Поэзия
Кайчан гына әле шушы залда Синең белән бергә идек без. Бүген инде соңгы* сәфәргә Озатырга сине килдек без. Командирын җуйган взвод кебек, Атакага барган чагында Без югалттык сине... Авыр бушлык Уелып калды безнең табында. Иңрәп тибә безнең йөрәкләр Тирән телеп үткән ярадан,— Әткәй кебек якын дустыбызны Тартып алды үлем арадан... Тик бер нәрсә безне юата һәм яктырта безнең күңелне: — МЗңге үлмәс иҗат көче белән Шәриф Камал Җиңде үлемне! Дошманнарның, кара йөрәгенә Сөңге булып барып кадалган Үткен каләмеңнән туган .сүзләр Мәңге яшәр өчен яралган. Соңгы тапкыр бүген саубуллашып Күмгән чакта синен, гәүдәңне, Без күрәбез синең әсәрләрдән Якынлашып килгән бәйрәмне. Ул бәйрәмнең таңьи атып килә Ут эчендә, сугыш кырында; Батырларның алмас кылычлары Балкый аның якты нурында. Ул батырлар, синең әсәрләрдән Җиңү дәрте белән кабынып, Көнбатышка, алга барган чакта Яд иггәрләр сине сагынып. Баш очыңа иеп байракларныУрамнардан үткән чагында, Җиңүгә көч биреп немец барыр Батырларның алгы сафында. Мангаенны үбеп соңгы тапкыр Әйткән чакта: — Шәриф абый, хуш... Җиң сызганып иҗат иткән йортың Калган чакта ятим, моңсу, буш — Әсәрләрең безне юатыр һәм җылытыр безнең күңелне. Чөнки мәңге үлмәс иҗат белән, Син барыбер җиңдең үлемне!