Логотип Казан Утлары
Шигърият

МАВЗОЛЕЙ ЯНЫНДА

Зур бинада безнең даһи ята,

Калын диварларның янында. 

Байракларны ия бөек ватан

Ангы белән аның алдында.

Ул тын гына ята табутында,

Күкрәгенә куеп кулларын,

Күреп торган кебек, каршысында 

Башын игән кыз һәм улларын. 

Баралар да алар сүзсез генә,

Туктаткан күк хәтта уйларын,

 Ул аларның ярсу йөрәгендә

Сизә кебек бүген ни барын. 

Белә кебек бүген ул аларның

Ераклардан нигә килгәнен:

Тузгытырга явын дошманнарның

Сүзсез генә антлар биргәнен!

Ул ишетә кебек, — тигез басып

Һәм туздырып ак кар тузанын,

Җилкәләргә коралларын асып,

Киң мәйданнан сафлар узганын.

Нык ышана кебек ул аларның

Үзе сызган көрәш эзеннән 

Чыкмасына. Шуңар кебек аның

Бу тынычлык бүген йөзендә.

Тыныч бул син, даһи! — көрәштәшең

Һәм шәкертең безнең арада,

Чигенүне белми, данлы эшең

Алып бара алга һаман да.

Кешелекнең явыз дошманнарын

Без чыгарбыз җиңеп ул барда.

Борчылма син: данлы ал байрагың

Ышанычлы һәм нык кулларда!