Логотип Казан Утлары
Публицистика

СУГЫШ КҮРЕНЕШЛӘРЕ

БЕРЕНЧЕ БӘРЕЛЕШ

Лейтенант Тимаковский, үзенең әймешенчә, хәзерге заман сугышына бе­ренче мәртәбә тын гына бер Украина авылы янында, кыр юллары чатында барып керә. Моңа хәтле аның нинди дә булса берәр сугышны күргәне бул­маган. Хәзер аңа егерме ике яшь, ә моннан бер ай элек ул артиллерия мәктәбен тәмамлап, лейтенант званиесе алып чыккан.

Башта ул? ике елдан бирле күрмәгән әнисе янына, Винница шәһәренә кайтып килмәкче була. Аның үзе туып үскән шәһәрнең урамнарыңда йөрисе, таныш кызларга, дус-ишләргә командир кие­мендә күренәсе килә. Тик шул көннәр­дә генә сугыш башланып китә дә лей­тенантны полкка озаталар.

Бу полкның ул вакытта элек торган урныннан кузгалып, бик еракта, сугыш юлларының берендә, каядыр барган чагы була.

Лейтенант полкны башта поездга утырып куа китә. Аннан соң ул авто­мобиль белән бара. Шулай бара тор­гач, төн җитә. Менә шунда, төнлә бе­лән, авыл юлларының чатыннан торып, ул беренче мәртәбә чын сугышны кү­рә. Алда ниләрдер балкып яна, авиа­ция бомбалары шартлый, пушкалар үкерә, караңгы күктә шомлы булып ракеталар кабына.

Лейтенант сугышның шундый була­сын электән үк белә һәм шуңа үзен хәзерли дә иде. Шулап да сугыш аның каршына һич көтелмәгәнчә бик кинәт килеп чыга. Аны кечкенә чакта авылда янгын чыккандагы шикелле ниндидер билгесез бер түземсезләнү, ярсу чол­гап ала.

Яктыра башлаган вакытта ул үз час­теның артыннан барып җитә. Алар кыр юлы буенча тракторлар белән авыр орудиеләр сөйрәтеп баралар иде.

Эллекке вакыт булса, ихтимал, лей­тенантны бөтенләй башкача каршылаган булырлар иде. Аннан әле генә үзе укып чыккан мәктәбе турында, бик күп кешеләргә күрергә туры килмәгән, ул аннан ике генә көн элек чыгып киткән башкала турында күп нәрсәләр сорашкан булырлар иде. Хәзер исә сөйләшеп маташырга вакыт юк, сугы­шасы бар иде. Чөнки немец чикне басып кергән.

Лейтенантка ул командирлык итәргә тиеш булган взводының, орудиеләренең кайдалыгын бик тиз генә күрсәтеп бирәләр. Аннан соң инде приказ би­релгәнне генә көтәсе кала.

Украина кырлары өстеннән шат кү­ңелле якты кояш күтәрелә. Лейтенант тракторга утырып як-ягына каранып бара. Хәзер аңа узган төндә булып узган сугыш вакыйгалары төштә күргән шикелле генә булып тоела башлый. Кояш куаклыктагы кошларны уята, алар берни дә булмаган шикелле сайраша башлыйлар. Лейтенантның су­гыш башлануга, үзенең хәзер чың сугышта булуына ышанасы килми.

Аның взводында руслар, үзбәкләр, украиналылар һәм грузиннар бар, алар барсы да лейтенантның үзе шикелле үк яшь егетләр. Алар арасында иң авторитетлысы — лейтенант, чөнки ул командир кеше, аның һәр сүзен сугышчылар һич кичектермичә үтәргә тиешләр.

Лейтенант аларга нинди сүз әйтер икән соң? Ул үз взводындагы сугыш­чыларның характерларын төшенергә тырышып, аларның һәркайсын күзәтеп бара. Менә наводчик Пыхтин. Үткен күзле, нигәдер ачулангансымак күренә торган егерме яшьлек бер егет. Менә тыныч, салмак хәрәкәтле, аз сүзле Галат. Менә орудие командиры Пицхолошвили. Аның кашлары җимерек, чырае нык куллылыгын күрсәтеп тора, ул үз яшенә караганда олырак булып күренә. Трактор йөртүче Давыдов трак­торында нәкъ җир сөргендәге шикел­ле утыра- Аның йөзе үтә гади һәм ба­ласымак. Бу кешеләрнең ничек сугы­шасылары һич билгеле түгел. Шулай ук лейтенант Тимаковскийның ничек команда бирәсе дә хәзергә билгесез әле.

Юлда барганда батареяны дошман бомбардировщиклары бомбага тота башлыйлар. Тракторларлы тагын да кы­зулатырга, һич туктаусыз алга барырга приказ бирелә. Дошманның өзлексез аткан көне. Лейтенант Тимаковский вз­воды иң алдан бара иде. Сугышчылар­ның да, командирларның да чырае һа­ман да элеккечә тыныч иде әле. Дөрес, сирәк булса да тузан арасыннан чырае агарынганнар да күренгәли. Аларны бәлки кояш каралтып өлгермәгәндер...

Дошман бомбардировщикларының уты астыннан исән-сау чыккан батарея, кичен сугыш позициясенә урнашып, дош­манның ерактагы җәяүлесенә каршы ут ачты. Аннан соң тиз генә немецның якындагы җәяүлеләренә ата башлады. Безнең җәяүлеләр атакага кипте, ар­тиллерия аларга да дошманны җиңәргә булышты.

Лейтенант Тимаковский хәзер чын сугышта иде инде. Тик шулай да су­гыш үзенең бөтен чынлыгы, бөтен реаль яклары белән һаман да әле аның аңына барып җитми, ул, үз әйтмешенчә, әле һаман да үзен өйрәнү вакытын­дагы кебек хис итә иде. Шунлыктан ул, өйрәнү вакытындагы шикелле, «яхшы»га түгел, бәлки «отлично»га атарга тырышып каушый, үз артында бернин­ди ялгышны да күрмичә уздырмый тор­ган каты куллы укытучылары басып тора кебек хис итә иде.

Тиздән ерак та түгел бер урыннан не­мец танклары бәреп керү турында хә­бәр итәләр. Батарея, ике километр ча­масы бер якка китеп, бер хутор, янында калкулыкта урын ала. Бераздан соң, танклар бераз уңгарак борылдылар дигән хәбәр килә. Батареяны тагын өч километр чамасы бер якка күчерергә туры килә. Мопсында инде ул олы юл буендагы калкулыкта ныгып кала.

Сугышның алтынчы төне. Каядыр, ерактагы караңгылык эчендә, ишетелер- ишетелмәс кенә немец танклары дөбер­дәгән кебек була. Бөтен кешедә ачыктан ачык түземсезлек сизелә баш­лый. Кая соң алар? Тизрәк килсеннәр иде. Андый вакытта иң кыены — көтеп тору.

Ниһаять, көтә торгач, алдагы тигезлектә коточкыч зур танклар үрмәләгәне күренә башлады. Аларның гөрелдәү­ләре, тимер чыкырдаганы ишетелде. Тик ата башларга әле иртә иде.

Лейтенант иң өстендәге күңелле чы­кырдый торган яңа каешларын, ак крах­мал якасын җайлап куйды, гомерендә беренче мәртәбә үз аягына үлчәп тегелгән яңа командир итегенең тузанлы кунычын тартып, орудиеләр яныннан тагын бер әйләнеп чыкты. Үзенең бө­тен торышы белән ул: «Танклар кайчан гына килсәләр дә минем өчен барыбер дигән кебек иде. Әйтерсең, ул танклар атакасын көн саен әлләничәне кире ка­га, әйтерсең, ул моңа күптән гадәтлә­неп беткән инде.

Көтмәгәндә генә моннан биш кило­метр ераклыктагы урманчык эчендә немецның җәяүле гаскәре туплануын хә­бәр итәләр. Лейтенант орудиеләрдән урманчыкка ата башларга команда би­рә. Бу атыш егерме минутлап дәвам итә. Немец танклары хәзер инде туп- туры батареяга таба киләләр. Алар гел якыная барып, батарея белән ике ара­лары өч километрдан да ким кала.

Взводта бераз тынычсызлана баш­лыйлар. Сугышчы Золотов,

— Иптәш лейтенант, сезгә әйтергә рөхсәт итегез, тегеләрнең танклары якынлашып киләләр, — ди.

Лейтенант,

— Күрәм, — дип җавап бирә.

Артиллерия әле моннан соң да бер биш минут чамасы вакыт урманчыкка атуында дәвам итә. Шуннан соң гына танкларга атарга хәзерләнү турында приказ була.

Лейтенант танкларга ата башларга кушканда алар батареядән бер генә километр ераклыкта булалар. Менә берне' аталар, икене, өчне...

Атылган туплар барсы да тиделәр» тик бу атуга немецларның бер дә исләре китмәде. Алар, бер генә тапкыр да атмастан, батареяга таба килүләрендә дәвам иттеләр. Немецлар бары ике ара 800 метр калгач кына ата башладылар.

Лейтенант Тимаковский шушында гомерендә беренче тапкыр дошман тупла­рының ямьсез чинавын ишетте. Дөрес, башта аткан сигез снарядлары бөтенләй ярылмады, бары тугызынчысы гына ярылды. Тик ул Тимаковскийга коточ­кыч каты шартлый кебек тоелды. Бата­рея тирәсендә гигант балчык өермәсе күтәрелде, көек исе чыкты, җир исе тагын да ачыграк тоела башлады.

Фашист бандалары күптән үк теш кайрап йөргән Украина туфрагыннан ик­мәк исе, тазалык һәм яшьлек исе аң­кып тора. Аның саклаучылары да яшь­ләр. Бу яшьләргә ни өчен сугышуларын аңлатып торуның һич кирәге юк. Сугышка керсеннәр өчен аларны, фашист солдатлары шикелле, исертәсе дә юк. Аларны батыр булырга үзләренең җир­ләре өнди.

Атыш тавышлары белән ачы төтен астында лейтенант беренче тапкыр сугышның чынлыгын тоя башлады. Ни­чек кенә булса да җиңәргә, сытып узарга тырышучы көчле, хәйләкәр дош­ман батареяга якынлашып килә. Дошманның көчлелегенә игътибар итмәү зарарлы, ләкин аның көчен булганыннан арттырып карау тагың да зарарлы­рак. Дошманны куркуга төшерүне мак­сат итеп ала торган, поляклар һәм французлар белән булган сугышта сы­нап каралган тактикаларын немецлар бу атака вакытында да кулландылар. Танклар һич туктаусыз алга баралар, аларның болай бернигә карамастан тыелгысыз алга керүләре сугышчылар­ны каушатуы мөмкин иде. Лейтенант, гүя дошманның бу хәйләсенең әле генә серенә төшенеп, аны җиңәргә юл тап­кан кебек,

— Куркытмакчы булалар, — дип кыч­кырды: — Без бит француз качаклары түгел!

Менә бер снаряд дошман танксының башнясына эләкте, башня чәйнек кап­качы шикелле очып төште. Танк тук­тады. Аннан соң икенче танк, өченче танк туктады. Танкның теләсә кайсы урынына тидерү генә җитми», аның иң йомшак урынына тидерергә кирәк икән. Димәк, җайлап, тыныч атарга кирәк.

Лейтенант моны элек тә белә иде. Ләкин ул аны менә хәзер генә төшен­гән кебек иде.

Күрәсең, моны лейтенант шикелле үк сугышчылар да һәм орудие командирлары да төшенделәр булса кирәк. Бата­реягә снарядлар элекке шикелле үк явып торсалар да Галат белән Пыхтин үзләрен салмаграк, тынычрак тота баш­ладылар кебек күренде. Орудие коман­диры Казаров беренче минутларда ки­рәкмәгәнгә кычкыра, кулларын болгый иде, хәзер ул да тынычланды. Хәзер имде бөтен сугышчылар барсы бердәй тыныч аталар, алар гүя бергәләп гади» ләкин бик авыр бер эшне башкаралар кебек иде.

Дошман һаман һөҗүм итә иде әле. Тирә-якны төтен, ялкын басты, бөтен тирә өзлексез гөрелдәп торды. Иң элек, иңбашы яраланып, үзбәк егете Кадыйров егылды. Бәйләгәннән соң аны машинага алып киттеләр. Лейте­нант өзлексез атудан бушамаса да Кадыйровка ниндидер яхшы сүзләр әйтеп калырга өлгерде.

Берәр минуттан соң Закиров егылды. Егылды да үлде. Лейтенант аңа бер сүз дә әйтергә өлгерә алмый калды. Болай иптәше үлү аның гомерендә бе­ренче тапкыр гына булса Да монда ул сүз әйтергә кирәк түгеллеген төшенде. Сугыш барганда үлем турында уйларга кирәкми. Атарга кирәк.

Немец танклары һаман керәләр. Сна­ряд бер тракторның кысасын җимерде, икенчесенең тәгәрмәчен алып ташлады. Бу техника һәм көчләр сугышы гына түгел, бу — нервлар сугышы да иде. Бу сугыш һич сүрелмәс ярсу белән озак дәвам итте. Монда үз җирләрең саклаучыларның нервлары дошман нервларына караганда ныграк икәнне күр­сәтергә кирәк иде.

Бу сугышта лейтенант Тимаковский моның шулай икәнен үзенең эше белән күрсәтте. Яраланган, ялкын» белән тө­тәсләнгән, балчыкка һәм сөремгә буялган лейтенант бу сугыштан дошманның тактикасы турында бик кирәкле бер­ничә сабак алып чыкты. Ләкин моңда күргәннәрнең иң әһәмиятлесе аңа килә­чәк сугышларда бигрәк тә кирәк булачак. Ул, әгәр сугышка читтән ка­ран торсаң, әйтик, аны авыл юлы ча­тыннан гына күзәтсәң, ул чын сугыш­тай әлләни хәтле куркынычрак булып күренүен төшенде.

П. Нилин,

 

26 НОМЕРЛЫ «КАРЧЫГА»

Дала чокырларында күксел томан тора. Куак яфракларында чык бөртекләре ялтырыйлар. Төкле туралар бы­зылдый. Юл буендагы багана башын­да, каурыйларын кабартып, бөркет уты­ра. Тимер юл буенда колхозчы хатын- кызлар печән чабалар. Кинәт алар чал­гыларын түбән төшереп, кулларын кашлары өстенә куйдылар да, күккә карый башладылар.

Шул ук минутта куаклар арасыннан кулына бинокль тоткан кызылармеец килеп чыкты. Ул югарыдан килгән та­вышны бераз тыңлап торды да, куак­лар эчеңдәге кешегә тыныч тавыш белән,

— Иптәш командир! Горизонтта дошман... — диде.

Каты, әз генә карлыккан тавыш,

— Күрәм, — диде һәм команда бир­де:— Көнбатыштан «Мессершмитт» килә. Маркинга хәзерләнергә.

Чокыр буендагы урманда наратлар селкенеп киттеләр һәм бер читкә аудылар. Алга кечкенә генә яшел «карчы­га». тәгәрәп чыкты; аның коерыгында бик ачык булып, «26» дигән цифр кү­ренә иде. Куак төбенә җәйгән шинель өстеннән таза гәүдәле, киң җилкәле летчик күтәрелде. Ул тиз генә шлемын, мех бияләйләрен киде дә, самолетның кабинасына менде.

Самолет янында техниклар — Сер­геев белән Рябинин басып торалар иде. Маркин күзлеген күзләренә төшергәч, Рябинин әкрен генә,

— Бәхетле сугыш, Митя, -—диде.

— Ышанам,—дип Маркин елмаеп җавап бирде һәм дуслары белән саубуллашыр өчен кулын күтәрде.

Берничә секундтан соң «карчыгалар» звеносы һавада иде инде. Алда тәҗри­бәле һава сугышчысы, ике мәртәбә ор­ден белән бүләкләнгән майор Курбатов бара. Уң якта эскадрилия командиры капитан Боровченко һәм өченчесе — яшь летчик — комсомолец Маркин.

«Мессершмитт» югалды. Ләкин кү­гелҗем кара болытның нәкъ сыртын­да авыр бомбардировщиклар күренде. «Үзебезнекеләрме, әллә дошманмы?» дип, Маркин уйлап алды. Шунда ма­йорның самолеты канатларын як-якка чайкалдырып куйды. Бу —атакага сигнал иде. Истребительләр звеносы бер-берләренә якынрак килде һәм алар дошман өстенә ташландылар. Бомбар­дировщиклар, сугышырга теләмичә, кире борылдылар. Истребительләр исә аларның арасына ярып керделәр да, берсен читкә аердылар. «Юнкерс» тү­бәннән очып качарга теләп, пикировать итте. «Карчыгалар», аңа пулеметлар­дан ут яудыра-яудыра, калышмыйча артыннан очтылар. Бераздан бомбарди­ровщикны ялкын чорнап алды, ул кара тәре булып һавада күренеп китте дә, юл буендагы куаклар арасына барып төште. Истребительләр шул турыда бер әйләнделәр. Маркин ватылып беткән метал сыныкларының төтенләп тор­ганын күрде.

Икенче көннең таңында Маркин истребительләр отряды сафында, фронт участкасына патрульгә очты. Җирдән бик биектә «карчыгалар» фашистлар­ның дүрт бомбардировщигын очратты. Истребительләр һәрберсе үзенә бер дошман самолеты сайлап алып, атакам киттеләр. Маркин майор Курбатов бе­лән янәшә сугышты. Менә ике истребитель «Юнкерс»ны җиргә таба кысырыкладылар. Маркин җитез генә боры­лып алып, «Юикерс»ка ике тапкыр туптан атты. Ул да булмады, ялкын белән уралган фашист самолеты агач­лар өстенә барып кадалды.

Истребительләр аэродромга яңгыр астында кайттылар. Вак, өзлексез һәм әшәке яңгыр ява. Ул икенче! көнне дә һәм тонна дә туктамады. Маркин һа­ман да әле беренче сугышларның рә­хәт дулкынлануларын кичерә-кичерә, эшсезлектән йөдәп, тынычсыз йокы белән йоклый һәм еш кына — күк йөзе аязмадымы дип кечкенә палатка­сыннан карарга чыга иде. Болытлар әүвәлгечә җир өстенә салынып үтәләр, юллардан пычрак ерганаклар ага. Та­гын бер төн үтте — һава рәтләнмәде.

Кинәт, көндез аэродром җанланып китте — техниклар машиналарны хәзерли башладылар, маскировкалар алын­ды. Щ. күле районында танклар һәм туплар белән зур фашист десанты төш­кән. Истребительләр отрядына дошманның бу десант группасын юк итәр­гә приказ бирелде.

Истребительләрнең удар группасын орденлы өлкән лейтенант Костюченко алып китте. Маркинның истребителе, һәрвакыттагы кебек, коммунист капитан Боровченко звеносында иде.

Күл турысында самолетларга зенит пулементларыннан аттылар. Ләкин бер әйләнгәннән соң ук барсы да аңла­шылды: фашистларның танклары печән кибәннәре эченә яшеренгән, штаб һәм туплар авыл кырындагы зур йорт янына урнашканнар иде.

Истребительләр отряды пикировать итте. «Карчыгалар», берсе артыннан икенчесе, күз иярмәс тизлек белән, тү­бәнгә омтылдылар һәм дошманның десант группасына көчле ут ачтылар.

Печән кибәннәре яна башлады. Фа­шист танклары ут эчендә һәм пулялар астында һәлак булдылар. Печән кибә­не кебек штаб йорты да кабынып кит­те һәм яна башлады. Истребительләр ягулыклары беткәнче дошманны эзәр­лекләделәр.

Бу төнне Маркинга ял итәргә туры килмәде. Йокымсырый гына башлаган иде, аны уяттылар. Аның алдында капитан Боровченко басып тора иде.

— Тор, Маркин! Шәһәргә бомбар­дировщиклар килә, — диде ул.

Төн караңгы, юеш. Аэродромны ка­раңгылык томаны каплаган—һичбер ут, һичбер хәрәкәт юк. Маркин көч-хәл белән генә самолетын җирдән кү­тәртте һәм шәһәргә таба очып китте.

Шәһәр түбәндә, караңгылыкка чумып ята, әйтерсең, аны бөтен кешеләре ташлап киткәннәр. Маркинның «карчыга­сы», чакырылмаган кунакларны көтә- көтә, бик озак аның өстендә әйләнде. Кинәт болытлар арасында ут җемелдәп китте. Истребитель югарыга ыр­гылды, ләкин, бу ут ерактагы йолдыз булып чыкты һәм Маркин яңадан шә­һәргә якынрак төште. Күрәсең, патрульләп йөрүче самолет барын күргәч, бомбардировщиклар якын килергә ку­рыкканнардыр. Бу төнне фронт янын­дагы шәһәрнең халкы тыныч йоклады.

Төнге очыштан соң көндез дә Мар­кинга ял итәргә туры килмәде. Көн урталарында немец бомбардировщикла­рының зур отряды безнең гаскәрләрнең Д. елгасы аркылы күчү урыннарын бомбага тотарга килүе мәгълүм булды.

Маркин үз звеносы белән һавага кү­тәрелде. Озакламыйча самолетларның канатлары астында елганың зәңгәр тасмасы ялтырап күренде. Кечкенә понтон күпере өстеннән эшелоннар су­зылган, гаскәр колонналары үтеп тора. Алар өстендә, корбанын күзләгән тилегән кебек, «Дорнье» әйләнә. Маркин аңа гаскәрләр өстенә якынлашырга ирек бирмичә; атакага ташланды. Фа­шист сугышырга теләмәде, бомбаларын кая туры килсә шунда ташлап, тизрәк сызу ягын карады.

Истребительләр яңа сугыш мәйданына очтылар. Немец бомбардировщикларының зур эшелоны, конвейердан чыккан кебек, Д. елгасы аркылы салынган ти­мер юл күперенә килә. «Карчыгалар» дошман эшелоны эченә ерып керделәр һәм аны як-якка айкап чыктылар. Баш­ка бомбардировщиклар болытлар асты­на яшеренергә маташты. Маркин куып барган бомбардировщик кинәт борыл­ды һәм сугышырга ташланды. Само­летлар бер-берсенә каршы атакага ыргылдылар. Алар арасындагы ара се­кунд саен кими барды. Кем чыдар, кемнең нервлары ныграк булыр?

Иң элек немец летчигы читкә борылды һәм шунда ук өлкән лейтенант орденлы Егоровның һәм кече лейте­нант Сергеевның «карчыгалар»ы уты астына эләкте. Алар аны бетерер әчеп җиргә кысырыклап алып киттеләр.

Берничә минутка Маркин ялгыз кал­ды. Ул, иптәшләренең кайда сугышуларын карап торган арада, болытлар астыннан, засадада торган бер «Мессершмитт» аңа ташланды. Көтмәгәндә һөҗүм итеп, дошман истребительне кинәт кенә юк итәргә уйлаган иде. Маркин күз ачып йомганчы бер карарга килергә тиеш булды. һәм ул аны тапты. Самолетын читкә борып, «Мессершмитт»ка түбәннән һөҗүм итте. «Карчыга» үкереп, теп-текә итеп диярлек, дошманга каршы күтәрелде. Дош­ман самолетына пулялар очты — «Мессершмитт» бер якка авышты һәм томы­рылып, артында кара төтен коерыгы калдырып, җиргә бәрелде.

Аэродромга кайтырга вакыт җиткән иде инде, бакларда бензин бик аз гына калган.

Ике сәгатьтән соң яңадан очарга приказ булды. Яңадан кайттылар. Кыс­ка гына ял. Машина каралды, бензин салынды — һәм яңадан дошманга кар­шы һавага күтәрелде. Маркин үзенең
ничә мәртәбә очу исәбен дә югалтты. Көн белән төнне сиземләү югалды — теләсә нинди һавада очтылар, сугыш­тылар һәм алар дошманны кыйнаган күктә кояшмы, әллә аймы яктыруын сизмәделәр. Маркин «карчыга»сының канат астында гына ашады һәм шунда ук ял итте. Ул итекләрен, коралын сал­мыйча тынгысыз, зирәк йокы белән йоклады.

Бары 26 нчы номерлы машинаның технигы, салкын канлы һәм җыйнак комсомолец Рябинин гына Маркин йоклаган чакта мотористларга кычкы­рып сөйләшергә ирек бирми һәм кеч­кенә куен дәфтәренә барлык очуларны, сугышларны һәм җиңүләрне язып бара иде.

«... Июль. Патрульдә йөрү. «Мессершмитт»лар белән сугыш. Группа сугышында бер фашист бәреп төше­релде. Безнең самолетлар барсы да исән кайттылар.

... Июль. Төнге очу. Бомбардиров­щиклар эшелоны куып җибәрелде.

... Июль. «Мессершмитт» лар белән сугыш. Маркин бер үзе сигез фашистка каршы сугышты».

Бу соңгы сугышта Маркин, кыюлы­гы һәм очу осталыгы белән хәтта, үзенең дусларын да гаҗәпкә калдыра.

Бер болытлы көн сайлап, фашистлар аэродромга ташланырга уйлаганнар. Алар куе болытлар артына яшеренеп, аэродром янына ук киләләр һәм пики­ровать итеп, стартта торган машина­ларга ут ачар өчен, зур тизлек белән түбән төшә башлыйлар. Алар машина­ларны җирдә үк юк итмәкче булалар, һич тә кичекмичә машиналарны һәм иптәшләрне коткарырга кирәк була.

Маркинга, машинага утырып, һавага күтәрелер өчен берничә секунд җитә. Пулялардан саклана-саклана, Маркин самолетын дүрт «Мессершмитт»ка кар­шы илтә. Ул аларга якынлашырга да өлгерми, икенче яктан аңа тагын дүрт дошман самолеты ташлана. Маркин сугыша башлый. Искиткеч фигуралар ясап, фашист самолетлары арасында айкала, яларга бергәләп ут ачарга мөм­кинлек бирми.

Маркин 8 фашист самолеты белән сугышкан һәм алармы аэродромнан ераклаштырган арада һавага бүтән ис­требительләр күтәреләләр һәм налетчикларны фронт линиясеннән бик ерак­кача куып китәләр.

Аэродромда бер генә самолет та зарарланмый, бер генә пуля да совет летчикларына тими.

Җирдә Маркинның кайтканын ип­тәшләре һәм капитан Боровченко көтеп  торалар. Капитан Маркинның «карчыга»сын бик җентекләп карый, бары ике пуля эзе таба һәм күзләрен кыса төшеп, арыган, тирләгән летчикка текә­леп:

— Җитез!—ди.

Ул ашыгып летчик янына килә, аны кочаклап үбә.

Кич белән аэродромда партия җые­лышы була. Дала өстенә чәчәкләрнең хуш исләре белән тулган куе! караңгы­лык төшкән. Летчиклар кырын яталар. Маратлар астында караңгы, гөмбә һәм җир җиләге исе килә. Көн тәртибендә бер генә мәсьәлә: 26 номерлы истребитель машинаның комсомолецларын — кече лейтенант Маркинны һәм 2 нче ранг хәрби техник Сергеевны партиягә алу.

Маркин үзенең иптәшләре — комму­нистлар арасында утыра һәм биографиясен сөйли:

— 1917 елда туганмын. Энем белән без кечкенә вакытта ук әтием белән әнием үлгәннәр. Без тәрбиячесез үстек. Ачлыктан һәм салкыннан үләрбез дип уйладык. Берни булмады, түздек. Без­не тәрбиягә алып, мәктәпкә җибәрде­ләр. Аннары мин слесарь булдым, кичләрен аэроклубта укыдым. Өйлән­дем, кечкенә кызым бар. Поручительләрем капитан Боровченко һәм Прилипко белән Золотов иптәшләр. Менә шул, бүтән сүзем юк бугай... Юк, алай түгел, бар икән әле, иптәшләр...

Маркин аяк үрә баса һәм гимнастер­касын рәтли. Ул коммунистлар алдын-1 да дулкынланып һәм төз басып тора, әйтерсең, сугышчан ант бирә.

— Мине Совет хөкүмәте тәрбияләп , үстерде. Ул мине кеше итте. Ул безнең барыбызга да чын кешелек тор- мышы бирде. Хәзер фашистлар бездәй шул тормышны тартып алырга тели­ләр. Мин безнең шәһәрләрнең һәм авылларның януларын күрдем, мин качаклар төркемнәрен күрдем. Мин боларны Һичбер вакытта да исемнән чыгарачак түгелмен. Мин фашистларны һәрвакыт, һәр җирдә, кайда гына туры
килсәләр дә бетерәчәкмен. Ләкин фа­шистларга каршы мин коммунист булып сугышырга телим.

Ике комсомолецның икесен дә бер тавыштан партиягә алдылар.

КОМАНДИР

К. шәһәреннән ерак түгел сазламык (I бер урында чик буе заставасы урнаш­кан. Пограничниклар ике катлы кечерәк кенә бер йортта яшиләр, туган ил чикләрен тырышып саклыйлар, ике дәү­ләтне аерып тора торган- кечкенә елга­ның аргы як ярыннан көне-төне күз­ләрен алмыйлар иде..

21 июньнән 22 сенә каршы төндә застава башлыгының, ярдәмчесе лейтенант Бондарь дежурлык итә. Иртә белән сәгать 4 нчедә теге як ярдан ко­тырынып пулеметтан һәм винтовкадан ата башлыйлар. Бондарь сугышчылар­ны тиз генә уята да, уңайлы урыннарга яшереп, сугышырга хәзерләнә. Менә дошман группалары, бер өлеше күпер­дән, башкалары елга аша йөзеп, бу як­ка—совет җиренә чыга башлыйлар. Аларның артиллериясе, безнең якны туктаусыз утка тотып, дошман группа­сына елга аша чыгарга ярдәм итә.

Пограничниклар дошман отрядын якын ук җибәреп кинәт кенә пулемет

уты ачалар. Румыннар кирегә кача башлый. Вакытлыча бөтен тирә-як тынын кала. Иптәш Бондарь дошманның бу һөҗүме дә, башка көннәрдәге шикелле, берәүнең дә исе китми торган провокацияләрнең берседер дигән уйга килә.

нче июнь көнне, көндез, ярсыган бандитлар сугышка яңа көчләр белән ташланалар. Пограничниклар дошман атакаларын бере артыннан икенчесен кире кагалар. Шулай да аларның хәле торган саен кыенлаша бара, патронна­ры да бетүгә якынлаша. Отделение командиры сержант Кирилов һәм комсомол бюросының секретаре Зубов ба­тырларча һәлак булалар.

Застава башлыгы өлкән лейтенант Подустов бу урыннан чигенеп, Кызыл Армиянең регуляр частьлары килгәнче дошман һөҗүмен икенче бер җайлы позициядә туктатып торырга кирәк ди­гән карарга килә.

Маркин белән Сергеев җыелыштан дулкынланып һәм бәхетле булып кайт­тылар. Икесе дә бер атна эчендә үзлә­ренең бик нык үсүләрен, ныгаюларын сизделәр.

ПРИКАЗЫ

Күперне шартлатырга кушыла. Дошман артиллерия һәм пулеметтан атуны тук­татып торган арада Черных белән Митлин, авыр һәм куркыныч шартлату әйберләре сөйрәп, күпергә таба үрмә­лиләр. Күпер шартлап җимерелеп тө­шә. Пограничниклар заставаны артта калдырып камышлар арасында яңа оборона урынына туктыйлар.

Дошман камап алган бер йортта застава башлыгы ярдәмчесенең хаты­ны—комсомолка Бондарь, кече полит­рук хатыны Зина Лепешкина, өч яшь­лек Валя һәм алты яшьлек Светлана белән застава башлыгының хатыны Мария Подустова бүленеп калган була­лар. Алар кая булса да чигенә алдылар­мы, яисә өйдә калдылармы — моны бер кем дә белми иде.

Румыннар заставаның түбәсенә стан­ковый пулемет урнаштырып безнең позициягә бик яман ата башлыйлар. Пулеметны винтовкадан ату белән генә туктатырлык булмый, чөнки ул бик нык яшеренгән, ул пуля тиярлек урында түгел, аны бары артиллериядән аттырып кына җимерттереп булыр иде. Ләкин пограничникларның граната, винтовка һәм кул пулеметыннан башка кораллары юк иде. Кичен ярдәмгә) ми­номет взводы белән бер укчы рота ки­леп җитә.

Лейтенант Бондарь командирга,

— Дошманның пулеметын тизрәк бетерергә иде, — ди.

Рота командиры, моның өчен ике миномет билгеләп, йорт түбәсенә урнаштырылган дошман пулеметын бете­рергә куша. Пограничник Митлин Бондарьдан сораша башлый:

— Ә хатын-кызлар беләк бала-чага­лар ничек соң? Бәлки алар исәннәрдер, бәлки алар кайсы булса да берәр бүл­мәдә яшеренгәннәрдер.

Лейтенант теш арасыннан гына,

— Бу турыда мин уйламаган идем,— ди.

Башлыкның соңгы сүзләрен сугыш­чылар зур борчылу белән көтәләр.

Миномет ата башлагач та дошманның пулеметлары белән бергә өйнең дә җимерелеп төшәчәге һәркемгә ачык иде. Шул ук вакытта өй түбәсендәге пулемет исән калганда ул безнекеләрне чигенергә мәҗбүр итәчәк, дошман атакасына каршы атакага бару өчен көч­ләрне җәеп җибәрергә уңайсыз» итәчәк иде.

Эшнең бөтен ягын, кешеләрнең настроениеләрен һәм тапшырылган эшкә үзенең җаваплылыгын искә алып, зас­тава башлыгы,

— Портка минометлардан ут ачар­га! — дигән комайда бирде. Камыш араларыннан кызыл түбәсе күренеп тор­ган ике катлы өйгә үлем җиле шикелле улап, дистәләрчә миналар ява баш­лады. Өй җимерелдер күккә ялкын телләре күтәрелде.

Дошман пулеметының тавышы тын­ды.

Пограничниклар сугыша башлагач, аларның семьялары, сугышның беткәнен көтеп, өйгә кереп яшеренәләр. Дошман өзлексез пулеметтан атып торганлыктан, алар ирләре янына бара алмыйлар. Хәер барырга теләмиләр дә. Чөнки алар балалары белән сугыш бар­ган урынга килеп чыксалар ирләренә уңайсызлаган булырлар иде.

Төн җитә. Сугыш һаман дәвам итә. Хатын-кызлар, караңгыдан файдала­нып, ирләре янына узмакчы булалар. Мария Бондарь якын-тирәне карашты­рып керү өчен тышка чыга. Күтәрмә­дән төшүе белән үк ул өйгә якынла­шып килгән румын солдатларын күрә дә тиз генә кереп, румыннарның өйне

КАМАЛУ

Кече воентехник Ростислав Чижов бер көнне частенә кайтмады. Аны хәбәрсез югалган яисә һәлак булгандыр дип уйладылар. Берәү дә Чижовның пленга төшүе мөмкин дип уйламый иде.

Артиллеристлар аның турында.,

— Тере килеш бирелмәс, — диләр иде. — Әгәр кайтмый икән, димәк, ул ватан өчен җанын биргән, һәлак бул­ган.

Ростислав Чижов, ашы пешеп өлгер­гәннән соң аны сугыш барган урынга илтмәкче булып, кухнясен йөк машина камый башлауларын белдерә. Хатын- кызлар, балаларны алып, өйнең иң эчкәре бүлмәсенә кереп яшеренәләр.

Тиздән чакырылмаган кунаклар дө­бердәшеп өйнең алдагы бүлмәсенә килең керәләр. Алар, савыт-сабаны һәм мебельләрне аударып, ач этләр шикел­ле, ашау-эчү әйберләренә ташланалар. Бик тиз арада өйдәге һәм кладовойдагы бөтен нәрсәне ашап та бетерәләр. Берничә бүлмәне тиз генә карап чык­каннан соң, румыннар, станковый пу­леметларын түбәгә менгереп урнашты­ралар да, атарга тотыналар. Погранич­никларның аларга каршы атканы ише­телә.

Шундый хәлдә! бер тәүлек узып икенче төн җитә. Өй тирәсендә мина­лар ярыла башлый. Румын солдатлары каушап өйдӘн чыгып качалар да бер читкәрәк ятып ата башлыйлар. Моннан файдаланып хатын-кызлар балалары белән тәрәзәдән чыгып, камышка таба үрмәлиләр. Алдан Бондарь үрмәли, аның артыннан, өч яшьлек Валяне ар­касына атландырып, Лепешкина һәм аннан соң кечкенә Светлана белән По­дустова шуышалар.

Берничә сәгатьтән соң алар чыланып һәм тырмалып беткән хәлдә ирләре янына барып җитәләр.

Шул төнне үк пограничниклар белән кызылармеецлар дошманга каршы көчле атакага ташланалар. Бу атакага тү­зә алмыйча дошман, бик күп яралыла­рын һәм үлекләрен калдырып, үз тер­риториясенә чигенә.

В. Овчаров

ЭЧЕНДӘ

сына тага. Бу вакытта артиллерия час­те, яңа позициягә урнашу өчен, күчә башлаган була. Дошманнар Чижовны уз частеннан аерып, камап алалар. Фашист самолетыннан бомба ташлаула­рын, аның юл өстендә ярылуын, аның иптәшләре барсы да күреп калалар. Бөтен тирә-якны туфрак һәм тузан басып китә. Ул тирәлә ни дә! булса күрү мөмкин булмый. Бәлки ул» бомба Чижовны да һәлак иткәндер?

Ләкин дошман танклары белән өз­лексез сугышта, совет җире өчен авыр көрәштә узган өч көннән соң һич көтмәгәндә бер көнне Чижов урман ара­сындагы танкист һәм артиллерист ип­тәшләре янына кайтып керә. Аның, өс­тендә хәзер дә гадәттәгечә майланган зәңгәр комбинезоны иде. Шлемы һәм каскасы юк. Ул елмая, аның елмаюы бөтен кешегә, гүя: «Менә кайттым бит, ә сез беткәндер дип торадыр идегез­ме?» дигән кебек иде. Чижов хәрби кешеләрчә частька кайтуы турында кыска гына итеп рапорт бирде дә, үзе­нең дошман тылында уздырган өч кө­не турында сөйләргә тотынды. Ләкин командир аны туктатты.

— Элек ял итегез. Ачыккансыз,— диде.

Чижов икмәккә үрелде. Ул өч көн­нән бирле берни ашаганы юклыгын, бө­тен тәне хәлсезләнеп китүен хәзер генә сизде. Бу өч көндә аңа нык то­рырга мөмкинлек биргән көч, киерен­келек гүя хәзер берьюлы юкка чыккан кебек тоела иде. Ул үзенең хәлсезле- геннән оялды. Бер кырыйга барды да, танклар таптап туфрак белән аралаштырып бетергән каты үлән өстенә ятып, бомбалар, снарядлар шартлавына һич игътибар итмәстән, шунда ук йокыга да китте.

Хәзер менә ул безгә үзе турында сөйли. Без калкулык артында чикләвек куаклары арасында ятабыз. Чижов бик аз сөйли. Ә командир бөтен күргәннәрен җентекләп, тәфсилләп сөйләргә куша. Чижов дошман тылында булып кайткан бит.

—- Бик тере халык бит без, — ди Чижов.

Ул дошман тылында калганнан соң, тереләй бирелмәскә дигән уен беркетеп куя, барыннан да бигрәк, ничек кенә булса да үзебезнең якка чыкмакчы була. Үләргә бер вакытта да соң бул­мый, җиңә, яши белергә кирәк. Болай ул бер вакытта да үз частеннән калма­ган булыр иде. Ләкин кухняне таккан автомобильнең моторы бозылгач аның юлда бүленеп калмыйча хәле булмый.

Чижов автомобильнең каплавычын ачу белән ут кабызу системасы зарарлануын белә. Ул моны шунда ук төзәтмәкче була. Бу вакытта безнең танк­ар бер читкәрәк китә башлыйлар. Чи­жов өстендә дошман бомбардировщигы әйләнергә тотына. Чижовның үзенә һәм машинасына каядыр пулеметтан ата башлыйлар. Ул җиргә ята да бер кулы белән кармалап, тимер чыбыкларны тоташтыра.

Көн бик эссе булса да, үлем куркы­нычы алдында торган Чижов, бу эссе­лекне бөтенләй сизми. Аның автомо­биль белән кухняны ташлап китәсе килми. Кайнар щи белән һәйбәт итеп пешерелгән итнең дошманга калу ихти­малы барыннан да бигрәк аның ачуын китерә. Әле бит ул фашист аңгырала­рының совет артиллеристлары ашларын да, кухняларын да каушаганлыктан онытып калдырганнар дип уйлаулары мөмкин. Чижовка машинаның туктап калуына ул үзе гаепле кебек тоела башлый. Димәк, сугышчыларга дигән бу аш дошман кулына аның гаебе буен­ча эләгә дигән сүз. Чижов машинаны ничек кенә булса да төзәтеп, кухняны алып чыкмакчы була.

Чижов яныннан еракта түгел броне­машиналар, пушка таккан тракторлар узып китә. Часть командиры иптәш Золотников аның янына туктап,

— Я ничек, үзегез генә төзәтә алырсызмы? — дип сорый.

— Төзәтермен, — ди Чижов, — мин сезнең арттан барып җитәрмен.

— Без әнә теге урманчык артында булырбыз.

Чижов бер ялгызы кала. Аның баш очыңда пулялар сызгыра. Бомбардировщик яңадан килеп чыга, тагын баш очында әйләнгәли башлый. Чижов, «яшеренергә кирәк булыр ахрысы» дигән уйга килә. Ул чокырга үрмәләп төшә дә юл буендагы бер куак артына поса. Фашист самолеты бомба ташлый. Бомба машина янында гына ярылып моторны шартлата. Шуннан соң Чижов кухнясын шартлатырга була. Шул ми­нутта ук фашист танклары да күренә башлыйлар.

Чижов хәзер үзенекеләрдән бөтенләй аерылган иде инде. Ул куак артына посып» фашист гаскәрләре узып кит­кәнне көтәргә тотына. Юлдан уз­ган танкларны, автомобильләрне һәм җәяүлеләрне санап ята. Менә боларның күпмелеген хәзер коман­дирга хәбәр итсәң иде! Чижов шул арада яңадай туган кебек булып үзгә­реп китә. Моннан бер минут элек ул үзен бер кемгә дә кирәксез бер кеше дип уйлый иде. Аны хәбәрсез югалган яки пленга төшкәндер дин уйларлар... Шуның, беләк бөтен эш бетәр. Ләкин ул бер вакытта да пленга төшәчәк түгел. Чижов пистолетын чыгарып аның пат­ронын санады. Хәзер инде ул үлем турында уйламый башлады. Аның яшәргә теләге һәм яшәү максаты бар иде. Ул дошманның тылында ниләр барын белеп командирына белдерергә тиеш. Үрмәләргә, шуышып барырга, яшерен урман сукмакларын табып яше­ренеп кайтырга, хәйләләргә, никадәр генә авыр булса да кайтырга кирәк!

Чижов дошман басып кергән бер авылга таба юнәлә. Бу авыл кешеләре аңа бу тирәдә дошман гаскәренең күпмелеген, гади көчләр барлыгын белергә булышалар. Ул арыш эчендә бераз утыра да, караңгы төшкәч, урманга таба китә. Урманда ниндидер бер сук­макка килеп чыга. Чижов шушы сукмак белән бара торгач, үзебезнең танк­лар янына барып чыгарга мөмкин бу­лыр дип уйлый. Компастан файдала­нып, ул шушы сукмактан төн буе алга бара. Иртә белән Чижов бу сукмакның аны кире якка таба алып китүен төше­нә. Якадан кире кайтып, кыр юлына борылырга кирәк була.

Көндез ул, куаклыкта яшеренеп, юл­дан узган автомобильләрне, танкларны савап ята. Кичен фронтның алдынгы линиясенә үрмәләп барып аны бик җен­текләп күзәтә. Икенче көннең иртәсенә ул инде уз частеннән шактый читкә таба киткән була. Хәзер инде бер җирдә дә тоткарланып тормаска, ашыгыр­га кирәк була. Тагын бер генә көн арыш эчендә үзеңнең мондалыгыңны белдермичә, яшеренеп ятырга кала. Аның бик ашыйсы килә, ләкин тирә- юньдә өлгермәгән арыштан башка бер­ни дә булмый.

— Ничек: тә түзәргә кирәк, — ди Чи­жов.

Менә ул ызанда сузылып ята. Кояш аяусыз кыздыра. Авыл ягыннан кыч­кырган һәм елаган тавышлар ишетелә: фашистлар авыл халкын ерткычларча азаплыйлар. Чижов тешләрен кыса. Ул хәзер бер ялгызы һәм берни дә эшли алмый иде. Ләкин ул үз частена кай­туына ышана. Безнең канның бер генә тамчысы да онытылмас, үче алынмый калмас!

Чижов иптәш танкистларын, шофер­ларны хәтерли. Алар һәммәсе дә ана туганнары шикелле якын иде. Ул үзе­нең балачакларын, ата-анасын, Киров- град шәһәрен исенә төшерә. Аның ата­сы — доцент, кафедра башлыгы, хә­зер дә шул шәһәрдә тыныч кына үз эшең дәвам итә. Атасы Ростиславның югары уку йортына кергәнче тормыш­ны яхшырак өйрәнүен тели. Мәсәлән, аңа техник булып эшләргә мөмкин. Шул уй белән- Ростислав Кызыл Армия са­фына килә. Кызыл Армия аны курку­сыз бер сугышчы итеп хәзерли. Ул үзенең чыннан да яхшы сугышчы икән­леген- эше белән, менә шушы кирәкле мәгълүматларны командирга тизрәк кай­тарып җиткерүе белән күрсәтергә тиеш.

Шундый уйлар белән ул көн буе сел­кенмичә, ызанда яшеренеп ята. Ул бары өч мәртәбә генә бик саклык белән бер ягыннан икенче ягына әйләнә. Төнлә ул тагын алга таба китеп, иртә белән бер зур су буена килеп җитә. Ләкин яктырып җиткәнлектән, су аркылы чы­гуны икенче төнгә калдырырга туры килә.

Көндез ул, күзәтә торгач, бер җирдә кечкенә бер көймә күрә. Кичен Чижов көймә янына бара. Көймәнең ишкәклә­ре булмаганлыктан, аңа кулы белән ишәргә туры килә. Көймә бик акрын бара. Ләкин үз частена һаман якынла­шып килгәнлектән, аның көче һәм ты­рышлыгы торган саен арта бара. Өч сәгать шулай азапланганнан соң, ул суның икенче ягына чыгыл, куаклар буеннан китә. Ул үзендә хәлсезлек си­зә. Җегәре бетеп егыла, ләкин монда туктап калырга ярамаганшыктан, бераз­дан тагын торып китә. Кайбер урыннар­да аңа куакларга, үлән төпләренә тотына-тотына үрмәләп барырга туры килә.

Шулай кайта торгач, ул үз частена кайтып җитеп командирына барлык күргәннәрен белдерә. Хәзер ул яңадан үз иптәшләре—артиллеристлар белән бергә дошманга каршы сугышта йөри.

О. Курганов