ЧЕБЕШ
Ул вакытта җәй башланган иде инде. Москва урамнарында роза исе килә торган үрмәле гөлләр саталар, көндез яктыга туенып калган күк йөзе хәтта төннәрен дә караңгыланмый иде. Парикмахерскийда — бөркү, куе булып җыелып торган одеколон белән пудра исенә төчкереп җибәрәсе килә. Клава Белова күнекмәгәнлектән, кырынучының иягеннән яки борыныннан тотарга оялып, кызарып китә торган иде. Кресло артларында ак халат кигән олысыман мастерлар басып тора, алар клиентлар белән үзләрен эре генә тотып, салмак кына әңгәмә алып баралар. Алар арасында Клава бөтенләй күренми дә иде. «Чебеш бит син, чебеш, — ди торганнар иде аңа мастерлар. — Безнең эшне аңлау тагын сиңа, Фитюлька». Кайвакыт фронттан тузанга манчылган, кояшта битләре каралган командирлар кайта, алар креслога утырып арган кыяфәт белән күзләрен йомалар. Фронтка китәр алдыннан өр яңадан киенгән яшьләр кереп чыккалый. Җәй узып та китте, еш кына булып торган тревогалары белән күңелсез Москва көзе башланды. Кливаның атасы, Могэс эшчесе, истребительчеләр батальонына үзе теләп язылып, сугышка китте. Иртәләгән салкыннары, соры томаннары белән тынгысыз октябрь да килеп җитте. Бу вакытта дошман Москвага якынлашканнан-якынлаша бара иде. Иртәләрен парикмахерскийда шыксыз, юеш була, Клава тәрәзә аша урамнан эшчеләр отрядлары, сугыш машиналары узып киткәнен күреп кала. Клавага хәзер үзепең эше бөтенләй ошамый башлады». Ул җәй көне Кызыл Хач курсына йөри башлап, аны күптән үк тәмамлап чыккан иде. Ул уйлады, уйлады да, үзен дә истребительчеләр батальонына алуларын сорамакчы булды. Командир аңа чебеш турында пидер әйткән шикелле ишетелеп китте. Клава кызып китеп аңа катьь гына җавап оирмәкче булып торганда, командир, һич көтмәгәндә, аны батальонга алачагың әйтте. Клава 18 яшендә тәбәк кенә буйлы, нык бер кыз иде. Сугышчылар сугыш белемен өйрәнгәндә Клава да алар артыннан ияреп йөреп, граната ыргытырга, атарга өйрәнде. Беренче кар төшкәннән соң ул, сугышчылар белән бергә, чаңгыда йөри башлады. Батальоннан аны моторлаштырылган укчы полкка күчерделәр. Москва өчен барган сугышларның иң кызып киткән бер чагында Клава отряды фронтка чыгарга приказ алды. Отряд белән бергә Клава да китте. Алар бер авылга килеп керделәр. Шунда Клавага беренче яралыны бәкләргә туры килде. Тирәдә янгын сөременнән хәтта ап-ак карлар да каралган иде. Кинәт кенә Клава капка янында бер яралы сугышчы күрде. Аның яңагын снаряд китеге каерган, авызы» ертылып киткән, иягеннән кан ага иде. Клава, нишләргә белмичә пошынып,
— Бу нинди яра бу, бөтен җирен каерып ташлаган! Ничек кенә итеп җыеп бәйләрмен икән соң мин аны,— дип уйлый-уйлый, яралы кеше янына йөгерде. Ул сугышчы янында озак кына маташты. Шулай да бөтенесен урынына җиткереп, ярыйсы гына итеп бәйләп куя алды. Клавага хәзер сугыш ул хәгле үк куркыныч түгел шикелле тоела гына башлаган иде, кинәт ул чын сугыш эчендә торып калды. Безнең частьлар дошманны авылдан куып чыгара башладылар. Немецлар отрядка минометтан атарга тотынды. Сугышчыларның як-ягында бер өзлексез миналар ярыла башлады. Кемдер, — Клава, ярдәм ит! — дип кычкырып җибәрде. Клава тавыш килгән якка йөгерә генә башлаган иде, кинәт үз янындз гына торган Леша Заборовка күзе төште. Леша кинәт тезләнде, аннан соң терсәкләре белән карга таянып, акрын-акрын гына сыгылып төште. Ул гырылдый башлады, аның күзләре бик сәер булып ялтырап киттеләр. Клава җимерек бер өй янында тора, әйләнә-тирәдә артиллерия үкерә, ерак та түгел гөрселдәп бомба ярыла. Бу Клава сүнәр алдымнан ялт итеп соңгы мәртәбә кабынып ала торган электр лампасын хәтерләп, сискәнде. Ул үлә торган кешене гомерендә беренче тапкыр күрә иде. Клава, — Леша! — дип кычкырып җибәрде. Аның күзеннән яшьләре чыкты. Клава аңа барып җиткән генә иде, янында кемдер ыңгыраша башлады. Ыңгырашучы политрук Сухарев икән. Лешаның бармаклары салкыная башлады. Клава, аны калдырып, Сухарев янына килде. Клаваның яңакларыннан күз яшьләре тәгәри, алар салкында туңып бозланалар иде. Ул тешләрен кысып, ыңгырашып яткан Сухаревның да ярасын бәйләде. Шул вакыт аның янында гына мина ярылды. Клаваның аркасын нидер пешереп узган төсле булды.
— Иптәш командир, — диде Клава тыны бетеп, — минем аркам яраланды. Командир аңа бик тыныч кына карап куйды.
— Ни сөйлисең син, басып торасың лабаса! Менә, чебеш... Клава бер җиренең дә авыртмавына һәм хәле дә китмәүгә хәзер үзе дә гаҗәпләнгән иде. Шунда ук ул командирның адыотанты Постниковның яралануын күреп, аны бәйләде дә агач астына илтеп куйды. Аннан соң Сорокинны, Зверковны, башы яраланган тагын бер сугышчының ярасын бәйләде. Миналар тагын да ешрак ярыла башладылар, сугышчының бинты шуып төште, ул аны яңадан бәйләп куйды. Ул арада командир тавышы ишетелде.
— Яралыларың белән урманга чиген. Клава, нигәдер кабатлап сорады.
— Үзем гепәме? — Нәрсә? Син ишетмисеңме әллә? Урманга чиген диләр сиңа... Отряд алга китте, Клава ыңгырашып ятучы яралылар янында бер үзе генә калды. Хәзер аңа бу яралыларны урманга ташьпрга кирәк иде. Тагын мина ярылды, немецлар хәзер аеруча котырынып ата башладылар. Клава агачтан таяклар сындырып алып, аларны яралыларга өләште. Сугышчылар акрын гына алга таба кузгалдылар. Клава Сухарев янына йөгерде, ләкин Клава аның кулларыннан һәм иңбашыннан тотуга ул: «ай, авырта, тимәсәнә!» дип кычкыра иде. Ул аптырап аны калдырып китте, ләкин шунда ук яңадан йөгереп килде, Сухаревның кычкыруын ишетмәскә тырышып, аны урманга таба сөйрәде. Сухарев тешләрен кысып чыдарга, ыңгырашмаска тырышты. Аннан соң ул авыр яраланган Сорокин янына йөгерде. Леша Заборов элеккечә бөгәрләнеп, йөз түбән ята иде. Клава аны әйләндереп салды, кулы белән аның маңгаендагы үлем алды тирен сөртеп, салкын ирененнән бер үпте. Аннан соң ул, Лешаның кыска туный чишеп җибәреп, кесәсеннән комсомол билетын алды, автоматын иңенә асты да, Сорокинны күтәреп урманга таба китте. Бүтән яралылар таякка таянып үзләре баралар, инде юл да ерак түгел, ә юлда аларны санитар машинасы көтеп тора иде. Клава яралыларны машинага утырта башлагач кына немецлар пулеметтан ата башладылар. Шулай да эш тукталмады, машина кузгалып үз юлына китте, ә Клава штабка юнәлде. Штабта аңа отряд командирының яралануы турында әйттеләр. Ул бер сүз дә әйтмәстән кире борылып йөгерде Клава сөремнән һәм төтеннән каралган урман эченнән, снарядлар улавын һәм шау-шуны ерып, бер үзе алга таба йөгерде. Аның аркасы торган саен һаман ныграк кыза иде, ләкин ул отряд командирын күрмичә барыбер туктамады. Командир тап-таза көенчә һәм тып-тыныч атлап туры аңа таба килә иде. Тыны-көне беткән Клава аны күрүгә балык шикелле авывын ачып, бер сүз әйтә алмыйча катып калды. Ул бары хәлсез елмая гына иде. ...Инде Москва өлкәсе дошманнардан азат ителде, Солнечногорск мәктәпләренә балалар укырга йөри башладылар. Можайский да җанланды, Волоколамск үзенең яраларын дәвалый башлады. Кызыл Армия һөҗүмен һаман дәвам итә. Яралы сугышчылар госпитальдә яталар. Аларны кечкенә генә гәүдәле, кискен хәрәкәтле, күкрәгенә Кызыл Йолдыз ордены таккан Клава тәрбияли.