ГЕННАДИЙ ГОБӘЙДУЛЛИН
1
...Күпме моңлансам кунып милли агачлар өстенә
Барсы корган, бер генә юк җанлысы, яфраклысы...
Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай бу юлларны 1910 елда язган. Ул вакытта әле татарларның үз республикалары да, сайлау һәм рәхәтләнеп яшәү хокуклары да булмаган. Ул вакытта Тукай исеме белән аталган урамнар, авыллар, районнар да булмаган. Габдулла Тукай хәзерге Чуваш Республикасында бер авылның «Тукай» исемен йөртәчәген һәм үлеп бер ел үткәч тә шул авылда бер малай дөньяга киләчәген, һәм бу малайның соңыннан, үсеп җиткәч, герой булып чыгасын да белмәгән. Бөек шагыйрь татар милләтенең, татар халкының хәзерге кебек алга баруын күрсә, үзен бәхетле санар иде. Гобәйдуллин кебек геройларга карап, сокланыр иде, горурланыр иде.
1914 ел. Беренче бөтен дөнья сугышының кызган чагы. Карпат таулары буйларыңда Россия халкы белән аның дошманы — немец империалистлары көрәшәләр. Елга кебек булып кан түгелә. Исәпсез-хисапсыз халык кырыла. Аналар балаларын, балалар аталарын, хатыннар ирләрен югалталар. Россия авыллары өстендә сөрем шикелле булып кайгы-хәсрәт тора. Халык зар елый. Мена шундый кайгылы, Советлар Союзы Герое Геннадий Гобәйдуллин шомлы 1914 елда, ярлы семьяда Гыйният Гобәйдуллин дөньяга килә. Бу хәбәр тиз арада бөтен авылга тарала:
«Әй, ходаем, — диләр карчыклар, — Гобәйдулла үзе сугышка китте. Бичара хатыны бер үзе ике бала белән нишли инде?».
Кендек әби дә нәкъ шулай уйлый, тик үзенең фикерен бала анасына әйтми. Ул, киресенчә, ананы мөмкин кадәр юатырга, шатландырырга тырыша. Баланы мактый ана бәхет тели. Көннәр үтәләр. Гыйниятнең әнисе ай яктысында баласын тирбәтә. Сугыш турында кайгылы җырлар җырлый. Күзләреннән яшь тама... Атналар, айлар үтә. Гыйният үсә, елмая белә башлый. Нидер әйтергә теләгән төсле, анасына күзләрен теки. Күрше-тирә хатыннары, очраганда, Гыйниятне кулларына алып: «Баһадир булыр, баһадир» дип көлешәләр. Аннан соң тагын сугыш турында, халыкның бәхетсезлеге турыңда сүз башлана. «Кайчан бетәр инде бу сугыш!» диешәләр. Авылдан сугышка көннән-көн яшь егетләр китеп тора. Алар урынына сырхаулар, аяксызлар, кулсызлар кайта. Шулай итеп, гамь эчендә вакыт үтә. Гобәйдулла фронттан кайтканда, Гыйният аны капка төбендә каршы ала. Атасы белән улы беренче тапкыр күрешәләр. Гобәйдулла зур улын» — Сабирны кулына ала. Шәмсениса әби бу хәлгә карап, читтәрәк торган Гыйнияткә күрләтә:
— Ә монысы, монысы, күрәсеңме, үзен кебек булган бит... — ди. Гобәйдулла балаларын сөя. Авыл халкы гөр килә. Күбесе фронттан кайткан солдатларны каршылый. Революция башлана. Россиянең томанлы авыллары өстендә ирек кояшы елмая. Халык күкрәк киереп сулыш ала һәм Совет властен саклау өчен күтәрелә. Гыйният кечкенәдән үк ат өстендә йөрергә ярата. Сабан туйларында ул ат өстендә оста йөрүе белән шөһрәт ала. Аны тирә-яктагы авылларда да беләләр, «һичшиксез, кавалерист булыр бу егет» диләр карт солдатлар. Гыйниятнең үзенең дә кавалерист булырга исәбе юк түгел. Ул ат ярата, атта йөрергә ярата. Колхозда аны «Буденный» дип йөртәләр. Әгәр дә берәр җиргә ашыгыч рәвештә кеше җибәрергә кирәк булса:
— Буденный барыр, аны җибәрергә, — дигән сүзне бик еш ишетергә туры килә. Гыйният физкультура һәм спортны ярата. Ул авылда беренче спортсмен. Мәктәп һәм комсомол Гыйнияткә төрле яктан үсәргә ярдәм итә. Ул белем алырга, күбрәк күрергә, алга омтыла. Аның йөрәге, дәрт чишмәсе кебек, ярсып тора».
2. 1934 елның көзендә, Горький шәһәренә бара торган олы юлдан: кечерәк кенә буйлы бер егет атлый. Аның аркасында төенчек, кулында таяк. Соры күзләре белән ул еракка карап ала да, туктап, артына карап куя. Егетнең артыннан килгән төсле булып, җил-давыллы кара болыт килә. Егет адымын кызулата төшә. Тик, ничек кенә итмәсен, давыллы яңгыр аны куып җитә, чылата. Салкын яңгыр аның тәннәренә үтә. «Ничава, —ди, егет — мондый яңгырны гына күргән без. Пүчтәк...»
Бу—Гыйният Гобәйдуллин иде. Ул туган авылыннан беренче тапкыр әнә шулай чыгып китте. Шәһәрнең шау-шулы тормышы, аның заводлары, эшчеләре, ыгы-зыгысы Гобәйдуллинны үзенә тартты. Аның заводта эшләгән агай-энесе, авылга кайтңан саен: «Юкка монда ятасың, Гыйният, синең урының заводта» дип аны һаман заводка каера иде, менә хәзер күрсен инде — Гыйният заводта. Гыйният, Балахна шәһәренә килеп, электр станциясенә котельщик булып керде һәм бу яна эшкә ул бик тиз күнегеп китте. Аның ачык күңеллелеге, түбәнчелекле була белүе, дәртлелеге эшчеләргә бик ошый иде. Электростанция эшчеләре Гыйниятне тиз арада үз семьяларына тулы хокуклы член итеп алдылар. Гыйният тиз арада-эшчеләр арасында җәмәгать эшләренә катнаша башлады. Ул вакытта русча начар белгәнлектән, рус телен өйрәнүне үзенең беренче бурычы итеп куйды һәм ул бу бурычны үтәү чарасын күрде. Клубларда, төрле түгәрәкләрдә катнашты. Шәһәрдә эшләү һәм яшәү Гыйниятнең тышкы кыяфәтенә дә үзгәреш кертте. Ул шәһәрчә киенде. Үзенең авылындагы иптәшләренә, бигрәк тә иптәш кызларына матур-матур хатлар язды. Хатка каршы шундый ук җылы җаваплар алынды. Тормыш үз агымы белән акты да акты. Гыйният Балахнага килүенә бер ел үтүен сизми дә калды.
1935 елны Гыйният Горький шәһәрендә иптәш Молотов исемендәге Автозаводта: моторист булып эшли башлый. Горький шәһәрендә исә эш тә, тормыш та, Балахнага караганда, күп тапкыр күңеллерәк. Шәһәр дә зур, эш тә кечкенә түгел. Гыйният чын күңеле белән эшкә чума. Буш вакытларын сугыш белеме өйрәнү өчен файдалана. Шәһәргә килгәч спорт-физкультура эшләренә татын да ныграк әһәмият бирә башлый. Горький шәһәреңдәге стадионнар, клублар белән якыннан таныша. Производствода Геннадий Гобәйдуллин үзен ударник итеп таныта. Шуның аркасында, эшчеләр арасында ана хөрмәт арта. Гыйниятне яхшы эшче итеп тә, яхшы иптәш итеп тә яраталар. Аның дус-ишләре күбәя. Ә инде дус-ишләр белән тормыш тагын да күңеллерәк була. Җырда да бит: «Дус-иш кирәк дөнья көтәргә» дип жырлыйлар.
Гыйният һәрбер яңалыкны вакытында эләктереп ала. Ул рус телен, үзләштерә. Русча китаплар, газеталар укый, белемен арттыра, культурасын үстерә. Заводта эшли башлавына ике ел дигәндә, ул бөтенләй үзгәрә. Культуралы совет эшчесе — ударник булып әверелә. Җәмәгать эшләренә якыннан торып катнаша. Комсомол оешмасы акын туган йортына әверелә. Комсомол аныц үсүенә, алга баруына ярдәм итә. Комсомол аны җитәкли, аныц эш дәртен үстерә, аның омтылышына нур сибә, аныц тормышына мөкаддәс бер ямь бирә. 1936 елның көзендә Гыйниятне Автозавод эшчеләре Кызыл Армиягә озаталар. Эшчеләр, комсомолецлар, партком, завком работниклары, егетләр-кызлар — Гыйниятнең кулын кысалар, аны туганнарча кочаклап үбәләр, аңа чәчәкләр бирәләр. Поезд кузгала. Кызлар яулык болгыйлар, егетләр Гыйннияткә нидер әйтәләр, иптәшләре хат язып торуын сорыйлар. Поезд Гыйниятне Ерак Көнчыгышка алып китә.
4.
Уңган егетләрне һәр жирдә яраталар. Уңганлык сыйфаты армия сафында иң мөһим сыйфат, һәрбер эшне җиренә төгәл житкереп эшләү, дисциплина, начальникларга буйсыну, һәрбер приказны тиз үтәү, сүзне кыска һәм ачык итеп сөйли белү кызылармеец өчен закон. Гыйният Армия сафына керү белән, Кызыл Армиянең уставын тизлек белән үзләштерүне үзенең бурычы итеп куя. Ул алдынгы кызылармеецлардан Тәҗрибә ала. Командирларның һәм политработникларның сүзләрен игътибар белән тыңлап, хикмәтле сүзләрне онытмаска тырыша. Ил чигеңдә сизгерлек көчле булырга тиеш. Кайберәүләрдә сизгерлекне өстәнрәк аңлау да бар. Уяу булыр өчен теләк кенә дә җитми, аның өчен белем, тәҗрибә кирәк.
1937 елның август аенда Гыйният чиктә вакытта дошман белән булган беренче очрашуны башыннан кичерә. Караңгы төн. Сопка өстендә томан. Күзгә төртсәң дә күренерлек түгел. Г ыйният часовойны алмаштырырга тиеш. Ул хәзерләнә. Ләкин, аның вакыты җитмәгән әле. Ул ашыга, ләкин ни өчен ашыкканын үзе дә белми. Бәлки төннең караңгы һәм шомлы булуы шулай итә торгандыр. Аны Гыйният үзе тә белми, ләкин ул ашыга. Кинәт тревога... Гыйният йөгерә. Мылтык тавышлары. Часовой егыла. Тагың берничә кызылармеецны бандитлар яралыйлар. Дошман безнең постка һөҗүм итә. Гыйният сугышның кызуына барып өлгерә. Аның янында тагын берничә сугышчы. Алар һөжүм итүче дошманнарның «кабыргаларын саный» башлыйлар. Ике арада атыш башлана. Гыйният ике бандитны дөмектерә. Аның берсе офицер булып чыга.
16 бандитның 11 качып котыла, калган бишесе безнең җирдә ятып кала. Гыйният хезмәт иткән жирдә мондый бәрелешләр еш-еш кына булып торалар. Ләкин, совет сугышчыларының сизгерлеге аркасында дошманнарның борыннары җимерелә тора. Гыйният сугыш белемен өйрәнүен тырышып дәвам иттерә. Ул төрле курсларда укый. Полковая школа да укып, аны тәмам итә һәм аңа взвод командиры исемен бирәләр. Үзенең срогы чыккач та, Гыйният үзе теләп Армия сафында кала һәм 1939 нчы елга кадәр Ерак Көнчыгышта ДОТ коменданты булып эшли. 1939 елны Гыйният Горький шәһәренә, сөйгән заводына кайта. Аңа анда яңа эш бирәләр. Ул НКВД буенча взвод командиры итеп билгеләнә. Бу яңа өлкәдә эш шактый авыр булып чыга. Ләкин Гыйният бу эшкә дә җиң сызганып керешә. Белемле кешегә эшнең авыры юк. — ди ул. Һаман өйрәнүен дәвам иттерә.
1941 елның мае. Ял көне. Сиреньнәр, акацияләрнең хуш ис бөркеп, чәчәк атып утырган вакыты. Тирә-як тын, матур. Кояш үзенең алтын нурлары белән дөньяны гаҗәпкә калдыра. Җылы җилләр сирень чәчәкләрен иркәлиләр. Көннең матурлыгы йөрәкне ашкындыра. Әллә кая еракка барасы килә. Мең төрле теләк тудыра торган язгы матур көн. Гыйният үзенең иптәшләрен Идел буена чыгарга өнди.
— Ахмаклар, менә шундый һавада, кояш шулай елмаеп торганда көймәдә йөрү үзе ни тора, — ди ул. — Дөрес, егетләр, Гыйният дөрес сөйли, менә морҗасы кәкре булса да, төтене төз.... — ди шаян егет Мусин. Озак та үтми, бөтен компания автобуска утыра. Гыйниятнең Василий дигән бер иптәше бер кулына бер төргәк колбаса тоткан, икенче култыгына аракы кыстырган.
— Теләсәгез нишләтегез, мин закускасыз Идел буена чыгарга яратмыйм. иптәшләр... — ди Гыйнияткә карап. Гыйният көлә: «Тукта, Василий, син закуска янына тагын нәрсәдер алгансың түгелме соң?..»
— Әлбәттә, закусканы юешләмәсәң үтми ул.» Мин закуска янына менә шундый нәрсә дә алып чыгарга яратам... Бар да көлешәләр. Автобус Идел буена җитеп туктау белән, сикерешеп төшәләр дә, көймәче янына барып, көймә алалар. Идел буенда болардан башка да күп кенә яшьләр ял итәләр. Монда яшьләр генә түгел, картлар да, бала-чагалар да тулып ята. Гыйният ишкәк ишә. Мусин әкрен генә җыр башлый. Бар да аның җырына кушылалар. Җыр, язгы җылы җил кебек, тын Идел өстенә җәелеп китә. Ерактан бер көймә йөзеп килә. Анда кызлар. Василий, маңгаена кулын куеп карап тора да, кычкыра:
— Әй, егетләр, әнә күрәсезме, теге якта алтын балыклар йөзә бит. Әйдәгез, куып тотабыз үзләрен... Гыйният темпны кызулата төшә. Көймә су өстеннән шуып бара. Дулкыннар чәчрәп, кояш нурларыңда коеналар да, тагын югалалар. Егетләрнең барында да алдагы көймәне куып җитү теләге яна. Егетләр көймәсе кызлар көймәсен куып җитә дә, яныннан үтә башлый. Бер кыз кулы белән егетләр көймәсен этеп җибәрмәкче булып сузыла. Шул вакытта көймәләре чайкалып әлеге кыз суга егылып төшә. Кызлар, бер тавышлан, куркышын кычкыралар. Суга төшкән кызны Идел суы төреп ала. Кинәт суга тагын кемдер чума. «Гыйният». «Ах. Гыйният...» Ләкин, көймәдәгеләр күз ачып йомганчы, Гыйният судан калкып чыга, аның кулында суга егылып төшкән кыз.
Кино-театр алдыңда өч кыз тора. Алар үзара сөйләшкәләп алалар да, тагын карыйлар. Алар киенгәннәр, ясанганнар, өчесе дә матурлар. Арада берсе бигрәк тә түземсезлек белән карана, күрәсең, алар кемнедер көтәләр. Әйе, алар, бакча- буйлап, ашыга- ашыга атлап килүче урта буйлы егетне көтәләр. Бу — Гыйният Гобәйдуллин. Өч кызның берсе, елмаеп, аның каршысына чыга. Гыйният башта апч тырабрак кала.
— Әллә танымыйсызмы? — ди кыз.
— Гафу итәсез, кайдадыр күргән төсле булам.
— Ә мин сезне ике атна буена эзләдем. Сез бит мине үлемнән коткаручы,— ди кыз, әкрен генә көлә. Гобәйдуллин Волга буендагы картинаны күз алдына китерә. Кызны таный.
— Мин сезнең исемегез, фамилиягезне дә белмим бит, теге вакытта сорашырга онытканмьнн.
— Ярый, таныш булыйк,—ди, Гыйният, — Мин Гыйният Гобәйдуллин, ә сез?
— Мин Аня, Гыйният Гобәйдуллин, ә сез нинди милләттән?..
— Чип-чи татар...
— Бер дә ошамагансыз. Мин сезне Геннадий дип йөртсәм ачуланмассызмы?.. — Чүлмәк дип атасагыз атагыз, тик мичкә генә утыртмагыз, — ди Гыйният шаяртып.
— Геннадий, сез бик ашыгасызмы, әгәр ашыкмасагыз «Музыкальная историяне»не карап чыгар идек. Мин билетны үзем алам. Чөнки мин сезгә бурычлы... Гобәйдуллин көлеп:
— Сез гомерегезне бик арзан саныйсыз икән, — дип куя.
— Сезнең нәрсә әйтергә теләгәнегезне аңлыйм — ди, Аня, сөйкемле елмаеп, — ярый, ничек тә үпкәләшмәбез, ә хәзергә, әйдә, кинога соңга калмыйк. Сеанс башлана. Картина Гобәйдуллинга да, Аняга да ошый. Алар бу картинаны яңадан берничә тапкыр карыйлар. «Ләкин, хәзер инде үзләре генә, икәү генә, йөриләр. Шул вакыттан Гыйниятнең исеме дә «Геннадий» булып китә.
7
Аняның йөрәгенә аңлашылмый торган бер уй, кайгы кереп утырды. Ул кайгы — Гыйният кайгысы иде. Иделдә очрашкан вакыттан башлап Аня Гыйният турында өзлексез уйлый башлады. Сонгы атналарда ул тойгы тагын да көчәя төште. 19 яшьтәге тыйнак кына бер кызга, «Гастроном» магазины мөдире Аняга күп кенә егетләр «мәхәббәт игълан» итеп карадылар. Ләкин, берсе дә, Аняның йөрәгенә йогынты ясый алмады. Гыйният исә бөтенләй башка. Танышуларына инде айдан артык вакыт үтеп киткән, ләкин Гыйният «яратам», «сөям сине» дигән сүзләрне әйткәне дә юк. Ләкин, бу сүзләрне әйтмәсә дә аңлашыла; аның иң гади сүзләре дә: «Бәгърем, сине яратам мин» дигән мәгънәне биргән төсле булып тоела. Гыйният үзе дә аптырый. Бу ни хәл булды соң? Шул кызны минут саен күрәсе килеп тора. Аның яныннан бер секундка да китәсе килми. Әллә гашыйк булдыммы икән? дип уйлый Гыйният. Кайвакытта ул Анядан бизәргә тырышып карый, аның җитешсез якларын табарга тели, ләкин барып чыкмый. Бер көнне шулай, кинодан кайтып барганда, Аня:
— Геннадий, мин сезне үземнең картлар белән таныштырмакчы булам, ничек карыйсыз?— дип сорап куя.
— Бик шәп булыр.... — ди Гыйният. Гыйният картларга да ошый һәм ул Аняларның өйләренә барып-килеп йөри. Шулай йөргән арада, көннәрнең берсендә, дөресрәге, кичләрнең берсендә, карт атаның тәкъдиме буенча, Гыйният аларның өендә кунарга кала.
8
Иртә белән Аня Гыйният йоклаган бүлмәнең ишеген шакыды. Гыйниятнең торганын һәм киенгәнен күреп, бүлмәгә керде:
— Мин сезне йоклыйсыздыр дип уйлаган идем, уятмакчы булып ишек шакыдым.
— Ә мин үзем хәзер сезне уятырга бармакчы идем. Икесе дә көләләр, икесенең дә уенда бәхетле матур тормыш төзү, тизрәк кавышу бергә тора башлау. Аня иртән уянгач та үзенең киләчәк тормышын күз алдына китереп, хыялланып ятты. Менә ул Гыйният янына килгәч тагын шул ук уйларга чуүмды. Гыйният, аны сизеп алып, Аняның кулын үзенең кулына алды:
— Бүген сез ниндидер мировой мәсьәләне чишәсез ахыры, Аня, шулаймы?.. Аня, иркәләнеп, Гыйнияткә сыенды.
— Юк, бүген көн бик матур. Бүген беренче тапкыр шундый матур көн,— дип көнне мактады. Бүген кояш, гадәттәгегә караганда, матуррак булып, нурланып күтәрелде. Бүгенге матур иртә үзенең сафлыгы, яктылыгы, нурлылыгы, җылылыгы, төрлелеге һәм тулылыгы белән Аня һәм Гыйниятнең киләчәк тормышына ошаган иде. Гыйният һәм Аня да үзләренең тормышларың менә шушы җәйге матур иртә кебек итеп күз алларына китерәләр иде. Ашханәдә картның тавышы ишетелде:
— Ягез, күгәрченнәр, самовар өстәлдә, сезне көтеп утырабыз,—диде Иван Лелетов. Аня аңа каршы:
— Хәзер, әти, хәзер чыгабыз, — дин җавап бирде. Бар да өстәл тирәсенә утырыштылар. Иван Лелетов сүзне бүгенге көннең матурлыгын мактаудан башлады. Бар да аның сүзен дөресләделәр. Лияның әнисе тәрәзәне ачып җибәрде, җылы һава белән бергә язгы чәчәкләрнең хуш исләре бөркелде. Әңгәмә дәвам итте. Гобәйдуллин, бүген көн бик матур, аны әрәм итмәскә, матур итеп уздырырга кирәк, дигән тәкъдимне кертте. Аня исә шундый тәкъдим ясалуың көтеп утыра иде.
— Бүген ял көне, — диде Лелетов, — ял көнендә ял итә белергә, эш көнендә эшли белергә кирәк, балалар. Аня Гыйнияткә карады. Аннан соң әтисенә карап:
— Әйдәгез, Идел буена чыгабыз...— диде. Карт кулын селтәп, — Юк, кызым, без әниең белән өйдә утырабыз инде, ә сез Геннадий белән барыгыз, күңел ачыгыз, ял итегез... — диде. Бу тәкъдим яшьләргә ошап куйды.
— Димәк, көймәдә йөзәбез, Аня?..
— Син, Геннадий, тагын миңа чәнечкеләр җибәрмәкче буласың ахырсы?.. Гыйният, Аняга карап, назлы елмаю белән елмайды да, өстәлдә яткан газетаны алды. Ул газетаны алып та өлгермәде, күршеләр ишек шакыдылар һәм:
— Тыңлагыз, радио тыңлагыз...— дигән кискен тавыш ишетелде. Гыйният тиз генә штепсельне тыкты. Радиодан иптәш Молотов сугыш башлануы турында, Германиянең безгә һөҗүм итүе турында дулкынлы речь сөйли иде. — Сугыш! Бу шомлы сүз һәркемнең йөрәген бер өшетеп, бер яндырып алд. Бу — кешеләрнең язмышларын, омтылышларын, тормышларын, сәгадәтләрен, якты теләкләрен җимерә торган сүз. Иптәш Молотов, котырган фашистларның безнең тыныч шәһәрләребезне, тыныч йокыда яткан балаларыбызны бомбага тотуларын сөйли. Бөтен йөрәкләрдә куркынычлы, кайгы-хәсрәтле, ачулы тойгы кайный. Лелетов агара. Лияның күзләренә яшьләр килә, карчыкның кулындагы чынаяк идәнгә төшеп ватыла, Гыйниягнең йөзенә моңа чаклы булмаган җитдилек керә. Әйтерсең. бөтен дөнья үзенең кире ягы белән әйләнә. Урамда халык төркеме-төркеме белән тукталып радио тыңлыйлар. «Сугыш, сугыш»!» Гыйният ашыга-ашыга җыена башлый.
— Син кая барасың, Геннадий? — ди Аня. Гыйният Аняга кырт кисеп, — Военкоматка! — дип җавап бирә, Гыйниятнең йөзендә әллә нинди әйтеп бирә алмаслык ачу, ашкыну галәмәтләре уйный. Аня аның йөзендә беренче тапкыр җитдилек, кискенлек, ярсыну күрә. Гыйнияткә ул бернәрсә дә әйтми, тик дусларча кулын гына кыса.
9
Гыйният үз теләге белән фронтка китә. Ул бөек туган илен, үз халкын ярата. Ул татар халкының намуслы улы булырга тырыша. Фашист ерткычлар Советлар иленең байлыгын, аның халкын таларга чыкканнар. Алар халыкның азатлыгын тартып аймакчы булалар. Алар безнең халкыбызга яңадан коллык камыты кидертмәкчеләр. Эшчеләр, колхозчылар, укымышлы яшьләр фронтка агылалар. Вокзалларда халык. Төенчекләр, чемоданнар, рюкзаклар...
— Мин сиңа ышанам, Геннадий, син илнең ышанычын аклый торган кеше! — ди Аня. Лиядан башка иптәшләре дә:
— Яз, Геннадий, ә фашистларга махы бимә диләр.
— Бурычымны үтәргә тырышырмын, иптәшләр, сез тылда көчегезне кызганмассыз дип уйлыйм,—ди Гыйният. Шулай итеп, бу китүдә Гыйният көнчыгыш ягына түгел, көнбатыш ягына китә.
10
Гобәйдуллии миномет дивизионына взвод командиры ярдәмчесе итеп билгеләнә. Килү белән Гыйният сызганын эшкә керешә. Сугышның беренче көннәреннән үк дивизион могъҗизалар күрсәтә. Бу яңа машина, яңа типтагы корал артиллерия составында почетлы урыннарның берсен ала. Бу коралның дәһшәтен немецлар үз җилкәләрендә татыйлар. Гобәйдуллин хезмәт иткән дивизион тарафыннан, гына Р. шәһәре янында биш меңнән артыграк фашист кырыла. Гобәйдуллин тиз вакыт эчендә үзе нең эшен үзләштереп өлгерә. Батырлык, кыюлык күрсәткәне һәм тәртипле булуы өчен аны начальство да ярата. Сугышчылар аны куркусыз һәм кешегә ягымлы командир була белгәне өчен яраталар. Аңа начальство тарафыннан да, сугышчылар тарафыннан да хөрмәт арта бара. 1941 елның ноябрь ае. Немец урдаларының Москвага һөҗүм итүләренең иң куәтле вакыты иде. Алар ничек кенә булса да, Москваны басып ялмакчылар, ватаныбызның йөрәген яндырмакчылар нде. Ләкин, совет халкының батыр уллары тимер стена булып, дошманга каршы таң калырлык көрәш башладылар. Алар үзләренең күкрәкләре белән Москваны капладылар, ышыкладылар. Гобәйдуллин дивизионы бу сугышларда да үзен яхшы яктан күрсәтте. Москва янында дивизион алты меңнән артыграк немец оккупантын кырып ташлады. Кызыл Армиянең көчле ударларына түзә алмыйча, Гитлер шакаллары артка чигенделәр, аларның юлында җимерелгән танклар, машиналар, кораллар тавы, солдат, офицер үләксәләре чәчелеп калды. Минометный дивизион дошманны куып баруында дәвам итте. Дивизионның сугышларда батырларча көрәшүен искә алып, аңа гвардия байрагы бирелде. Аның даны бөтен фронтка таралды. Аның куркусыз сугышчылары каты көрәшләрдә чыныктылар, үстеләр, ныгайдылар. 11
1942 елның январь ае. Мөһим бер операцияне үтәгән вакытта, безнең бер частьны дошман уратып ала. Ләкин уралып алынган хәлендә дә, безнең часть йөзләгән фашист бандитларын кыра. Уралып алынган хәлендә дә, аларга көчле ударлар ясый. Безнең әйләндерелеп алынган частьның сугыш припаслары бетә башлый. Азык бары биш көнлек кенә кала. Искиткеч түземлелек, оешканлылык, тәртиплелек аркасында, часть биш көнлек азыкны бер айга суза, сугыш припаслары булдыру өчен, үзебезнең частьлар белән бәйләнеш тота. Дошман тарафыннан чолганып алынган урында оборона тоту өчен, кешеләрдә булмый торган көчне булдыру кирәк. Часть һичшиксез авыр хәлдә. Ләкин, гвардеецлар бөтен авырлыкларны җимереп чыгарга хәзер торалар. Шуның өчен дә бит, аларнын кулларында гвардия байрагы җилферди, ә байрак астында, Геннадий Гобәйдуллин шикелле, илнең батыр уллары баралар. Гобәйдуллинны часть командиры иптәш Каратон чакырып ала. Гыйпият берәр задание биреләчәген алдап ук сизеп тора. Каратон чыннан да аңа куркынычлы һәм мөһим задание бирә. Урман буена һәм авылга разведка ясарга кирәк. Немецларның шул тирәдәге көчен белергә һәм тиешле мәгълүмат алып кайтырга кирәк. Майор Каратон бу заданиенең бик җаваплы икәнен ачык белә. Ләкин ул Гобәйдуллинны да белә һәм аңа ышана. Гобәйдуллин инде үзен күрсәтеп өлгергән егет.
— Задание бик авыр һәм җаваплы, әгәр дә мөмкин булмаса, үтәмәскә. Аңлашылдымы? — ди майор.
— Аңлашылды иптәш майор! — ди. Гобәйдуллин. Командир Гобәйдуллинның кулын кыса. Гобәйдуллинга, сайлап алып, алты сугышчы бирәләр. Гыйният үзенә автомат ала, Первезенцев исемле сугышчы кул пулеметы ала. Салкын кыш иртәсе. Таң вакыты. Кар билдән. Куе агачлар эченнән разведка саклык белән генә як ягына каранып алга бара. Агачлар бәскә күмелгәннәр. Гобәйдуллин кар өстендә аяк эзләрен шәйли. Ул эзләрне җентекләп тикшерә.
— Егетләр, — ди ул үзенең сугышчыларына, — Моннан күп булса биш-алты кеше үткән. Әгәр бетерергә уйласак, сигналсыз башламагыз... Аңлашылдымы?
— Аңлашылды, иптәш командир! — диләр сугышчылар. Разведка эз буенча әкрен генә бара. Озак та үтми, немецча сөйләшкән тавышлар ишетелә. «Туктагыз...» ди Гобәйдуллин. Тыңлыйлар. Яхшылап карыйлар. Аяк эзләре буенча, тагын алга юнәләләр. Ерак та барырга туры килми, фашистларны ачык күрә башлыйлар. Гобәйдуллин әйтә:
— Күрәсезме, иптәшләр? Җидебезгә биш балык...
— Ике кешегә эш юк, иптәш командир, — диләр сугышчылар. Гобәйдуллин команда бирә. Дошман разведкасы юкка чыга. Командир үзенең сугышчыларына:
— «Хәзәен» белән исәп-хисапны бетердек бугай, — ди. Сугышчылар көләләр. Разведка тагын алга китә. Тынлык. Аяк астындагы тирән карның шыгырдавыннан башка бер тавыш та юк. Урттан да черем итә төсле, жил дә юк, тукран да тукылдамый. Тирә-як тынлыкка чолганган, гүяки монда сугыш бөтенләй юк. Ләкин, мондагы тынлык үзенчәлекле, шомлы һәм киеренкеле. Сугыш вакытындагы тынлык шау-шуга караганда авыррак тәэсир итә. Разведчиклар үзара әкрен генә сөйләшеп баралар. Командир сөйләшмәскә куша. Сугышчылар тып-тын булалар. Ләкин, алга баруны дәвам итәләр һәм шактый жир үткәч урман читенә чыгалар. Шомлы тынлык кинәт бозыла. Яшеренеп яткан дошман автоматларына сүз бирә.
— Ятыгыз, кузгалмагыз, — ди Гобәйдуллин. Гыйният үзе дә ята һәм яткан килеш дошманның ут нокталарын тикшерә башлый. Дошманнар, түземсезләнеп, яшеренгән җирләреннән сикереп чыгалар. Гобәйдуллин ут ачарга команда бирә. Җиде гвардеец белән чиксез сандагы күп дошман арасында сугыш башлана. Немецлар, кызылармеецларның берничә бөртек кенә икәнен сизеп, чорнап алырга карар итәләр. Фланглардан килә башлыйлар. Гвардеецларның пулялары немецларны, чүп үләнен чапкан кебек, турыйлар. Ләкин немецлар кырмыска кебек чыгып кына торалар. Үтереп бетерергә мөмкин түгел. Сугыш кыза. Немецлар котырган төсле кыланалар. Автоматлар туктаусыз ут яудыралар. Агачларның бәсләре томан булып өскә ява. Күзгә бернәрсә күренми. Гобәйдуллинның жилкәсен кайнар пуля көйдереп ала. Ләкин ул аңа игътибар итми. Дошманнарны берәмләп дөмектерүең дәвам иттерә. Тагын бер пуля аның колагы яныннан, кигәвен төсле, очып китә. Икенчесе уң беләгенә эләгә. Гобәйдуллин үзенең иптәшләренә нидер әйтмәкче булып, әйләнеп карый, ләкин, әйтергә теләгән сүзен әйтми, агарып китә. Пулеметчик Первезенцевтан башкалары барсы да тынсыз яталар. Биш гвардеец һәлак булган, иң кирәкле вакытта биш гвардеец стройдан чыккан. Автоматлар урманны яңгыраталар. Калган ике гвардеец өстенә дәһшәтле ут ява. Гвардеецларның хәле кискенләшә. Ике бөртек кызылармеецка каршы саранчалар көтүе ябырыла, һөҗүм тагы да көчәя. Фашистлар патрон кызганмыйлар. Кинәт Первезенцевның пулеметы тына. Гобәйдуллин әйләнеп кары й. Пулеметчик үлгән. Гыйният ялгызы кала, ә фашистлар, санап бетергесез, күпләр. Алар котырынганнан-котырыналар. Бу кадәрле зур көчкә каршы бер кешенең көрәшүе мөмкин булмаган бер нәрсә. Ләкин көрәшергә кирәк. Башка юл юк. Мондый көрәштә тик салкын канлылык, кискенлек, тиз хәрәкәт итүчән- лек, сугыш хәйләкәрлеге аркасында гына жинеп чыгарга мөмкин. Кышкы кояш үзенен көчсез нурларын карга ташлый. Ярма кебек кар өстендә жилбезәкләр ялтырый. Кояш күтәрелгәннән-күтәрелә. Ләкин, Гобәйдуллин кояшны да, ярма карлар өстендә ялтырап яткан жилбезәкләрне дә күрми. Аның автоматы кинәт кенә тына. Ул ап-ак карга авып төшә. Дошманнар, урыннарыннан сикереп торалар да. Гобәйдуллинга таба йөгерәләр. Алар Гобәйдуллинны «үтердек» дип уйлыйлар. Фашистлар бөтенләй үк якын киләләр. Шул вакытта Гыйният яшен тизлеге белән сикереп тора. Аның автоматы якын килгән фашистларны кырып чыга. Бер генә фашист та сау калмый. «Хәзәен» белән исәп-хисапны бетердек, бугай» дип уйлый Гобәйдуллин. Ул тора. Өстендәге карны кага. Әрле-бирле карана башлый. Тирә-якта бернәрсә юк. Тагын тынлык. Урман тагын черемгә чумды төсле. Ләкин дошман мәкерле һәм хәйләкәр. Аның хәйләкәр икәнлеген Гобәйдуллин бик яхшы сизә. Кинәт мылтык атыла. Пуля Геннадийның уң кулына килеп тия, Гобәидуллин кинәт кенә автоматка тотына. Атмакчы була. Ләкин, бер патрон да калмаган. Ул каты ачу белән автоматны читкә ата. Оккупантлар бөтенесен күрәләр: «Хәзер инде тере килеш алырга кирәк», — дигән карарга киләләр. Агач артыннан йөгерешеп чыгалар, һәм Гобәйдуллинга: «Рус, сдавайся!» дип кычкыра башлыйлар. Геннадий хәлнең мөшкелләнүен сизә. Дошманнар күп. Алар һаман якынлашалар. Геннадий пистолет ала. Аны чигәсенә куя. «Пленга калудан үлем артыграк» тип уйлый ул. Ләкин, ничек үзеңә үзең атасың?... Мондый эшне соңрак та эшләргә мөмкин. Ә хәзер үзеңне түгел, дошманны үтерергә кирәк. Дошманны үтерергә кирәк, дошманны... Гобәйдуллин Первезенцев яткан Җиргә арслан кебек сикерә. Первезенцевны читкә алып ташлый. Пулемет текелдәргә тотына. Якын килгән фашистлар: «ах, та, ух» итә башлыйлар. Бере артыннан икенчесе, икенчесе артыннан өченчесе, дүртенчесе мәтәлә. Гобәйдуллин бөтенесен кырын бетерә. Бер генә дошман да тере калмый. «Хәзер инде «хәзәен» белән исәп-хисап беткәндер...» ди Гобәйдуллин. Тагын тынлык. Әкрен генә жил исеп куя. Ул жил шул кадәр әкрен, хәтта агач ботакларының очлары да селкенмиләр. Гобәйдуллинның яралары сызлый башлый. Ул торып утырырга мәҗбүр. Уң кулын пулялар челтәрләп бетергән. Уң кулы асылынып тора. Кайнар кан, фонтаннан бәреп чыккан кебек, ага. Бияләйләргә дә, киез итекләренең эченә Дә кайнар кан тулган. Гобәйдуллин тора. Бияләйләрен салып канны сөртә башлый. Аның яткан җирендә кар кып-кызыл булган. Бияләйдән кан, чиләктән аккан кебек, ага. Гобәйдуллин сул кулы белән маңгаендагы тирен сыпырып ташлый. Кинәт... карның шыгырдаганын ишетә. Әйләнеп карарга да өлгерми. Каты тавыш:
— Рус, сдавайся! Немец офицеры, сиздермичә, Гобәйдуллинның янына ук шуышын килгән. Пистолетын Геннадийга vтөзәп, аның янәшәсендә тора. Офицер үзе дә дулкынлана, кулы калтырый. Геннадий бер минутка күзләрен йома. Аның бөек туган иле, җәйге зәңгәр чәчәкле болыннары, елгалар, шомырт чәчәкләре, сөйгән кызы, карт әнисе, туганнары, бар да, бар да күз алдына килеп басалар. Гобәйдуллинның яшисе килә. Аның шул болыннарга чыгасы, шомырт чәчәкләрен иснисе, сөйгән кызы, әнкәсе белән сөйләшәсе килә. Дусларына нидер әйтәсе килә. Ул тагын әллә никадәр нәрсәләр уйлап өлгерә. Бер минут эчендә аның бөтен тормышы, кино-картина лентасыннан үткән төсле, йөгереп үтә. Ах, яшәү, нинди кадерле, нинди мөкаддәс син. яшәү! Геннадий соры күзләрен ача. Озын немец аның алдыңда пистолетын терәп тора. Гобәйдуллин ачуыннан кашларын җыера. Кул пулеметын алып, офицерның башына бәрү теләге туа. Ул андый эшне тиз эшли алуына ышана. Ләкин бу теләкне үтәү мөмкин түгел. Беренчедән, фашист Гобәйдуллинга караганда ике тапкыр озынрак, икенчелән, Гобәйдуллинның уң кулы хәрәкәт итә алмын. Гобәидуллинның йөрәгендә ачу тагын да көчәя, кайный. Дошманга бирелү һич мөмкин түгел. Геннадий ул хакта уйламый да. Аның башында башка уй. Сиздермичә сул кулын куенына тыга, тиз генә пистолетны тартын ала да, фашистка терәп атып та җибәрә. Фашист ава, ләкин егылган вакытта ул да Гобәйдуллинта атып өлгерә. Фашист пулясы Геннадийның ияк һәм янак сөяген җимерә. Геннадий егыла. Канга тузып беткән, хәлдән танган Геннадий майор Кара тон килгәнче шунта, кар өстендә ята. Майор Каратон, комиссар Маргулин, сугышчылар Гобәйдуллинны күтәрен алалар. Аның тәнендә тугыз авыр яра табалар. Бу көнне Гобәйдуллин үзе генә фашистны дөмектергән Яралы Геннадийны суышучылар үзләренең землян каларына алып кайталар. Землянкада Гобәйдуллин унике көн ята. Ияк яңак сөякләренең чәлпәрәмә килүе сәбәпле ул ашый алмый. Гобәйдуллин Һушын югалта, саташа, ыңгыраша. Ач яту аркасында аның хәле начарлана. Сугышчылар аңа үзләренең гктык сухариларын» китерәләр, ләкин Гобәйдуллин сухари түгел, суны да авырлык беләг генә йота. Ул газаплана, апа караган саен кызылармеецларның күзләреннән кайнар яшь килә. Кызылармеецлар үзләренең күлмәкләрен ертып, Геннадийның яраларын бәйлиләр, үзләренең булган җылы әйберләренә җентекләп төрәләр. Мөмкин булган кадәр командирга ярдәм итәргә тырышалар. Тик шуннан артык бернәрсә дә эшли алмыйлар. Гобәйдуллинның канлы яраларын врач кына төзәтә алыр иде, ләкин монда врач юк. Часть үзе авыр хәлдә, дошман тылым та яши. Гобәй туллии барлык көчен җыя, ул түзәргә тырыша. Ул үзенең авыруы турында онытырга тырыша. Гыйннят янында тагын бер авыр яралы егет саташа. Гыйният, үзенең хәле начар булуга карамастан, ул егетне юатырга тырышкан була. Апа түзәргә киңәш бирә, ләкин, егет түзә алмый, берничә көнне и үлә. Ул егегне землянка янына күмәләр. Командир Каратон Гобәйдуллин яткан землянкага керә. Майор командованиедән приказ алынуы турында сөйли:
— Үзебезнең якка чыгарга приказ бар, иптәш сержант, — ди майор. Гобәйдуллинның йөзеңдә шатлык уйный. Ул хәтта торып ук утыра. Майор Гобәйдуллинны алып чыгу авыр булачагын әйтә. Ләкин Гобәйдуллин майорның сүзен бүлә:
— Юк, иптәш майор, мин үз аягым белән чыгам, сез миңа тик пистолет кына бирегез, — ди. Майор, Гобәйдуллинның бу сүзенә ышанмый, әлбәттә. Шулай да пистолет бирә. Гобәйдуллин тора, аягына баса. Часть үзен урап алган дошманга каршы һөҗүм башлый. Гобәйдуллин, авыр хәленә карамастан, аксый-аксый үз аягы белән бара. Туры килгән вакытта иптәшләренә ярдәм итә. Пистолеттан берничә фашистны атың үтерә. Гобәйдуллинның бу кадәрле түземлелеге, батырлыгы, булдыклылыгы, үлемгә нәфрәт белән карый алуы бөтен кешене гаҗәпкә калдыра. Аның фашизмга булган утлы нәфрәте, туган иленә халкына булган бөек мәхәббәте, давыл шикелле, аны алга алып бара. Дошманның бөтен киртәләрен кырып-җимереп, часть үзебезнең якка чыга. Безнең часть чыккай вакытта фашист бандитлар, таракан кебек, кырылып калалар. Ләкин ашкынып алга омтылган кызыл бөркетләрне туктата алмыйлар... Үзебезнен якка чыгу часть өчен зур бәйрәм булды. Гобәйдуллин өчен ул үлемнән котылу шатлыгы иде, һәм дошман тылыннан чыгу — аны үлемнән коткарды. Гобәйдуллинны шунда ук госпитальгә озаттылар. 1942 елның 24 мартында татар халкының куркусыз улы Геннадий Гобәйдуллинга «Советлар Союзы Герое» исеме бирү турында СССР Верховный Советы Президиумы Указы игълан ителде. Бу көн Геннадийның дивизионында, частенда гына түгел, аның туган авылыңда, анын эшләгән заводында да, аның дәваланган госпиталендә дә бәйрәм көне булды. Барлык җирдән ана тәбрик телеграммалары яуды. Барлык иптәшләре, дуслары озын гомер һәм уңыш теләделәр. Госпитальгә Геройның якын дусы Аня Лелетова килде:
— Хәтереңдәме, Геннадий, син фронтка киткән вакытта мин нәрсә дигән идем?.. — диде ул.
— Хәтеремдә, Аня, хәтеремдә...
— Синең герой булачагыңа мин башта ук бик нык ышанган идем,— диде Аня.
— Ә мин үзем ул турыда бөтенләй уйлаганым да юк иде. Минемчә, һәрбер совет гражданы бөтен көче белән үзенең бөек иле, үзенең халкы, азатлыгы, намусы өчен көрәшергә тиеш,— шулай түгелме, Аня?
— Син дөрес әйтәсең, Геннадий. Шулай булырга тиеш! Геннадий гитлерчыларның совет кешеләрен ерткычларча талаулары, хатын-кызларны мәсхәрәләүләре, гаепсез балаларны үтерүләре турында сөйлән,
— Бик күбесен мин үз күзем белән күрдем. Минем барлык көчем, барлык белемем, фикерем, эшем һәм гомерем бөтен тулылыгы белән туган илемә бүләк булсын. Барлык көчемне мин фашизмны җимерүгә, туган илемне саклауга бирәчәкмен! —ди. Халыкларның явыз дошманы Гитлер татар халкына төрле ялалар яга. Безнең халкыбызны ул «хайваннар затыннан» ди, «кыргый азиатлар» ди. Ләкин геройлар яла ягучылар белән бәхәсләшмиләр. Геройлар андый адәм калдыкларын, алариыц бөтен ялганнары белән бергә, җир йөзеннән себереп түгәләр. Безнең бөек татар халкының азатлык сөюче уллары гитлерчы ерткычларны тимер себерке белән себерәләр. Бу өлкәдә сталинчы баһадир Гыйният Гобәйдуллин җанлы үрнәк булып тора.