Логотип Казан Утлары
Хикәя

БЕЛОРУССИЯ УРМАННАРЫНДА

Бу язманы безгә Белоруссия жирләрендә атаклы партизан отрядларында, немец оккупантларына каршы сугышып йөргән һәм шунда яраланган Җәүдәт Хәбибуллин иптәш тапшырды. Татарстанда балалар йортында тәрбияләнеп үскән һәм укып техник булуга кадәр ирешкән Җәүдәт Хәбибуллин иптәш Ватан сугышын Латвия ССР чикләрендә, Кызыл Армия часте сафында каршылый Һәм фронтның төрле участокларында була. Җәүдәт Хәбибуллин хезмәт иткән подразделение 1911 елның азагында дошман чолганышында кала һәм кызыл сугышчылар, жирле халык белән бергә, партизан отрядлары оештырып, дошманга тылдан ударлар ясарга тотыналар, дошманның көчләрен һәм техникасын жпмерәләр. Совет халкының бөек һәм изге Ватан сугышына катнашучы гади совет егетенең бу язмаларында партизан отрядларының көндәлек эшләре, батыр көрәшләре гәүдәләнә. Көтелмәгәндә кайтып кергәч, бөтен авыл халкы аптырады. Аптырамаслык та түгел шул, унөч айдан бирле хат-хәбәр булмагач, сугышка кадәр, чик буен та хезмәт иткәч, авыл халкы мине әллә кайчан һәлак булгандыр дип уйлаган. Әни карчык та елау катыш шатлык белән:

— Улым, хәбәрең булмагач мин синең исәнлегеңә ышанмый башлаган идем. Сине үлгәнгә санап, намаз арты саен догасыз калдырмадым, — дип каршылады. Өй эчендә җыелган хатын-кызлар сүзгә кушылып киттеләр:

— Исән кеше бер әйләнеп кайта бит, безнекеләр дә шулай йөри торганнардыр. Әнә, теге түбән оч Гайфулланың да, алты ай хәбәр-хәтерсез йөргәч, хаты килде бит.

— Булмас, — ди Сабира әби, күз яшьләрен сөртә-сөртә, —безнең Фазылның да хәбәре булмаганга җитенче аена китте. Үлгәндер инде бичара.

— Юк, — мин әйтәм,— алай тиз генә өметне өзеп бетерергә ярамый, әгәр үлгән булса, хәбәре килер иде. Ул кунакка яки уйнарга китмәгән ич. Сугыш булгач, төрле чак була, язып та булмый, я аның җае туры килми, мин дә менә әле күп иптәшләрнең хәбәрен алып кайттым. Без бит үзебезнекеләрдән еракта, Белоруссиядә идек.

— Сез соң, улым, алай еракта булгач, ничек ачтан үлмәдегез? Ничек плен төшмәдегез? — ди Сабира әби, — анда кешедәр күптер бит? Бу аның үзенең генә соравы түгеллекне аңлагач та, үземнең былтыр чорналышта калып, унөч ай буе партизаннар белән йөргән көннәремне^ хәтердә калганыпча, сөйләргә тотындым.

ПОЛК ХӘРӘКӘТТӘ

Сугышның беренче айлары. Немецлар тылында калганга шактый гына вакытлар үтүенә карамастан, үзебезнекеләр белән кушыла алганыбыз юк да юк. Вильно немецлар кулында булганга, аны читләтеп кенә узарга туры килде. Вилейко елгасына килеп җиткәндә, таң ата иде. Разведка алдан сай урынны табып куйганлыктан, елга аркылы күчү ансат булды. Тиз генә чишенеп, суга кере башладык. Иртәнге суыкта чиркандыоа иде, тик мода әһәмият биреп торырга туры килмәде. Тын. Тик су аккан тавыш кына бераз тынлыкны боза. Агым көчле булганлыктан. аяктан егып аска өстерәмәкче була.

— Андрей!—дип кычкырам арттагы иптәшкә, — монда саерак, минем арттан кил.

— Ни-че-го, — дигән була Андрей сузып. Суык бөтен тәнне чеметтерә, cудан чыккач, тизрәк җылынырга телеп, кызуырак атлый башлыйбыз. Полк командиры, елмаеп:

— Бу чәчәге генә әле, җимеше ал тарак булыр, — ди. Алда әле сазлыклар бар. — Ансын да үтәрбез, бары тик тизрәк үзебезнекеләр белән генә кушылыйк, — дип сөйләнәм эчемнән.

Белоруссия сазлыкларын да агачлар да рәтләп үсә алмыйлар, тик зәгыйфь ак каеннар белән наратлар гына сирәк-сирәк моңаешып утыралар. Көн кичегеп килә, безнең әле чыгып та җитә алган юк. Әллә тагын бөтен җир шары сазлыктан гына тора инде? Дингез пароходларындагы пассажирларга судан бүтән әйбер күренмәгән кебек, монда да сазлыктан бүтән әйбер күренми. Тез башына кадәр бата-чума саз ерабыз, җитмәсә тагын яңгыр да өзлексез явып тора. Ардырдьк пик бары утырып ял итәргә урын гына юк. Еракта зур урман күренгәч, эчкә җылы керде. Анда җиткәч кечкенә генә учак кабызып җибәрәбез. Кайсыбыз чыланган өс-башын киптерә, кайсыбыз ашарга хәзерли башлыйбыз. Кайберәүләр учак тирәсенә ятып, шунда ук каты йокыга да киттеләр. Таң атканча разведка кайтып җитте. Разведка командиры Мойоров ашыккан төс белән:

— Полк командиры кая? — дип сорый.

— Әле генә шушында ял итеп ята иде,—дим мин, учак тирәсен күрсәтеп. Ярты сәгатьтән соң без тагын аяк өстенне идек инде. Отделение командиры: — Моннан биш километр гына шоссе юлы бар, аннан озакламыйча немец частьлары үтәчәге беленде, — дип белдерде. Шуның өчен юлны тавышсыз-тынсыз гына үтәргә кирәк. Һәркемнең ашыкканы сизелә, һәркемнең, юлны тизрәк үтәсе килә. Беренче батальоннар юлны чыга да башладылар. Юл кырыендагы телефон чыбыгын- берничә җирдән өзгәннәр. Якында гына мотор тавышлары ишетелә. Без ашыгабыз, колонна башы сузылып әллә кая кипкән иде инде. «Бүленеп калабыз» дип уйлан алдым мин. Ул арада машиналар килеп тә җитте. Күпчелек чыгып өлгерде, безнең өченче батальон өзелеп калды. Юл кырыендагы куаклыкка яшеренеп яттык. Янымда иптәшем дә ята.

— Тегеләрне югалтырбыз микәнни? Алар хәзер йөгерәләрдер инде, — дип пышылдый Андрей.

— Бәхетсезгә җил каршы, дигәндәй, һаман безгә туры килә, кайчан китеп бетәрләр? — дим. Мотор тавышлары көчәйгәннән-көчәя. Танкмы яки самолетмы? аерып булмый. Тавыш тагын да якынрак, безнең өстә генә диярлек.

 — Самолетлар?

— Өчәү.

— Юк, бишәү ич.

— Безнеке шикелле.

— Каян килеп безнеке булсын, канат астына кара, тәреләрен күрмисеңмени? Без шулай үзара пышылдашып ятканда, самолетлар түбән төшеп, бомба ташлый башладылар. Кайсылары югары күтәрелеп, урман өстенә таба киттеләр. Майоров икенче мәртәбә командасын кабатлады:

 — Гранаталарны хәзерләргә! Тиз генә өч гранатаны бергә бәйлим, карабинны бронебойно-зажигательный патрон белән корам.

— Вперед! За Сталина! За Родину! Ура, товарищи! Бу тавышларны һәрберебез күтәреп алабыз һәм көчле «ур-ра» тавышы тирә-якка яңгырый. Гранаталар шоссе буенча килә торган машиналар астында шартлыйлар, боеприпас төягән машиналар күккә күтәреләләр. Калганнарын мылтыклардан атып яндырабыз. Юлның икенче ягындагы иптәшләр дә килеп кушылалар. Самолетлардан соң дошман колоннасының калдыгын тар-мар итеп, сигез солдат, бер офицерны плен алып, көнчыгышка юн элдек. Тимер юл буендагы авылга кергәндә, таң атып килә иде инде. Авыл тын гына йоклый. Тынлыкны безнең аяк тавышлары бозды. Ара-тирә кое сиртмәләренең чытырдаган тавышлары ишетелә.

— Тра-та-та-та! Ох! Һич аңламыйм, кайдан аталар соң? Ату тавышы көчәйгәннән-көчәя. Һавага ракеталар күтәрелә. Авыл артындагы разъездда немецлар бар икән. Алар безне пулемет һәм миномет уты белән каршылыйлар. Дошманның көчен белеп булмый. Шулай да тимер юлны үтәргә кирәк. Полк өчкә бүленеп, берсе сул яктан, берсе уң як флангтан, ә безнең батальон авыл башыннан ут ачтык. Урманга җыйналгач, полк мандиры, сәгатенә карап алды кыска гына итеп йомгак ясады:

— Сугыш бер сәгать утыз биш минут дәвам итте, бу урында озакларга ярамый. Станциягә кереп фейларны тиз генә җыйнарга кузгалырга кирәк булыр. Батырларча үлгән иптәшләрне алдагы авылда күмәргә әйтеп калдырырбыз. Сугыш кырында боеприпас 4 автомашина, ике шипа, 7 мотоцикл дәрт бирә, һәлак булган иптәшләрне күреп, йөрәк сыкрана, дошманга каршы ачу кабара. Кем белә, бәлки сөйгән яры, яки ата-аналары сагынып-сагынып аннан хат көтә торгандыр?

Бер елдан бирле хәбәре булмагач, бәлки инде үлгән дип тә уйлый торганнардыр? Юк, ул үлмәгән. Чорналыштан чыга алмаса да, улыгыз яши. Яшь шагыйрь Зәки Нурыйның кулдан коралын ташлаганы юк. Дөрестән дә, үзебезнең Кызыл Армия белән кушыла алмаганга бераз эч пошса да, аптырап тормыйбыз. Фронт ерак булса соң... Монда, Белоруссиянең калын урманнарында партизаннар өчен урын бик яхшы. Ерак тылда, дошман тылы эченде көрәшүе тагын да кызыклырак. Бәлки карт урманчы, улы Зәкинең язган шигырьләрен укып, «Нинди матур яза иде, әрәм булгандыр инде» ди торгандыр.

Сөям илем, синең хезмәтеңне.

Хезмәтеңә — көчем жәл түгел,

Бөек төзелешләрнең нигезенә

Цемент булып керсен яшьлегем.

Матур язган шул. Ул әле дә шулай, буш вакытларында, шигырьләр яза. Тик кәгазь табуы кыен, хәер, ул аптырамый, вак-төяк кәгазьләргә, папирос капкачларына язып капчыкка җыеп бара. Их! Әгәр хат язын, исәнлекне белдереп булса иде. Туганнар борчыла торганнардыр. 13 нче ай инде, хәбәрләшкән юк.

— Хәбәр итәрсез әле, һаман сугыш булмас.

— Язганнарны, да бастырасы килә.

— Кайткач берьюлы бастырырсың, — дим аңа. Отряд комиссары да сүзгә кушылып:

— Бу җәйне фронт белән элемтә тоту ягып җайларга тырышырбыз. Аннары хатта язарбыз, хат та алырбыз,— дип тынычландыра. ...Сәгать 7 тулып килә. Бүген операциягә барасы бар. Р.-дәге волость управлениесен тар-мар итәргә кирәк. Төн аяз булыр. Кичке салкын да төште. Озын борыннар да безелдәүдәче сүнәләр... Сул як флангтан кинәт «ура» яңгырап ишетелә, без дә «ура» кычкырып алга чабабыз. Атака башлана. Атаканы уңышлы очлап, ату тавыш иде. Кода, микатрода төягән вагон, бронема җимерелеп ята. Аяк астында каскалар, гильзалар ауныйлар. Кошлар да сайрауларыннан туктадылар, тик мәче башлы ябалакның кычкыруы гына, бала тавышына ошап, сискәндерә. Юлга чыгабыз. Урманны чыгып җитәрәк, аланлыкта туктап, отряд командиры заданиене аңлатты.

— Иптәш Игнатьев! Син үзеңнең труппаң белән бургомистр Шепаловның өен чорнап алырсың. Михайлов полиция идарәсен камап ала. Мугаметов, Безруков белән икесе, пулеметны алып, В. юлына засадага утыра. Сак булыгыз, иптәш Мугаметов, ату тавышына карательный отряд килеп җитүе бар. Ә калган иптәшләр минем белән булырлар. Барыбыз да заданиене аңлавыбызны белдердек.

— Игнатьев, алга!—диде командир. — Мөмкин кадәр сак булыгыз, сизеп качулары мөмкин. Отряд кузгалды. Юл буендагы карт каенга килеп җиткәч, һәр группа, басу өсләтеп кенә, күрсәтелгән пунктларга китте. Без дә, отряд командиры белән берлектә авылга килеп кердек. Бургомистр өенә җиткәндә, Игнатьев группасы йорт әйләнәсендә секретта ята ите инде. Ишекне шакылдатуга, эчтән хатын-кыз тавышы ишетелә:

— Кем бар?

— Ачыгыз, безгә бургомистр кирәк.

— Бу вакытта, кем соң ул? Сезгә нинди бургомистр кирәк? — дип хатын калтыранган тавыш белйн кайтарып сорый. Күп сөйләшеп торырга вакыт юк. Иптәшем җайлап кына, әкерен тавыш белән:

— «Унтер офицер, әйтә, вакыт тар, ди, тиз булсыннар, хәзер партизан бандитларын тотарга барасы бар» — ди. Хатын кереп китә, эчке киемнәрдән генә өйалдына чыккан бургомистр, кулында мылтыгьп барын белдерү өчен, затворын ачып куя:

— Кем ул, нәрсә кирәң?

— Курыкма, ач, сөйләшәсе сүзләр бар.

Сизенә ахры, ачмый каһәр, монда аңа таныш тавышлар юк шул. Комиссар командирга, әкерен тавыш белән:

— Нәрсә сатулашып торырга, хәзер ул ишек янында гына тора, «тугыз грамм»ны бирергә кирәк үзенә,—ди. Автомат, ишек аркылы, кыска очередь бирә. Өйалдыңда Шепаловның ухылдап егылуы ишетелә, без шунда ук ишекне ватып эчкә керәбез.

— Карабинын алырга! Тагын наганы булырга тиеш, табарга кирәк,—диде командир,— халыктан талап җыйган барлык продуктларын, кием-салымнарын бергә тупларга. Шепаловның атын җигеп, арбага әйберләрен төягәч, волость идарәсенә китәбез. Волость идарәсендә шкафлар ачыла, барлык документлар капчыкка тутырыла.

— Иптәш командир, өч несгораемый шкаф бар. Нишләтәбез?

— Арбага салырга, урманда ачарбыз. Ул арада связной йөгереп килеп җитә. — Иптәш командир, өч полицейскийлы кулга алдык, берсе өендә булмады. Хәзер Михайлов группасы май заводыма китте,—ди ул.

— Яхшы. Хәзер без дә шунда барабыз. Таң беленә башлады. Яктырганчы китеп калырга ашыгабыз. Авыл халыкларымнан талап җыелган биш меңгә якын йомырка, ике мичкә каймак, утыз икешәр килограммлы тугыз ящик майны алып, сепаратларны, маслобойкаларны ватып, урманга юнәләбез. Тагын биш авылда, яиа власть урнаштырылмаса да, немец власте җимерелде. Тагын биш авыл, азга гына булса да котылды. Тагын биш авыл халкы партизаннарга рәхмәт әйтәләр. Волостьның тар-мар ителү хәбәре авылдан-авылга тарала. В.-та карательный отряд ятса да, «Р. волостена ике йөзгә якын партизан килгән, яртысы велосипедта, калганнары ат өстендә, күбесендә автомат, үзләре белән пушка да тартып йөриләр икән» дигән хәбәрне ишеткәч, алар бу тирәдә күренергә бик ашыкмыйлар.

III. Засадада җил булмагач, урман тын, тик кошлар сайрап, озын борыннар безелдәп кенә тынлыкны бозалар. Төнлә засадада ятуның файдасы юк, чөнки немецлар төнлә йөртмиләр. Яктыра башлау белән һәркем үзенең урынына урнаша. У. урманы аркылы уза торган шлихтан В. дагы карательный отряд Т.га йөри...

 Бүген дә барулары көтелгәнгә күрә, отряд засадага утырган иде. Сәгать 11 ләр. Кояшның кыздыруы агач күләгәсе астында сизелмәсә дә, озын борыннар тешләве йөрәккә төшә. Җитмәсә тагы безелдәп ачуны китерәләр. Тыннарны кысып, көтеп ятабыз. Пулеметлар барыбыз да юлга каратылганнар. Автоматлар да, спусковой крючокка баесаң тырылдап «эшкә» башларга әзер торалар, һәркем үз «дусына» карап куя, чөнки бөтен ышаныч шунда. Бу юлдан күп йөреп тә, партизаннар бер дә очрамагач, унтер офицер «Шпик» (ит мае яратканга күрә аны шулай атыйлар иде), үзенең отряды белән бик кыюланып бара иде. Аныңча, инде алар йөри торган юл булгач, партизаннар бу тирәдә күренергә куркалар булып чыга. Бүген дә, бераз «кызган хәлдә», хәрби комендатурасына бара иде ул. Ерактан арба шалтыравы, салмак атлаган тояк тавышлары ишетелгәч, аларның якынлашып килүенә шик тә калмады. Озакламый, олаулар да күренде. Без тагын бер кабат «дусларны» күзәтеп килүчеләрнең немецлар икәнлегенә тәмам ышангач, диоптер аркылы олауларның мушкага эләгеп җитүләрен көтеп тора башладык. Менә ике олау якынлаша, артта тагы берничәсе күренә.

— Ике пулемет, бер автомат, өч винтовка, өчйөз метр артка. Алдагы подводаларны үткәрергә, арттагылар каршыларлар, — дип командир приказ биргәч, сигез иптәш урман эчләтеп артка йөгерде. Менә алдагы олаулар килеп тә җиттеләр. Кыска койрыклы! Белгия атлары уйнаклап кына баралар. Арбага нәрсәләрдер төялгән, йөк өстендә өчәр немец, берәр полицейский утырган. Ахры, бик кызык нәрсә булырга тиеш. арадан берсе, кулларын болгый-болгый, сөйли, бүтәннәр шыркылдашып көләләр. Арттагы олаулар да килеп җитүгә, командирның автоматы «сөйләшә» башлый. Командир сигналыннан соң унҗиде кул пулеметы, сигез автомат, унсигезләп мылтык берьюлы эшкә тотына һәм, немецлар арбаларыннан төшәргә дә өлгерә алмый калалар. Үлеп җитмәгән атлар җирдә тыпырчынып ята.

— Трофейларны тиз генә җыйнарга!— дип, командир юлга йөгереп чыга. Аның артыннан без дә чыгып, җирдә яткан немецларның документларын алып китәбез, һәркем үзе күтәрә алган кадәр мал күтәреп, үзебез генә белә торган сукмактан, сазлыклар аркылы, үзебезнең лагерьга ашыгабыз. Без анда кайтып җиткәндә, кояш бераз сүрелеп бара иде инде, һәркем үзе күтәреп килгән трофейны карарга керешә. Кайсы капчыкта каты күннән эшләнгән тупас ботинкалар, кайсында төзәтелгән күн итекләр, эчке күлмәкләр, пилоткалар, чалбарлар, френчлар. Бер төркем бер читкә китеп «Шпик»ның пистолетын карыйлар. Күрмәгән коралларны карау бик кызыклы нәрсә ул. Икенчеләре штаб начальнигы Сергеев янына җыелганнар да, нәрсәдәндер көләләр. Мин дә шунда юнәләм. Анда немецларның почтасын алып килгәннәр икән. Сергеев алдында ике посылка ята. Посылкалар кечкенә булганга күрә, һәркем кызыксынып, эченнән нәрсә чыгасын көтеп тора. Өске тактасын куптаруга, тигез ун кисәккә бүленгән вак-төяк тартмалар күренә, һәрбер тартмага йонга төрелеп берәр йомырка салынган. Икенче посылканы ачкач, аннан ярты плитка шоколад, икейөз грамм ачы ясмык, җитмеш биш грамм балык консервысы чыкты. Бу «бүләк» Германиядәге хәлне бик ачык күрсәтә иде инде. Әгәр дә немец солдаты, шундый посылкалар белән генә үзенең семьясын шатладырырга. уйлый икән, ерак бара алмас. Семья өчен зур азык түгел бу. Уңышлы операциядән соң һәркем шат. Шатланмаслык та түгел, һәрбер өч кешегә икешәр дошман юк ителде бит.

IV. КИЧКЕ АШ

Киптерелгән сазлыклар өстендә анда-санда утырып калган вак куаклыклар тирә-юньгә үзенә бертөрле ямь биреп торалар. Биек нарат башыннан бөтен тирә-як күренә. Нарат ботагы өстенә, юлга каратып, автоматны жайлап куйдым. Урман өстеннән сыек төтен күтәрелә, тәгаен Васька-повар ашарга хәзерли башлады булса кирәк.

— Күк-кү! Күк-кү! Күк-кү! —

 Аһа, күке өч мәртәбә кычкырды, смена килә, — дип куйдым мин. Посттан кайтканда, лагерь тын, иптәшләр төнге операциядән арып кайтып, рәхәт йокыга киткәннәр иде.

— Үзең генә пешерәсеңмени, Васька? Тоз салырга онытма тагын. Ха, ха, ха; Ул үз кабыргасына эләккәнне белсә дә, ачуланмый, миңа кушылып көлә. — Үзем генә, туган, үзем генә, — ди ул. Аннары ашны болгата-болгата сөйләнә:

— Инде пеште. Төбе көймәсен тагын. Учакка аз гына су сип әле. Шунда, учак янында гына коебыз бар, мин шуннан су алып килеп, учакка сибәм, учак парланып пырхылдап сүнә. Шунсы рәхәт, суга ерак йөрисе түгел — кайда казысаң да су. Чәй шикелле саргылт, бераз торф тәме килсә дә, аңа яфрак салып кайнаткач яхшы була. Андагы вак-төяк кортларга да аптырап торып булмый. Суны чүпрәк аркылы сөзгәч, яхшы ук булмаса да, начар да булмый.

— Уята башла! — ди Васька, — кайнар аш ашап ятсыннар. Тик икмәк кенә азрак, балалар өчен генә. Дөресен әйткәндә, ашы куеда, итле дә булгач икмәксез дә үтәр әле. Аннары тагы боткабыз да бар ич. Иптәшләр, котелоклар белән аш алып, агач төпләрендә гәпләшә-гәпләшә, ашый башлыйлар. Петро һаман анекдот сөйләп, эчне катырып бетерә.

— Бусы инде булган эш, — дип башлый ул көндәге гадәтенчә, — бер вакыт, шулай Гитлер Рейн елгасында су керә икән дә, кинәт бата башлаган. Яр кырыенда бары бер генә кеше булган. Ул кеше, батучыны күреп, аны коткарырга ашыга.

 — Рәхмәт, туган, сиңа. Исем, фамилияң ничек? Мин сине бүләкләрмен, — ди коткарылган кеше.

— Ә син үзең кем соң? — ди коткаручы.

— Мин — Гитлер булам. Җаның теләгән нәрсә белән бүләкләрмен, әйт кенә, — ди. Моны ишеткәч, коткаручы кеше тиз генә китә башлый.

— Кая китәсең, исемеңне дә әйтмәдең, тукта әле, — дип аның артыннан кычкыра Гитлер.

— Фюрер хәзрәтләре. Миңа бүләк кирәкми. Сез тагын мин коткарганны кешегә-фәләнгә сөйләп йөри күрмәгез.

— Нишләп? — дип сорый Гитлер.

— Ул чагында мине беренче очраган кеше үк бәреп үтерәчәк, ә минем яшисем килә,—ди дә, борылып, артына карый-карый китә. Без шаркылдап көлешәбез, һәм көлү тавышларына кашыкларның котелокларга бәрелүләре кушылып, төнге музыка башлана.

V. ВОЛОДЯ

Кинәт агач кыштырдаган тавыш ишетелә. Без тынып калабыз.

— Сәлам, туганнар! — дип, куаклыктан Володя килеп чыга. Володя — ундүрт яшьлек малай. Шулай булса да инде берничә мәртәбә немецлар тарафыннан суктырылган. Тик барыбер ул һаман партизаннар белән элемтә тота, аларга теге яки бу нәрсә белән ярдәм күрсәтә. Аларның авылы урман янында гына дип әйтерлек. Бүген дә ул аркасына асып бер автомат, аннары тагын ниндидер гильзалар алып килгән иде.

— Иптәш комиссар, —ди ул, көлемсерәп,— менә бер ППД китердем, тик дискасы гына юк. Ә болай үзенең патроннары бар, 150 ләп, — дип сөйләнә-сөйләнә гильзаларны комиссарга сузды.

— Васька! Ит белән ботка китер әле. Володяны да сыйлап жибәрик, — дип поварга дәште комиссар, ә үзе блокнотына бу яшүсмер китергән байлыкларны терки башлады. Комиссар, Володя белән нәрсәдер сөйләшкәннән соң, төсе үзгәргәнен белдермәскә тырышып,

— Нарядтан кайтканнар ял итсен, калганнарыгызхәзер минем янга җыелыгыз, — диде. Партизаннар, тиз генә торып, комиссар янына җыела башладылар. Комиссар, командир, штаб начальнигы, үзара нидер киңәшкәннән соң, отряд комиссары безгә текәлде.

— Володя килде. Ул әле генә Нех- ...ка карательный отряд килүен хәбәр итте. 15 кә якын атлы, 5 ләп велосипедист, ди. Авыл халкының сүзенә караганда, алар Hex ...тан 40 сыер алып китәргә дип килгәннәр. Имеш, алар партизаннар белән элемтә тоталар. Командование хәзер Hex... ка барырга уйлый. Монда хатын- кызлар, балалар кала, аннары тагын, штаб белән, Игнатьев группасы кала. Мугаметов һәм Гапсаттаров группаларына хәзер үк хәзерләнергә! Тиз булыгыз, вакыт аз. Әйтелгән — эшләнде. Юлга да чыктык. Алдан җибәрелгән разведка килеп, немецларның авылдан чыгуларын, сыерлар куып килүләрен хәбәр иткәч, уңгарак сугылып, юл буена засадага утырдык. — Пулеметтан ут ачмаска! — диде командир.

Һәркайсыгыз юлга мөмкин кадәр якынрак яшеренегез. Якын килеп җиткәч, берәмләп-берәмләп ут ачарга. Һәрберегез берәр немецны бер атудан алырга тырышыгыз. Кача башлаучылар булса, пулеметтан ут ачарга! Озакламый немецлар күренә дә башладылар. Велосипедчылар алдан, яннардан һәм арттан атлылар киләләр. Сыерлар, юл буендагы үләннәргә үрелеп каба-каба, салмак кына атлыйлар. Сыерлар мөгрәгән тавышка арттан елый-елый килгән хатын-кыз, балачага тавышлары да килеп кушылгач, йөрәкләр әллә нишләп китә. Тешләр ирексездән кысылалар. Куллар мылтыкларны катырак кысалар. Арттан хатын-кыз, бала-чага елап килү немецларга ошап бетмәде булса кирәк, арадан берсе ат камчысы белән селтәнеп:

— Сурюк, матка! — дип кычкыра.

Икенчесе, көлемсерәп, мыскыл иткән тавыш белән:

— Партизан, матка! Партизан! — дип урманга бармагы белән төртеп күрсәтә.

— Niks gut!

— Беренче немец, башлыклары булырга кирәк, тагын кабатлап,— сурюк! — дип кычкыруга,, икенчесе ияреп килүче балалы хатынга камчысы белән селтәнде. Арттан ияреп килүче халык арткарак чигенде. Бу безнең өчен яхшырак, чөнки алар безгә ут ачарга комачаулыйлар иде. Менә карательный отряд нәкъ безнең турыга килеп житте. Мылтык тавышлары бер-бер артлы яңгырауга, алдагы велосипедчылар тәртипсез рәвештә ава, атлылар да кайсылары ат өстеннән, кайсылары атлары белән үк авып төшә башладылар. Юлга йөгереп чыгабыз. Сыерлар, атыш тавышыннан куркышып, чабышалар, җәрәхәтләнгән атлар һәм немец солдатлары ыңгырашып яталар. Атка атланган ике немец, юлдан читкә тайпылып, качмакчы булалар.

— Кача алмассың! — ди малай пулеметын төзәп. Берничә озын очередь бирелә. Эш беткәч, юл читләрендәге хайваннарны куып, Hex... авылына таба юнәләбез. Авыл халкы йөгерешеп каршы чыга, үзләренең хайваннарын алып, рәхмәт укый-укый, өйләренә алып кереп китәләр. Хайваннары һәлак булган колхозчыларга карап, комиссар:

— Сыерларыгыз өчен кайгы рмаг бездә ит өчен алып кайткан 3 сыер бар. Алар әле суелмаган, шуларны алырсыз, — дип юата. Командир янына сакалы агарган бер карт килә. Картның инде битләре җыерылган, күзларе эчкә баткан, шулай да йөзендә шатлык нуры балкый. Ул әкерен генә сүз башлый:

— Улларым! — ди ул, кешеләр җитәкләгән сыерларга таягы белән төртеп күрсәтеп,

— Бу бит кешелек түгел. Миңа инде 73 яшь. Шушы яшемә житеп мондый ерткычлыкны күргәнем юк иде. Бу кабахәтләрне кыйнау гына аз, аларны кайда күрсәгез, шунда үтерергә кирәк.

— Аларны күргәндә генә түгел, эзләп йөреп кырырга кирәк, — дип өстим мин.

— Шулай, улым, дөрес әйтәсең, — ди бабай.

— Мин дә хәзер сезнең белән китәр идем, тик менә бу таяксыз йөри алмыйм шул. Картлык та басты, сәламәтлегем дә начар һәм ул, тавышын күтәрә төшеп, кычкыра:

— Улым, улым Саша! Картның тавышына 13 яшьләрдәге бер малай килеп житә.

Бабай малайга безне күрсәтә:

— Менә, улым. Бу абыйларың безнең өчен көрәшәләр. Яшең җитәрлек, улым, минем лапасның уң почмагында яшереп куйган пулеметым бар. Ал шуны. Без борылырга да өлгермәдек, Саша, шул арада, пулеметны алып та килде.