлык саклауларын дәвам иттерәләр әле. Ышанабыз, бу иптәшләр, язучы буларак, Ватан сугышына аз дигәндә яхшы хикәя белән бурычлы икәнлекләрен төшенерләр һәм тиздән без алар- ның да яңа хикәяләрен, повестьларын укырбыз. Барыбызның да уртак бурычыбыз: язу, ләкин яхшы итеп язу. Сыйфат мәсьәләсендә без әле беребез дә мактана алмыйбыз. Язылган әйберләрнең күбесе дип әйтерлек, издательстволарга, редакцияләргә чи килеш китереләләр. Кайбер иптәшләрдә әле һаман иске һәм яраксыз бер караш яшәп килә. Яхшы язылганмы, уртачаракмы, әгәр темасы белән Ватан сугышына якын икән, ярый ул, дип уйлаучылар әле бездә һаман да юк түгел. Мондый карашка бүген һич тә урын бирелмәскә тиеш. Дәртсез һәм энергиясез язылган әйберләр дәрт тә, энергия дә бирә алмыйлар. Язучы бүген үзенең әсәрендә, моңарчы һич тә булмаган бер дәрәҗәдә, намуслы, чын күңелле булырга тиеш. Фальшның бер генә тамчысына да урын бирелмисен. Безнең әдәбият укучыларыбызда вөҗдан сафлыгы, намус, турылык, эчкерсезлек, батырлык һәм затлылык сыйфатлары тәрбияләрлек булсын. Әнә шул асыл сыйфатларны тәрбияләргә хезмәт итә икән, без бүгенге совет язучысы әсәре белән бергә, моннан йөз илле ел элек яшәгән А'Уеримега да үзебезнең журналларыбызда хөрмәтле урын бирәбез, аны укыйбыз, аннан дәрт алабыз. Халкыбыз гаять зур эшләр башкара. Халкыбыз яңа тарих ясый. Коллыкка, йөз суы түгүгә, хәерчелеккә һәм фальшка урын юк ул тарихта. Кеше анда, тау бөркете төсле зәңгәр югарылыкларда гизә. Әнә шул бөек идеал өчен, коммунизм идеалы өчен безнең халкыбыз героик көрәш алып бара. Ә без — язучылар — халкыбызның шул героик рухын, вөҗдан авазын чагылдырган әсәрләр бирергә тиешбез. Без аны бирә алабыз, аның өчен бездә теләк тә, дәрт тә җитә.