ДИҢГЕЗ ШАУЛЫЙ
Биек кыя башына менеп диңгезнең өстенә карасаң, диңгезнең очы-кырые юк кебек, тик шунда, күз җитмәслек җирдә, әллә кайда — еракларда ул күк белән тоташып беткән төсле булып күренә, ә инде корабльгә утырып диңгезнең эченә кереп китсәң, аның җир белән тоташкан урыны бөтенләй югала, тагын шул ук күкнең сузылып, ярым шар кебек түгәрәкләнеп, диңгез өстендә асылынып торганлыгын күрәсең. Диңгез өстендә көзге, салкынча җил уйный. Җил өстәге киемнең чабуларын ачып-ачып җибәрә, матур итеп таралган чәчкә бәрелеп, аны туздырып ташлый, һәм, яшь бала елаган кебек, чинап синең өстеңнән, үтеп китә дә, әллә кайларга барып югала. Син җилнең синең белән шаяруын сизмисең, сизәргә теләмисең дә, күзләреңне зур итеп ачып, диңгез өстенә карап торасың, андагы серле һәм ниндидер үзенә бер мәкерле матурлык сине исертә, әллә нинди уйларга, моңнарга батыра. Дулкыннар кыяларга килеп бәреләләр дә, төрле якка чәчеләләр, аларның күбекләре, фонтан кебек, һавага атыла. Ул да булмый, әллә каян — таш кыя араларыннан көтү-көтү булып, канатларын әкрен генә тирбәлдереп, акчарлаклар очып килеп чыгалар. Алар, чаркылдаша-чаркылдаша, түбәнтен, югарыдан очып, су өстен күзәтәләр. Портта аеруча бер җанлылык хөкем сөрә. Причалларга килеп тукталган корабльләрдән көчле хәрәкәт сизелеп тора: кызыл флотчылар строй белән портка төшеп, каядыр китеп югалалар. Корабльләр арасында үзенең зурлыгы һәм матурлыгы ягыннан башка корабльләрдән аерылып «Сталин» миноносецы тора. Ул, үзенә йөкләнгән сугыш заданиесен үтәргә, юлга чыгарга хәзерләнгән. Морҗаларыннан куе- куе төтен баганалары бөрки. Акчарлаклар «Сталин»ның мачталарына кунып әзрәк ял итеп алырга да өлгермәделәр, анда хәрби сигнал уйный башлады. Акчарлаклар пырылдашып күтәрелделәр, чаркылдаша-чаркылдаша төрле якка таралдылар. Сигналның өзеп-өзеп кычкырткан тавышын ишетеп кайсылары баскычлардан, кайсылары арткы кормалардан йөгерешеп кызыл флотчылар чыктылар. Экипаж палубага тезелеп смирно басып калды. Корабльнең командиры, диңгез белгече, таза гәүдәле, ачык, ягымлы чырайлы, кырык, кырык биш яшьләр чамасындагы Сухарченко белән карарак битле, Сухарченкога караганда бераз яшерәк, бу корабльдә бары өченче ай гына хезмәт итүче комиссар Дебердеев менеп, строй алдына килеп туктадылар. Корабль буенча дежурный 3-ранг капитан Барадуля, стройда басып торучыларга «смирно» командасы биреп, Сухарченкога экипажның китәргә тулы хәзерлектә булуы турында рапорт бирде. Сухарченко рапортны кабул итеп бетергәч, «Исәнмесез, иптәшләр?!» дип экипаж белән исәнләште. Кызыл флотчылар аңа җавап итеп, бер тавыштан:
— Исәнмесез! — дип кычкырдылар. Сухарченко, аз гына вакыт эчендә күңелле бер уйчанлылыкка бирелеп алды, аннары көчле тавыш белән сүзгә кереште:
— Иптәшләр, кызыл флотчылар, командирлар һәм политработниклар! Безнең «Сталин» миноносецына бүген, иптәш Сталин җитәкчелегендәге хөкүмәтебез тарафыннан бик зур һәм бик әһәмиятле сугыш заданиесе тапшырылды. Безгә авыр шартларда эш итәргә туры килер, ләкин, мин ышанам, безнең батыр кызыл флотчыларыбыз нинди генә кыенлыкларда да каушап калмыйча, хөкүмәтебезнең ышанычынакларлар. Ул, нәрсәдер әйтергә теләп, комиссар Дебердеевка карады, коглиссар бөтен тавышына:
— Яшәсен данлы диңгез флоты! — дип лозунг кычкырды. — Урааа!!! дип бердәм рәвештә гөрселдәп чыккан тавыш, көчле яңгырау белән яңгырап күтәрелде дә, диңгез өстендә тирбәлә-тирбәлә, еракларга китеп югалды. Бераздан соң:
— Урыннарыгызга! — дигән команда бирелде. Кызыл флотчылар, җитез хәрәкәтләр белән, төрлесе-төрле якка йөгерешеп, постларына бастылар. Гор- педистлар торпеда аппаратларының дөрес эшләзен, тупчылар орудиеләрнең механизмнарын тикшереп, сигнальщиклар үзләренең урыннарына басып, эшчән бер тынычлык белән:
— «Китәргә!» — дигән приказны көтеп калдылар. Сәгать унынчы ярты. Портның озын палубасына сөекле дуслар, командование кешеләре, хатыннар, яшь кызлар, яшь егетләр һәм бала- чагалар озатырга җыйналганнар. Ул якта тантаналы бер гөжләү хөкем сөрә. Менә сәгать ун тулды. Сухарченко, капитан мостигына менеп, тагын бер мәртәбә сәгатенә карады да, рубканың калпагын алып кискен генә: — Кормовойны бирергә! — дип боерды. Үзе арткы кормовойга карап, төсенә елмаю билгеләре чыгарды, эченнән.
— «Ай, молодцы, приказны ничек тиз үтиләр, болар белән утны да, суны да үтеп чыгып була» — дип уйланды. Аннары диңгез өстенә карап, гадәте буенча, тынып калды. Миноносец тәкәббер генә кузгалды. Сухарченко, рубкага авызын» куеп:
— Полный ход, алга! — дип өстәде. Машиналар куәтлерәк эшлш башладылар, су күбекләнеп калды, корабль омтылышын арттырганнан-арттыра барды. Порт өстендә искән җилгә алсу-кызыл байрак җилферди. Портның озыь палубасында, күбәләкләр төсле булып, тирбәлгән ак кулъяулыклар кечерәйгәннән-кечерәя барып, соңга таба бөтенләй күренми үк башладылар... Сухарченко, нәрсәдер исенә төшкән кебек, кызу-кызу адымнар белән үзенең каютасына кереп китте... Миноносец, борынын очлайтып, алдында җәелеп яткан зәңгәр су пәрдәсен урталайга аерып бара, акчарлаклар аңардан калышмыйча, корабльнең мачталарына, орудиелар өстенә кунып, башларын алга таба сузып су өстен күзәтәләр. Диңгезнең шаулавы һаман тынмый, киресенчә, алга барган саен көчәя генә, аның салмак шаулавына машина бүлекләренең гөжләве кушылып, әллә кая китеп югала бара. Кич якынлашты», караңгылык төште. Миноносец инде үзенең билгеләнгән урынына якынлашып килә иде. Сухарченко үзенең каютасында, йомшак диванга утырып, яшь комиссар Дебердеевка үзенең тормышы — элек гражданнар сугышы вакытында матрос булып йөрүе, советлар власте урнашу белән боцман, ярдәмче капитан булуы һәм соңыннан шушы «Сталин» миноносецына командир итеп билгеләнүе турында сөйләп бетереп, сәгатенә карады да:
— Оһоо, - вакыт үткәннән-үтә бара, Барадуляга әйтергә кирәк: «Тихий, алга!» бирдерсен, — дип сөйләнә-сөй- ләнә чыгып китте. Ул әйләнеп кергәндә комиссар каютада юк иде инде. Рейд һәм үтәлергә тиешле задание турында уйлау белән бергә, ничектер, комиссар турында да уйлады ул. Комиссар бик яшь әле. Алай булса да ул бөтен эшне: кызыл флотчыларны политик агарту эшен дә, корабльдә дисциплина урнаштыруны да, маневрлар вакытында командалыкны дөрес итен башкаруны да барсын да җиренә җиткереп эшли, Сухарченко аның белән оч кенә ай булса да аның бөтен характерын белеп бетерде, ул аны үзенең сугышчан сердәше итеп саный. Сухарченко, комиссар турында шулай уйлана-уйлана, авызындагы папиросын кабызды да, өстәл өстендәге кәгазьләрне актарырга тотынды. Ул бер сары конверт, табып алып аны әкрен генә ачты да, комсызланып укырга тотынды. Бу — командованиенең приказы иде. Анда: «Сталин» миноносецы командирына һәм комиссарына... Турку Абь гаваненнан! Лепая портына — Германия юлбасарларына сугыш кирәк-яраклары төягән дошман транспорты үтәчәк, сез 60—20° параллеленә чыгып, фашист транспортын батырырга тиешсез. Округ командующие» дигән кыска юллар язылган иде. Сухарченко, кәгазьне кулында тоткан килеш:
— Да, дошман транспортын әлбәттә юк итәргә! — дип үзенә-үзе сөйләнә-сөйләнә каютасыннан чыкты. Ул чыкканда, миноносец йөреш тизлеген әкренәйткән, диңгез һаман тынычланмаган, киресенчә, җим тагын да көчәя төшкән иде. Дебердеев белән Барадуля борт читендәге рәшәткәләргә сөялеп, диңгез өстен күзәтә-күзәтә, нәрсәдер сөйләшәләр. Алар, Сухарченконың килгәнен сизмәделәр булса кирәк, кинәт кенә дәшкән ягымлы тавышка сискәнеп, артларына әйләнеп карадылар, Барадуля, Сухарченконы күрү белән, «смирно» басып, честь бирергә, — Иптәш командир! — дип, доклад ясарга әзерләнгән иде дә, ләкин Сухарченко аңа әйтеп бетерергә ирек бирмәде: — Беләм, беләм, «...сезнең приказыгыз үтәлде» — дип, көлеп куйды. Барадуля әзрәк уңайсызланып торды да, аңа кушылып, үзе дә елмаеп куйды. Алар, өчәүләп сөйләшә-сөйләшә, җай гына атлап капитан мостигына менеп киттеләр. «Сталин» үзенең билгеләнгән урынына килеп җитте. Сухарченко, сәгатенә) каран, рубкага:
— Стоп! — дип кычкырды. Шуннан соң ук ул: — Утларны яндырмаска!—дигән приказны биреп, каютасына кереп китте һәм бик тиз генә биноклен алып чыкты да, аның аша тирә-юньне күзәтергә тотынды. Машина бүлекләренең гөжләве тынды, миноносец туктап калды. Караңгы диңгез төне су өстен каплаш тора. Дошман транспорты әле һаман күренми дә күренми. Транспортның күренмәве кызыл флотчыларны борчый башлады: алар төрле нәрсәләр уйлап бетерделәр, йөрәкләре типте, күзләре моңсуланды, ләкин шулай да борчылу билгеләре күрсәтмичә, үзләрен бик тыныч тоттылар. Хәтта кемдер берәү үзенең яныңдагыларга ниндидер анекдот сөйләргә үк тотынган иле дә, «җитте, җитте, сөйләмә... хәзер әкият сөйләп утыра торган вакыт түгел» — дип, аны бик тиз туктаттылар. Сигнальщиклар да үзләренең урыннарына басып, тирән дулкынлану белән, диңгез өстен нык җентекләп күзәтә, күзәтү нәтиҗәләре турында Сухарченкога минут саен рапорт тапшыра тордылар. «Дошман хәйләкәр, аның бер дә уйланмаган яктан һәр минутта килеп чыгуы мөмкин» — шушындый уйлар эченә чумган кызыл флотчылар, барсы да үз урынында, үз постында бик зур җигелгәнлек белән торалар иде. Вакыт үтте, диңгезнең шаулавы туктамады. Сухарченко да, экипажның башка кешеләре борчылган кебек,, хәтта аларга караганда да көчлерәк итеп, дошман транспортының күренмәвеннән борчылды. Дулкынланды. Ләкин батыр камандир үзенең ышанычын һич тә югалтмады. Сул як борттан кинәт:
— Иптәш командир, торпеда! — дигән тавыш ишетелде. Командир биноклен сул як бортка күчерде. Торпеда, чынлап та, очлы борыны белән суны ике якка ерып, дулкыннар калдырып, корабльнең артына таба атылып килә иде. Сухарченко шунда ук кискен тавыш белән, рубкага:
— Сул як борт, уңга! — дип боерык бирде. — Есть, сул як борт унда!— дигән җавапны ишетү белән, ул, биноклен күзеннән алмыйча, торпедага карады. Винтлар эшли башлау белән, корабль артында су кайнап, «Сталин» әкрен генә уңга таба борылды. Палубада торучы вахтенныйлар, төсләренә җитдилек чыгарып, барсы да торпедага текәлделәр. Торпеда арттан выжылдап узып китте. «Калын» сигнальщикларының уяу күзәтүләре һәм командир белән комиссарының салкын канлылык белен эш итүләре аркасында, миноносец дошман торпедасын үзенә тидермичә, яныннан үткәреп җибәрә алды. Сухарченко үзенең янында басып торучы Барадуляга карап, елмаеп кына:
— Эх, төне караңгы, әгәр дә; яктырак булса яхшырак булыр иде, шулай түгелме? — дип шаяртырга гына тотынган иде, ул арада яңадан:
— Иптәш командир, сул як 35°, перископ күрәм!—дигән тавыш ишетелде. Командир, биноклен күзенәрәк куеп, сигнальщиклар әйткән якка карап калды. Ә бераздан инде ул, рубкага авызын куеп, кискен тавыш белән: — Сул як 35°, полный алга! — дип боерык бирде. Миноносец, кинәт кенә ыргылып, лга таба йөзеп китте. Билгеләнгән ңиргә килеп җиткәч, Сухарченко биноклен төшермичә, тирән сулыш алып, рубкага:
— Стоп! — дип кычкырды. Миноносец алга таба ыргылып барган җиреннән кинәт туктап калды. 5/л перископ күренгән урынга килеп туктау белән, Сухарченко йөрәктән кайнап чыккан ачулы тойгыларын берьюлы тавышына чыгарып:
— Глубинный бомбаларны ташларга! — диде. Аның боерыгы буенча, кызыл флотчылар, бер-бер артлы, глубинный бомбаларны эшкә куштылар. ... Әллә кайда югалып торганнан соң, күк йөзенә ай чыгып, дөньяга үзенең якты нурларын сипте. Кызыл флотчылар, айның болан вакытлы килеп чыгуына шатланып, су өстенә, дошманның су асты көймәсе батырылган җиргә карадылар. Анда су өстенә нефть сыекчасы таралып чыккан иде. Сухарченко, кулъяулыгын алып, битенә чыккан тир бөртекләрен сөртә-сөртә, үзе артыннан комиссарны ияртеп, каютасына кереп китте. Сәгать унике тулган иде инде. Сухарченко каютасында озак кала алмады, палубага чыгып, тынычсызлану катыш шатлану белән диңгез өстенә карап калды. «Сталин» миноносецы алдан билгеләнгән урынга килеп туктавына ике сәгатьтән артык вакыт үткән инде, ләкин дошман транспорты күренми дә күренми. Корабльдә барлык кешеләр: — Нигә килми соң бу? — Әллә инде без килгәнче үтеп киттеме? — Әллә бөтенләй юлга да чыкмадымы икән? — дигән сораулар белән күмелеп калганнар иде. Озак та үтмәде, комиссар килде, аның да йөзенә тынычсызлану билгеләре чыккан иде. Сухарченко аңа үзенең борчылганын сиздермәскә тырышып, бармаклары белән өстәл читенә чнрткәләп, тонык кына тавыш белән: — Комиссар, син ничек уйлыйсың? Бу транспорт әллә без килгәнче үтеп киттеме икән? Әллә һаман килүендә дәвам итәме? — дип бер-бер артлы сораулар яудыра башлады. — Берни дә әйтә алмыйм, иптәш командир, шулай да минем уйлавымча» ул транспорт әле юлда гынадыр,—дип аны тынычландырды комиссар. Ишектән килеп кергән дежурный комиссар белән Сухарченконың сүзен бүлде:
— Иптәш командир, сул як горизонтта ут яктылары күренә.
— Яхшылап күзәтергә, миңа доложить итәргә.
— Есть, яхшылап күзәтергә, сезгә доложить итәргә! Сухарченко, дежурный чыгып китү белән, өстенә яхшырак киенеп, бинокленең пыялаларын кулъяулыгы белән сөрткәли-сөрткәли чыга башлады», үзе комиссарга карап: — Әйдә, иптәш комиссар, белик әле, — дип куйды. Алар чыгып капитан мостигына менгәндә, сәгать биш тулган иде. Сухарченко, биноклен күзенә куеп, якынайганнан-якыная барган утларга карады. Бинокль пыяласының түгәрәге эченә транспорт һәм аның уң як кырыеннан баручы сугыш корабленең шәүләләре эләкте. Сухарченко салкын канлылык саклап артык тора алмыйча рубкага:
— Тихий, алга! — приказын бирде. Экипаж кешеләре кайсысы торпеда кайсысы орудиеләре янына йөгерештеләр. Аралар якынапгаинан-якыная барды. Орудиелар янында басып торучы тупчылар, күзләрен зур ачып, төсләре Диңгез шаулый нә аерата бер төрле җитдилек чыгарып, минуттан-минутка якыная баручы утларга карап калдылар. Сухарченко, дошман транспортының крейсер тарафыннан сакланып барганлыгын һем аны юк итүнең алай ансат булмаганлыгын тагын бер кат нык итеп төшенде; шулап да ул үз-үзенә ышаньпч кертеп, «приказ һичшиксез үтәлергә тиеш» дип куйды. Транспорт якынлаша, менә тагын әзрәк килсә, аңа төзәп ут ачарга да мөмкин булачак. Сухарченко транспорт белән крейсер ягыннан ишетелгән тонык музыка һәм саңгырау җыр тавышларына колак салып торды да, үз-үзенә «Оһо, аларның күңелле чаклары, бигрәк яхшы» дип сөйләнде. Һәм ул артык түзә алмыйча, элек: — Фашист хәшәрәтләргә үлем! — дигән лозунгымы кычкырды, аннары сул кулын кискен рәвештә төшереп: — Соогонь! — дип боерык бирде. Орудиеләр, боерыкны гына көтеп торгандай, бер-бер артлы» уфылдадылар, су өстен куе төтен пәрдәсе каплады. Дошман да йоклап тормады. Крейсер, транспортка качарга юл әзерләп, «Сталин»га каршы ут ачты. Ләкин аларның снарядлары я узып киттеләр, яисә килеп китмичә суга төшеп, судан баганалар ясап кына калдылар. «Сталин»нан кинәт ачылган ут аларга расчетларын дөрес итеп алырга комачаулады. Сухарченко рубкага:
— Сул як, полный алга!—боерыгын биреп, бөтен игътибарын крейсерга юнәлтте. Атышу озакка сузыла алмады, һавадан сызгырып үткән снарядлар, цельгә туры ятып, дошман крейсерына куна башладылар. «Сталин», бөтен көче белән алга ыргылып, транспорт артыннан куа, орудиеләр эшли, төрле якларга ут чәчелә бара. Сухарченко, сөенеченнән ни эшләргә белмичә, балаларча кычкырып:
— «Әәә, качарга уйлыйсызмы? Юк, ашыкмагыз, сезнең бу азаккы мәртәбә йөзүегез» — дип сөйләнде. Ләкин сугыш бетмәгән иде әле. Сугыш ярты сәгатьтән артыкка сузылды. Крейсер батырылгач, барлык орудиеләр транспортка төзәп кайнар металл» яңгыры яудыра башладылар, крейсер артыннан транспорт та әкрен генә бата башлазы. Миноносец үзенең курсын алмаштырыл, кайту ягына таба әкрен генә кузгалды. Сухарчедко авызын рубкага куеп:
— Полный, алга! — приказын тагып бер мәртәбә бирде дә, үзенең каютасына кереп киггте. Әкрен генә сызылып таң атты. Экипаж җиңү тантанасы белән гөжләп капта. Еракта, тагын шул ук кызыл байрак, порт һәм туган җирләр күренә башладылар. «Әнә ул, безнең туган җир, сөекле ил!» диештеләр моряклар. Ә тагын берничә сәгатьтән соң инде «Сталин» әкрен генә итеп портка килеп туктады. Палубада көчле «Ура» яңгырады, кызыл флотчыларга букетлар ыргыттылар, шатлыкның иге-чиге булмады. Экипаж, палубага чыгыл, тигез корыч сафларга тезелде дә, яңа боерык көтеп калды. Акчарлаклар диңгез өстендә әкрен генә әйләнгәләп, чаркылдашып очалар. Диңгез һаман шулай шаулый иде.