АК БӘКӘЛ
Безнең, юлга чыгуыбызга нәкъ ике атна тулганда, билгеләнгән урынга килеп җиттек. Зур паровоз безнең эшелонны, бер юлдан икенче юлга, икенче юлдан өченче юлга күчереп йөртә торгач, бик сак кына хәрәкәт белән, бер тупикка кертеп туктатты. Элек орудиеләр, ящик-ящик сугыш припаслары, продуктлар, кием-салым кебек әйберләр бушатылды. Иң соңыннан вагоннардан атлар чыгарылды. Тышта апрельнең соңгы көннәре булганлыктан, инде җирләр ачылган, һавалар җылынган, бөтен дөньяны ниндидер бер рәхәтлек чорнап алган иде. Атналар буе вагонда килгән атлар, җиргә аяк басу белән, искиткеч бер хәрәкәткә килделәр. Һәммәсе дә, шунда ук, борыннарын төртеп, җир иснәргә, аунарга тотындылар. Алар тезгеннәрен тотарга да бирмиләр, рәхәтләнеп ауныйлар. аннары торып кагыналар, тагы ауныйлар, тагын кагыналар, пошкыралар, баскан урыннарыңда тыныч кына тора алмыйлар. тояклары белән аяк асларын казыйлар. каядыр китәргә ашкыналар иде. Атлар арасыңда кечкенә генә гәүдәле. киң генә тояклы, бер туры бия үзенең бөтен хәрәкәте белән башка атлардан аерылып тора иде. Бу безнең полкта бердәнбер колынлы бия һәм ул безнең батареяда иде. Ул безнең батареяга кайчан һәм кайдан килеп кергәңдер. мин бу турыда берничек тә әйтә алмыйм. Гадәттә артиллериядә, бигрәк тә сугыш вакытында, колынлы бияләр булмый. Бу һәркемгә мәгълүм нәрсә. Шунлыктан батареядә бу бия турында, артиллеристлар арасында еш кына сүз кузгала торган иде. Һәркем аны орудиегә җигеп йөрүнең бернинди дә хәрби кануннарга туры килмәгәнлеген, аны колыныннан аерырга кирәклекне әйтә ите. Ләкин, белмим, ни сәбәптәндер, әлеге бия һаман безнең батареяда кала бирде. Хәер, бер уйлаганда, ул орудиегә җигелергә тәмам өйрәнеп җиткән дә иде инде. Бирегә, фронтка килеп җитеп, сугышка керү алдында торгач, батареяда бу турыда яңадан сүз кузгалды, һәркем бу яшь биянең колынын кая булса да калдырырга кирәклекне куәтли. кайберәүләр исә колыны белән бергә аның үзен дә калдырып, икенче бер ат алу фикерен алга сөрә, аны орудиегә җигүнең зыян гына китерәчәген исбат итә иде. Гомумән, безнең артиллеристларның телендә еш кына кузгала торган бу мәсьәлә бирегә килеп төшү белән кабат күтәрелгән иде. Ләкин, комбат безнең фикерләребезне бер сүз белән кисте.
— Башка хәсрәтегез булмаса, «Ак бәкәл» өчен хәсрәтләнмәгез! (колынлы биянең кушаматы шулай иде һәм мин аны моннан түбән шул кушаматы белән атыйм) ул безнең белән фронтка килде, безнең белән сугышка керәчәк, безнең белән... — диде дә, туктап калды һәм, нәрсә әйтергә белмичә,— калганы сугышта күренер, аңлатыгызмы? Бу турыда шуның белән бәхәс тәмам! — диде.
Аның сүзләре кискен булды һәм бу хакта яңадан берәү дә бәхәс ачмады. Шул төнне без туп-туры сугышка кердек. Бу — инициативаның безнең кулга күчкән көннәре иде. Без, таулар җимереп, ташлар актарып, җирләр казып алга бардык. Без аткан снарядлар агым суларны туктата, дошман чыгып барган күперләрне һавага күтәрә, аның юлына җәһәннәм базлары казып, аны кая барып бәрелергә белмәслек хәлгә китерә иде. Дүрт тәүлек буе менә шулай рәхәтләнеп алга барган чакта, безгә бер көнне, бер дә көтмәгәндә, командованиенең әмере буенча, чигәргә туры килде. Без бу яңа позициягә дошманны бик зур тырышлык белән бәреп чыгарып урнашкан идек, һәм без, артиллеристлар, әле яна кызып, ата гына башлаган идек. Командованиенең әмере шулай булгач, берни кылып булмый, атларны бик тиз җиктек тә артка чаптык. Безгә бу позицияне калдыру гаҗәп авыр иде. Дошман безнең каты ударга чыдый алмыйча, әле генә безгә бербер артлы яңа рубежлар калдырырга мәҗбүр булган иде. Ә менә хәзер, аңа бу рубежларны кире бирергә туры килә. Юк, бу хәл безне гарләндерә иде. Бу гарлекне, аны турыдан-туры ут астында йөргән солдат кына аңлый ала. Чөнки сугышның аның үзенең тәме, рәхәте, азартлыгы бар. Без егерме-утыз километр җирне кире кайттык. Чырайларыбыз сытык, иреннәребез тешләнгән, йөзләребез кара көйгән иде. Без чигенгәндә таулар, ташлар елаган шикелле иде. Юлда, соңгы көннәрдә һәр ике яктан да туктаусыз утка тотылып торган һәм шуның аркасында агачлары сынып- имгәнеп беткән урманнар, снаряд белән ярлары ишелгән, сулары болганган елгалар, берьюлы ун-унбиш урыннан янып ята торган авыллар, МТСлар кала. Барсы да безгә, чигенүчеләргә, гүяки, ризасызлык белән карыйлар кебек иде. Хәтта без үзебез дә берберебезгә тулаерак карый идек шикелле. Чөнки сөйләргә сүз табылмый, көләргә кызык юк, иптәшеңә нәрсә булса да әйтергә теләсәң, ул» бугазда тыгылып кала иде. Сугыш белгечләре дошманга һөҗүм итеп алга баруны, һичшиксез, кыен эш, диләр. Ионың шулай икәнен без, артиллеристлар, үзебез берничә тапкыр татыдык. Ләкин безнең өчен бу чигенү, сонгы көннәрдә дошман өстенә һөҗүм иткәндә күргән бөтен кыенлыклардан да кыенрак иде. Бу безне мораль яктан изә иде. Әле өченче көн генә шушы тирәдәге бер авылдан дошманны артына да карамыйча качарга мәҗбүр итеп, командование тарафыннан бүләкләнгән сугышчылар бу чигенүне бик авыр кабул иттеләр. Аннары без чигенгәндә дошман да тик тормый, ул һавадан безнең юлны кисәргә омтыла, алга да, артка да, уңга да, сулга да дигәндәй, һәрьяклап бомба ява, без кайчакта җәһәннәм чокырлары алдында калабыз. Менә бу да безнең чигенүне кыенлаштыра иде. Мин элекке сугышларда да һәм бусында да баштан ук орудие расчетында — стволга снаряд куеп торучы булып йөрдем. Шунлыктай орудиегә җигелгән атлар белән идарә итү дә мина йөкләнгән иде. Менә шулай ут астында мин атларны куам, тигеэ җирләрне тизрәк үтеп, кая да булса — дошманга күренми торганрак урынга җитәргә ашыгам. Ләкин атлар, нишләптер, бик сүлпән юырталар, гүяки, алар да безнең чигенүебезне тиешсез табалар кебек иде. Тирә-якта нәрсә барганны һич аңларлык түгел, снарядлар ярыла, бомбалар шартлый, пулеметлар такылдый, самолетлар гөрелди, һәммә нәрсә яна, агачлар, машиналар гына түгел, коры җир яна, һавада куе кара сөрем тора иде. Атларны куа-куа чапкан чакта, мин кинәт аларның кайсыныңдыр кешнәп җибәрүен ишеттем. Сез, җирнең асты өскә килгән мондый вакытта ат кешнәвен кем игътибарга алып торыр икән, диерсез. Алай түгел, дусларым, үзең көрәшеп алган җирләрдән чигенгән вакытта беренче карауга бер дә әһәмияте юк кебек күренгән нәрсәләр дә сине тирән уйларга, чынлап торып, йөрәк белән тәэсирләнергә мәҗбүр итәләр. Бу ат кешнәве дә минем рухымны уятты. Бер караганда, бу минем бала вакытта ат белән әрәмәлеккә куна йөргән чакларымны хәтерләтә, икенче караганда, язлар җитеп, сабан туйлары башлангач, абзар читәннәре аркылы башларын югары күтәреп, кешнәп торган чапкыннарны күз алдына китерә иде. Мин секунд эчендә үземә сорау бирдем: «Бу нигә болай кешни?», һәм секунд эчендә мин аны аңлап алдым. Ул орудиегә җигелгән башка атлар белән бергә туктаусыз алга чаба һәм еш кына артына борылып, әче тавыш белән кешни иде. Аның бу кешнәве минем йөрәкләремне телгәләп, озак вакытлар колак төбемдә яңрап кала. Бу безнең әлеге туры биябез иде. Без чигенгән вакытта, аның колыны адашып, артта — дошман ягында калган булса ның өчең кешни иде без калдырган иген калдырган болыннар, таулар өчен кешнәү. Аның тавышы бездән якларга китеп яңрый, искән җил белән аның маңгай тузгый, үзе һаман артына карый, теләр-теләмәс кенә алга бара торгач, колакларын торгызып, тагы шулай йөрәкләрне әрнетеп кешнәп җибәрә иде. Ниһаять, без командование тарафыннан билгеленгән урынга — кечкенә бер поселокка килеп кердек. Атларыбыз ак күбеккә баткан, сбруйлар тузан белән капланган, үзебез исә берберебезне танымаслык хәлгә килгән идек. Атларны тугарып, лапас астына керттек, орудиеләрне маскировать иттек. Үзебез, өс-башларыбызны чишенмичә, комаидованиенең әмерен көтеп калдык. Атларга иртәдән бирле ашарга бирелмәгәнлектән, тирләре суыну белән аларны солыга куштык. Ләкин алар ашамыйлар, нигәдер тыныч- торгызып, куркынып, сызгырып ишетеп, елышалар, барган җирдә кунарга әмер булды. Постлар билгеләнде, часовойлар куелды. Без хуҗасыз бер өйгә кереп, ялга яттык. Таң алдыннан мин тышка чыктым һәм, белмим, ишек тавышы ишетепме, белмим көн яктыра башлаганны сизенме, Ак бәкәл искиткеч бер тавыш белән кешнәп җибәрде. Аның кешнәве бәгыремне өзде. Юк, бу аның гадәттәге кешнәве генә түгел, бу әллә нәрсәсе белән моңсу, ямансу кешнәү, бу тавышта кемгәдер, нәрсә өчендер ялвару, үтенү, ярдәм сорау бар иде. Мин аның янына, лапас астына бардым. Аның җилененә сөт төшкән, үзе тынычсызлана, йөгәнен салырга маташа, гүяки, сез юкка гына чигендегез, сез чигеимәсәгез анда минем колыным калмый иде, әйдәгез, яңадан һөҗүмгә дигән шикелле башын борып, миңа карый, тагы кешнәп җибәрә, һәм бу тавыш таң алды салкыннары белән әллә капларга тарала иде. Атлар сакларга куелган өлкәң генә яшьле дневальный янына килдем.
— Бу атның кешнәве темам акылымнан яздыра мине, — дидем.
— Әәә... аңа сез дә игътибар итәсез икән, — дип сүз башлады дневальный һәм дәвам итте:
— Миң дә бик жәллим аны, хайван булса да жәллим, тегеләр ягында колыны калган аның, шуңа кешни ул, мескен... Мин өйгә кереп, урынга яттым. Йокы арасында Ак бәкәлнең тагы берничә тапкыр кешнәвен ишеттем. Аны ишеткән саен дневальныйның әйткәннәре исемә төште:
— Мин дә бик җәллим аны, хайван булса та жәллим, тегеләр ягында колыны калган аның, шуңа кешни ул, мескен. Бу яшь атны җигеп, хәзер үк дошман өстенә һөҗүмгә чыгып китәсем килде, әле генә чигенгән юллардан аның белән бергә яңадан алга барасы килү теләге туды, дошманга ачуым артты, үчем кабарды. Ак бәкәл белән минем ашкыну бик вакытлы булып чыкты. Таң атканда без кичә калдырган позициягә яңадан барып урнашырга әмер алдык. Безнең кичәге чигенү дошманның фикерен кирәк. Ул шубез кебек артта безгә өчен без калдырган иде бу калган каршы чәчлә-карый-чаба, сызланалар, колакларын күзләренең аклары белән карыйлар, якыннан гына үткән снаряд тавышын ишетеп, вакыт-вакыт бер-берсенә елышалар, ә Ак бәкәл исә гадәтенчә әче итеп кешнәп җибәрә ите. Кичкә таба, безгә, шушында—тукта- чуалту өчен эшләнгәнме, яки бу чигенү белән командование башка берәр нәрсәне күз алдында тотканмы, ансы безгә билгеле түпел иде, әмер «Алга, кичәге позициягә» булгач, безгә шул җитте, безгә — ярсыган сугышчыларга — шул гына кирәк иде. Орудиеләргә бик тиз атларны җигә башладык. Ак бәкәл безнен бу ашыгыч хәрәкәттә нәрсәдер барлыкны сизенә һәм үзе дә безнең белән бергә ашыга: камыт кигерү өчен башын алдан ук җайлап тора, авызлыгын тел артына в көйли, күзләренә төшеп торган маңгай чәчләрен таратып җибәрү өчен кат-кат башын чайкап куя, ул бөтен орудиене, гүяки, бер үзе алып чабарга хәзерләнә иде. Безнең шулай тоюыбыз дөрес булды, ул капканы чыгу белән дилбегәне кайсы якка тартканны да көтмәде, кичә чигенеп кайткан юлга каерып керде һәм кешни-кешни юыртырга тотынды. Орудиегә җигелгән башка атлар да аны тыңлыйлар, аннан калышмаска тырышалар, Ак бәкәлнең ашыгуын алар да уртаклашалар кебек иде. Алай гына да түгел, Ак бәкәл белән бергә без үзебез дә ашыга идек шикелле. Бу, безнең кичә чигенеп кайткан юллардан яңадан алга баруыбыз иде. Бу юлы. Ак бәкәлнең күндәмлеге аркасында, без кайбер хәрби тәртипләрне дә бозарга мәҗбүр булдык. Бу бозу безнең алдан, барырга тиешле берничә орудиене узып китеп, алга чыгуыбыздан гыйбарәт иде. Ләкин безнең болай алга чыгуыбызның төп сәбәбе Ак бәкәлдә икәнлекне аңлап алган комбат, моның өчен безне шелтәләүдән ерак, ул бары елмая гына иде. Чөнки кайсы гына орудие артыннан килеп җитмик, Ак бәкәл бу орудиене үтү өчен бик тиз алдан ук читкә каерып керә иде. Ул ашыкканга карап бөтен атлар ашыга, Ак бәкәл аларны үзенә ияртә иде. Нәтиҗәдә бу юлы без аны түгел, ә ул безнең белән идарә итә иде. Ул ашкынганнан ашкына, аның үз уен аңлатырга теле генә юк, ләкин без аны бөтен хәрәкәтеннән аңлый идек. Ул һаман кешни-кешни тилереп, алга чаба. Төш вакытына кадәр без таныш юллар белән бардык. Юлда өч-дүрт тапкыр туктап, дошман ягына берничә дистә снаряд җибәрүне искә алмаганда, безгә башка бернинди тоткарлык та булмады. Ләкин төштән соң, кичә чигенгән юлны сул якка калдырып, уңга каерырга әмер булды. Бу исә безне зур гына кыенлык алдында калдыра язды. Без бер сазлыкка килеп туктадык. Аның нинди тирәнлектә икс йен белми торып, бирегә орудие белән керү куркыныч иде. Әлбәттә, бу урын без килеп җиткәнгә кадәр разведка разъезды тарафыннан тикшерелгән һәм аны кичү өчен җайланмалар да эшләнгән иде. Шулай да без бирегә кинет кереп батып калмыйк, дигән теләк белән аны карап чыгарга булдык. Кабат тикшерү безнең атларның орудиене моннан алып чыга алмау куркынычы барлыгын күрсәтте. Ләкин сазлыкны үтү өчен моннан да җайлы урын таба алмадык һәм, ни булса да булыр, дидек тә, атларны башта ук кызу тотып, сазлыкка кереп киттек. Инде уртага җиткәндә генә атларыбызның берсе туктады, икенчесенең постромка бавын йомшартканлыгы күренде һәм башкалары да туктау алдында иделәр. Менә шул вакытта мин атларга гайрәт белән кычкырып җибәрдем,
— На, әйдәәә!.. Ак бәкәл гүяки, мине аңлады, ул сыртын бөкерәйтеп, башын аз гына иеп, соңгы көче белән омтылды. Шул арада мин башка атларга тарттырып алдым. Алар, Ак бәкәлгә ияреп, дәррәү алга тартылдылар һәм без берничә минуттан соң сазлыкның аргы ягында идек. Озак та үтмәде, кичәге позициягә җитеп, атларны орудиеләрдән читкәрәк, бер балан куагы эченә урнаштырып, үзебез дошманга каршы көчле ут ачтык. Сугыш кызганнан кыза барды. Дошман нык каршылык күрсәтә, эрудиеләрне ут астына алырга тырыша, без аның саен ныгырак бәрәбез. Тамырлары белән кубып агачлар күтәрелә күз ачып йомганчы әллә нинди тирән чокырлар иәйда була, тигез җирләргә таулар калка, коры җирләрдән кинәт сулар атыла, өскә металл ява, ташлар коела, утлар чәчери, кыскасы; бөтен дөнья дер селкенә иде. Шушы коточкыч куркыныч вакытта мин Ак бәкәлнең кешнәү тавышын эзли идем. Ләкин ул кешнәми иде. Мин борчыла башладым, харап булдымы әллә югыйсә, дигән уйга төштем, һәм орудиеләрнең тыныбрак торган бер вакытында, атлар янына шуыштым. Барып җитсәм, ни күрим, һәммәсе дә исәннәр, һәмәсе дә куркынып бер җиргә тупланганнар, мине күрү белән җанланып киткәндәй булдылар, җиңел генә итеп, чак кына кешнәп алдылар. Яннарына килеп берәм-берәм яңак сөякләреннән, аркаларыннан сөйдем, ял төпләрен кашыдым, һәммәсе дә тынычлык саклый, йомшак иреннәре белән минем җиңемнән тарталар, аз гына салкынча борыннары белән минем кулымны ялыйлар иде. Ак бәкәлдә исә миңа аерым бер ияләнгәнлек сизелә, ул башы белән миңа ышкына, кайнар тыннары белән куеныма керә иде. Ул үзенең акыллы күзләре белән миңа карап, гүяки, тизме кузгалабыз инде, дип сорый иде. Шушы кичне без бу позицияне артта калдырып, дошманны куа-куа тагы алга киттек. Безгә берничә батарея бергә барырга туры килде, һәм шунда әнкәсе тавышына кешии-кешни, орудие- ләр, обозлар арасыннан, Ак бәкәлнең колыны чабып килеп чыкты. Ул элек әнкәсенең муены астына кереп иркәләнде, аны иснәде, аннары йомшак борыны белән әнкәсенең җилененә сак кына төрткәли башлады. Без, артиллеристлар, юлыбыз ашыгыч булса да, түзә алмадык, атларны туктатып, Ак бәкәлнең бу шатлыгына бераз вакыт бирдек. Аннары тагы кызу рәвештә алга кузгалдык. Юлда безне комбат үтеп китте.
— Ну, Ак бәкәл ничек, сөйриме орудиене?
— Бер үзе сөйри, иптәш комбат.
— Ә сез аны калдырырга уймаган идегез. Шул чакта ук әйттем бит мин сезгә, безнең белән бергә өйрәнде, бергә сугышка керсен дип. Мондый чая бияләр белән гражданнар сугышында да бөтен дөньясын актарганым бар минем. Комбатның фикере, чынлап та, дөрес иде.