Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕЗНЕҢ ТАКТАШ

(Үлүенә 11 ел тулу уңае белән) „Безнең юл' журналы редакциясенең бер бүлмәсендә шагыйрь Һади Такташ, кем беләндер (хәзер ачык хәтерли алмыйм), шахмат уйнап утыра иде. Шагыйрьне беренче тапкыр күрүем булганлыктан, мин шахмат уены белән аз гына булса да кызыксынмадым, миндә шагыйрь үзе һәм аның партнеры гаҗәп яңа кызыксынуларны тудырдылар. Шагыйрьнең партнеры, үзенең уңышлы һәрбер ходы турында: — Әһә, менә, менә... Син алай йөрсәң, без — менә шулай... Я, хәзер ничек йөрерсең икән — карап карыйк,— дип сөйләнгәләп, ара-тирә диффоз авазлар чыгаргалап, урынында бер дә тыныч утырмады; кирәкмәгән һәм көтелмәгән хәрәкәтләр ясап, ул, пружинасы ватылган курчакны хәтерләтә иде. Партнерының тыйнаксыз утыруыннанмы, әллә шахмат фигураларының һаман саен уңышсыз кузгалуларын- нанмы, шагыйрь үртенә төшеп, бер генә мәртәбә күтәрелеп алды да: — Адәм рәтлерәк уйначы. Шахмат уены да — ижат ул, — дип, озын чәчен артка сыпырып, уйга калды. ... Мин тормышта һаман яктыга, Югарыга таба юл алдым, Менгән саен жирнсң матурлыгын, Яктылыгын күбрәк күрәлдсм. ... Без үткәннең каты жинелүе, Бүгенгенең жиңеп килүе Көрәшендә, Артык ашкынулы Хисләр уты белән янабыз; Без яңа жир, Яна кеше өчен Җирдә згр дау алып барабыз. Н һ. ТАКТАШ. Кем отты, кем оттырды? Уен вакытында үзен һаман җепсез тоткан партнермы? Әллә шагыйрьме? һәр хәлдә, җитди уенга төптән караган шагыйрь оттырмады. Шахмат уены бетүгә бүлмәгә яшь шагыйрь кереп, ишек төбендә тыйнак рәвештә басып калды. Такташ, күзләреннән шатлыклы зәңгәр нурлар чәчеп: — Хәзер шигырь укыйбыз... Якынрак кил... Кая, ничек чыккан икән? — диде. Яшь шагыйрь языун, кыяр-кыймас кына, Такташка сузды. Шигырьне шатланып укый башлаган шагыйрьнең йөзендә әле игътибарлык, әле аптырау катнаш борчылу шәүләләре чагылдылар. Такташ, шигырьне укып чыккач, сузып кына: — Нок-та-а! — дип куйды. Үзен һаман кечелекле тоткан яшь шагыйрь, шигырьдән көтелгән тиешле тәэссөратның эзе дә калмавыннан уңайсызланып, куырылып төште. Такташ, яшь шагыйрьнең күңеле төшүен сизеп, үзе дә кинәт борчылды һәм урыныннан кузгалып, папи 136 И- Туктар. росын кабызды да, уйчан күзләрен тәрәзә аркылы ташлап, берничә секунд хәрәкәтсез калды. Шагыйрь, тәрәзәдән аерылып, илһамланып сөйли башлады: — Син борчылма... дөресен әйтәм, син язгансың гына, ә иҗат итмәгәнсең. Язу гына җитми, дустым, иҗат кирәк... Йоклаганнар уянсын. Ә синең бу язуыңнан йокымсыраганнар да уянмаячаклар, бәлки тирән йокыга китәчәкләр. Туры әйтүемә борчыла күрмә... Яшь шагыйрь: „Мине борчымаска тырышып, үзе борчыла“, — дип уйлап. кызарынды,беренче мәртәбә шигырь язуы турында сөйләп, гафу үтенү дәрәҗәсенә җитте. Шагыйрьнең сүзләре һаман кырыс булдылар: '— Беренче шигырьме, унберенчеме— барыбер ул. иҗат кирәк. Тукай әйтмешли, буш бирелми берни дә... Каләмне бүрәнә күтәргән кебек күтәрмик! Ә иҗат итүнең серенә төшенү бик ансат ул: һәрбер эшеңә, укуыңа, хәтта кешеләр белән мөнәсәбәтләргә дә егетләрчә карашларыңны көчәйтә барырга кирәк; кешеләргә һәм алар- ның эшләренә гаҗәпсенмәгән һәм сокланмаган кеше талантлы була алмый. Авызын ача төшеп, күзләрен түгәрәкләндереп, зур игътибар белән тыңлап утырган яшь шагыйрьгә Такташ елмаеп карап, үз фикерен дәвам итте: — Иҗат кешесенең хәле ансат түгел шул. Хәер, күрше яккан мич башында кызынып яту гына җиңел нәрсә, шулай бит? — дип ул тагын бер кат матур гына итеп елмайды. Шигырь дип язылып та шигырь булмый калган язманы уку нәтиҗәсендә туган сүзләр байтакка сузылдылар... Шагыйрьнең бу сүзләре дә, шигырьләре кебек үк, күңелдә хөрмәт белән сакланалар. Ләкин аның изге иҗат нурлары белән балкыган матур, мө- ләем йөзен оста художник кына бирә алыр. Шагыйрь Һади Такташ партиясез кеше булса да, ул аның саен һәм иң башлыча даһи партиябезнең шатлыгы белән шатланды, кайгысы белән кайгырды; ул көчле иҗат утында януы өчен генә дә татар халкының сөекле шагыйренә лаеклы була алды. Дөресен әйтергә кирәк, байтак кешеләр, шагыйрьне романтизмда, символизмда, тагын әллә нинди „изм“- нарда гаепләп, аның иң сәламәт, иң ялкынлы йөрәгендә чир эзләп маташтылар, юлында киртәләр кордылар. Әмма шагыйрь аларның бөтенесен җимерә килде. Чөнки яңа җәмгыять төзүче совет халкы, героик коммунистлар партиясе аның чын таянычы булды. Төрле маскировкалы мещаннарның котыруларын, бөтен контратакаларын кире кайтарды. Чөнки ул иҗатында оста снайпер булды. Бөек Ленин-Сталин чоры берсеннәнберсе гаҗәп, соклангыч эш-хезмәткөрәшләрДәге иҗади күренешләрне тудырып, дөньяны тетрәтте һәм тетрәтә. Шагыйрь Һади Такташ та искиткеч матур, музыкаль, яңа стиль ижат итеп, татар поэзиясендә революцион борылыш ясады. Зоя Космодемьянскаяны, капитан Гастеллоны, Ильдар Маннановны, Салават Каримовны һәм башка һаман туып торган геройларны искә алганда, шагыйрь Һади Такташ та изге горурлык белән искә алына. Чөнки чын поэзиядә дә, чын кешелек дөньясы өчен, уртак нур дәвам итә.