ЙӨРӘК УТЫ
Хәзерге партизаннар турында пьеса,
4 пәрдәдә, 8 картинада.
Кати ашучылар:
Иван Дударь — Ватан сугышы вакытында вакытлыча немецлар кулында калган гер колхозның председателе. Вакыйга барышында партизаннар отрядының башлыгы. 45 яшьләрдә.
Полина Дударь — Иванның хатыны. 40-45 яшьләр тирәсендә.
Маруся — Иванның кызы. 1£-1° яшьләрдә.
Гриша — Иванның улы. 12-13 яшьлек малай.
Б и к о — партизан. Аксап, 28 яшьләрдә.
В а с ю к — кызыл командир — лейтенант. 25 яшьләрдә.
Мостафин- татар кызылармеецы. 22 яшьләрдә.
Рихард Бауэр —немец офицеры. Обер-лейтенант. Батальон командиры. 30 яшьләрдә.
Ганс Зингер — штаб офицеры — адъютант. 28 яшьләрдә.
Кеслер — фельдфебель. 26 яшьләрдә.
Зигфрид — немец солдаты. 22 яшьләрдә.
Остап
Роман — партизаннар. 40-50 яшьләр тирәсендәге Антон кешеләр.
М и х а с ь
1 нче солдат
Беренче пәрдәнең икенче картинасы
Инан Дударьның өе. Полина белән Маруся икесе ике тәрәзәгә капланып, тыш якка карап торалар. Еракта .мотор гөрләгәне, шартлаган танышлар ишетелә.
Полина (тәрәзә яныннан китеп). Нинди коточкыч хәл бу тагын? Ул шомлы кара төтеннәр, ул җан өшеткеч үлем шәүләләре мәңгегә китмәделәрмени соң? Кызым, кит тәрәзә яныннан.
Маруся (тәрәзә яныннан китеп). Нинди явыз дошман безнең бәхетле тормышыбыздан көнләште икән? Безнең саф намус белән хезмәт түгеп тапкан якты көнебезгә кара хәсрәт пәрдәсе ябу кем өчен кирәк булды икән?
Полина. Кайгы килеп басканны тыныч кына көтеп ятмаска иде бит, кызым. Атаң кая китеп югалды соң? Гриша балам кайда йөри мондый шомлы вакытта? Харап булуы бар.
Маруся (уйланып торып). Борчылма, әни, безне бер тапкыр азат иткән Кызыл Армия ташламас. Бернннди дошманны да җибәрмәс ул безнең өстебезгә. Тик менә Васюк кына...
Полина. Анысы шулай, кызым. Тик бигерәк көтелмәгән кабахәтлек каршында калдык шикелле. Берәүгә дә усаллык эшләми, тып-тыныч торган өйләрне яндыралар бит. Бернинди гөнаһсыз кешеләр харап була. Тәрәзәдән карарга куркыныч.
Ма рус я. Борчылма, әни, Кызыл Армия безне ташламас.
Йөгереп Гриша килеп керә.
Гриш а. Әти кайда?
Полина. Кайда йөрисең син мондый куркыныч вакытта, башсыз малай?
Гриша. Әти кайда дим? (Чыгарга, тели.)
Полина. Тукта димен. Нәрсә бар?
Гриша. Туктап тора торган вакыт түгел, кызылармеецлар чигенәләр. Фашистлар килә, ди.
Полина. Нәрсә такылдыйсың син, малай актыгы. Сөйлә рәтләп.
Маруся. Акылдан яздыңмы әллә син, Гриша? Ни сөйлисең!
Гриша. Туктагыз әле, әллә үзем уйлап чыгарган дип беләсезме? Мин Васюк абыйны күрдем. Васюк абый үзе әйтте.
П о л и н а,
Маруся Васюк? Нәрсә диде?
Гриша. Безгә, ди, уңайлы позиция алу өчен арткарак күчәргә туры килә, ди. Әтиләреңә әйт, ди, бу күчү озакка түгел, ди. Дошман килә калса, үзләрен һәм илне саклау өчен кулларыннан килгән чараны күрсеннәр, ди.
Полина елый башлый.
Маруся (Гришаны тарткалап). Тагын, тагын нәрсә ди?
Гриша. Маруся апаңа әйт, ди, бернәрсәдән дә курыкмыйча, таш күпернең аръягына чыгып калырга тырышсын, ди.
Маруся. Чынлапмы? Шундый куркыныч вакытта да мине исеннән чыгармаган ул. Васюк, мин синең өчен, син күрсәтеп биргән ирек өчен утка керергә дә әзер. Әни. Елама! Елый торган чак түгел.
Полина. Бу нинди коточкыч хәл! Яңадан коллыкка төшәрбез микәнни? Янадан хәерчелек. Янадан җәбер-мыскыл. Ничек еламыйсың.
Г р и ш а (нерваланып). Шушы хатын кызның шул булыр инде. Кайда соң әти?
Иван кантын керә.
Полина. Иван, нишлибез?
М а р у с я. Әти, тиз: әк чарасын күрергә...
Гриша (Маруся белән Полинаны тарткалап). Әти, фашистлар килә, ди. Васюк абыйлар...
Иван (салкын кан белән). Туктагыз әле, сабыр итегез.
Тынып калалар.
Иван. Бу нинди елау? Иван Дударь семьясымы бу?
Тынлык.
Дөрес, хәл авыр. Язмышыбыз хәл кылына торган көннәр килде. Кеше канына туймаган фашистлар безнең илгә кулларын суздылар. Ләкин онытырга ярамый, безне коллыкка төшерү нинди котырган дошман өчен дә җиңел генә хәл кылына торган мәсьәлә түгел. Коллыкның һәм чын ирекнең нәрсә икәнен бер кат үз җилкәсендә татып белгән кеше яңадан коллыкка төшмәс. Без шундыйлардан булырбыз. Коллык богауларында торып тереклек итүгә караганда ирек өчен сугышып үлү артыграк икәнен онытмагыз. Полина!
Полина. Мин хәзер еламыйм.
Иван. Без ирекле тормышның нәрсә икәнен беләбез. Бәхетнең нәрсәдә икәнен күрдек. Үз кулыбызга бирелгән ирекне, бәхетне саклый белү безнең изге бурычыбыз.
Гриша. Әти, мин хәзер...
Иван. Тукта. Мин хәзер сиңа әти генә түгел, командирда. Шушы минуттан башлап без, мин дә, Полина, син дә, кызым Маруся, улым Гриша — сез дә бөек ирек өчен сугышчылар. Гриша, сал хәзер галстугыңны, яшереп тор син аны. Ләкин югалтма.
Гриша галстугын салып яшерә.
Бар хәзер колхоз правлениесенә. Анда Тарас малаен күрерсең. Аның белән бергәләп колхоздагы бөтен сыерларны урманга алып китегез, аңладыңмы?
Гриша. Аңладым. Бөтен сыерларны җыеп, Петя белән бергә урманга алып кибәргә.
Иван. Бар, йөгер.
Гриша чыга башлый.
Тукта, улым. Бернәрсәдән дә курыкма, батыр бул. Белеп булмый, бәлки мине үтерерләр. Мине генә түгел, бәлки анаңны да хатын кеше дип тормаслар. Фашистлар бернәрсәдән дә чирканмыйлар. Үтерсеннәр, аңар карап ирек үлмәс. Ирек өчен үлү коллыкка төшү кебек хурлыклы түгел. Ирек исән калыр. Бәлки сиңа да кыенлыклар күрергә туры килер. Бала дип тормаслар, газапларлар. Батыр бул. Нык бул. Дошман теләгән сорауларга кирәкле җавапны бирмә. Син газаплауларга түзсәң, кешелекнең вөҗданы газапланмас.
Гриша. Аңладым, әти, синең сүзеңнән чыкмам.
Иван. Кил якынрак. (Гришаны үбә). Бар инде, йөгер.
Гриша чыгып китә.
Иван. Кызым,
Маруся. Әти, Васюк миңа таш күпер аркылы чыгып калырга кушкан.
Иван. Яхшы. Син хәзер Васюк биргән киңәшне тот. Ләкин онытма. Бәлки сиңа да авыр хәлләргә төшәргә туры килер. Тиңе булмаган мыскыллауларга дучар ителүең мөмкин. Ләкин батыр бул. Коточкыч авыр мыскыллауларга да түзсәң, кешелекнең намусы мыскыл ителмәс. Кил, кызым, якынрак. (Марусяны үбә). Бар, кызым. Таш күпердән чыгып кал. Васюк сине табар. Аның белән бергә Кызыл Армиядә хезмәт итәрсең. Юлда берәр бәләгә очрап, чыга алмый калсаң, анаң янына килерсең. Күрешмәсәк, бәхил бул.
Маруся. Минем өчен тыныч бул, әти. Хушыгыз. (Иванны үбә.) Әни, сип дә батыр бул. Без озакламый яңадай тыныч, бәхетле тормышыбызны кайтарырбыз. (Полинаны, кочаклап үбә). Хушыгыз.
Полина. Берүк сагырак бул, кызым.
Маруся чыгып китә.
Иван. Я, Полина. Син бит бик батыр хатын идең. Нишләп йомшардың?
Полина. Мин хәзер еламыйм инде, тыныч бул.
Иван. Хәзергә син өйдә каласың. Ләкин аңлыйсыңмы, өйдә калу хәзерге вакытта иң авыр постта калу дигән сүз.
Полина. Мин моны төшенәм.
Иван. Бәлки сиңа да бик каты авырлыклар күрергә туры килер. Бирешмәссеңме?
Полина. Борчылма. Без бит синең белән кайчандыр бик күп авырлыкларга түзеп күнеккән кешеләр.
Иван. Тиңе булмаган мыскыллауларга дучар ителүең мөмкин.
Полина. Тыныч бул. Мин дә, синең кебек, кол булып тереклек итүгә караганда ирек өчен үлү артык икәнен аңлаган кеше.
Иван. Яхшы. Мин сине беләм. Сиңа мондагы хәлләрне белеп торырга кирәк булыр. Синең янга еш-еш кына килгәләрбез. Аның өстенә синең карамагыңда зурмы-кечкенәме хуҗалык кала. Эшләр начарга китәрдәй булса, бездә дошманга дип хәзерләнгән бер кабым икмәк, бер йотым сөт юк. Шырпы белән керосин да синең карамагыңда. Үзең беләсең.
Бoйко килеп керә. Мылтык аскан.
Бойко. Я, дядя Иван, син тиз буласыңмы?
Иван. Тараслар, Романнар, Остаплар кайда?
Бойко. Синең приказлар үтәлеп бетте. Алар юлда инде. Игеннәр, маллар озатылды. Яндырасылары гына бар.
Иван. Правление чистартылдымы?
Бойко. Бары да әзер. Хәтта лозунгы да язып өлгердем.
Иван. Син һаман шаярасың. Ярый. Бар. Яндырыласы әйберләрне карый тор. Мин хәзер барып җитермен.
Бойко. Тиз бул. Җитеп киләләр. Я тагы миңа вакытлы-вакытсыз снайперлыкны күрсәтергә туры килә башлар.
Иван. Ашыкма. Өлгерерсең. Бар, мин хәзер.
Бойко чыга.
Шулай, Полина. Эшләр ахыр чиккә барып җитсә, минем янга килергә тырыш. Без таш күпер астындагы ак тирәк таллыгында булырбыз. Хәзергә хуш. (Полинаны үбә.) Артык борчылмаска тырыш. Мин сине ташламам.
Полина. Тик зинһар үзең сагырак булырга онытма. Яныңда коралың да юк бит ичмасам.
Иван (балта алып). Хәзергә шушы ярап торыр. Озакламый дошманга биреп, мылтыкка алыштырырмын мин аны. Хуш. (Чыгып китә.)
ПӘРДӘ
Икенче пәрдә
Колхоз идарәсе йорты. Бут өстәлләр. Бут шкафлар. Стенада ашыгыч язылган
лозунгы: Рәхим итегез, кеше ашаучылар. Сезгә биредә кабер ишекләре ачык". Пәрдә
ачылганда сәхнәдә берәү дә юк. Каты итеп ишек кагалар.
Тыштан тавыш. Кем бар анда? Яхшылык белән чыгыгыз.
Тәрәзәдән мылтык көпшәләре сузыла. Ишек кинәт ачылып китә. Ишектән дә мылтык көпшәләре, штыклар сузыла.
Чыгасызмы, юкмы? Бирелегез... Эндәшмисез?
Аталар.
Бар әле, батыр солдат, кереп карап чык, кем бар икән анда?
Кулына мылтык тотып, тирә-ягына карана-карана сак кына басып, Зигфрид керә.
Зигфрид (бүлмә эчен карап чыгып). Господин обер-лейтенант, биредә бер кем дә юк.
Рихард (тыш. яктан). Яхшылап эзлә. Барлык әйберләрне урыныннан кузгатып, селкетеп кара.
Зигфрид. Шартламаслар микән, господин обер-лейтенант?
Р и х а р д (тыш яктан). Күп сөйләнмә, куркак җан. Анда шартлады ни, мин атып үтердем ни—синең өчен барыбер түгелмени? Минем салкын канлы булуымнан файдаланасың.
Зигфрид (өстәл, урындыкларның яннарына барып, кагылмыйча гына үтеп йөри. Үз алдына сөйләнә). ^Кагылмыйм. Чәнчелеп китсен. Шартласалар бергә шартларбыз. Минем өчен барыбер ич. (Стенадагы язуны күреп кычкырып укый). Рәхим итегез, кеше ашаучылар. Сезгә биредә кабер ишекләре ачык!
Рихард (тыш яктан). Нәрсә әйтәсең син безгә, предатель! Җаныңнан туйдыңмыни?
Зигфрид (каушап). Виноват, господин обер-лейтенант, мин сезгә түгел.
Рихард (тыш яктан). Күп сөйләнмә. Белмәгән кешегә әйт. Предатель, чык тиз бул.
Зигфрид (cayman, үз алдына). Анда чыгу хәзер монда керүдән дә куркынычрак. (Кычкырып.) Господин обер-лейтенант. Мин стенага язылган язуны гына укыдым бит.
Рихард (тыш яктан). Сөйләнмә. Әйберләрне капшап карадыкмы?
3 и г ф р и д. Карадым, господин обер-лейтенант, өстәлләрдә шартламый, урындыклар да шартламый.
Рихард Бауэр, Ганс Зингер һәм фельдфебель Кеслер килеп керәләр. Кулларында револьверлар. Тәрәзәләрдәй күренеп торган мылтык көпшәләре, штыклар һаман урыннарында калалар.
Рихард (буш шкафларны, буш өстәлләрне күзе белән генә карап). Бер язу да калмаганмы?
Зигфрид. Бер генә язу калган, господин обер-лейтенант.
Рихард. Кайда ул, китер аны бирегә.
Зигфрид (стенадагы лозунгыга күрсәтеп). Әнә ул.
Рихард (язуны укып). Алып ташларга!
Зигфрид (урындыкка басып, язуны сөртеп карый. Язу җуелмый). Господин обер-лейтенант, стенага язганнар, дегет белән. Тиз генә бетерлек түгел.
Рихард. Бетәрлек булмаса, йорты белән бергә яндырырга!
Зигфрид. Йорты белән бергә яндырырга. Була! Хәзер. (Кесәсеннән зажигалка чыгарып кабыза.)
Рихард. Тукта, идиот, соңыннан. Бар хәзергә уз урныңа!
Зигфрид. Була. Үз урныма киттем. (Чыгып китә.)
Рихард. Фельдфебель Кеслер, яхшылап тентегез, өстәл тартмаларында нәрсәләр бар?
Кеслер (өстәл тартмаларын ачып карый. Бер тартмадан бөкләп салынган зур гына кәгазь табып ала. Шатланып.) Господин обер-лейтенант, булды. Иң кирәклесен онытып калдырганнар.
Рихард. Нәрсә ул. китерегез бире.
Кеслер. Рәхим итегез, „Хәзинәләр күрсәткече" дип язылган.
Рихард (язуны кулына алып). Ха, ха, ахмак. Андый әйберне онытып калдыралармы соң, аны кем дә булса безгә хезмәт күрсәтү теләге белән салып калдырган. Димәк, монда безнең кешеләр дә бар дигән суз. (Үз алдына.) Безнең фюрерның күрәзәлегенә ис китәрлек бит. Господин генерал-лейтенант әйткән иде шул: „Фюрер үзе әйтте,— дигән иде, — Россиядә безне үз кешеләребез көтеп тора дип әйтте дигән иде. Дөресен әйткәндә, ул чакта мин ул сүзгә ышанып бетмәгән идем. Гадәттәгечә безнең күңелләрне канатландыру өчен генә әйтелгән боевой ялган дип уйлаган идем. Яңлышканмын. Менә ул — фюрермын
генийлеген күрсәтә торган документ. (Кеслерга.) Ә син, ахмак, онытып калдырганнар дисең. Мондый документны оныталармы соң. Монда безнең үз кешеләребез дә бар дигән сүз бит бу. Немец, логикасы юк синдә.
Кеслер. Так точно, господин обер-лейтенант, сезнеке дөрес. Ни булса да, кая тизрәк табыйк без ул хәзинәне.
Рихард. Ашыкма. Нәфесеңне сузма. Үзара гына бүлешә торган хәзинә түгел ул. Бәлки ул безнең бөтен данлыклы армиябез өчен уртак булган хәзинәдер. Шуның өчен ул секрет булырга тиеш.
Кеслер. Господин оберлейтенант, андый гына табышларны бит без...
Рихард. Шаулама. Бар хәзер авылга. Бөтен совет работникларын караул астына алуны оештыр. Иң башлап колхоз башлыгын кулга алыгыз. Бу бер. Аннан соң азык әйберләре запасын җыеп, машиналарга төят. Яхшы белеп торыгыз: безнең үзебез белән нибарысы ике көнлек азык запасыбыз бар. Аннан аръягын үзебез сугышып алган авыллардан табарга тиешбез. Казна амбарларында булган икмәкне бушлай алырга мөмкин. Ә мужиклардан бушлай алмагыз.
Кеслер. Ничек? Аларга нәрсә түләргә?
Рихард. Синдә расписка бланкалары юкмени?
Кеслер. Миндә андый бланкалар юк, господин обер-лейтенант.
Рихард. Ал син аларны. Әнә адъютантта бар алар. (Ганска.) Господин лейтенант, фельдфебельгә җитәрлек санда расписка бланкалары бирегез.
3 и ң г е р (сумкасыннан книжкалар чыгарып), Мәгез, хәзергә шушыларны алып торыгыз. Җитмәсә тагын алырсыз. Алар бездә җитәрлек.
Кеслер. Шушы распискаларны биреп алыргамени?
Рихард. Азык әйберләре алынган кешеләргә шул бланкларны тутырып бирегез. Исем, фамилиясен, нинди әйбер биргәнен, күпме биргәнен языгыз... Акчасын шул расписка белән штабтан барып алырсыз, дигез. Немец акчасы кирәкме, француз акчасы кирәкме, фин акчасымы, Италияныкымы, грекныкымы — кайсын теләсәгез шунсын алырсыз, дигез. Теләгән кешегә саф алтын белән дә түләнәчәк, дигез. Әйдә жәл түгел. Немецлар талап ала димәсеннәр. Тик... сугыш беткәч булыр, дигез.
Кеслер (үз алдына). Ә хәзинәне шулай да, тагын үзара гына бүлешергә булдылар, шакаллар. Чәнчелеп китсеннәр. Андый хәзинәләрне мин үземә җитәрлек кенә табармын әле. (Кычкырып.) Була. Барлык совет работникларын караул астына алдырырга. Иң башлап колхоз башлыгын. Аннан соң азык әйберләрен җыеп, машиналарга төятергә. (Чыгып китә.)
Рихард. Ну, Ганс. Кил якынрак. Минем өчен күрсәткән шәхси батырлыкларың өчен, бу зур серне мин синең белән уртаклашам.
Зингер. Мин сезгә мең кат бурычлы, господин обер-лейтенант.
Р и х а р д. Шаулама. (Кәгазьне җәеп җибәрә. Кара буяу белән баш сөяге төшерелгән зур плакат.) Бу ни бу?
Зингер (читкә тайпылып). Баш сөяге. Үлем билгесе.
Рихард. Тукта, тукта. Моның бер сере булырга тиеш. Язуы да бар бит. (Укый.) Господа кеше ашаучылар! Сезгә хәзерләнгән хәзинә шушы. Совет территориясе буйлап кайсы юнәлештә барсагыз да, табарсыз сез аны. Аңлашылды. (Ачуланып плакатны өзгәлән ташлый. Кинәт Ганска. кычкыра.) Нәрсә карап торасың син монда. Сугыштамы син, әллә хатының янындамы? Безгә яшен җитезлеге белән удар биреп, рус гаскәрләрен каушатырга, рус җиренә эчкәрәк бәреп керергә кирәк. Роталар ничек хәрәкәт итә, боевая операция планы ничек үтәлә, аларны күзәтеп, тикшереп, миңа хәбәр итеп тору синең өстә бит. Нәрсә карап торасың син?
Зингер. Батальон хәрәкәттән тукталганы юк, господин оберлейтенант. Бирелгән приказ буенча, тәҗрибәле офицерлар җитәкчелегендә алга баралар.
Рихард (тавышын әкренәйтеп). Фу, мин тагын салкын канлырак булырга онытып җибәрәм бугай. (Сумкасыннан карта чыгарып.) Менә бу елганы, менә бу таш күперне күрәсезме? Артиллерия һәм пулемет уты астында, бер минут кичекмәстән мотоциклларны һәм танкларны, шулай ук бөтен батальонны таш күпер аркылы чыгарырга кирәк. Дошманга уңайлы позиция алырга ирек бирмәскә! Алга барырга! Алга!
Зингер. Господин обер-лейтенант, төп көчләребез хәрәкәттән тукталганы юк. Бу приказ күптән үтәлеп яту өстендә. Безнекеләр ул күперне чыкканнар инде...
Ашыгып Зигфрид килеп керә.
Зигфрид. Господин обер-лейтенант, сезгә әйтергә куштылар, рус гаскәрләре таш күперне күтәрттеләр.
Рихард. Күпернең теге ягына чыгып кала алдыгызмы соң?
Зигфрид. Чыккан булсак, монда булмас идек, күпернең теге ягында булыр идек.
Рихард. Швайк! Танклар чыгып өлгердеме дим бит, идиот!
Зигфрид. Чыгып өлгерде дигәндә генә ике танк су төбенә киткән. Калганнары бире якта.
Рихард. Бар, хәзер командирыңа әйт, тәртипне югалтмасыннар. Мин хәзер барып җитәрмен.
Зигфрид. Була. (Чыгып китә.)
Р их ар д (Ганска кычкырып). Безнекеләр күперне чыкты дидең бит син. Нәрсәгә таянып миңа ялганларга батырчылык иттең?
Зингер. Минем расчет буенча алар инде чыккан булырга тиеш иде.
Рихард. Расчет! Расчетка калса, минем расчет буенча да чыккан булырга тиешләр иде. Расчет кына җитми монда.
Зингер. Немец расчетының моңарчы булган тәҗрибәләрдә алдаганы юк иде әле.
Рихард. Фу, мин тагын салкын канлы булырга оныттым, ахыры. Зарар юк. Безнең расчет монда да хыянәт итмәс. Фюрер тарафыннан барсы да исәпләнгән. Тукталмаска! Бар син хәзер алгы линиягә. Артиллериядән һәм пулеметтан көчле ут ачып, аргы як ярдагы русларның башын калкытмаска! һавадан да ярдәм булыр. Көчле ут астында моторлы көчләрне чыгарырлык итеп, яңа күпер салырга кирәк. Караңгы төшүгә өлгерсен. Төнлә без үз эшебезне уңышлырак башкарырбыз.
Зингер. Әйе. Төнге кәсептә без тәҗрибәлерәк.
Рихард. Шаулама. Күпер әзер булганчы мин монда авыл халкы белән таныша торыйм. Совет властен үз куллары белән тотып караган ирек сөючеләрнең волясын сынап карарга кирәк. Тәкәббер колларны господин итеген ничек үбәргә өйрәтә тору зыян итмәс.
Зингер. Була. Кояш баюга яңа күпер әзер булырга тиеш. (Китә.)
Рихард. Каравылны яхшы барлап кит. (Үз алдына.) Шайтан алгыры! Мондый тоткарлык булу ихтималын ничек исәпкә алып бетә алмадык соң без. Шулай ук тиз айнып өлгерә алдылар микәнни кызыллар?
Кеслер керә.
Кеслер. Господин обер-лейтенант, колхоз башлыгын табу мөмкин түгел. Совет работниклары берсе дә калмаган. Алҗыган карт белән карчыклардан һәм берничә хатын белән бала-чагалардан башка рәтле кеше юк. Азык әйберләре дә хәзергә табылганы юк. Казна амбарлары бушатылган. Бушатылмаганнары яндырылган. Терлек заты да калмаган. Солдатлар аерым кешеләрнең йортларыннан азык эзләү өстендәләр.
Рихард Бу нинди җебегәнлек! Немец солдатымы син? Шул алҗыган картлардан, бала-чагалардан таптырырга да кулыңнан килмиме? Колхоз башлыгының исем, фамилиясен белдеңме?
Кеслер. Берәү дә әйтми, господин обер-лейтенант.
Рихард (кычкырып). Әйттерергә! Биш минуттан колхоз башлыгының исем-фамилиясен белеп килмәсәң...
Кеслер. Господин обер-лейтенант, әйтүче булмаса да, мин аның исем, фамилиясен белә алдым.
Рихард (тавышын әкренәйтеп}. Фу, тагын салкын канлы булырга онытып җибәрдем. Я. әйт, ничек белдең син аның исем, фамилиясен? Фамилиясе ничек?
Кеслер. Өйне тентегәндә менә бу язу табылды. Монда аның исем, фамилиясе бар.
Рихард (язуны, алып укый} Путевка. Москвадагы Авыл хуҗалыгы күргәзмәсенә. Тарас Остапенкога... Колхоз производствосында алдынгылык күрсәткән кеше... колхоз председателе — Иван Дударь. Аһа... Колхоз председателе—Иван Дударь. Кайда ул Иван Дударь?
Кеслер. Бер кем дә белми.
Рихард. Белерләр. Ә бусы. (Язуга карап). Тарас Остапенко кайда?
Кеслер. Бер кем дә белми.
Рихард. Бу язу табылган өйдә берәр җан иясе бар идеме соң?
Кеслер. Бер әлсерәгән карттан башка кеше юк иде.
Рихард. Кайда ул карт?
Кеслер. Карт кулга алынды. Ул биредә.
Рихард. Кертегез аны монда.
Кеслер. Була. Хәзер кертәбез. (Чыга.)
Озакламый Кеслер белән бер немец солдаты аппак сакаллы картны аркасыннан этеп алып керәләр. Карт хәлсезләнгән, төсе агарган. Авызыннан, кулларыннан кан ага.
Кеслер. Менә ул карт.
Рихард. Янында коралы юкмы?
Кеслер. Бернәрсәсе дә юк.
Рихард (картның каршына басып). Я, карт, яхшылык белән генә әйт әле. Тарас Остапенко кем була һәм хәзер ул кайда?
Карт эндәшми.
Телең юкмыни, нигә дәшмисең, карт иблис?
Кеслер. Нәкъ сез әйткәнчә, господин оберт-лейтенант, аның теле юк. Ул берни дә әйтә алмас.
Рихард (ачуын басарга тырышып). Сез тик кенә торыгыз. Мин сездән сорамыйм. Телен ача белермен мин аның!
Кеслер. Булмас, господин обер-лейтенант, юкка мәшәкатьләнмәгез. Аның телен мин үзем кисеп алдым.
Рихард. Нигә ашыктыгыз?
Кеслер. Түзә алмадым, господин обер-лейтенант, үл фюрерны хурлады.
Рихард. Я, карт, телең булмаса кулың белән күрсәт, Остапенко кайсы якка китте?
Карт хәрәкәтсез.
Кулыңны күтәрә алмыйсыңмени, карт шәйтан!
Кеслер. Нәкъ сез әйткәнчә, господин обер-лейтенант, ул кулы белән дә күрсәтә алмас.
Рихард. Бусы ни өчен?
Кеслер. Аның ике кулы да сындырылды.
Рихард. Ни өчен ашыктыгыз?
Кеслер. Түзә алмадым, господин обер-лейтенант. Азыкларыгызны кайда яшердегез дип сорагач, ул миңа бармаклары арасыннан бармагын чыгарып кукиш күрсәтте.
Рихард. Миңа нәрсәсен генә калдырдыгыз соң аның? Миңа үләксә кирәкми, тере кеше китерегез миңа.
Кеслер. Аның җаны сезгә калды, господин обер-лейтенант.
Рихард. Телеграмма баганасына чыгарып элегез үзен.
Картны алып чыгып китәләр. Рихард нерваланып идән буенча йөри. Флягасыннан аракы эчә.
Шәйтан алгыры. Ничек болай булды соң әле бу? Таш күпер белән расчет барып чыкмады. Беренче адымнан ук нинди зур тоткарлык, һәрбер минут тоткарлык безнең өчен куркыныч. Ярдәмгә вакытыннан элек яңа көчләр сорарга туры килә. Азык-төлек мәсьәләсендә дә расчет барып чыкмый ахырысы. Үзебез белән коралдан һәм ягулык әйберләреннән башка нәрсә ияртмәскә дигән идек. Ә алар алып китәргә дә өлгергәннәр. Алып китә алмаганнарын да безгә калдырмаганнар. Яндырганнар, агулаганнар. Ничек батырчылык иткәннәр алар. {Кычкыра.) Фельдфебель. Фельдфебель Кеслер.
Кеслер {йөгереп кереп). Мин монда, господин обер-лейтенант.
Рихард. Нәрсә анда бер алҗыган карт белән биш сәгать маташасыз?
Кеслер. Карт белән эш бетте, господин обер-лейтенант, нәрсә боерасыз?
Р и х а р д. Авылда кем калган, берсен дә калдырмыйча җыярга! Әз генә булса да каршылык яки ризасызлык билгесе күрсәтүчеләргә карата рәхимсез булырга! Алар бездән көләргә теләгәннәр. Юк, барып чыкмас! Без үзебезнекен алырбыз. Бер кем каршында да йомшармаска! Картмы, карчыкмы, яшь балалармы, яшь кызлармы...
Кеслер. Господин обер-лейтенант, солдатлар арасында кызлар белән артык мавыгучылар сизелә.
Рихард. Анысы гаҗәп түгел. Анысына рөхсәт сорап тормасагыз да ярый. Сугышлар тарихында күренмәгән нәрсә түгел. Җиңүчеләрдә була торган хәл ул. Тик сак булырга кирәк. Мондагы кызлар да куркыныч. Барыннан да элек саклык. Хатын-кыз белән якыннан эш итәргә туры килсә, аны иң элек үлем ярасы белән яралау яхшы. Болай эшләүнең бик күп кызыклы серләре бар. Мин моны синең үзеңә генә әйтәм. Башкаларга өйрәтү-өйрәтмәү синең үз ихтыярыңда. Үлем ярасы белән яраланган хатын-кыз, бердән, үз тормышың өчен куркынычсыз, икенчедән—көчле каршылык күрсәтә алмый. Сугыш вакытында бу да әһәмиятле. Өченчедән — иң кызыгы шунда — хатын-кызны җан биргән минутында көчләү аерата ләззәтле була. Мин моны үз тәҗрибәмнән беләм.
Кеслер. Була ул, господин обер-лейтенант. Җан биреп яткан минутларында көчләргә!
Рихард. Бусы приказ түгел. Бу мәсьәләдә һәрбер немец солдаты ихтыярлы. Тагын шуны онытма: безнең әле биредә вакыт бар. Тәне белән минем дәрәҗәмә яраклы рус кызы очратсагыз, миңа китерерсез. Заслугаларың онытылмас. Обер-лейтенант Рихард Бауэр андый заслугаларны онытмый ул!
Кеслер. Тырышырбыз, господин обер-лейтенант, бары да сез дигәнчә булыр.
Рихард. Ярый, бар. Хәзер бер кешене дә калдырмый җыегыз. Начальникларын сынарга үзем чыгармын. Әһәмиятлерәк кешеләр килеп чыкса, бирегә кертә торыгыз. Бар.
Кеслер. Бары да сез дигәнчә булыр. (Тыгыл китә.)
Рихард (флягасыннан аракы эчә. Йөренеп). Шулай ук монда безгә якты йөз күрсәтүче бер генә кеше дә булмас микәнни? Шушындый диңгез кебек дулкынланып утырган иген кырлары эчендә ком сахрасында калган юлчылар төсле азык та таба алмый йөрербезмени? (Стенадагы язуга карап тора. Аннан күзләрен алып, идәндә тузылып яткан плакат кисәкләренә карый. Кинәт кычкырып} Юк. Болай гына булмый бу илдә. Тарихта күрелмәгән катылыклар кирәк монда. Буйсындырырбыз! Урта гасыр инквизиторларының башына да килмәгән җәзалау төрләре уйлап табармын мин! Китерегез миңа берәр большевик токымын! Большевик суясым килә минем! Әй, фельдфебель!
Бер солдат керә.
Солдат. Господин обер-лейтенант, Дударьны тотып китерделәр. Рихард (бераз эндәшмичә торып). Дударь? Иван Дударьны? Солдат. Иван түгел, аның хатыны ди, Полина Дударь.
Рихард. Бик шәп. Барыбер шәйтан. Кертегез бирегә.
Солдат. Бире кертергә, хәзер. (Чыгып китә.)
Рихард (кулларын угалап, идән буенча йөренә). Хәзер бераз күңелне басарга була. Тик башта бераз салкын канлы була белергә кирәк булыр. Берьюлы котын алу файда бирмәс.
Ике солдат Полинаны алып керәләр. Полинаның куллары бәйләнгән.
Бер күзеннән кан ага.
Солдат. Господин обер-лейтенант, бу хатын безнең күз алдында |
бер бура ярмасын агулады.
Рихард. Коралы юкмы?
Солдат. Булавкаларына чаклы алып бетердек.
Рихард (Полинага). Күзең нишләде?
Полина. Палачларыңнан сора.
Рихард (солдатка). Нишләттегез?
Солдат. Каршылык күрсәткәндә булды, господин обер-лейтенант.
Рихард (Полинага). Мәгънәсезгә каршылык күрсәтмәскә кирәк иде. Исем, фамилияң ничек?
Полина. Палачларыңнан сора. Р и х а р д (солдатка борылып). Исем, фамилиясе ничек? Солдат. Полина Дударь. |
Рихард. Солдат. Рихард. Солдат. |
Колхоз председателенең хатынымы?
Нәкъ үзе.
Сез аны кайдан белдегез?
Үзе әйтте.
Рихард. Ничек әйттерә алдыгыз? Ул бик тискәре күренә.
Солдат. Дударь хатыны дип белеп икенче берәүне җәзалый башлаган идек. Шуннан бу хатын үзе әйтеп бирде.
Солдат. Була, господин обер-лейтенант, торырга. Чыгалар. |
Штыкларны җылыта |
Рихард. Яхшы. Андый батыр кешеләр белән сөйләшергә яратам мин. Сез барыгыз, штыкларыгызны җылыта торыгыз. Аның белән мин үзем сөйләшермен.
Рихард (Полинага стенадагы язуны күрсәтеп). Әйтеп бир әле, моны кем язды?
Полина. Кем язса да язгандыр, дөресен язган.
Рихард. Әгәр бу сүзләрне кеше алдында әйткән булсаң, үзеңне атып үтермәскә сабырлыгым җитмәс иде.
Полина. Мин аны кеше алдында да әйтермен.
Рихард. Кеше алдына чыкканда бу зәһәр телең тамыры белән йолкып алынган булса нишләрсең?
Полина. Телем булмаса, кулларым белән ымлап аңлатырмын.
Рихард. Кулларың туракланган булса?
Полина. Ул вакытта аңлатып тору да кирәк булмас. Сезнең кем икәнлегегез һәм минем кем икәнлегем әйтмичә дә аңлашылып торыр-
Рихард. Телеңне кыскарак тот. Яхшылап сөйләшкәннең кадерен белмисең. Яхшылап кына әйт: ни өчен син ярмаңны агуладың?
Полина. Үзем эшләп тапкан байлык, теләсәм нишләтермен.
Рихард. Ни өчен син аны боздың?
Полина. Бозасым килде.
Рихард. Син һаман яхшылыкның кадерен белмисең, аңгыра хатын! Үз башыңа бәла хәзерлисең. Ярый, хәзер төп мәсьәләгә күчәбез. Үзенне үзең имгәттерәсең килмәсә, тартышмый гына әйтеп бир: Иван Дударь кайда?
Полина. Җирдә.
Рихард. Ничек җирдә? Кайсы җирдә?
Полина. Үз җирендә.
Рихард. Әйтергә теләмисең?
Полина. Әйе.
Рихард. Син аны барыбер әйтерсең әйтүен. Бер дә урынсызга тәкәбберләнәсең. Акылыңны башыңа җыеп кара. Сез, большевиклар коткысына карап, юкка гына безне кеше ашаучылар дип уйлыйсыз. Мине мыскыл итүләреңә карамастан, кулымда бөтен мөмкинлекләр бар өстеннән, йомшак күңеллелек күрсәтеп, үзеңә кагылмый торам. Минем кеше җанлы булуымны раслау өчен шул үзе генә дә җитмимени? Аның белән генә калмыйм әле мин. Үзеңне кызганып, сиңа яхшы киңәшләр бирергә җыенам. Дөньяда яшәргә теләгән һәрбер кеше замананың агышына карап, шартларның үзгәрүенә карап көйләнә белергә тиеш. Менә хәзер сезгә без — немецлар хуҗа. Хуҗасы тарафыннан җәза алмас өчен кол аның бөтен кушканнарына риза булып торырга тиеш. Бу хәлнең хәзер сезнең өчен котылгысыз икәнен аңларга кирәк. Бөтен дөнья шулай төзелгән бит. Көчле хайваннар көчсез хайваннарны ашыйлар. Көчле кешеләр көчсезләр өстеннән хуҗалык итәләр. Без немецлар менә шундый көчле кешеләр. Без озакламый бөтен җир шарындагы кешеләр өстеннән хуҗалык итәчәкбез. Ә коллар күп. Буйсына белмәгәннәрен бөтенләй үтереп бетсәк тә җитәрлек кала. Безне моннан тиз генә кире китәрләр дип өмит итмәгез.
Полина. Анысына ышанам. Гәүдәләрегез мәңгегә безнең җир өстендә калса да гаҗәп түгел.
Рихард (кызып). Җитте! Алтын кебек сүзләремне аяк астына салып таптыйсың! Яхшылыкның кадерен белмисең. Актыккы соравым: Иван Дударьның кайда икәнен әйтәсеңме?
Полина (салкыннан белән). Юкка көчәнмә, палач] Коллыкның һәм чын ирекнең нәрсә икәнен бер кат татып белгән кеше яңадан коллыкка төшмәс! Кеше ашаучыларның колы булып тереклек итүгә караганда ирек өчен үлү минем өчен мең кат артык! Үлем белән дә, кабахәт җәзалауларың белән дә мине куркыта алмассың!
Рихард. Җитте!
Полина. Башка сүзем юк. Тизрәк җәзалый башла. Тизрәк калган күземне чыгар: йөзеңне күрәсем килми. Тизрәк телемне кис: палач белән сөйләшәсем килми...
Рихард. Тукта! Нишләргә кирәклекне мин үзем белермен. Андый эшкә мине өйрәтәсе юк. Ул сыңар күзең белән күкрәкләреңне кисеп алып овчаркага ашатканны карап торырсың әле син. Тиз генә үлеп котылырмын дип юатма үзеңне. Гомер буеңа җәзаларга да иренмәм мин сине. Иреңнең кайда икәнен әйттергәнгә кадәр...
Марусяны күтәреп Кеслер килеп керә. Марусяның кул-аяклары бәйләнгән, чәчләре тузган. Кеслерның борыны бәйләнгән, марля үтә кан тибеп чыккан. Полина Марусяны күргәч, күзен йомып, торган урыныннан чайкала башлый.
Кеслер (Марусяны өстәлгә сала). Господин обер-лейтенант теләгәнегез булды. Сезнең дәрәҗәгезгә яраклымы-түгелме икәнен белү өчен махсус медиктан караттым: саф кыз!
Р и х а р д. Тукта... Мин тагын кызыбрак киткәнмен ахры. (Марусяны карап). Ярыйсы күренә. Кайдан таптың?
Кеслер. Бу кызны камышлы елга буеннан тотып китерделәр. Ул елганы йөзеп чыгып, кызыллар ягына качарга уйлаган.
Рихард. Ә борының нишләде?
Киелер. Сак булыгыз, господин обер-лейтенант, бик яман тешли торган гадәте бар.
Рихард. Зарар юк. Андый алама гадәте булса, иң элек мин аның тешләрең суырырмын.
Маруся янына килеп, аны тоткалап карын. Маруся кинәт башын күтәрә һәй Полинаны күрә.
Маруся. Әнием! Әнием, бәгърем! Нишләттеләр...
Полина эндәшми, чайкала.
Рихард. Әһә. Бу хатын аның анасы. Дударь кызы!
Маруся (кычкырып). Җибәрегез аны, аңа кагылмагыз!
Полина. Кызым, балам! Чыдамлык белән кораллан! Кызганма мине!
Рихард. Ха-ха-ха... Искиткеч күңелле сцена була хәзер монда. Фельдфебель, барыгыз, хәзер сез моннан китегез. Мин чакырмыйча бирегә берәү дә кермәсен! Нишләргә кирәкне мин үзем белермен. Барыгыз!
Кеслер чыгып китә. Рихард Полина каршына килә.
Күрәсеңме, җен карчыгы! Ә син калган күзеңне чыгарырга ашыгасың. Хәзер ул күз сиңа кызыйның ничек мыскыл ителүен карап торырга да кирәк булды. Ир кешеме мин.
Полина. Юк, син ир түгел! Син... эт дияр идем, синең белән чагыштырганга хурланып эт үпкәләр. Этнең дә гадие түгел, котырганы син!
Рихард (үзен үзе тота алмыйча). Җитте, җен карчыгы! (Полинаның яңагына сугып җибәрә). Хәзер мин сине...
Маруся (өзгәләнеп). Әнкәем!..
Рихард. Ә... Тукта мин тагын салкын канлы булырга онытып җибәрдем.
Тәрәзә аша күренгән мылтык көпшәләре, штыклар югала.
Полина. Миңа булган җәзаларыңны ун өлеш арттыр, палач, җибәр намуслы кыз баланы!
Маруся. Әнкәем, зинһар кызганма мине!..
Рихард. Әгәр дә Иван Дударьны табып бирсәгез, мин сезгә тимим.
Полина. Белә алмассың син аны, палач!
Маруся. Иван Дударьны сез таба алмассыз. Кирәк булса ул үзе сезне табар!
Рихард (акырып). Җитәрегез! Бу сабырлык болай да минем нервларым өчен бик кыйбатка төште. (Ишеккә карап кычкыра). Китерегез овчарканы! Китерегез кыздырылган штыкларны! (Сумкасыннан кәкре пычак чыгарып. Полина каршына килә). Соңгы соравым: кайда Иван Дударь?
Тәрәзәдән Иван Дударь сикереп керә. Кулында балта.
Иван. Иван Дударь биредә.
Рихард (кинәт борылып). Ничек? Рөхсәтсез! (Пычагын югары күтәрә. Бер кулы белән пистолетын капшый. Кычкыра). Часовой! Фельдфебель!..
Иван. Кычкырма. Барыбер ишетмәсләр. Сиңа әйтәсе сүзләр күп •булыр иде булуын, вакыт тыгыз булды инде, мә!
Балта белән Рихарднын башына суга. Рихард авып төшә.
Маруся. Әти!
Полина. Иван! (Идәнгә егыла.)
Иван. Тынычланыгыз. (Тәрәзәгә карап.) Керегез!
Остап, Михась керәләр. Марусяның кулын бәйләгән бауларны кисеп җибәрәләр. Марусины һәм Полинаны алып чыгып китәләр.
Маруся. Әти, әйдә тизрәк. Алар биредә күп.
Иван. Тыныч бул. Мин сездән калмам. (Балтасын идәндә яткан Рихард өстенә ташлап, Рихардның пистолетын һәм сумкасын ала.) Хәзер инде син салкын канлы булырга онытмассың! (Чыгып китә).
Бераздан соң ашыгып Зигфрид килеп керә.
Зигфрид. Господин обер-лейтенант! Миңа әйтергә куштылар: штатский киемдәге билгесез кешеләр... (Берәү дә юклыгын күреп тукталып кала. Үз алдына.) Кая китеп беткәннәр болар. (Идәндә яткан Рихардны күрә. Тавышын әкеренәйтеп) Господин обер-лейтенант, господин... Эшләр болай икән. (Иелеп, Рихард өстендә яткан балтаны ала.) Балта! Бу нинди мылтыктан көчлерәк балта. Господин обер-лейтенант а-а-ант! Синнән курыкмаган кешеләр дә бар икән әле бу дөньяда. (Тирә-ягына карана: Рихардны типкәләп карый. Рихард ыңгыраша) Үлеп бетмәгән ахры, эт җан! (Йөгереп тәрәзәләрдән карап әйләнә.) Алай икән. Часовойлар да обер-лейтенанттан пример алганнар. (Бер балтага, бер Рихардка карый.)
Рихард (ыңгыраша). Ярдә-ә-әм...
Зигфрид. Бу яңадан терелсә, барыбер игелек күрсәтмәс, иткән изгелекләре өчен актык сулышында ярдәм күрсәтим булмаса... Хуш, господин обер-хәшәрәт! (Рихардның башына балта белән суга. Балтаны Рихард өстенә ташлап чыгып китә).
ПӘРДӘ