ЯЗУЧЫЛАРДАН —ЯЗУЧЫЛАРГА ХАТЛАР
Бакчалаода гөлләр, ай, бетәрме, Арасыннан былбыл үтәрме, Үзеңне лә күреп, ай, сөй гәшмәгәч, Хатка язып сүзләр бетәрме? Иптәшләрдән килгән сагыну хатларын укыганда, яки иптәшләргә хат язганда, һәрвакыт шушы борынгы җырның моңлы аһәңе колак төбендә тирбәлеп тора төсле. Сүзгә нинди генә оста булма, хат—хат инде ул, аңа барсын да сыйдырып булмый. Ә чын күңелле иптәшнең, бигрәк тә чын күңелле язучының, барсын да әйтәсе, барлык серләрне уртаклашасы килә. Шатлык та. моң да, сагыну да, үпкә дә. хәтер калу да — о, ничаклы күп тойгы бит ул! Ә хат, мескен: кечкенә генә конверт эченә сыеп бетәргә тиешле булган хат, нишләсен инде, ничаклы күтәрә ала — шуны күтәрә инде ул. Элек электән шулай: хат 'китә, ә кеше әйтелмәгән фикерләре белән мөлдерәмә тулып утырып кала. Казан — татар язучысы өчен элек- электән алтын бишек булып килде. Язучы монда үзенең дусларын тапты, монда ул иркәләнде, монда аның беренче мәртәбә хәтере калды. Тукай мәрхүмнең пар атка утырып Казанга килгән чакта җырлаган җырын искә алыгыз, — безнең бик күбебез өчен туган ил дигән лирика әнә шул «Пар ат» тан башланып китә. Яки бүгенге яшь язучы А. Расих иптәш үзенең «Якташларым» дигән хикәясендә сугышчы-герой авызыннан: — Их, менә хәзер Казанның Бауман урамыннан бер мәртәбә узып китәсе иде! — дип әйттерә икән, монда инде коры сагыну гына түгел, монда татар язучысының реаль интуициясе ята. Казан безнең өчен географик аң гына түгел, безнең өчен ул — әдәбият тарихы, ул — Тукай кабере, ул— Габдулла Кариев, ул — Алафузов фабрикасындагы татар эшчеләренең беренче восстаниесе, ул — Матбугат йорты. Шуңа күрә бүген Ватан сугышы фронтында йөрүче язучы иптәшләр, хәзергә әле Казанда йөреп, Бауман урамыннан көнгә бер генә түгел, ун мәртәбә теләсәләр ун мәртәбә үтеп китә ала торган язучыларга сагынып хатлар язалар икән, бу бер дә гаҗәп түгел. Бу хатларда сагыну, иптәшлек, туганлык, юмор тойгыларыннан башка тагын, әдәбиятка, аның киләчәгенә кагыла торган фикерләр дә булганга һәм шуның белән бергә бу хатларда чорның билгеле бер настроениесе чагылганга күрә, без аларның кайбер- ләрен «заманның теле» итеп журнал битендә урнаштырып калдырырга уйладык. Вакытлар үтәр, дошманнар куылыр, исән калган иптәшләр, үзләренең җылы ояларын эзләп кайткан кошлар төсле, яңадан Казанга әйләнеп кайтырлар, без тагын Матбугат йортының Тукай кабинетына җыелып берберебез белән бәхәсләшә башларбыз. Әнә шул вакытта, иске журналларны актарып утырганда, безнең күзләребез бәлки бу юлларга да төшәр һәм без туган ил өстенә куркыныч давыл килгәндә дә онытылмыйча, безнең белән ияреп йөргән «матур сүэ»не укып гаҗәпләнербез. Ә кем белә, бәлки безнең бу юллардан киләчәкнең даһи җырчысы. үзенә аз гына җылылык та табар. Әнә шундый тәмле хыял белән без ул хатларны укучыларыбызның игътибарларына тәкъдим итәбез. 149 Язучылардан — язучыларга хатлар Күз алдыгызга китерегез, куе кара урман. Адымнарын берәүгә дә сиздермичә, әкрен генә басып, урман эченә төн кереп килә. Инде кошлар да йокларга таралыштылар бугай — ул чаклы чырылдамыйлар. Әнә шунда берәү, төн килеп җиткәнче язып бетерергә тырышып, ашыгып-ашыгып -хат яза. Төн, йомшак басып булса да, тиз килә, ә язылмаган сүзләр шул чаклы күп... Бу — шагыйрь Муса Җәлил шулай ашыгыпашыгып хат яза. Хат — Казанга, Гази Кашшафка — дуска, , ә төн, шуны да аңларга теләмичә, килә дә килә. Кадерле Кашшаф! Бүген синең 22 нче майда язган хатыңны алдым да, кыскарак кына итеп булса да җавап бирергә ашыктым (караңгыланып килә. Ә монда, урманда, төнлә белән гадәттәге тормыш туктала, икенче тормыш, серле, сугышчан тормыш башланып китә). Синең хатыңнан синең савыгу хәбәреңне укып, чын күңелемнән шатландым. Бу турыда беләсем килеп бик борчыла идем. Бары тик хатыңның ахырында улың Маратның авыруы турында хәбәр итүең генә _ мине кайгыга төшерде. Семьяңның кайгысын ихлас күңелем белән уртаклашам. ... Синең болай еш-еш һәм тулы итеп, дусларча җылы итеп язган хатларың өчен сиңа бик зур рәхмәт. Болай язышып торуны алда да туктатмавыңны сорыйм (гәрчә бу хатлар синең күп кенә вакытыңны алсалар да). ... Синең поэзия турындагы фикерләрең һ'әм киңәшләрең бик дөрес һәм урынлы. Мин аларга бөтен тулылыгы белән кушылам. Ләкин бу кызыклы темага иркенләп сөйләшеп утыру өчен минем вакытым да, кәгазем дә җитәрлек түгел. Ә кыска гына итеп әйтсәң берни дә әйтеп булмый. «Тегермәнне камау»ны мин сугышка чаклы ук укыган идем, ул шулай ук миңа да бик ошады. Мин үзем дә шигырьләр, җырлар язгалап торам. Ләкин бик сирәк. Вакыт юк һәм обстановка да башкача- рак. Хәзер бездә каты гына сугышлар бара. Нык сугышабыз — я үлем, я тормыш! Шуның өчен поэма тагын артка- рак калып тора. Тиздән мин сезгә 10-15 ләп кыска шигырь һәм җыр җибәрәм. һәм икенче җыентыкны планга кертүегезне үтенеп сорыйм... Ватан сугышы минем иҗатымда борылыш ясады һәм яңа күтәрелеш тудырды. Шулай түгелме? Уйлап кара әле, дус! Мөхәмиетовиың минем турыда һәм минем семьям турында кайгыртуын ишетеп бик сөендем. ... Аннары тагын Сталин премиясенә кандидатлар күрсәтү эшенең аерым ваклыкларын бик беләсем килә. Я, хэзерг'э хуш, кадерле дус. Күп яздым. Ә язылмаган сүзләр тагын да күбрәк калды. Кулыңны кысып: Муса. Кадерле Төхфәт! Узып барышлый Москвада ял итәргә туктадык. Берничә тапкыр сугышта булдым, дүрт дистәләп фашистны үтердем. Кичә монда бик әйбәт, җылы төн булды. Шундый төннәрдә синең белән лыгырдап йөрергә иде. Хәзер мунчага барырга җыенам һәм тагын бер мәртәбә эшеңә уңышлык теләп, сиңа менә бу кечкенә открытканы язып утырам. Үз дивизиябезнең тарихын язам. Кызыклы материал бик күп. Үземнең язмышымнан канәгать — яхшы подразделениедә торып туган илемне саклыйм. Язучыларга, артистларга, журналистларга — дусларга (Уәлам. Сезнең якта барсы да тынычтыр дип уйлыйм. Мо- гаен, инде күп кенә яхшы китаплар язылгандыр? Кайтсам, рәхәтләнеп укыр идем. Үбеп, Гадель. Г. Кутуйның бу кечкенә хатында дуслык тойгысы да, үзенең «аунап үскән» әдәбияты белән кызыксыну да җитәрлек. Тик аның соңгы өметен генә («Могаен, инде күп кенә яхшы китаплар язылгандыр») без әле бөтен тулылыгы белән аклап җиткермәдек шикелле. «Кадерле иптәшләр!» дип, бөтен иптәшләренә берьюлы мөраҗәгать иггеп башлый Әпсәләмов. Иптәш сугышта яраланган, бәлки ярасы тыңгылык бирми торгандыр, ә язучы өчен иң тың- гысыз теләк — язасы килү теләге. Госпитальдә яткан җиреннән ул, бер-бер артльһ берничә хикәя язып җибәрә һәм бөтен әдәби дусларына берьюлы эңдәшел (сагынган чакта аларның исемнәрен ничек санап бетерәсең, ди!), хат яза. ч. Кадерле иптәшләр’ Бу хатымны кем исеменә каратып язарга да белмим. Бүгенге көнне Матбугат йортында кемнәр генә йөри торгандыр? Шуңа күрә «Иптәшләр» дим дә, миңа таныш булган, дус булган кешеләрнең барсын да берьюлы күз алдыма китерәм. 150 Язучылардан — язучыларга хатлар Мин, бер айдан артык инде, Сегеж шәһәрендә госпитальдә ятам. Ярам төзәлеп килә. Озакламыйча яңадан фронтка кайтачакмын. Шушы мәҗбүри тик ятудан файдаланып, «Совет әдәбияты» өчен, кечкенә генә бер хикәя һәм көндәлек дәфтәремнән өзекләр җпбәрәм. Фронтта йөргән чакларда язар өчен бер дә вакыт арттырып булмый. Көндәлекне дә я аш вакытында, я иптәшләр ял иткәндә сызгалыйм. Госпитальдән кая җибәрерләр —- үз частемамы, башка берәр җиргәме — белмим. Шуңа күрә сезгә адресны да күрсәтә алмыйм. Ә сездән хатлар аласым, Казан хәлләре турында бик беләсем килә. Эшегездә уңышлык, тормышыгызда тынычлык теләп, сәлам белән: Г. Әпсәләм. Госпиталь. Нур Баян Ибрай Газыйга язган хатында язучының фронтта ниләр эшләгәнен һәм эшләргә мөмкин икәнлеген шактый тулы итеп язып бирә. Безнең әдәбиятның егетләре кеше алдында сынатмыйлар. Тик мен^ шагыйрьнең җырны икенче чиратка, иртәгә эшлә- нәчсК эшләр чиратына калдыруы гына күңелгә бераз авыр тоела. Сүз дә юк, эш күптер, әлбәттә, ләкин без бит әдәбиятны һичбер вакытта да эш юклыктан гына ясала торган шалтыравык итеп карамыйбыз. Сугышлар тынгач без әле бу турыда Баян белән дусларча бер сөйләшеп утырырбыз, ә хәзергә иптәшкә саулык теләп, аның хатын укыйк. ларый кулында тотар әчеп дошман актык көчен җыя. Унар меңләп немец үлде һәм яраланды. Тагың бер нык удар бирсәк, дошман баш-аягы белән юкка чыгачак. Аннан соң шигырьләр булыр, аннан соң хикәяләр язармын, ә хәзер сугышырга кирәк. Син, беләсең, дускай, сугышырга кирәк. Эш күп. Штаб партбюросының секретаре булып эшлим. Газета чыгарам һәм шуның өчен үземне яраталар. Безнең фронтның частьлары арасында минем газетам начар урында тормый. Дус кеше! Мин сиңа «Оч, пулям!» дигән шигырь җпбәрәм. Мөмкинлек булса, урнаштырырсың. Укучыларга һәм дусларга проза белән хат язарга җыйналып йөрим. Эренбург мәкаләләренә ошатып. Ләкин һич кенә дә вакытым юк. Ә материаллар... шул чаклы күп. Ә вакыт? Вакыты килер, кайтырмын, менә шунда инде язарга да мөмкин булыр. Без синең белән, бәхетле тормышыбыз өчен, ' бокал күтәрербез. Ә хәзергә немец этләрен кыйнарга, аларны кырып бетерергә кирәк. Дускай! Шамов, Разин кайда? Хәзергә шул. Сәлам белән, синең дусың Нур. Бу юлларны язып утыручы кешенең үзенә дз хатлар килми түгел. Журналда утыруның файдасы, — үпкәсе дә, зары да күп вакытта аның башына ява. Сагынучылар да юк түгел, әлбәттә. Менә Гариф Галиев, хатны сирәк язасыз, дип ачулана-ачулана да, соңыннан берьюлы чишелеп китә. Хөрмәтле Газый дус! Синең хатыңны алдым. Аның өчен зур рәхмәт. Үзем хәзергә исән-сау. Кашшафка мин хат яздым, иптәш Ворошилов белән төшкән карточкаларымны (5 данә) җибәрдем. Алды микән ул аларны, юк микән? Тырышлык белән дәшми тора. ! ... «Н» частеның дивгазета редакторы булып эшлим. Шигырьләр язу өчен һич тә вакыт таба алмыйм. Син фронт хәлләре белән могаен танышсың, таныш булмасаң, таныш кешеләр әйтерләр. Көньяк хакында мин әйтә алмыйм, ләкин без хәрәкЬт итә торган урында начар кыймылдамыйбыз. Авыллар, пунктлар алабыз. Ә дошман бик нык утырган. Аларны дзотларыннан авиабомбалар белән бәреп чыгарабыз, гранаталар, штыклар, приклад белән кырып бетерә барабыз. Безнең участокта ул нык кына кыйналды. Алган рубеж- ... Фатих, безнең өчен хатлар гына түгел, аларның шәһәребезнең исеме белән басылган штамплы конвертларына кадәр якын. Бик кызык хәл, әле менә өстәлдһ журналны төреп җибәргән кәгазь бильбау ята. Шул бильбауны алып ташларга һич кулым бармый. Чөнки ул миңа Казаннан—якын иптәшләрдән килгән. Анда А. Гомәрнең миңа таныш почерыгы (адресын ул язган булырга кирәк) бар. Аңа Казан штампы сугылган, кайчандыр аны яки сип, яки Гомәр клей белән ябыштыргансыздыр. Ул почтадан-почтага кнлә- килә таушалып, керләнеп беткән. Ләкин ул гаять .дәрәҗәдә якын. Ә журналны инде аны әйтәсе дә юк. Аны алу белән комсызланып актарырга тотындым, аның битләреннән «Камиль Якуб» типографиясенең исләре килә... Эчендә таныш һ’әм таныш булмаган фамилияләр. Баш ягыннан мин актарам, Язучылардан — язучыларга ?атлар 151 ахырыннан политруклар (биредә татарлардай политруклар байтак бар) актаралар. Гомумән, ул безнең өчен көтелмәгән бер шатлык булды. Моның өчен сиңа миллион тапкыр рәхмәт. Хәзер инде яңа хикәя турында. Ул бар. Шушы көннәрдә җибәрергә тырышырмын. .Зурлыгы машинада 18—20 бит чамасы булыр. Рәсем мәсьәләсе — фотографка бәйләнгән. Булдыра алсам, җибәрермен. Инде синең рецензияң турында. «Повестка таратучы» исемле хикәя, әлбәттә, ясалма. Аны кертүемә башта ук үзем дә үкенгән идем. Ләкин «Калайчы Сәлимгәрәй» хикәясе турындагы фикереңә кушыла алмыйм. Анда ясалмалык та, һәм, син язганча, кинәт үзгәреп китү дә юк. Ул еллар буенча чиләк төпләп тамак туйдыра, аның иген игәргә җире җитми. Менә шушы чиләк төпләп йөрүләр аны революцияне каршы алырга хәзерлиләр, аның кызылларга булган мәхәббәте дә шунда. Ярый, бу турыда күп тукталмыйм, исән булсак, чэк’эшеп-чэкэшеп утырырбыз әде, шунда аңлашырбыз, әйе бит? Кара әле, Разинны киткән дип ишеткән идем. Син хатыңда ике Го- мәрдән сәлам дигәнсең. Димәк, Разин анда. Шулай булса аңа һәм А. Гомәргә күптин күп сәлам күндерәм. Үзеңә, семьяңа, барлык дус-ишләргә бәхет, сәгадәт теләп калам. Хәзергә хуш, малай. Гариф. Кызык булып чыкты бу А. Гомгр дигән кеше да. Борынгы гадәтен ташлап бетерми да бетерми. Йөри-йөри дә, тора торгач берәүгә хат язып, я шигырь, я хикәя сорап «бәйләнә» башлый. Аның бу «бәйләнчеклеге» ярап куя тагын, — автомат мылтык белән артык мавыгып китеп, автомат ручкаларны эчкәрәк яшергән язучылар, бу тынгысыз җанның хатын алганнан соң, автомат ручканы эчке кесәдән чыгармыйча кала алмыйлар булса кирәк. Минем сүзләремә ышанмасагыз, менә Сибгать Хәким сүзен укыгыз: Гомәр! Сиңа, Разин, Хөсни, Имам, Кашшаф дусларга миннән күп сәлам. Үзем псәи-.сау, әлегә ул-бу булганы юк. Безнең х’элне газеталардан укып беләсездер инде. Бик мактыйлар — алга барабыз. Бомәр, син мине, хат язып, таки шигырь язарга кузгатып җибәрдең бит. Шуңа кадәр, малай, дөресен әйтим, язмый идем (көндәлекне искә алмаганда). Мин шундый кеше инде, я мине бик каты ачуланырга, я кыеп ва- л кытта күңелне күтәрергә кирәк. Менә яңадан өч шигырь салам. Вакыт тисә, тагын эшләрмен. Мин хәзер фиркале кеше, — биредә кердем, аз- маз эш күрсәткәләдем. Өйдән хат килә. Ярый, хуш. Сәлам белән С. Хәким. «Афзал абый» сыгга язган хатында Әпсәләмов безне Карелия көзе белән таныштыра, һәм ничек кенә таныштыра әле! Тыгыз гына юллар, укыйсың, табигать телгә) килә, табигать синен белән сөйләшә башлый, Әпсәләмов үзе бер читтә посып кала, без Карелия табигате белән гәпләшәбез: Афзал абый! Хатыңны алганга байтак көннәр үтте инде, утырып хат язарга вакыт таба алмыйм. Эш күп. Моңа чаклы бездә азрак тынлык иде, хәзер кайнар көннәр башланды... Ә урман, сап-сары, каеннар, әйтерсең, сары ефәк шәл бөркәнгәннәр. Бигрәк тә кояшлы ир- тәләрдә табигать матур: агачлар арасыннан ялтырап кояш яктысында кичәге яңгыр тамчылары җем-җем итәләр. Сазлар, күлләр өстендә зәңгәр томан әкрен генә тирбәлә. Кояш агачлар биеклеге дә күтәрелми, читләтеп-читләтеп кенә йөри дә, бата. 1 өннәр ифрат караңгы. Немецлар бер , туктаусыз ак ракеталар чөяләр һәм төн буенча пулеметлар белән урманны «тарыйлар» Хәзер мин землянкада утырам. Берәү дә юк. Үзебез ясаган тимер мпч дөрләп яна. Пыяла урынына майлы кәгазь ябыштырылган кечкенә тәрәзәдән төшкән яктылык бик зәгыйфь — хат яза- яза куллар талып бетә. Ара-тирә безнең туплар ата. Землянка дер селкенә. Аннары яңадан искиткеч тынлык урнаша. хәтта землянка алдында йөргән часовойның аяк тавышлары да аерым ачык ишетелә. Афзал абый, сезнең әйтә торган бер . сүзегез бар иде: яшь чагында дөнья күрергә кирәк. Чыннан да, моңа чаклы мин бик аз нәрсә күргән, бик аз нәрсә белгән булганмын. Хикәяләрне җыентыкка кертүегез өчен рәхмәт. Яңа әйберләр язасы килә. Ләкин кәгазь һәм вакыт юк. Иң начары — көнлек дәфтәрне алып барырга кәгазь юк, үзем белән* алып килгән блок-нотлар әллә кайчан тулды инде, өйдән конверт эченә салып кәгазь җи- бәргәлиләр, шуннан файдаланам. Гариф Галиев, Сибгать, Муса иптәшләр кайда? Исәннәрме? Тагын кемнәр армиядә? Нигә А. Гомәр бер дә хат Язучылардан —язучыларга хатлар язмый? Картларга миннән бик күп салам сөйлә. Мин аларга исәнлек һәм тынычлык телим. $ Сәлам дусларга, Г. ӘпсәләхД Ә менә монда «Гомәр дигән кеше» дан «Чибәр егет»кә (кайчакта миңа Разин һәм ачуланмаган чагында хаты нььм шүлай дип җибәргәлшәр) ^пкә һәм бармак янаулар белән тулган бер хат ята тагын. Чибәр егет! Син ул чалгы пычагын, белән бик артык мавыга башламадың микән? Син үзең крестьян малае, беләсең бит, чалгы пычак юкә телгәндә буйлый торган була. Син анда чалгы пычагыңны бик 'аздырып җибәреп, курысны телгәләп бетермә. Яхшымы, яманмы, — безгә, редакция халыкларына ява инде. Хатип Госманның журналны тәнкыйть итеп һәм урынлы тәнкыйть итеп язган) хатын урнаштырмыйча булмый. Язучылардан ■— язучыларга хатлар 15 i М. Җәлилнең, С. Хәкимнең адресларын җибәрә алмассыңмы? Мин Кутуйга да хат язган идем, җавап юк әле. Исенә төшерсәң икән. Сагынып, Хатип Госман. Сүгәләр-сүгәләр дә, аннары «сагынып» дигән булып куялар. Монда инде без тагын аптырашта калабыз — сүгүләренә ышаныргамы, сагынуларынамы? Ә, чынлап әйткәндә, икесе дә дөрес. Фронтовик иптәшләрнең хатларында, башка бик күп матур яклар белән бергә, тагын бер бик матур як бар: бу — алардагы гражданлык тойгысының киңәюе. Алар үзләре анда булсалар да, моңдагы белән, бигрәк тә үзләренең әдәбият атлы «әче баллары» белән элекегә караганда ким түгел, ә артыграк, дәртлерәк, җылырак итеп, кызыксыналар. Моңа төртеп күрсәтүнең кирәге юк, бу үзеннән-үзе аңлашыла. Ә сагыну... Кем генә сагынмый дисез. Әнә шул сагыну, сөелү, үз телендә җыр җырлау, үпкәләшү, кешечә моңлана белү һәм әниең кабере өстендә үсеп утыра торган хәсрәтле каенның иминлеге — әнә шулар өчен /дә көрәшәбез бит инде без. Хисләр хатларга гына сыеп бетми икән, бусы әле әлләни куркыныч түгел. Күбрәген хикәяләрдә, романнарда.,