Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

ФАТИХ КӘРИМ ШИГЫРЬЛӘРЕ

Кереш жыр

Мин рядовой солдат бу сугышта,

Тик бернәрсәм белән айрылам.

Рядовойлар төнен йоклаганда,

Мин йокламыйм. Шатлык, кайгылар

Бер минут та башка тынгы бирми.

Окоп почмагына утырам.

Аламын да куен дәфтәремне

Янып җыр язарга тотынам.

Ут булмаган җирдә ай яктырта,

Җыр хакына кала йокылар;

Окопларда язган җырларымны

Хөрмәт белән дуслар укырлар.

  1. Шаяру

Без сугышка киткән чакта,

Үттек сезнең авылдан,

Егет кеше яна-көя,

Сусаучкан була юлда...

Бакча рәшәткәсе аша

Су эчердең син миңа,

Салкын суыңны эчкәндә,

Мин күз төшердем сиңа.

Күзләреңне читкә алып

Ник шул чакны кызардың?

Дөресме, әйт, читкә карап

Кызаруы кызларның:

«Карар көчем дә калмады,

Инде җитәрлек түздем;

Дәртең булса, йөрәгемә

Ия бул» — дигән сүз, ди.

  1. Юл

Үзен аска, җиңен баш астына

Салам да мин соры шинельнең,

 Карап бара ачык тәрәзәдән

Урманнарын туган илемнең.

Каеннарның көзге яфраклары

Манчып алган кебек алтынга.

Ялтырыйлар алар тын офыктан

Кичке кояш сипкән ялкында.

Тагын барам, мин сугышка барам,

Паровозның моңсу тавышы:

— Кайтырсың! ди димәк, алда әле

Көтә мине тагын кавышу.

Кайту да юк ләкин, кавышу да

Дошманнарны әгәр җиңмәсәк,

Данлы җиңү байраклары белән

Илнең кайгы яшен сөртмәсәк.

  1. Юкка үпмәдең

Вокзал янына килгәндә

Егет белән кыз,

Аяз иде көзге төн;

Таулар белән исәнләшеп

Яшел паровоз

Бөркеде куе төтен.

Бик үбәсе килсә дә кыз

Түзде ничектер,

Ләкин юкка үпмәде;

Егет хис белән мавыгып

 Бераз кичекте,

Ә паровоз көтмәде.

Ал, яшел яулыклар болгап

Калды офыкта

Семафор фонарлары.

Дан даулап үтәсе юлын,

Белмим, озынмы?

Ансын әле үтмәдең;

Ләкин, егет, аерылганда

Сөйгән кызыңны

Юкка суырып үпмәдең,

Синең өчен мин үкендем...

Ярый, тормышта

Киң тота бел күңеленне,

Китте егет, кыз озатты

Аны фронтка,-

Озайды аралары;

Сокланып сагынсын кызлар.

Әйдә, сугышта

Күрсәт егетлегеңне.

  1. Таң

Кояш әле үзе тау артыннан

Чыкмаса да, йомшак нурларын

Фонтан кебек бөрки зәңгәр күккә,

Яктырта ул болын, кырларны.

Төрле төскә кереп уйный нурлар,

Бизәкләнә текә, тау арты,

Тау артында, шул тау чаклы тавис

Җилпеп тора кебек канатын.

  1. Окоп

Көзнең куе томанлы таңында,

Мин фронтка килдем тагын да.

Мылтык яңа, дуслар да яңа,

Окоп иске, таныш мин аңа...

Сержант та дус булып өлгерде,

Консерва һәм граната бирие:

«Консервйсыи үзең ашарсың,

Бусын... немецларга ташларсың».

Кидем башка корыч каскамны,

Гранатамны билгә асканмын.

Мылтык яңа, дуслар да яңа,

Окоп иске, таныш мин апа.

  1. Яфрак тамчылары

Немец сыкраткан сабыйның

Кайнар күз яше булып.

Имән төбеннән атам мин,

Ачудан ташын үчем, һәр пулям белән үч алам

Сабыйлар яше өчен.

Көзге имән яфраклары

Яңгырда коеналар,

Вак тамчылар эреләнеп

Яфрактан коелалар.

Коелалар минем өскә

Әрнүле сагыш булып,

  1. Снайпер фәлсәфәсе

Төз атылган ядрә генә,

Әйе, ышандым,

Дөрес саный күпмелеген

Калган дощманнын.

  1. Сибәли

Төнге җилдә, көзге янгыр

Сибәли дә сибәли;

Янымдагы иптәшем дә

Миңа берни сөйләми;

Уема да кертмәдем мин

Аның бу төн үләсен,

 Разведкадан кайткан чакта

Тиде немец пулясы.

Өс-баш юеш. Көрәкләргә

Үзле балчык сылаша,

Тере калган дошман саны

Нәкъ нольгә җитсә,

Шунда гына, сөйгән халкым,

Син тыныч, исән дә сибәли

 Кабер казыйбыз тынлыкта,

Җил генә ыңгыраша.

Кайгыдан каралып торган

Яп-яшь нарат төбенә

Яп-яшь иптәшне күмгәнне

Күрә бары төн генә.

Яп-яшь иптәшне күмәбез,

Беркем берни сөйләми,

 Көзге төндә яңгыр гына

Сибәли дә сибәли.

  1. Кайгы

Җилле кичтә көзге моңсу болыт

Үкси-үкси коя күз яшен;

Саргаюдан хәлсезләнгән яфрак

Эзли өзелеп очкан иптәшен.

Яз таңында алар яшел иде,

Куаналар иде җилләргә,

Саргайдылар хәзер... коелалар;

Таралалар төрле җирләргә.

Уйна, егет, тальян гармоненны,

Томаланып сүнсен бу кайгы;

Күз алдыма китер күке иркәләнгән

Һәм мин уйнап үскән тугайны.

Ә тышта җил. Көзге монсу болыт

Үкси-үкси коя күз яшен;

Кара кичнең пәрдәләрен ертып

Эзли күңел якын иптәшен.

  1. Разведкада

— Рус, рус, бирел! —

Диде миңа немец,

 Кулым күтәрергә ирендем:

Гранатаны маңгаена төрткәч,

 Немец миңа үзе бирелде.

Юл буенча мине үгетләде,

Ниләр генә вәгъдә итмәде,

Ләкин юкка... юкка ялына,

Алып кайтам штаб янына.

Еллар миннән, кискен сорауларын

Баганага терәп сорады;

Еллар минем күңел сафлыгымны У

тка-суга салып сынады.

Еллар миңа йомшак күңел бирде,

Еллар мине усал да итте;

Мин диңгезгә батып тере калдым,

Мин янмыйча уттан да үттем.

Вөҗдан шатлыгында яна дөрләп

Мин кичергән авыр кайгылар:

Ватан өчен сугыш мәйданында

Минем түккән кайнар каным бар.

- Рус, рус, бирел! — диде миңа немец.

Кулым күтәрергә ирендем:

Гранатаны маңгаена төрткәч.

Немец миңа үзе бирелде.

Мин рус түгел, минем бу тәнемдә

 Ата-бабаларның каны бар,

Йөрәгемдә ләкин Ленин байрагын

Канат иткән бөркет җаны бар.

Хәрәкәттәге армия.

Октябрь, 1942 ел