Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХАЛЫК ЮЛБАШЧЫСЫ

Ул рус халкының улы иде. Ул рус халкы арасыннан чыкты. Ул халыкның рухы нәрсә белән яшәгәнен һәм аның нәрсә эзләгәнен һичкем белмәгәнчә белә иде. Ул халык юлбашчысы, совет кешеләренең сөеклесе бу[1]лып китте. Бу бик хаклы мәхәббәт иде. Бу большевик Кировның бөтен героик тормышының эшләре белән, хезмәт ияләрен үткән заманның кара көчләреннән азат итү эшенә Кировның бөтен жаны-тәне белән бирелүе белән, халык массаларын алга, бөек һәм гүзәл киләчәккә Кировның алып бара белүе белән яулап алынган мәхәббәт иде. Халык бәхете өчен көрәшүче Кировны иң зирәк остазлар тәрбияләп үстерделәр. Ленин һәм Сталин Кировта нык ихтыяр тәрбияләделәр һәм азатлык өчен көрәштә аңарга иң куркынычлы постларны һәм политик әһәмиятләре гаять зур булган гаять жаваплы участокларны ышанып, аңарга житәкчелек иттеләр һәм Киров бөек юлбашчыларның ышанычын, халыкның ышанычын аклады. Бүген, бөек Ватан сугышы барган көннәрдә, без Кировтан өйрәнәбез, батырлыкта, осталыкта аңарга ошарга тырышабыз, аның тормыш каһарманлыгын искә алабыз. Киров армиялар һәм халык отрядлары белән житәкчелек итә торган полководец иде. Гакыл аеклыклыгы аңарга фронтта һәм тылда туган хәлне төгәл билгеләргә мөмкинлек бирә иде. Кешеләрне һәм сугыш бара торган җирләрне гаять яхшы белүе аркасында, аның карарлары тимер ихтыярга нигезләнгән һәм төгәл булалар иде.

Киров Астраханьны бирергә ярамый диде, һәм Астраханьны саклап калды. Ул обстановка таләп иткәндә сугышларда һөжүм итүчеләрнең алдында барды, һәм жиңү сәгатендә тыйнак булды. Ул һәммә тәртипсезлекләрне, оборона эшен тормозлый торган һәммә нәрсәне күрә, армиядагы хаиннарны, аларга юл куючыларны, ялкауларны һәм куркакларны бик каты җәзалый иде. Ул батыр кешеләрне күрә һәм үзе куркынычлы эшкә сайлаган үтәүченең уена башта күз ачып йомгандагыдай вакыт эчендә генә үтеп кергән кебек булып, аларга кыюлык белән ышана иде. Ул корыч дисциплина тота иде. Идел флотилиясе матрослары бузить иткәч — ул үзе карабларга килде һәм матрослар белән командирларның ул чактагы үзара мөнәсәбәтләренең катлаулы төеннәрен чишә белде. Аны ялган реляция белән алдарга яки фронттан тревогалы хәбәр биреп куркытырга мөмкин түгел иде. Ул походларга һәм куркынычларга солдат шикелле түзә иде. Кировны тере хәлендә күрмәгән кешеләр аның портретларына яки скульптураларына игътибар белән карасыннар. Бу тимер ихтыярлы кешенең йөзе, һәм, шуның белән бергә, кайдадыр, аның иреннәре читендә ягымлы һәм хәйләкәр елмаю яшеренеп тора. Аның карашы тау кошы карашыдай үткенч Кировның тауларны һәм тау халыкларын шул кадәр яратуы ул тиктәстән генә килмәде. Кавказның барлык авылларында да ул гпочетлы карт санала иде. Аның ялкынлы, ачулы, үткер, матур речьләр сөйләгән иреннәре, ул бик ярата торган җырларны да һәм дусларча, иптәшләрчә булган ягымлы сүзләрне дә әйтә беләләр иде. Ул большевистик партиянең барлык хәкыйкате белән тәрбияләнгән кеше иде, аның өчен сүзләр Советлар Союзының барлык халыкларына бу хәкыйкатьнең гәүдәләнүе булып торалар иде. Ул болай ди торган иде: Бөек Октябрьнең беренче баррикадаларына чыкканда без үзебезнең соңгы һәм хәлиткеч сугышка чыкканлыгыбызны белә идек. Безнең байракларыбызда иң яхшы кешеләребезнең каны белән: Үлем яки җиңү дип язылган иде, һәм без үлем булган җиргә кыю бара идек, ләкин без, үлгәндә, үзебезнең җиңүне тәэмин итүебезне белә идек. Бүген безнең байракларыбызда шулай ук — үлем яки җиңү — дип язылмаганмыни, һәм безнең иң яхшы геройларыбыз сугышта үлгән хәлләрендә, үзләре артларыннан баручылар өчен җиңүне тәэмин итмиләрмени? Һәм без бүген дошманны тар-мар итү өчен үзебезнең барлык ихтыярыбызны, барлык сугышчан остачыгыбызны туплыйбыз, — һәм дошманның чирүләрен тар-мар итәбез. Без бүген дә, Киров кебек үк, бөек рус елгасының ярларын саклап калырга, Кавказ таулары итәкләрендәге станицалар белән авылларны фашистларның кара игосыннан коткарырга тиешбез; ул Астраханьны саклаган кебек, Ленинградны соңгы кешегә кадәр шундый ук бирелеп сакларга һәм дошманны Ленинградның стеналарыннан алып ташларга тиешбез.

Хәкыйкать вакыты-вакыты белән никадәрле генә аяусыз һәм караңгы чырайлы булмасын, большевикларның бер вакытта да аны халыктан яшергәннәре юк. Вакытлыча уңышсызлыклардан рухын төшерү өчен бөек рус халкы артык көчле ул, рус халкы үзенең күп гасырлар буенча сузылган гомере эчендә кеше түзмәслек бик күп сынауларны кичерде һәм азатлык һәм бәйсезлек өчен көрәшендә гаять зур киртәләрне җиңеп үтте. Киров халыкның чын һәм ялкынлы юлбашчысы иде. Ул бөек идеалын без үзебезнең даһи юлбашчыларыбыз — Ленин белән Сталин йөзендә күргән политик эшлекле булды. Ленин белән Сталинның турылыклы шәкерте Киров Ленин һәм Сталинның өйрәтүләре буенча барды. Ул иң аяусыз хәкыйкатьне күзгә туры карап әйтә иде. Астраханьда ярым ач һәм арган-талҗыккан эшчеләр, меньшевик агентларның пышылтаулары астында, эшләрен ташлагач — алар сугыш карабларына ремонт ясаудан туктыйлар — Киров алар янына килә һәм ачулы һәм куркыныч бер төстә алар алдына килеп баса. Ул шундый итеп сөйли, эшчеләр аңарга алкышлар яудыра башлыйлар.

— Сез нигә мине алкышлыйсыз, мин сезгә француз булкалары алып килмәдем бит, — ди ул.

— Мин меньшевикларның сүзләрен тыңлаганыгыз өчен, аларның кармакларына капканыгыз өчен, эшне ташлаганыгыз өчен, эшчеләр сыйнфының дошманнары белән бергә барганыгыз өчен сезне гаепләргә килдем. Ул шундый итеп сөйли, тегеләрнең аркаларыннан салкын йөгерә һәм эшчеләр моңарчы һичкайчан да эшләмәгән рәвештә эшләргә тотыналар. Алар фронттагы хәл турындагы, үзләренең паекларыннан соңгы әчмуха кадак икмәкләрен өзеп алып Кызыл Армияга бирә торган, үзләре сугышка керә торган һәм сугыштан соң яңадан эшкә кайта торган Питер пролетарийлары турындагы хәкыйкать сүзләрен ишетәләр. Халык дошманнарына каршы көрәш Кировның эшчәнлегенең иң әһәмиятле бер ягы иде. Бүген дә кабахәт басып алучыларга — немец кабахәтләренә карата нәфрәт белән тулгап хәлебездә без Кировның аяусыз булуына ышанмыйбызмени! Киров халык дошманнарын аяусыз тар-мар итә, аларның мәкерле һәм явыз эшләрен фаш итә, илебез эчендәге бишенче колоннага каршы аяусыз көрәшә иде, һәм ул бу кабахәт бәндәләрнең инде маска киеп йөри алмауларына, тиешле җәзаларын алуларына иреште. Кировның сизгерлеге үрнәге безнең күз алдыбызда. Бүген сизгерлек безгә моңарчы булганнан күп өлеш ныгырак кирәк ул. Халыкның сугышлардагы һәм тылдагы эшендә без күрә торган берләшүләре, безгә Кировның бу туганлык элемтәләрен ничек ныгытканлыгын, бөтен-бөтен халыкларны һәм кабиләләрне бер-берсенә чит итәргә азапланган дошманнар тудырган бик катлаулы обстановкада Кировның нинди зирәк эш иткәнен искәртәләр. Бүген үзбәкләр, татарлар, казахлар, кареллар, украиннар, белорусслар Ленинградны яклан, бер туганнарча көрәшәләр, алар бер берсенең сугыштагы уңышларына туганнарча шатланалар. Үзбәк Зөфәр Юсупов Ленинград фронтында снайперлык хәрәкәтен башлап җибәргән украинец Смолячковның шәкерте булды, һәм ул үзенең һәлак булган остазы өчен үч алырга ант итте. Киров Ватанга тирәннән бирелгән итеп тәрбияләп үстергән Ленинград эшчеләре, Ленинград хатын-кызлары һәм яшьүсмер балалары инде икенче елга сузылган блокада шартларында икеләтә көчле кешеләр булып эшләмиләрмени? Алар горур рәвештә һәм шатланып эшлиләр һәм һичбер төрле авырлык та аларпы җиңә алмый. Үткән кышның иң авыр вакытында алар станоклар янында посттагы часовойлар кебек үләләр, бомбалар, снарядлар астында һичбер зарланусыз, сугыштагы сугышчылар кебек, үз эшләрен эшлиләр иде. Алар Кировча чыныкканнар, аларны Кировча бирелеп иҗат итү рухландыра һәм Ватан каршындагы, Кызыл Армия каршындагы, үзләренең сөекле шәһәрләре каршындагы бурычларыннан башка бар нәрсәне дә онытырга мәҗбүр итә иде.

Киров большевистик дөрес сүзне ярата иде. Ул гүзәл һәм якты көчле трибун иде. Кировның Астраханьнан Кавказга һөҗүм башлар алдыннан сөйләгән рече сугышчыларның йөрәкләренә шундый тәэсир итә, алар шунда ук сикереп торалар, таң атканны да көтмәстән шунда ук походка чыгарга телиләр. Алар үлемгә барырга, ләкин Терекка үтеп чыгарга, аклар игосы астында интегә торган семьяларын азат итәргә хәзер торалар, алар акларны һичбер тоткарлыксыз тар-мар итәргә телиләр. Киров Бакуда Закавказье федерациясен оештыру буенча үткәрелгән беренче съездда речь сөйли, милләтләр арасындагы мөнасәбәтләр турында сөйли, ул аларныц элекке һам хәзерге тормышлары күренешләрен шундый тулы һәм кешелекле гади һәм көчле итеп сурәтли, съезд делегатлары — көнчыгышның ялкынлы патриотлары, Закавказьеның кыю балалары — хәнҗәрләрен кыннарыннан тартып чыгаралар һәм хәнҗәрләренең ядангач йөзләрендә советлар властена һәм коммунистлар партиясенә турылыклы булырга ант итәләр. Кировның речьләре — безнең өчен кыйммәтле мирас булып торалар. Аларда большевистик зирәклелек совет ватанын ярата торган патриотның иксез-чиксез дәрте белән бергә кушылган. Аның үткен, оста теле дошманнарны үтерә, йөрәккә тирәннән үтеп керә. Бүген сугыш алдыңдагы сәгатьтә иң гади кешеләр белән Советлар Союзының төрле халыклары һәм кабиләләре уллары арасындагы, корал буенча бер туганнар арасындагы дусларча берләшү сәгатендә сугышчылар белән шундый ук гади һәм тирән итеп сөйләшү өчен бу речьләрне бик нык өйрәнергә кирәк. Безнең пропагандистларыбызга бу речьләрнең көчләрендә, аларның тирән хәкыйкатендә өйрәнергә кирәк. Ленинград кешеләре Кировның речьләрен хәтерлиләр, алар Кировның сүзен хәтерлиләр, ул сүз аларга авыр минутларында ярдәм итә, ул сүз безнең Ватаныбыз бүгенге кебек үк газаплы булган һәм үзенең ин яхшы улларының каннары белән сугарылган юлдан үзенең чәчәк атып үсүенә килү көннәрен хәтерләтә.

Киров социалистик җәмгыятьне төзүче иде. Ул нефть бирә торган Бакуда инженер кебек техниканың серләренә үтеп керә, грамоталыкның үсүен, хорафәтләргә каршы көрәшне, укытучы кебек, күзәтеп бара, Заполярьеның караңгы крайларында, куркытылмаган кошлар крайларында, Ватан өчен кирәкле минералларны галим кебек эзли, Ленинградта үтә яхшы заводлар, караблар, биналар төзи, үсеп килә һәм көннән-көн ныгый бара торган совет җәмгыятенең барлык ихтыяҗларын күрә һәм аларны канәгатьләндерү өчен барлык көчен бирә иде. Ул авылны белә һәм чәчү турында, колхозлар турында агроном кебек белеп сөйли иде. Аның социализм өчен армый-талмый көрәшүен Кавказ таулары да, Казагстан далалары да, Карелия урманнары да күрәләр иде. Ул үзенең тикмәгә яшәмәгәнлеген белә, ул илебезнең хезмәт эчендә үткән һәрбер көне — ул яңа трактор, яңа завод, яңа канал, яңа колхоз, яңа МТС икәнлеген, аның гади трактор, завод, колхоз гына түгел икәнлеген, бәлки — кешедәге иң яхшы сыйфатлар өчен, кара көчләрдән азат ителгән җирдәге иң яхшы кеше — иң яхшы эшче өчен көрәш икәнлеген белә иде. Кара көчләр Кировны үтерделәр, ләкин Кировның исеме үлмәс исем ул, аның эшләре үлмиләр — алар безнең күз алдыбызда яшиләр. Безнең илебезнең барлык халыклары: Киров безнең белән яши диләр, ләкин Ленинград халкы бу сезне — Киров безнең белән яши дигән сүзне аеруча дәрт белән әйтә. Чөнки Киров Ленинградны аеруча бер мәхәббәт белән ярата һәм Ленинград та Кировны аеруча бер мәхәббәт белән ярата иде. Путиловский заводының эшчеләре хөкүмәттән үзләренең данлыклы заводларына Киров исемен бирүне сораганда: Киров — без ул, путиловчылар.. Ленинградның йөзләрчә, меңнәрчә эшчеләре ул дип язганнар иде. Бүген — шәһәрне немец урдалары камаган авыр һәм канлы көннәрдә, фронт булган шәһәрнең миллионнарча хезмәт ияләре: Киров — без ул! дип әйтә алалар, Кировка, аның якты истәлегенә, аның эшләренә һәм сүзләренә мөрәҗәгать иткән чакта, без явыз дошманга каршы изге көрәшебезгә турылыклы булырга яңадан ант итәбез. Сугыш караблары һәм танклар Киров исеме белән сугышка керәләр һәм дошманны полководец, трибун төзүче, халык юлбашчысы Киров тар-мар иткән кебек үк тар-мар итәләр!