Логотип Казан Утлары
Очерк

ҖЫР ҺАМАН ЯҢГЫРЫЙ...

Безнең ил                                                   

Исән бул, җанашларым...

Бөтен илләрнең йолдызы булып, җиргә шатлык нурлары сибеп безнең ил балкый. Җанга рәхәт биреп җылы нур чәчеп торучы бу йолдыз дусларны сокландыра, дошманнарның ачуын ки­терә.

Мул уңыш бирә торган җирләргә, чәчәкләр белән бизәлгән болыннарга, тирән елгаларга, салкын чишмәләргә, кыйммәтле байлыклары булган таулар­га хуҗа булган безнең киң, гүзәл, көчле илебез әле кайчан гына тыныч яши иде. Җирнең бу ирекле өлешендә яшәүче бәхетлеләр моңа хәтле дөнья күрмәгән хезмәт күрсәткечләре бирә­ләр, җиң сызганып эшлиләр, укыйлар, рәхәтләнеп ял итәләр иде.

Ирекле халыкның тормышы мул, күңеле күтәренке. Шуңа күрә дә, безнең ил өстендә йөзләрчә телләрдә шат җыр яңгырады, музыка уйнады.

Безнең илләр, сәхра җирләр,

Үсәләр матур гөлләр,

Гөлләр кебек матур булып, 

Үтәләр безнең көннәр.

Ләкин халык үзенең явыз дошман әйләнешендә яшәвен, үзенең гөл бакчасы тирәсендә ач шакалларның улап йөргәнен дә яхшы сизә иде.

Без, бер тавыштан:

Бөтен ил бер булып, бер кеше шикелле,

Чыгарбыз советны сакларга —

дип җырлый итек. Ил читендә беренче туп тавышы ишетелүгә, ил, нәкъ җырдагы кебек, бердәм булып, дошманга каршы кузгалды.

Шаулы цехларын, ямьле басуларын калдырып, илнең иң алдынгы егетләре, ирләре юшманга каршы сугышка кит­теләр. Кулларына мылтык алып, туган-үскән шәһәрләре, туган-үскән авыллары белән саубуллаштылар, сөйгән ярлары белән исәнләштеләр. Ил, бердәм булып, аякка басты. Явыз дошманны сытар, җимерер өчен, ул көчле давыл булып купты.

«Кызыл Ләке» дә үзенең шат күңел­ле уенчак егетләреннән кайберләрең озатты инде. Пар атларга төялгән бу егетләр пароходларга,, поездларга таба ашыктылар. Гадәттәгечә, аларны авыл­ның моңлы тальяны, ягымлы җыры озатып калды.

Исән бул, җанашларым.
Сау бул, кара кашларым.

Колхоз кызлары, яулыкларын селкеп, кулларын болгап калдылар. Ләкин, аз сүзле аталарның да, хәтта йомшак кү­ңелле аналарның да күзләрендә яшь кү­ренмәде. Билгеле, алар бу көннәрдә аерым бер җитди кыяфәтле иделәр. Аларның барсының да йөзендә кабахәт дошманга карата бетмәс-төкәнмәс ачу, нәфрәт күренә иде.

Ләке басулары

Ләке басулары быел тагын да ямьлерәк, тагын да баераклар. Тук башаклы бодайлары да, камыш сабаклары шикел­ле юан камыллы солылар да авыр башларын, күтәрә алмыйча, түбән игәннәр.

Йөзәр гектарга сузылган бәрәңге дә, дошманга үч иткәндәй, быел анрата котырып үскән. Ләке колхозчылары — эш сөючән, үңган кешеләр. Шуна күрә дә, аларның ташкүмере кебек кара бал­чыклы басуларында ни генә үсми. Бу басуларда урман кебек шаулап үскән киндер дә. табак хәтле җиз башларын көнгә каратып утырган көнбагыш та бар. Зәңгәр чәчәкле җитен дә, су ке­бек җәелеп яткан кара бодай да үсә бу кырларда. Колхозчылар тар, озынча яфраклы, сары чәчәкле күксагыз чәчәр­гә дә өлгергәннәр. Терлек өчен иң туклыклы люцерна үләне дисеңме, торна борчагы дисеңме, тукранбаш дисеңме. Ләке кырларында аларныц барсы да үсәләр.

Әнә шул гөрләп үскән меңәр гектар ашлыкны урып-җыясы, сугасы һәм дәүләткә тапшырылырга тиешлесен тиз арада дәүләткә тапшырасы бар. Ба­суның кайсы гына җиренә барсаң да, эш өлгергән. Ә Ләкенең дә күп кенә егетләре, ирләре комбайннардан, трак­торлардан төшеп, танкка утырдылар, сәнәкләр, чалгылар урынына мылтык алдылар.

Безнең комбайннар да, тракторлар да, сугу машиналары да тик тормадылар, кешесез калмадылар. Фронтка китүче­ләрнең эшен дәвам иттерүче көчләр бездә бик күп табылды. Киткәннәргә алмашка Ләкенең уңган киленнәре, җитез кызлары калды. «Кызыл Ләке» колхозының IV бригадасы белән җитәкчелек итүче Кудряшов та сугыш башлануга ук дошманга каршы киткән иде дә. ләкин колхоз бригадирсыз калмады.

Аннабыз бар ич безнең

Колхозның яңа председателе Аксаков үзенең җыйнак бүлмәсендә тиз генә утырыш җыйды. Бу утырыш, нәкъ фронт шартларындагы кебек, җирне караңгы каплагач, эштән соң җыелды һәм ул озакка да сузылмады.

Монда идарә членнары да, эштән кайтышлый килеп кергән ирләр дә, хатын-кызлар да, иртәге көн өчен наряд алырга килгән бригадирлар да бар иде. Кыр сумкалары таккан, кул­ларына карандаш тоткан бу дүрт бригадирның өчесе Ләкенең хатыннары һәм кызлары иде. Менә хәзер тагын бер бригадир билгеләргә кирәк. Үзе дә фронтка китүчене алмаштырган яна председатель бүлмәдәгеләргә карап алды да:

— Үзегез беләсез, иптәшләр, Кудря­шов та Кызыл Армиягә китте. Дүртенчегә бригадир итеп кемне билгели­без? — дип һичбер артык сүзсез, мәсьә­ләне уртага куйды.

Тегене тәкъдим иттеләр, моны күр­сәттеләр. Ләкин тегенең дә, моның да колхозда үзенең җаваплы эше булып чыкты.

— Анна ничек булыр икән, — дигән кыюсыз гына бер тавыш ишетелде. Моны кем әйткәнен дә, ни өчен Анна­ны күрсәтүен дә тикшереп торучы бул­мады.

— Чыннан да, Аннабыз бар ич әле безнең.

— Кыр эшеңдә бик яшьлән йөргән кеше ул.

— Подходящий булыр, әй, — дигән тавышларга барлык кеше кушылды.

— Үзе ни әйтер бит әле, — дип кун­ды бер карт.

Бүген күргәндәй, бар да камыш» урын­дыкта утырган» Аннага карадылар. Ан­наның болан да алсу йөзе тагын дз бераз кызара төште.

— Грамотам җитсә, тырышып карар­мын», отказ итеп булмый инде, вакыты шундый бит, — кенә диде Анна, үзе минем кебек хатын-кыз бригадирлар да бар бит әле—дигәндәй, беренченең, бригадиры комсомолка Татьяна Петровага, икенченең бригадиры Аксаковага, өченченең бригадиры Комиссароваларга карап кунды. Анна бу хатын-кызларның да канлы фронтка китүчеләрне ал­маштыручылар икәнен дә һәм матур гына эшләп килүләрен дә яхшы белә иде.

Председатель шунда ук Аннага бер кыр сумкасы сузды һәм елмаеп карады:

— Мә, Анна, хәзер үк киеп ал, югыйсә иртәгә онытырсың,—диде. Анна аксыл муенсасын төзәтте дә, алъяпкычы өстеннән сумканы киеп тә куйды. Идарәчеләр елмаештылар.

Бу — сугыш башланган айның азак­кы көннәре иде. Әнә шул көннән баш­лап, кыр сумкасы Аннаның көн буе иңеннән төшми башлады. Ул IV  бри­гаданың йөзләрчә гектарга сузылган мул уңышын җыеп алу өчен, бөтен тырышлыгын, бөтен сәләтен биреп эшкә кереште. Бригаданың иң иртә тору­чысы Анна булса, иң соң ятучысы да Анна булды.

Әти гелән мине ияртә иде

Кыр эшләренең сере Аннага бик ях­шы билгеле. Чөнки, ул Ләке кырларын­да бик яшьләп эшкә тотынган.

— Безнең семьяда малай булмаганга, мин малайлар эшен дә эшли идем. Әти кая барса да, гелән мине ияртә иде, — ди ул.

Анна җир дә сөргән, тырмалаган да, чалгы белән печәнен дә чапкан. Ләке басуларына машиналар килгәч, Анна тагын да катлаулырак эшләрне башка­рырга өйрәнгән. Чәчү орлыкларын тәр­бия итү, сынау, агулау кебек эшне ул курста укып белгән.

Бу эштә ул 5 ел эшли. Кеше җитми дип, аны машинага чакыралар. Башта ул ат тотучы булып кына эшләсә дә, тиздән үзе машинист булып китә. Лобогрейканың, бөтен серләренә тө­шенә, машина туктый икән, Анна аңа тик торырга күп ирек бирми.

Кыр фронтының бик күп участокла­рында көрәшкән һәм һәркайда да эшне ялт иттереп эшләп өйрәнгәнгә күрә дә, Анна бригадирлык эшен дә матур илтеп алып бара белә.

Колхозның зур көчләре

Аннаның бригадасында, бар да дияр­лек, хатын-кызлар. Хатын-кызлар ирләр эшләгән бөтен эшләрне йөзгә кызыллык китерми, бик яхшы эшләп киләләр.

Печән өсте җитә, бу хатын-кыз эше түгел» дип тормыйлар, хатыннар җиң­нәрен сызганып, чалгы алалар. Киң бо­лынны яңгыратып чалгыларын яныйлар да, ямь-яшел, сусыл, куе печәнне чаба да башлыйлар.

Кеше биеклеге булып үскән арыш өлгерә. Хатын-кызлар урагын да ура­лар, машиналарын да ходка җибәрәләр. Фронтка киткән машинистларны алмаштыручы Анна Комиссарова да, Мария Подвалова да уру машиналарының «дилбегәләрен» бер кемнән, дә ким тотмыйлар. Машиналар канатларын селкә-селкә туктаусыз басуны әйләнә башлыйлар. Транспортта эшләүче Пела­гия Александрны алмаштыра. Аның ту­рында бригадир Анна:

— Пелагия ул безнең бик шәп эшли. Аның аты да армый, әйбере дә ватыл­мый, — ди.

Хәзер IV иче бригаданың кырларын­да соңгы гектарларны уралар. Бөтен кырны яңгыратып трактор гүелди». Тук башаклардагы алтын орлыклар тау-тау булып өелә торалар. Алар шунда ук та­зартылып, элеваторларга җибәреләләр. Борылмалы юллар ашлык төягән йөк­ләр белән тулган. Алар элеваторга ашыгалар. Чөнки колхозчылар:

— Беренче ашлык дәүләтебезгә бул­сын, явыз дошманны тар-мар итү фон­дына булсын, — диләр.

Чөнки, алар, һәрбер яңа көлтәнең дошманга бомба булып төшәчәген, һәр­бер башакның граната булып шартлая­чагын, һәрбер орлыкның дошман өстенә пуля булып явасын яхшы аңлыйлар. Әнә шуңа күрә дә, «Кызыл Ләке» ирләре дә, уңган хатыннары да, җитез кызлары да, эшчән картлары да үзлә­ренең басуларында, фронттагы кебек үк, батырлык, сәләтлек күрсәтеп эшлиләр.

Кыр сумкасын таккан бригадир Анна да, фронттагы командир кебек, барсына да өлгерә, барсын да күзәтеп бара. Ул уручылар янында да йөри, сугучыларның эшләрен дә караштырып килә. Ул үткен күзләре белән җиргә карый: ор­лык калмасын! Икенче басуда көзге чәчү бара. Анна чем-кара булып булып актарылып яткан җиргә бара һәм чәч­кеч машиналарының эшен күзәтергә дә өлгерә.

Әнә шулай үтә Ләкенең хезмәт көн­нәре. Ләке урманнары артына борып кояш та байый. Кичке ял башлана. Өлгер яшьләр юынып бетеп, шаулаша-шаулаша сөйләшә, көлешә башлыйлар. Бер яктан бер төркем яшьләр җыр да башлап җибәрәләр:

Урак урган җирләрем,

Печән чапкан җирләрем.

Ал чәчәктәй күкрәп үсә. 

Минем туган илләрем.

Кичке ял башлана.

Көчле җыр әнә шулай һаман яңгырый...

Сарман районы..