Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯҢА КИТАПЛАР

Ленин-Сталин. 1917 ел. Сайланма әсәрләр.

Бу басмага В. И. Ленин.' белән И. В. Сталин­ның 1917 елның мартыннан алып 1918 елның январена кадәрге чорда язган төп әсәрләре тупланган. Бу китап, башлыча, В И. Ленин­ның әсәрләренә һәм И. В. Сталинның «Октя­брьгә бару юлларында» дигән җыентыгына урнаштырылган материаллардай тора. Күләме 640 бит. Бәясе 4 сум 50 тиен.

В. И. Ленин. — Материализм һән эмпирио­критицизм. (Бер реакцион философия турында критик заметкалар).

Ленинның зур хезмәтләреннән берсе булган «Материализм һәм эмпириокритицизм» китабы 1908 елда язылып, беренче басмасы 1909 елда Москвада, «Звено» пздательствосында басы­лып чыккан. Тарихи яктан гаять зур әһәмият­ле бу китап үз өстенә «марксизм теориясе өлкәсендәге перерожденецларга» нык отпор бирү, «аларның битлеген ачу, аларны ахырына- ча фаш итү һәм, шулай итеп марксистик пар­тиянең теоретик нигезләрен саклап калу» бу­рычларын ала. ВКП(б) тарихының кыскача курсы Левинның бу әсәренең тарихи әһәмия­тен болан билгели:

«Ләкин асылда Ленинның китабы бу тый­нак бурыч рамкасыннан күп узып китте. Асылда Ленинның бу китабы Богдановны, Юшкевнчны. Базаровны, Валентиновны һәм аларның философия остазлары булган Авена­риус һәм Махиы — үз әсәрләрендә марксистик материализмга каршы нечкәртелгән- һәм шо­мартылган идеализмны тәкъдим итәргә мата­шуларны тәнкыйтьләү белән генә чикләнеп калмады. Шуның белән бергә, Ленинның кита­бы марксизмның теоретик нигезләрен — диа­лектик материализмны һәм тарихи материа­лизмны — яклау һәм бөтен бер тарихи чорда, Энгельс үлгәннән алып Ленинның «Материа­лизм һәм эмпириокритицизм» исемле китабы дөньяга чыкканга кадәр булган чорда фән һәм бигрәк тә, табигать фәне ирешкән зур һәм әһәмиятле казанышларны материализм нигезендә гомумиләштерү булып тора» (ВКП(б) тарихының кыскача курсы, 106 бит, Татгосиз- дат, 1941 ел).

Ленин исоИ чакта бу китапның икенче бас­масы 1920 елда басылып чыккан иде.

Китапны татар теленә С. Фәмзуллин вптәи тәрҗемә иткән.

Ленинизмны үзләштерүдә төп чыганакларның иң мөһимнәреннән берсе булган, бу китапмын татарча басмасы чыгуы, әлбәттә, татар тел культурасының зур казанышы.

Китапның күләме 346 бит. Бәясе 3 сум.

Ленин, Сталин яшьләр турында

Күләме ягыннан алганда шактый зур булган бу җыентыкка пролетариатның бөек даһилары Ленин һәм Сталинның яшьләр турындагы речьләре, мәкаләләре һәм аерым әйткән сүз­ләре тупланган. В. И. Ленин һәм И В. Сталин тарафыннан революциянең аерым тарихи этап­ларында, власть өчен көрәш чорында да, шулай ук безең илдә социализм төзү чорың­да да яшьләр алдына нинди бурычлар куел­ганын аңлап, төшенеп бару мөмкин булсын өчен җыентыкның материалы тарихи тәртиптә урнаштырылган.

Совет яшьләренең һәрберсенең кулыИдз булырга тиешле кыйммәтле бу китап «Мәктәп көтепханәсе» сериясендә чыгарылган. Күләме 348 бит. Бәясе 3 сум 75 тиен.

В. И. Ленин. — Пролетар партия өчен кө­рәш.

Бу җыелмага В. И. Ленинның революцион пролетар партия төзү өчен көрәшкә һәм боль­шевиклар партиясен чыныктыру, ныгыту эшенә багышлап язган әсәрләре тупланган. Җыелма­га барсы 18 мәкалә урнаштырылган. Күләме 250 бит. Бәясе 1 сум 80 тиен.

В. И. Ленин. — Социалистик ватанны саклау өчен.

Бу җыентыкка В. И. Ленинның 1918-1920 ел­ларда гражданнар сугышы бурычларына ба­гышлап язган мәкаләләре, речьләре, эшчеләргә һәм кызылармеецларга мөрәҗәгатьләре кер­телгән. Ватан сугышы көннәрендә мондый ки­тапның чыгуы аеруча кирәкле һәм әһәмиятле. Укучы бу кечкенә ген(ә җыентык материалла­рында моннан ике дистәдән артык еллар элек барган героин көрәштә совет халкының бөек батырлыгын күрәчәк һәм бүгенге зур көрәштә яңа дәрт, яңа коч алачак.

Китапның күләме 100 бит. Бәясе 90 тиен.

В. И? Ленин, И. В. Сталин. — Социалистик ярыш турында.

Җыентыкта В. И. Ленин белән И. В. Сталин­ның социалистик ярыш мәсьәләләре турында язган хезмәтләре урнаштырылган.

В. И. Ленни халыкның иҗат инициативасы формаларыннан берсе булган социалистик ярышка, шуның башлангычы булган комму­нистик субботникларга гадәттән тыш игътибар биргән. Ул үзенең «Бөек башлангыч» исемле атаклы хезмәтендә империалистик һәм граж­даннар сугышлары тарафыннан бөлгенлеккә төшерелгән илнең азык ягыннан гаять авыр­лыклар кичерүен әйтә һәм болан ди: «һәм буржуазиянең, меньшевикларның һәм эсерлар­ның явыз коиггрреволюциоп агитациясе белән чолганып алынган менә шушы ач эшчеләр «коммунистик субботниклар» ясыйлар, эш ва­кытыннан тыш һичбер нинди түләүсез эшлиләр һәм үзләренең арганлыкларына, интегүләренә, туйганчы ашамау белән ябыгуларына кара­мастан, хезмәтнең җитештерүчәнлсген гаять зур күләмдә күтәрүгә ирешәләр. Бу иң бөек геройлык түгелмейги? Бу бөтен дөньяда тари­хи әһәмияткә ия булган борылышның баскыч­лары түгелмени?/ (XXIV том, 341 бит). Шул үк хезмәтнең икенче бер җирендә В. И. Ленин, беренче коммунистик субботникның әһәмиятенә бәя биреп, болан ди: «... 1919 елның 10 маен­да Москва-Казан тимер юлы эшчеләре тара­фыннан Москвада ясалган беренче коммунис­тик субботник, 1914—1918 еллардагы империа­листик сугышта Гинденбургның... теләсә нин­ди җиңүенә караганда, зуррак тарихи әһәмият, кә ия булып тора дип әйтә алабыз» (XXIV том, 339 бит).

Ленинның эшен дәвам иттерүче бөек Сталин социалистик ярышка аеруча әһәмият бирә. Ул партия съездларында, махсус ки­ңәшмәләрдә, кабул нтү вакытларында сөй­ләгән докладларында, речьләрендә һәм ае­рым чыгышларында халык иҗаты инициати­васының бөек гәүдәләнеше булган социалис­тик ярышның төрле формаларына һәм аның пң матур күренеше булган стахановчылык хәрәкәтенә иң дөрес, иң тулы бәя бирә.

Бүген, котырынган фашист ерткычларына каршы аяусыз ватан- сугышы барганда совет халкының батыр уллары фронтта тиңсез батырлыклар күрсәтсәләр, социалистик тылда эшчеләр, колхозчылар, интеллигенция искит­кеч хезмәт героизмы үрнәкләре бирәләр.

«Социалистик ярыш турында» китабы бүген хезмәт героизмы күрсәтә торган киң масса өчен иң кыйммәтле кулланма булып тора.

Китапның күләме 244 бит. Бәясе 2 сум 25 тиен.

Д. Татьянин. — С. М. Киров Казанда. По­пуляр очерк. Русчадан тәрҗемә итүчесе X. Сәмигуллин/.

Советлар Союзының бөек гражданы, проле­тариатның ялкынлы трибуны, эшчеләрнең сөеклесе Сергей Мнроновичның Казанда, һө­нәр мәктәбендә укыган чорын яктырткан бу китап: 1. Уржумда; 2. Казанда; 3. Револю­цион көрәшкә башлау; 4. Революционер — большевик юлы, дигән бүлекләрдән тора.

Күләме 46 бит. Бәясе 25 тиен.

Профессор А. Панкратова. — Беренче рус революциясе (1905—1907 е.).

Профессор А. Панкратованың бу очеркында Октябрь революциясенең генеральная репе­тициясе булган 1905—1907 еллар революциясе тарихы яктыртыла.

Күләме 206 бит. Бәясе 1 сум 70 тиен.

Михаил Иванович Калинин. Биографик очерк.

Эшчеләр сыйныфының турылыклы улы, про­летариат диктатурасын урнаштыру өчен, СССР да социализмның җиңүе өчен Ленин һәм Сталин белән берлектә көрәшеп килгән, совет дәүләтенең күренекле эшлеклесе Михаил Иванович Калининның тормышында Россия эшчеләр сыйныфының бөтен тарихы, аның сугышчан авангарды — коммунистлар партия­сенең тарихы. Советлар Союзының үсүе һәм ныгуы тарихы бик күренЗекле рәвештә гәү­дәләнә.

Җиңел тел белән популяр формада язылган бу биографик очерк укучыны коммунистлар партиясенең һәм совет дәүләтенең күренекле оештыручыларыннан һәм төзүчеләреннән бер­се, Ленин һәм Сталинның турылыклы кө­рәштәше М. И. Калининның тормыш юлы белән шактый тулы таныштыра.

Күләме 128 бит. Бәясе 2 сум 20 тиен.

В. Шмсрленг. — Котовский. Биографик очерк.

Бу китапта революционер — подпольщик, гражданнар сугышының данлыклы герое, атаклы пролетар полководец Г. Котовскийның. тормыш юлы, көрәше, тиңсез батырлыклары сурәтләнә.

Автор тарихи материалларга нигезләп язган бу китабында «Безнең командирларыбыз ара­сында иц гайрәтлесе һәм гайрәтлеләр арасын­да иң скромные булган» (И. В. Сталин) бөек полководецның тормыш юлы}| шактый тулы чагылдыра.

Күләме 272 бит. Бәясе 4 сум.

Е. Герасимов. — Украинада немец оккупант­ларын тар-мар нтү. Популяр очерк.

Бу китапта 1918 елда, УкраИна хезмәт ия­ләренең Ленин-Сталин партиясе җитәкчеле-

 

генда һәм бөек рус халкының ярдәме белән немец империалистларына каршы ватанны коткару сугышында үз туган илләрен саклап калулары һәм немец оккупантларына җимер­геч удар бирүләре күрсәтелә.

Күләме 48 бит. Бәясе 20 тиен.

Коллектив. — Ленин-Сталин турында.

Җыентык. Төзүчеләре Нур Баян һәм М. Галн.

Бу җыентыкка пролетариатның бөек җи­тәкчеләре Ленин һәм Сталин турындагы ши­гырьләр, очерклар, хикәяләр, халык әкият­ләре, .халык җырлары, Ленин-Сталин турында эшчеләрнең истәлекләре тупланган.

Күләме 254 бит. Бәясе 5 сум 75 тиен.

Татар халык көйләре. Татарстан АССР ның атказанган сәнгать эшлеклесе композитор А. С. Ключаров редакциясендә. Сүзбашын һәм комментарийларны В. II. Виноградов, А. С. Ключарев һәм М. Садри иптәшләр язган. Көйләрнең сүзләрен рус теленә экви- мнтрик рәвештә тәрҗемә итүче Г. Шапиро.

Татарстан АССР Халык Комиссарлары Созеты янындагы Сәнгать Эшләре Идарәсенең Музыка Фольклоры Кабинеты чыгарган та­тар халык көйләренең бу беренче тулы җыентыгына Октябрьдән соңгы яңа көйләр, Октябрьга кадәр чыгарылган һәм яңа сүзләр язылган көйләр, Октябрьга кадәрге фольклор (тарихи җырлар, көнкүреш җырлары, шаяру, бишек, балалар җырлары, бәетләр, ятимнәр, аерылышу җырлары), рекрут, солдат көйләре, мәхәббәт лирикасы, инструменталь музыкаль әсәрләр, барсы 145 көйнең нотадагы язмалары һәм сүзләре, бу көйләргә тиешле коммента­рийлар бирелгән.

Татар музыка фольклорын туплау юлында­гы беренче һәм җитди булган бу хезмәт зур әһәмияткә ия булып тора.

Китапның күләме 200 бит. Бәясе 12 сум 50 тиеп.

Нур Баян. — Туган авыл. Поэма һәм ши­гырьләр.

«Хезмәттәге батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән татар совет шагыйре Нур Баян­ның бу җыентыгына төрле темалардагы ши­гырьләр һәм «Янгырлы төн» исемле поэмасы кергән.

Күләме 246 бит, бәясе G сум 30 тиен.

Сәйфи Кудаш. — Шигырьләр. Поэмалар һәм шигырьләр җыентыгы.

Танылган шагыйрьләрдән С. Кудашның бу тулы җыентыгына анъщ иҗатының 1915 ел­лардан башлап. 1939 елга кадәрге чорын эченә алган төрле шигырьләре, мәсәлләре һәм «Тугайда», «Батыр», «Хат», <Тау кызы», «Мәхәббәт», «Кавышу» һәм «Югалган төш­ләр» исемле поэмалары урнаштырылган.

Күләме 261 бит. Бәясе 6 сум 50. тиен.

Н. Дәүли.-—Кырык шигырь. Шигырьләр җыентыгы.

Татар совет шагыйрьләренең яшь буывн вәкиле II. Дәүлинең бу җыентыгына беек җитәкчеләргә, советлар иленең батыр кешеләре­нә, совет яшьләренә, аларның бәхетле һәй шат тормышына багышланган шигырьләр? тупланган һәм төрле юмористик парчалары кертелгән.

Күләме 80 бит. Бәясе 1 сум 30 тиеп.

Әхмәт Юнус. — Әсән елга. Поэма һәм ши­гырьләр.

Яшь татар совет шагыйрьләреннән Ә. Юнус- пың бу җыентыгына аның төрле темалардагы шигырьләре, җырлары һәм акфиннәргә каршы көрәштә батырларча һәлак булган герой элемтәче турындагы «Иван Синин> исемле поэмасы белән «Әсән елга» поэмасы кергән.

Күләме! 104 бит. Бәясе 2 сум.

Гамир Насыри.— Ил чигендә. Пьеса. Зләр- дәдә 7 картинада.

Пьесада совет пограничникларының батыр­лыклары күрсәтелә.

Күләме 92 бит. Бәясе 1 сум 60 тиен.

М. Прившин. — Аучы хикәяләре.

Табигатьне өйрәнүче күренекле рус еозег язучысы М. Пришвин, әсәрләренең татар телендә берничә тапкыр басылган күләме ягыннан кечкенә генә булган бу сайланма җыентыгында аучының табигатьне, төрле кыргый хайваннарның тормышын күзәтүләре тасвир ителә. Китап Г. Әпсәләмов тарафын­нан, җиңел тел белән тәрҗемә ителгән.

Күләме 124 бит. Бәясе 1 сум 60 тиен.

Фатыйх Әмирхан. — Сайланма әсәрләр.

Төзүчесе А.1 Шамов.

Татар сүз сәнгатенең зур мастеры Фатыйх Әмирхан татар әдәбияты үсешендә күренекле урынны! били. Ф. Әмирхан үзенең оста языл­ган, нечкә һәм үткер күзәтү белән сугарыл­ган әсәрләрендә татар буржуазиясе тормышын реаль картиналарда, образларда гәүдәлән­дерә. буржуазиянең ярлы омтылышларын, хыялларың дөрес чагылдыра, иске җәмгыять­нең пычраклыкларын, караңгылыкларын ачы тәнкыйтьли. Ул объектив рәвештә үз иҗаты-:, да татар буржуазиясенең көчсезлеген, гомер буе халык исеменнән сөйләп йөреп тә, асылда халык ннтресларын кайгыртудан бик ерз£ торуын чагылдыра.

Укучыларга тәкъдим ителә торган бу җы- еитәкка Ф. Әмирханның иң характерлы, ик яхшы, хәзер дә әһәмиятле булга» әсәрләре («Фәтхулла хәзрәт» повесте, «Хәят» исемле зур хикәясе, «Яшьләр» пьесасы һәм башка вак хикәяләре) тупланган.

Китапка X. Хәйри иптәш тарафыннан языл­ган сүз башы һәм китап ахырында М. Бур- нашева иптәш тарафыннан төзелгән библио­графия урнаштырылган.

Күләме 380 бит. Бәясе 8 сум 45 тиен.

Г. Камал. Альбом. Төзүчесе Габдерахман Камал Ц. художник Ш. Мөхәммәтҗанов оформлениесе, тышлыгың художник Б. Эль- менев эшләгән.

Татар халкының классик драматургы Гали* әсгар Камалның тормыш һәм иҗат юлын як­тыртуга багышланган һәм татар әдәбияты дөньясында беренче тәҗрибә булган бу аль­бом шактый тулы һәм .матур бер хезмәт бу­лып чыккан.

Альбомга Газый Кашшаф иптәш сүзбашы язган. Галнәсгар Камалның бер туган энесе Г. Камал II тарафыннан язылган биографик очерк драматургның тормыш юлы турында шактый тулы картина бирә, укучы монда классик драматургның тормышының моңарчы бик аз яки бөтенләй яктыртылмаган яклары турында да кынммәтьле күп кенә материал таба.

Альбом нигездә өч бүлектән тора.

Беренче бүлектә драматургның ата-анасы, ту­ган йорты, укыган мәдрәсәләре, шәкерт вакыты, Г. Камал белән бергә бер чорда иҗат иткән, эшләгән татар халык шагыйре Габдулла Ту­кан, большевик X. Ямашев, большевик язучы Г. Колъәхметов, Г. Камалның семьясының фоторәсемнәре, Г. Камалның революциядән соңгы чорында алдырган фоторәсемнәре, ре­волюциядән соң Г. Камал белән» бергә эшләп килгән татар совет язучыларыннаи татар ха­лык шагыйре Мәҗит Гафури, шагыйрь Һади Такташ, орденлы драматург һәм язучы Шәриф Камал, Таҗи Гыйззәт рәсемнәре, Г. Камалның төрле кулъязмаларының фоторепродукцияләре, Г. Камалның соңгы көннәрен сурәтләгән фо­торәсемнәр бирелгән.

Альбомның икенче бүлеге Г. Камалның драматурглык эшчәнлеген яктырта. Монда Г. Камал әсәрләренең сәхнәдә гәүдәләнеше, ул әсәрләрдәге образлар бирелә.

Өченче бүлек Г. Камал иҗатының моңарчы бөтенләй өйрәнелмәгән бер ЯГЫПа туктала. Дра­матург татар халкының культурасы үсеше та­ләпләреннән килеп рәссамчылык эше белән дә шөгыльләнгән. Революциягә чаклы чыккан төрле газе галарда Г. Камал кулы белән эш­ләнгән 200 дән артыграк карикатура басыл­ган. Шул чордагы иҗтимагый-политик тор­мышны чагылдырган, барлык төрдәге реакцион күренешләрне революцион-демократик караш­лар нигезендә фаш иткән бу карикатуралар гаять зур әһәмияткә ия булып торалар.

Альбомның полиграфия техникасы ягыннан пөхтә һәм матур башкарылуын аеруча күрсә­теп үтәргә кирәк.

Альбом зур күләмдә, 112 битлек итеп чы­гарылган, бәясе 20 сум.

Ватан өчен. Хикәяләр һәм шигырьләр җы­ентыгы.

Татарстан совет язучыларыиың герман фа­шизмына каршы Ватан сугышына багышлап, чыгарган бу беренче җыентыгына бүгенге та­тар совет әдәбиятының күренекле барлык көчләре катнашкан дияргә мөмкин.

Иптәш Сталинның шушы елның 3 июлендә радио буенча чыгышыннан алынган өзек белән ачыла торган бу җыентыкка орденлы язучы Ш. Камалның «Без җиңәчәкбез!» дигән мә­каләсе, В. МаяковскиЙның «Гражданнар су­гышының соңгы бите», В. Лебедев-Кумачиың «Ата мирасы» дигән шигырьләренең тәрҗемә­ләре, орденлы шагыйрь Ш. Маннур, Нур Баян, Муса Җәлил, Әхмәт Фәйзи, Әхмәт Исхак» С. Баттал, С. Хәким, Н. Дәүли, Г. Кутуй, Ә. Юнус, М. Садри, К. Нәҗми, Г. Хуҗи» Ә. Ерикей, X. Шабанов, Хәй Вахит, М. Вәдүт һәм Ш. Зәйни шигырьләре һәм М. Әмир. Г. Бәшир, Г. Галеев, Гази Кашшаф, К. Нәҗми. Г. Әпсәләмов хикәяләре, Ф. Хөсни һәм И. Туктарның нәсерләре урнаштырылган.

Күләме 136 бит. Бәясе 3 сум.

М. Мамин.— һ. Такташ поэзиясе.

Татар халкының сөекле җырчысы шагыйрь Һади Такташның иҗатын өйрәнү юлында соңгы елларгача җитди адымнар ясалмавы безнең әдәби тәнкыйтебезнең иң йомшак уры­ны булып килде. М. Мамии иптәшнең күлә ме ягыннан кечкенә генә бу хезмәте чынындг зур игътибарга лаеклы эш.

М. Мамин иптәш Һади Такташ поэзиясег ныклан өйрәнгән һәм үзенең аңарга карашш билгеле бер тәртипкә салып биргән.

Бу китап укучы масса тарафыннан һичшик сез яратып каршыланыр.

Китапның күләме 172 бит. Бәясе 2 сум.