Логотип Казан Утлары
Хикәя

ХИКӘЯЛӘР

ИКЕ ЕГЕТ

Ярты төннәр узганнан соң телефон шалтырады. Аңа таныш бер кеше, кышның буранлы төне аша, исәнлек- саулык сорашты. Аннан соң, әңгәмәне бик озакка сузмыйча, сугыш вакыты икәнен сиздереп, — Сиңа, туган, ике сәгатьтән юлга чыгарга туры килә, — диде. Ниндидер бер зур эш тапшырыласы сизелә иде. Бәлки фронтка киләседер? Немец фашистларының Москвага котырынып ыргылган чаклары, фронтлардан кечкенә генә булса да бер җылы хәбәр ишетәсе килеп, Москва сөйли башлаганны һәр көн иртән зарыгып көткән чак иде. Закировның үзенең дә һәр көне Москваны тыңлау белән башланып китә торган булды. Ул иртән торып шау-шулы мәктәбенә барып керәме, класс дәресләрен уздырганнан соң, колхоз егетләрен бер взвод итеп тезеп, кырга, елга буйларына сугыш уены өйрәтергә алып китәме — кайда гына баемасын, күңелгә якын мавзолейе, йолдызлы манаралары, Кремленең сырлы стеналары белән Москва аның күз алдыннан китми башлады, фронттан авыр хәбәрләр ишеткән көнне аның күңеле өен дә, мәктәбен дә тарсына, каядыр чыгып китәсе, нидер эшлисе килә иде. Менә бу минутта да, ашыга икән ул дип тормады, Закировның башыннан күп кенә уйлар узды. Бәлки чыннан да сугышка китәргәдер? Карелия урманнары, Финляндия сазлыклары аңа танышлар иде инде. Моннан бер-ике ел гына элек, сазлы күлләр өстеннән шуышып, карлы кырларны айкап әллә нинди салкын йолдызлар күреп йөргән иде ул. Чатнап торган кышкы төннәрдә күп кенә җирләр йөрергә, болай гына йөрергә түгел, аяк астындагы карны шатырдатмыйча басып йөрергә, бер генә ботак очы да сындырмыйча урманнар аркылы үтәргә туры килгәләде аңа. Ул разведкада да йөрде, акфиннарның «күкеләрен» дә аткалап төшерде. Сугышка китәргә ул бүген дә хәзер тора. Үзе генә түгел, үзе өйрәткән бер взвод колхоз егетләре дә аның белән бергә бүген үк, менә шушы буранлы декабрь төнендә үк чыгып китәргә хәзер торалар. Закиров, телефоннан әйтелгәнчә, нәкъ ике сәгать үтүгә юлга чыкты. Үзе килеп җиткәнче аңа йөкләтеләчәк эшнең бөтен яклары көйләнеп куелган иде. Аның берничә йөз кешегә башлык булып билгеләнүен әйттеләр. — Менә сезгә кешеләр, менә сезгә эш. Сез фронт өчен эшлисез. Сезнең эшегезне фронт үзе кабул итәр, — диделәр. Аз гына вакыт эчендә таулар, ташлар җимерәсе, күз күрмәгән зур эшләр башкарасы, күп кыенлыкларны бергә баштан кичерәсе кешеләр кемнәр соң алар? Менә өстенә кыска тун, башына колаклы бүрек кигән, түгәрәк сакаллы, тыныч чырайлы бер абзый. Әнә соры күзле, озын керфекле, кыю карашлы җитез бер туташ». Менә сабыр, салмак сүзле, ягымлы итеп сөйләшә торган олайган бер апа, әле тик мыек кына чыгып килә торган яшь егетләр, дөнья нужасын байтак татыган олы кешеләр, кызлар, тагын ирләр, хатын-кызлар... Алар башлыкларының топ шикелле таза гәүдәсен, аның беренче карауда төрпәсымак күренә торган чыраен кызыксынып, җентекләп күзәтәләр. Кем белә, бәлки алар Закировның башлык була алырлыкмы, юкмы икәнен белергә теләп шулай карыйлардыр? Закиров күзләре белән озак кына эзләде. Тик шушы берничә йөз кеше арасыннан ичмасам бер генә танышын да очрата алмады. Ул аларны хәзер үк эшкә кушарга тиеш. Ләкин Закиров боларның кайсы нинди эшкә сәләтле икәнен дә, бу таныш булмаган кешеләрнең кайсын нинди эшкә кушасын да белми иде әле. Ул эш кушканны көтеп тора торган шушы ят кешеләргә, аннары тагын тау хәтле булып, тизрәк тотынганны кэтеп яткан эш урынына күз төшереп, танып калды. Каршындагы тау хәтле эш аның иңбашына басып торган шикелле тоела, ләкин бу аны әллә ни куркытмый иде. Кемдер берәү, фронттагы туганнарга җиңелрәк булсын өчен монда биш өлеш кыенрак булса да түзәргә ярый, дигән иде. Закировка авырын, җиңелен тикшереп торырга да вакыт булмады, берәр тапкыр башын кашып алды да, эшкә тотынды. Аның кешеләре карлы тау буена, кырмыска шикелле, килеп ябырылдылар, көрәкләр тавышы күтәрелде, чүкечләр чәкелдәште, кайсыларыдыр шунда җырлап җибәрделәр. Тирә-як берьюлы җанланып китте. Авыл юлларыннан бере артыннан бере машиналар чабыша башлады. Әллә каян бер өйлек бүрәнәне берьюлы төяп кайта торган баһадир тракторлар, тагын әллә нинди күтәргеч, төшергеч машиналар килеп чыкты. Авылның бөтен тормышы тыгызланып, җитезләнеп китте. Хәтта морҗалар да иртә-кич, бер-береннән калышмаска тырышып, ашыга-ашыга төтенли башладылар. Тау буе көнен-төнен гөрләп торды. Килеп төшкән көннәрдә җилләр генә сызгырып торган шәп-шәрә иңкелләр ике-өч көннән үк танымаслык булып үзгәрделәр. Закиров үзе белән бергә эшләүчеләрнең алтыннан да шәбрәк кешеләр булуларын, алар белән таш-тауларны җимертеп, диңгезләрне буарга мөмкин икәнлеген бер-ике көннән үк төшенде. Болар бит барсы да үзебезнең совег кешеләре, барсы да туган ил өчен кул көчен генә түгел, кирәк булган чагында җанын да бирергә хәзер торган намуслы, инсафлы, түземле совет кешеләре иде. Закировка бик тиз ияләнделәр. Аңа хәзер бик күбесе исеме белән дәшә башладылар, олыраклар, якын итеп, — саумы, Нәҗип энекәш? — ди торган булды. Закиров өчен бу кешеләр хәзер, элекке шикелле, исемсез, билгесез кешелф түгел иде. Менә бу мыегын инглизчә кырдырып көязләнеп йөри торган көләч күзле, таза гәүдәле җыйнак кеше — бригадир Гәрәй Шиһапов була. Бу кеше, үзенең кызлары һәм егетләре белән берлектә, кышкы зәһәр салкынны да, җирнең калын туңын да җиңеп, йөрәктә дәрт булганда теләсә нинди туңны да эретеп булганны эшләп күрсәтте. Ул хәзер, — Барамы эшләр? — дигәч, бик җиңел генә итеп, — һи, бармыймы» соң! Бармый карасын әле, — дип кенә куя. Чал керә башлаган көрән сакаллы, җыерчык битле, башына колакчын бүрек кигән кеше — Хафиз абзый дигәннәре менә шул инде! Яшь ягыннан ул монда иң өлкән кеше булса да, һәр- кайчан эшнең иң авырына үзе барып тотына, — гадәте шулай инде аның, безнең Хафиз абзыйның. Аңа кайвакыт яшерәкләр, — Хафиз абзый, сиңа авырга килер, син моңа тотынмас идең, — дип әйтеп карыйлар да, ул бераз кәефсезләнеп, — Минме? Нигә? Һи, мин әле... — дип куя. Озын гомере аның сакал-мыегын көрәнләтеп кенә узмаган. Тормышның бормалы авыр сукмагы бу картны» китапта укып кына белеп булмый торган күп кенә гыйлемлекләргә өйрәткән. Ул күршеләренең эшләгәнен карап ике егет  тора да, арадан берәрсенең кулы ятмаганга эче пошып, аның коралын үзе ала, — Болай тукран шикелле чукып кына булмый шул ул, сеңелкәш, — дип шелтәләргә тотына, — Әүвәл башта аны менә болай итеп өч почмак ясыйсың. Аннан ары китеп, менә бу төшеннән менә шушылай зур иттереп, җимереп төшерәсең. Бакчы, нихәтле умырылды... Шиһапов бригадасы шикеллеләр, Хафиз абзый ишеләр көн саен арта. Төзелешнең яңа коллективы, күнекмәгән эшнең кыенлыкларын бере артыннан икенчесен җиңә барып, чибәр генә эшли башлады. Кышка җил боз өсләренә, урманнарга, тау буйларына ашыктыра-ашыктыра кар бураннары ташый, ул тизрәк кыш булдырырга чамалый. Төзелеш эшчеләре кар тирәнәйгәнче күбрәк эшләп, төзелешне очлап чыгарга ашыгалар. Фронттагы шикелле куак башларына, агач ботакларына гына эленгән телефон чыбыклары буйлап «эшне тизләтергә!» дигән боерыклар килә. Күн пилотка кигән, киң маңгайлы, олы битле, баһадир сынлы кеше — төзелешнең җитәкчесе, берәр урында тоткарлык чыга башладымы, — Фронт көтми, аңльийсызмы? Сыңар минутка да кичекмәсен! — дип кырт кисә. Урман белән төзелеш арасында тракторлар, турыдан гына кар ерды- рып, чабып кына йөри бирәләр. Кешеләр җәһәт-җәһәт атлыйлар. Фронт ашыктыра, фронт көтә аламын. Закиров һәр көн, фронт хәбәрләрен ишеткәннән соң, эшчеләре янына чыгып йөгерә. Аның эшчеләре дә ашыгып эшлиләр. Тик Закиров мондагы эшне фронт хәлләре белән, үз күңеленең кушуы белән чагыштырып карый да, аңа сугыш вакытындагыча эшләмәгән шикелле, аны ашкындырып торган күңел ялкыны бастырылып ята, ялкынланып, кабынып китми шикелле тоела. Ахырда аның күңеленә бер уй төшә. Шул турыда уйланган саен аны тынгысыз бер куаныч күмеп китә башлый. Алар бер иптәше белән иртәгесен ук тотынмакчы булалар. Көн салкынчарак туры килде. Су буендагы тал-тирәкләргә, телефон чыбыкларына, күз керфекләренә бәс сыргалары элә торган шыгырдавыклы салкын кышның, үзебезнең һәйбәт Россия кышының гадәти бер көне иде. Тал-тирәкләрне тирбәтеп салкын таң җиле исте. Аляска буйларында ук төн кунган көмеш төсле кояш әллә кайдан гына күтәрелеп чыкты. Ул вакытта Закиров белән Галимхан Вахитов байтак ук эшләгәннәр иде инде. Аннары алар янәшә утырып, талларга сырылган бәснең җил белән тузгуын, морҗалардан чыккан аксыл саргылт төтеннәрнең дугайланып авыл өстеннән урманга таба борылып китүен, карлы юлдан кечкенәле-зурлы автомобильләр чабышып узуын карый-карый, тәмәке тартып алдылар. Аларның сөйләшәселәре килми. Шулай да бу эшнең теге очында әнә шул карлы таулар хәтле зур куаныч көтүен алар икесе дә сизәләр. Бу куаныч аларны тагын да якынайта. Аннан соң сиздерми генә төш вакыты җитте. Аларның, күршеләре төшке аштан да әйләнеп килделәр. Эшли торгач бер вакыт Закировның җеп өзәрлек, инструментын күтәрерлек тә хәле калмый, ул туктап кояшка карый. Галимханның да хәлен беләсе килә. Көн уза, гамьсез кояш инде түбәнәеп бара. Галимхан бер эшләгән якка, аннары эшләнәсе урынга күз салып ала да, бил-бавын чишеп ташлый, кыска тунын салып ыргыта. Ул аякларын нык итеп җәеп баскан. Кизәнгән саен аяк астында җир дерелдәп китә, аның кызарган бите күренеп кала... Аңа да бик җиңел түгел икән... Елга буеннан искән җил аның юешләнгән маңгаен салкынайтып, сыпырып уза. Ул тагын эшкә тотына. Беренче көнне алар биш кеше хәтле эшләделәр. Икенче таңны да шул ук карлы тау буенда каршы алдылар. Ике егет турында бөтен тирә-якка хәбәр таралды.

— Закиров белән Вахитов биш кеше хәтле эшләгәннәр.

 — Биш кеше хәтле! Аларның эшләрен карарга күрше участоклардан кешеләр килә башлады. Узышлый аларга җылы сүзләр әйтеп узалар:

 — Эшегез уң булсын!

Болар, күтәрелеп карамыйча гына,

— Шулай булсын! — диләр. Закиров кайберәүләрнең чыраенда икеләнү күрә. Алар салкын кышның бөтен кыенлыкларына бу тирәдә иң беренче булып каршы чыккан бу кыю егетләрнең тырышлыкларына сокланалар. Шулай да аларның күңелендә кечкенә генә бер шик тә бар шикелле тоелып куя иде. Алар, гүя, — монсы шәп-шәбен дә, тик менә иртәгә дә, аннан ары да, көн саен шулай эшләп булырмы икән соң? — диләр шикелле. Бер талпынгач, күңелләрдәге бөтен шикләрне бетерерлек итеп, эшләп күрсәтергә кирәк иде. Алар җиде көн көрәштеләр. Ике егет җиде таңны карлы тау буенда каршылап, җиде төн буе үзләре башлаган зур эш турында уйланып чыктылар. Аларның эшен бөтен төзелеш күзәтте. Куакларга, таякларга гына эленгән телефон чыбыклары буенча һәр көнне бу ике егет турында ерактагы зур шәһәрләргә хәбәрләр китә башлады. Ләкин ялангач тау буенда яңа гына күтәрелеп килә торган бу сугыш гигантын аякка бастыру һәм мөмкин чакльп тизрәк бастыру алай җиңел түгел иде, — егетләр моны истән чыгармадылар. Үз сүзләрен сүз итү өчен тешләре-тырнаклары белән ябышып яткан бу ике тәвәккәл егетнең теләген сындырырга ниятләнгәнсыман, табигать үзенең кирелеген әледән-әле күрсәтә торды. Якты дөньяны томалап, бер көнне ишелеп-ишелеп ябалак кар яуды. Мамыктай йомшак, күперенке кар юлларны, сукмакларны күмеп китте, әрсезләнеп, кешеләрнең муен тамырларына, яка эчләренә коелды, керфекләренә эленде, иңбашларына өелде, ә егетләр ана карап эшләрен туктатмадылар. Шуннан берәр көн узгач, ябалак карны да, бәс сыргаларын да туздырып, тау артыннан шыксыз җил, төрпә көнчыгыш җиле килеп чыкты. Ул элекке җилләр калдырып киткән йомшак карны әрле-бирле куып йөртеп, тәмам тинтерәтеп бетергәч, ахырында кыйтачлап-кыйгачлап яңа көртләр ясап китте. Егетләр һаман эшләделәр. Ул да булмады, тагып берәр көннән җәяүле буран кузгалды. Чалт аяз көнне шыпырт җил кырның иңкелләреннән, көмеш тәгәрәткәндәй, ялтырап торган шома кар өстеннән ап-ак кар тузаннарын себертә башлады. Көне- төне себертә торгач, эшли торган урыннарны, сукмакларны тигезләп китте. һәр көнне иртән кешеләр, сукырана-сукырана, кар әрчи торган булдылар. Ике егет тә һәр көн иртән дөнья хәтле кар көрәмичә эшкә тотына алмадылар. Аннары тагын бер төнне, каяндыр чатнаган салкын килеп чыкты, кешеләр йокыларыннан торганда аларның тәрәзәләрен бизәкләп, бәкеләрен туңдырып китте. Төннәрен күктә алггыв баганалар күренде, иртәләрен кояш колакланып чыкты. Салкынның зәһәре, кычыткандай, кешеләрнең битләрен борын очларын өтте. Ике егет ул көннәрне дә бирешмәделәр. Чөнки: Өстебездә чатнап торган

Декабрь салкыннары,

Көчле бездә салкыннардан

Йөрәкнең ялкыннары.

Күктә бөркет, җирдә егет,

Йөрәкле алар бердәй,

Юлыбызда балкый өмет

Йолдызлар җәүһәредәй.

(Гали Хуҗи.)

Үзләре өчен түгел, туган илләре өчен көрәшүче ике егет, көчле яуга бер үзләре каршы чыккан ике батырдай, табигатьнең тәкәббер кирелегенә каршы зур түземлелек белән көрәштеләр. Ниһаять, аларның түземлеге җиңде. Алар җиденче көнне җиде кеше хәтле эшләделәр. Бу хәбәр бөтен төзелешне аякка бастырды. Кояш баер алдыннан ике егет эшли торган карлы тау итәгенә су буе сукмакларыннан, таллыклар арасыннан төркем-төркем халык җыела башлады. Закиров белән Вахитов — сакал-мыеклары бәсләнгән ирләр, җылы фуфайкалар киенгән, олы күн бияләйле хатын-кызлар уртасында басып калдылар. Аларның салкын җилдә карасу кызылланган таза чырайларына сокланып, якын итеп карыйлар. Эш урыннары тирәсендә кызу бәхәсләр бара. Төрле якта берсен-берсе бүлдереп сорашу, ис китү, хайран, калу башлана.

— Белсәң иде, ничек ул хәтле эшләп була икән?

— Бер көндә бит!

— Җиде кеше хәтле! Ул арада кемдер кечкенә таучыкка менеп алып, бияләен болгый-болгый, сөйләп җибәрде. Закиров аның калын мыегын, күзлегенең ялтыравыгын күреп калды. Ул — төзелешнең баш инженеры иде. Халык бер аңа карый, ул нидер сөйләгәч, «шулармыни инде?» дагәнсыманрак итеп, егетләргә дә карап-карап ала. Закиров шунда гына тирән итеп аңлый башлады. Бу җиде көндә әнә теге, бөтен ягыннан халык әйләндереп алган гади эш кенә эшләнмәгән, бу билгесез, исемсез тау итәгендә, әнә теге алсу шәфәкъ ягындагы сугышчы туганнар белән йөрәк тибешен тоташтыра, алар- ның җиңүен тизләтә торган бер зур эш эшләнүен тойды. Аның күңеле киңәеп, рәхәтләнеп китте. Бу исемсез су буйлары, карлы таү итәге, таллыкның теге ягында морҗалары белән төтенләп утырган әнә теге авыл аңа хәзер тагын да кадерлерәк булып тоела башлады. Аның менә шушы колакчың' бүрек кигән бөтен абзыйларны, күн бияләйле апаларны барсын берьюлы үз итеп кочаклыйсы килде. Халык арасыннан, кызыл байрак күтәреп, күн пилотка кигән, баһадир сынлы төзелеш башлыгы килеп чыкты. Кызыл байракньп ике егетнең эш урынына китереп элделәр. Борчылулар, табигать белән тартышулар, түгелгән көчләр әрәмгә китмәделәр — менә алда ике яңа сукмак. Ике егет салган сукмак болар. Аларны өстендә матур кызыл байраклар җилферди һәм ул байраклар төзелештәге кешеләрнең барсын да ике егет артыннан китәргә, бернинди каршылык алдында да тукталып калмаска, һаман алга барырга чакырып торалар. Озак та үтмәс, бу сукмаклар — олы юлларга әйләнерләр һәм ул олы юллардан барып безнең батыр төзүчеләребез үзләренә йөкләтелгән эшме матур итеп төгәлләп чыгарлар һәм шуның белән явыз дошманны тәмам юк итеп, икенче тапкыр баш күтәрмәслек итеп кыйнап кайтырлар.

Колхоз тегермәненә ашлык тарттырырга килүчеләр аны күбесенчә тегермән буасында яисә чарыклар, алчаяклар янында очраталар. Ул шыбырдатып тамчылап торган тегермән астында һәрвакыт нидер суккалый, бөтен гәүдәсе белән дерелдәп зарлана-зарлана әйләнә торган шьигырдаулы карт тегермәннең кай төшләрендер ныгыта, майлый, көйләп җибәрә. Колхозчы чыбыркы-сабы белән тегермән келәтенең тәбәнәк ишек яңагын шакый.

— Кирилл Алексеевич! Бодай тарттырырга дип килеш иде. Кирилл Алексеевич, бер генә минутка башын калкыта төшеп,

— Тартьпгыз, тарт, знаком, — ди. Өске катта мөшкәне чиртеп-чиртеп, зырылдап дәү таш әйләнә. Таш бер чиртеп узган саен мөшкәдән учлап- учлап сары бодай сикереп төшә. Колхозчы киң ак тасма булып уч төбенә агып торган мамыктай йомшак, җылы онны бик бирелеп, рәхәтләнеп бармак араларында угалый.

— Нигә болай бик ерактан килдең? — ди аңа тегермәнче.

— Син тарткан он кабартма, коймакка бик шәп була, Кирилл Алексеевич, ерак булса да монда килергә булдык инде. Кирилл Алексеевич аңа берни дә әйтми, аның мул булып он тузаны кунган аппак кашлары гына бераз селкенеп куя. Биленә балтасын кыстырып, малай вакытында атасы белән бергә бөтен Идел буен йөреп чыккан бу кеше үз гомерендә бик күп тегермәннәр, яргычлар эшләгән, шаулап торган сулар аша зур күперләр салган, бизәкле матур шкафлар, җыйнак комодлар ясап биреп, башка чыккан бик күп авыл кешеләрен куандырып йөргән. Аның үз кулы белән ясаган машиналары әле хәзер дә «Кызыл Татарстан» колхозында да, Куйбышев исемендәге колхозда да гөрләтеп борчак, клевер, тары сугып яталар. Аның яшелчә бакчаларын сугару өчен үзе уйлап чыгарып, үз кулы белән эшләгән водокачкасын да колхоз кешеләре, суны күп чыгара дип әйтеп, бик мактап сөйлиләр. Шунлыктан Кирилл Алексеевичны бу тирәдә белмәгән кеше юк диярлек. Юлга чыкса аның бер кулы белеш- танышлар белән исәнләшеп бүрек салудан бушамый, берәр авылга килеп керсә, әле аннан, әле моннан русьь, татары аны чәйгә дәшәләр.

...Шулай, колхозларга әле тегесен, әле монысын ясап йөргәндә, бер вакыт көз көне аны эзләп районнан бер кеше килеп чыга.

— Хәзер тегермәнең үзеңнән башка да бик шәп тарта, — ди ул аңа, — сугу машиналарың да суга бирерләр. Син бүтән сер зуррак эшкә кирәк булып чыктың әле, Кирилл Алексеевич. Ничек, ниндиерәк эш икәнен сорашып тора торган чак түгел. Кирилл Алексеевич Орлов, җылы пиджагын киеп ала да, карчыгы белән саубуллашып, шул көнне үк юлга чыга.

II

Әкиятләрдә сөйләнгәндәгедәй, зур карурман эчендә сары бер йорт. Тирә-юньдә— кышкы урманның салкын, мәһабәт тынлыгы. Агач ботакларына бүрек-бүрек карлар эленгән. Биек койма белән әйләндереп алган иркен, ишек алдында, әкиятләрдәге батырлар шикелле, зур-зур сакаллы олы кешеләр йөри. Шул ишек алдында Орлов, шактый олайган, шинель кигән бер кеше белән күрешә. Алар зур нарат өйгә керәләр. Шинель кигән кеше ана үрмәкүч пәрәвезедәй нәзек сызыклар белән бизәкләнгән зәңгәрсу кәгазь суза. Без сезнең турыда күптән үк ишеткән идек, — ли ул, — Сез моңарчы да халыкка бик кирәк нәрсәләр эшләгәнсез икән. Хәзер сезгә тагын да зуррак бер эш чыгын тора. Менә карап карагыз әле. Фронт бездән менә шушындый бер әйбер сорый... Ни әйтәсез, иптәш Орлов!? Бу ниндидер яңа нәрсә бул-ыргг ошый иде. Кәгазь өстендәге чәбәләнгән сызыклар бу әйбернең ниндиера буласын күз алдына китерсәләр да. аны ничек эшлисен ачык итеп әйтеа бетермиләр иде әле. Шулай да фронт кушкан эш турыңда сүз барганда икеләнергә мөмкинмени? Аннан соң, 30 еллык эш тәҗрибәсе аңа монда да булышмасмыни? Орлов, шинель кигән кешегә туп-туры карап, ышанычлы., нык тавыш белән, — Булыр, эшләрбез! — диде. Шинель кигән кеше исәнләшеп китеп барды. Кирилл Алексеевич зәгәрсу кәгаъне верстак өстеиә җәеп салды. Бер-берсе белән үрелеп, чолганышып беткән менә, шушы» ак сызыкларга каран бу тирәдә моңарчы бөтенләй күзгә дә чалынмаган шундый бер пөхтә, җиңел шул ук вакытта теләсә нинди сугышчыны да ансат күтәрә ала торган нык бер әйбер эшләп чыгарырга кирәк. Ләкин ничек итеп, нинди кораллар белән эшләргә?.. Кәгазь өстендәге сызыклар бу сорауга җавап бирмиләр иде. Көн кичкә авыша. Агач башларына кояшның сары яктысы сирпелеп уза. Түр стенадан үзенең һәрвакыт кия торган гади күзлекләре аша тыныч кына Михаил Иванович карап утыра. Ул Орловның зәңгәрсу кәгазьдәге сызыклар буйлап әле те гел әйтә, әле болайга җәзбә йөртүен, нидер сызгалавып, күңелендә нидер оештыра баруын— барысын да күзәтеп, белеп утыра кебек, «ничего, якташ, каймакны шулай баш ватмыйча булмый инде ул. Ә син аңа пошынма, эшли бирә дигән кебек. Караңгы да төште. Өйнең сары стеналарында мичтән төшкән ут шәүләләре уйный башлады. Кәгазьдәге сызыклар йомгагы әкренлек белән булса да сүтелә бардылар. Кирилл Алексеевич бу әйберне уйлап чыгарган кешенең акыллы уйларын, чәбәләнгән йомгакны сүткән шикелле үзенә бер тырышлык белән столяр теленә күчерә барды. «Бу төшен менә болай эшләргә кирәк булыр, монысы Карурманда бер йорт өчен шундыерак бер станок ясамыйча булмас...» Яна әйбер тудыру куанычы белән дәртләнеп эшли торгач, берничә көннән соң нарат исе аңкытып торган йомычкалы бүлмәдә, Кирилл Алексеевичның үз верстагында, моңарчы истә-оста булмаган, Кызыл Армиягә дошманны җиңәргә булыша торган яңа бер корал килеп туа.

III

Сугыш башланганчы көрәктер, иләктер ясап, өйләр, күперләр салып, зур кизәнеп суга торган эре эшкә күнеккән балта осталарына, столяр халкына миллиметрлар белән эш итә торган мондый нечкә эшне көйләп җибәрү башта бик кыен була. Тик алар, тырыша торгач, миллиметрлар капризын да җиңәләр. Карт осталарның 20—30 еллык бай тәҗрибәсе бу эштә бик ярап куя. Алар үзләре барлыкка китергән бу яңа әйберне күпләп эшләү өчен кирәк буласы станокларны, калыпларны, тагын шундый бик күп кирәк нәрсәләрне дә үзләре үк эшләргә тотыналар. Яңа эш берничә көннән үк эзгә салынып, көйләнеп китә. Карурманда иркенләп үскән зур кыргый имәнне, оста куллар тасма-тасма телеп, тугымчы Шәйхи бабайга илтәләр. Шәйхи бабай үзенең җылы парнигында тирли-тирли эшлән, ул тасмаларны кубыз шикелле итеп бөгеп китерә. Аннан соң ул әле тагын җиде оста кулына кереп чыга. Кулдан-кулга күчеп йөри торгач, ул, әллә нинди майлар эчендә төн куныл, сөяктәй ялтырый башлый. Шуннан соң гына аны оста кешеләр, зур куаныч белән күтәреп алып, түр башына элеп куялар.

I*

Шинель кигән кеше берничә көннән соң тагын килеп чыга. Бригадир Кирилл Алексеевич, аның кулына, чиртеп җибәргәндә шыңгырдап куя торган лирасыман бер әйбер китереп бирә. Шинель кигән кеше аны бик озак итеп җентекләп карый. Озаграк караган саен аның йөзе ачыклана, күңеллеләнә бара. Аннан соң ул, лирасыман әйберне югары күтәреп, хезмәтләренең нәтиҗәсен түземсезлек белән көтеп тора торган карт осталарга, — Рәхмәт, иптәшләр, бик зур рәхмәт сезгә, — ди. Беренче көннәрдәге кыенлыклар, яңа эшнең җаен таба алмыйча йокысыз уздырган озын төннәр һәммәсе дә онытыла. Осталарны фронт өчен үз куллары белән яңа корал тудыру шатлыгы, үзләренең сәләтенә, көчләренә ышанудан туган зур куаныч чолгап ала.

...Карурман өстендә җемелдәп зәңгәр йолдызлар калка. Якты тәрәзәләре белән урман тынлыгына карап утырган сары эчле зур өйдә ышкылар шыелдый, бөгәрләнеп йомычкалар тәгәри. Анда үзләренең гомерләре шикелле үк озын уйларын көйгә салып сызгыра-сызгыра, тасма итеп теленгән таза имәннән олы кешеләр, фронттагы кызылармеец уллары дошманны тизрәк җиңсең өчен, кич убырып яңа кораллар эшлиләр.