ХУШ, ЯЛКЫНЛЫ ТАЛАНТ!
(Орденлы язучы Шәриф Камалны күмүгә багышланган траур митингысында Гази Кашшаф иптәш сөйләгән речь) Безне авыр кайгы чорнап алды. Без бүген дустыбыз, иптәшебез, күбебезгә әдәби остаз булган сөекле язучы Шәриф Камал белән соңгы тапкыр саубуллашабыз. Татар әдәбиятының югалтуы зур. Бу көтелмәгән үлем барлык татар халкының күңелендә моңсу эз калдырды. Алдынгы язучы — большевикның үлеме, искиткеч зур талант иясенең, дәртле һәм көр тавышлы сүз художнигы Шәриф Камалның арабыздан китүе йөрәгебезгә тирән яра салды. Безнең әдәби җыелыш һәм утырышларыбызда, безнең партия җыелышларында социалистик тормышның күп кырлы мәсьәләләре буенча инде моннан соң аның сүзләрен ишетә алмабыз дигән фикер белән килешүе кыен. Безгә — аның дуслары һәм каләмдәшләренә — Шәриф Камалның тирән фикерләре белән тулы кыска, тапкыр сүзләрен, чыгышларын моннан соң ишетә алмабыз дигән фикергә үзебезне күнектерүе авыр... Әле бары берничә көн генә элек тулы энергияле һәм көчле булган, үзенең утыз ел буе язарлык материалы барлыгын дәртлелек һәм ышаныч белән сөйләгән Шәриф Камал бүген мәңгегә күзләрен йомды һәм үзе белән бергә зур иҗат планына кергән Һәм шул план өстендә гомеренең соңгы минутына кадәр эшләп килгән әдәби җәүһәрләрне алып китте. Без аның нәрсәләр язуын белә идек. Без аның армый-талмый эшлә- вен күрә идек. Без аның фашизмга каршы утлы нәфрәт белән тулы ялкынлы мәкаләләр, хикәяләр язуын күреп тора идек. Шулар белән бер- рәттән ул яңа пьеса һәм яңа роман язу өстендә дә эшли иде. Совет халкының фашизмга каршы изге сугыш алып барудагы батырлыгы һәм безнең җиңүебезгә, явыз дошманның тар-мар ителүенә тирәннән ышану аны|яңадан-яңа иҗат омтылышларына канатландыра иде. Ул, көн- төнне белмичә, безнең чынбарлыгыбызга караган мәсьәләләргә элеккедән дә активрак, элеккедән дә якынрак килеп, үзенең көр тавышын ишеттерә иде. Шәриф Камал хезмәт сөючән татар халкының турылыклы, талантлы улы булды. Ул үзенең Ватанына, Ленин — Сталин партиясенә, сөйгән халкына чын күңелдән бирелеп хезмәт итте. Аның барлык әсәрләре туган илгә, хезмәт халкына кайнар мәхәббәт белән сугарылдылар. Гадәттән тыш тыйнаклылык, искиткеч тыныч кыяфәт белән ул үз табигате эченә йомылган кеше булып калмады. Аның бу сыйфатлары — тышкы сыйфатлар гына иде. Чынында аның эчке дөньясы, үзен чорнаган тормышны тирәннән өйрәнә алырлык көч белән, кешенең йөрәгенә үтеп керә торган күзәтүчәнлек куәте белән,, эмоциональ табигатенең байлыгы белән, үз Ватаны һәм халкының бәхете өчен актив хезмәт һәм иҗатка ашкыну, дәртлелек белән тулы иде. Пролетариат революциясе белән уянган, 1905 елгы революция дулкыннары белән әдәбият дөньясына килеп кергән Шәриф Камал хезмәт халкыБаш очыңа иеп байракларныУрамнардан үткән чагында, Җиңүгә көч биреп немец барыр Батырларның алгы сафында. Мангаенны үбеп соңгы тапкыр Әйткән чакта: — Шәриф абый, хуш... Җиң сызганып иҗат иткән йортың Калган чакта ятим, моңсу, буш — Әсәрләрең безне юатыр һәм җылытыр безнең күңелне. Чөнки мәңге үлмәс иҗат белән, Син барыбер җиңдең үлемне! ның уй Һәм тойгыларын, аның көчле омтылышларын матур образларда чагылдыручы булып килде. Ул бөтен тормышын хезмәт ияләре белән бәйләде һәм ижаты да хезмәт ияләренең көрәшеннән аергысыз булды. Коммунистлар партиясенең турылыклы улы— Шәриф Камал совет халкының көрәш һәм җиңү тарихын җанландыра торган, Ленин — Сталин идеяләре белән сугарылган дистәләрчә әсәрләр бирде. Аның әсәрләре халыкта гражданлык тойгысын көчәйттеләр, матурлыкны сөю һәм аннан тәм табу хисләрен тәрбияләделәр, тормышка тирәннән һәм дөрес карарга, көрәшергә өйрәттеләр. Аның әсәрләре — яңа, якты, бәхетле тормыш өчен көрәшүчеләрнең берничә буынын тәрбияләргә хезмәт иттеләр. Кешелек дөньясын эксплоататорлардан, коллыктан котылдыру өчен актив көрәшүчеләр, социалистик җәмгыятьне актив төзүчеләр һәм шул җәмгыятьне тиңе булмаган батырлык күрсәтеп яклаучылар — барсы да Шәриф Камал әсәрләреннән рухи азык та, практик фикерләр дә, юнәлеш тә алдылар. 1Г1Г ТГ>М1И|ҺМЯ1|| ll-ilMMIMIHWIIhW Татар әдәбияты тарихында шундый зур талант, көч һәм ихтыярга ия булган, ялкынлы йөрәк һәм шигърият дәртлелеге асраган исемнәр күп түгел. Татар халкының иҗтимагый аңы үсешенә тәэсир иткән көчле талантлар—миллионнарның йөрәкләрендә мәңге тере, һәрвакыт көрәшүчеләр булып яшиләр. Каюм Насыри, Габдулла Тукай, Галиәсгар Камал, Мәҗит Гафури кебек халык уллары үзләренең хезмәтләре белән безнең арада яшиләр һәм безнең белән көрәшеп киләләр. Шәриф Камал шул бөек, кадерле исемнәр белән бергә үзенең талант көче белән барлык хезмәт ияләренең йөрәгенә үтеп кергән язучы. Ул калдырган әдәби мирас татар әдәбиятының алтын фондына кергән һәм бу мирас сәнгать һәм әдәбиятның изге бинасында мәңге сакланыр. Ул үзенең классик әсәрләре белән үлми торган җан алды. Синең иптәшләрең һәм әдәби шәкертләрең Ленин — Сталинның җиңелмәс бөек байрагы астында, син озак еллар буе данлыклы һәм чын күңелдән хезмәт иткән татар совет әдә Шәриф Камал үлем түшәгендә, Художник Б. Альменов эшләгән рәсемнәрдән. биятының киләчәк үсеше һәм киләчәк чәчәк атуы өчен барлык көч һәм сәләтләрен кызганмаслар. СССР халыкларының культурасын, шул җөмләдән синең дә гүзәл иҗатыңны юкка чыгарырга ният кылган ерткыч варварлар — артка тәгәриләр, Кызыл Армиянең данлыклы частьлары ул явызларны тар-мар итеп, илебезне фашист чирүләреннән чистартачис- тарта алга омтылалар. Син бу көрәштә актив булдың һәм синең иҗатың да һаман сугышчан активлык көчен саклап кала. Хуш, хөрмәтле -художник һәм көрәшче! Хуш, кадерле дус, Ленин — Сталин партиясенең турылыклы улы, большевик язучы! 22-25 ДЕКАБРЬ, 1942 ел Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе орденлы язучы Шәриф Камалның вакытсыз үлем хәбәре билгеле булгач та, мәрхүмнең квартирасына аның белән күп еллар бергәләп әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә эшләгән иптәшләре җыелдылар. Шушы бүлмәдә ул соңгы еллардагы романнарын, пьесаларын иҗат итте һәм күптән түгел генә ул шушы бүлмәдә үзенең хәлен, исәнлеген сораша килгән язучыларга: — Тагын бер утыз ел яшәп булсын иде, язасы әсәрләрем күп бит әле минем, — дип сөйләп утырган иде. Ләкин вакытсыз үлем аңар бу теләкне тулы килеш тормышка ашырырга ирек бирмәде. Хәзер менә аның мәңгегә йомылган күзләренә, мәңгегә суынган киң мангаена-карагач, үтәргә хәзерләнгән зур эшләрнең, иҗат планнарының шулай вакытсыз өзелүе йөрәккә тагын да авыррак бәрелә, һәм Шәриф Камал йөзендә татар совет әдәбиятының иң өлкән художнигын югалту тойгысы тагында үткенрәк сизелә. Татар әдәбиятының классик художнигын югалту хәбәре тиз арада бөтен шәһәргә таралды. Фашизмга каршы көрәштә аның әсәрләреннән яңа көч һәм дәрт алган эшчеләр, хезмәткәрләр, укучылар бөек язучы белән соңгы тапкыр саубуллашу өчен Матбугат йортына килделәр. Мәрхүмнең гәүдәсе Язучыларның Габдулла Тукай исемендәне кабинетына күчерелде. Зал уртасында, кызыл материя белән уралган һәм чәчәкләр, веноклар белән бизәлгән табут янында Хөкүмәт һәм партия оешмаларының вәкилләре, язучылар, артистлар, художниклар, фән эшлеклеләре бер-бер артлы почетлы каравылга басалар. Кешеләр, тирән тынлык саклап, сөекле язучының образын тагын да ныгырак хәтерләргә теләгәнтөсле, аның йөзенә, күкрәгендәге Ленин орденына һәм мәрхүмнең баш очында иелгән кызыл байракларга якыннан карап узалар. Бу йөз, бу орден һәм бу байраклар алар- ны халык эше өчен, Ватаныбызның азатлыгы өчен бөтен көчне туплап соңгы сулышка кадәр намус белән эшләргә, батырлык белән көрәшергә чакыра. Меңнәрчә хезмәт ияләре орденлы язучы Шәриф Камал белән соңгы тапкыр саубуллашып, аңың табуты яныннан уздылар. Аның зур хезмәтләренә, ялкынлы иҗатына ихтирам йөзеннән залга куелган рәсеме бүген кара ефәк белән уралган. Кызыл бай- Раклар аның табуты өстенә иелгән нәр. Веноклар һәм чәчәкләр белән бизәлгән табут әйләнәсендә мәрхүмнең якын иптәшләре, язучылар, артистлар, эшчеләр, колхозчылар һәм укучылар почетлы каравылда торалар. Ике оркестр траур маршлары уйный, һәркемнең йөзендә сөекле язучыны вакытсыз югалту хәсрәте чагыла. 25 декабрьдә көндез сәгать уникедә Хөкүмәт комиссиясенең председателе иптәш Тенчурин Шәриф Камал белән саубуллашуга багышланган траур ми- тингысын ачып, ВКП (б) иың Татарстан Өлкә Комитеты секретаре Гафаров иптәшкә сүз биргәч, бу югалтуның авырлыгы йөрәккә тагын да үткенрәк Һәм тирәнрәк эз салды. Иптәш Гафаров һәм анардан соң Совет Язучылары Союзының СССР һәм Татарстан правлениеләре исеменнән чыгып сөйләгән Давыдов һәм Гази Кашшаф иптәшләр Шәриф Камалның вакытсыз үлеме әдәбият өчен гаять зур югалту икәнлеген әйтеп, тирән кайгы белдерделәр. Траур митингысы Кави Нәҗминең орденлы язучы Шәриф Камал үлеменә багышланган шигыре белән ябылды. Митинг ябылгач, мәрхүмнең гәүдәсе якын иптәшләре тарафыннан күтәрелеп, Бауман урамына чыгарылды. Меңнәрчә кешеләр үзләренең сөекле язучысын соңгы сәфәргә озата киттеләр. 25.XII. 42 дә көндез сәгать дчтә Шәриф Камалның гәүдәсе татар халык шагыйре Габдулла Тукай күмелгән каберлеккә җирләнде