ШӘРИФ КАМАЛ
Совет әдәбияты зур югалтуга очрады. Татар халкының сөелеп укыла торган якты талантлы классик язучысы. зур җәмәгать эшлеклесе арабыздан китте. 1942 нче елның 22 нче декабрендә, 58 яшендә, татар әдәби телен тудыручылардан берсе булган, проза жанрында үлмәслек әдәби парчалар биргән, совет сәхнәсенең чәчәк атуы өчен күп көч куйган орденлы язучы Шәриф Камал (Байгильдеев) иптәш бик аз вакыт дәвам иткән каты авырудан үлде. 1884 нче елда туган Шәриф Камал үзенең бөтен гомерен һәм талант көчен хезмәт ияләренең рухларын, кешелек сыйфатларын тәрбияләргә. аларның тормыш-көнкүрешләрен барлык авырлыклардан, бәхетсезлекләрдән котылдырып, якты, бәхетле яшәүләрен оештыруга сагышлый. Аның тормыш һәм иҗат юлы — көчле талантның, эшчән дәртчелекнең ин яхшы мисалы. Шәриф Камалның барлык әсәрләре туган илгә, туган халыкка кайнар мәхәббәт. гүзәл патриотизм һәм интернационализм идеяләре белән сугарылган. Шуның белән бергә ул әсәрләр — явызлыкка, гаделсезлеккә, коллыкка каршы, фашистик ерткычлыкка каршы, утлы нәфрәт белән яндырып, массаны көрәшкә рухландыра торган әсәрләр. Гомеренең сонгы минутына чаклы Шәриф Камал кулыннан үткен каләмен ташламады һәм фашизмга каршы юнәлдерелгән утлы мәкаләләр һәм пьеса язуын дәвам иттерде. Шәриф Камалның патриотизмы халыкның көч һәм куәтен тулысынча күтәрергә ярдәм итте. Ул. революциягә чаклы ук, авыр тормыш шартларында изелеп яшәгән халыкның иҗат көченә, аның тормышны матур һәм күркәм төстә оештыра алу сәләтенә ышанып эш итте. Революциягә чаклы, авыр тормыш эчеңдә җәфа чиккән шахтерлар, балыкчы сезонниклар, тимер юл эшчеләре Шәриф Камалның иң яратып бирелгән образлары булдылар. Бөек Октябрь Социалистик Революциясеннән соң, 1919 нчы елда Шәриф Камал Ленин — Сталин партиясе сафларына керде һәм кешелекнең иң яхшы, иң мөкәтдәс идеяләре өчен актив рәвештә көрәшкә кушылды һәм актык сулышына чаклы көрәш сафында, кыю иҗат эшендә калды. Аның әсәрләре Ленин — Сталин партиясе идеяләре белән нык сугарылды, хезмәт илләре массасын коммунистик рухта тәрбияләүдә чиксез хезмәт күрсәтте. Шәриф Камал — реалист художник, тел һәм образл-ар остасы булуын, татар әдәбиятының алтын фондына кереп урын алган дистәләрчә новеллалар, хикәяләр, повесть һәм романнар, сәхнә әсәрләре белән күрсәтте. Аның исеме меңнәрчә укучыларга таныш һәм якын. Аның әсәрләре һәрбер йортта, һәрбер укучыда хөрмәт һәм ихтирам белән укыла, аның әдәби образлары һәркемнең йөрәгендә саклана. Сафыбызда килеп тутан бу үкенечле югалту урынын без иҗат ялкынын тагын да көчәйтү белән тутырырбыз.
С. Гаффаров, А. Азовский, Т. Гыйззәт, Г. Кашшаф, А. Шамов, М. Әмир, К. Нәҗми, Н. Исәнбәт, Г. Разин, М. Гали, Г. Иделле, И. Туктаров, Р. Ишморат, Ф. Хесни, И. Газый, А. Гомәр, X. Хәйри, Г Халит, С-. Әдһәмова, Г. Гобәй, Ә. Камал, Л, Җәләй, X. Кәрим, X. Ярми, Б. Яфаров, Ш. Рамазанов, Я. Агишев, 3. Тинчурин, А. Тарасов, И. Үзбеков, Г. Рябков, А. Анушкин, ЛА. Мангушев, Ф. Махиянов, 3. Солтанов, Алханов, Г. Болгарская, Н. Таҗдарова, К. Шамиль, Ф. Ильская, Г. Уразиков. Г. Камал III, М. Ильдар, М. Сульва, Ш. Сарымсаков, Г. Сульва-Вәлиев, К. Тумашева, П. Сперанский, Ш. Шамильский, X. Сәлимҗанов, Г. Булатова, А. Измайлова, Н. Җиһанов, С. Сәйдәшен, Җ. Фәйзи, Фәйзулла Туишев, Ф. Насретдинов, Г. Кайбинкая, С. Садый- кова, М. Рахманкулова, Г. Сөләйманова, Н. Арапов