Логотип Казан Утлары
Публицистика

РУС КЕШЕЛӘРЕ

РУС КЕШЕЛӘРЕ" (Г. Камал исемендәге Татар Дәүләт Партизаннар разведчигы Глобага штаб тарафыннан шундый бурыч йөк- ләтелгән: елга аша йөзеп немецлар ягына чыгарга, дошманның комендатурасына барып керерпә; тиешле бурычны үтәргә. Анда аны тотып алачаклар, төрмәгә ябачаклар һәм бераздан соң атып яки асып үтерәчәкләр. Глоба өчен бу мәсьәлә көн кебек ачык. Ул үзе өчен үлемнең котылгысыз икәнлеген бик яхшы белә. Чөнки капитан Сафонов ана бу турыда бик ачык, төшендергән. Ул, җырлый-җырлый, үлемгә— заданиене үтәргә чыгып китә. Шунсыз мөмкин түгел... Глоба үлем алдында каушап калудан нәфрәтләнә. Ул рус, бөек рус кешесе! Изге Ватанны саклап калу өчен, рус кешеләренең, халыкның яшәүләре өчен шундый бурычны үтәү кирәк икән, ни өчен ул үз-үзен аяп торсын? Ул үле, ләкин аның үлеме күпләрнең яшәүләренә сәбәп була. Ул үзенең үлеме аша Ватанга жиңү китерә. Гади кыз, шофер Валечка үлемгә өч тапкыр ташлана, Ватанга, халыкка булган мәх^әббәт, батырлык, кыюлык аңа җиңү китерә, ул бу үлемнәрдән котылып кала. 1914-18 еллардагы империалистик сугышта немецларга каршы аяусыз Академия театрында сезон ачылуга» карата.) көрәшүе өчен өч тапкыр «Георгий кресты» белән бүләкләнгән, шул сугышларда алты тапкыр яраланып, исән калган карт сугышчы Васин да Ватан өчен булган сугыштан читтә качырга, теләми. Ул укытучылык эшен ташлап, сугыш белеме өйрәнүче студентлардан отряд төзеп, дошманны тар-мар итү өчен партизаннарга ярдәмгә килә. Карт булуына карамастан, штаб начальнигы булып эшли башлый. Бу сугышта ул, җиде кат яраланганчы сугыша алуына ышанып эш итә. Үзенә эне тиешле булган шпионны тота һәм сугышта геройларча һәлак була. Ләкин ул бу үлемне карт кеше булып кына түгел, җиңүче булып, шат көенчә каршы ала. Шулай итеп, рус кешеләре үзләренең тормышларын бушка гына бирмиләр, Сафоновның анасы Марфа карчык— үз өен немецлар тылында хәрәкәт итүче партизаннарның учагына әйләндерә. Барлык элемтә эшләре Марфа карчык өе аша үтә. Соңыннан ул кулга эләгә., аны газаплыйлар, асып кую белән куркыталар, ләкин дошмаң аннан бер генә төрле дә җавап ала алмый. Ул үлемне батырлык белән раршылый. Ерткыч ире алдында утыз ел дәш Әнәс Камал 114 мәскә өйрәнгән Мария Ииколаевнада да дошманга каршы нәфрәт туа. Ул бер немец офицерын агулап үтерә. Үз ире Харитоновның сатлык җан, хыянәтче икәнлеген аңлагач, шул ук агуны аңа да салып бирә. Анда көч һәм батырлык туа һәм ул батырларча үлә. Сафонов партизаннарның җитәкчесе ул бер үч кеше белән, үзенә караганда әллә ничә өлеш күп булган, дошманга каршы тора. Сугыш тактикасы буенча тәҗрибәле булу, хәйләгә осталык һәм дусларының Ватанга бирелгән ышанычлы кешеләр булуы аркасында, ул җиңүгә ирешә. Ул дошманны кырырга «килә торган Кызыл Армиягә юл ача. Ул—рус кешесенең героик образы. Ул үлемнән өстен һәм һичшиксез җиңеп чыгачак кеше. К. Симоновның бу яңа пьесасындагы образлар әнә шундый көчле, югары художестволы характерлар булып яктыртылганнар. Рус кешеләрендәге көч, бөеклек, батырлык бу әсәрдә бик ачык гәүдәләнә—әсәрнең Политик әһәмияте әнә шунда. Режиссер Ш'. Сарымсаков авторның төп теләген аңлап эш иткән. Бу хәл постановканың эшләнешендә ачык күренә. Конкрет мизансценалар, сугыш обстановкасы өчен генә хас булган хәрәкәтләр, .Әсәрнең агыш темпы аның тарафыннан шактый ачык һәм дөрес билгеләнгәннәр. Режиссерның планлы җитәкчелеге актерларның уенына иркен хәрәкәт итәргә мөмкинлек биргән. Шуның нәтиҗәсендә алар, көчәнмичә, ясалма хәрәкәтләрдән арынып эш итәләр. Иптәш Сарымсаков, режиссер буларак, шактый оста һәм белеп җитәкчелек итсә дә, ләкин актерлык эшендә, бигрәк тә бу постановкада Сафонов ролендә ул үз урынында түгел иде. Сафонов әсәрнең төп герое. Сарымсаков өчен бу роль бик авыр булды. Шуның нәтиҗәсендә ул урынсызга шыңшу, тиешсезгә күтәренке интонацияләр куллануга кадәр барып җитте. Әсәрнең төп фигурасы булган героиның үтәлеше йомшак булу постановка- ның тулылыгына зур зарар китерде. Режиссер моны аңларга һәм ул рольне үтәп чыга алырлык актерга тапшырырга тиеш иде. Ләкин бу эш эшләнмәгән, постановкаиың иң зур кимчелеге шунда булуын әйтми үтеп булмый. Глоба ролен башкаручы Сәлимҗа- нов бу рольдәге үзенчәлекләрне бирергә шактый күп көч »куйган булса да, тиешле югарылыкка ирешә алмады. Валечка ролендәге Г. Булатова, үзенең җитезлеге, серьез обстановкада мөлаемлыгын саклый белү һәм Валеч- кага гына хас булган яшьлек, шатлык ялкыннарын: күрсәтүдә тамашачыларның мәхәббәтен казана алды. Розенберг ролендә Халитов, Вернер ролендәге Сәгыйтов иптәшләр, үз рольләрен бөтен нечкәлекләре белән белеп башкардылар. Коллективның бу яшь артистлары гомумән, һәрбер постановкада диярлек, мастерлык күрсәтеп киләләр. Харитонов ролендә 3. (Золтанов, куркак, үз тиресен саклау өчен намусын, идеясен саткан хәшәрәтне тулы җанландырды. Марфа ролендәге Г- Болгарская, совет аналарында гына була торган патриотлыкны, чыдамлылык һәм дошман алдында горур булучанлыкны, совет аналарының бөеклеген зур көч' белән күрсәтте. Васин ролендәге У разиков, Панин ролеңдәге Ильдар иптәшләр \уз рольләрен йомшак башкардылар. Аларда рольне тулыландыруга карата бер төрле дә эзләнүләр күренми. Текстны „Рус кешеләре ’ 145 сөйләп чыгу, мәгълүм мизансцена буенча дарәкәт итеп йөрү генә иҗат күрсәтү түгел. Хәтта тышкы кыяфәт, гриьм мәсьәләсенә! дә алар аз игътибар биргәннәр иде. Иҗатка формаль карауның үкенечле нәтиҗәсе булып Шура роле дә (Нигъмәтуллина) эзсез генә узып китте. Мария Николаевна ролендә М. Суль- ва тырышлык күрсәтеп хәрәкәт итте. Ләкин әсәрдәге Мария Николаевна сәхнәдә! күренмәде. Дөресен әйткәндә, М. Сульва үз ролендә түгел иде. Монда зур темпераментлы, эчке кичерешләргә! бай булган, Мария Нико- лаевнадагы кичерешләрнең бөтен, тирәнлеген бирә алырлык актриса кирәк иде. М. Сульвадогы салкын характер бу роль өчен ятышып бетмәде. Краузе роле әсәрнең төп тексты I буенча шактый зур роль. Ләкин ул бу постановкада ни өчендер кыскартылган. Шуңа күрә ул рольне башкару артист Мамай иптәшкә шактый читен булды. Артист үзендәге сәләтне күрсәтергә мөмкинлек таба алмады. Гомумән, артист Мамайны зуррак рольләргә куярга бик вакыт. Аның сәләтле актер булуы тамашачыга күптән билгеле. Әсәрнең тәрҗемәсе шома. 3. Солта- нов! театраль әсәрләрне тәрҗемә итүдә күп эшләгән кеше. Ләкин кайбер урыннарда колакка ишетелеп китә торган кытыршылыкларны әйтми үтеп булмый. Бу хәл сүзгә сүз тәрҗемә итәргә тырышудан килеп туган. Ми- сал өчен бер ике җөмләне генә күрсәтик: «Син үзеңне биш елдан соң түгел, менә бүген үләрмен дип күнектердеңме?» ди Сафонов. Бу җөмлә сүзгә сүз тәрҗемә иткәндә бәлки дөрестер, ләкин «күнектердеңме?» сүзе мәгънәнең тамашачыга җитүен читен- ләштерә. Чөнки тормышта алай сөй10 -С. Ә,- №11-12. ләнмәгәч, ишетү өчен сәер булып тоела. Яки: «Ишетмәсенме, рус кешеләре ничек үлемгә баралар?» — дию дә бик сәер ишетелә. Әсәрнең, финалындагы Сафонов монологы да уңышлы тәрҗемә ителмәгән, сүзнең «менә монда, аяк астында» дип бетүг е дә ятышлы килеп чыкмаган. Аны яңадан карап чыгу, төзәтү зыян итмәс. Спектакльнең оформленное уңышлы. Бигрәк тә лиман буе күренеше оста вкус белән эшләнгән. Елга аръягындагы, томан эчендә, утыра торган шәһәр, рус табигатенең характерлы пейзажлары аша оста итеп бирелгән. Художник П. Т. Сперанский иптәшнең бу оформлениесе бигрәк тә оригиналь булып чыккан. Сүз уңаенда тавыш эффектларының уңышсызлыгын әйтеп китәргә кирәк. Туп, пулемет, гомумән, ату тавышлары бик көчсез биреләләр. Бигрәк тә. мылтыктан аткан вакытта тиешле тавышны! вакытында бнрмәү шикелле хәлләр бик күңелсез тәэсир калдыралар. Т. Д. А. театрында мондый гади эффектларны 'гына тиешенчә үтәргә мөмкинлекләр бар инде. Тик, аны тиешенчә эшләмәү генә күңелсез хәл. Сәхнәдәге артистларның хәрби киемнәрдә һәм корал белән эш иткәндә- үзләрен җайсыз тотулары күзгә бәре- л®. Алар хәрби киемнәргә күнегеп җитмәгәннәр. Һич кирәкмәгәндә билдәге каешларны сыпыргалап куюлар, кулдагы мылтыкны кая куярга аптырау шикелле эшләр бик нык сизелә. Мондый вак кимчелекләрне булдыр- мау өстендә дә эшләргә кирәк. Югарыда күрсәтелгән җитешсезлек- •яЛәр булуга да карамастан, постановка җиңел) карала. Вакыйгаларның. кызыклы һәм куелыгы тамашачыны бүгенге көннең, изге сугышына рухландыра, фашистларга карата нәфрәтне арттыра;