Логотип Казан Утлары
Драма

КАЙТУ

Дүрт пәрдәлек драманың беренче ике пәрдәсе

КАТНАШАЛАР:

1. ХӘМИТ.

2. МӨРШИДӘ.

3. ХӘНИФӘ.

4. ИЛЬЯС.

5. ИШНИЯЗ.

6. МӘХМҮЗӘ.

7. ИРБУЛАТ.

8. ЗӘКИЯ.

БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘ

Колхоз правлениесе. Апрель. Тәрәзәләрдән язгы кояш нурлары уйный. Артта шау-шу. Кызыл Армиягә яңа алынган яшьләрне озаталар. Кемдер гармонь уйный. Аңа кушылып җырлыйлар.

 1 Җыр.

Китәм инде, китәм инде, китәм инде, каласың.

Мине сагынганда, бәгырем, үп сандугач баласын.

Ирбулат (шкафтан, өстәл тартмаларыннан нәрсәдер эзли, үзе һаман сөйләнә). Берәм, берәм, Икәм, икәм, Өчәм, өчәм,

Авыр балтам кая китте? Тузга китте...

Тузга түгел, фронтка, Гитлер белән сугышка.

Кайчан китте? Яз китте. Кайчан кайтыр? Көз кайтыр.

Дошманны җиңеп, кайтыр. Сыңар аяк, сыңар чык,

 Балтырганга йөгереп чык.

Тфү. Каһәр. Кая гына булды соң?

Арттан. Ирбулат.

Ирбулат. Хәзер... Ватан өчен зур көрәштә утлар, сулар кичәрбез, Барлык Гитлер фашистларын дөньядан юк итәрбез.

— Авылның данын сатмагыз, егетләр!

— Азау тешләрен химерен кайтыгыз!

 — Бер тешләре дә калмас! Гармонь дәвам итә.

— Фронтта без сынатмабыз, сез биредә сынатмагыз! Ирбулат (һаман эзләвен дәвам итеп). Әккә, бәккә, Кәләмән төккә, һәвә бибә, ләңгел, мөнгел, ләңгел. Мөңгел (бер кәгазь алып). Менә ич... Юк, бу да түгел.

Зәкия керә.

3 ә к и я. И, тиз буласыңмы инде, ләкләк борын.

 И р б у л а т. Хәзер, хәзер табам, бүдәнә апа.

Зәкия. Күрсәтермен мин сина бүдәнәне.

Ирбулат. Бетте, бетте, Зәкия апа җаным. Зинһар күрсәтә күрмә. Болай да кабартма Сабир справкасын эзләп күзем чыга язды. (Эзли.)

3 ә ки я. Чыкса тагын. Сукыр күзнең кирәге дә шул кадәр генә.

Ирбулат. Сукыр булса да күз диләр аны. Ботак тишеге түгел. Менә мондый эәңгәр кәгазьгә язылган булыр. Эзләш әле ичмасам.

Зәкия (Ирбулатның түш кесәсендә күренеп торган кәгазьне алып). Бу нәрсә соң?

Ирбулат. Бумы, бу шул инде. Үзе.

Зәкия. Ха ха ха... Кырындагын кырык ел эзләгән ди бер егет.

Ирбулат. Менә бит кабартма бәләсе. Моңарчы да кабара, кабара теңкәгә тиеп беткән иде, инде тагын...

Зәкия. Телеңә салынма, әйдә.

Ирбулат. Әй, җепсез орчык, чәүкә-чыпчык. Бәйләнде ич җирән кызчык; кызчык, кызчык дигәне имеш ди бер убыр карчык. Убыр карчык, син кал, мин чык.

Йөгереп чыгып китә. Аның артыннан Зәкия дә чыга. Артта җыр.

Сандугач сайрап су эчә кызыл гөл арасыннан,

Иртән торсам хат көтәрмен син, бәгырем, тарафыннан.

Учларыма җыеп алдым Агыйдел камышларын,

Җир йөзеннән себереп түгик, шул герман фашистларын.

Шау-шу әкеренәя. Җыр туктый. Ашыгып Мөршидә керә.

М ө р ш и д ә (телефонга килә. Шалтырата). Центральная. Фәйрүзә, Фәйрүзә. Военкомны бир әле. (Шалтырата.) Военкомат. Военкомат. Иптәш Егоров, бу сезме? Ленин колхозыннан Җәләева. Әйе, озаттык. Барсы да китте. Сәгать ярымнан барып җитәрләр. Менә нәрсә, иптәш Егоров, Сабир Яруллин турында справка язып җибәрдем. Сез, зинһар, аны тагын бер-ике айга, язгы чәчү беткәнгә кадәр булса да, калдырып торыгыз инде. Ул бит безнең машинист та, механик та, тимерче дә инде. Беләм, фронт көтми. Механиклар фронт өчен дә кирәк. Ә монда аның булмавы аркасында ашлык сугылып бетми кала. Язгы чәчү вакытында үтәлмәячәк. Тукта, нигә кычкырасың? Әле, әйе, әйе... Син миңа әлипби өйрәтмә, иптәш военком, яме? Мин яңа сабакка төшкән бала түгел. Положениене бик яхшы аңлыйм. Яруллинны мин үземә кияү итәр өчен алып калырга теләмим бит. Нәрсә? Иптәш военком, иптәш Егоров? Китте. (Телефон трубкасын куя. Бераз ни эшләргә белми аптырап йөри. Яңадан телефонга килә.) Центральная. Политотдел начальнигын бир әле. (Шалтырата.) Алло. Исәнме, иптәш Насруллин, Җәләева сөили. Син мина кичә Яруллин турында военком белән сөйләшергә вәгъдә иттең. Ә үзең... Сөйләштең? Я, я? Димәк алып калып булмый. Ә соң? Мин биредә ни эшләргә тиеш? Үзең беләсең, тагын йөз гектар ашлык сугасы бар, двигательне ремонтлыйсы бар. Сабир китү белән сложный молотилка эшләүдән туктады. Ичмасам бер генә айга булса да калдырасы иде. Бер көнгә дә? Әйе, аңлыйм. Фронтның фронт икәнен дә, илнең язмышын нигездә фронт хәл иткәнен дә аңлыйм... Тылны да бөтенләй ялангач калдырырга ярамый бит ахрысы. Бездә кешеләр күп? Бер көнгә 15 кеше чыгарып җибәргәч бик күбеп бетми шул. Ә? Ярый, ярый, үзең килгәч сөйләшербез. (Трубканы элә. Пауза.) Бүген тагын унөч кеше кимеде... Әйе... (Тәрәзәгә килеп сөялә. Аның йөзендә кояш нурлары уйный). Яз. Тиздән сыерчыклар килер. Сабан тургайлары сайрый башлар... (Авыз эченнән моңая.) Ирбулат керә. Кулында папка. Колак артына карандаш кыстырган.

4

Ирбулат. Бие, бие, Хәйбулла, Биегән кеше бай була. Биегән кеше бай булса да, Кесә ягы сай була. (Мөршидәне күреп.) Апа, ник моңайдың, апа. Әллә Хәмит абыйны сагындыңмы?

Мөршидә. Сагындым шул, акыллым.

Ирбулат. Ә син шулай да кайгырма, апа. Хәмит абый хат язмаса да исән-сау. Син аны бүген төшемдә күрдем. Бик биек тау имеш. Ә тау башына күлмәген салып кояш менеп баскан. Көлә-көлә безгә карап нур сибеп тора. Тау итәгендә Хәмит абый. Танкысы өстенә менгән дә ял итеп утыра. Ни эшләп утырасың, Хәмит абый? мин әйтәм. — Фашистларны кыйратып кайттым да менә ял итеп утырам әле—ди бу миңа. — Мөршидә апаң нихәлдә? ди, бу миннән сорый. — Бик исән-сау мин әйтәм. Хәзер ул колхоз председателе, ә мин, мин әйтәм, аның помошнигы дим.— Молодец, Ирбулат энем, ди. Мөршидә апаңа сәлам әйт, хат язмый дип борчылмасын, сугыш каты булгач, хат язарга да вакыт табып булмый ди. Мөршидә. Ә үзе кояшта кызынырга вакыт тапкан.

Ирбулат. Менә инде, син бигрәк тагын, Мөршидә апа. Ял итмәгәч ул ничек сугышсын да, дошманны ничек җиңсен, ди.

Мөршидә. Шуннан?

Ирбулат. Шуннан... шул. Син Мөршидә апаңның помошнигы булгач инде мин кайгырмыйм, сиңа таянып эш итсә, эш рәтле булыр ди.

Мөршидә. Төп башына утырып калыр, димәдеме соң?

Ирбулат. Әй, апа, нигә алай дисең. Ул минем уңган егет икәнемне белә лә.

Мөршидә. Син уңганын уңган да, бик күп сөйлисең. Ирбулат. Сөйләсә, сатып алган тел түгел ич. Мөршидә. Шулай да аз сөйләп, күп эшләгән яхшы.

Ирбулат. Ә, минемчә, күп сөйләп күп эшләү яхшырак.

Мөршидә, сүз барганда, өстәл тартмасыннан һәм шкафтан дәфтәрләр, күн кенә кәгазьләр алып өстәлгә куя. Аларны җентеклән карый. Яза.

Мөршидә. Алай булса мә тот әле, энем, иртәгә иртәнгә кадәр менә бу сораулар буенча материал әзерләп куй. Кара аны, дөрес, төгәл җавап булсын.

Ирбулат (Мөршидә биргән кәгазьне укып). Колхозда бүгенге көндә күпме эш кул көче бар. Ирләр, хатын-кызлар, яшь үсмерләр, эш атлары һәм башкалар, һәм башкалар. Ай, ай. Бер атналык эш бар ич монда.

Мөршидә. Ә син аны миңа иртәгә өлгерт.

Ирбулат. Булмый, апа җаным, ике көнсез өлгертә алмыйм.

Мөршидә. Ничек булмый, әле генә мин булган егет дип мактана идең.

Ирбулат. Булуын булган да... Булганның да чиге бар.

Мөршидә. Ярый. Күп сөйләшеп торырга вакыт юк. Әйткәнне тыңла. Ачуга калса кара аны, үпкәлисе булма, яме, ләкләк борын.

Ирбулат. Бетте, апа җаным. Өлгертәм. Тик, зинһар, ләкләк борын дигән сүзеңне кеше алдында әйтә күрмә.

Мөршидә. Нигә?

Ирбулат. Минем авторитетны төшерәсең. Ни әйтсәң дә мин секретарь. Масса алдында авторитет булырга тиеш. Кызлардан да оят. Бая да әле Зәкия ләкләк борын дигәч гарләнеп үлә яздым.

Мөршидә. Кара син аны.

 

Мөршидә көлә. Ашыгып Ильяс керә.

Ильяс. Әйдә, керик әле, Мөршидә.

Мөршидә. Нәрсә бар, Ильяс абый.

Ильяс (ишек янында туктап). Һөҗүм, дошман безгә чын-чынлап һөҗүм башлады.

Мөршидә. Һөҗүм?

Ирбулат. Радиодан хәбәр иттеләрме, Ильяс абый?

Ильяс. Нинди радио?

Мөршидә. Гитлерның язгы һөҗүмен башлавы турында.

Ильяс. Син, энем, юкны бутама әле, ярыймы?

 Ирбулат. Ничек бутама? Мин иртәгә комсомол була торган кеше. Дөнья хәлен мин белеп торырга тиеш.

Ильяс. Ә комсомолмы? Бар әле алай булса. Гайни апа клубка яктымы икән, белеп кил.

Ирбулат. Әй, Ильяс абый, күрәсең ич, минем ашыгыч эшем бар. Хәзер үтәүчегә әйтәм. Шул алып килер.

Ильяс. Юк инде, Ирбулат дус. Эт эткә, эт койрыкка булмасын. Бүген кич актив җыелышы. Монда кемнең дә булса бер җаваплы кешенең күзе кирәк, аңладыңмы?

 Ирбулат Мөршидәгә сорау белән карый.

Мөршидә. Бар, энем, тик тиз бул.

Ирбулат. Ярый инде, алай җаваплы эш булгач барам. Тик һөҗүм турында син миңа сөйләрсең, яме, Ильяс абый?

 Ильяс. Ярый, ярый, сөйләрмен. Ирбулат китә.

Мөршидә. Әллә чынлап та берәр шомлы хәбәр бармы?

Ильяс. Бар шул. (Кесәсеннән бер кәгазь алып биреп.) Мә, укы.

Мөршидә (күз йөртеп). Кара, ничек итеп боргалап, сыргалап язган.

(Укый.) Бисмиллаһи вә билләһи, җитте корбан гаете

Без әйтәек, сез тыңлагыз: Мөршидәнең бәетен.

Яз башында килә икән Мөршидәнең бизгәге,

 Ильясым дин өзелә икән Мөршидәнең үзәге.

Ха ха ха, ха ха ха... Берсе безнең дуслыктан бик көнләшә ахры. Шушымы һөҗүм дигәнең?

Ильяс. Син укы әле, укы.

 Мөршидә. Апрель җитә. Яз килер, ни алын килер бу яз.

Колхозчыга көн күрсәтми Мөршидә белән Ильяс.

Лодырьларга диясе урынга колхозчыга дигән бит, оятсыз.

Ильяс. Үзе лодыр булган кеше язганга шулай дигән дә.

Мөршидә. Кем кулы соң бу, таныйсыңмы?

Ильяс. Дошман кулы.

Мөршидә. Ильяс белән Мөршидә барганнар ди калага, шуннан инде Мөршидәбез... узып кайткан...

Нәрсә? Ильяс, безнең алда зур бурыч тора. Язгы чәчү... Фронт белән тылны икмәк белән тәэмин итү. Ә кемнәрдер безне халык алдында бозык кешеләр итеп күрсәтергә телиләр. Их, авыр миңа, Ильяс абый, авыр. Нахак бәлә бит бу. (Бүлмәгә кереп китә.)

Ильяс. Мөршидә! (Аның артыннан чыга.)

 Ирбулат керә.

 Ирбулат (сәхнә артында). Гани агай, би агай, Кәҗә туның ки, агай.

(Керә.) Тунын киеп туңган, Идәннәрен юган. Трубкасын капкан, Миченә дә яккан. Әбәү, кая болар, ә?.. Кабинетка серләшәләр. Шул инде сугыш сере. Миннән яшергән булалар янәсе. Мин яшь имеш. Яшь булмасам мин биредә секретарь да булып утырмас идем. Әллә кайчан әти белән бергәләп фронтка киткән булыр идем. Может әле быел сугыш бетмәсә барырга да туры килер. Җәй артыннан көз, көз атыннан кышкы һөҗүм бар. Миңа ул вакытта унбиш яшь тулып узган була, тик менә винтовканы ныгырак үзләштерергә кирәк. (Почмакка сөялеп куелган винтовкалардан берсен алып)

 Әйт, два, на плечо! һәйт, два, һоп, пли!.. Агач винтовкадан булдырып була булуын, менә чыны белән плит итеп карыйсы иде.

(Винтовканы, куя, тиз генә ишеккә карап килеп, стенада эленеп торган противогазны алып кия.)

 Гитлер дигән таз килә,

Буа торган газ белән.

 Газ ул безгә нипачум

Противогаз белән.

(Винтовканы ала.)

Мәхмүзә керә.

Мәхмүзә. Әчәч, мәхәббәтсез, кәнсәләрдә сугыш ясап ятмасаң ярамагандыр шул.

Ирбулат. Сүзеңне абайлап сөйлә, Мәхмүзә апа! Сугыш ясарга монда фашистлар юк... Монда оборон, монда һөҗүм ударына әзерлек, белдеңме?

Мәхмүзә. Ярар, ярар! Телеңә салынып торма. Абарун-мабаруныңда эшем юк. Мине кайсыгыз чакыртты. Кайда прсидәтель? Кабинеттамы?

Ирбулат. Тукта, тукта, бик ашыкма, Мөршидә апа әле буш түгел, совещание, секретный, белдеңме? Ильяс абый белән алар...

Мәхмүзә. Ильяс абыең беләнмени? Алай булгач сикриттер шул, җаным, сикриттер. Кеше тикмәгә генә сөйләми торгандыр. Утсыз төтен булмый. Ильясның хатыны курста, Мөршидәнең ире фронтта. Сикритни совещаниене төнлә дә яса, көндез дә яса, гаепләрлек кеше юк.

Ирбулат. Кара аны, пытымыр апа, сүзеңне үлчәп сөйлә. Кеше өстенә яла ягып торсаң, өстеңнән акт төзәрмен.

Мәхмүзә. Әчәч, җаным, ниткән акт, ди ул. Мин яла ягаммыни, мин кеше сөйләгәнгә генә әйтәм. Аллага шөкер, яшем кырыкка җитеп кеше өстенә яла якмадым, бака Зәйнәп сыман гайбәт сөйләмәдем, һәй кеше ни сөйләмәс, кеше сөйли ул, җаным. Мөршидәне дә сөйләр, Ильясны да сөйләр. Әнә бит гомер буе мине чәйнәделәр. Имеш пытымыр Мәхмүзә ялкау, пытымыр Мәхмүзә колхоз эшенә аяк чала, пытымыр Мәхмүзә спекулянт итә, пытымыр Мәхмүзә фәлән дә төгән, бар белгәннәре бер пытымыр булды.

Мөршидә, Ильяс чыгалар.

Ильяс. Әйе, әйе, шулай, мин хәзер әйләнеп киләм. (Чыга.)

Мөршидә. Нигә син ындырда түгел, Мәхмүзә?

Мәхмүзә. Өстемә кияремә юк, җаным.

 Мөршидә. Калага барып спекуляция өчен йөрергә бар.

Мәхмүзә. Кеше сүзе ул, җаным, кеше сүзе. Нишләп мин спикүләтсе ясыйм, ди. Юк. Аллам сакласын, мин закон белми торган кешемени. Калага барсам, мин үз йомышым белән бардым.

Мөршидә. Ә өстеңә нәрсә киеп бардың?

Мәхмүзә. Нәрсә дип, шул бер инде минем. Эшкә кияргә ярый торган пальто түгел ул.

Мөршидә. Менә шул пальтоңны киеп бик әйбәтләп кенә иртәгә эшкә чыккан бул, яме?

Мәхмүзә. Юк, чыга алмыйм, җаным. Ашарыма юк. Әнә утызар, кырыгар пот аванс алып ашаган кешеләр чыксыннар.

Мөршидә. Лодыр булмасаң, син дә утыз пот алыр идең. Нигә кеше кебек намус белән эшләмисең соң?

Мәхмүзә. Лодыр дип күзгә карап мыскыл итмә син, җаным. Прсидәтель булдым дигәч тә колхозчыны лодыр дип мыскыл итәргә хакың юк!

 Мөршидә. Ел әйләнәсенә кырык эш көнең юк, шулай булгач лодыр булмый кем буласың соң син?

 Мәхмүзә. Әчәч, кара, кара, җаным, ни ди бит.

Мөршидә. Хезмәт дисциплинасын бозучы, колхозны таркатучы лодыр син, Мәхмүзә, менә шул!

Мәхмүзә. Минме таркатучы, минме лодыр?! Ишеттеңме, энем, син шаһит булырсың. Колхозчыны аскарбит иткән өчен мин аның эшен судка куям.

Мөршидә. Ярый, куярсың, бар. Бар, тик монда эшкә комачаулама.

Мәхмүзә. Син мине кума, җаным, яме? Атаң йорты түгел бу. Бу колхоз кәнсәләре.

Мөршидә. Кыскасы сиңа шул, я иртәгәдән башлап эшкә йөри башлыйсың, я без сиңа устав нигезендә кискен чара күрәбез. Белдеңме?

Мәхмүзә. Һай, һай, һай, устав нигезендә имеш. Пытымыр Мәхмүзәне устав белән өркетә алмассың, җаным. Уставны бик яхшы белә ул пытымыр. Ишнияз карт керә.

Ишнияз. Ә, үзең дә монда икәнсең. Әйдәле, кызым, әйдәле.

Мөршидә. Нәрсә бар, бабакай?

Ишнияз. Харап иткән бит, җирән кашканы харап кына иткән, җүнсез.

Мөршидә. Ничек харап иткән?

Ишнияз. Әйттем мин сезгә, ерак юлга бала-чагага ат ышанып җибәрмәгез, дидем. Ә хәзер инде бар, әнә сөйләш син аның белән.

Мөршидә. Ни булган соң жирән кашкага?

Ишнияз. Камыт суккан.

М ө р ш и д ә. Камыт?

Ишнияз. Камыт суктырып кайткан бит, хәерсез, сыртын каеш чыбыркы белән каезлыйсы нәрсә!

Мөршидә. Кем, Шәрифҗан абзый малаемы?

Ишнияз. Шул инде, шул өнәрсез. Уналты яшенә җитеп ат җигә белми. Я сез ул малайны правлениегә куеп тикшерәсез, я булмаса мин үзем политотдел начальнигына жалу бирәм. Начальник миңа үзе әйтеп китте. Атлар өчен, бабай, син җавап бирәсең, диде.

Мөршидә. Дөрес әйткән.

Ишнияз. Знамо дөрес, мин җавап бирәм. Язгы сабанга атлар ярамаса, кемне гаепләрләр? Мине гаепләрләр! Яшең җитмешкә җиткән, үзең гомер буе пар ат белән иген иккән кеше, ә хәзер менә җаваплы чорда колхоз атларына күз-колак була алмагансың, диярләр. Юк инде, кызым, картайган көнемдә андый әшәке сүз ишетәсем килми. Әйдә, кызым, үз күзең белән барып күр әле җирән кашканы.

М ө р ш и дә. Ярый, бабакай, ярый. Хәзер мин ындырга менәм. Аннан конюшняга төшәрмен.

Ишнияз. Юк инде, кызым, син элек конюшнига төш, аннан соң ындырга менәрсең. Мин сиңа ак сакалымны күтәреп килгәнмен икән, иң әввәл минем бирән кашканың хәлен белеп кит. Ат — иген эшенең тоткасы. Атың рәтле булса, ындырың да рәтле булыр, атың рәтсез булса, ындырыңда рәт булмас.

Мәхмүзә. Хәзер инде, Ишнияз бабай, колхоз эшне машинага көйләде ич, ә син ат дигән буласың.

И ш н и я з (Мәхмүзәгә күзләрен текәп карап). Монысы кем тагын шулай булган? Ә, бу синмени, галтыравык! Атаң мәрхүмнең дә шулай, туфрагы җиңел булсын, дөньяны болгатып гомере үткән иде. Инде сиңа калдымы?

Мәхмүзә. Әй, картлач! Үзенең бер аягы кабергә баскан, үзе кеше тикшереп торган була.

И ш н и я з. Нәрсә, кабер дисеңме? Күрсәтермен мин сиңа каберне, ләңкә! Мин синең ише юха еланның бишен күмәрем әле.

Мөршидә. Тел төбең кая барганны беләбез, Мәхмүзә, кара аны, үкенергә туры килмәсен.

Мәхмүзә. Куркытма, җаным, куркытма. Устав колхозчыны куркытырга кушмый ул.

Мөршидә. Колхоз уставын белмисең икән әле син, әгәр иртәгә дә эшкә чыкмасаң таныштырырбыз, яме, Әйдә, бабакай, киттек.

И ш н и я з. Әйдә, кызым.

Китәләр.

Мәхмүзә. Һай, һай, һай... Зәһәрен нинди чәчә. Аҗдаһамыни.

Ирбулат. Лодыр белән контрга Мөршидә апа аждаһадан да болайрак.

Мәхмүзә. Колхозчы контр буламыни?

Ирбулат. Колхозчы контр булмый, ә контрның колхозчы исеменә яшеренеп йөрүе бик мөмкин.

Мәхмүзә. Шулай да инде лодыр белән контр бер түгел.

Ирбулат. Нигә бер булсын, лодыр — лодыр. Контр — контр. Лодыр контрның туганнан туган энесе. Белдеңме?

Мәхмүзә. Әбәү, нигә миңа карап әйтәсең. Патрон Шәрәфи кызы әйткән белән әллә мине лодыр дип беләсеңме? Алла бирсә, мин аны шул сүзе өчен кан костырырмын әле. Пракарурның үзенә барырмын. Казанга, Мәскәүгә җитәрмен. Пытымыр Мәхмүзәнең кемлеген танымаса, танытырмын мин аңа.

Ирбулат. Күпмә күпсә көймә күк

Күпереп пешкән икмәк күк,

Утыруы мулла күк,

Кычкыруы торна күк.

 Мәхмүзә. Кем торна, минме?

Ирбулат. Нишләп син булсын, күркә.

Мәхмүзә. Кая монда күркә?

Ирбулат. Я... Бу кадәр такылдавык булырсың икән. Такыл да токыл, пытыр да пытыр, нәкъ пытымыр. Бар әле, чыгып тор эшләргә мишәйт итәсең.

Мәхмүзә. Кума, барыбер чыкмыйм. (Утыра.)

Ирбулат. Уфф. Теңкәгә тидең бит. Ярый, алай булгач, утыр. (Кабинетка кереп китә.) Әчәч. Үземне генә калдырып чыгын китте бит бу. И бер дә юкка биноват итә башларлар. Бәләдән ераграк булган яхшы... (Чыгып китә.)

И р б у л а т (Кабинеттан башын тыгып карый). Китте бугай бу пытымыр. Пете, пете пытымыр,

Пытырдарга тотыныр,

Бер пытырдый башласа,

Юк качып та котылу.

Ни кадәр эшемне калдырды бит үләт.

 (Эшли, яза һәм счет сала.)

Атлар булды... Инде чәчүлек җире. Язгы чәчәсе җир барлыгы 1450 гектар. Инде кешеләр. Алтынчы апрельгә барлык эшче көче: карт-корылар, хатын-кызлар һәм яшь үсмерләр белән бергә, бүген армиягә озатылганнарны алып ташлагач, кала, кала... йөз дә, йөз дә утыз бер кеше. Шулардай ерак урманга киткәннәр өч кеше, авылда кала йөз егерме кеше. Авырулар... Гыйният абыйның күзе авырта, бер. Әсма җиңги түшәктә ята, ике. Козгын Сабирның теше сызлый — өч. Әй теш сызлау авырумыни соң ул. Аны кире чигерәбез, кала — ике. Ватан сугышы чорында күз авыруы белән дә исәпләшеп торып булмый, аны да кире чигерәбез, кала — бер. Әсма җиңги... Әсма җиңги түшәктә ята, аны тикшереп карарга кирәк кала — нуль. Монысы да булды. Хәзер инде... Зәкия керә. Кая, бер бит кәгазь бир әле. Ирбулат. Чү, чү! Нефтьле кулларың белән кая тыгыласың. Кара инде кулларыңны, нефть мичкәсемени?

Зәкия. Минем кебек тракторда эшләсәң, синең кулың нефтебаза булыр иде әле.

Ирбулат. Мә, кулың ямьсез булса да, үзең сылу. Төгәл ярты табак.

Зәкия. Рәхмәт, күз нурым. Әгәр тагын әзрәк үссәң валлаһи үзеңә гашыйк булган булыр идем.

Ирбулат. Үсәм, Зәкия малай, үсәм. Тик сүзеңдә генә тор, яме!

Зәкия. Әйткән сүз, аткан ук. (Яза.)

Ирбулат. Зәкия, син миңа тракторны йөртергә өйрәтсәң, мин синең бик яхшы помошнигың булыр идем.

Зәкия. Була ул.

 Ирбулат. Их, ул вакытта без тракторны йөртер идек тә соң. Күктә тургайлар сайрый. Кайдадыр шунда кәккүк моңая. Ә без жырлый-җырлый сөрәбез... Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Зәкия, Шул Зәкия дия, дия... Шаулап бара трактор.

Зәкия. Кит, тозсыз, нинди трактор?

Ирбулат. Шул инде, синең белән мин утырасы трактор.

Зәкия. Әбәү, мәхәббәтсез. Сиңа гашыйк булган мин дурак. (Телефон шалтырата). Фәйрүзә, МТС директорын бир әле. Иптәш Саматов, бу синме? Зәкия сөйли. Әйе, Ленин колхозыннан. Сабир абзый армиягә китте. Машинист юк. Сложный молотилка сукмый. Ә, Кайту 55 МТС ка кайтырга? Ә биредә ничек? Сөйләшүен сөйләшерсез дә, әле тагын сиксән гектар сугасы бар. Ә? Ярый, алай булса кайтам. Хәзер үк дисеңме? Була. Ат таптым исә хәзер үк кайтырга чыгам. Ә?... тәпи тәпи дә була. (Трубканы элә.) Мөршидә апа кайда соң?

Ирбулат. Я ындырда, я конюшнида.

Зәкия. Дөресрәге?

Ирбулат. Дөресрәге киресенчә. Я конюшнида, я ындырда.

Зәкия. Әй, синнән рәтле җавап алып буламы соң.

Ирбулат. Чын, чын шулай.

Зәкия. Ярый инде, үзем дә табармын. Хуш, сау бул, күз нурым.

И р б у л а т. Хуш.

Зәкия. Хуш, былбылым.

Зәкия китә.

Ирбулат (Ялгыз. Көзге алып төзәтенә, чәчен төкерекләп артка, тарып). Әй әйбәт тә соң шушы Зәкия. Күз нурым дигән була бит, их. Әбәү, әллә мин аны чынлап та китаптагы кебек итеп яратам микән. Юк ла, миңа бит әле үсәргә кирәк. Ә мин үсмәгәнмени? Мин хәзер инде җаваплы эшче. Секретарь. Тагын ике елдан армиягә бара торган кеше, мыеклар чыгарга да күп калмаган. Тукта, аның күңеле ничек икән. Дөрес сөйлиме ул, юкмы. (Күзен йомып бармакларын берсенә берсен тигезеп карый.)

Ильяс керә. Ильяс. Әһә, туры килде. Барып чыга бит синең теләк.

Ирбулат. Әйлә... мин бөтенләй аның турында түгел.

Ильяс. Кем турында соң?

Ирбулат. Аккош турында.

Ильяс. Мин дә бит аккош турында әйтәм. Аккош оча, күлгә төшә...

Мөршидә керә.

Мөршидә. Почта килде. Бар әле, энем, кереп ал. Нәрсәләр бар икән.

Ирбулат. Хәзер, апа. (Чыгып китә.)

Ильяс. Я, я сөйләп бетер, тагын нәрсәләр, ди.

Мөршидә. Монысы да җитеп торыр. Ильяс. Шул, шул. Артык узындырдык без ул пытымырны, ә хәзер инде җитте, җитте. Бүген кич үк актив җыелышында тикшерәбез дә шушы көннәрдә колхозның гомуми җыелышын җыйнап колхоздан чыгарабыз. Вәт лодыр, вредитель, ә! Ватан язмышын хәл иткеч сугыш бара, ә ул колхозны таркатырга маташа. Чыгарабыз колхоздан, бетте, вәссәләм.

Мөршидә. Әлеге бәетне язучы да улдыр бәлки...

Ильяс. Шул, мәгаен шул, тикшереп карарга кирәк. Тик без аны бәет өчен түгел, Лодыр, спекулянт булганы өчен чыгарабыз. Кара син аны, ниләр сөйли башлаган... Юк, әгәр без пытымыр Мәхмүзә кебек намуссыз кешеләргә юл бирсәк, ул чагында үзенең көчен аямыйча намус белән эшләүчеләр бар да колхоздан йөз чөерерләр. Ишеттең бит Ишнияз бабай нәрсә әйтте үзенә. Әрлән, сукыр тычкан, диде ич. Знамо, сукыр тычкан. Паразит, колхоз имгәге! Ирбулат йөгереп керә.

Ирбулат. Сөенче, сөенче. Җырла, бие, Мөршидә апа.

Мөршидә. Нәрсә бар?

И р б у л ат. Хәмит абыйдай хат.

Мөршидә. Чынмы, акыллым?

Ирбулат. Менә ич. Мин аның кулын әллә кайдан таныйм.

М ө р ш и дә. Әйе, бу аның кулы. (Дикъкатьләбрәк карап). Юк. Бу аның кулы түгел. Уф йөрәгем!.. Нигә каушыйм мин.

Ильяс. Бир, үзем укыйм.

Мөршидә. Кирәкми. Үзем. (Хатны ача. Укый башлый да катып кала. Пауза). Мә, укы, Ильяс абый.

И л ь я с (хатны ала. Укый). Хөрмәтле Мөршидә ханым! Минем сугышчан дустым, сезнең тормыш иптәшегез Хәмит Җәләевкә биргән вәгъдәмне үтәми кала алмаганга күрә, сезгә, бу күңелсез хатны язарга тиеш таптым. Без, Хәмит Җәләев белән, унсигез мәртәбә дошман өстенә һөҗүмгә бардык. Ватаныбыз өстенә кара яу булып килгән фашист өерләрен унсигез мәртәбә тар-мар иттек. Хәмит һәр сугышта үзен оста танкист, ватанның батыр сугышчысы итеп танытты. Ә унтугызынчы һөҗүмдә безнең танк бәхетсезлеккә очрады. Дошман снаряды тиеп имгәтелтән танкыбыз эчендә өч көн, өч төн камалып торырга туры килде. Без дошман белән өч көн, өч төн сугыштык. Ахырда ирексездән пленга эләктек. Мөршидә. Пленга?.. Ильяс Мөршпдәнец газапланганын күреп укуыннан туктый. Укы, укы, Ильяс абый.

Ильяс (дәвам итә) ...фашист исеме тагып йөрүче ике аяклы ерткычлар, безне иң аяусыз җәзага дучар иттеләр. Ниһаять үлем хәленә китереп җиткергәч, безнең барыбызны да салкын сарайга ябып куйдылар. Миңа тик очраклы рәвештә генә качып котылырга туры килде. Мин атып үтерелгән җирдән качтым. Авылдан чыгып өч-дүрт чакрым киткәч без яткан сарайның дөрләп янганын күрдем. «Хәмит дошман тарафыннан аяусыз рәвештә җәзаланды. Ләкин ватанга хыянәт итмәде. Ул батырларча һәлак булды...

Мөршидә. Хәмит...

Ильяс. Мөршидә...

Мөршидә. Укы, укы, Ильяс абый.

Ильяс (укый).„ ... Мин сезнең тирән кайгыгызны, шулай ук Хәмитнең карт анасы Хәнифә әбинең тирән кайгысын чын күңелемнән уртаклашам. Безнең миллионнарча кешеләребезнең канын койган фашист палачларына каршы үземнең соңгы сулышыма кадәр көрәшергә ант итәм һәм сезне дә шушы изге көрәшкә чакырам. Сәлам белән: Фәйзуллин.

Тирән тынлык. Озак паузадан сон Мөршидә тәрәзә янына килеп сөялә.

Мөршидә. Кояшның нурлары һаман да әле якты...

Ирбулат (Мөршидә янына килеп). Апа...

М өр ш и дә (механик рәвештә аның башыннан сыйпый). Ә син миңа шундый матур төш сөйләгән идең. (Кочаклый.)

Ирбулат. Мин бу хәл булыр дип белмәгән идем шул.

Мөршидә. Син ул төшеңне тагы да сөйләрсең әле яме, аппагым?

Ирбулат. Ярый, апа.

Тынлык.

Ильяс. Их, Мөршидә...

Мөршидә. Кирәкми. Юатма, Ильяс абый, кирәкми.

Тагы да тынлык. Әкрен генә Хәнифә әби керә.

 Хәнифә. Чәй эчәргә нигә кайтмыйсың, балам? Әзрәк мич ашы да салган идем.

Мөршидә. Эшем бар, әнкәй. Хәнифә. Ярый алай булгач, балам. Үз җаең белән кайтырсың тагы... Почта килгән иде. Хәмиттән хат-фәлән юктыр бит.

М ө р ш и дә (ашыгып). Юк, әнкәй.

Хәнифә. Ильяс улым. Син фин сугышында булып кайткан кеше. Бу танкист булып сугышучыларның хәлләре ничегрәк соң? Бик куркыныч җирдә сугышалармы?

Ильяс. Төрлечә була, Хәнифә түти. Хәнифә. Биш ай инде Хәмит баламнан хәбәр юк. Әллә пленга калды инде, әллә...

Ильяс. Һәй, Хәмит кебек арысландай егет пленга төшеп торамы. Кайгырма, түти, берни дә булмас.

Хәнифә (күз яшьләрен сөртеп). Нишлисең бит, ана йөрәге шулай инде... Бала өчен өзелеп тора.

Мөршидә. Борчылма, әнкәй, берни дә булмас.

Хәнифә. Булмасын гына инде. Исән-сау әйләнеп кайгырга язсын. Бердән-бер бит ул минем, бердән-бер.

Мөршидә (көчкә үзен үзе тотып.) Кайтыр, әнкәй.

Хәнифә. Ярый, балам, мин кайтыйм... Син үз вакытың белән кайтып, ашап китәрсең, яме.

Мөршидә (механик рәвештә). Ярый, әнкәй.

Хәнифә китә.

Ильяс. Бичара ана...

Мөршидә. Явызлар... (Сулыгып елый.)

Ирбулат. Апа дим, апа җаным...

Мөршидә. Ильяс абый, Ирбулат энем, хат турында зинһар берәүгә дә белдерә күрмәгез. Югыйсә әнкәй ишетеп акылдап язуы мөмкин. Вакыты белән мин аңа үзем җайлап әйтермен.

Телефон шалтырый.

Мөршидә (трубканы алып). Әйе, Жәләева. Райисполкомнан? Әйе, тыңлыйм... Өч ат, сигез кеше. Чуен юлга — оборон эшенә, ә? Иртәгә сәгать унга районга килергә тиешләр? Ярый, була, иптәш Зарипов. (Трубканы элә.) Иртәгә өч ат, сигез кеше оборон эшенә.

Ильяс. Озаккамы? Мөршидә. Ике айга, ди.

Ильяс Ирбулат Ярый!

Ильяс. Димәк, чәчү өстендә бу кешеләр була алмый. Мөршидә. Шулай булып чыга. (Пауза.) Чәчүне ләкин без барыбер чәчәрбез. Елдагыдан арттырып чәчәрбез. Шулай бит, Ильяс абый.

Ильяс. Дөрес, иптәш Җәләева.

Мөршидә. Бар, энем, хәзер үк бригадирларны алып кил. Хәзер үк килеп җитсеннәр.

И р б у л а т. Очам, Мөршидә апа, очам. (Китә.)

ПӘРДӘ

ИКЕНЧЕ ПӘРДӘ.

Мөршидәләр өе. Вакыт кич. Мөршидә альбом һәм хатлар актара.

 Мөршидә хатлар арасыннан бер хат алып укый... Без бәхетле гомер иттек. Ә бүген без бөтен ил белән бергә авыр фаҗигале көннәр кичерәбез. Сугыш хәлен белеп булмый. Бәлки мин авылга әйләнеп тә кайта алмам. Ләкин соңгы сулышымны алган вакытта да минем телемдә әнкәй белән син булырсың, дустым! Син, җүләркәем, бу үләргә җыйнала икән дип уйлый күрмә тагын, бу сүзләрне мин тик сүз җаеннан гына яздым. Шушындый матур тормышны калдырып, кабергә кереп ятырга ярыймы соң? Дошманны җиңеп авылга кайткач без әле шундый ал да гөл итеп тормыш башларбыз... Бүгенге көндә кичергән авырлыклар барсы да онытылыр. Шулай түгелме, Мөршидә җаным...(Укудан туктый.) Үзәк өзгеч сүзләр. (Пауза.) Юк... Мин еламыйм. Мин түзәм. Немец вәхшиләвенә карата булган ачу-нәфрәт уты минем күз яшьләремне киптерде. Йөрәгем чуер таш кебек хәзер. Катып кала, артта, еракта егетләр гармонь уйнап һәм җырлап узалар. Сайрый тургай, сайрый тургай, баласын җуйган бугай, Баласын җуйган тургайдай ник моңаясың болан. Көянта-чиләк күтәреп Хәнифә керә.

Мөршидә (кинәт кычкырып). Кем ул?

Хәнифә. Бу мин, балам.

Мөршидә. Ә, синмени бу, әнкәй. Гармонь дәвам итә.

Хәнифә. Нишләп болай караңгыда утырасың?

М ө р ш и д ә. Җыр тыңлый идем. Хәзер кабызам. (Лампа кабыза.)

Хәнифә. Кичәдән бирле кәефең юк. Әллә авырыйсыңмы?

Мөршидә. Башым авырта. Салкын тиде ахрысы.

Хәнифә. Шулайдыр шул, кызым, шулайдыр. Төсең дә киткән. Әллә мәтрүшкә кайнатып биримме. Кайнар килеш әйбәтләп кенә эчәрсең дә бөркәнеп ятырсың.

Мөршидә. Бөркәнеп ята торган вакыт түгел шул. Эшем күп. Хәзер правлениегә наряд бирергә барам. Болай да үтәр әле.

Хәнифә. Үтсә ярар иде дә, үтәр, үтәр дип аяк өстендә йөри торгач өзлегеп китмәгәй идең.

Мөршидә. Берни дә булмас. (Рәсемгә карап текәлеп кала)

Хәнифә. Нәрсә ул, кызым?

Мөршидә. Марсельнең рәсеме

Хәнифә (карап). Бигрәк матур, бигрәк тере бала иде, мәрхүм. Нәкъ әтисе иде инде. Мөршидә. Марсельчигым, нәнием минем... Әгәр исән булса, ул шар кебек зур күзләре белән миңа карар иде дә елмаер иде. Сакау телләре белән: Әти! Әти! дип әтисен чакырыр иде. Ә әтисе... (Хәнифәгә күрсәтмәс өчен тиз генә күз яшьләрен сөртә). Ә менә бу Хәмит белән бергә тора башлаган көннәрдә төшкән рәсем. Кара, Хәмит ничек көлеп тора. Ул көнне аның кәефе аеруча яхшы иде. Карточкага төшәргә утырдык, ә ул һаман көлә дә көлә. Нигә көләсең? — дим — Күңелем кытыклана ди. Белмим нәрсәдән көлүе булгандыр. Фотограф ачуланды үзенә, мин дә әзрәк орышып алдым. Ә ул һаман туктамый. Мең бәлә белән төштек.

Хәнифә (рәсемгә карап). Уен-көлкене бик ярата торган иде шул балакаем. Бер вакытта да караңгы чырай күрсәтми торган иде. Бигрәк пар килгән идегез инде. Тик ходай үзегезгә бергә-бергә торырга гына насыйп итмәде.

Мөршидә. Нигә алай дисең, әнкәй? Сугыш беткәч бәлки... Бәлки тагы да әле элекке кебек күңелле итеп торырбыз. Тормышыбыз мул булыр, без Хәмит белән эшләрбез, укырбыз, син дә карт көнеңдә рәхәт гомер кичерерсең.

Хәнифә. Шулай булса ни әйтер идең дә бит, күңелем нигәдер борчыла шул, балам. Ата-бабайлар күрмәгән куркыныч сугыш булды. Алланың каһәре суксын иде ичмасам үзләрен.

 Мөршидә. Әгәр чын-чынлап Хәмиткә бер-бер хәл булса?

Хәнифә, Кит, кит, балам. Авызыңнан жил алсын. (Пауза.)

Мөршидә. Бүген Хәмит турында начар төш күрдем мин.

Хәнифә. Я, я. Сөйлә әле, балам.

Мөршидә. Күңелсез төш ул, әнкәй.

Хәнифә. Күңелем шомлана иде шул. (Елый.)

Мөршидә. Елама, елама, әнкәй бәгырем. Таш бәгырле бул. Күз яшьләре харам безгә хәзер, безнең түккән яшьләребез кан һәм күз яшьләре коеп ләззәт алырга өйрәнгән дошман өчен шатлык кына ул, дошманны шатландырмыйк, әни.

(Кинәт кузгала да ишеккә юнәлә.)

Мөршидә. Кая барасың, әнкәй?

Хәнифә. Хәзер керәм, балам. (Чыга.)

Мөршидә. Тукта, нәрсә уйлады соң бу, әнкәй? Кая болай ашыгып чыкты ул? (Артыннан чыга да шунда ук кереп хат һәм карточкаларны рәтли.)

Ильяс керә.

Мөршидә. Ильяс абый, әйдә, уз.

Ильяс. Хәнифә түти өйдә юкмы әллә?

Мөршидә. Өйдә. Каядыр ишек алдына гына чыкты.

Ильяс. Я, әйттеңме?

Мөршидә. Юк әле, әйтмәдем.

Ильяс. Юкка сузасың, малай. Барыбер ич кайчан да булса бер әйтергә кирәк.

Мөршидә. Шулаен шулай да, ничектер телем бармый. Әгәр Хәмитне яндырып үтергәннәр дисәм, ул акылдан шашачак. Хәмитем дип үлеп тора ич ул.

Ильяс. Син үзең дә шулай түгел идеңмени?

Мөршидә. Тукта, нигә син тагын минем йөрәгемне телгәлисең.

Ильяс. Артык күп кайгырасың, күп уйлыйсың. Мөршидә, кирәкми, алай ярамый. Кичә уйладың, өченче көн уйладың, кайгырдың, елап та алдың. Җитәр. Хатлар, карточкалар? Нигә инде аларны өстерәп чыгардың, алар синең кайгыңны киметәләрмени?

Мөршидә. Юк та...

Ильяс. Шул, шул. Киметмиләр. Киресенчә, кайгы-сагышыңны көчәйтәләр генә. Ә уйлар, тойгылар эченә бер кереп батсаң, аны ерып чыгып булмый, малай. Очы да-кырые да юк аның. Минемчә бу дөньяда нинди авыр минутлар килгәндә дә, гади итеп яши белергә кирәк. Ә уйлы-сагышлы кешеләр яшәүне мие-йөрәге белән кичерә башлыйлар. Ә йөрәк белән кичерергә калдымы, бетте, рәте чуала аның. Кайгы-хәсрәтне чәчми-түкми һәрвакыт йөрәктә саклап йөри башласаң, акылдан шашып үләргә мөмкин.

Мөршидә. Их, Ильяс абый, син белмисең бит.

Ильяс. Беләм, Мөршидә. Хәмит минем дә иң якын дустым иде. Без аның белән бергә уйнап үскән малайлар. Бергә үстек, бергә укыдык, бергә дөнья көтә башладык. Минем аңардан да якын дустым юк иде. Әгәр акфиннар белән сугышта ранен булып кайтмаган булсам, бу сугышта да без аның белән бергәләп дошманны кыйнаган булыр идек. Хәмитнең үлеме минем өчен дә авыр. Ләкин нишлисең, үлгән артыннан үлеп булмый. Хәмитне дус күргән һәм яраткан кешеләргә бары тик бер генә нәрсә эшләргә мөмкин.

Мөршидә. Нишләргә?

Ильяс. Үч алырга, үч!

Мөршидә. Мин үч алуны дошманга каршы корал тотып сугышу белән генә булырга мөмкин, дип аңлыйм. Ә райком мине җибәрми. Фронтка китү турында өч кат заявление бирдем, өчесен дә кире кактыгыз.

Ильяс. Син икмәк фронтында эшлисең.

 Мөршидә. Тагын шул бер сүз. Әллә мин аны аңламыйммы?

Ильяс. Аңлагач, нигә соң һаман тагын шул бер сүзне кабатлыйсың.

Мөршидә. Ярый, бетте. Калсын. Сиңа сүз аңлатып буламы. Я тагын ачуланыша башларбыз.

Ильяс. Әйдә, алай булса, киттек. Правлениегә барып иртәге нарядны бирәбез дә язгы чәчү планын карап чыгабыз. Ә боларны яшер. Хәнифә түтинең дә йөрәген борчып тормасыннар. Ә Хәмит турында тартып-сузып торуның файдасы юк. Тотарга да әйтергә кирәк. Әгәр синең йөрәгең җитмәсә, үзем әйтәм.

Мөршидә. Юк, юк, әйтмә. Бүген үк үзем әйтәм. Син тупас, тагын әллә нәрсәләр әйтеп ташларсың.

Хәнифә керә.

Хәнифә. Әй, Ильяс улым, син дә монда икәнсең. Бик яхшы. Менә аз булса да ярап куяр. Фронтка, кызылармеецларга җибәрерсез.

И л ь я с. Нәрсә соң бу?

Хәнифә. Сары май. Хәмит улым кайтып килсә дип сыерыбыз бозаулагач та җыя башлаган идем... Ә монсы оекбашы белән бияләй. Мөршидә, Ильяс аптырашып бер-берсепә карашалар.

Ильяс. Нигә, әллә Хәмит турында берәр хәбәр ишеттеңме, Хәнифәттәй?

Хәнифә. Юк, ишетмәдем. Исән-сау йөреп кайтса мае да табылыр, оекбашы белән бияләе дә табылыр, алла бирсә. Болары фронтка китә торсыннар. Анда кирәк булырлар. Әз булса да миннән фронтка ярдәм булыр. Ильяс, һәй рәхмәт, Хәнифәттәй.

Хәнифә. Мин инде карчык кеше. Корал тотып сугышка бара алмыйм. Бу герман халкы бигрәк тә усал икән шул, Ильяс балам, бигрәк тә усал икән.

Ильяс. Усал булып әллә кая бара алмаслар, Хәнифәттәй. Аларга да бер җәза көне килер.

Хәнифә. Килер, балам, килер. Ил ачуы — җан ачуы. Ил ачуына дучар булган кеше, үлемгә дучар булган кеше ул. Кая боларын төреп бирим булмаса. (Төрә.) Менә булды.

Мөршидә. Әнкәй, мин правлениегә киттем.

Хәнифә. Бар, балам, бар. Тик кара аны, салкын тидереп өзлегеп китә күрмә. Менә минем шәлемне бөркән булмаса.

Мөршидә. Миңа болай да салкын түгел.

Ильяс. Борчылма, Хәнифәттәй, киленең салкынга бирешә торган түгел синең. Ак аю белән бер.

Хәнифә. Чү, чү, Ильяс улым, күз тигезерсең.

Ильяс. Тими, тими. Әйдә, председатель, киттек. Менә шулай инде без, Хәнифәттәй. Ике председатель, беребез авыл, беребез колхоз. Агылый да тагылый. Аннан башка минем эш бармый, миннән башка аның эше бармый. Ә бергә эшләгәч, очкан кош белән бер. Эшне әйтәм. Шуңа күрә дә без районда алдынгылар белән беррәттән. Ә язгы чәчүне иң беренче булып тәмамлыйбыз. Шулаймы, председатель?

Мөршидә. Шулай инде, шулай. Әйдә. Китәләр.

Хәнифә. Әгәр Хәмит балам кайтса, ул да шулай уйнап-көлеп йөрер иде бит. (Өй җыештыра, шүрлектәге иске китаплар арасыннан актарып фалнама китабын ала да фалнама ача.) Күптән инде фалнама ачканым юк иде. Тукта, ачып карыйм әле. Бәлки Хәмитем турында берәр яхшы, хәбәр сөйләр. Бисмиллаһиррахманиррахим аллаһе ла илаһә илләһуәлхәйелкайюм. (Авыз эченнән аятелкөрси укый-укый шакмак тәгәрәтә.) Әлиф. (Тагын тәгәрәтә.) Җим. (Тагын тәгәрәтә.) Би. Әлиф, җим, би, бишенче бит. (Актара.) Әлиф, җим, би. (Укый.) Хәмит улым исән-сау кайтса кирәк. Менә бит аерым-ачык әйткән. Тукта, тагын бер ачып карыйм әле. (Шакмак тәгәрәтә.) Би. (Тагын тәгәрәтә.) Би. (Тагын тәгәрәтә.) Тагын би. Бар икән бер бетмәгән би. Би, би, би. Өч би. Алтынчы бит. (Укый.) Җәгъфәр Садыйк боерыр ки, әй фал иясе, бу фал кем сәңа кәлде, белгел, хак тәгалә сиңа насрат вирде. Нитәк Дем Мөхәммәт Мостафа саллала- һөлгаләйһе вәссәлләмгә вирдеге кеби сиңа дәхи бер угыл вирер... Сөбханалла! Алтмыш биш яшенә җиткән ирсез карчыкка тагын бер угыл! Һи, җүләр, жүләр! Сиңа ышанган мин җүләр. (Фалнаманы ыргытып бәрә. Бераз паузадан соң тагын ача). Тукта, иблис ләгыйн берәр нәрсә болгата торгандыр. Тагын ачыйм. (Укый). Я фал иясе, бу фал сәңа кәлде.

Ишнияз карт керә.

Ишнияз. Ниткән эшең бу, Хәнифә килен. Фалнама ачып утырасың түгелме?

Хәнифә (куркып). Иннә лплләһи вә иннә пләйһи...

Ишнияз Һи, һи, һи, һи. Әйтеп бетер, оялмасаң раҗигунын да әйтеп бетер. *

Хәнифә. Әйтсә әллә, ни булган. Гомер буе әйткән рәҗигунны бүген дә әйтермен шул.

Ишнияз. Әй, Хәнифә, Хәнифә. Грамот чамалы синдә. Политический грамот чамалы. Имеш гаиптән хәбәр алам диген дә, фалнама ач. Җитмәсә улың танкист, киленең председатель. Фалнама ачып гаептән хәбәр белеп була торган булса, большевиклар ачар иде ул фалнаманы.

Хәнифә. Үзең тегеләй бигрәк үтә большевик булып киттең, мин әйтәм.

Ишнияз. Булса соң, гаеп итәр идеңме әллә?

Хәнифә. Нигә гаеп итим, итмим. Тик үзең, мин әйтәм, кайчан гына мәчет карты булып йөри идең.

Ишнияз. Бер дә кайчан гына түгел, унике ел инде аңа, унике ел! Белдеңме? Ә унике ел эчендә бик күп сулар акты. Колхоз үсте, кешеләр үсте, мин үстем.

Хәнифә. Ярый инде, алай бик үскән булгач әнә комсомолга керерсең.

Ишнияз. Нигә, керермен шул. Комсомол секретаре Рабига үзе әйтеп тора. Сине, Ишнияз бабай, почетный комсомол итәбез ди. Күрдеңме, Ишнияз картның эшләре кая таба бара! Почетный комсомол! Тик менә алла боерган булса, язгы чәчүне вакытында йөз процентка тәмамласак...

Хәнифә. Барлык ирләр фронтта. Белмим инде кодрәт белән генә чәчмәсәгез ул чәчүне. Ишнияз. Менә, менә, кодрәт белән шул, кодрәт белән. Бергә берләшеп, бердәм көч белән фронт өчен эшләү, үзе кодрәт инде. Аннан бөтен ирләр фронтта дигән булып, син безнең ишеләрне бик җиңел генә ирләр исемлегеннән сызып ташларга ни имееш право, белдеңме!

Хәнифә. Әй, әйтмә инде, кордаш. Җитмеш яшьлек карт ирләргә калган дөнья, беткән дөнья ул.

Ишнияз. Алай димә, Хәнифә. Мин әле, әлгаязебиллаһи, чал сакалым белән дә дөньяның астын-өскә китерә алам. Даром что миңа 70 яшь. Йөрәк җилле минем, йөрәк җилле. Кая, укып күрсәт әле, ватан сугышы турында фалнама ни сөйли икән?

Хәнифә. Кит, кит, укыйммы соң. Синнән фалнама кадәр фалнаманы мыскыл иттереп торыр хәлем юк.

Ишнияз. Әй, укымасаң тагын. Әйттем исә кайттым. Поты бер тиен фалнамаңның, белдеңме? Эш калдырып фалнама тыңлап торасым юк әле. Кая прсидәтель? Эшем ашыгыч минем.

Хәнифә. Менә торып, торып бер амин. Прсидәтель бик ашыгыч кирәк булгач, баюк сорыйлар аны.

Ишнияз. Үзең бит әнә, фалнамаң белән бөтен акылымны алдың.

Хәнифә. Яна гына правлениегә китте.

Ишнияз. Правлениегә? Кара син. Мин үзем элек шуннан килдем ич. Аймылыш булганбыз күрәсең. (Борылып.) Тик кара аны, кордаш, башыңны зинкетеп, фалиама ачып маташма, саташырсың. Чыгарга барганда, ишектән кергән Мәхмүзәгә бәрелә. Бу кем тагын, дөньяга сыймастай булып, Гитлсрсыман шалтырап йөри.

Мәхмүзә. Кем Гитлер, минме? Гуаһ бул, Хәиифәттәй, миңа Гитлер диде.

Ишнияз. Ә бу синмени әле, шалтыравык! Һаман дөнья бутап йөрисеңме?

Мәхмүзә. Мин бутамасам да буталып беткән инде дөньягыз.

Ишнияз. Сиңа актив җыелышында биргән сабак аз булган күрәсең. Кара аны, кызым, бу кылануың үз башыңа булмасын.

(Чыгып китә).

 Мәхмүзә. Я рабби, күрәлмәгәннәре бер пытымер Мәхмүзә булды ич. Туры әйткән туганына ярамый, диләр шул. Колхоздан чыгарабыз имеш. Чыгарсагыз әллә бик исем китте.

Хәнифә. Алай димә, Мәхмүзә. Колхоздан чыгып ялгыз башың бер кая да бара алмассың. Ялгыз кеше, сазсыз кеше ул.

Мәхмүзә. Булса да инде, кеше сүзеннән колагың тыныч ичмасам. Үз көнеңне үзең күрәсең.

X ә н и ф ә. Ил кайгысында эшем юк дисенме?

Мәхмүзә. Эшем юк. Ил минем өчен кайгырмый, мин ил өчеи кайгырмыйм.

Хәнифә. Акылсыз сүз сөйлисең, Мәхмүзә.

 Мәхмүзә. Кеше өчен акылсыз булса, үзем өчен акыллы. Әнә гомер буе акыллы сүз сөйләп, акыл сатып йөрүчеләр дә әллә кая бара алмыйлар әле. Ильяс белән Мөршидә килененне әйтәм.

Хәнифә. Ильяс белән Мөршидәгә ни булган?

М ә х м ү з ә. Ни булганын үзләре әйтмиләрмени? Әйтмәсләр шул. Акыллы кеше бит ул сүзне үлчәп, мыскалга салып сөйли торган була. Эше күп, сүзе әз. Эше кәкре, сүзе төз. Менә сиңа акыллы кеше.

 Хәнифә. Бу кадәр гайбәт капчыгы булырсың икән.

Мәхмүзә. Гайбәт капчыгы дип, сии минем сүзне йөрәгеңә ала күрмә тагын. Мин Хәмитне генә кызганып әйтәм. Мин тик әле йомыш белән генә кергән идем. Хәнифәттәйдә бардыр, мин әйтәм.

Хәнифә. Юк, юк. Катрәсе дә юк.

Мәхмүзә. Юк дип, нәрсә икәнен белми торып кырт кисмә, Хәнифәттәй. Үтечкә берәр умачлык оның табылыр әле.

Хәнифә. Әйтәм ич юк. Мәхмүзә. Ярый инде булмагач, хәерле булсын. Хуш хәзергә. (Чыга.)

Хәнифә. Нәрсә лыгырдады соң бу шалтыравык? Яралы йөрәккә тоз салырга кергән дә, умачлык он дигән була. Күңелгә вәсвәсә салып йөри, иблис ләгыйн. (Пауза.) Ильяс белән Мөршидә арасында әллә чынлап та берәр нәрсә бар микән. Кичә Мөршидә үзе дә Ильяска шомлы гына итеп ниндидер бәет турында сөйләп тора иде. Җитмәсә үзе авырыйм ди, үзе докторга да бармый. Юк, юк. Булмас. Фәрештәи ат кебек изге балада шундый бозыклык буламы соң. Я рабби, кайчан бетәр бу сугыш? (Намазлык җәя дә, кулына тәсбих алып тәсбих тарта.) Кайчан җиңелер дошман?.. Кайчан Хәмитем кайтыр? Моңлы итеп Мөхәммәдия укый. Бераздан Мөршидә кайта. Ул Хәнифә әбинең укуын бүлмәс өчен әкрен генә чишенә.

Хәнифә. Сөбханалла, кайттыңдамени, кызым?

Мөршидә. Кайттым, әнкәй... Бик моңлы итеп Мөхәммәдия укый идең ахыры.

Хәнифә. Карчыкларның шул инде, балам. Күңеле сынды исә борынгы китапка тотына. Хәмит балам да ачуланып карады инде. Бер өйрәнгән гадәт булгач укыйсы килә бит. Ничектер күңелгә җиңелрәк булган төсле була. Дин китаплары укый дип син миңа ачуланмыйсындыр ич.

Мөршидә. Нигә ачуланыйм ди. Әгәр аларны укып кайгылы минутларыңда күңеленә юаныч таба аласың икән, әйдә, укый бир. Синең үз юлың үзеңә, безнең үз юлыбыз үзебезгә. Мин, әнкәй, сиңа беркайчан да, бернәрсә өчен дә ачуланганым юк. Һәм бер вакытта да ачуланмам. Үзең беләсең ич. Мин бала вакытта ук ятим калдым. Ана иркәләвенең нәрсә икәнен белми үстем. Үги ананың да җәберен күп күрергә туры килде миңа. Тик менә Хәмиткә чыгып сезнең белән тора башлагач кына ана мәхәббәтенең, ана иркәләвенең нәрсә икәнең аңладым. Син миңа туган анам шикелле үк шәфкать күрсәттең. Синең миңа-күрсәткән изгелегеңне бер вакытта да онытмам, әнкәй бәгырем. Мин сине беркайчан да, беркайчан да ташламам. Без, әнкәй... безнең башыбызга килгән кайгыны бергә кичерербез. Никадәр ул авыр булса да бергә булгач түзәрбез. Түзәрбез бит, әнкәй бәгырем, шулай түгелме?

Хәнифә. Балам, ни булды сиңа? Ник елыйсың син?

Мөршидә. Әнкәй... (Хәнифәне кочаклап елый.)

Хәнифә. Ни булды, кызым?

М ө р ш и д ә. Хәмитне үтергәннәр, әнкәй. Фашистлар яндырып, җәзалап үтергәннәр.

Хәнифә. Булмас, булмас, балам, куй.

Мөршидә. Дөрес, әнкәй. Менә хат...

Хәнифә. Балам... (Елый.)

Мөршидә. Ела, ела, әнкәй бәгырем. Йөрәгеңдәге хәсрәт ялкыны немец ерткычларына ачы нәфрәт утына әйләнгәнчегә кадәр ела.

Хәнифә. Я рабби, я рабби. Бу хәбәрне ишеткәнгә кадәр нигә ичмасам минем җанымны алмадың.

Мөршидә. Ела, әнкәй, тик зинһар үлем турында гына сөйләмә. Без яшибез. Яшибез әле. Ул явызлар койган каннары, түккән күз яшьләре өчен тормышлары белән җавап бирерләр. Ә без яшәрбез.

Хәнифә. Тик Хәмит балам кайтмас.

Мөршидә. Әйе, кайтмас. Хәмит тә, Хәмит кебек илнең меңнәрчә иң гүзәл, иң көчле батырлары бер вакытта да туган илләренә кире кайтмаслар. Ләкин без аларның тормышын үзебезнең йөрәкләребездә яшәтербез. Пауза.

Хәнифә. Мөршидә кызым.

Мөршидә. Әү, әнкәй?

Хәнифә. Бәлки әле бу төш кенәдер, Хәмит исәндер?

Мөршидә. Ах әгәр шулай булган булса иде.

Пауза. Ишек шакыйлар.

Хәнифә. Ишектә кеше бар, кызым.

 Мөршидә (ишеккә килеп). Кем бар?

Тавыш. Бу мин, Мөршидә.

Мөршидә. Кем?

Тавыш. Мин кайттым, Хәмит.

Хәнифә. Ач, ач, балам, кем булса да ач.

Мөршидә. Юк, юк. Бу ул түгел, әнкәй.

Ишекне ача. Култык таягына таянып Хәмит керә. Сулкулы муенына бәйләнгән. Битендә зур яра эзе. Бар да сүзсез катып калалар.

Хәнифә. Балам!

Мөршидә. Хәмит.

Хәнифә. Синме бу, Хәмит балам?

Хәмит (кочаклап). Мин, әнкәй, мин. Мөршидә җаным. (Кочаклый.)

Ут сүнә. Бераз паузадан сон тагын ут кабына. Хәмит чишенгән. Кроватька утырган да сөйли.

Мөршидә. Ә без инде сине үлгән дип уйлаган идек. Иптәшеңнән хат алдык. Менә. (Хат бирә.)

Хәмит. Фәйзуллин? Котылган? Исән? Ә без бит аны эләкте дип уйлаган идек. (Хатны күз йөртеп укый.) Әйе, без пленга төштек. Немецлар безне җәзаладылар... Нишләтеп кенә бетермәделәр алар безне... Имгәтеп хәлдән тайдыргач, сарайга яптылар. Ике йөздән артык кеше идек без анда. Кыйнап имгәтелгән кызылармеецлар, командирлар, колхозчы картлар, карчыклар, балалар, немец солдатлары мәсхәрәләп эштән чыгарылган яшь кызлар, яшь аналар... Юк, ул төрмә түгел иде. Кабер иде ул. Ә без тереләй күмелгән мәетләр идек. Сәгатьләр буе без үзебезнең язмышыбызны көттек. Нишләтерләр безне? Атып үтерерләрме, асарлармы? Әллә үзебездән кабер казытып тереләй кабергә күмәрләрме? Ул явызлар чынлап та безне яндырып үтерергә булганнар имеш. Менә кич булды. Балалар елый, аналар ыңгыраша. Гәүдәсендә бераз көче калтаң кызылармеецлар ишекне, стеналарны җимереп иреккә чыгарга телиләр. Кайберсе идән сайгакларын каера. Кайберсе түшәмгә үрмәли... Бер вакыт фашист бандитлары сарайга ут төрттеләр. Сарай чытырдап яна башлады. ... Сарай эчендә бу вакыттагы булган коточкыч күренеш сөйләп кенә аңлатырга мөмкин түгел. Күпләр акылдан шаштылар... Мин дә, мин дә акылдан шашам дип торам...

Хәнифә. Әй, балам...

Мөршидә. Җитәр, артык сөйләмә, Хәмит.

Хәмит. Ул арада булмады, урамда атыш башланды. Партизаннар... Кемдер, Партизаннар! дип кычкырды... Немец бандитлары кычкырышып кача башладылар... Озак та үтмәде, сарай ишеге ачылды.

Xәнифә. Уфф...

X ә м и т. Ләкин сарайдан үз аягы белән чыгучылар бик аз булды. Сарайдагы кешеләрнең күбесен партизаннар җилкәләренә күтәреп ут эченнән ташыдылар. Партизаннар безне үлем авызыннан коткарып калдылар... Үлүчеләр, мәңгегә имгәнеп гарип булып калучылар да бик күп булды... Ә мин менә күрәсез... Болар бар да немецларда өч көн пленда булган чорның бүләге. Шуннан өч ай партизаннар белән бергә йөрдем. Партизаннар мине тәрбияләделәр, даруладылар. Мин терелдем. Ләкин мин гарип булып калдым. Сугыш операцияләренә катнаша алмый идем мин. Шуның өчен беренче мөмкинлек булу белән партизаннар мине фронт аша үзебезнең якка чыгарып куйдылар. Шуннан госпитальдә тагын бер атна чамасы яттым да, менә сезнең янга кайттым. Ләкин мин гарип белән сез нишләрсез икән инде?

X ә н и ф ә. Нигә алай дисең, балам? Хәнифә елый.

Мөршидә еламаска тырыша.

Ләкин күзләреннән мөлдерәп яшьләр ага. ПӘРДӘ