Логотип Казан Утлары
Очерк

ГУДОКЛАР ҺАМАН ЧАКЫРАЛАР

Очерк Күптән иде инде бу... Иртәнге смена вакыты җитте. Эшчеләр казармасы авыр йокысыннан уянды. Казарма эче тыгыз, бөркү, караңгы, шыксыз, йөрәк өзгеч эч пошулы хисләр тудыра. Анда-санда яндырылган шәмнәр үз-үзләрен генә яктырталар. Көзге усал җилләр, ярыклардан кереп, моңсу янган шәмнәрне бераз гына җанландыра төшәләр... Яшь шахтер Хәлил Искәндәрев, тузып, җылы тотмый башлаган юрганын өстеннән алып ташлады да, үртәнеп, — Чукынсын, азанымы, гудогымы шунда — улый!.. — дип, сәкедән төшеп, киенә башлады. Аның бөкерәеп беткән карт анасы: — Чү, бәпкәм, чү. Алай дия күрмә, мөртәт китәрсең... Тәүбә, әстәгъ- фирулла диген, улым... Гудок кычкырмый, азан әйтә,—диде. — Икесе дә бер лә. Дмитрий бабай әйтмешли, ике илле тиен — бер сум... Гудоклар, озак-озак, сузып-сузып, кычкырдылар. Хәлил ашык-пошык юынганда да, чәй эчкәндә дә гудоклар тынмадылар. — Эш — каторга ул, эш — әйтеп бетергесез җафа һәм кайгы ул, — дип уладылар алар. Авыр, унике сәгатьлек эшкә дә, көне-төне улаган гудокларга да, исертеп, канга батырганча сугыштырыр өчен генә килгән „бәйрәм“нәргә дә Хәлил күнә алмады. — Эт тә чыдый алмаган бу азапларның берәр бетәр көне булырмы икән? — Йөрәгеңнең ерак, бик ерак почмагына кереп, сүнәр-сүнмәс кенә пыскыган өмет нуры белән бергә әллә үзең дә сүнәрсеңме? Бу сораулар гудоклар улаган саен бирелә килделәр, бирелә килделәр,— җавапсыз кала тордылар. Хәлил Искәндәрев һәм аның дуслары зарыгып көткән көн килеп җитте. Карт шахтер Дмитрий бабай казармалар саен кереп: — Бүген хәзер торыгыз! Башлана! Гудокларның тавышы күтәрелү белән, билгеләнгән урынга җыелыгыз,— дип әйтеп чыкты. Хәлил бу юлы гудокларны үзенең туен көтеп алган шикелле каршы алды: юынды, спайланды, киемнәрен алмаштырды. Улының ни өчендер шатланып, тагын да матурланыбрак калуына сокланган ана: — Бәбкәм, ни дип болай киенеп алдың әле? Бәйрәм дә җитмәгән ич, — дип гаҗәпләнде. 142 И- Туктар. — Гудокларның кычкыра башлавын көтәм, әнкәй. — Бәй, улым, син гудокларга ачуланмый калмый торган идең, хәзер... — Хәзерме, әнкәй? Хәзер безнең өчен дә бәйрәмнәрнең бәйрәме житә, тик бераз... бераз сабыр, — дип Хәлил сүзләрен очлап өлгермәде, гудоклар бер-бер артлы кычкырырга тотындылар. Төрле тондагы гудоклар тавышы, бер-берсенә кушылып, көчле һәм өзлексез сузылган дәртле аккордка әйләнделәр. Хәлил, бу гудокларны беренче мәртәбә ишеткән кеше кебек, арлы-бирле килгәләде дә шатланып, — Җанкайларым, чакыра да башладылар. Хуш, әнкәй, хәзер кайтырмын,—дип урамга ашыкты. Ана карчык: — Раббым, мөэмин-мөсылманнарың- ны афәтеңнән саклый гына күр ин- ■le, — дип кенә кала алды. Хәлилгә гудок тавышлары бу көнгә чаклы болай ягымлы, ягымлы да, сөекле дә булып тоелганы юк иде. Хәлил дуслары җыела башлаган урынга барып җитте. Кемнең генә йөзенә карама — барсы да матурланганнар, чөнки барсы да дәртле көрәш утында яналар. Дәртле, тантаналы һәм горур тавышларын һаман саен көчәйтә барган гудоклар тирән-тирән уйларны тудырдылар. Тирән уйлар матур, әйтеп бетергесез матур тойгыларын ияртеп, дәртле күңелләргә көч өстәде. Хәлил Искәндәрев, дуслары белән бергә, коралланып, акларга каршы көрәшкә китте. Гудоклар һаман яңгырадылар, Һаман чакырдылар... Канэчкеч фашистларның һөҗүме башланган сәгатендә үк пенсионер Хәлил бабай Искәндәрев заводка кереп, — Мин дә хәзер гудокларны тыңлап, тыныч кына ята алмыйм. Гудоклар— минем дусларым алар. Ә дусларның чакыруы үлемнән дә көчле ул, —дип заводка яңадан эшкә керде. Эшкә барамы яки ял итәме — Хәлил бабай сокланып һәм сөенеп: — Гудоклар һаман чакыралар,— дип, озак-озак тыңларга ярата. Ә гудоклар һаман чакыралар. Т