Логотип Казан Утлары
Публицистика

БӨЕК ОКТЯБРЬ СОЦИАЛИСТИК РЕВОЛЮЦИЯСЕНЕҢ 25 ЕЛЛЫГЫ

Москва хезмәт ияләре депутатлары Советының Москва шәһәре партия һәм җәмәгать оешмалары белән берлектә 1942 нче елның 6 нчы ноябренда булган тантаналы утырышында Дәүләт Оборона Комитеты Председателе доклады.

 Иптәшләр! Бүген без илебездә Совет революциясе җиңүнең 25 еллыгын бәйрәм итәбез. Бездә Совет строе урнаштырылган вакыттан бирле 25 ел үтте. Без Совет строе яшәүнең алдагы, 26 нчы елы бусагасында торабыз. Гадәттә Октябрь Совет революциясенең еллыгында тантаналы утырышларда дәүләт һәм партия органнарының үткән елгы эшләренә йомгаклар ясала. Миңа үткән елның ноябреннаи бу елның ноябсена кадәр узган ел өчен сезгә нәкъ менә шушы йомгаклар турында отчет доклады ясау тапшырылды. Үткән чорда безнең дәүләт һәм партия органнарының эше ике юнәлештә барды: бер яктан — тыныч тезелеш һәм фронтыбыз өчен ныклы тыл оештыру юнәлешендә һәм икенче яктан — Кызыл Армиянең оборона һәм һөҗүм операцияләрен үткәрү юнәлешендә.

1. Тылда оештыру эше. Бу чор эчендә безнең җитәкче органнарыбызның тыныч төзелеш эше безнең хәрби промышленностебызның да, шулай ук гражданский промышленностебызның да базасын илебезнең көнчыгыш! районнарына күчерүдән, эшчеләрне һәм предприятиеләрнең җиһазларын эвакуацияләүдән һәм яңа урыннарга урнаштырудан, көнчыгышта чәчү мәйданнарын киңәйтүдән һәм уҗым басуын арттырудан, ниһаять, фронтка эшләүче предприятиеләребезнең эшен тамырыннан яхшыртудан һәм тылда, заводларда да, шулай ук колхоз һәм совхозларда да хезмәт дисциплинасын ныгытудан гыйбарәт булды. Әйтергә кирәк, бу безнең барлык хуҗалык һәм административ наркоматларыбызның, шул исәптән безнең тимер юл транспортыбызның да, зур күләмдәге гаять авыр һәм катлаулы оештыру эше иде. Ләкин кыенлыкларны җиңүгә ирешелде. Һәм хәзер безнең заводларыбыз, колхозларыбыз һәм совхозларыбыз, сугыш заманындагы барлык кыенлыкларга да карамастан, һичшиксез, канәгатьләнерлек эшлиләр. Безнең хәрби заводларыбыз һәм алар белән төрдәш булган предприятиеләр Кызыл Армияне орудиеләр белән, минометлар, самолетлар, танклар, пулеметлар, винтовкалар, сугыш припаслары белән намуслы һәм төгәл тәэмин итәләр. Шулай ук безнең колхозларыбыз һәм совхозларыбыз да халыкны һәм Кызыл Армияне азык белән, ә промышленностебызны чимал белән намуслы һәм төгәл тәэмин итәләр. Икърар итәргә кирәк, безнең илебезнең беркайчан да әле мондый иык һәм оешкан тылы булганы юк ите. Шушы катлаулы оештыру һәм төзү эшенең бөтенесе нәтиҗәсендә илебез генә түгел, бәлки тылдагы кешеләр үзләре дә үзгәрделәр. Кешеләр җыйнакландылар, җебегәнлекләре кимеде дисциплиналары артты, сугыш заманындагыча эшләргә өйрәнделәр, үзләренең Ватан каршындагы һәм аны фронтта саклаучылар каршындагы — Кызыл Армия каршындггы бурычларын аңлый башладылар. Тылда гражданлык бурычы хисен югалткан ачык авызлар һәм җебегәннәр һаман кими бара. Гражданлык бурычы хисен тулы- сынча аңлаучы, оешкан һәм дисциплиналы кешеләр һаман арта бара. Ләкин, бая әйткәнемчә, үткән ел х тыныч төзелеш елы гына булмады. Шуның белән бергә, ул безнең тынычлык сөюче илебезгә кабахәт һәм хыянәтчел төстә һөҗүм иткән немец басып алучыларга карпны Ватан сугышы елы да булды.

2. Совет-немец фронтында сугыш хәрәкәтләре Безнең җитәкче органнарыбызның үткән елгы хәрби эшенә килсәк, ул немец-фашист гаскәрләренә каршы Кызыл Армиянең һөҗүм һәм оборона операцияләрен тәэмин итүдән гыйбарәт булды. Үткән елны совет-немец фронтында булган сугыш хәрәкәтләләрен ике чорга бүләргә мөмкин: беренче чор — башлыча кышкы чор, ул чагында Кызыл Армия, немецларның Москвага ясаган атакасын кире кайтарып, инициативаны үз кулына алды һәм һөҗүмгә күчте, немец гаскәрләрен куды һәм 4 ай эчендә кайбер урыннарда 400 километрдан артык алга таба үтте, һәм икенче чор — җәйге чор, бу вакытта немец-фашист гаскәрләр, Европада икенче фронт булмаудан файдаланып, үзләренең барлык буш резервларын җыйдылар, көньяк-көнбатыш юнәлештә фронтны өзделәр һәм, инициативаны үз кулларына алып, 5 ай эчендә кайбер урыннарда 500 километрга кадәр алга киттеләр. Беренче чорда булган сугыш хәрәкәтләре, бигрәк тә Кызыл Армиянең Ростов, Тула, Калуга районында, Москва, Тихвин һәм Ленинград янында булган уңышлы хәрәкәтләре, гаять әһәмиятле ике фактны ачтылар. Беренчедән, алар, Кызыл Армиянең һәм аның сугышчан кадрларының немец-фашист гаскәрләр басымына каршы тора алырлык кына түгел, бәлки аларны ачык сугышта җимерә де алырлык һем аларпы артка куа алырлык җитди көч булып үскәнлеген күрсәттеләр. Икенчедән, алар, немец-фашист гаскәрләрнең, никадәр генә нык булсалар да, җитди органик кимчелекләре барлыкны күрсәттеләр. Бу кимчелекләрнең, Кызыл Армия өчен кайбер уңайлы шартлар булганда, немец гаскәрләренең җиңелүенә китерүләре мөмкин. Бөтен Европа буйлап тантаналы марш белән үткән һәм бер сугу белән Франция гаскәрләрен, беренче класслы дип саналган гаскәрләрне җиңгән немец гаскәрләренең безнең илебездә генә чын хәрби отпорга очрауларын һәм отпорга гына очрап калмыйча, үзләре алган позицияләрдән Кызыл Армия ударлары астында, үзләренең чигенү юлларында гаять күп санда орудиеләрен, машиналарын, сугыш припасларын ташлап калдырып, 400 километрдан артыгракка чигенергә мәҗбүр булуларын очраклы факт дип санарга ярамый. Бу фактны сугышның кышкы шартларда булуы белән генә аңлатырга һич тә ярамый. Совет-немец фронтында сугыш хәрәкәтләренең икенче чоры немецлар файдасына борылыш ясалудан, инициативаның немецлар кулына күчүеннән, көньяк-көнбатыш юнәлештә безиен фронтыбызның өзелүеннән, немец гаскәрләренең алга таба; үтүләреннән һәм Воронеж. Сталинград, Новороссийск, Пятигорск, Моздок районнарына килеп чыгуларыннан гыйбарәт булды. Немецлар һәм аларның союзниклары, Европада икенче фронт булмаудан файдаланып, фронтка үзләренең барлык буш резервларын ташладылар һәм аларны бер юнәлешкә, көньяк-көнбатыш юнәлешкә җибәреп, анда көчләрнең зур өстенлеген булдырдылар һәм шактый гына тактик уңышка ирештеләр. Хәзер инде немецлар, үткәй елның җәендәге һөҗүмнәрнең беренче айларындагы кебек, барлык өч юнәлеш буйлап, көньякка, төньякка, үзәккә бер үк вакытта һөҗүм алып барырлык дәрәҗәдә көчле түгелләр күрәсең, ләкин алар нинди булса да бер юнәлештә җитди һөҗүм оештыру өчен җитәрлек кадәр көчлеләр әле. Безнең фронтта үзләренең җәйге һөҗүмнәрен башлаган чакта немец-фашист стратеглар нинди төп максатны күздә тоттылар? Чит ил матбугатының, шул исәптән немец матбугатынын да, язуына караганда, һөҗүмнең төп максаты Грозныйдагы һәм Бакудагы нефть районнарын алудан гыйбарәт булган дип уйларга мөмкин. Ләкин фактлар бу фикерне кискенлек белән кире кагалар. Фактлар немецларның СССР ның нефтьле районнары ягына таба алга барулары аларның төп максаты түгел, бәлки ярдәмче максаты икәнлекне күрсәтәләр. Алай булгач немецлар һөҗүменен төп максаты нәрсәдән гыйбарәт булды соң? Ул, Москвапы көнчыгыштан әйләнеп үтүтән, аны Волга һәм Урал тылыннан аерудан һәм соңыннан Москвага удар ясаудан гыйбарәт иде. Немецларның көньякка, нефть районнары ягына таба алга баруларының ярдәмче максаты нефть районнарын алу гына түгел ите, аннан да бигрәк Москвага удар ясаган чакта уңышка җиңелрәк ирешү өчен, безнең төп резервларыбызны көньякка тарту һәм Москва фронтын йомшарту иде. Хәзер немец гаскәрләренең төп группировкасының көньякта булмыйча, Орел һәм Сталинград районында булуы асылда шуның белән аңлатыла да. Күптән түгел генә безнең кешеләр кулына Германия генштабыннан бер немец офицеры эләкте. Бу офицердан табылган картада немец гаскәрләренең алга бару планы сроклар белән күрсәтелгән. Бу документтан күренүенчә, немецлар Борисоглебскнла шушы елның 10 нчы июлендә булырга, Сталинградта 25 иче июльдә, Саратовта 10 нчы августта, Куйбышевта 15 нче августта, Арзамаста 10 нчы сентябрьдә, Бакуда 25 нче сентябрьдә булырга уйлаганнар. Немецларның җәйге һөҗүменең төп максаты Москваны көнчыгыштан әйләнеп үтүдән һәм Москвага удар ясаудан гыйбарәт булганлыгы турында, ә шул ук вакытта көньякта алга баруның максаты, бүтән максатлардан тыш, Москвага ударны җиңелрәк үткәрү мөмкин булсын өчен, безнең резервларыбызны Москвадан ераккарак тартудан һәм, Москва фронтын йомшартудан гыйбарәт булганлыгы турында бездәге мәгълүматларны бу документ тулысынча раслый. Кыска гына игеп әйткәндә, немецларның җәйге һөҗүменең төп максаты Москваны чолгап алудан һәм сугышны быел тәмам итүдән гыйбарәт булган. Үткән елның ноябренда немецлар Москвага турылан удар ясап, Москваны алырга, Кызыл Армияне капитуляциягә барырга мәҗбүр итәргә һәм шулай итеп Көнчыгышта сугышны тәмам итүгә ирешерпб исәп тоттылар. Бу хыяллар белән алар үзләренең солдатларын туендырдылар. Ләкин, мәгълүм ки, немецларның бу исәпләре барын чыкмады. Үткән елны Москвага турыдан удар ясап авызлары пешкәннән соң быел инде немецлар Москваны әйләнеп үтеп алырга һәм, шулап итеп, Көнчыгышта сугышны тәмам итәргә чамаладылар. Хәзер бу хыяллары белән алар үзләренең миңгерәүлән дерелгән солдатларын туендырып торалар. Мәгълүм ки, немецларның бу исәпләре л.ә шулай ук барып чыкмады. Нәтиҗәдә, ике куян артыннан — нефть артыннан да, Москваны чолгап алу артыннан да куып, немец-фашист стратеглар авыр хәлгә төштеләр. Шулай идеи, немецларның җәйге һөҗүменең тактик уңышлары, стратегик планнарының бөтенләй реаль булмавы аркасында, төгәлләнмичә калды. Европада икенче фронт турындагы мәсьәлә Быел немецларның сугыш хәрәкәтләрендә инициативаны шулай да үз кулларына алулары һәм безнең фронтта җитди тактик уңышларга ирешүләре фактын нәрсә белән аңлатырга сон? Бу, немецларның һәм аларның союзникларының үзләренең барлык буш резервларын җыеп, аварны көнчыгыш фронтка ташлый алган булулары белән һәм юнәлешләрнең берсендә көчләрнең зур өстенлеген булдыра алулары белән аңлатыла. Шик булырга мөмкин түгел, бу чараларны үткәрмәгәндә немецлар безнең фронтта уңышка ирешә алмаган булырлар иде. Ләкин алар ни өчен үзләренең барлык резервларын җыеп, аларны көнчыгыш фронтка җибәрә алдылар соң? Чөнки Европада икенче фронтның булмавы аларга бу операцияне үзләре өчен бернинди куркынырсыз үткәрергә мөмкинлек бирде. Димәк, безнең фронтта быел немецларның тактик уңышларының төп сәбәбе шуннан гыйбарәт ки, Европада икенче фронтның булмавы аларга моннан соң беркайчан да күтәрелә алмас». Бераз ахмаграк, ләкин ачык әйтелгән бугай. (Көлү). Бездә Германияне юк итәргә дигән бурыч юк, чөнки Россияне юк итеп булмаган кебек, Германияне дә юк итәргә мөмкин түгел. Ләкин Гитлер дәүләтен юк итәргә мөмкин һәм кирәк. (Көчле кул чабулар). Безнең беренче бурычыбыз нәкъ әнә шул Гитлер дәүләтен һәм аның рухландыручыларын юк итүдән гыйбарәт. (Көчле кул чабулар). Кеше ашаучы Гитлер шул ук генерал белән булган шул ук беседасында болай дип дәвам итә: «Без сугышны Россиянең оешкан хәрби көче беткәнчегә кадәр дәвам иттерәчәкбез». Надан әйтелгән, ләкин ачык әйтелгән бугай. (Көлү). Германиядәге һәрбер оешкан хәрби көчне юк итәргә дигән бурыч бездә юк, чөнки Россиягә карата мөмкин булмаган кебек, Германиягә карата да бу эшнең мөмкин булмаслыгын гына түгел, бәлки җиңүче күзлегеннән караганда муафыйк та түгеллеген һәрбер грамоталы кеше аңлар. Ләкин Гитлер армиясен юк итәргә мөмкин һәм кирәк. (Көчле кул чабулар). Безнең икенче бурычыбыз нәкъ әнә шул Гитлер армиясен һәм аның җитәкчеләрен юк итүдән гыйбарәт тә. (Көчле кул чабулар). Гитлерчы кабахәтләр совет хәрби пленныйларын газаплауны, аларны йөзәрләп үтерүне, алардан меңнәрчә кешеләрне ач үлемгә дучар итүне үзләренә кагыйдә итеп алганнар. Алар безнең илебезнең оккупацияләнгән территорияләрендә граждан халкын, ирләрне һәм хатын-кызларны, балаларны һәм картларны, ир һәм кыз туганнарыбызны газаплыйлар һәм үтерәләр. Алар Украина, Белоруссия, Балтик буе, Молдавия, Кырым, Кавказ халкын колларга әйләндерүне яки кырып бетерүне максат итеп куйганнар. Гаепсез һәм коралсыз кешеләргә карата мондый әшәкелекләрне бары тик намусларын югалткан һәм хайваннар дәрәҗәсенә төшкән түбән кешеләр һәм кабахәтләр генә эшли алалар. Ләкин ул гына да түгел әле. Алар Европаны дар агачлары һәм концентрация лагерьлары белән тутырдылар. Алар «заложниклар системасы» дигән кабахәт система керттеләр. Алар, «залог итеп» алынган, бернәрсәдә дә гаепләре булмаган гражданнарны ниндидер бер хайван немецның хатын-кызларны көчләвенә якн халыкны талавына комачаулаган өчен аталар һәм асалар. Алар Европаны халыклар төрмәсенә әйләндерделәр. Шушыны инде алар «Европада яна тәртип» дип атыйлар. Бу кабахәтлекләрдә гаепле булган кешеләрне, «Европада яна тәртип» төзүчеләрне, яңа пешеп чыккан бу барлык генерал-губернаторларны һәм гади губернаторларны, комендантларны һәм подкомендантларны без беләбез. Аларның исемнәрен газапланган ун меңнәрчә кешеләр беләләр. Бу палачлар белеп торсыннар, алар үзләренең җинаятьләре өчен жаваплылыктан кача алмаслар һәм газапланган халыкларның җәзалаучы кулыннан котыла алмаслар. Безнең өченче бурычыбыз «Европада яңа тәртип» дигән кабахәт нәрсәне җимерүдән һәм аны тезүчеләрне җәзалаудан гыйбарәт. Безнең бурычларыбыз шундый. (Көчле кул чабулар). Иптәшләр! Без бөек азатлык сугышы алып барабыз. Без аны үзебез генә түгел, бәлки союзникларыбыз белән бергә алып барабыз. Ул безгә кешелек дөньясының кабахәт дошманнарын, немец-фашист империалистларны җиңүне китерә. Аның байрагына язылган:

13 ЯШӘСЕН АНГЛИЯ-СОВЕТ-АМЕРИКА СУГЫШЧАН СОЮЗЫНЫҢ ҖИҢҮЕ! (Кул чабулар). ЯШӘСЕН ЕВРОПА ХАЛЫКЛАРЫН ГИТЛЕР ТИРАНИЯСЕННӘН АЗАТ ИТҮ! (Кул чабулар). ЯШӘСЕН БЕЗНЕҢ ДАНЛЫКЛЫ СОВЕТ ВАТАНЫНЫҢ АЗАТЛЫГЫ ҺӘМ БӘЙСЕЗЛЕГЕ! (Кул чабулар). НЕМЕЦ-ФАШИСТ БАСЫП АЛУЧЫЛАРГА, АЛАРНЫҢ ДӘҮЛӘТЕНӘ, АЛАРНЫҢ АРМИЯСЕНӘ, АЛАРНЫҢ «ЕВРОПАДА ЯҢА ТӘРТИБЕ»НӘ ЛӘГЪНӘТ ҺӘМ ҮЛЕМ! (Kyл чабулар). КЫЗЫЛ АРМИЯБЕЗГӘ ДАН! (Көчле кул чабулар). ХӘРБИ ДИҢГЕЗ ФЛОТЫБЫЗГА ДАН! (Көчле кул чабулар). ПАРТИЗАННАРЫБЫЗГА ҺӘМ ПАРТИЗАНКАЛАРЫБЫЗГА ДАН! (Озакка сузылган көчле кул чабулар. Барысы да урыннарыннан торалар. Бөтен зал алкышлый.)