1917 ЕЛНЫ КАЗАНДА ОКТЯБРЬ КОРАЛЛЫ ВОССТАНИЕСЕ
Элекке Россия территориясендә яшәгән милләтләрнең хезмәт ияләре ике яктан: һәм экономик һәм милли яктан изелеп килделәр. Шуңар күрә дә бу милләтләр хезмәт ияләренең капиталистик изүгә каршы, социалистик революция өчен алып барган көрәшләре милли яктан изелүгә каршы көрәш белән бик нык бәйләнеп барды. Барлык милли районнардагы кебек, Татарстанда да Октябрь революциясенең үзенчәлекләренең берсе шунда. Татарстан XVI нчы йөзнең II нче яртысында Москва феодал дәүләте Казан ханлыгын яулап алганнан алып, Октябрь революциясенә кадәр колония булып килде. Татар крестьяннары, шулай ук безнең крайда яшәгән башка милләт (мәсәлән, мари, удмурт, чуваш) крестьяннары да, чыдый алмаслык авыр налоглар һәм законлаштырылган яки бөтенләй законлаштырылмаган һәртөрле талаулар нәтиҗәсендә, гадәттән тыш бөлгенлеккә төшкән һәм хәерчеләнгән иде. Элекке Казан губернасыннан бөлгән крестьяннар дистәләрчә һәм йөзләрчә меңләп шәһәрләргә, фабрикаларга һәм заводларга, төрле сезонлы һәм даими эшләргә китәләр һәм бу крестьяннар арасында татар ярлылары зур күпчелекне тәшкил итәләр иде. Элекке Казан губернасында авыр промышленность предприятиеләре бөтенләй юк, мондагы вак предприятиеләрнең төп массасы авыл хуҗалыгы һәм терлекчелек продуктларын эшкәртү белән шөгыльләнәләр: сабын кайнату, тире иләү, күн эшләү, кислоталар ясау заводларыннан, йон-җи- тен, җеп эрләү фабрикаларыннан, мастерскойлардан һәм тегермәннәрдән торалар иде. Казандагы һәм Казан губернасындагы предприятиеләрнең барсында да эш шартлары коточкыч иде. Йөзләрчә эшчеләр ярым подвал төсендәге тар, кысынкы һәм юеш биналарда, яртылаш караңгы эчендә, бәхетсезлек хәлләреннән һичбер төрле сакланмыйча эшлиләр иде. Казан эшчесенең хезмәте белән тапкан килере Россиянең бүтән өлкәләрендәге эшчеләрнең килерениән 25-30 процент ким була. Ул аена, уртача алганда, 10-15 сум чамасы тәшкил итә. Татар эшчесе тагы да кимрәк ала. Рус эшчесе белән татар эшчесенең хезмәтләренә болай аермалы итеп түләп, предприятиеләрнең администрацияләре һәм хуҗалары татар эшчеләре белән рус эшчеләре арасында дошманлык тудырырга һәм шуның белән аларның эксплоататорларга һәм патша самодержавиесенә каршы көрәшләрен көчсезләндерергә телиләр. Яшьүсмер татар эшчеләренең хәле тагы да куркынычрак була. Алар милли яктан тагы да ныграк изеләләр. Патшалыкның милләтләрне изүе татар халкының иҗтимагый-политик тормышының барлык якларына да йогынты ясый. Учреждениеләрдә, мәктәпләрдә татар телен куллану тыела, татарча газета-журналлар чыгартылмый, татарлар көчләп чукындырылалар, милли культура һәрьяклап җимерелә. Татар халкы массаларын рус колонизаторларының, рус кулакларының буйсынган колларына әверелдерер өчен татар халкының милли мөстәкыйльлеген бетерергә теләгән патша хөкүмәтенең бөек рус шовинизмы менә шулай гәүдәләнә. “Халыклар төрмәсе” булган патшалык Россиясендә изелгән халыклар эксплоататорларга һәм патшалык самодержавиесенә каршы йөз еллар буенча экономик һәм политик көрәш алып баралар. Бу көрәш рус халкы көрәшенең куәтле ташкынына килеп кушыла. Идел буе халыкларының милли азатлык көрәше, ниһаять, башында рус пролетариаты барган бөек рус халкының халыкларның иң явыз дошманы — самодержавиегә һәм аның терәге булган помещикларга, алпавытларга, морзаларга каршы көрәше белән бергә кушыла”. (СССР тарихы, II нче том, 653 нче бит).
Изелеп килгән милләтләр хезмәт ияләренең сыйнфый көрәше милли изелүдән котылу өчен көрәшкә бик нык бәйләнә. Миллп районнарда, аерым рәвештә алганда Татарстанда, Октябрь Социалистик революциясенең үзенчәлекләреннән берсе шуннан тора. Ул чордагы (1917 ел һәм 1918 елның башында) Казандагы хәлнең катлаулылыгы барсыннан битәр түбәндәгедән гыйбарәт була: милли флаг астына яшеренгән татар буржуазиясе төрек-татар халык массаларының милли изелүдән котылу өчен алып барган көрәшен үзенең сыйнфый интереслары өчен файдаланырга, властьны үз кулына алырга азаплана, моның өчен татар буржуазиясе мөселман хәрби частьларын Казанга туплый һәм милли частьлар оештыра. Казанда Октябрь кораллы восстаниесен хәзерләү һәм үткәрү чорында Татарстан хезмәт ияләренең көрәшен һәм Казан большевиклары оешмасының эшчәнлеген кыскача гына күзәтеп үтик. Казан большевиклары оешмасының яңадан эшли башлавы Казанда Октябрь переворотын большевиклар оешмасының турыдан- туры җитәкчелегендәге эшчеләр һәм солдатлар ясадылар. Реакция елларында тар-мар ителгән Казан большевиклары оешмасы 1917 елның мартының икенче яртысында, большевиклар партиясе Үзәк Комитеты вәкиле Виктор Тихомирнов иптәш кул астында, яңадан торгызылып, эшли башлады. Казанның карт партия эшчеләреннән булган В. А. Тихомирнов иптәш 1917 елның марты урталарында Казанга килә һәм большевистик көчләрне туплау буенча бик нык эш җәелдереп җибәрә. Тихомирнов иптәш Казанда булган большевиклар белән берничә киңәшмә үткәрә һәм 26 мартта беренче оештыру җыелышында В. Тихомирнов, О. Олькеницкий, И. Мохов, Бисярин, А. Комлев, И. Волков һ.б. составында партия комитеты сайлана. Казан большевиклары комитеты беренче көненнән үк предприятиеләрдә ячейкалар төзү эшенә тотына. Комитет “Рабочий” дигән газета чыгарырга керешә (газетаның беренче номеры 1917 елның 31 мартында чыга). Казан большевиклары оешмасы эшчеләр һәм солдатлар арасында бик зур аңлату эшләре алып бара, аларны меньшевиклар һәм эсерлар йогынтысыннан, татар буржуазиясе йогынтысыннан коткара, аларны большевиклар ягына күчерә. Меньшевиклар белән эсерларның сатлык политикасына каршы килешмәүчән көрәш алып баруы аркасында, большевиклар оешмасы революциянең беренче этабында ук — июль көннәренә кадәр үк инде Казан хезмәт ияләренең шактый зур күпчелеген үз йогынтысы астына алуга ирешә. Июль вакыйгаларыннан соңгы чорда Казандагы һәм Казан губернасындагы хәл Июль вакыйгаларыннан соң Октябрь социалистик революциясе үсешендә яңа этап башлана. Хәл кисәктән үзгәрә. “Властьның икеләнү халәте бетә, хәлиткеч урында власть контрреволюция кулына күчә” (Ленин). 1917 нче елны Казанда Октябрь кораллы восстаниесе Июль вакыйгалары чорында, аеруча бу вакыйгалардан сон, Казанда һәм Казан губернасында хәл бик киеренке төс ала. Казанның эре предприятиеләре хуҗаларыннан Алафузов- лар, Крестовниковлар, Шабановлар һәм башкалар сигез сәгатьлек эш көнен бозу, хезмәт хакын киметү, предприятиеләрне ябу, эшчеләрне массовый төстә эштән чыгару юлы белән, эшчеләргә басымны һәртөрле юллар беләи көчәйтәләр. Казан округы һәм гарнизоны командованиесе дисциплинаны бозуда “гаепле” кешеләрне судка бирү белән янап, офицерларга һичбер каршылыксыз буйсынуны таләп итеп, берсеннән берсе катырак приказлар чыгара, большевик агитаторларны кулга алдыра. Округ штабына күренекле жандарм офицерлары чакыртып китерелә, алар хәрби цензура председательләре һәм аның членнары итеп билгеләнәләр. Казанга контрреволюцион көчләр туплана башлый: Чистайдан прапорщиклар мәктәбе, Пензадан драгуннар эскадроны китертелә. Авылларда Вакытлы хөкүмәт кешеләре, меньшевиклар һәм уң эсерларның актив ярдәме белән, крестьяннар хәрәкәтен корал белән бастырырга азапланалар. Июль вакыйгалары чорында хезмәт ияләренә һөҗүм итүдә татар буржуазиясе зур активлык күрсәтә. Татар буржуазиясе үз^рең тактикасын бик кискен рәвештә үзгәртә, ул ачыктан ачык контрреволюцион эшчәнлек юлына баса, Петрограднын революцион эшчеләре белән солдатларына каршы көрәшү өчен июль көннәрендә ул Вакытлы хөкүмәткә бик теләп ярдәм итә. Июль ае урталарында Казанда татар буржуазиясенең өч съезды булып үтә. Бу съездлар реакцион карарлар чыгаралар “милли-мәдәни автономия” игълан итәләр. Хәрби съездда, татар хәрби частьларыннан татар буржуазиясенең интересларын яклаучы тыңлаучан армия төзүне төп максаты итеп куйган “Хәрби Шура” (“Хәрби совет”) оештырыла. 1917 елның сентябрендә үк инде Хәрби Шура Ташкент хезмәт ияләренең чыгышын бастыруга актив катнаша, ул Вакытлы хөкүмәт махсус рәвештә Ташкентка җибәргән җәза отряды составына үзеннән ике вәкилне — подпоручик Альмяшев белән штабс-капитан Рәфиковны кертә. Июль көннәрендә Казанда большевикларны эзәрлекләү, аларга төрле ялган II Бөтен Россия мөселманнары съезды, мөселман руханилары съезды, ялалар ягу коточкыч бер төс ала. Большевиклар подпольега китәргә мәҗбүр булалар. “Рабочий” газетасы ябыла, Казан большевиклары комитеты һәм газета редакциясе бинасы печатьлана. Партиябезнең 1917 елның 25 июленнән 3 августына кадәр булган вакыт эчендә, яшерен рәвештә, үткәрелгән VI нчы съезды партиябез тарихында гадәттән тыш зур роль уйнады. Ул партиябезне кораллы восстаниегә, социалистик революция ясауга юнәлткән съезд булды. Июль вакыйгаларыннан соңгы чорда, партиябезнең VI нчы съезды чорында, массаларның көрәшендә кисәк үзгәреш туа: большевиклашу процессы бик нык кызулана. Казан эшчеләренең бу чордагы көрәше фактларында бу аеруча ачык күренә. Буржуазия эшчеләргә каршы көрәштә һәртөрле чаралар куллана. Ул “ачлыкның һәм эшсезлекнең сөякле кулы белән революцияне буар өчен” саботаж политикасы, производствоны таркату политикасы үткәрә. Большевиклар җитәкчелегендәге Казан эшчеләре производство өстеннән һәм продуктларны бүлү өстеннән эшчеләр контролен тормышка ашыру өчен көрәшәләр, буржуазиягә кискен отпор бирәләр. Июль вакыйгаларыннан соңгы чорда Казанда ике зур забастовка булып ала. Берсе Шабанов фабрикасында, икенчесе Алафузовның күн заводында үткәрелгән бу забастовкаларга 2450 кеше катнаша. Профсоюзларның Үзәк Бюросыннан да файдаланган меньшевиклар белән эсерларның хыянәтчел эшләренә карамастан, бу ике забастовканың икесендә дә эшчеләр җиңеп чыгалар, эшчеләрнең таләпләре канәгатьләндерелә. Казанда татар эшчеләре уртак дошманга каршы рус эшчеләре белән бергә, кулга кул тотышып көрәшәләр. Татар эшчеләре эшчеләрнең уртак сыйнфый көрәшенә актив катнашалар. Ләкин алар бу уртак көрәшне самодержавие үткәреп килгән милли яктан изү политикасын дәвам иттерә торган Вакытлы хөкүмәткә каршы, милли изелүдән котылу өчен дә файдаланырга тырышалар. Татар эшчеләренең көрәшенең спецификасы менә шуннан гыйбарәт була. Татар хезмәт ияләренә рус буржуазиясенә каршы көрәшү белән бергә, милли флаг астына яшеренеп, татар эшчеләре белән крестьяннарын һәртөрлечә алдарга, аларны уртак пролетар көрәштән аерып алырга, аларны буржуазия йогынтысына буйсындырып, барлык властьны үз кулына алып, татар, хезмәт ияләрен монополия төсендә үзе генә эксплоатацияләргә азапланган татар буржуазиясенә каршы да көрәшергә туры килә. Татар буржуазиясенең һәртөрле омтылышларына карамастан, татар эшчеләре, большевистик оешмалар һәм фабзавкомнар җитәкчелегендә, рус эшчеләре белән бергә кулга кул тотышып баралар. 1917 елның апреле ахырында ук инде татар эшчеләренең “үз” милли буржуазиясенә мөнасәбәтен характерлый торган түбәндәге факт бу яктан аеруча күренекле булып тора. 1917 елның апреле азакларында Алафузсв заводы театры бинасында татар эшчеләренең зур митингысы үткәрелә. Митингта большевик ораторлардан И. Зәйнетдинев, С. Хөснетдинев һ. б. лар чыгып сөйлиләр. Аларга каршы татар буржуазиясе вәкилләреннән Ф. Туктаров һ. б. лар чыгалар һәм, татарларның артта калган өлешенең дини хисләрендә уйнарга теләп, төрле демагогик чаралар күреп карыйлар — татар эшчеләрен большевикларга каршы көрәшергә, Чыңгыз хан юлы белән барырга өндиләр. Аларның оятсыз демагогиясе татар эшчеләренең ачуын шундый китерә, алар ярсып “Кыйнагыз үзләрен!” дип кычкыра башлыйлар һәм Туктаровнын шайкасы арттагы ишекләрдән, хәтта тәрәзәләрдән чыгып качарга мәҗбүр була.
III
Казан предприятиеләрендә татар эшчеләренең үзләренә аерым оешмалары булмый. Бу вакыйганы шушы митингка катнашкан И. Зәйнетдинов иптәш язып үтә, “Җитәкче” журналының 1937 елгы 17 санын карагыз. Алар эшчеләрнең уртак оешмаларында эшләп киләләр. Казан, Бондюг һәм Кокшанскийиың эре предприятиеләре фабзавкомнары составларыңда татар эшчеләреннән дә вәкилләр булып, алар татар эшчеләре арасында татар телендә эш алып баралар. Шулай, мәсәлән, Алафузов фабрикалары фабкомының беренче составында татар эшчеләреннән С. Хөснетдинов, Сәйфетдинов, С. Әхмәдуллин И. Зәйнетдинов, Таҗетдинов, һ.б. лар татарлар арасында актив эшләп киләләр. Күренекле татар революционеры Мулланур Вахитов һәм ул 1917 елның апрелендә оештырган Мөселман социалистлары комитеты (МСК) татар хезмәт ияләренең көрәшендә, аларны Казан большевиклары оешмасы йогынтысы астында берләштерүдә һәм тәрбияләүдә зур роль уйный. Мөселман социалистлары комитеты, үзенең составы бик чуар булганга күрә, эзлекле революцион оешма булмый, ул милли район шартларында татарның вак буржуаз элементларын: эсерларны, меньшевикларны, интернационалистларны, максималистларны һ.б. һ.б. берләштерә. Мөселман социалистлары комитетының составы шундый чуар булуы нәтиҗәсендә, анардагы төрле группалар һәм агымнар арасында фикер каршылыклары һәм көрәш туа. Мөселман социалистлары комитеты эчендәге фикер каршылыкларын, көрәшне бетерү һәм аның барлык көчен масса арасында эшне җәелдереп җибәрү өчен Мулланур Вахитов бик күп тырышлык күрсәтә. Ләкин ул аларны җиңә алмый, аннан соң кайчакта ул үзе дә икеләнә һәм күп кенә ялгышлар да ясый. Хәл гадәттән тыш катлаулы һәм каршылыклы була. Халык массасы һәрбер сүзне комсызланып тыңлый, халык массасы капитализм 1917 елда Казанда Октябрь кораллы восстаниесе изүен бәреп төшерергә һәм милли изелүдән котылырга омтыла. Маркс-Ленин тәгълиматы белән җитәрлек дәрәҗәдә коралланмаган кешегә шушы гадәттән тыш катлаулы хәлдә ориентировка алуы һәм нык политик сызык билгеләве гаять кыен була, әлбәттә. Барлык ялгышларына карамастан, Мулланур Вахитов татар эшчеләрен һәм гомумән хезмәт ияләрен оештыруда, аларның татар буржуазиясенә каршы көрәшендә һәм Казанда Октябрь кораллы восстаниесен хәзерләү һәм үткәрүдә зур роль уйный. Мулланур Вахитовка Казан большевиклары комитеты зур ярдәм күрсәтеп килә. Казан большевиклары оешмасының җитәкчесе һәм Мулланур Вахитов белән якын дуслык мөнәсәбәтендә булган Шейкман иптәш Мулланур Вахитовка зур йогынты ясый. Казан большевиклары оешмасы ярдәмендә Мулланур Вахитов татар эшчеләре, татар солдатлары, татар приказчиклары һәм Казан татарларының бүтән группалары арасында, чагыштырмача алганда, бик тиз арада эш җәелдереп җибәрә. Мулланур Вахитов кул астында Мөселман социалистлары комитетының органы — “Кызыл байрак” газетасы чыгарыла башлый. Бу газета татар хезмәт ияләре арасында большевиклар партиясенең лозунгларын популярлаштыра. Мулланур Вахитов татар эшчеләрен оештыруга, аларның политик белемнәрен күтәрүгә гаять зур игътибар бирә. Аның инициативасы Һәм турыдан-туры катнашы белән Казанда Татар эшчеләре клубы ачыла. Татар эшчеләре арасында бик зур культура-масса эшләре алып барган бу клубта хәтта социал-экономик мәсьәләләр буенча махсус курс та эшләп килә. Мөселман социалистлары комитеты Алафузовлар, Крестовниковлар, Арсланов һ. б. предприятиеләрендә татар эшчеләренең җыелышларын, митингларын үткәреп, эшчеләр сыйнфы алдында торган бурычларны аңлата, Вакытлы хөкүмәтнең, буржуазия белән алпавытларның политикаларының чын асылын ачып бирә. Мулланур Вахитов бу митингларда Вакытлы хөкүмәтне, татар һәм рус буржуазиясен аеруча аяусызлык белән фаш итә. Мулланур Вахитовның Мөселман социалистлары комитетында эшләве нәтиҗәсендә, Елга аръягы эшчеләре татар буржуазиясенең органы булган Мөселман комитетыннан үзләренең вәкилләрен кире чакыртып алалар һәм аларны Мөселман социалистлары комитетына кертәләр. Приказчиклар бюросы, Низаметдинов һәм X. Гайнуллин тәкъдиме белән, бөтен составы белән Мөселман социалистлары комитетына керә. Мулланур Вахитов большевистик лозунгларны популярлаштырып кына калмый, бәлки эшчеләрнең һәм гомумән хезмәт ияләренең интересларын яклау буенча практик чаралар да күрә. Мулланур Вахитовның популярлыгы эшчеләр арасында гына түгел, бәлки татар халкының киң катлавы арасында да көннән көн үсә. Мөселман социалистлары комитетына эшчеләр, приказчиклар, ломовой извоз- чиклар, йорт хезмәткәрләре үзләренең хезмәт конфликтлары буенча гына түгел, хәтта семья-көнкүреш мәсьәләләре буенча да киңәшләр сорап киләләр. “Кызыл байрак” газетасында китерелгән түбәндәге фактта Мулланур Вахитовның масса арасында ниндц популярлык казануы бик матур гәүдәләнә. Газета болай дип яза: “Мөселман комитеты Казанда халык санын исәпкә алуны (перепись) үткәрә, ләкин исәп алу эшен башкаручыларның мандатларында Мулланур Вахитовның кулы куелмаганга күрә, Елга аръягы эшчеләре аларны өйләренә кертмиләр. Шуннан соң Мөселман комитеты Социалистик комитетка ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр була.” Мулланур Вахитовның роле һәм йогынтысы шәһәр рамкалары белән генә чикләнми, ул татар крестьяннары арасына да тарала. “Кояш” газетасы мондый бер хәбәр урнаштыра. Социалистик комитетка Әтнә районы Березки авылы крестьяннарыннан кулакларның башбаштаклык итүләре һәм халыкны куркытулары турында жалоба белән махсус делегат килә. Шуннан Социалистик комитет тиешле чара күрү өчен бу авылга үзенең вәкилен җибәрә. Социалистик комитет членнары авылда эш алып баруга зур әһәмият бирәләр һәм үзләренең отчетларында авылда алып барган эшләре турында да хисап биреп үтәләр. Казан гарнизоны солдатлары арасындагы хәрәкәткә кыскача характеристика Казан бик зур хәрби округның үзәге була. Казан округы составына 10 губерна һәм 2 өлкә территориясенә урнашкан 98 гарнизон керә. Үзендә 50 меңгә якын кеше тупланган Казан гарнизоны округта иң зур гарнизоннарның берсе санала. Октябрь кораллы восстаниесенә хәзерләнү чорында хәрби частьларда солдатлар арасында эш алып бару, аларны большевиклар йогынтысына тарту Казан большевиклары оешмасы өчен гадәттән тыш әһәмиятле була. Хәрби частьларда эшли торган большевиклардан Казан комитетының хәрби оешмасы төзелә. Башта бу хәрби оешма солдатлар арасында большевистик әдәбият тарату, большевистик идеяләр белән лозунгларны пропагандалау, большевиклар оешмасына һәм теләктәшләр группасына яңа членнар туплау кебек эшләр алып бара. Большевикларга солдатлар арасында гадәттән тыш авыр шартларда эшләргә туры килә, гаскәри частьларда ныклап урнашкан реакцион офицерлар, Солдат депутатлары советында өстенлек итә торган меньшевиклар большевикларның эшенә һәртөрлечә каршылык күрсәтәләр. Ләкин империалистик сугышның дәвам итүе, илдәге бөлгенлек, азык кризисының һаман саен кискенләшә баруы, армиядә азык-туену мәсьәләсенең көннән көн начарлана баруы, сугыштан гомуми арганлык —болар һәммәсе дә большевистик агитация өчен бик уңайлы җирлек булалар, шуның нәтиҗәсендә большевикларның “Бетсен сугыш!” дигән лозунглары солдатлар арасында иң популяр, иң массовый лозунгка әйләнә. Февраль революциясеннән соң ук солдатлар массасының көрәше иң беренче чиратта реакцион, иске командоваииегә каршы юнәлтелә. Июль вакыйгаларыннан соңгы чорда Казан гарнизоны солдатлары массасының революционлашу процессы бик кызу төс ала. Корниловщинага каршы көрәш чорында солдатлар арасында большевиклашу аеруча көчәя. Солдат митингларында сугышка каршы, фронтта үлем җәзасы кертелүгә каршы, Корниловның контрреволюцион авантюрасына каршы резолюцияләр кабул ителә, Эшчеләр һәм Солдатлар Депутатларының Советын яңадан сайлау таләбе күтәрелә. 1917 елда Казан губернасындагы крестьяннар хәрәкәтенә кыскача характеристика Казан губернасы крестьяннары 1917 елның мартында ук инде алпавытларга каршы актив көрәшә башлыйлар. 1917 елның апрелендә Вакытлы хөкүмәт Казан губернасында башланган аграр тәртипсезлекләрне бастыру чаралары турында махсус карарлар чыгарырга мәҗбүр була. Ләкин крестьяннарның көннән көн киңәя барган хәрәкәтен бер төрле янаулар да туктата алмый. Казан губернасының комиссары 17 майда Вакытлы хөкүмәткә “Губернадагы аграр чуалышлар һаман дәвам итәләр” дип белдерә. Вакытлы хөкүмәтнең губерна һәм өяз органнары үсә барган крестьян хәрәкәтен туктатудан гаҗиз булалар. Крестьян депутатларының Казан губерна советының алпавытлар, казна, удельный, чиркәү һәм кабинет җирләрен Учредительное Собраниегә кадәр волость комитетлары карамагына тапшыру турында 13/26 майда чыгарган карарының крестьяннар хәрәкәтенең җәелеп үсеп китүендә гаять зур роль уйнавын әйтергә кирәк. Вакытлы хөкүмәт шунда ук бу карарны юкка чыгаруны таләп итә. Крестьян Депутатларының 1917 елны Казанда Октябрь кораллы восстаниесе советы моны үтәүдән катгый рәвештә баш тарта. Ул болай дип җавап бирә: “Бу елның 13 маенда чыгарылган карар губернаның бик күп өлешендә тормышка ашырылды, калган өлешендә тормышка ашырылып килә, аны циркуляр белән юкка чыгарырга ярамый. Бу елның 13 маендагы карарны, Совет халыкның теләге дип саный, ул аны юкка чыгарырга риза түгел, һәм халыкның теләген тормышка ашырган өчен төрмәләр белән, җәзалар белән янау Советны халык теләген тормышка ашырудан туктата алачак түгел”. Крестьяннарның алпавытларга каршы юнәлтелгән гомуми хәрәкәтендә крестьяннарның ярлы катлавы аеруча актив көрәшә, ярлылар кулакларга һәм хуторяннарга каршы да конкрет таләпләр күтәреп, чыгалар. Түбәндәге фактлар бу яктан алганда аеруча характерлы: 5/18/ майда Лаеш өязе Масловка волосте, Масловка авылының 130 кешелек авыл җыенында крестьяннар кибетче-кулак С. А. Чирковны, спекуляция ясаганы һәм иске режимның дусты булганы өчен, бөтен сәүдәсе һәм семьясы белән бөтенләйгә бүтән губернага сөрергә карар чыгаралар. Казан эшчеләре һәм солдатлары кораллы восстание алдыннан Казан эшчеләре белән солдатларының Корнилов авантюрасы уңае белән үткәрелгән җыелышлары, Корниловның урыннардагы агентларын иң аяусыз рәвештә җәзалауны таләп итү белән бергә, Эшчеләр һәм Солдатлар Депутатлары Советың яңадан сайлауны, халык массаларының карашларын чагылдырмый торган депутатларны киредән чакыртып алуны да таләп итә. VI нчы съезд карарлары белән коралланган, һәм Корнилов авантюрасын бастыруы нәтиҗәсендә массалардагы үзенең йогынтысын бик нык ныгыткан большевиклар партиясе, Ленин һәм Сталин җитәкчелегендә массаларны кораллы восстаниегә хәзерли. 1 Крестьян депутатларының Казан губерпа Советы фонды, № 22 эш, 4 нче папка. Кораллы восстаниегә хәзерлек бик оешкан һәм төз бер төстә бара, мәсәлән, әгәр дә Москва белән Петроградта восстание уңышка ирешмәсә, Урал восстаниене дәвам иттерергә һәм җитәкчелекне үзенең кулына алырга тиеш була. Үзәк комитетның тапшыруы буенча Бакинский (Бернгейм) иптәш Идел буеның барлык эре шәһәрләрендә булып үтә. Сентябрь башында ул Нижни-Новгородтан Казанга килә. Казан комитетының 7 сентябрьдәге утырышында власть кризисы һәм демократик киңәшмәгә делегатлар җибәрү мәсьәләсе тикшерелә. Бу утырышта большевиклардан иптәш Бакинский чыгып сөйли. Иптәш Бакинский Вакытлы хөкүмәтнең контрреволюцион политикасы һәм меньшевиклар белән эсерларның хыянәтчел рольләре турында сөйли, “Бөтен власть пролетариат белән ярлы крестьяннар кулына күчәргә тиеш” дигән нәтиҗәне бик гади һәм аңлаешлы итеп төшендереп үтә. Совет утырышында Бакинский иптәш тәкъдим иткән большевистик резолюция күпчелек тавыш белән кабул ителә. Казан советыннан Демократик киңәшмәгә 40 нчы завод эшчесе большевик Рудов сайлана. Сентябрь һәм октябрь айларында Советны яңадан сайлауда һәм шәһәр думасында сайлауларда большевиклар зур уңыш казаналар. Шәһәр думасына большевиклардан 22 кеше сайлана, ә Эшчеләр һәм Солдатлар Депутатлары Советларының башкарма комитетына 30 кешенең 16 сы- большевиклардан сайлана. Большевиклар Казанда корнилов- щинага каршы көрәшне эшчеләрне коралландыру, кызыл гвардияне көчәйтү өчен файдаланалар. 40 нчы заводтагы отряд Октябрь сугышлары көннәре алдыннан кызыл гвардиянең иң сугышчан сәләтле отряды була. Монда Рудов, Вихорев, Дерунев җитәкчелегендәге большевистик ячейка февраль буржуаз-демократик революциясе башланган вакыттан ук эшчеләр арасында зур йогынты һәм нык авторитет казанып килә. Бу ячейка артиллерия склады солдатлары белән бәйләнешкә керә. Октябрь восстаниесе алдыннан заводта 2000 гә якын винтовка була инде. Кызыл гвардияне көчәйтү эшендә 40 нчы заводтагы Социалистик яшьләр союзының бик актив роль уйнавын да әйтеп үтәргә кирәк. Социалистик яшьләр союзы махсус яшьләр отряды төзи, бу отряд Октябрь кораллы восстаниесе көннәрендә кызыл гвардия сафларында геройларча сугыша. Алафузов фабрикалары эшчеләренең кызыл гвардия отряды да бу көннәрдә зур активлык күрсәтә. Казанда кораллы восстание алдыннан ике зур вакыйга булып ала. Бердән, Казан металлистлары забастовка ясыйлар, икенчедән, гарнизон митинг-демонстрация оештыра. “Единение” (“Берләшү”) дигән исем астында оешкан металлистлар союзы 1917 елның 12 сентябрендә үк инде предприятие хуҗалары алдына эшчеләр белән коллектив договор төзү таләбен куя. Бу договорда предприятие хуҗалары Союз карамагыннан башка бер эшчене дә эштән чыгара һәм эшкә кабул итә алмаска тиешләр, предприятиедә ярты ел эшләгән эшчеләрнең бер айлык ялга хаклары бар дигән пунктлар була. Предприятие хуҗалары Союзның бу таләпләрен кире кагалар. Нәтиҗәдә Союз 5 октябрьда забастовка игълан итә. Панаев бакчасында (хәзерге “Динамо” стадионында) эшче-металлистларның һәм аларга кушылган бүтән эшчеләрнең катнашы белән зур митинг ачыла. Митингка катнашучылар большевик Карповның предприятие хуҗалары металлистларның таләпләрен канәгатьләндергәнче забастовканы оешкан рәвештә дәвам иттерергә дигән тәкъдименә кушылалар. Советның эшчеләр секциясе Казанның барлык эшчеләренә металлистларны якларга чакырып мөрәҗәгать итә. Казанның барлык эре предприятиеләренең (Порох заводы, Крестовниковлар заводы, Алафузов предприятиеләре) эшчеләре эштән туктыйлар. Трамвай хәрәкәте туктала. Забастовка 8 октябрьдә металлистларның җиңүе белән тәмам була. Предприятие хуҗалары эшчеләр белән коллектив договорга кул куялар. Металлистларның забастовкасы Казан буржуазиясенә бик көчле тәэсир итә, буржуазия куркуга саба. Казаң кадетларының органы булган “Камско-Волжская Речь” бу турыда болай дип яза: “Экономик таләпләр IV “Камско-Волжская Речь” , № 217, 7/Х-1917 ел. алар артына политика яшеренгән ширма гына булды. Забастовка чынында “пролетариат диктатурасының IV демонстрациясенә, ачыктан-ачык большевистик типтагы демонстрациягә әйләнде”. Металлистларның забастовкасы Казан гарнизоны солдатларына көчле революцион йогынты ясый. 15 октябрьдә вокзал артындагы болынлыкта гарнизон солдатларының зур митингысы үткәрелә, һәм бу митинг кораллы демонстрациягә әйләнеп китә. 15 Октябрьда көндезге сәгать бердә гарнизонның частьлары, музыка астында, плакатлар күтәреп, оешкан рәвештә вокзал артындагы болынлыкка киләләр. 40 мең кеше катнашкан бу митинг большевиклар тәкъдим иткән резолюцияне кабул итә. Бу резолюциядә: “Алдауга чик куярга кирәк, бетсен алдаучылар, яшәсен советлар власте, миллионнарча кешеләрнең җаны алар кәефе өчен корбан ителгән банкирларга, фабрикантларга һәм алпавытларга каршы каты власть яшәсен! Яшәсен җирләрнең, урманнарның һәм суларның һич тоткарсыз халык кулына күчүе! Яшәсен социализм! Яшәсен җавап алу сәгате!” диелә. Митинг исеменнән иптәш Ленинга, шулай ук Петроград, Кронштадт, Москва, Гельсингфорс Советларына котлау телеграммалары җибәрелә. Митингтан соң, “Барлык власть советларга!”, “Бетсен сугыш!”, “Җирне хәзер үк крестьяннарга бирергә!” дигән лозунглар астында шәһәрдә бик зур демонстрация оештырыла. Шул ук көнне, демонстрациядән соң, татар солдатлары өчен, Камиль Якуб, Я. Чанышев һ. б. җитәкчелегендә, аерым митинг оештырыла. Татар солдатлары митингысы да уртак митинг кабул иткән резолюциягә бер тавыштан кушыла. Металлистларның забастовкасы белән солдатларның митинг-демонстрациясе массаларны буржуазиягә каршы кораллы көрәшкә хәзерләүдә гаять зур әһәмиятле булалар. Кораллы восстание һәм Казанда, шулай ук Казан губернасында Советлар власте урнаштырылуы Октябрь кораллы восстаниесе алдыннан Казан большевиклары оешмасы Казан хезмәт ияләренең, эшчеләре белән солдатларының иң зур күпчелек өлешен үзе артыннан җитәкләп алып бара инде. Кораллы восстаниегә катнашучы иптәшләр, Казан оешмасына бу вакытта Үзәк Комитетның кораллы восстаниене җәелдереп җибәрергә хәзер торырга дигән махсус директивасы килгәнен әйтәләр. Казан большевиклары оешмасы кораллы восстаниене хәзерләү чараларын күрә башлый. Октябрь аеның соңгы числоларында Казан гарнизоны солдатларына шәһәрнең һәм аның тирә-ягының схематик планы ясалган истәлек таратыла. Контрреволюция, Вакытлы Хөкүмәтнең хәрби комиссары уң эсер штабс-капитан Калинин һәм гаскәрләр командующие Архипов җитәкчелегендә, үзенең көчләрен тупларга тотына. Штабс-капитан Калинин инициативаны үзенең кулына алырга һәм революцион эшчеләр белән солдатларга һөҗүм ясарга дигән карарга килә. Казан хәрби округы гаскәрләре командующие янында штаб төзелә һәм барлык социалистик партияләрнең — меньшевикларның, уң эсерларның, Хәрби Шураның һ. б. ларның Василләреннән “социалистик блок” оештырыла. Казанда кораллы восстание башланыр алдыннан контрреволюциянең кулыда түбәндәге көчләр була: 2000 гә якын юнкер, бер эскадрон Сызран драгуны (100 кеше), Казан советының элеккеге председателе эсер командалыгындагы 6 нчы Финляндия батареясе (300 кеше), 4 броневик ярты сотня Оренбург казаклары. Кораллы восстание башлануга берничә көн юганда гына контрреволюцион штаб беренче чиратта гарнизонның артиллеристларын коралсызландырырга һәм большевикларның хәрби оешмасының актив эшчеләрен кулга алып, революциянең көчен таркатырга, һәм шулай итеп революция көчләрен җимерергә азаплана. Контрреволюция эшчеләр һәм солдатларга каршы һөҗүмен, үзенең хәрби частьлардагы чыгышлары белән танылган һәм Саранский полкындагы үзен һичбер нигезсез гаепләүләрдән яшеренеп ята торган поручик Гроздовны кулга алырга бару дигән сылтау астында, артиллеристларга каршы экспедиция оештырудан башлый. 19 октябрьдә поручик Гроздовны кулга алырга дип, юнкерлар Арча кырындагы казармаларга киләләр, ләкин артиллеристлар:
— Без Гроздовны Саранскка, хәрби частена үзебез илтеп тапшырабыз, дип, юнкерларга каты отпор бирәләр. Большевикларның хәрби оешмасы 22 октябрьда гарнизон вәкилләренең зур җыелышын җыя. Бу җыелыш контрреволюциянең һөҗүм итүе турындагы мәсьәләне тикшергәннән соң большевиклар тәкъдим иткән резолюцияне бер тавыштан кабул итә. Бу резолюциядә болай диелә:
1) Буржуаз властька һәм “революцион штабка” ышанмаска,
2) властьны Советлар кулына тапшырырга,
3) броневикларны фронтка җибәрергә, ә пулеметларны Советлар кулына бирергә,
4) бер частьның икенчесенә каршы чыгуына юл куймаска,
5) юнкерларның артиллеристларга каршы чыгуларында гаепле кешеләрне урыннарыннан алырга һәм революцион судка бирергә,
6) Советның башкарма комитеты имзасы булмаган приказларны үтәмәскә,
7) юнкерларның коралларын һәм сугыш припасларын Советка тапшырырга. 25 октябрьда, Эшчеләр, Солдатлар һәм Крестьяннар Депутатлары Советының ашыгыч гомуми җыелышында, большевиклар тәкъдиме белән, гарнизон вәкилләренең карары бер авыздан яхшы дип табыла һәм фабрика-заводлар вәкилләренә отрядларны бүгеннән үк сугышчан хәзерлектә тотарга кушыла. 12023 Октябрьда (5 ноябрьда) Г. Олькеницкий, И. Волков, А. Бочков, А. Карпов, Северов, Гордеев һ. б. катнашында, Казан большевиклары комитетының тар гына җыелышы чакырыла. Комитет Казанда кораллы восстание тарихында гадәттән тыш зур әһәмиятле булган карарны кабул итә. Үтә кыска һәм ачык булган ул карарда болай дип языла:
1) юнкерларга һәм башында штабс-капитан Калинин торгам штабка каршы сугыш ачарга,
2) эшчеләрне гомуми забостовкага чакырырга,
3) кызыл гвардия отрядын хәрби тәртипкә китерергә һәм юнкерларга каршы сугышка алып чыгарга.
Большевистик оешма контрреволюциянең һөҗүм итә торган политикасына каршы кискен чаралар күрә башлый. Оешманың иң яхшы көчләре Елганың аръягына җибәреләләр. Большевиклар һәм Казан комитетының Елганың аръягына беркетелгән члены Фролов иптәш җитәкчелегендә 40нчы завод һәм Алафузов предприятиеләре эшчеләре көрәшкә хәзерләнә башлыйлар. Елганың аръягы большевиклары Райком утырышын һәм районның гомуми җыелышын үткәрәләр, предприятиеләргә чыгышка хәзер торырга директивалар бирәләр. Елганың аръягында, партиянең райкомы инициативасы белән, Рудов, Карпов, Фролов, Цветкова, Курятников, Я. Чанышев, Вихорев, һ. б. иптәшләр составында Революцион комитет төзелә. Контрреволюцион штабның поручик Гроздовны кулга алу теләге барып чыкмагач, ул большевикларның хәрби оешмасының барлык членнарын кулга алырга ордер бирә. Хәрби оешманың председателе иптәш. Ершов Каргополь казармаларына качып китә һәм гарнизон солдатларын аякка бастыра. 24 октябрьдә иртә белән, качып киткән Ершовны эзлибез дигән сылтау астында, штаб 2 нче артиллерия дивизионы солдатларын коралсызландыра һәм броневиклардан казармаларга ут ача. Контрреволюциянең бу хәрәкәте гарнизонның барлык частьларында да гомуми ачу уята. Барлык частьларда да гарнизонның 23 Октябрьдагы (5 ноябрьдагы) җыелышының карарын тормышка ашырырга, ә штабның артиллеристларга карата законнан тыш хәрәкәтләрен бөтен гарнизонга каршы чыгыш дип санарга дигән карар чыгарыла. 24 октябрьда контрреволюцион штаб бунт ясый торган солдатларны бастырырга хәзерләнә. Округтагы гаскәрләрнең командующие полковник Архипов Вакытлы хөкүмәткә турылыклы булып калган частьларны Грузинский урамга (хәзерге Карл Маркс урамына), командование йорты янына җыя. Монда юнкерлар, казаклар, драгуннар, бронемашиналар, артиллерия туплана, ә гаскәрнең бер өлешен Архипов крепостька туплый. Буржуазиянең кораллы көчләре, бунт ясый торган солдатларны бастырту өчен контр-революцион штабның приказы буенча, шул ук көннең кичендә Арча кырына (хәзерге Ершов кырына) китәләр. Юнкерлар отрядының алдында, трамвай вагоннары артына яшеренеп, броневик бара. Юнкерлар отряды трамвай паркына барып җитәргә дә өлгерми, гарнизон солдатлары артиллериядән һәм пулеметлардан атарга тотыналар, 689 нчы дружина артиллеристларга ярдәм итә. Ләкин броневикның көчле уты баш күтәргән солдатларны, артиллерияләре белән бергә, чигенергә һәм Арча кыры зияраты территориясендә окоплар казып урнашырга мәҗбүр итә. Арча кырында башланган сугыш Кызыл гвардия һәм эшчеләр отрядларының бердәм җыелуына сигнал булып төшә. Фарикалар белән заводларның гудокларының тревога белдергән сигналлары белән эшчеләр бик тиз арада революцион комитет бинасына, җыелалар, һәм беренче атыш ташкыннан соң ук кызыл гвардия һәм эшчеләр отрядлары Бишбалта дамбасына, Ягодная бистәсе, Гривки һәм Рзья бистәсе буйларында позиций урнашалар. Шәһәрнең бүтән җирләрендә урнашкан предприятиеләрең (Поляр 1917 елны Казанда Октябрь кораллы восстаниесе заводы, Шабанов һәм Крестовников заводлары) эшчеләре дә юнкерларга һәм буржуазиянең бүтән көчләренә каршы кораллы көрәшкә чыгалар. Баш күтәргән эшчеләр һәм солдатлар белән буржуазиянең кораллы көчләре арасында сугыш башлана. Казан большевиклары оешмасы баш күтәрүчеләргә житәкчелек итә, ул оператив юлбашчылык итү өчен революцион штаб төзи, хәлиткеч участокларга үзенең членнарын җибәрә, алар предприятиеләрдә һәм хәрби частьларда юлбашчылык итәләр, революцион штабларны җитәкләп алып баралар, кызыл гвардия һәм эшчеләр отрядлары белән гаскәри, частьлар арасында нык элемтә булдыралар. Большевиклар сугышның иң хәлиткеч участокларында турыдан-туры катнашалар. Бишбалта дамбасы буйлап бик иркен йөреп торган юнкерлар броневигы кызыл гвардиянең һәм эшчеләр отрядларының шәһәргә һөҗүм итүләренә бик нык комачаулый. Эшчеләр, юнкерларның броневигының пулемет уты астында, Елга аръягына, эшчеләр бистәсенә илтә торган барлык юлларга баррикадалар коралар. Эккерт заводы янында, Ягодин күпере янында, шәһәргә килә торган юлда, заводның төп капкасы төбендә баррикадалар корыла. Казанка аркылы салынган күпер 5 көймә белән, ташлар һәм бүрәнәләр белән баррикадалана. Гаскәри частьлар белән эшчеләр отрядлары арасында телефон элемтәсе урнаштырыла. Восстание башлаган эшчеләр һәм солдатларның артиллерия уты дошманның көчләре тупланган һәм штабы урнашкан җирләргә: гаскәрләр командующие йортына, крепостька һәм Дворянское собрание йортына төбәлә. Төнлә белән шәһәр һәммә ягыннан да камала. Өстенлек ачыктан-ачык восстание башлаучылар ягында була инде. Бушка кан түкмәс һәм шәһәрне ваттырмас өчен, алар 2 нче артиллерия бригадасы каршындагы Революцион штаб исеменнән гаскәрләр командующиенә ультиматум белән делегация җибәрәләр. Бу ультиматумда: 1) барлык юнкерлар да хәзер үк коралсызландырылырга,
2) бронемашиналар Казаннан чыгарылырга,
3) барлык корал да Совет кулына тапшырылырга һәм
4) Вакытлы хөкүмәтнең комиссары Калинин урыныннан төшерелергә тиеш диелә. Гаскәрләр командующие янындагы сөйләшүләр Вакытлы хөкүмәт вәкилләренең, восстание башлаган эшчеләр белән солдатларның ультиматумын кире кагулары белән очлана, моннан соң эшчеләр белән солдатлар делегациясе, тагын да кан түгелү өчен һәм шәһәрнең ватылуы өчен бөтен җаваплылыкны тәкъдим ителгән шартларда көрәшне туктатырга күнмәгән кешеләр өстенә йөкләп, утырыштан китә. 25 октябрьдә (7 ноябрьда) сугыш тагын яңа көч белән башланып китә һәм бик каты төс алып, кичкә кадәр дәвам итә. Сугыш башлыча өч юнәлештә бара:
1) Арча кырында юнкерларның төп көчләре белән 1 нче һәм 2 нче дивизион артиллеристлары, 254, 685 һәм 689 нчы дружина солдатлары сугыша, соңыннан монда 164-нче полк солдатларының зур күпчелеге һәм Крестовников заводы эшчеләре дә кушылалар,
2) Елга аръягы ягыннан, Бишбалта дамбасы һәм Горбатый күпер буйлап, 2.500 винтовка һәм 3 пулемет белән коралланган Елга аръягы эшчеләре һөжүм итәләр,
3) Вокзалга һәм яңа бистәгә таба, болын буйлап, яңа дамбадан 240 нчы полк солдатлары, артиллеристлар, Крестовников, Шабанов һәм Поляр заводы эшчеләре һөҗүм итәләр. Вакытлы хөкүмәт ягыннан торып сугышучы юнкерлар һәм бүтән частьлар, шәһәрдә яшеренеп урнашканга һәм күзәтү өчен уңайлы пунктларга хуҗа булганга күрә, артиллерия һәм пулемет уты белән нык каршы торалар — баш күтәрүчеләрнең атакаларын берничә тапкыр кире кагалар. Иң кискен моментта эшчеләрнең артиллериясе катнаша (снарядларны эшчеләр үзләре корган булалар). Баш күтәрүчеләр уңышлы берничә ату белән юнкерлар школасы түбәсеннән, Собор манарасыннан, Сөембикә манарасыннан күзәтчеләрне дә, пулеметларны да бәреп төшерәләр. 3-4 тапкыр үзенә төзәп ату белән юнкер ларның броневигы шәһәргә кереп качарга мәжбүр була. Артиллериянең уңышлы эше гомуми һөҗүмгә бик яхшы хәзерлек булып төшә. Эшчеләр яңа көч белән шәһәргә һөҗүм итә башлыйлар. Эшчеләрнең һөҗүм итүе Елга аръягы эшчеләренең ике флан- гысы буйлап сугыша торган хәрби частьларның бурычын шактый җиңеләйтә. Татар эшчеләре Казанда Октябрь кораллы восстаниесе көннәрендә бик актив катнашалар. Алафузов, Пороховой кызыл гвардия отрядларында 300 гә кадәрле татар эшчеләре була. Алар Октябрь көннәрендә буржуазия көчләренә каршы рус эшчеләре белән кулга кул тотышып, бик нык көрәшәләр. Казандагы Октябрь сугышлары көннәрендә татар частьларыннан 94 һәм 95 нче полкларның татар роталары аеруча танылалар. Революцион гаскәрләр штабы начальнигы штабс-капитан Масальский татарлар турында “татарлар үтә яхшы сугыштылар” дип искә алып үтә. Казанда Октябрь переворотына катнашучылардан Нәбиулла Вахитов бодай дип искә алып уза. “95 нче пехота полыгының минем командованиемдәге мөселман ротасының политик тормышы Мулланур Вахитов җитәкчелегендә үтә иде. Октябрь, переворотыннан берничә көннәр элек Хәрби Шура татар частьларына смотр үткәрде, татар частьлары восстание башлаучылар ягына чыкмасын өчен һәртөрле агитация алып барып карады. Бу турыда белгәч, мин (Н. Вахитов) Һәм рота комитеты председателе шул вакытта ук Мулланур Вахитов янына бардык һәм һәммәсен дә сөйләп бирдек, аның ротага килүен үтендек. Ләкин Мулланур Вахитовка күп өлеш җитдиерәк бер җыелышта чыгыш ясарга кушылганга күрә, ул ротага баруны икенче иптәшкә тапшырды һәм аларга, белгән кадәрле үзләвенә чыгыш ясарга кушып, тиешле күрсәтмәләр бирде. Алар шулай эшләделәр дә”. Н. Вахитов болай дип дәвам итә: “Октябрь переворотына ике-өч көн калганда, Мулланур Вахитов миңа булачак вакыйгалар турында белдерде һәм миңа, 12 нче мөселман ротасы командиры сыйфатында, тиешле әмер булу белән хәрәкәт итәргә күрсәтмә бирде. 1917 елның 24 Октябренда мин полк комитетыннан үземә адресланган секретный пает алдым. Миңа ротам белән шунда ук тулы сугышчан тәртиптә Казанга, полк комитеты карамагына килергә кушыла иде. Без шунда ук билгеләнгән урынга барырга юлга чыктык”. 164 нче полкның зур өлеше Арча кырына барып чыккач, кызыл гвардия һәм эшчеләр отрядлары алдына, беренчедән, Козья бистәсенә илтә торган дамбаны саклау, юнкерларның һөҗүмен кире кагу, икенчедән, Казанка буйлап (Федосеевский урамы участогы буйлап) һөҗүм итү бурычы куела. Өч участокта да көне буе сугыш бара. Көннең азагына, кичкә таба, юнкерларның каршылыгы сындырыла. 25 октябрьда иртә белән сәгать 9 да юнкерлар крепостька таба чигенәләр. Баш күтәрүчеләр, Бишбалта дамбасы буйлап, Казанка күпере аша чыгып, Подлужный урамы буйлап һәм Академический бистәсе буйлап, шәһәргә керәләр. Юнкерлар крепостька кереп бикләнәләр һәм килешүне сорыйлар. 26 октябрьда иртәнге сәгать 3 тә җиңеп чыккан эшчеләр һәм солдатлар вәкилләре белән Вакытлы хөкүмәт вәкилләре арасында Кремльдә сөйләшүләр алып бару утырышы баш 1917 елны Казанда Октябрь кораллы восстаниесе башлана. Бу утырыш барган вакытта Петроградта Вакытлы хөкүмәтнең бәрелеп төшерелүе һәм властьның Эшчеләр, Солдатлар һәм Крестьяннар Депутатлары Советлары кулына күчүе турында телеграмма алына. Бу хәбәр буржуазияне бөтенләй чыгырыннан чыгара һәм юнкерлар бөтенләй биреләләр. 26 октябрьда кич белән большевикларның, Эшчеләр, Солдатлар һәм Крестьяннар Депутатларының Казан Советының, фабрика, заводлар комитетлары һәм гаскәри частьлар комитетлары вәкилләренең катнашында, киңәйтелгән утырыш жыела. Бу утырышта Г. Олькеницкий, И. Ежов, К. Якуб, И. Шелыхманов, А. Бочков, А. Карпов, И. Волков, Фролов, Мулланур Вахитов, А. Гинзбург һ. б. составында Вакытлы Революцион Комитет сайлана. Кулына бөтен власть күчкәй Ревком, ә соңыннан Эшчеләр, Солдатлар һәм Крестьяннар Депутатлары Советы, контрреволюцион чыгышларга каршы көрәш буенча, революцион тәртипне саклау, дәүләт аппаратын төзү, бөтен крайда Советлар властен урнаштыру һәм ныгыту буенча бик зур эш башкара