Логотип Казан Утлары
Публицистика

КҮЗӘТЧЕ МОСТАФА

Харисовның ике исеме бар. Берсе — кызылармеец книжкасындагы исеме — Хәсән. Икенчесе — Мостафа. Безнең взводта аны Харисов та димиләр, Хәсән дә димиләр, Мостафа дип кенә йөртәләр. Чыннан да, ул Путевка в жизнь картинасындагы Мостафага бик ошаган. Кыска буйлы, түгәрәк кара йөзле бу егетне взводның барлык сугышчылары белә һәм ярата. Ул үзенең күркәм холкы, тыңлаучанлыгы, җитезлеге белән үзен таныткан. Шуңа күрә дә, берәр җаваплы разведкага барырга кирәк булса, анда Мостафаның исеме була. Берәр җитди урында сакта торырга кирәксә, анда Харисов торган була. Без алдынгы линиядә ята идек. Бер вакыт сержант янына ашыгып Мостафа килде һәм өр яңа ботинкаларының үкчәләрен бер-берсенә китереп бәрде:

— Иптәш сержант, блиндаж яныннан үтеп киткәндә, иптәш полковникны күрдем.

— Полковникны? — дип гаҗәпләнде сержант, — алайса аның безнең янга килеп чыгуы да мөмкин, — дип өстәде ул.

— Килүе мөмкин, — диештеләр сугышчылар. Кайберәүләр якаларын төзәтә, каешларын рәтли, обмоткаларын матурлап чорный башладылар. Пилоткаларын кырын салдылар. Сержант тагын бер тапкыр сугыш коралларының чисталыгын, төзеклеген тикшереп чыкты. Шуннан соң гына бер сугышчы:

— Мостафа, Мостафа дус, — дип бер читтәрәк автоматының көпшәсен карап торучы Мостафага эндәште.

— Әйе, — дип куйды Мостафа теләр-теләмәс кенә.

— Полковник сине күрдеме? Честь бирдеңме?

Һу, күрмәгән кая, бирмәгән кая,—дип елмайды Мостафа. Ләкин көтелгән полковник Мостафалар подразделениесенә килмәде һәм күренмәде дә. Бу арада фронтта тынлык иде. Ара-тирә генә гөрселдәп төшкән снарядларны һәм чиелдап очкалаган миналарны искә алмаганда, юньле сугыш юк. Ләкин без моның давыл алдындагы тынлык икәнен яхшы аңлый идек. Әнә шул тын көннәрнең берсендә күзәтче Мостафа, үзенең биноклен окоп алдына куеп, дошман ягына карый башлады. Ләкин, анда һич үзгәреш күрмәде. Бандитлар соңгы көннең ачы сабагыннан соң тагын да җиргә ныграк сеңгәннәр иде. Мостафа:

— Күренмәсләр шул, аларның хәзер үз хәлләре хәл, — дип куйды. Шуннан соң үзенең бинокле белән тылны карый башлады. Безнең окоплардан артта, ерак түгел генә арыш чәчүлеге бар иде. Мостафа бу арышны бүген генә күргән кебек сокланып карый башлады.

— Ничек котырып үскән. Дошманга үч итеп үскән ул, — дип куанып куйды. Кинәт аның соры күзләре җитдиләнделәр, куе кара кашлары бергә җыелдылар. Ул куе арыш арасында йөрүче бер хәрби кешене күрде. Яхшылап карый торгач, Мостафа аның үзенә очраган полковник икәнен таныды. Ул яшен тизлеге белән окоптан сикереп чыкты да, командирлар тора торган блиндажга йөгерде. Арыш чәчүлегенең тикшерелмәгән җире калмады. Ләкин анда полковник түгел, гади хәрби кеше дә табылмады.

— Полковник арыш арасында ни эшләп йөрсен?

— Төшеңдә күргәнсеңдер, — диючеләр дә булды. Ләкин, Мостафа үз-үзенә бик нык ышанган һәм бер кадәр пошынган тавыш белән:

— Юк инде, иптәшләр, үз күзем белән күрдем. Бая күргән полковник иде, — диде дә үзе яңадан арышны аралый башлады. Ләкин, кеше түгел, бер генә җәнлек тә очрамады. Шуннан Мостафа окопка таба борылды, тик ике-өч адым да китеп өлгермәде, кинәт, туктады. Куе арыш арасындагы бер сирәклеккә җиткәч, туктады. Яхшылап карый торгач, ул бу җирнең өстенә бераз салам ташланганын да белде. Саламнарны аягы белән сыпырып ташлауга, бер генә кеше сыярлык окоп күренде. Окопта посып утырган кешене күргәч, Мостафа тиз генә автоматын төзәде һәм нык, коры тавыш белән:

— Кулыңны күтәр! — дип кычкырды. Окоп эчендәге кеше Мостафага борылып карады. Мостафа үзенең каршында моннан берничә сәгать элек очраган полковник икәнен бик яхшы таныды.

— Бу ни эшләп арыш арасында утыра?

 Полковникның Мостафаны күрмәмешкә салынуы андагы шикне тагын да арттырды. Ул:

— Чыгыгыз, иптәш полковник, — дип шактый гына ачулы тавыш белән кычкырды. Өстендәге юеш балчыкларны сыпыра-сыпыра полковник окоптан чыкты. Ул ялтырап торган яхшы итектән, югары сыйфатлы сукно галифедән, гимнастеркадан. Күкрәгендә Кызыл байрак ордены да күренә. Ул өстендә инде балчык булмаса да һаман сыпыра, ә үзе зур соры күзләрен Мостафадан алмый.

— Кулыгызны күтәрегез! — дип яңадан кычкырды Мостафа. Полковник кулын күтәрмәде. Акырын һәм салмак тавыш белән:

— Сезгә, яшь кеше, сизгерлегегез өчен, полк командованиесе исеменнән рәхмәт белдерәм, — диде һәм үзенең күпереп торган йомшак, симез кулын Мостафага сузды. Мостафа аптырап калды. Дошман дип уйлаган кешесенең үзләренең полковнигы булып чыгуы аптыратты аны. Ул, полковникның тыныч йөзенә, ялтырап торган шпалларына һәм күкрәгендәге орденына карап алды һәм кулын сузды. Полковник Мостафаның кулын кысты.

— Сезгә зарар итмәс, — дип ул Мостафага берничә кәгазь акча да сузды. Ләкин, күзәтче акчаны алмады.

— Что сез, кирәкми, иптәш полковник,— диде ул, бераз кире чигенде. Полковник, аның сүзен ишетмәгән сыман, ирексезләп Мостафаның кесәсенә акчаларны салды.

— Сез, иптәш сугышчы, безнең полкның яшерен элемтә урынын белдегез. Ләкин, бу хәрби сер. Сез бу турыда берәүгә бер сүз. Аңлашыламы? Я барыгыз, бар, — диде полковник. Йомшак кына итеп Мостафаның аркасына сугып куйды. Мостафа акрын гына окопка таба атлады. Аның белән бергә төрле уйлар да атлады.

— Минем шикләрем урынсыз булып чыктымыни соң? Ничек ул миңа ачуланмады. Мин бит аңа кулыгызны күтәрегез! дип акырдым, автоматымны төзәдем. Ә ул... яхшы кеше икән.

Механик рәвештә кулын кесәсенә тыкты. Бармаклары полковник биргән акчаларга тиде. Ләкин, бу акчаларны күрүгә ул, яшен суккандагы төсле, сискәнеп китте һәм тиз генә кире борылды. Бу вакыт полковник арыш, арасыннан бөгелә-сыгыла байтак җир киткән иде инде. Мостафа, автоматын алга сузып, бар көченә йөгерде. Полковникка якынлашкач, ачуны, ярсуны аңлаткан кискен тавыш белән:

— Туктагыз, югыйсә атам, — дип кычкырды. Полковник туктады, һәм шунда ук борылды да, тоташтан берничә тапкыр атты. Мостафа, төбе киселгән агач кебек, чайкалып китте. Күкрәген тотуга, кулы кып-кызыл канга буялды. Авыртуга һәм хәле бетә баруга карамастан, тешләрен кысып түзде. Авырая башлаган кулларын күтәреп, яхшы ук кына ераклашып барган полковникка автоматыннан бер чират җибәрде. Полковник гөрселдәп җиргә ауды. Мостафа аңа ташланды. Штабка килеп җиткәндә, Мостафа нык кына чайкала башлаган иде инде. Ул гимнастеркасы аркылы бәреп чыккан канны сыпыра-сыпыра:

 — Иптәш комбат, менә бер эре генә саранча тоттым. Безнең арышка килеп кунган булган. Аның кайсы яктан очып килгән саранча икәнен, менә бу акчалар ачык күрсәтәләр, — диде һәм полковник биргән акчаларны комбатның алдына куйды. Полковникның теле ачылды. Алар 12 кеше булып, кайсы полковник, кайсы лейтенант, ә кайберләре кызылармеец киеменә төренгән булганнар. Ерткычларның эзенә төшелде һәм аларның төрле участокларга сузылган канлы кулларына да сугылды. Бу вакыйганың икенче көнендә үк Мостафаны штабка чакырдылар. Ул, болай да кырын торган пилоткасын тагын да кыйшайта төшеп киде, болай да җыйнак, ыспай өс-башын рәтләде. Гадәттәгечә, иң элек шык итеп үкчәләр бәрелде. Аннан Мостафа өзеп-өзеп кенә:

— Иптәш комбат, чакыруыгыз буенча күзәтче Мостафа килде,—диде. Үзенең алдында таза, килешле, җыйнак, җитез егетне күреп комбатның кәефе тагын да күтәрелде, ул җитез адымнар белән Мостафа янына килеп, аның кулларын кысты ,күптән күрмәгән дустын очраткан кебек, кысынкысын кочаклады.

— Сез, иптәш Харисов, югары сизгерлек үрнәге күрсәттегез. Моның өчен сезгә командование исеменнән рәхмәт белдерәм һәм бу турыда Хөкүмәткә дә белдерәчәкмен, — диде ул, Мостафаның пилоткасын басып куйды. Мостафа да кырт кисеп кенә:

— Советлар Союзына хезмәт итәм,— дип җавап бирде.

 Хәрәкәттәге Армия