ОБОРОНА ХАЛЫК КОМИССАРЫНЫҢ ПРИКАЗЫ
ОБОРОНА ХАЛЫК КОМИССАРЫНЫҢ ПРИКАЗЫ
7 НОЯБРЬ 1942 ел № 345 /МОСКВА ШӘҺӘРЕ
Иптәшләр, кызылармеецлар, командирлар һәм политработниклар, партизаннар һәм партизанкалар! Советлар Союзының хезмәт ияләре! Совет хөкүмәте һәм безнең большевиклар партиясе исеменнән сезне сәламлим һәм Бөек Октябрь Социалистик Революциясе җиңүнең 25 еллыгы көне белән котлыйм. Моннан чирек гасыр элек эшчеләр һәм крестьяннар, большевиклар партиясе һәм бөек Ленин җитәкчелегендә, безнең илебездә Советлар власте урнаштырдылар. Бу вакыт эчендә Советлар Союзы халыклары данлыклы юл үттеләр. 25 ел эчендә безнең Ватаныбыз куәтле социалистик индустрия һәм колхоз державасы булып әверелде. Совет дәүләте халыклары, үзләренә азатлык һәм бәйсезлек яулап алып, ныклы туганлык дуслыгы белән серләштеләр. Совет кешеләре һәртөрле изелүдән азат булдылар һәм тырыш хезмәт белән үзләренә таза һәм культуралы тормыш тәэмин иттеләр. Быел Бөек Октябрь Социалистик Революциясенең 25 еллыгын илебезнең халыклары немец-фашист басып алучыларга һәм аларның Европадагы иярченнәренә каршы каты көрәш шартларында каршылыйлар. Бу елның башында, кышкы чорда, Кызыл Армия немец-фашист гаскәрләргә җитди ударлар ясады. Ул, немецларның Москвага ясаган атакасын кире кагып, инициативаны үз кулына алды, һөҗүмгә күчте Һәм немец гаскәрләрен көнбатышка куып, илебезнең күп кенә өлкәләрен немецлар коллыгыннан азат итте. Шулай итеп, Кызыл Армия, кайбер уңайлы шартлар бул ганда немец-фашист гаскәрләрне җиңә алуын күрсәтте. Ләкин җәй көне фронтта хәл начар якка таба үзгәрде. Немецлар һәм аларның союзниклары, Европада икенче фронт булмаудан файдаланып, үзләренең барлык резервларын кырып- себереп җыйнадылар, аларны белән Украина фронтына җибәрделәр һәм бу фронтны өзделәр. Немец-фашист гаскәрләр, гаять зур югалтулары исәбенә! Көньякта алга үтә алдылар һәм Сталинградны, Кара диңгез ярын, Грозныйны, Закавказьега килү юлларын куркыныч астына куйдылар. Дөрес, Кызыл Армиянең нык торучанлыгы һәм батырлыгы немецларның Москваны көнчыгыштан әйләнеп үтү һәм илебезнең башкаласына тылдан удар ясау планнарын өзде. Сталинград янында дошман туктатылды. Ләкин Сталинград янында туктатылган һәм анда инде үзенең унар меңнәрчә солдатларын һәм офицерларын югалткан дошман, актык көчләрен җыеп, сугышка яңа дивизияләр ыргыта. Совет-Германия фронтында көрәш торган саен кискенләшә бара. Совет дәүләтенең язмышы, Ватаныбызның азатлыгы һәм бәйсезлеге шушы көрәшнең нәрсә белән бетүенә бәйләнгән. Безнең совет халкы үз өлешенә төшкән сыналулардан намус белән үтте һәм ул җиңүгә ныклы ышаныч белән тулган. Сугыш Совет строеның көченә һәм ныклыгына1 каты сынау булды. Совет дәүләте таркалыр дип исәп тоткан немец империалистларының исәпләре, бөтенләй җимерелде. Социалистик промышленность, колхоз Оборона Халык Комиссарының приказы строе, илебездәге халыкларның дуслыгы, Совет дәүләте үзләренең нык һәм җимерелмәслек булуларын күрсәттеләр. Илебезнең эшчеләре, крестьяннары һәм бөтен интеллигенциясе, бөтен тылыбыз, безнең фронт кирәкләрен канәгатьләндерү өчен намус белән һәм үз-үзләрен аямыйча эшлиләр. Гитлер Германиясенә һәм аның иярченнәренә каршы сугышның бөтен авырлыгын Кызыл Армия үз җилкәсендә күтәреп бара. Фашистларның армияләренә каршы үз-үзен аямыйча көрәшүе белән ул дөньядагы азатлык сөюче барлык халыкларның мәхәббәтен һәм ихтирамын казанды. Элек җитәрлек кадәр сугыш тәҗрибәсе булмаган Кызыл Армия сугышчылары һәм командирлары дошманны ныклап кыйнарга, аның җанлы көчен һәм техникасын юк итәргә, дошманның ниятләрен өзәргә, шәһәрләребезне һәм авылларыбызны чит җирдән килгән кол биләүчеләрдән нык торып сакларга өйрәнделәр. Москваны һәм Туланы, Одессаны һәм Севастопольны, Ленинградны һәм Сталинградны геройларча саклаучылар тиңдәшсез батырлык, тимердәй дисциплина, нык торучанлык һәм җиңә белү үрнәкләре күрсәттеләр. Безнең бөтен Кызыл Армиябез шушы геройлардан үрнәк ала. Кызыл Армиянең каршылык күрсәтү сәләтен дошман үз җилкәсендә татыды инде. Ул Кызыл Армиянең җимергеч ударларының көчен тагын татыр әле. Шик булырга мөмкин түгел, немец басып алучылар әле яңа авантюраларга ташланырлар. Ләкин дошманның көчләре инде какшатылган һәм үзенең соңгы чигендә тора. Сугыш башланганнан бирле Кызыл Армия дошманның 8 миллионнан артык солдат һәм офицерларын сафтан чыгарды. Гитлер армиясе румыннар, венгерлар, итальяннар, финнар белән сыегайтылды һәм ул хәзер 1941 нче елның җәендә һәм көзендә булганга караганда шактый зәгыйфьрәк булып калды. Кызылармеец, командир һәм политработник, партизан һәм партизанка иптәшләр! Немец фашистлары армиясен тар-мар итү, совет җирең гитлерчы басып алучылардан тазарту сезнең нык торуыгызга, һәм тырышлыгыгызга, сугышта осталыгыгызга һәм Ватан каршында үз бурычыгызны үтәргә хәзер булуыгызга бәйләнгән.
БЕЗ СОВЕТ ҖИРЕН ГИТЛЕРЧЫ ШАКШЫЛАРДАН ЧИСТАРТА АЛАБЫЗ ҺӘМ ЧИСТАРТЫРГА ТИЕШБЕЗ.
Моның өчен:
1) Фронтыбыз линиясен нык юрый һәм тырышып сакларга, дошманга тагын да алга барырга ирек бирмәскә, дошманны барлык көчләр белән хәлсезләндерергә, аның җанлы көчен кырырга, аның техникасын юк итәргә кирәк;
2) армиябездә тимердәй дисциплинаны, ныклы тәртипне һәм ялгыз җаваплылыкны барлык чаралар белән ныгытырга, гаскәрләребезнен хәрби өйрәнүләрен яхшыртырга һәм дошманга җимергеч удар хәзерләргә, бик тырышып һәм ныклык белән хәзерләргә кирәк;
3) дошман тылында бөтен халыкның партизан хәрәкәте ялкынын көчәйтергә, дошманның тылларын җимерергә, немец-фашист кабахәтләрне кырып бетерергә кирәк. Иптәшләр! Дошман Ростов янында, Москва янында, Тихвин янында Кызыл Армия ударларының көчен бер кат татыды инде. Кызыл Армиянең яна ударлары көчен дошманның татыр көне ерак түгел. Безнең урамда да бәйрәм булыр.
ЯШӘСЕН БӨЕК ОКТЯБРЬ СОЦИАЛИСТИК РЕВОЛЮЦИЯСЕНЕҢ 25 ЕЛЛЫГЫ! ЯШӘСЕН КЫЗЫЛ АРМИЯБЕЗ! ЯШӘСЕН ХӘРБИ ДИҢГЕЗ ФЛОТЫБЫЗ! ЯШӘСЕН ДАНЛЫКЛЫ ПАРТИЗАННАРЫБЫЗ ҺӘМ ПАРТИЗАНКАЛАРЫБЫЗ! НЕМЕЦ-ФАШИСТ БАСЫП АЛУЧЫЛАРГА ҮЛЕМ! ОБОРОНА ХАЛЫК КОМИССАРЫ И. СТАЛИН АМЕРИКАНЫҢ АССОШИЭЙТЕД ПРЕСС АГЕНТЛЫГЫ ХӘБӘРЧЕСЕНЕҢ СОРАУЛАРЫНА ИПТӘШ И. В. СТАЛИННЫҢ ҖАВАПЛАРЫ
12 нче ноябрьда Американың Ассошэйтед Пресс агентлыгының Москвадагы хәбәрчесе Кэссиди әфәнде СССР Халык Комиссарлары Советы Председателе иптәш И. В. Сталинга хат белән мөрәҗәгать итте. Бу хатында ул Америка җәмәгатьчелеген кызыксындыра торган өч сорауга җавап бирүне үтенде. Иптәш И. В. Сталин Кэссиди әфәндегә түбәндәге хат белән җавап бирде: “Кэссиди әфәнде! Сезнең 12 нче ноябрьда җибәргән сорауларыгызга җавап бирәм:
1. “Союзникларның Африкадагы кампаниясенә Совет ягы ничек карый?”. ҖАВАП. Совет ягы бу кампанияне союзникларның кораллы көчләренең куәте үсеп баруны күрсәтә торган һәм якын араларда итальян-немец коалициясенең таркалуы перспективасын ача торган, зур әһәмияте булган күренекле факт дип карый. Африкадагы кампания, Англия-Америка җитәкчеләре җитди хәрби кампания оештырырга сәләтле түгелләр дип әйтүче скептикларны тагын бер тапкыр кире кага. Шик булырга мөмкин түгел, океан аркылы Төньяк Африкага уңышлы рәвештә десант төшерү, Касабланкадан Бужига кадәр булган портларны һәм киң территорияләрне тиз алу һәм Көнбатыш сахрада итальян-немец гаскәрләрен тар-мар итүне оста үткәрү кебек шундый җитди хәрби операцияләрне бары тик беренче класслы оештыручылар гына тормышка ашыра алалар.
2. “Советлар Союзына басымны киметү мәгънәсендә бу кампания ни дәрәҗәдә эффектлы һәм Советлар Союзы киләчәктә тагын нинди ярдәм көтә?”.
ҖАВАП. Советлар Союзына турыдан-туры басымның кимүе мәгънәсендә бу кампаниянең ни дәрәҗәдә эффектлы булуы турында сөйләргә хәзергә иртә әле. Ләкин ышаныч белән әйтергә мөмкин, бу эффект кечкенә булмас һәм якын араларда ук инде Советлар Союзына басым мәгълүм дәрәҗәдә кимер. Ләкин эш анда гына түгел. Эш барыннан да элек шунда ки, Африкадагы кампания инициативаның безнең союзниклар кулына күчүе дигән сүз булганлыктан, ул Европадагы хәрби-политик хәлне Англия-Совет-Америка коалициясе файдасына тамырыннан үзгәртә. Ул күчәр дәүләтләре системасында җитәкче көч булган Гитлер Германиясенең авторитетын өзә һәм Европада Гитлер союзникларын какшата. Ул Францияне хәрәкәтсезлек хәленнән чыгара, Франциянең Гитлерга каршы көчләрен туплый һәм Франциянең Гитлерга каршы армиясен оештыру өчен база бирә. Ул Италияне сафтан чыгару өчен һәм Гитлер Германиясен изоляцияләү өчен шартлар тудыра. Ниһаять, ул Европада Германиянең тормыш үзәкләренә якынрак урында икенче фронт оештыру өчен шартлар тудыра. Моның исә Гитлер тирания- сен җиңүне оештыру эшендә хәлиткеч әһәмияте булачак.
3. “Соңгы җиңүне тизләтү максаты белән Советларның Көнчыгыштагы һөҗүм көчләрен көнбатыштагы союзникларга кушу мөмкинлеге нинди?”.
ҖАВАП. Кызыл Армиянең үзенең бурычын сугыш башланганнан бирле үтәп килгән кебек намус белән үтәячәгенә шикләнмәскә мөмкин. Ихтирам белән И. СТАЛИН.