Поэзия
ҮЛГӘН КЕБЕК ТҮГЕЛ ШИКЕЛЛЕ (һ. Такташның үлүенә 11 ел тулу уңае белән) Ул тырышты мәңге торыр төсле, Чын күңелдән сөеп тормышны. Төнне зәңгәр итеп буяп бирде, Алтын суга манды көмешне. Чәчәкләр аттырды кояштан ул, Язлар көтте салкын тайгада; План корып йөрде, күккә менеп, Шлем киертергә айга да. Оста үргән чабатаны да ул Сәнгать күзе белән күрә иде. Ижат толымнарын матур итеп Ефәк тасма белән үрә иде. „Ак каенга асылып менгән кебек“ Ул „тормышка һаман яктыга Югарыга табан юл алды, Менгән саен җирнең матурлыгын, Яктылыгын күбрәк күрә алды.“ Бөек гигантларның башларыннан Күрде коммунизм кырларын, Йөрәк белән кысып куллардан ул Яктылыкка өндәп җырлады. Ләкин кинәт... өзелде кыл шартлап Янырап калды көчле җырлары. Ул тиз үлде, кичен чәчәк атып, Таңда сулган бер гөл шикелле. Үзе үлде, үзе болай бер дә Үлгән кебек түгел шикелле. Киләчәккә язган хатларының Карасы да кибеп җитмәгән, Безнең белән яши күк ул һаман, Безнең арабыздан китмәгән