Логотип Казан Утлары
Публицистика

СОЦИАЛИСТИК РЕВОЛЮЦИЯНЕҢ 25 ЕЛЫ ЭЧЕНДӘ ТАТАР СОВЕТ ӘДӘБИЯТЫ

I

1917 елның 7 ноябрендә (25 Октябренда) кешелек тарихында беренче тапкыр пролетар революция җиңеп чыкты һәм Советлар власте урнашты. Социалистик революциянең җиңүе һәм ныгуы өчен, пролетариат кулында булган барлык политик һәм идеологии мөмкинлекләрдән тизлек белән файдалану кирәклеге көн тәртибенә килеп басты. Революциянең экономик һәм политик ныгуы массаны идеологик тәрбия итүнең ныилы юлга куелуына турыдан-туры бәйле иде. Революция, үзе белән, культура көчләренең тарихта булмаган идеологии һәм әдәби күтәрелешен алып килде. Капитализм анархиясе белән тудырылган әдәби-идеологик хаос, революция елларында соңгы мәртәбә баш калкытып, җимерелә башлады. Принципиаль югарылыкта торган яңа әдәби хәрәкәт көчәеп китте, пролетариат әдәбияты, пролетариат идеологиясе тамыр җәя башлады. Россия халыклары формасы белән милли, этәлеге белән социалистик булган бөек культура төзү белән дә шөгыльләнергә керештеләр. Октябрьга кадәрге демократик татар әдәбиятының иң яхшы вәкилләре, милли-буржуаз идеологларга капма- каршы буларак, үзләренең иң яхшы демократик хыялларының — политик тигезлек, экономик хаклылык һәм фикер, тулы иҗат азатлыгының тормышка чынлап ашуын бары тик социалистик революциядә генә күрә белделәр. М. Гафури; Г. Камал, Ш. Камал, М-Х. Фәйзи һ. б. пролетариат революциясен беренче көннән үк үз итеп һәм көтеп каршы алучыларның алдынгы сафында булдылар. М. Гафури, революциягә Кызыл байрак (1918) шигырен багышлап, татар әдәбиятында беренче буларак, революцияне һәм пролетариатны художество сүзе белән котлап чыкты. М. Гафуридагы бу бөек борылыш аның каләмдәшләре һәм фикердәшләре өчен дә уртак булды. Г. Камал революцияне ныгытуга шулай ук үзенең агитацион поэзиясе белән хезмәт итә. Ш. Камал, революциянең беренче елларында ук (1919), коммунистлар партиясенә кереп, совет учреждениеләрендә актив эш алып бара. М-Х. Фәйзи авыл тормышыннан совет чынбарлыгының матурлыгы белән сугарылган авыл тормышыннан романтик драмалар яза башлый. Революциягә кадәр күпчелек иҗатын тормыш җәфасыннан зарлануга һәм хәсрәткә багышлаган Г. Хариста революциянең үз шәхесен азат итүе турында шатланып җырлый. Социалистик революция һәм гражданнар сугышы героикасы яңа, совет әдәбиятының башлангычында ук төп илһам чишмәсе булды. Бу елларда пролетар художниклар турыдан-туры үзләре Фронтта иделәр. Иске интеллигенциянең дә иң яхшы өлеше эзлекле рәвештә һәм күпләп Советлар власте ягына күчә барды. Алар советның культура учреждение ләрендә, матбугатта эшләп, үзләренең тәҗрибәләрен яңа культура тудыруга бирә килделәр. Большевиклар партиясенең иске интеллигенциягә һәм культура-фән кадрларына булган зирәк һәм дөрес политикасы революциянең һәм гражданнар сугышының иң авыр көннәрендә дә алар- ны читтә калдырмады.

II

Советлар платформасын яклап һәм пролетариатка идеологии туганлык белдереп чыккан язучыларның революция һәм гражданнар сугышы чорында татар миллй культурасы фронтында да алдынгы сафта баруларын күрәбез. Иске язучыларның иң алдынгы өлеше гомуми Россия күләмендәге азатлыкны якласалар һәм шуның өчен көрәшсәләр, шул ук вакытта, революция елларында, татар милли әдәбиятында күпләгән яңа художниклар мәйданга киләләр. Революциянең беренче көннәре үк татар милли культурасы өлкәсендә аңа кадәр һич тә күрелмәгән киң иҗат аренасы ачты. Тылда һәм фронтта — төрле милләтләр телләрендә күпләгән газета-журналлар чыга башлады. Гомумән, милли матбугат өчен самодержавие куйган чикләүләрне революция кайтмаслык итеп юкка, чыгарды. Бу матбугатның күпчелеге фронттагы һәм тылдагы революцион масса көче белән тудырыла иде. Ил әле сугыш һәм җимереклек хәлендә булуга карамастан, культура, матбугат һәм әдәбият фронтында да халыкның иҗат куәте үзенең чәчәк атуын күрсәтте. Халык массаларына тулы иҗат хокукы бирелде һәм массаның җанлы иҗаты — яңа җәмгыятьнең көчле факторларыннан берсе булды. Хәрби коммунизм һәм гражданнар сугышы эпохасындагы татар әдәбияты фактларына килгәндә дә, без иң элек массада әнә шул җанлы иҗат чишмәсе бәреп чыгуын күрәбез. Революцияне кабул иткән иске профессиональ язучылардан тыш, фронт һәм сугыш чынбарлыгы белән тәрбия ителүче һәм шуның белән турыдан-туры бәйле булган язучылар армиясе туа. Боларның күпчелеге революцион солдат яки кызылгвардеец, кызылармеец массасы арасыннан күтәрелә. Аларның бер ишесе соңыннан профессиональ язучылар дәрәҗәсенә кадәр үсә. Художество ягыннан бик үк формалашып җитмәгән бу әдәбиятның көче аның массовый әдәби хәрәкәт булып, революцион сугыш һәм көрәш эпохасының иң әһәмиятле мәсьәләләренә политик бәя бирүендә һәм масса көрәшенә нык таянып эш итүендә. Бу чор әдәбиятында өстенлек итүче форма — шигырь иде. Эчтәлеге исә — пролетариат революциясенең тәмам җиңүен тәэмин итү өчен көрәшкә чакырудан гыйбарәт булды. Бу поэзиянең авторлары революцион солдатлар, кызылармеецлар массасыннан торды. Гражданнар сугышы чорындагы фронт әдәбиятындагы лейтмотив — алга һәм килешмәүчән сыйнфый көрәшкә алып баручы патриотик рух булды. Фронт шагыйрьләре үзләрен Кызыл Армия сафларындагы чын сугышчы иттереп аңлыйлар һәм социалистик илне саклап калучы җиңелмәс көчнең тик эшче-Крестьян Кызыл Армиясе кулында гына булуын кырлыйлар. Татар совет әдәбияты да, башка халыклардагы төсле үк, революциянең һәм гражданнар сугышының авыр шартлары эчендә туды. Революция һәм гражданнар сугышы чорындагы поэзиянең эчтәлеге социалистик революцияне рух киңлеге белән котлау һәм яңа ватанны эчке һәм тышкы контрреволюциядән саклауга чакырудан гыйбарәт. Пролетариатның үз властен булдыруга хаклы һәм җиңелмәс сыйныф булуын жырлау, эшче-крестьян һәм интеллигенциянең дуслыгы; Кызыл Армия көрәшенең бөтен дөнья күләмендәге тарихи-революцион әһәмияте; искелекне җимерүче революцион бәйрәмнәр тантанасы; милли азатлык һәм милләтләр дуслыгы; яңа җәмгыятьнең яшәү һәм ныгу көче булган халык хезмәте; эчке һәм тышкы контрреволюцион көчләрнең төрле формаларда чагылуы, сыйнфый йөзләре һ. б. менә болар һәммәсе яшь татар совет поэзиясенең революция аркасында Социалистик революциянең 25 елы эчендә татар совет әдәбияты гаҗәп тә бай һәм көчле идеология җирлек алган идея эчтәлеге. Элекке язучылардан М. Гафури шигырьләрендә, Г. Камал декламацияләрендә, фронт әдәбиятында һәм яшь язучыларның бер төркеме иҗатында әнә шул мотивлар җырландылар. Шунлыктан без аларны Октябрьдан соңгы татар әдәбиятында социалистик реализмның яңа җирлеген салучылар, шуның өчен актив әдәби көрәш линиясе алын баручылар дип атарга хаклыбыз. Бу хәрәкәтне үстерү һәм көчәйтүдә гражданнар сугышының иң каты көннәрендә, 1919-20 елларда, әдәбиятка чыккан Мәхмүд Максуд нәсерләре дә күренекле урын алдылар. М. Максудның бу еллардагы лирик чәчмәләрендә — нәсерләрендә (мәсәлән, Сагынам, сөям сине, Оҗмах сезгә, дөнья безгә, Ник туганын аңлады, Кодрәтең каршында тез чүгәм һ. б.) революцион яшьләрнең иске, буржуаз җәмгыятьнең идеологии калдыкларына каршы көрәшкә чыгулары, туган илгә килгән азатлык шатлыгы, илне җимереклектән тазартуга чакыру, татар кызларының яшь көрәшчеләр сафына тартылулары, икенче бер сыйныфтан чыккан вәкилләрнең дә пролетариат революциясе чынбарлыгы белән тәрбия ителүләре һ. б. лирик патетика белән күрсәтелде. М. Максуд нәсерләре яшь татар совет әдәбиятында үзенә аерым жанр тудырып, революцион көрәш белән илһамланган яңа яшь кешенең ташкынлы хисләре һәм уйлары, агитацион әһәмияткә пя буларак, байтак кискенлек һәм көчле тел белән сурәтләнә алды.

III

Революциянең беренче ун еллыгы чорында татар әдәбиятындагы идеологии көрәшкә бәя биргәндә марксизмга чит булган идеяләр белән коралланган буржуаз сыйныф агентларын — контрреволюцион милләтчеләр группасын очратабыз. Аларның башында Солтангалиев булып, аның тирәсенә элекке татар кадетлары, монархистлар, анархистлар, эсерлар һ. б. тупланалар. Солтангалиевчеләр гомуми политик мәсьәләләрдә көнчыгыш халыклары һәм татарлар арасындагы сыйнфый көрәшне инкар итәләр, пролетариат революциясенең прогрессив булуын капларга тырышалар, эксплоатациягә нигезләнгән капиталистик принципларны саклап калырга маташалар. Алар башка республикалардагы һәм чит илләрдәге контрреволюцион элементлар белән багланыш тоталар. Солтангалиевчеләрнең культура һәм әдәбият өлкәсендәге вәкилләре байтак дәверләр уң яки сул коммунистлар төсендә яшеренеп килә алдылар. Әдәбият-культура өлкәсендә эшләп килгән солтангалиевчеләр, совет матбугаты учреждениеләренә урнашып, алар аша советка дошман карашларны таратырга, оешып килүче яшь татар совет әдәбиятын таркатырга һәм совет чынбарлыгын чагылдырудан йөз дүнде- рергә омтыла иделәр. Безнең юл кебек эре әдәби журнал битләрендә, аеруча 1922—24 елларда, шул типтагы идеяләрне эченә алган мәкаләләр басыла. Публицистика һәм әдәби тәнкыйть өлкәсендә татар совет әдәбиятының казанышларын инкар итүче һәм иске мирасны тәнкыйтьсез кабул итәргә өндәүче троцкистик карашлар үткәрелә. Бу чорда милли демократчылык, буржуаз формализм һәм эстетизм, механицизм, вульгар материализм, либерализм, плехановчылык, переверзевчылык карашлары пропагандалана, болар һәммәсе татар совет әдәбиятына, тәнкыйтенә марксизм-ленинизм идеяләренең массага тиз. үтеп керүенә билгеле бер дәрәҗәдә киртә булып торалар. Татар совет әдәбиятының идея-художество югарылыгына күтәрелә баруы бер тигез һәм җиңел генә булмады. Революциянең беренче елларындагы — хәрби коммунизм эпохасындагы татар совет язучылары әле бердәм әдәби стильне тудырып һәм үзләштереп өлгермәгәннәр, алар хәтта организацион яктан да формалашмаганнар, күпчелектә алар фәкать революцион инстинкт белән, пролетариатка һәм советлар властена көчле мәхәббәт энергиясе белән коралланган хәлдә генә ижат итә иделәр. Халык хуҗалыгын торгызу буенча тыныч эшкә күчү дәверенең беренче елларында Кызыл шәрекъ яшьләре, Кызыл шәрекъ, Яшь эшче журналлары һ. б. чыгарыла, алар тирәсенә татар совет әдәбиятының беренче яшь художниклары туплана башлый һәм әдәби яктан формалашуга табан кайбер адымнар ясала. Мәсәлән, 1924 елда Казанда Октябрь (төгәлрәк алганда 1923 ел азагында) һәм Сулф оешмалары төзелә. Боларның эшчәнлегендә шул дәвердәге милли буржуа һәм вак буржуа әдәби хәрәкәтенә каршы куелган көрәш һәм идеяләр байтак кына очраса да, гомумән алганда, алар татар совет язучыларына кирәкле җитәкчелекне тәэмин итә алмадылар. Октябрь оешмасы милләтчелеккә, динчелеккә каршы көрәшү лозунгысын куя, бу чорда татар культура фронтын үз кулларына һәм тәэсирләренә алырга тырышкан солтангалиевчы һәм башка буржуаз, вак буржуаз милләтче язучыларга ут ача. Октябрь оешмасының эшендә аерым хаталар — түгәрәкчелек гегемониясе белән мавыгу, әдәби мирасны кире кагу һ. б. кебек яклар булса да, ул үзенең әдәби-политик платформасы белән татар совет язучыларын үстерүне һәм тәрбияләүне максат итте. Рус поэзиясендәге Маяковский тарафыннан төзелгән Леф оешмасына ияреп, Г. Кутуй инициативасы белән, Сулф (Сул фронт) оештырыла. Бу оешма татар поэзиясенә рустагы Леф оешмасы традицияләрен күчерергә тырышса да моны эшләүдә йомшак һәм сәләтсез булды. Сулфтирәсенә тупланган кешеләрнең байтагысы вак буржуаз индивидуализм, бунтарьлык идеяләреннән югары күтәрелә алмады, шунлыктан аларның әдәби эшчәнлегендә мәгънәсез, хәтта бозык вкуслар өстенлек итте. Сулфчылар, Маяковский поэзиясенең революцион эчтәлеген аңламыйча, рус футуристларын гомумән кабул итәләр, алар үзләрен татар пролетариат әдәбиятын бердәнбер тудыручы итеп куярга телиләр иде. Октябрьдан соңгы беренче революцион татар шагыйрьләренең күпчелек өлеше революцион солдатлар һәм авыл пролетариаты арасыннан күтәрелгәнлектән, аеруча поэзиядә революцион пафос һәм энтузиазм хисләренә күмелеп калудан килеп туган абстракция һәм космизм көчле була. Бер үк темаларда сурәтләү чараларының кабатлануы да конкретлык һәм көндәлек мәсьәләләрдән читтәрәк калудан килеп чыга иде. Ләкин бу әле яшь татар совет поэзиясенең революцион чынбарлыкка тапкыр килә алмавы турында сөйләми; ул поэзия үзенең энтузиазмы белән татар әдәбиятында һәм массада революцияне раслаучы, социалистик идеяне ныгытучы агитацион көчкә ия булды. Беренче яшь татар совет художникларының иҗатында, күбесенчә диярлек, революция тарафыннан шәхескә бирелгән рухи азатлыкны, шәхеснең поэтик күтәрелешен, үз шәхесенә якын ирекне сиземләү байтак урын алды. Монда, билгеле, шәһәр пролетариаты коллективизмына караганда, крестьян һәм интеллигент индивидуализмы пафосы үзен кискен сиздерде. М. Максудның беренче нәсерләрендә, 1923 еллардан башлап әдәбиятка килгән Кави Нәҗми, М. Җәлил, Ә. Исхак, Ф. Яһудин, Г. Кутуйның беренче шигырь-поэмаларында әнә шул индивидуализм романтикасы көчле күренде. Чөнки, югарыда әйткәнебезчә, ул чордагы совет әдәбиятына намус белән хезмәт иткән яшь язучыларның иҗатында төрле дәрәҗәдәге әдәби-идеологик йомшаклык яки чит йогынтылар булуы факт иде. М. Максуд һәм башкалар белән бер дәвердә әдәбиятка килеп тә, тик 1923 еллардан башлап кына танылып киткән Кави Нәҗми халык хуҗалыгын торгызу чорындагы татар совет әдәбиятының күренекле вәкилләреннән берсе булды. Октябрь оешмасы төзелгәч, Кави Нәҗми аның җитәкчеләреннән иң эшлеклесе булып китә. Ул бу еллардан башлап гражданнар сугышы, төзүчелек чоры, революциягә кадәрге авылдагы сыйнфи көрәш темаларына багышланган күп сандагы шигырьләр, поэмалар һәм хикәяләр язып чыга.

Кави Нәҗми әсәрләрендә, бигрәк тә шигырьләрендә, рус әдәбиятындагы имажинизм юнәлешенең йогынтысы көчле булды. Кави Нәҗминең ул чордагы шигырьләрендә метафоралар формализмы өстенлек ала, бу хәл эчтәлекне тулы итеп бирүгә һәм, гомумән, шигырьнең реалистик көченә зур комачаулык тудыра иде. Шунлыктан Кави Нәҗминең шигырь-поэмаларында да, хикәяләренең бер өлешендә дә сюжетлы поэтик хис яки тулы канлы образларны табуы читен; вакыйгаларны һәм картиналарны кинәт өзеп, алмаштырып, сикереп сурәтләүләр һәм мәгънәне тел чараларының формалистик бордырмалары белән каплап калдырулар күп очрый иде. Кави Нәҗминең шигырь-поэмаларында шул имажинистик бизәкле яки авыр образлар эчендә кабатлана торган төп мотивлар — көрәш, сугыш, җиңү һәм революциянең дошманнарына нәфрәт. Өермәләр поэмасында шагыйрь НЭП чорының җанлы галлериясен күрсәтә: НЭП эпохасында баш калкыткан мещанлык гадәтләренә, буржуаз элементларга каршы ут ача. Кави Нәҗминең бу типтагы эчтәлекле шигырь-поэмалары байтак булды. Болар белән беррәттән Җир шарына рапорт, Завод кызлары, Юлбашчы үлгәч шикелле лирик-политик уңышлы шигырьләре дә мәйданга килде. Ләкин аларның күпчелеге имажинизм формализмыннан котыла алмау белән әдәби кыйммәтләрен байтакка киметә иделәр. Шигырьләрдән башка, Кави Нәҗминең гражданнар сугышы тематикасына язылган Шобага (1925), Яр буендагы учаклар(1928) шикелле уңышлы хикәяләре басыла. Кави Нәҗминең гражданнар сугышы картиналарын эченә алган хикәяләр сериясе байтак. Ләкин аларның күбесендә „типларның, вакыйгаларның йомшак эшләнүе, сюжет бәйләнешсезлеге кебек кимчелекләр өстенә, әсәрнең форма ягы белән төп идеясенә зыян китерерлек чамада мавыгу кебек ялгышлар да бар.

 Шобага һәм Яр буендагы учаклар да инде эпизодик һәм очраклы сурәтләрдән байтак арындырылган вакыйгалар һәм шулар белән бәйләп үстерелгән типлар бар (Шобагада Хәйрулла, Яр буендагы учакларда Тимербай, Айбикә һ. б.) Кави Нәҗми революциягә кадәрге татар авылында барган сыйнфый көрәшне чагылдыручы әсәрләр дә яза. (Кави Нәҗминең үз әсәрләренә кереш сүзеннән. Л С. Ә. № 11-12, “Кайтты һ. б.). Моннан соң аның авылның социалистик нигездә яңадан корылуы мотивларын эченә алган Зәңгәр сукмак (1929) Кояшлы яңгыр (1930) кебек хикәяләре чыга. Боларның икесендә дә колхозлашу өчен көрәш темасы алына. Бу әсәрләрдә, кайбер схематиклык элементлары булуга да карамастан, Зәңгәр сукмак тагы Мәдинә һәм Әнвәр, Кояшлы яңгырдагы эшче Сираҗи образлары һәм колхозлашу дәверендәге сыйнфый көрәшне күрсәтүче аерым картиналар Кави Нәҗми хикәяләренең реалистик югарылыкка күтәрелә баруын раслап торалар. Революциядән соң, аеруча халык хуҗалыгын торгызу чорыннан башлап, беренче бишьеллыкка кадәр әдәбиятка чыккан язучылардан А. Шамов, И. Туктаров, М. Әмир байтак прозаик әсәрләр бирүчеләрдән булдылар. А. Шамов гражданнар сугышы чорындагы көндәлек матбугат битләрендә беренче хикәяләрен бастыра башлый. Боларда Кызыл Армия сафларына китүче авыл яшьләренең революцион энтузиазмы, сугыш картиналары һәм сугыш кырындагы батырлыклар сурәтләнә (Очрашу, Кызыл корбан — 1918). Аннан соң ул гражданнар сугышы, Кызыл Армия тематикасына күренекле хикәяләр бирүен дәвам иттерә (Днепр буенда, —1927 һ. б.) И. Туктаров беренче хикәяләрен шулай ук гражданнар сугышы вакыйгаларын, Себердәге партизаннар көрәшен сурәтләүдән башлады (Партизаннар,— 1925; Үлем эшелоны,—1925); индустриализация чорында Урал эшчеләре тормышын, андагы социалистик хезмәт процессын һәм шуның нигезендә кешеләрнең тәрбия ителүең чагылдыручы хикәя, очерклар бирде (Сиксән беренче штольня,— 1930 һ. б.). НЭП чорындагы авылны, крестьян тормышын һәм совет учреждениеләрендә кысылып калган бюрократик элементларны юмор-сатира чаралары аша фаш итүчеләрдән берсе М. Әмир булды. М. Әмир үзенең юмористлыгын соңыннан Кызыл Армия тематикасына язылган әсәрләрендә дә уңышлы рәвештә чагылдыра алды (Хикмәтуллинның маневрда күргәннәре" — 1930 һ. б.).

М. Әмир гомумән татар әдәбиятында юмористик новелла һәм хикәяләре белән күбрәк танылган һәм шул юнәлештә осталыгын күрсәткән язучылардан. Тагын да бу чорда Ф. Хөсни хикәяләрендә совет уку йортларында яшьләрнең тәрбия алулары һәм яшь совет интеллигенциясенең эшчәнлеге яктыртылды. Т. Гыйззәтнең, Р. Ишморатның, X. Җәмилнең производство һәм авыл тормышыннан язылган пьесалары басылды. Поэзия өлкәсендә үзенең ижатын революция елларыннан ук һәм бик яшь көйгә башлап җибәргән Муса Җәлил Москва татар шагыйрьләре арасында иң күренеклесе булып күтәрелде. М. Җәлил 1919 елларда фронт матбугатында беренче әсәрләре белән чыга. М. Җәлилнең беренче шигырьләрендә романтизм элементлары көчле урын тотты. Ул аларда революцион көрәш һәм сугыш вакыйгалары фонында мәңгелек проблемаларны куя: үлем, көрәш, яшьлек, картлык, мәхәббәт һ. б. Моннан соң М. Җәлил поэзиясендә романтик абстракция бик тиз югала барып, лирик нечкәлек һәм тормышның конкрет, актуаль мәсьәләләренә бәйле темалар өстенлек итә башлады. Шулай ук поэзиядә авыл, Кызыл Армия һәм интеллигенция турындагы лирик мотивларны җырлаучылардан Н. Баян, С. Баттал, Ш. Маннур һ. б. күтәрелде. Югарыда искә алганыбызча, бигрәк тә 1923-1929 еллар дәверендә күтәрелеп чыккан татар совет язучыларының әдәби иҗат практикасы куп кенә каршылыкларны кичерергә, шуларны җиңеп чыгарга, үсәргә мәҗбүр булды. Дөресрәге, бу чор әдәбиятында шул елларда чыккан язучылар форма, стиль һәм метод мәсьәләләрендә эзләнү үткәрәләр. Аларга рус әдәбиятында һәм үзебездә булган һәртөрле әдәби агымнар тәэсир итәләр. Билгеле, бу йогынтылар форма элементлары белән генә чикләнмиләр: алар эчтәлек һәм идеология кытыршылыкларына да китерәләр. Икенче яктан, социалистик төзелешнең һәм партия политикасының туктаусыз җиңеп килүе идеология фронтының да тазара баруына китерде: Кави Нәҗминең имажинизмнан, Ә. Исхакның, Г. Кутуйның футуризмнан яки Ш. Маннурның вак-буржуаз романтизм тәэсирләреннән читләшә барулары әдәбиятта партия тәрбиясенең көчәя баруы белән генә аңлатылырга мөмкин булган хәл. Поэзиядә агитацион патетика һәм абстракт, космик энтузиазмнан сюжетлы, әдәби вакыйгалы, фактлы Һәм гади лирикалы әсәрләр бирүгә табан адым ясала. М. Җәлил, Н. Баян, Ш. Маннур, С. Батталның шул вакыттагы шигырь-поэмалары моңа үрнәк була алалар. Бу чордагы татар совет язучыларының иҗат күләме, тематик төрлелек елдан-ел киңәя, политик актуальлек һәм әдәби реализм сизелерлек көчәя, совет чынбарлыгының төрле тармаклары — Кызыл Армия, завод-фабрика тормышы коллективизмга баручы авыл, авыл һәм шәһәр интеллигенциясе белән бәйле булган конкрет темалар арта һәм татар совет язучылары политик- оешу ягыннан да күтәрелә төшәләр. Әмма күп кенә әсәрләрдә әле эчтәлек ягыннан бер яклылык көчле: искелек калдыкларын, НЭП чоры белән тормышка чыгарылган капиталистик элементларны рельефлы сурәтләү һәм аларны политик тәнкыйть белән нәфрәтләү шактый зур урын тотса да, яңа җәмгыять тудыра барган һәм тудырган уңай факт һәм типларны сурәтләү күп очракта йомшаграк торды. Бу йомшаклык аеруча завод-фабрика тормышын күрсәтүдә булды. Бу җитешсезлеккә тагын алынган тема һәм типларның политик үткенлек, художество тирәнлеге белән чагылдырылу мәсьәләсендә аксауларны да өстәргә мөмкин. Ләкин һәр яктан яшь һәм өйрәнчек булган бу язучыларның төрле кыенлыклар белән очраулары да һәм Социалистик революциянең 25 елы эчендә татар совет әдәбияты социалистик художество сәнгатенең әдәби-политик югарылыгына күтәрелә барудагы җитешсезлекләрне кичерүләре дә законлы, табигый хәл иде.

IV

Партия ҮК-ның Художество әдәбияты өлкәсендә партия политикасы турында 1925 елгы карары пролетариат әдәбиятында сыйнфый көрәш, иске әдәбияттан килгән яки әле пролетариат идеологиясенә күтәрелеп җитмәгән юлаучы язучыларга мөнәсәбәт һәм әдәбиятта марксистик тәнкыйть хакында конкрет юнәлешләр бирде, милли республикаларда дөрес әдәби җитәкчелек юлларын күрсәтте. 1925 елдан соң, бигрәк тә 1926 еллардан башлап, татар әдәбиятына күпләгән яңа кадрларның килүен; яшь язучыларның метод, стиль мәсьәләләрендә реализмга табан көчле борылыш һәм тематикада актуальлек ягына сизелерлек адым ясауларын; зуррак әсәрләр өстендә эшли башлауларын; иске язучыларда иҗат активлыгы үсеп китүен (М.Гафури шигырьләрен, очеркларын, Кара йөзләр хикәясен (1926), Кызыл йолдыз пьесасын (1928), Ш. Камалның Таң атканда романын (1926), Ут пьесасын (1927), М. Гали хикәяләрен һ. б.) күрәбез. Большевистик партиянең культура өлкәсендәге тәрбия политикасы милли әдәбиятта массовый хәрәкәт нигезендә күпләгән язучыларны әдәбиятка китерү һәм аларны идеологии үстерү белән бергә, иске әдәбияттан килгән язучыларның да намуслы өлешенә киң иҗат мөмкинлеге ачты. Моны без татар әдәбиятында бик күп фактларда очратабыз. М. Гафури үз иҗатын һич тә өзмичә дәвам итүчеләрнең берсе булды. Чөнки ул адашулар, ялгызлыклар һәм сүнү-кабынулар эченнән бөек чынлыкны табуга килде. Пролетар революция генә аны шул каршылыклар стихиясеннән коткарды, аның психо-идеологиясендә дә революция ясады. Шунлыктан М. Гафури бу чын азатлык һәм шатлыкны туктаусыз һәм ышанычлы, югалмас чынлык итеп җырлауга, рухи күтәрелешкә килде. Пролетариат революциясе шагыйрьгә кешеләр героикасы бар булуын һәм шуңа мәхәббәтне ачты. Пролетариат революциясенең һәм экономик һәм политик яктан авыр булган еллары да Гафуриның яңа җәмгыятькә булган мәхәббәтен киметмәделәр. Киресенчә, М. Гафури шундый моментларда да яшәү матурлыгы һәм хәят чишмәсенең тууы турында җырлый иде. М. Гафуриның Октябрьдан соңгы бөтен ижат байлыгына күз салганда, аның дөньяга карашында, художниклык сиземләвендә һәм сурәтләү диапазонында бик нык үсеш күренә. Революция, гражданнар сугышы һәм халык хуҗалыгын торгызу елларындагы шигырь-хикәяләре белән М. Гафури татар совет әдәбиятына гына түгел, башкорт совет әдәбияты фондына да художестволы байлык өстәде. Болар һәммәсе М. Гафури иҗатының татар-башкорт совет милли культуралары тарихында мактаулы урын алуы турында сөйлиләр. Ш. Камал да, аеруча илне индустриализацияләү дәверенең башында, партиянең әдәбият өлкәсенә караган 1925 ел карарының реаль тәэсирендә, актив ижат эшен көчәйтте һәм зур күләмдәге әсәрләр өстендә эшли башлады. 1926 елда аның Октябрьдан соңгы беренче зур әсәре Таң атканда романы басылып чыкты. Романның эчтәлеге татар халкы арасында Февраль белән Октябрь чорындагы сыйнфый көрәш катлаулыгын, рус пролетариаты белән бергә социалистик революциягә хәзерлек алып баручы татар революцион массасына каршы татар милли буржуа интеллигенциясенең контрреволюция хәзерләвен чагылдыруны максат итә. Романның эчтәлегендә шушы проблеманы хәл итү беренче урында тора һәм Ш. Камал аны уңышлы хәл кыла. Таң атканда романы татар совет әдәбиятында социалистик революцияне хәзерләү чорындагы сыйнфый көрәшне күрсәтүче беренче зур реалистик әсәр булды, һәм шуның белән бергә, бу әсәр ул елларда культура фронтында һәм башка өлкәләрдә корткычлык алып барган буржуаз милләтчеләрнең — солтангалиевчеләрнең социаль-политик тарихи җирлекләре Г. Халит алдында нинди булганлыгын фаш итү ягыннан да актуаль әһәмиятле иде. Ш. Камал Октябрьдан соң драма әсәрләре язу белән кызыксына башлады. 1929 елда чыккан Ут драмасында ул сыйнфый дошман элементларның яңа шартларда ничек көрәшүләрен һәм аларның семья мөнасәбәтләре аркылы советның намуслы кешеләрен үз йогынтыларына төшерергә омтылуларын гәүдәләндерә. Ш. Камалның Октябрьдан соңгы драматурглы к эшендә беренче булган бу Ут әсәрен сәхнә өчен байтак уңышлы иттереп карарга мөмкин. 1930 елда Козгыннар оясында пьесасы языла. Ш. Камал монда капиталистик Донбасс шартларындагы татар эшчеләре тормышын һәм аларда сыйнфый көрәш аңы үсә баруын күрсәтә. Ш. Камал бу пьесада шул исемдә басылган хикәясеннән дә файдалана. Шуңар күрә ул бу әсәрендә революциягә кадәрге татар эшчеләре тормышын яңа карашта торып сурәтләү белән бергә, үзенең элекке иҗатында күренгән сыйнфый-идеологик йомшаклыкларны да тәнкыйтьли. 'Революциягә кадәрге язучылардан тагын совет драматургы дәрәҗәсенә хәтле үсә алган М-Х. Фәйзине күрсәтергә була. Аның Октябрьдан соңгы драмаларының күпчелеге иске авыл шартларындагы мәхәббәт романтикасы һәм драмасы темалары белән бәйләнгән. М-Х. Фәйзи иҗат активлыгын күтәрергә һәм социалистик тормыш чынбарлыгын якыннан аңларга омтылучылардан шулай ук күренеклесе иде. Аның Кызыл йолдыз пьесасы һәм очерклары бу юлдагы беренче тәҗрибәләре булды. V 1926-29 еллар илне индустрияләштерү өчен булган көрәшнең бик нык көчәйгән еллары иде. Капиталистик элементларны соң мәртәбә кысырыклау, кулакны сыйныф булу ягыннан бетерү, авылны коллективлаштыру юлы белән партия илне бөек бишьеллыклар бусагасына китереп бастырды. Пролетариат идеологиясенең әдәбият, культура, сәнгать өлкәсендә дә тәмам жиңеп чыгуы бөтен дөнья каршында ачык факт иде инде. Пролетариат әдәбияты ул завод- фабрика тирәсендә туып үскән язучылар тарафыннан гына тудырылып, алар тарафыннан гына алга этәрелә торган әдәбият түгел иде. Пролетариат җитәкчелеге астында социалистик тормыш рельсларына тәмам борылган күп миллионлаган крестьян массасы да үзенең яңа, совет художникларын бирүдә бик нык алга китте. 1925-26 елларда крестьян язучыларының Беренче Бөтенсоюз оешмасы төзелә. 1927-28 елларда пролетариат әдәбиятының иң яхшы вәкилләре, совет әдәбиятының зур көчләрен үз тирәсенә тупларга тиеш булган оешманы кирәкле санап, РАППны һәм ВОАПП ны төзиләр. Мондый шартларда да халык дошманнары культура өлкәсендә үзләренең корткычлыкларын дәвам иттеләр. Ул вакытта РАПП составына кереп урнашкан һәм соңыннан троцкизхм агентлары икәнлекләре фаш ителгән кешеләр РАПП оешмасын советка каршы эш өчен файдаланырга маташтылар. 1928 елда Татарстанда ТАПП һәм Татар Совет Язучылары Оешмасы (ТСЯО) төзелә. ТАПП та да шул ук РАПП принципының үткәрелүе ачык булды. Солтангалиевчеләрнең чын йөзләрен фаш иткәч, совет әдәбияты тирәсенә сырышкан буржуаз-милләтче язучыларның бер ишесенең битлекләре ертылганнан соң, нечкә юллар белән яшеренә алган контрреволюцион элементлар РАПП концепцияләренә ябыштылар. Татарстандагы ике әдәби оешма арасында ызгышу яки бүлешү группачылык, ТАПП ның, пролетариат язучыларын гына оештыру исеме астында, иске һәм юлаучы язучыларны үзеннән читләштерүе, РАПП эшендә күренгән башка моментлар — ТАПП практикасында да булды. Һади Такташ кебек юлаучы язучыларның иҗат үсешенә ачыктан-ачык идеологии тоткарлык ясау; исәпсез санда ударниклар чакырып, аларны иске яки юлаучы язучыларга каршы кую; тәнкыйтьтә эндәшмәү, сүгү яки урынсызга мактау һ. б. —  таппчылар тарафыннан үткәрелгән практик эш шул булды. Ләкин карт һәм яшь татар совет Социалистик революциянең 25 елы эчендә, татар совет әдәбияты 101 язучылары таппчылар теләгәнчә түгел, ә партия һәм социалистик төзелеш куйган политик-идеологик таләпләр нигезендә үсә бардылар. Поэзиядә моңа бер факт итеп аеруча Һади Такташ иҗатын китерергә мөмкин. Һади Такташ — пролетариат идеологиясенә һәм социалистик реализмга артык катлаулы әдәби-идеологик эволюция аша үскән художник. Һади Такташ пролетариат революциясе алдыннан ук иҗат итә башласа да, ул байтак еллар буена революцион хәрәкәтне аңлауда идеологии каршылыклар кичерә килде. Һади Такташ 1923 елларга кадәр, үзе уңай санаган идеалны үткәрү өчен, иске җәмгыятькә каршы көрәшә һәм искелек богауларыннан котылырга тырыша, ләкин ул шәхес революциясе трагедиясенә очрый. Һади Такташ иҗатының беренче этапында аңарга пролетар революциянең йогынтысы булмады дип әйтү хата булыр иде. Дөрес, шагыйрь, үзенең әдәби иҗат чынбарлыгы белән, революция чынбарлыгыннан башта бик ерак торды әле. Ләкин аңарда революция йогынтысы белән туган бер момент даими рәвештә өстенлек итә: бу — искелеккә булган протест һәм шагыйрьнең революциягә уңай мөнасәбәте. Революция елларындагы татар әдәбиятында революция һәм шәхес проблемасын артык катлаулы һәм үзенчә каршылыклы итеп куючылардан иң күренеклесе Һади Такташ булды дисәк тә ялгыш булмас. Мәсәлән, Җир уллары трагедиясе Һади Такташның нәкъ шул каршылыклы романтик философиясен туплаган әсәрләрдән иң зурысы иде. 1922 елда Һади Такташ Казанга килә. Ул монда революциянең көч те рухи-материаль кыйммәтләрен тагын да якыннанрак күрә, мондагы партия эшчеләре, эшчеләр, укучы яшьләр, яшь совет әдәбиятын тудыручы язучылар белән якыннан таныша. Шул ук вакытта, битлек астына яшеренеп калган кайбер дошманнар Һади Такташның үтелгән әдәби юлын мактауга, законлаштыруга омтылалар. Ләкин Һади Такташ чыныккан, совет чынбарлыгына нык кына якынлашкан, иске җәмгыятьнең һәртөрле калдыкларына килешмәс нәфрәт белән коралланган иде инде. Һади Такташ үзенең поэзиясендә яңа тормышны төзүчеләрне, шагыйрьнең күңелендәге матурлык идеалын чынлыкка әверелдерүче кешеләр барлыгын, көчле коллектив барлыгын сизә башлый (мәсәлән, Бакчачылар, Эшлиләр) һәм искелек калдыкларына, динче- милләтчеләргә, аларның фахишлегенә каршы рәхимсез һөҗүмгә ташлана (мәсәлән, Гыйсьян, Пасха чаңнары, Тилеләр, Казан һ. б.) Һади Такташ бу әсәрләрендә күп вакыт ялгыз һәм бунтарь килеш кала, ләкин ул инде куркынычлы кризис бусагасын батырлык белән атлап үтә. Такташ үлде (1924) әсәрендә шагыйрь, үзенең үткән иҗат юлына күз салып, искелек белән бәйле шартлардан арынуы һәм яңалыкны төзүчеләр армиясенә кушылуы турында җырлый. Ленинның үлүенә багышланган Гасырлар һәм минутлар поэмасында Һади Такташ Ленин образында, беренче буларак, яңа кешенең тиңсез бөек чагылышын сурәтләп чыга; революция ясарга теләп тә, һәлак булучы идеаль бунтарь поэтик шәхесне түгел, ә бөтен дөнья хезмәт ияләрен азатлыкка алып чыгучы бөек революционерның — Ленинның даһилыгын сурәтли. Электә тормыш белән сәнгать мөнасәбәтен идеалистик аңлаган романтик шагыйрь бу поэмада революция, революционер-шәхес белән сәнгать мөнасәбәтен материалистларча аңлаган реалист буларак күренә башлый. Электә шәхес өчен ирек даулаган художник хәзер инде җәмгыятькә ирек китергән кешеләрнең иҗат эшен, яңа кешеләрне җырлауга күчә бара (мәсәлән, Сыркыды авылы, Байрак тегәбез, Никахсызлар һ. б.). Һади Такташның социалистик чынбарлыкны реалистик чагылдыруга үсү юлы каршылыксыз булмады. Аңарга вак темалар белән бәйләнгән “Нәни шаярулар һәм тынып тору дәверләрен дә үткәрергә туры килде. Нәни шаяруларда да шагыйрьнең уңай якка үсүен күрсәтүче моментлар ачык иде; аларда шагыйрь, элекке демоник хисле философик авырлыгын ташлап, гади поэтик тел белән эш итүче һәм реалистик турылык белән көлә белгәнлеген күрсәтә. Аларда юмор аша чагылган көр рухлылык бар. Әдәби оешмаларга кереп оялаган дошман элементларның үзен әдәбияттан читкә җибәрергә омтылулары шикелле кыенлыкларга карамастан, Һади Такташ партиянен әдәбият өлкәсендәге конкрет җитәкчелеген, социалистик төзелешнең бердәнбер дөрес иҗат чишмәсе булуын күрә, аны тирәнрәк аңлый башлый. Һади Такташ 1929 еллардан башлап үткен сыйнфи ан белән сугарылган әдәби әсәрләр бирә башлый (мәсәлән, Син дошманым минем, Мокамай (1929), Камиль пьесасы (1930) һәм Киләчәккә хатлар (1930-1931) кебек әсәрләре). Һади Такташ иҗатының яңа этапында кабаттан җәмгыять һәм шәхес проблемасын куя, ләкин инде бу юлы ул социалистик җәм- гыят тә генә җәмгыять белән шәхес арасында абсолют гармония булырга мөмкин дигән бердән бер дөрес идеягә күтәрелә. Һади Такташ поэзиясенең тирән простойлыгы, хисси җылылыгы, гади теле укучы массаны үзенә тарта — ул бик тиз арада халыкның сөекле шагыйре булып китә. Һади Такташ поэзиясе татар совет поэзиясенең үсү юлында шигырь формасы һәм гадилеге белән генә түгел, хәтта аның стиль һәм поэтик проблемалар юнәлешенә дә көчле йогынты ясады. Аеруча бишьеллыклар дәверендә үсеп киткән татар совет поэзиясе үзенең күпчелек өлешендә Һади Такташның поэтик мәктәбе традицияләрен уңышлы кабул итә алды. Һади Такташның бишьеллыклар чорындагы ижаты татар әдәбиятында социалистик реализмның классик үрнәге булып тора. Анын иҗади үсүе үзеннән-үзе генә килеп чыккан очраклылык, шәхси казаныш кына түгел, аңарда, бердән, социалистик төзелешнең һәм партиянең художникны идея һәм талант ягыннан тәрбия итүе, баетуы күренсә, икенчедән, аның өчен татар совет әдәбиятының үсүе, күтәрелүе төп художество җирлеге булып тора.

VI

Сталинчыл бишьеллыклар милли культура һәм әдәбият фронтында да бөек борылыш дәвере булдылар. Иптәш Сталин бу чорны культура революциясе еллары дип атады. Бу революция татар халкының да культура таләпләрен, татар совет сәнгатен үстерү сәләтен, аның материаль һәм рухи көчен чагыштырмаслык дәрәҗәдә күтәрде. Сталинчыл бишьеллыклар татар совет әдәбиятының эчтәлегендә, тематикасында, аның социалистик реализм, яңа стиль һәм яңа формалар өчен көрәшүендә, аның кадрларының составының үсүендә, идеологии яктан тазаруында, әдәби оешмаларның яңа баштан корылуында чын-чыннан бөек борылыш еллары булдылар. Революциянең беренче ун елындагы әдәбият белән чагыштырганда, бишьеллыклар чорындагы татар совет әдәбияты бөтенләй икенче процесс кичерә: баштагы дәвердә милли әдәбиятта пролетариат идеологиясенең өстенлек итүе өчен көрәшү һәм әдәби метод, стиль һәм форма мәсьәләләрендә реализм нигезендә массага якынаю лозунгысы беренче урында торса, бу дәвердә исә җиңеп чыккан ^пролетариат идеологиясе белән коралланган социалистик реализм нигезендә социалистик чынбарлыкны милли әдәбиятта якыннан һәм тйрән итеп чагылдыра башлау һәм чагылдыру төп момент булып кала. Татар совет язучылары производствоның, конкрет көндәлеге белән таныша баш лыйлар. Эшчеләр, колхозчылар һәм Кызыл Армия частьларыннан яңа художниклар әдәбиятка киләләр. Бишьеллыклар тудырган бу әдәби хәрәкәтнең һәм әдәбиятның характерлы бер күренеше буларак, татар әдәбиятында 1929-30 елларгача юк дәрәҗәсендә торган производство һәм эшчеләр тематикасы сизелерлек үсә башлый. Татар совет әдәбиятында завод-фабрика һәм яңа төзелеш мотивларын чагылдыру, андагы кешеләрне һәм сыйнфый көрәшне гәүдәләндерү, буенча аеруча хикәядә һәм шигырьдә, беренче уңышлы адымнар ясалды. Бишьеллык Социалистик революциянең 25 елы эчендә татар совет әдәбияты 103 ларга кадәрге татар совет әдәбиятында завод-фабрика, эшче һәм аның хезмәте турындагы мотивлар гомуми төстә, абстракт производство хезмәтенә, чүкечкә, станокка һәм шәхессез, корыч куллы эшчегә дан җырлаудан узмады. Бу мотивларның да күпчелек өлеше реализмга чит булган, конкрет кешене һәм аның табигый психологиясен күрсәтүгә чит булган урбанизм, футуризм, имажинизм һ. б. шуның кебек әдәби юнәлешләр йогынтысы белән бәйле иде. Ә бишьеллыклар чоры татар совет әдәбиятына производствоны һәм эшчене сурәтләүдә бөтенләй яңа юнәлеш алып килде. Монда инде Донбасс шахталары, Урал төзелешләре һәм Магнитострой кебек эре производство учакларының конкрет көндәлеген сурәтләүче, бу төзелешләрне булдыручы кешеләрне күрсәтүче документаль әдәби әсәрләр — очерклар киң урын алды. Проза өлкәсендә И. Газыйның Татарстан предприятиеләрендәге комсомолец эшче яшьләрнең планны үтәү, эшаәп чыгаруны күтәрү һ. б. өчен булган көрәшләрен чагылдырган хикәяләре (Кич алтыда — 1929, Бармак, Көмеш сулы Нурминка, — 1930, Бригадир кыз— 1931) татар әдәбиятында производство тематикасын эченә алган әсәрләрдән күренеклеләре иде. Урал производствосын чагылдырган эре әсәрләрдән И. Туктаровның Сиксән беренче штольня хикәясе басылып чыкты. Ул хикәя Урал күмер шахталарына килгән татар колхозчыларының социалистик производстводагы аңлы эшчеләр дәрәҗәсенә күтәрелүләрен сурәтли. Поэзиядә Ф. Кәримнең Җиденче пич поэмасында, Урал металлургия промышленносте чынбарлыгыннан әдәби материал алынып,авариягә очраган җиденче мартен пичен кичекмәстән эшкә җибәрү тирәсендәге көрәш һәм геройларның шушы вакыйга белән бәйле кичерешләре, каршылыклы фикерләре гәүдәләндерелә. Ш. Маннур поэмалары, М. Сөндекленең Донбасс һәм Днепрострой турындагы поэма-шигырьләре, А. Алишның Якты күл буе повесте, М. Садри шигырьләре һ. б. шулай ук татар совет әдәбиятында производство тематикасының бишьеллыклар килү белән шактый киң чагылыш алуын күрсәтә торган әсәрләрдән саналырга тиешләр. Производство тематикасына караган бу әсәрләрнең эчтәлек күләмнәре һәм әдәби эшләнешләре, әлбәттә, бер югарылыкта түгел. Ләкин, гомумән алганда, аларның уртак уңышлыклары бар. Алар алдынгы эшче массасының социалистик производствоны алга җибәрү өчен көрәшүен типларның психо-идеологик ситуациясе белән табигый бәйләнештә күрсәтергә омтылалар. И. Газый, И. Туктаров хикәяләре һәм Ф. Кәрим поэмасы гомумән төзелешне, техник процессны схематик төстә генә сурәтләмиләр, алар коры пафослы халтурадан котылырга тырышалар. И. Газый хикәяләрендә типлар уңай-кире рәвешендә генә бирелми, бәлки билгеле бер эчке борылыш белән, кешеләрнең уй-тойгыларына нисбәтән табигать, көнкүреш һәм производство күренешләре чагылышы белән, тел-стиль пөхтәлеге белән гәүдәләндерелә. Ф. Кәримнең Җиденче пич поэмасында да шул ук юнәлештәге уңышлылыклар күренә; кешеләр белән производство арасындагы мөнасәбәтләргә романтик-лирик чигенешләр, эпизодлар аралаштырыла. Бишьеллыклар дәверендәге татар совет әдәбиятында бигрәк тә зур урын алган темалардан берсе — авылның яңа баштан корылуы, колхоз төзелеше һәм авылдагы сыйнфый көрәш мәсьәләләре. Авылны яңа баштан кору, колхозлашу һәм кулакны сыйныф булу ягыннан бетерү кебек тарихи вакыйгалар авыл тематикасындагы безнең әдәбиятның һәм эчтәлек һәм художество рамкаларын гадәттән тыш киңәйтте. Прозада Кави Нәҗминең Зәңгәр сукмак (1929) һәм Кояшлы яңгыр (1930) хикәяләрен күрсәтергә мөмкин. Аеруча Кояшлы яңгыр да автор ярлы һәм урта хәлле крестьян массасынын күмәкләшүгә барудагы инициативасының көчлелеген, авылның хезмәтчел катлавы үзенең тарихи язмышын тик күмәкләшү аркылы гына дөрес итеп хәл кылачагын аңлаганлыгын сурәтләүне куя. Кояшлы яңгыр повесте экономик яктан артта калган крестьян катлавының беренче бишьеллык башында инде авылны колхозлашуга этәрүче аңлы идеологии көчкә әверелүен дөрес һәм әдәби жанлы итеп сурәтли (мәсәлән, Сирай образы). Ләкин бу әсәрләр Кави Нәҗминең социалистик реализмга табан үсешен күрсәтсәләр дә, аларда әле кимчелекләр байтак иде. Кави Нәҗми Зәңгәр сукмакта колхозлашу хәрәкәтен герой (аеруча Мәдинә) үсешендәге бер этап рәвешендә генә күрсәткәнлектән, бу хәрәкәт тирән каршылыклы чынбарлык итеп үстерелмәгән. Бу хикәядә колхоз хәрәкәте кебек зур һәм катлаулы чынбарлык герой бәхете өчен генә кирәкле һәм артык тенденциоз, схематик булган бер вакыйга хәлендә генә кала. Кояшлы яңгырда Кави Нәжми колхозлашу хәрәкәтенең бөтен бер этапын һәм шул этап үсешендә төп геройның формалашуын бирүне дә максат итә. Ләкин монда да автор берничә схематик положение белән эш итүдән үтми: колхоз хәрәкәтенең башында идеолог булып ярлы Сирай торсын өчен, автор аны шәһәргә җибәрә, тиз арада гына пролетариат идеологиясе белән коралландырып кайтара, ярлы һәм урта хәлле крестьяннарның колхозлашудагы һәм гомумән авылны яңа баштан корудагы уртак теләкләрен ачучы мөнасәбәтләрне автор ярлы егет белән урта хәлле крестьян кызы арасындагы мәхәббәт уртаклыгы шикелле романтик интригалар сызыгыннан читкә чыгармый, шул уртак сыйнфый идеяне билгеләүче икенче бер сюжет линиясен киңәйтә һәм таба алмый. Н. Баянның колхозлашу тематикасына багышланган Яңгырлы төн (1933) поэмасында да нигездә Кави Нәҗмидәге шул ук положениеләр кабатланалар. Шуңар күрә ул әсәр эпик-поэтик яңалыклар эзләүдә оригинальлек күрсәтә алмады. Зур прозаик әсәрләрдән Ш. Камалның Матур туганда (1937) романы һәм М. Әмирнең Агыйдел (1936) повесте авыл коммунистларының һәм комсомолецларының күмәкләшү өчен кулакларга каршы көрәш алып баруларына багышлана. М. Әмирнең Безнең авыл кешесе (1933) шикелле әсәрендә колхозлашуның Миргали кебек кулакларга котылгысыз үлем куркынычы китерүе, социалистик авыл шартларында төрле юллар белән үзенә яшәү оясы табарга тырышучы сыйнфый дошманның психологиясе гәүдәләнә. М. Әмирнең мондагы әдәби уңышы — сыйнфый дошманны тышкы яктан гына, аның хәрәкәтен һәм карикатурасын гына алмыйча, бәлки аның эчке дөньясын ачып бирергә, психологик яктан гәүдәләндерергә омтылуда. Агыйдел повестенда авылны колхозлаштыру юлына этәрүче алдынгы көчләр — шул ук крестьян массасы арасыннан чыккан яки шәһәрдән вакытлы кайткан укымышлы комсомолец яшьләр М. Әмир бу әсәрдә колхозлашу хәрәкәтенең бер этапын — бигрәк тә НЭП чорыннан колхозлашуга күчүдәге хәзерлек дәвере булган,, авылны культура-аң ягыннан агарту һәм, колхозлашуны уңышлы үткәрү өчен, идеологии тәрбия алып бару этапып күбрәк сурәтләүне максат итә. һәм бу идеяне эченә алган хәлләр повестьта байтак тулы һәм шактый ук оригиналь биреләләр. М. Әмир һәр төркем типларны (комсомолецларны, крестьяннарны һәм сыйнфый дошманнарны) үз идеяләре, караш дәрәҗәләре һәм индивидуаль характер башкалыклары белән билгеләргә омтыла. Ләкин бу әсәрдә дә авылны бөек борылышка хәзерләү һәм ул борылышны тормышка ашыру кебек зур тарихи хәлне примитиврак һәм очраклырак вакыйгалар, мөнәсәбәтләрдән арындырып җиткерә алмау көчле сизелә. Татар совет әдәбиятында әле колхозлашу темасы үз вакытында да һәм аннан соң да уңышлы яки ярым уңышлы аерым эпик-эпизодлар рәвешендә генә сурәтләнделәр. Бу өлкәдә дә чынбарлыкка мөнәсәбәттә социалистик реализм таләп иткән тарихи әһәмиятле хәлләрнең әдәби объективлыгы югарылыгына күтәрелү житми әле. Колхозлашу процессы тудырган Социалистик революциянең 25 елы эчендә политик пафос, крестьян массасының мәңгелеккә экономик бөлгенлектән котылуына дан һәм мактау җырлау, авылда яңа кешенең нинди каршылыклар белән тәрбия ителүен чагылдыру аеруча беренче һәм икенче бишьеллыклардагы татар әдәбиятында лирик поэзиядә дә һәм эпик поэзиядә дә күренекле урын алды. Мисал итеп, колхозлашу хәрәкәтенең беренче елларына караган лирик поэзиядән Әбүзәр Түрәйнең Икмәк шигырен (1930) китерергә мөмкин. Бу шигырь колхозлашучы авыл тантанасын җырлаган һәм Ленин—Сталин партиясе җитәкчелегендә яңадан корылган авыл хезмәт ияләренең икмәккә, экономик туклыкка гарантияләнгән булуына чиксез сөенү белдергән безнең зур лирик поэзиянең беренче матур үрнәкләреннән саналырга тиеш. Татар лирик поэзиясе Сталин Конституциясе кояшы астында таза һәм мул тормышка ирешкән колхоз шатлыгын, социалистик авыл хисләрен күп формалардагы художестволы алымнарда җырлау байлыгын тудырды. Поэзиядә шул ук теманы эпик вакыйгалар белән чагылдырган әсәрләрдән М. Җәлилнең Хат ташучысы, Ш. Маннурның Гайжан бабай һәм Меңнән бер кичәсе, С. Хәкимнең Пар аты һәм Кышкы әкияте кебек поэмалары уңышлы мисаллар булып торалар. Бишьеллыклар чорындагы татар совет әдәбиятында өстенлек итүче тематикалардан тагын бер күренеклесе — Кызыл Армия тормышы. Бу төр әсәрләрнең бер ишесе Кызыл Армиянең тарихи үткәненә, социалистик ватанны саклап калуда эчке һәм тышкы контрреволюциягә каршы көрәш героизмын сурәтләүгә багышланган. Болар арасыннан Г. Разинның Сиваш повесте (1937) күренекле урын тота һәм ул хәтта бу темадагы зур әсәрләрнең бердән-бере. Сиваш повесте, һичшиксез, татар совет про[1]засының тарихи темага зур күләмдәге реалистик уңышлы әсәрләр бирә башлавын күрсәтүче фактлардан берсе. Сиваш та Кырым ярым атавы өчен Врангельга каршы көрәшкән Кызыл Армия частьларының авыр һәм трагедияле юлы сурәтләнә. Күпләгән милләтләр арасыннан чыккан гади сугышчылар да, командирлар да яшь совет ватанын саклау идеалы белән рухланып алга баралар һәм дошманны җиңәләр. Хикәянең башыннан азагына кадәр киң сузылган эпизодлар һәм вакыйгалар, диңгез томаны һәм култыклары, караңгы төннәр белән аерылып, капланып торган якты, кояшлы һәм икмәкле Кырым илен тиздән күрергә, азат итәргә ашкынулар һәм шул максатка ирешү юлында очраган кыенлыклар язучының илһамлы кичереше һәм сурәтләре аркылы үткәннәр. Кызыл Армия үткән озын, кыен һәм бөек көрәшнең тарихи бер героик эпопиясе сәхифәләрен күз. алдына китерү һәм шул хәлләр эчендә күбесенчә эпизодик күренеп киткән кайбер типларның рельефлы гәүдәләнеше Сиваш повестеның реалистик көчен билгеләүче төп моментлар менә шулар. Билгеле, Сиваш повестендагы сюжет линиясе һәм кайбер образларындагы примитивлык... стандартлык ситуацияләре турында сөйләргә мөмкин. Ләкин бу кимчелекләр повестьның татар совет әдәбиятындагы уңышлы әсәрләрдән саналуын юкка чыгармыйлар. Оборона, Кызыл Армия тематикасындагы әсәрләрнең икенче бер төркеме социалистик тезелешнең тынычлыгын тәэмин итүче армиянең хәрби хәзерлеген, андагы сугышчыларның аңлы һәм культуралы кадрлар дәрәҗәсенә күтәрелүләрен һәм армия белән масса арасындагы элемтәнең ныклыгын күрсәтә. М. Әмирнең Хикмәтуллинның маневрда күргәннәре (1931), Клим малайлары (1932) һәм Командир (1933) кебек хикәяләрендә Кызыл Армиянең сугыш хәзерлеге, маневрлардагы социалистик ярыш һәм сугыш дисциплинасына өйрәнүнең кешене тәрбияләүдәге әһәмияте һәм түбәннән, авылның гади кешеләре арасыннан, чыгучы яшьләрнең, квалификацияле хәрби кадрлар булып үсүе сурәтләнә. Бигрәк тә Ф. Кәрим, X. Мөҗәй, С. Баттал, С. Хәким Һ. б. тарафыннан күпләп язылган лирик-эпик шигъри әсәрләрдә Кызыл Армиянең җиңелмәс көч булуы, сугыш техникасын өйрәнү һәм социалистик ватанны саклауга һәрвакыт хәзер тору турындагы мотивлар көчле булды. Ләкин ватан сугышына кадәр оборона тематикасында киңрәк проблемаларны куйган зур күләмдәге әсәрләр булмады. Бишьеллыклар дәверендә татар совет драматургиясенең үсешендә дә шулай ук байтак борылыш ясалды. Татар театр һәм опера көчләренең үсүе сәхнә әдәбиятына да үзенең йогынтысын бирми калмады. Дөрес, татар совет әдәбиятының сәхнә әсәрләре әле бүгенге тамашачының таләпләренә тулы килеш җавап биреп бетермиләр. Шулай да татар совет драматургиясендә бишьеллыклар белән илдә башланган борылышларны күрсәтүдә беренче адымнар ясалуын әйтми булмый. Ш.Камалның Таулар, Ут һәм Томан арты, Габбас Галин дигән пьесалары, Т. Гыйззәтнең Мактаулы заман һәм Таймасовлары, С. Батталның Язулы яулык пьесасы һәм Р. Ишморат драмалары шундыйлардан. Болардан тыш тарихи темалар драмада киң урын алдылар. Т. Гыйззәтнең Чаткылар, Ташкыннар, Бишбүләк һ. б. драмалары; Г. Иделленең Дәүләт Бәдриеве; Ә. Фәйзинең Тукай трагедиясе һәм Качкын либреттосы; Аблиевның Шәмсекамәре һ. б. татар массасы арасындагы революцион сыйнфый көрәшне чагылдырган сәхнә әсәрләре булдылар. Халык иҗаты мотивларыннан файдаланып Н. Исәнбәтнең Хуҗа Насретдин комедиясе һәм Идегәй трагедиясе; Т. Гыйззәтнең Кыю кызлар комедиясе; М. Җәлилнең Алтын чәч либреттосы һ. б. язылды. Тарихи темаларга караган драмаларда тарихи-политик әдәбият куйган положениеләрне иллюстрацияләү кебек кимчелекләр бар. Ләкин Ә. Фәйзинең Тукай трагедиясе конкрет һәм документаль фактларга таянган, шул тарихи шәхес һәм хәлләрнең тарихи объективлыгын ачуны максат иткән бердәнбер уныш- лы әсәр икәнен әйтергә кирәк. Халык иҗаты материалларыннан алынган драмалардан М. Җәлилнең Алтын чәч либреттосы, Н. Исәнбәтнең Хуҗа Насретдин комедиясе, Т. Гыйззәтнең Кыю кызларкомедиясе фольклорның тарихи җирлеген һәм бүгенге җәмгыятькә мөнәсәбәттәге актуальлеген. гомумән халык иҗаты мирасының идея эчтәлеге объективлыгын дөрес ачкан, язма әдәбиятны фольклор белән органик аралаштыруга юнәлгән уңышлы тәҗрибәләр булып торалар.

VII

Бишьеллыклар дәверендә шәһәрдәге һәм авылдагы сыйныфлар мөнәсәбәтендәге экономик-политик үзгәрешләр, идеология фронты алдына куелган яңа бурычлар — әдәби хәрәкәт һәм әдәби оешмаларны да яңа баштан үзгәртеп кору кирәклеген китереп чыгарды. Әдәбият-сәнгать оешмаларын яңа баштан кору турында ВКП (б) Үзәк Комитетының 1932 ел 23 апрель карары бу өлкәдәге практик чараларның берсе булды. ҮК карары бөтен Советлар Союзындагы әдәбият-сәнгать өлкәсенең үсешен көчәйтеп җибәрде, аның өчен яңа перспективалар һәм киң иҗат мөмкинлекләре ачты; әдәбият-сәнгать оешмаларын идеологии тазарту көн тәртибеннән төшмәскә тиешлекне искәртте. Беренче бишьеллык йомгаклары, әдәбият-сәнгать оешмаларын яңа баштан кору зарурлыгын әйтү белән бергә, әдәби хәрәкәтнең барышы да тик социалистик реализм лозунгысы - астында гына уңышлы була алачагын куйды. Бишьеллыклар чорындагы татар совет әдәбиятының социалистик реализм таләпләренең кайбер якларын уңышлы хәл итүен, һәм моңа мисал булган әдәби үрнәкләрнең дә байтак кимчелекләргә ия булуын әйткән идек инде. Социалистик реализмның үсеше һәм көче, бер яктан, социалистик җәмгыятьнең иң әһәмиятле производство, хезмәт, төзелеш тармаклары буенча барган җанлы үзгәрешләрне, вакыйгаларны һәм бу процесс эчендә безнең чор кешеләренең хезмәткә һәм көнкүрешкә мөнасәбәтләрен сурәтләү белән бәйле булса, икенчедән, социалистик реализмның художество конкрет яңа кеше образын аеруча чагылдыру проблемасында күренде. Яңа кеше образын бирү бишьеллыклар дәверендә социалистик реализм мәсьәләләре белән генә куелган дип әйтү дөрес булмас иде. Монда ике момент бар: беренчедәй, яңа кеше революцияне җитәкләде һәм аның белән туды; икенчедән, сыйныфсыз социалистик җәмгыятькә үсү дәвере иске сыйныфларның, иске кешеләрен дә һәм революция белән туган яңа кешеләрне һәм аларның нәселләрен дә икенче бер характерлар белән сыйфатланучы этапка күчерде. Бишьеллыкларга кадәрге социалистик реализмның үсеш баскычында революцияне ясаучы һәм аның эчендә тәрбияләнүче бик күпләгән образлар тудырылды. Боларның күбесен шулай ук социалистик реализмның үсешендә яңа, революцион кеше образларын үз чорына хас сыйфатлар белән уңышлы чагылдыру дип аңларга кирәк. Ләкин социалистик реализмның бишьеллыклар чорында алган әдәби реалистик колачы аеруча киңәйде. Хәзер совет әдәбияты революция даһиларының монументаль образларын тудыру югарылыгына күтәрелде. Дөрес, татар совет әдәбиятында революция даһиларының образларын бирүдә, поэзиянең лирик-эпик кайбер уңышлы адымнарыннан башка (аеруча Ленин — Сталин образларын чагылдыруда), киң эпик тәҗрибәләр ясалды дип әйтеп булмый әле. Ләкин социалистик җәмгыять кешеләренең һәм гомумән революцион тарих тудырган бу бөек шәхесләрнең образларына карата һәм татар халык иҗатының һәм язма әдәбиятның лирик поэзиясендә (аеруча җырларда һәм шигырьләрдә) көчле генә хисси сурәтләр бирелде. Безнең әдәбиятта да Ленин — Сталинның лирик-поэтик образлары күптән үк тудырыла килде һәм инде бишьеллыклар чорындагы әдәбиятыбызда — халык поэзиясендә дә, язма поэзиядә дә ул күренекле тема булып китте. Бишьеллыклар чорында мәйданга күпләп килгән татар халык җырларының иң гүзәл бер өлешендә һәм язма поэзиябездә бик күп төрле поэтик алымнарда алынган одаларда Ленин — Сталин лирик-поэтик образлары социалистик җәмгыять идеяләренең бүгенге реалистик әдәбияттагы иң яктысы һәм илһамлысы булып тора. Бишьеллыклар чорындагы татар совет әдәбиятында пролетариат революциясе көннәрендә яңа кешенең ничек тәрбия ителүен күрсәтү дә күтәрелде. Поэзиядә моны Әхмәт Фәйзи Флейталар поэмасында куйды. Шагыйрь, бик кыска формада булса да, герой тарихының эпик сурәтләнешенә күп тукталмыйча, башта бунтарь һәм пессимист вак буржуаз интеллигентның пролетариат революциясе йогынтысында тәрбия ителүен күрсәтә. Поэма куйган хәкьнЬ кать — социалистик революциянең идеологии артта һәм каршылыклар басымы астында калган, пролетариат арасыннан булмаган шәхесне тәрбия итүе, гомумән теоретик куелышында яңа булмаса да, әдәби чагылышында оригиналь бер адым иде. Флейталарның абстрактлыкка тартым лаконичносте һәм ашыгыч ритмнарга корылган булуы һәм кайбер философик идеяләренең ачылып бетмәгән поэтик образлар артында капланып калулары аның поэтик простойлыгын һәм киң укучы массасына тиз җитүчәнлеген киметәләр. Беренче бишьеллыкның җиңүе соңында, милеккә һәм гомумән социалистик җәмгыять тарафыннан капиталистик калдыкларга каршы куелган шартларга мөнәсәбәтләрендәге психо-идеологик каршылыкларны сурәтләүнең беренче үрнәген Һади Такташ Киләчәккә хатлар да бирде. Икенче хаттагы Мохтар карт образы колхозлашу хәрәкәтенә һәм колхоз милкенә булган үзенең каршылыкларын инде аңлы колхозчы булу: карашыннан чыгып бәяли. Шагыйрь безнең чор кешеләрендәге капиталистик калдык каршылыкларының нигездә көнкүреш эчендәге һәм социалистик производствога, милеккә, хезмәткә мөнәсәбәттәге чагылышы юнәлешендә куя һәм моны уңышлы әдәби сурәтләрдә хәл итә. Һади Такташ тарафыннан беренче буларак уңышлы хәл кылынган бу зур политик-әдәби проблема татар совет әдәбиятында шул ук идеяне эченә алган башка күренекле әсәрләрне тудыруга да этәргеч булды. Билгеле, Һади Такташның Киләчәккә хатларында әйтелгән поэтик-философик фикерләрне аналогик кабатлау һәм поэтик алымнарын турыдан-туры күчерү кебек трафаретлар да байтак очрады. Мәсәлән, Киләчәккә хатлардан соң Ш. Маннурның шул ук идеяне һәм теманы алган Гайҗан бабай поэмасы героеның, нәкъ Мохтар бабай шикелле, үзе турында сөйләве һәм аның эчке каршылыкларының шул ук юнәлештә, шул ук типтагы вакыйгалар яктылыгында күрсәтелүе, поэманың оригинальлеген югалта. Киләчәккә хатлардан соң бу темага язылган эпик поэзия үрнәкләреннән Ф. Кәримнең Тавышлы таң һәм С. Батталның Кешелек һәм күселек поэмалары — колхозлашучы крестьян психологиясендәге вак милекчелек каршылыкларын икенче, электә кабатланмаган вакыйгалар һәм поэтик чаралар белән бирүче уңышлы әсәрләр булдылар.

VIII

 Язучыларның I нче Бөтенсоюз съездыннан соң, аеруча 1936-37 еллардан башлап, әдәбиятта социалистик реализмга чит булгаи әдәби йогынтыларга һәм традицияләргә — формализмга, натурализмга һәм схематизмга каршы булган теоретик чыгышлар; әдәбиятта эчтәлек һәм форма, типиклык һәм индивидуальләштерү, тип һәм характер, әдәби тел һәм стиль, гомумән әдәби образ һәм чынбарлык турындагы әдәби-теоретик мәсьәләләр күтәрелү, һичшиксез, социалистик реалистик әсәрләрнең художество көче күтәрелүгә һәм аларның тагын да күпләп тудырылуына зур этәргеч булды. Ватан сугышына кадәрге 3-4 еллык дәвердә татар совет әдәбиятында чыккан әсәрләрнең художество үзенчәлеге социалистик җәмгыять кешесенең эчке дөньясын, катлаулы психологиясен чагылдырырга омтылудан, аерым кеше, аерым шәхес тормышын конкрет күрсәтүне максат итүдән гыйбарәт. Прозада Г. Кутуйның Тапшырылмаган хатлары, Вөҗдан газабы, Илһамы, И. Газыйның Катя Сорокинасы, Г. Разинның Көннәрнең берендәсе, Гариф Галиев хикәяләре, Ф. Хөсни һәм И. Туктаров новеллалары, драмада Ш. Камалның Томан артында пьесасындагы Габбас Галин образы һәм поэзиядә уйлану, философик һәм лирик-романтик мотивларның көчәюе безнең әдәбиятта яңа, социалистик кешенең эчке катлаулы уй һәм хисләр дөньясын азмы- күпме уңышлы сурәтләп чыгуының кайбер үрнәкләре була алалар. Әлбәттә, бу әсәрләрдә кешеләр психологиясен ачудагы мастерлык һәм киңлек дәрәҗәләре төрле, ләкин, аеруча хикәяләргә карата әйткәндә, типлар психологиясен сурәтләүне ачуда, аерым кеше рухындагы һәм аерым шәхесләр мөнасәбәтендәге нинди дә булса ялгышу, аптырау һәм газаплану кульминацияләре белән бирелгән сюжет төзелешләренең уртак моментлар булуын әйтергә туры килә. Шуның белән бергә, татар совет әдәбиятының художество кыйммәтен күтәрү максатын куйган бу борылыш безнең язучыларның әле социалистик чынбарлыкны һәм яңа кешеләр психологиясен бөтен тулылыгы белән художество мастерлыгы югарылыгында биреп җиткерә алмауларын күрсәтте. Язучы һәм шагыйрьләр тормышның аерым Һәм ваграк эпизодларын һәм детальләрен чагылдырган, күләме һәм сюжеты белән кечкенә булган әсәрләр, новеллалар белән генә дә чикләнергә мәҗбүрләр. Татар совет әдәбиятында системалы рәвештә новеллалар яки кечкенә хикәяләр биреп килүче язучылардан Ф. Хөснине һәм Гариф Галиевне күрсәтергә мөмкин. Ф. Хөсни һәрвакыт үз әсәрләренең новеллистик сюжетка корылуы белән кызыксына. Тематик яктан Ф. Хөсни әсәрләрендә авыл һәм интеллигенция көнкүрешендәге хәлләр төп мотивлар булып күренәләр. Ф. Хөсни кеше психологиясендәге яки аның тормыш вакыйгасындагы нинди дә булса бер кискен хәлне халык әкиятләрендәгечә этаплап күрсәтә. Аның күпчелек новеллалары үзләренең сюжет җәелешләре белән башта хәлләрнең бер якка — яки уңай яки кире сурәтләнешеннән, аннан соң кульминацион бичгесезлектән һәм ахырда башта күренгәннең киресе булган чишелештән гыйбарәт өч этаптан торучан булалар. Шунлыктан новелла сюжетларының элементларын контрастлап төзүнең укучыны кызыксындыручы көче булса да, алар һәр новеллада бер типта кабатлана башлагач, стандарт әдәби ясалмалык белән эш итүне тудыралар; тормыш чынбарлыгында һәм кешеләр психологиясендә күп һәм оригиналь очрый торган индивидуаль моментларны һәр әдәби очрак өчен яраклы бер сюжет рамкасы белән алмаштыралар. Бу бер төрлелек Ф. Хөсни новеллаларының сюжет корылышында гына түгел, бәлки стиль чараларында да, хикәяләү манерасында да байтак. Ф. Хөсни новеллаларны форма һәм интрига ягыннан бизәкләү белән артык мавыкканлыктан, эчтәлекнең социаль хәлләргә бай якларын кечкенә хикәя, новелла кысынкылыгында киң иттереп сурәтләү дәрәҗәсенә күтәрелеп җитә алмый. Шунлыктан булса кирәк, аңарда авылның яки интеллигентның көнкүрешендәге кызыклар, мәхәббәт мәсьәләләре тирәсендәге вак хикмәтләрнең очраклы күргәннәре күбрәк урын ала. Гариф Галиев новеллалар түгел, ә кечкенә хикәяләр яза. Боларның тематик юнәлеше — нигезлә колхоз тормышы һәм аның кешеләре, авылның элекке үткәнен характерлаучы хәлләр. Г. Галиев һәрвакыт авылның һәм аның кешеләренең элеккесен һәм бүгенгесен каршы куеп сурәтләргә ярата. Ләкин Г. Галиевнең тематик яктан социаль әһәмиятле вакыйгалары һәм әдәби идеяләре сюжетын җыйнак итеп төзи белмәү һәм әдәби әһәмпятлене озын рәвештә хикәя итеп, кирәксез сурәтләрдән арындыра алмау белән томаланып калучан булалар. Татар совет әдәбияты тарихында да поэзия эчтәлек, күләм, форма һәм актуальлелек ягыннан өстенлек итүче жанрлардан санала. Беренче һәм икенче бишьеллыклар чорындагы татар совет поэзиясендә производство һәм колхоз, Кызыл Армия тематикасына багышланган зур күләмдәге һәм әдәби кыйммәтләре байтак күренекле булган поэмалар һәм шул типтагы башка эпик-поэтик әсәрләр күнләп мәйданга китерелде. Поэзиянең реалистик эпиклыкка күчүе бишьеллыклар чорындагы тормышта килеп туган зур тарихи вакыйгалар һәм социаль-политик борылышлар нигезендә булды. Поэзиянең лирик рамкалары гына ул борылыш һәм вакыйгаларны чагылдыру өчен тар булып калдылар. Ләкин аеруча беренче һәм өлешчә икенче бишьеллыктагы лирик поэзия риторика белән бик нык сугарылды. Бу риторика агитацион лозунг, плакат, тәнкыйть һәм ода рәвешендәге төрләргә тапкыр килүче эчтәлекләрдән гыйбарәт. Бу риторик-лирик поэзиянең кыйммәте шунда, ул социалистик төзелешнең төрле өлкәләрендәге уңышлык һәм җитешсезлекләрне, күп вакыт плакат, лозунг һәм газета стиле белән булса да, киң массага ишеттерә барды. Сюжет системасына яки идея проблемаларына караганда, бишьеллыклар башындагы лирик поэзиядә массаны социалистик төзелеш тирәсенә туплаучы идеологии фикерләрне һәм политик максатларны көннең бурычларына туры китереп шигырь телендә формалаштыру куелды. Шуның өчен дә ул лирик поэзиядә үзенең художество кыйммәтен күрсәтә алмаган, тик рифмалы фикерләр схемасыннан гына торган әсәрләр дә күпләп чыкты. Бишьеллыклар чорындагы поэзиядә аңа кадәр үк яки бишьеллыклар башында ук әдәбиятка килгән Н. Баян, М. Җәлил, Ш. Маннур, Ә. Фәйзи, С. Баттал, Ә. Исхак, Ф. Кәрим, Ә. Ерикәй, Ә. Түрәй, М. Сөндекле кебек шагыйрьләр киң иҗат активлыгы күрсәттеләр һәм алар белән беррәттән бишьеллыклар дәвамында эшче, колхозчы, укучы, комсомолец яшьләр арасыннан С. Хәким, Н. Дә үл и, Ә. Юнус, Г. Хужи, М. Вәдүт, С. Урайский, М. Садри һәм башка яшь шагыйрьләр әдәбият мәйданына килделәр. Шулай итеп, Г. Халит социалистик төзелеш пафосы һәм культура революциясе татар совет поэзиясе сафларына күпләгән яңа каләм көчләренең килүенә энтузиазм бирде. Прозадагы шикелле үк, 1936-37 еллардан соңгы поэзиядә дә социалистик реализмга үсүдәге һәм форма һәм эчтәлек мәсьәләсендәге көчле эзләнүләр күрәбез. Монда шагыйрьләр алдында торган беренче бурыч — электә чагылган риторик схоластикадан арынып, поэтик ижаттагы җитди эчтәлеккә лаеклы художество югарылыгын тудыру чараларының теоретик һәм практик якларын өйрәнү иде. Бу юлда, бигрәк тә лирик поэзия өлкәсендә, шагыйрьләр хәзерге укучы массасына сизелерлек поэтик фактлар тудырдылар, рус һәм башка кардәш халыкларның поэтик мирасын татар совет әдәбиятында массалаштыру, татар классик поэзиясе һәм башка милләтләр поэзиясе спецификасын үзләштерү өстендә эшләделәр.

 IX

Аеруча өченче бишьеллыкта безнең әдәбиятта да социалистик реализм тарафыннан күтәрелгән әдәби-тематик проблема — тарихи үткәнне чагылдыру белән кызыксыну башланды. Бүгенге җәмгыять китергән политик-экономик ирек безгә үткәннең тарихи чынлыгын якыннан аңлап, бүгенге белән чагыштырып, социалистик җәмгыятьнең бөеклеген һәм һичбер тарихта булмаган демократик азатлыгын, халык тормышының чәчәк атуын тагын да тирәнрәк итеп төшенергә кирәклекне куйды. Тарихи үткәнне өйрәнү генә түгел, аны художестволы образларда сурәтләүдә — бүгенге көннең тәртибенә куелды. Бу дәвердә татар халкының үткәндәге һәм бүгенге рухи ижат продукциясен җыю буенча күп кенә практик эшләр эшләнде. Хәтта Идегәй шикелле монументаль эпослар тупланды. Язучылар арасында фольклорны иҗат процессы иттереп үзләштерү буенча зур кызыксыну туды һәм бу юлда әдәби үрнәкләр бирелде. Фольклорның теленнән, стиленнән, 'сюжетыннан һәм гомумән поэтик үзенчәлекләреннән файдалану буенча үткәрелгән тәҗрибәләрнең уңышлы ягын күрсәтүче әсәрләрне күпләп санарга мөмкин. Драматургиядә Н. Исәнбәтнең Хуҗа Насретдин комедиясе, Т. Гыйззәтнең Кыю кызлар комедиясе һәм М. Җәлилнең Алтын чәч либреттосы шикелле әсәрләр фольклор мирасын әдәби идеологии үзләштерүдә уңышлы һәм дөрес эздән бара башлавыбыз турында сөйли. Без бу мәкаләдә татар совет әдәбиятының үсеш баскычларын нигездә тик проза һәм поэзия жанрлары буенча булган үрнәкләрдә генә карап чыгуны максат иттек. Драматургия турында искә алыну белән чикләнелде һәм әдәби тәнкыйть мәсьәләләре бөтенләй алынмады. Ватан сугышы елларында татар совет әдәбияты яңа чор кичерә һәм ул аерым тикшеренүне сорый.