КЫЗЛАР БИСТӘСЕ
Очерк Чылтырап, беренче трамвай узып китә. Тәрәзәләрдән маскировка күтәрелә — яран, гөленең бүректәй чәчәге һәм электр лампочкасы, иртәнге яктылыктан оялып, бөрешеп арткарак чигенгән төсле булалар. Капкаларның бикләре ачыла. Урам себерүче дворник тротуардан канва белән чигелгән кечкенә генә кулъяулыгы табып ала. Мөгаен, берәр кызныкыдыр. Берәрсе белән артык мавыккандыр да, кулъяулыгын төшереп калЦыруын сизмиче дә калгандыр. Яшәсен мәхәббәт! Сыерлар, төнлә белән җыелган сөтләрен саудыруны сорап, баскыч төпләрендә мөгерәп торалар. Яшәсен сөт! Төн белән көнне саташтырган бер исерек, бүрексез көйгә, кыек-мыек атлап, зия- рат очына таба китеп күздән югала? Яшәсен милиционер! Калай түбәләр һәм фабрика корпуслары артыннан күккә алсу кызыллык сибелә — күгәрченнәр алсу төскә манылалар, багана башындагы тәти изоляторлар ут шарла р ы н а ә й л ә н ә л әр, т е л е г р а м чыбыгы н а1 эленеп калган московка кәгазе кинәт; дөрләп яна башлаган төсле була. Бу — Кызлар бистә.сенә кояш шулай зур тантана белән чыгып килә. Фабрика корпуслары, калай түбәләр артыннан хәзергә ул үзе күренми, ләкин әллә кайдан белеп торасың: ул инде чыгып килә! һәм кинә!?, кояшны каршыларга чыккан тургайлар төсле булып, барсы берыолъг диярлек, бик күп хатын- кызлар чыгып, теге яки бу урамнан, теге яки бу тыкырыктан бер җиргә, үзләренең фабрикаларына атлый башлыйлар. Бу — Меховой кызлары. Бәлки алар арасында кичә кич, артык мавыгудан, кулъяулыгын төшереп калдыр ган кыз да бардыр. Була бирсен! Монда, әлбәттә, кызлар гына түгел, монда «авызлары белән кош тота ала торган» егетләр дә бар, — кызлар мавыгудан кулъяулыкларын төшереп калдыралар икзн, бу иңде тикмәгә генә түгел». Монда тавышына һәм сүзләренә тормыш» салмаклыгы кергән апалар да күп. Ләкин кызлар барсына караганда да. күбрәк. Шуңа күрә мин мех фабрикаларын— кызлар фабрикасы, ә Яна бистәне—Кызлар бистәсе дип атыйм. Меховой кызларын мактап аз» гына күпертеп жибәрәм икән, монда мин әллә1 ни гөнаһ булмас дип уйлыйм. Чөнки меховой кызлары — эшли белә торган кызлар алар. Казанның меховой фабрикалары июль, август, сентябрь планнарын вакытыннан элек арттырып үтәп, Җиңел промышленность наркоматы буенча күчмә Кызыл байрак алдылар. Мин аларның ул байракларын үз күзләрем бел»ә»н күрдем. 1 нче меховойның партком бүлмәсендә, ука чукларын асылындырып, алда яңа уңышларга чакырып, янып тора ул. ҺӘхМ шунда, 1 нче меховойның парткомы бүлмәсендә, күчмә Кызыл байрак белән беррәттән, меховой кызларының реаль хезмәтләре аша туган җанлы бер әкиятне күрдем мин. Әкиятне күрмиләр, ә тыңлыйлар, тиярсез сез, күрергә дә була икән шул. Меховой кызлары аны күреп була торган итеп ясаганнар. ...Урман*. Тавык тәпиләре естенэ салынган өй. Тәрәзәләре юк. Ишеге дә кайдадыр артта бугай. Эчендә ях- 138 Фатых Хөсни шы күңелле, бик матур һәм бик уңган 'бер егет тора булса кирәк. Югыйсә тавык тәпие өстенә менгезеп өй сала алмас иде. һәр кич саен бу егет янына, янындагы бер урман күленнән чыгып, озын чәчле су кызы күрешергә килә икән. Бик матур кыз. Калын чәчләре иңенә таралган. Киң маңгайлы, зәңгәр күзле кыз. Ә аяклары урынында— балык койрыгы. Һәм, күрәсең, бу ике яшьҗилкенчәкнең көн саек кавышулары урманда яшәүче кара эчле ерткычларга бик үк ошамый булса кирәк, алар боларның арасына төшәргә дип, кич саен тавык тәпие өстендәге өй янында сагалап торалар имеш. Рәсемдә егете яныннан кайтып баручы су кызы, тавык тәпиләренә салынган өй. аннары тешләрен ыржайткан кыргый мәче күренә^ Мәченең күзләре ут яна. Ул ачуланган, чөнки ничаклы сагаласа да, егет белән кызның сәгадәтле минутларын боза алмаган булса кирәк. Мәченең акайган күзләре шуны күрсәтеп тора. Әллә кайдан күренеп тора — балаларча мавыгу белән эшләнгән эш бу. һәм болар барсы да мехка, нәкъ чын төсле итеп, эшләнгән. Мин хәтта мәчесен сыпырып ук карадым. Нәкъ чын мәче. Ничаклы саф фантазия, ничаклы реаль көч кергән монда. Күчмә Кызыл байракны, алар әлбәттә, бу әкият өчен алмаганнар, ләкин ил өчен файдалы һәм кирәкле эшләр белән бергә, менә мондый гүзәл әкиятләр өстендә мавыгып утыра ала торган меховой кызларына ис кит- миче булмый. 1 нче меховойның парткомы бүлмәсендә алтын чуклы күчмә байрак басып тора. Ни өчен монда басып тора ул? һәм аны, күзгә күренми торган куллары белән, кемнәр тотып торалар? Беренче сорауга җавап — ансат һәм кыска. Меховойлылар яхшы эшләгәнгә күрә шунда' басып тора ул. Ә аны тотып торучы кешеләр бер^ү генә түгел, йөзәрләп. Боларны бик гади генә итеп, безнең фабриканың стахановчылары, дип йөртәләр. Бу — күп кабатланган һәм шуның аркасында1 беркадәр шомара төшкән сүз. Ә болан исә бу кешеләр тормышның әкияткә ошаган чынлыгын, ә әкиятнең тормышка ошаган ныклыгын бер биеклектә .саклап алып баручы кешеләр. Алар күпләр. Һәм ул күпләр арасында көненә унҗиде пар урынына утызутыз дүрт пар унтлар тегеп, көйлек планын 180-200 процент итеп үтәүче Закирова Исламия дигән кыз да бар. — Минем закройщикларым барсы да әйбәт, безнең цех планны гел арттырып үтәп килә, ләкин мин сезгә әйбәтләфнен дә .әйбәтрәген күрсәтә алам, — ди мастер Соловьева. Менә инде без «әйбәтләрнең дә әйбәтрәге» белән кара-каршы утырып гәпләшергә тотынабыз. ... 1932 нче еллар бугай, ул Биләр районыннан, авылын, инешен, туган нигезен ташлап шәһәргә килә, меховой фабрикалары каршында ачылган фабрика мәктәбенә укырга керә. Аңа: — Син безнең кадровый эшчебез булырсың, — диләр. Бу сүзнең мәгънәсен аңлап җитмәгән яшь кыз, олы кешеләрнең әйткән сүзләрен тыңлап тора-тора да, нәкъ үзенчә, нәкъ авылча итеп: — Акчасы күп төшәр микән соң, малай? — дип үзенен күршесенә сорау биреп куя. Иске бишмәт төймәләре төсле, байтак кына вакыт аның тар карашлары сакланып киләләр, улФЗУ- ны бетерә, фабрикада эшли башлый, иптәшләре, дус кызлары була, эшчеләрнең гомуми җыелышларында, производство киңәшмәләрендә катнаша, үзара тәнкыйть сүзләре ишетә һәм, ниһаять, авылдан килгәч тә ишеткән, ләкин мәгънәсен аңлап җиткермәгән сүзне аңлый башлый — кадровый эшче була. — Бәлки сез эшләп чыгарган унт- ларның берәрсен сезнең сөйгән егетегез- киеп йөри торгандыр? — дим мин, Исламиянең сүзен бүлеп. Аның сүзсез генә көлемсерәп торуын күреп сора- .гвымны ачыклый төи/әм: — Летчиклардан берәр сөйгән егетегез булгандыр бит? Сезнең бу унг- лары!гызны летчиклар кия бит инде. — Летчиклардан берәр, кавалеристлардан берәр, стрелоклардаи берәр булса, ул аннары күпкәрәк китәр бит, — ди ул, көлеп. Аннары җитди төс һәм җитди тавыш белән өсти: 13g Кызлар бистәсе — * — Барсы да безнең сөйгән егетләр алар. Аяклары-куллары җылы йөрсен, дошманнарны ныграк кырсыннар. Көнлек планны ике йөз процент итеп үтәве өстенә тагын, Исламиянең бу җавапларын да кушсак без инде «кадровый эшче» дигән аңның нәрсәдән торганлыгын тагын да яхшырак аңлый башлыйбыз. 1942 нче елгы Исламия 1932 нче елгы Исламия түгел, ул күп кенә аң җыйган, шуның белән бергә «иске бишмәт төймәләре »- нең күбесен югалткан. Яна бистәнең, Эш урамы дип атала торган урамында, көне-төне җай гына гөжләп торучы фабрика корпусы Биләр районы кызыннан тыйнак һәм аңлы эшче хәзерләп чыгарган. Аның үзенең станогы, үзенең фабригы, үзенең туган иле бар. Ул үзенең нәрсә эшләгәнен һәм кем өчен эшләгәнен белеп эшли. — Барсы да безнең егетләр өчен, барсы ла алар өчен! — ди ул. Менә кышкы суыклар башланыр. Тәрәзә төпләрендә бураң улар. Морҗаларга сузылып, җил елар, һәм шунда, кышкы суыкларда, траншея- ларда бөрешеп ятучы ңемең солдатларын ояларыннан тузгытып, тараканнар төсле, чатнама яланда катыру өчен, безнең самолет күтәрелер. Салкын, битараф булырга тырышып, аны да чорнап алыр. Керфекләре ак чәчәк атыр летчикның, бит алмалары кыза1 - рыр, кыш үзенең салкын кочагын җәеп безнең летчик тирәсендә бөтерелеп йөрер, л&кин кыш аның тәненә барыбер үтеп керә алмас. Чөнки безнең летчикның аягында җылы унтлар, кулларында- җылы перчаткалар, башында җылы бүрек, өстендә җылы тун булыр. Кыш белән безнең лет- чикның арасына меховой кызы Исламия Закированың йөрәк җылысы кереп басар һәм кыш, салкын мәче баласы булып бөтерелеп, йөрер-йөрер ДӘ!, рәт чыгара- алмагач, ачудан бураннарын туздырып немецлап ягына китәр. Әнә шуның өчен, кышкы суык безнең летчиклар янында «рәт» чыгара алмасын өчен, Исламия т ы ры шыттырышып унтлар ясый, җылы бияләйләр -тегә. Беренче мех фабрикасының парт- комы бүлмәсендә ука чуклы күчмә Кызыл байрак басып тора икән, аны Исламия дә тотып тора. Ялгызы гына түгел, әлбәттә; зитова, Яруллина, Хәйретдинова, Соловьева, Жуланова, Зефирова — планны һәр ай саен арттырып үтәүче бу иптәшләр янына тагын, эшне һәм кешеләрне якыннан белеп эшләтүче Вәшиев, Юсупов шикелле цех начальниклары да килеп кушылалар. Коридорларның берсеңдә, караңгырак кына бер почмакта, аларның рәсемнәрен күрдем мин. Рәсемнәрнең өсләрендә «Безнең рационализаторларыбыз» дигән ике сүз тора. Астарак, тагын да вагырак хәрефләр белән, аларның нинди тәкъдимнәр кертүләре һәм бу тәкъдимнәрдә^ фабрикага күпме файда килүе язылган. Аннары тагын бу производство белән таныш булмаган кешеләр өчен бөтенләй аңлашылмый торган техник терминнар, үлчәүләр, пропорцияләр... Рәсемнәргә карап торам. Бер дә гаҗәп кешеләр түгел. Япь-яшь кешеләр, арада бәлки беренме тапкыр кулъяулыгы төшереп калдырмаганнары да бардыр. Маңгайлары да академик маңгай түгел төсле, ә үзләре яңа тәкъдимнәре белән дәүләткә йөзәр мең сум файда китергәннәр. Производствоның үзендә туган һәм шунда шауламыйча гына- эшләп ята торган бу иптәшләрнең берсе белә-н ничек тә сөйләшеп карарга кирәк дип уйлап, цехлар буенча йөргәндә, юлыбыз туры килеп. 3 нче цехның конторасына сугылдык. Анда безне кара тутлы бер иптәш каршы алды. — Юсупов. Шушы цехның начальнигы,— дип, партком секретаре иптәш Сапожкина дшне әлеге иптәш белә1н та н ы»шт ырд ы. Нәрсәләрдер сөйләштек, ләкин минем тел төбемдә башка нәрсә торг? иде: «Безнең рационализаторларыбыз» дипә-н рәсемнәр арасында мин бу иптәшнең дс1 рәсемен күрдем түгелме соң. Йөз сызыклары, күз каоашы шуныкы. Маңгае дд шул. Стенадагы сүзләр, чынлап та, коры стенадагы сүзләр генә түгел микән? Фатих Хәен» Йорг тумасы академикның коесы ни тирәнлектә? Сүзне, үзем буДцыра алсанча1 , техник мәсьәләләр тирәсенә борам. Үз цехындагы ал тынгы эшчеләре турында яратып сөйләүче Юсупов иптәш, сүз үзенә күчкәч, сизелерлек дәрәҗәдә саранлана, биш сүз сорала торган урында өч кенә сүз белән котылып калырга исәп итә башлый. Шулай да бу кыска беседадан мин аның бер тәкъдиме аркасында дәүләткә ике йөз мең сум файда килгәнлеген белеп алдым. Беренче мех фабрикасының парткомы бүлмәсендә ука чуклы күчмә Кызыл байрак басып тора икән, аны менә бу кара тутлы егет тә тотып тора. һәм Кызлар бистәсен тутырып фабриканың кайнар корпуслары көне-төне җай гына сулап торалар. Безнең лет- чикларыбыз аякларына җылы унтлар, кулларына җылы перчаткалар кисен өчен шулай сулап торалар алар. Безнең укчыларыбыз җылы бүректән, җылы туннан йөрсен өчен шулай тырышып эшлиләр мондагы кызлар. Партком бүлмәсендә ука Чуклы күчмә Кызыл байрак тора. Һәм шуның белән рәттән мехчы кызлар иҗат иткән әкият: ... Тавык тәпиләре өстенә салынган кечкенә генә өй. Егете яныннан кайтып баручы сылу кыз, ачудан күзләрен акайткан кыргын мәче... Балаларча саф мавыгу белән эшләнгән бу катлаулы полотнода безнең халкыбызның галиҗаилылыгын, күрәм мин. һәм бу, безнең кара эчле дошманнарыбызның явыз ниятле сагалаулары барыбер бушка1 китәчәге турында ымлау ясап тора төсле. 1942. Октябрь