Шигърият
БЕР ҺӘМ ЕГЕРМЕ БЕР
Ул—иптәше иде ай-йолдызның,
Сердәшчесе иде ал тайның,
(Йөрәгендә яши һәрбер кызның
Таңда сызган җыры Солтанның),—
Сакчысы нәфис пакъ гөлләрнең,
Якын дусты иде чишмәлек,
Иң нечкәсе — нечкә күңелләрнең,
Хак иясе иш саф хисләрнең.
Ул кош була иле кошлар килсә,
Сайрауларын кошның сөйде ул.
Кошлар өчен, кешеләр, чишмә өчен
Атакага бара инде ул.
Ялкынланган үчнең чиге килде:
«Үлем өчен үлем! Канга — кан!»
Кылычында тамга, — димәк инде
Егерме бер эттән кан аккан.
Егерме бер фашист дөмеккән!
Лирик егет ыргып киплектән,
Бергә туплый бөтен көчен ул,
Чишмә өчен, йолдыз өчен ул!