Логотип Казан Утлары
Очерк

УҢЫШЛЫ РАЗВЕДКА

Очерктан

Тау итәгендә, тамырларын тирәнгә җибәргән карт имән төбендә ике командир ята. Алар маскировочный халат кигәннәр. Аларның икесенең дә кулларында бинокль. Командирлар немецлар тарафыннан басып алынган авылларны җентекләп күзәтәләр. Аларның күз алдында авыл картиналары, бормалы юллар, саргайган имәннәр, бизәкле челтәр кигән зифа каеннар. Командирлар бинокль аша карап алалар да, күргән нәрсәләре турында берсе белән берсе уртаклашалар. Кайчакта алар, берсенең сүзенә икенчесе риза булмыйча, бәхәсләшеп алалар. Бу командирларның берсе Салават Кәримов, икенчесе Николай Урванцев иде. Бу командирларны фронт дуслаштыра. Алар икесе дә фронтта ике туган төсле бергә үсәләр, аерыла алмаслык дус булалар. Менә бүген алар икәүләп дошманның көчен, хәрәкәтен, яшәгән урынын күзәтәләр. Ләкин шул эш арасында алар сугышка бәйләнеше булмаган башка бик күп нәрсәләр турында да сөйләшеп алырга өлгерәләр. Алар икесе дә яшь кенә, икесе дә дөньяга ачык күз белән карый алалар. Алар тау итәгеннән, тугайлар өстеннән йөзеп барган зәңгәр томанга карап сокланалар. Саргайган яфраклы имәннәр, янып торган миләшләр, ташландык йортка ошаган көзге сирәкләнгән урманнар командирларга яшьлекләрен, туган авылларын, тынычлыкны хәтерләтәләр. Бик күп нәрсә Советлар Союзы Герое Салават Кәримов турында уйлыйлар һәм сөйләшәләр алар. Ләкин, аларның иң, иң матур һәм нечкә уйлары тылда, аларны сагынып көтеп торган һәм аларга җылы хатлар язып торган кызлар турында. Ул хатларны алар унар, егермешәр кат укыйлар. Ул кызларның исемнәре йөрәкләрендә саклана, ә рәсемнәре исә, йөрәкләре янында гына, күкрәк кесәләрендә яталар. Командирлар үзара сөйләшүне дәвам итәләр. Алар укылган кызыклы китаплар, хәтердә калган театр постановка лары, кешеләр, кешеләрнең холыклары, характерлары һәм вакыйгалар турында сөйләшәләр. Алар үзләренең яраткан генераллары турында сөйлиләр. Командирларның берсе генерал Лелюшенко белән булган вакыйганы сөйләп бирә. Имеш, көннәрнең берсендә генерал Лелюшенко бик алама, пычрак юлдан машинага утырып барган вакытта, пычрак юлда буксовать итеп, чыга алмыйча яткан грузовикка очырый. Грузовикны күрү белән машинасыннан төшә дә, грузовикны тартып чыгарышырга ярдәмгә бара.

— Неужели шулай, ә...

— Дөрес, дөрес, — ди генерал вакыйгасын сөйләүче командир. — Юл бик тар булган, генералга грузовикны узып китәргә юл булмаган.

 Шуның өчен дә ул машинасыннан төшә дә, шоферы белән грузовик янына бара. Генерал үзе шофер халаты кебек халат киеп йөри икән, аны генерал икән дип, бер кем дә уйламас. Шулай итеп генерал грузовик янына барып җитү белән, грузовик кабинасыннан чыкмый утырган капитанны күрә дә:

— Нишләп утыра бу әфәнде монда, нигә ярдәм итми? — ди. Капитанның бу сүзгә бик ачуы килә. Ул генералга бик каты итеп, — Мин капитан, синең миндә эшең юк, — дип кычкыра.

— Син капитан, ә мин армия командующие! Мин эшли аламын, ә син, капитан, кул кушырасың!..

Капитан бер кызара, бер агара, нишләргә белми. Генералдан гафу итүен сорый. Генерал әйтә:

— Әгәр дә сиңа капитанлык званиесе эшләргә комачауласа, син капитан булмассың, син рядовой булып, алдынгы позициягә китәрсең, — ди.

Командирлар: Менә бу генерал ичмасам дигән фикергә киләләр. Аннан шул ук генерал турында шул ук командир икенче вакыйгаларны сөйләргә керешә. Ләкин мондый сүзләр эш арасында гына сөйләнәләр. Командирлар күбрәк үзләренең эшләре турында уйлыйлар һәм шул хакта сөйләшәләр, киңәшләшәләр. Алар разведкага барыр өчен уңайлырак юл карыйлар, аны ныклап тикшерәләр. Кичкә таба полковник Сафиуллин командирларны чакырып ала.

— Нәрсәләр күрә алдыгыз, иптәшләр, сөйли торыгыз, — ди полковник. Командирлар үзләренең күргәннәрен сөйлиләр. Кайбер объектлар буенча берсенә берсе капма-каршы булган мәгълүматларны әйтәләр. Сафиуллин бик тирән сулап куя. Бу исә аның командирларның эшеннән канәгать түгеллеген күрсәтә.

— Мин сездән күбрәк нәрсә, оригинал ьрак эш көткән идем, — ди Сафиуллин. Салават бераз кырынрак карап, — Оригинальрәк анда баргач булыр, иптәш полковник! — ди.

Сафиуллин аңа:

— Юк, туганкай, һәр эшкә алданрак хәзерләнеп керешергә кирәк. Аның нәтиҗәсе яхшырак була, дип җавап бирә. Моңарчы сүздән читтәрәк торучы Урванцев та сүз куша:

— Объектлар минем күз алдымда тора, иптәш полковник, мин аларны любой вакытта, караңгыда сыйпап та таба алам! — ди. — Алдап шапырынмагыз, ул хакта задание үтәлгәч сөйләшербез! — ди полковник. Кояш батып, җир өстенә караңгылык төшкәч тә, Салават Кәримов белән Николай Урванцев юлга чыгалар. Икесе дә яхшы автоматлар алалар. Билләренә гранаталар тагалар. Пистолетларның да менә дигәннәрен сайлыйлар. Ә Урванцев болардан башка хәнҗәр дә ала. Ул аны күптән түгел немец офицерының кулыннан тартыл алган иде. Разведчиклар баралар. Аларныц юллары шактый авыр юл, бурычлары шактый җаваплы бурыч икәнен алар икесе дә яхшы аңлыйлар. Кәримов та, Урванцев та, күпне күргән разведчиклар. Аларның тәҗрибәләре шактый зур. Алар немецлар тарафыннан куелган миналар аша да чыкканнары бар. Батырлыктан башка саклык, сизгерлек, зирәклек кирәк икәнен дә алар яхшы беләләр. Сугыш практикасында төрле хәлләргә очраганнары бар аларның, һәм разведкага йөргән вакытта үзләренең кайбер дусларын да югалтканнары бар. Ләкин разведка эше Кәримов өчен дә, Урванцев өчен да хәзер бик гади эшкә әверелде. Алар аның серенә төшенделәр, бу эштә шомардылар, остардылар. Алар һәрбер куакның селкенүенә күз төшереп, һәрбер кечкенә тавышка да әһәмият белән колак салып, алга баралар. Ниндидер буш йортлар яныннан үтеп китәләр. Әллә нинди чокыр «буйлап, бер елганы кисеп чыгалар. Тау итәгеннән бинокль аша карап яткан вакытта алар бу нәрсәләрнең барысын да шәйләп бетермәгәннәр икән. 22 яшьлек командир Николай Урванцев Кәримовның җиңеннән тотып туктата. Ул пышылдап, аның колагына әйтә:

— Монда нәрсә дә булса бар бит, син ничек уйлыйсың... — ди.

Салават,

— Мин дә ис сизәм... Ул ис әнә теге сәер бина ягыннан килә, — дип Җавап бирә.

— Әйдә, якынрак барабыз!..

— Сабыр ит, ашыкма!...

Түземлелек белән көтәләр. Алар башка йортлардан читтәрәк торган мунчаны тикшерәләр. Мунчадан ниндидер тавыш ишетелә.

— Бик шәп бу! — ди Салават.

Урванцев:

 — Ни өчен шулай уйлыйсың? — ди.

— Беләсеңме, Коля, немец солдатлары мунча кермиләр, димәк мунчада офицерлар юынуы ихтималы бар. Алар юынган вакытта автоматларын тотып утырмыйлардыр, синеңчә ничек?.. — ди Салават. Урванцев көлә. Алар тагын да якынрак баралар. Мунча алдында торган часовой ачык күренә. Разведчиклар мунчадан кисәк — кисәк пар чыкканын күрәләр. Димәк анда кемдер мунча керә. Якынрак баргач алар мунчадан чыккан тавышны ачыграк ишетәләр. Анда көлгән, җырлаган тавышлар, балта түтәсе белән бүрәнәгә суккан чакта чыга торган тавыш кебек, тупас булып ишетеләләр. Разведчиклар шул тавышларга карап, мунчада берничә кеше юынып ятуын билгелиләр. Кәримов белән Урванцев мунчаның икесе ике ягына чыгалар. Мунчаның стеналарына ябышкан төсле якын гына килеп алгы почмакка таба барып карап торалар. Часовой борылганын сагалап торалар да, икесе бергә аның башына чүкерәләр. Часовой бер сүз дә әйтергә өлгерми, капланып төшә. Мунчадагы кешеләр бернәрсә ишетмиләр. Су чәпелдәве, үзләренең кычкырып сөйәшүләре, көлүләре һәм җырлап маташулары тышта зуррак тавыш булса да, аларга ишетергә ирек бирмәс иде, билгеле.

— Син шунда тор,—ди Кәримов иптәшенә. Үзе автоматын кулына алып, мунчага керә дә:

— Кулларыгызны күтәрегез! дип команда бирә. Ялангач немецлар бер- берсенә карашалар. Берсе кинәт кулларын күтәрә, аңардан калышмаска тырышып, башкалары да күтәрәләр.

— Берәмләп киенегез, тизрәк кыймылдагыз!— ди Салават. Кесәләрендә корал юк микән дип караштыра да, киемнәрен алып бирә. Сабынга буялган немец киемен алгач,

— Бу минеке түгел! — ди. Салават аңа бик каты ачу белән:

— Киен! — дип кычкыра. Немецлар өчесе дә ничек туры килсә, шулай киенәләр. Салават аларны мунчадан киендереп алып чыга да, Николай белән бергәләп, таныш юлдан алып китә. Немецлар бер сүз дәшмиләр. Тик салкыннан һәм куркудан калтыраналар. Аларның тышкы кыяфәтләрен күргән кеше рәхәтләнеп көлүдән тыела алмас иде. Аларның мундирлары алмашынып беткән, кечкенә генә немец озын һәм киң чалбар кигән, багана кебек озын буйлы фрицка, киресенчә кып-кыска чалбар эләккән. Немецлар, кете көлдерер өчен юри киендергән кебек күренәләр.

— Атла, атла, мунчадан соң салкын тияр юк исә, — ди Урванцев. Ләкин, немецлар үзләре дә ашыгалар, аларны бик ул чаклы ашыктырырга туры килми. Мунчадан тотып алган немецлар өчесе дә офицер булып чыга. Үзенең разведчикларын түземсезлек белән көтеп торган Сафиуллин каршы ала. Канцеляриягә сабынга буялып беткән, кәефләре бозылган сәер фрицларны алып керәләр. Полковник аларның күренешләренә карап, тын ала алмыйча көлә.

— Иптәш полковник, Сезнең приказыгыз үтәлде. Менә дигән оригиналь нәрсәләр алып килдек! Ни боерасыз?— ди Салават. Сафиуллин канәгать. Ул елмая.