Логотип Казан Утлары
Хикәя

ҮЛЕМСЕЗ МӘХӘББӘТ

Чал башлы мәһабәт таулар итәсендә, зур шәһәрләре, матур авыллары белән гөрләп яшәүче бәхетле бер илгә керә торган җиде юл чатында — таш көймәле бер күпер бар икән. Шул күпердән дошман явын уздырмас өчен, бер төркем кызыл гаскәрләр, көнен-төнен белми атналар буе сугышкан. Коточкыч бәрелеш булган ул, дәһшәтле көрәш булган. Чал башлы таш кыялар ыңгырашып, тетрәп торган, аяз көнне күкләр күкрәп яшен яшнәгән, дәрья сулары чайкалып өскә атылган. Дошман өере зур икән, көчле һәм комсыз икән. Дошман явын җиде юл чатында туктатыр өчен бик күп батыр егетләрнең җаннары кыелган. Бары бер генә егетне пуля алмаган. Улап килгән немец тупларына, ерткыч тавышлы миналар үкерүенә аның керфеге селкенми, бары ачуы гына ярсый, үлем кылычы, ташка чабылгандай, аннан кире сикерә икән. Таш кыялар итәгендәге ак диварлы матур шәһәрдә бу егетнең үзе шикелле үк арслан йөрәкле, күтәрелеп караса кояшны оялтырлык чибәр йөзле бер сөйгәне бар икән. Сугышка озатканда бу кыз сөйгән егетенә әйткән:

— Минем мәхәббәтем чык тамчыларыннан да пакъ, үлемнең үзеннән дә көчле. Шуңа күрә, син үлемне җиңәргә, дошманны туган илең капкасыннан уздырмаска тиеш! Егет булсаң, мәхәббәтеңне дошманга таптатма! — дигән. Ул егеткә авыр минутларында ярдәм итәргә сүз биргән. Әлеге егет, сөйгәненең мәхәббәте белән дәртләнеп, көннәр-төннәр буе аяусыз сугышкан. Хәлдән таеп егыла башласа, күз алларын томан капласа, ул ак диварлы кечкенә шәһәр ягына карый. Туган иленең йомшак җиле, үз улы итеп, аның битен сыйпый, камышлар шаулавы сөйгәненең җыры булып күңелен юата. Егеткә яңадан хәл керә дә, ул тагын да гайрәтләнә төшеп, кыргын дошман өстенә ярсып ташлана икән. Ләкин кара эчле комсыз дошман аның як-ягыннан елан шикелле шуышып, кыштырдап гел якынлаша, һаман алга үрмәли биргән. Менә егетнең бөтен кораллары ватылып, сынып беткән, тора-бара актык таянычы — автоматы патронсыз калган. Шул вакыт ул, кесәсендәге кечкенә раншога болай дип дәшкән:

— Коралларым эштән чыкты, иптәшләрем кырылып бетте. Каршыда кара болыттай дошман яулары. Мин буш кулым белән бер ялгызым. Сөйгәнем ярдәм җибәрми микән? Сөйгәне егетнең авыр сулавын, дошман явы каршында аның бер үзе генә калуын белеп зур кайгыга төшкән. Ләкин егеткә ярдәм җибәрергә янында бер кеше дә юк икән. Чөнки бу илнең барлык кешеләре дошман явына каршы сугышка киткән булганнар.

— Аһ,— дигән кыз,— егетем чигенә калса, хурлыгы үлемнән яман! Батырлыгы җитеп сугыша торса, дошманны туктатыр, исеме мәңге телләрдән төшмәс иде... Шулай уйлаган да, кыз егетенә болай дип дәшкән:

— Сөеклем, без илле егет белән сиңа ярдәмгә барабыз. Ләкин, хәзергә әле арабыз ерак, юллар әйләнеч. Син беразга түзә алмассыңмы? Аһ, әгәр синең яныңда булсам, хәнҗәрем белән чәнечкәләп булса да дошманны җиде юлга чыгармас идем!.. Егет сөйгәненең зирәклеген таң калып, хәнҗәрен суырып алган. Дошман каны дәрья суларын кызарта, ул аяк баскан җирдә үле гәүдәләр өем-өем булып туралып кала икән. Менә төн җиткән. Сугыша торгач, егетнең актык хәнҗәре дә сынган. Ләкин шул вакыт ак диварлы кечкенә шәһәр ягыннан аңа тагын сөеклесенең батыр тавышы ишетелгән:

— Без инде ярты юлга якынлашып киләбез, — дигән кыз. — Син инде тагын беразга түзсәңче! Аһ, әгәр тизрәк барып җитсәм, ялангач кулларым белән бугазыннан буып булса да дошманны таш күпердән уздырмас идем!.. Егет яңадан гайрәтләнеп киткән.

— «Минем кулларым исән чагында дошман таш күпердән уза алмас!» — дигән дә, ул тагын дошман өеренә ташланган. Дошман явы торган саен кими бара, шулай да алар, күзләрен кан баскан кабан дуңгызлары шикелле, үз үлекләре өстеннән үрмәләп, шашынып һаман алга ыргылалар икән. Ахырда егетнең куллары да яраланган. Менә радио аңа иң кыен чагында сөеклесенең ягымлы тавышын китергән:

— Сөеклем! Без инде таш тау итәгенә ерак калмадык. Аһ, тизрәк барып җитсәмче, кулларым сына калса, тешләрем белән бугазын чәйнәп булса да дошманны җиде юл чатыннан уздырмас идем!.. Сөйгәне тавышын ишеткәч, егеткә яңа көч кергән.

— «Кулларым эшкә ярамаса, тешләрем исән бит әле!» дип ул, яраланган еландай ярсып, дошман яуларын буарга тотынган. Бик озак сугышкан егет, бик күпләрнең башына җиткән, яр буйлары дошман үлекләре белән тулган. Туган иленең таң җиле битен сыйпап апа хәл кертә, камышлар шаулап анын күңелен юата, күктәге йолдызлар, үзара җемелдәшеп, мәхәббәтнең бөек көче, бу җир улының батырлыгы турында бер-берсенә әкиятләр сөйлиләр икән... Менә таң шәүләсе киң дәрья өстенә йомшак нурын сибеп, сахра кошлары уянган чагыңда ак диварлы кечкенә шәһәр ягыннан аңа, гөлчәчәкнең ак таҗыдай, нәфис, таң нурыдай ягымлы, җанга үтемле рәхәт бер җыр ишетелгән. Бу — сөйгәнен эзләргә чыккан ялгыз кызның җыры икән.

Ал канатлы йомшак тан җилләре

Киң дәрьяның талгын сулары.

Әйтсәгезче миңа - Ялгыз кызга

Кая минем егетем, сөйгәнем!

Кан-яшь түгеп, утлар йотып.

Эзләп йөргән батыр чибәрем.

Бу вакытта ите батыр егетнең кузгалырлык хәле юк икән. Ул, дошманның актык сугышчысың буып ташлаганнан соң, аңы югалып күпер өстенә егылган булган. Ләкин туган иленең шәфкатьле табигате актык сулышына хәтле сугышкан бу батыр егет белән аның акыллы сөйгәнен нәүмиз итәсе килмәгән. Иртәнге чык тамчылары егетнең ярасын юган, дәрья буеның томаннары аның яраларына ак бәйләү булып уралган, таң җиле исеп аны аңына китергән. Һәм егет, әвәлгедәй таза һәм матур булып торып баскан да, кояш нурларына уралып аңа якынаеп килгән сөйгән кызының каршысына юнәлгән.

1942 ел, октябрь.