СЕРЛЕ КАЗНА
3 пәрдәлек пьеса
Катнашучылар:
Антон - карт колхозчы.
Арина — аның карчыгы.
Сергей — партком секретаре.
Дубно — урта яшьтә, колхоз председателе.
Мансур — кызылармеец.
Лукач — венгер солдаты.
Аранович — врач.
Гильбах — танк батальонының командиры, капитан.
Гиммлер — капитан, штурмовик, гарип, ямьсез кеше. Кауфман — майор.
Франц 1
немец солдатлары.
Икенче пәрдә
Шул ук Антон картның өй эче. Вакыт кич. Пәрдә ачылганда Лукач каз йолкып- утыра. Акрын гына җырлый.
Лукач. Дунай буйлап кәрван килә,
Кәрван килә тезелеп,
Матур Дунай, гүзәл Дунай,
Сагынам сине өзелеп.
Бер каз тотып Франц керә.
Франц. Йолкып бетердеңме?
Лукач. Юк әле, ата каз ахыры, йолкынмый.
Ф р а н ц. Әйдә, әйдә, тизрәк бул, ашарга сорыйлар (йолкырга утыра).
Лукач. Син каян?
Франц. Нигә?
Лукач. Болан гына, кан шәһәрдән дим?
Ф р а н ц. Мюнхеннан.
Лука ч. Саф немецмы?
Ф р а н ц. Әйе, таза канлы, саф немец.
Л у к а ч. Алай икән.
Ф р а н ц. Син үзең кай җирдән?
Лукач. Трансильваньнән.
Ф р а н ц. Румынмени?
Лука ч. Түгел, .мадьяр.
Ф р а н ц. Күптән килдеңме?
Лукач. Бүген генә, ял да итмәдем, каз йолкырга куштылар..
1 Башы журналның 8 нче номерында.
Франц. Син доброволецмы?
Лукач. Юк, мобилизованный.
Франц. Үз илендә дә повар идеңме?
Лукач, һич. Дунай пароходчылыгында боцман идем.
Франц. Ә нишләп соң монда повар иттеләр?
Лука ч. Каян белим, шулай кирәк булгандыр. Солдаттан бит сорап тормыйлар, кайда теләсәләр, шунда җибәрәләр.
Франц. Син бик ялкау икәнсең, әйдә, тизрәк йолкы!..
Лукач. Мин ялкау түгел, жәяү килү арыткан.
Франц. Күренеп тора.
Пауза.
Лукач. Руслар чигенәләр ахыры.
* Франц. Дөрес шул, чигенәләр.
Лукач. Шулай да безнекеләрне бик каты кыралар икән.
Франц. Каян беләсең?
Лукач. Без Варшавадан алып монда кадәр юлсыз җирдән, басу буйлатып җәяү килдек.
Франц. Нишләп алай?
Лукач. Бөтен юллардан яралы солдатларны ташыйлар.
Франц. Бу Франция белән сугышу түгел шул. Югославия белән Грециягә дә парадка чыгу да түгел, бу сугыш — хәлиткеч сугыш.
Лукач. Рус солдаты дөньяда иң яхшы сугышчы санала шул.
Фран ц. Солдатларының яхшы сугышчы булуы бер хәл иде, ләкин аларның халкы яман. Олысыннан кечесенә кадәр теше-тырнагы белән безгә каршылар. Әле менә бүген шушы йортка килеп керүебез булды, җитмеш яшьлек карт бер офицерыбызны үтерде.
Лукач. Офицерыбызны үтерде?
Франц. Әйе, үтерде.
Лукач. Мылтыктан атыпмы?
Франц. Юк, пычак белән кадап.
Лукач. Кара син аларны, нинди усаллар икән!
Франц. А, нинди генә әле... Монда һәрбер жан иясеннән, Һәрбер карачкыдан, хәтта һәрбер күләгәдән сакланырга кирәк.
Лукач. Ул картны нишләттеләр соң?
Франц. Алып киткәннәр иде, белмим, нишләткәннәрдер. Син яңа кеше, монда сакланып йөр. Иң яхшысы кайда рус күрсәң, шунда юк ят, югыйсә ул сине үтерә.
Гиммлер керә.
Г и м м л е р. Йолкасызмы?
Фран ц. Фельдфебель әфәнде, йолкыйбыз.
Г и м м л е р. Димәк, тиздән ужин булачак?
Франц. Әйе, фельдфебель әфәнде, ужин булачак.
Г и м м л е р. Ләкин сезнең итегез бик аз күренә.
Франц. Бары шунда инде, фельдфебель әфәнде. Авылның урам, су буйларын йөреп чыктык, ләкин шушы ике ата каздан башка кош* корт заты тапмадык.
Гиммлер. Аз, бик аз. Абзарларга кереп йөрергә иде.
Франц. Ләкин бит, фельдфебель әфәнде, солдатларга андый караңгы жирләргә кереп йөрү командование тарафыннан аерым фәрман белән тыелган.
Ги ммлер. Әйдә әле минем белән, мин бая абзарда тавык кытаклаганны ишеткән идем.
Гиммлер белән Франц китәләр.
Лукач (авыр сулап). Ихи-хи-хи...
Дунай буйлап кәрван килә, Кәрван килә тезелеп. Матур Дунай, гүзәл Дунай, Сагынам сине өзелеп.
Шашкан кыяфәттә Арина кайтып керә, ишек яңагына сөялеп, үз-үзенә сөйләнә. Лукач хәрәкәтсез рәвештә тыңлап тора.
А р и н а. Ил агасы изге картның тавышы
Корал көче белән басылды. Кансыз, усал дошманнар кулыннан Чиркәү капкасына асылды...
И аллам... (Тезләнеп ялвара.) Чиксез шәфкать, мәрхәмәтең. Без картларга нигә салмадың? Антошасыз ятим калдырганчы Нигә җаным бергә алмадың? (Кисәк исенә төшеп.) Тукта!..
Мин ни өчен кирәксезгә, Көчсез затка болай тез чүгәм. Коткаручым янда бар чагында, Ярдәм сорап юкка яшь түгәм...
(Мич казнасына таба бара башлый, Лукачны күреп.) Син монда нишлисең?
Лукач. Курыкма, әби, мин сиңа тимим.
Арина. Тукта, бу минем казым түгелме? Әйе, әйе, минеке. Нигә аны суйдыгыз?
Лукач. Мин суймадым, миңа аны йолкырга куштылар.
Арина. Их сез бандитлар, бир минем казымны!
Лукач. Әби, мин солдат кеше, начальство тарафыннан тапшырылган әйберне беркемгә дә бирә алмыйм. Син ул турыда безнең офицер белән сөйләш.
Арина. Юк, мин ул кансызлар каршына бармыйм, шулай ук алар- дан ярдәм дә сорамыйм. Алар бит кеше ашаучылар, минем җитмеш яшьлек картымны асучылар.
Лукач. Ул бабай синең картың идеме?
Арина. Әйе, картым иде, ул хәзер юк инде.
Берничә тавык тотып Гиммлер белән Франц керә.
Гиммлер. Менә сезгә тагын тавыклар, тизрәк йолкыгыз.
Арина. Юк, йолкымагыз, алар минем тавыкларым!
Гиммлер. Әле син, убырлы карчык, исәнмени?
Арина. Күрәчәгем булганга, исән шул. Картым белән асып үтергән булсагыз, мондый түбәнлекне күрмәгән булыр идем. Бирегез минем тавыкларымны!
Гиммлер. Туктыйсыңмы, юкмы син, эт!..
Арина. Юк, туктамыйм. Исән чакта тавык-казымны сезгә ашатмам.
Гиммлер. Ашарбыз. Сезнең һәммәгезнең теленә немец кургашыны басарбыз. (Револьверын чыгарып Аринага төзи).
А р и н а. Их син, адәм актыгы! Көчсез карчыкка корал төзисең. Җитмәсә тагын үзегезне укымышлы кешеләр итеп саныйсыз. Кеше суючылар, караклар!..
Гиммлер. Тотып бугазын чәйнәмәс борын, күз алдымнан алыгыз! Арина. Юлбасарлар!
Гиммлер (солдатларга). Ни карап торасыз! Алыгыз!
Франц барып Арннаиы тота.
Арина. Әй сез, кешеләр, күрегез, ишетегез!.. Гиммлер. Кычкыртмагыз, авызын томалагыз!
Ариманы өстерәп алып китәләр.
Лукач, тирән кичереш астында, күз яше белән катнаш җырлый.
Л у к а ч Дунай буйлап кәрван килә,
Кәрван кИлә тезелеп,
Матур думай, гүзәл Дунай,
Сагынам сине өзелеп.
Тукта инде, бу казларны юып казанга салыйм, пешә торсыннар. (Казларны алып китә).
Бераздан Франц керә.
Франц. Менә ичмасам уңай туры килде. Кеше югында бу сандыкны бушатыйм әле. (Барып сандыкны ача башлый.)
Сандыктан Мансур чыга.
Мансур. Син нишлисең, сволочь!..
Франц куркудан идәнгә утыра.
Франц. Геноссе...
Мансур. Байлык, мал кирәк булдымы? Бөтен Европаны талап туймадыгыз, инде көчсез картларны җәберләргә керештегезме?
Франц. Геноссе, мин ялгышлык белән...
Мансур. Ялгышлык беләнме?
Франц. Гафу үтенәм (тезләнә).
Мансур. Гафу үтенәсеңме? Сезнең ише еланнарны бездә менә болай гафу итәләр. (Буып үтерә. Кесәләрен актара). Оһо... Хатын-кызлар сәгате, алтын йөзек, алкалар... Иң кирәклесе эләккән икән. (Тагын актара. Хат табып укый.) Хильди, якшәмбе көн Киевта, киләсе якшәмбедә Москвада булабыз...“ Әйе, булырсыз. Ләкин җиңүче булып түгел, тиздән рус туфрагына әйбәт ашлама булырсыз. (Тагын актара. Куен дәфтәрен ала. Укый). 9 нчы июльдә миңа бер усал рус кызы туры килде. Ул минем кулымны тешләде, битемне тырнап бетерде. Шулай да мин аны җиңдем". Нинди кабахәт, нинди җирәнгеч!.. Инде хәзер китсәм дә ярый торгандыр. Әйе, сигнал бирергә дә, тизрәк качарга кирәк. Каһәр төшсен, тагын керәләр. Бу үләксәне кая куйыйм соң. (Франции сандыкка сала, үзе мич казнасына яшеренә.)
Лукач керә.
Лукач. Бичара карчыкны кычкыртып астылар... Франц, Франц, син кайда?1 Яңа гына шунда кереп киткән иде бит. Кайда икән?
Эзләргә керешә, каршысына Мансур чыгып баса.
Мансур. Менә ул кайда!
Лукач. Комрад, син кызылармеецмы, әллә өрәкме?
Мансур. Таны, кем соң!
Лукач. Алла хакы өчен миңа тимәгез. Мин сезнең кеше... (Тезләнеп кулларын күтәрә.)
Мансур. Тор, кулыңны төшер! Мин сине бик яхшы беләм.
Л у к а ч. Беләсең? Ничек?
Мансур. Тыңлап тордым. Сөйлә, син нинди кеше?
Л у к а ч. Мин мадьяр. Минем әтием сезнең Россиядә пленда булган, 18 нче елны Кызыл Армиядә мадьяр полкында хезмәт иткән. Минем әнием рус кызы, Волга буеннан. Алар мине монда озатканда.
руслар белән сугышмаска, җае туры килү белән кызыллар ягына чыгарга кушып җибәрделәр.
Мансур. Рәхмәт, дустым. Миңа ярдәм ит, мин сине болар тырнагыннан коткарырмын.
Лукач. Комрад, чынлап әйтәсеңме?
Мансур. Әйе, коткарырмын. Син миңа берничә^ граната хәзерлә. Мин менә шушы мич казнасында булырмын.
Лукач. Керәләр, кач!
Мансур яшеренә, Гильбах белән Гиммлер керә.
Гильбах. Юк, юк, мин моңа ышанмыйм. Ниндидер бер мужик немец офицерын үтерсен имеш.
Гиммлер. Кызганычка каршы, капитан әфәнде, ышанырга туры килә. Ул эшне мин үзем тикшереп, гаепле кешесенә җәзасын бирдем.
Гильбах. Авылдагы гаскәрләрнең хәвефсезлеге тәэмин ителгәнме?
Гиммлер. Төнге разведкаларга кешеләр җибәрелгән. Төрле якка каравыл һәм дозорлар куелган. Ләкин солдатлар арасында кайнар азык булмауны сәбәп итеп, ризасызлык күрсәтүләр күренгәли.
Гильбах. Азык белән ягулык мәсьәләсе безнең өчен җитди мәсьәлә. Бу турыда командованиега уйларга вакыт иде. Шулай да солдатларны ничек туйдырырга уйлыйсыз?
Гиммлер. Руслардан калган каты яралы бер ат бар, шуны суйдырырга телим.
Гильбах. Нигә телефон, радио куелмаган?
Гиммлер. Монда сезгә уңайсызламасыннар өчен, кладовойга урнаштырдык. Мин хәзер теге атны суйдырырга барам. Сез монда пленныйлардан допрос алсагыз иде, бәлки сугыш сере өчен кыйммәтле материаллар бирерләр.
Гильбах. Яхшы, барыгыз. Зинһар солдатларны туйдыру чарасын күрегез.
Гиммлер китә, солдатлар Дубноны кертәләр.
Син кем?
Дубно. Крестьян.
Гильбах. Большевикмы?
Дубно. Түгел, гади колхозчы.
Гильбах. Алай булгач ни өчен каршылык күрсәттең?
Дубно. Иптәшемне солдатларыгыз атып үтергәч, үз-үземне сакларга тырыштым.
Гильбах. Ашлык басуына утны син салдыңмы?
Дубно. Юк, салмадым, сезнең снарядлардан кабынды.
Г и л ь б а х. Комиссарлар кая чигенде?
Дубно. Нинди комиссарлар?
Гильбах. Кызылармеецлар кая китте?
Дубно. Күрмәдем. Мин басуда иген саклый идем.
Гильбах. Ялганлыйсын, мужик! Сиңа биш минут вакыт бирәм. Йөзеңдәге маскаңны, йөрәгеңдәге мәкерле хәйләңне 'алып ташла да, минем сорауларыма дөрес җавап бир.
Дубно. Мин дөрес сөйлим, офицер әфәнде.
Гильбах. Юк, ялганлыйсың! Басуда нишли идең?
Дубно. Әйттем бит, ашлык саклый идем.
Г а л ь б а х. Ни өчен авылны җимереп, хайваннарны куып киттегез?
Дубно. Белмим, мин ул чагында авылда түгел идем.
Гильбах. Гаскәрләрегезнең саны күпме иде?
Дубно. Әйтә алмыйм.
Гильбах. Нинди кораллары бар?
Д у б н о. Күрмәдем.
Г и л ь б а х. Сиңа ничә яшь?
Д у б н о. Оныттым.
Гильбах. Ярый алайса, мин сиңа исеңә төшерергә булышыйм. (Солдатларга.) Күзен бәйләгез!..
Дубноның күзләренә резина кыршау кигезәләр. Әрнүенә чыдаша алмыйча ул ыңгыраша башлый.
Дубно. Чишегез, әйтәм.
Гильбах. Аһа, әйтәсеңме?
Дубно. Тизрәк чишегез, һәммәсен дә әйтәм.
Резина кыршауны күзеннән алалар, ләкин Дубконың ике күзе дә тишелеп аккан инде.
Гильбах. Я, мин тыңлыйм. Нигә эндәшмисең? Сиңа әйтәләр түгелме?
Дубно. Юк, бер суз дә ала алмассыз!
Гильбах. Алай булгач, ни өчен күзеңне чиштердең?
Дубно. Ерткыч күзләреңә карап соңгы сүзләремне әйтмәкче идем.
Гильбах. Мин сиңа тагын да катырак, тагында зәһәрлерәк җәза бирермен.
Дубно. Үлемнән да каты җәза бирә алмассың! Ватан өчен үлү, бездә изге әмәл ул.
Г и л ь б а х. Шулаймы?
Ата, Дубно егыла.
Чыгарып ташлагыз! Врачны кертегез.
Дубноны алып китәләр, Гильбах тәмәке кабызып, котырган бүре төсле, әрле-бирле йөри. Араиовичны кертәләр.
Әйдәгез, утырыгыз, менә сезгә Милан папиросы, рәхим итегез.
Аранович. Рәхмәт. Мин тартмыйм,
Гиммлер керә, бер читтә тынлап тора.
Гильбах. Сез кем буласыз?
Аранович. Медицина врачы.
Гильбах. Кайда укыдыгыз?
Аранович. Үз шәһәрләребезнең берсендә.
Гильбах. Еврейләрнең үз шәһәрләре бармыни?
Аранович. Әйе, бар.
Г ильбах. Гаҗәп, беренче кат ишетүем. Армиягә күптән алындыгызмы?
Аранович. Күптән.
Гильбах. Шулай да?
Аранович. Сезнең өчен барыбер түгелме?
Г ильбах. Әлбәттә, барыбер. Тик мин сезнең хәлегезне сорашырга, авыр кайгыгызны уртаклашырга телим.
Аранович (ирония белән). Илтифатыгыз өчен рәхмәт.
Гильбах. Ирегез бармы?
Аранович. Анысы сезнең Вазыйфагызга керми торгандыр дип беләм.
Гильбах. Шулай, ханым әфәнде, сез хаклы. Тик мин сезгә борчылмаска, үзегезне тыныч тотарга киңәш бирер идем. Сезнең кебек культура көчләрен без тәкъдир итәбез, бигрәк тә матур хатын-кызны. Еврей кирелеген ташлагыз да, тулы мәгълүматлар бирегез. Сез нинди частьтан идегез?
Аранович. Юкка вакытыгызны әрәм итеп сорашмагыз. Барыбер максадыгызга ирешә алмассыз.
Гиммлер Арановичның арт ягыннан килеп револьвердан ата,
Аранович егыла. Гиммлер Гильбах каршысына килеп баса.
Г и м м л е р. Либераллык, филантропия белән шөгыльләнергә безнең вакытыбыз юк, капитан әфәнде!..
Алагаемга Гильбахның яңагына суга.
Гильбах. Гафу итегез, капитан әфәнде, культуралы кеше булуын игътибар алып йомшаклык методы белән теләгемә ирешмәкче идем.
Гиммлер. „Культура" сүзен ишетүгә безнең револьверга тотынуыбызны онытмаска иде, капитан әфәнде. Немец халкы алдында рәхимсез катылыктан башка бернинди дә метод булмаганны тагын бер кат исегезгә төшерәм. (Ишеккә барып кычкыра.) Пленныйларның берсен дә допроска кертмәгез! Барсын бер бауга бәйләгез да, танк артына тагып, урам буенча өстерәп йөртегез!..
ПӘРДӘ төшә.
Өченче пәрдә
БЕРЕНЧЕ КАРТИНА
Шул ук өй эче. Пәрдә ачылганда йокымсырап Альберт сакта тора. Ашъяулык, катык, чәнечкеләр тотып Лукач керә.
Л у к а ч. Смирно! Часовой шулай торырга тиешме?
Альберт. Гафу итегез, ефрейтер әфәнде, ике төн йокламаган идем.
Лукач. Ярый, бер юлга кичерәм. Моннан соң күрсәм, кара аны. Бар, урыныңа бас!
Альберт ишек төбенә барып баса,
Лукач өстәлгә ашъяулык, чәнечкеләр тезеп куя.
Акрын гына жырлый.
Дунай буйлап кәрван килә.
Кәрван килә тезелеп, Матур Дунай, гүзәл
Дунай, Сагынам сине өзелеп.
Тәрәзәдән нәрсәдер күргән булып
Өй артында ниндидер кеше йөри. Бар, кара әле.
Альберт китә.
Комрад, комрад!
Мансур (мич казнасыннан башын сузып). Нәрсә бар?
Лукач. Менә мә, бая сораганнарың булды. (Гранаталар бирә.) Мансур. Рәхмәт, иптәш. Болар кая соң? Берсе дә күренми. Лукач. Теге солдатны эзлиләр.
Мансур. Кайсы солдатны?
Лукач. Минем белән каз йолыккан солдатны.
Мансур. Соң?
Лукач. Шул. Ул бит югалды.
Мансур. Кайчан?
Лукач. Бая менә монда кереп киткән иде, шуннан чыкмады.
Мансур. Шулай да кызык. Кая китте икән ул?
Лукач. Ярый, кыланма, уңган егет икәнсең, молодец. Кешесен эләктергәнсең, күптән аңа шул кирәк иде. Тик син аны кая яшердең?.. Чу, керәләр.
Мансур яшеренә. Альберт керә.
Тоттыңмы?
Альберт. Юк, ефрейтор әфәнде, анда беркем дә күренми.
Лукач. Нишләп күренмәсен. Тәрәзә астында посып тора иде.
Альберт. Юк, ефрейтор әфәнде, бөтен җирне тикшереп чыктым, тыштагы часовойлар да күрмәгәннәр.
Лукач. Әйдә әле минем белән, хәзер эзләп табарбыз.
Китәләр. Мансур ’чыга.
Мансур. Яхшы булды. Хәзер тыныч чакта сигналны бирергә кирәк. (Мич алдына бара.)
Ишектә Гильбах күренә.
Гильбах (Мансурны күрүгә). Ах аллам!
Кычкыра. Яшеннән качкан эт шикелле кире борылып чыгып китә.
Тышта тревога күтәрелә, йөгерешеп йөрүләр ишетелә.
Мансур. Шәйтан алгыры, тагын булмады.
Яшеренә, ишек-тәрәзәләрдән штыклар сузыла.
Гильбах (тыштан). Тере көйгә тотып алырга! Куркак куяннар, әрәм тамаклар, җаныгызны җәһәннәмгә җибәрмәс борын шул кызыл шәйтанны тотып алыгыз!..
Курка-курка гына ишек-тәрәзәләрдән солдатлар керә. Өй эчендә беркемнең дә булмавын күреп гаҗәпкә калалар. Гильбах белән Гиммлер керә.
Гильбах. Тоттыгызмы?
Альберт. Юк, капитан әфәнде.
Г и л ь б а х. Ничек юк?
Альберт. Монда беркем да күренми.
Гильбах. Берәр җиргә яшеренгәндер, җентекләп карагыз.
Солдатлар бөтен җирдән эзлиләр.
Гиммлер. Капитан әфәнде, кайда ул күргән кызылармеецыгыз?
Гильбах. Менә шунда мич алдында тора иде.
Гиммлер. Сездә, капитан әфәнде, артык дәрәҗәдә алкоголь куллану нәтиҗәсендә, галлюцинация башланган, я бөтенләй акылдан шашкансыз. Монда нинди кызылармеец булсын.
Гильбах. Ышаныгыз, капитан әфәнде, бар иде.
Гиммлер. Булгач кая соң ул?
Гильбах. Чыгып качкандыр.
Гиммлер. Бу мөмкин түгел, чөнки ишек төбендә часовойлар, тәрәзә төбендә солдатлар тора.
Гильбах. Изгеләр исеме белән ант итеп әйтәм, кызылармеец формасында бер кеше арты белән тора иде.
Г и м м л е р. Калдырыгыз. (Солдатларга.) Барыгыз, урыннарыгызга барыгыз!
Солдатлар китәләр.
Капитан әфәнде, бу нинди куркаклык, бу нинди немец офицерствоның намусын пычратучылык. Мин сезнең бу эшегезне командованиега белдерәм.
Гильбах. Кичерегез, капитан әфәнде, үзегезгә мәгълүм, өч тәүлек йоклаганым юк. Шуның нәтиҗәсендә чынлап та миндә галлюцинация башлангандыр.
Альберт керә.
Альберт (Гильбахка). Капитан әфәнде, җибәрелгән солдатлар кайтты. Франц Шульцне тапмаганнар.
Гильбах (Гпммлергә). Капитан әфәнде, аның кая китүе мөмкин?
Г и м м л е р. Әйе, Көнчыгыш әкиятендәге тылсымлы йөзек шикелле югалды.
Гильбах. Бәлки ул руслар ягына чыккандыр?
Гиммлер. Уйларга да ярамый. Чөнки мин аны Франция походыннан бирле беләм. Германия гегемониясе өчен җанын бирергә риза булган ышанычлы солдат иде. Бу һич шиксез, ни дә булса берәр серле җинаять белән бәйләнгән булырга тиеш. (Ишеккә барып кычкыра). Часовой!
Альберт керә.
Яңа килгән поварны чакырыгыз!
Альберт китә, Лукач керә.
Л у к а ч. Сезнең чакыруыгыз буенча, капитан әфәнде.
Гиммлер. Франц Шульц кайда?
Лукач. Мин бүген генә килдем, капитан әфәнде, фамилиясе белән беркемне дә белмим.
Гиммлер. Бая синең белән бергә каз йолыккан солдат кая ул?
Лукач. Белмим, капитан әфәнде.
Г и м м л е р. Ничек белмисең, сез бит бергә булдыгыз?
Лукач. Әйе, булдык, капитан әфәнде, шушы йортның карчыгын ясарга алып киткәннән соң ул монда кайтып кермәде.
Гиммлер. Ул карчыкны урамга кадәр генә озатты. Аннан мин аны өйгә кертеп җибәрдем.
Лукач. Мин күрмәдем, капитан әфәнде.
Гиммлер. Ничек күрмәдең. Мин сиңа әйтәм. ул өйгә кереп китте дим.
Лукач. Бәлки мин кухня янында чакта кергәндер...
Гиммлер. Димәк, син аны шуннан соң күрмәдең...
Лукач. Шулай, капитан әфәнде, күрмәдем.
Гиммлер. Китәргә мөмкин.
Лукач китә.
Гильбах. Бу солдатның нинди кеше икәнлеген яхшы беләсезме?
Гиммлер. Бүген генә Венгриядән килде. Личный эше белән танышканым юк әле.
Гильбах. Гаҗәп, искитәрлек гажәп. Күз алдыңда кеше югалсын имеш!
Гиммлер. Әйе, бу серле йомгакның мәкерле җинаять белән чорналуы турында икеләнеп торырга урын калмады. Франц Шульц тере булса да, үле булса да шушы йортта булырга тиеш.
Альберт керә.
Альберт. Икенче ротадан сезгә пакет.
Гильбах язуны алып укын.
Гиммлер. Нәрсә турында язалар?
Г ильбах. Ат итеннән пешкән ужинны ашамыйбыз, дип солдатлар тавыш чыгарганнар.
Гиммлер. Ах ул хамиар! Рус туфрагына басу белән рус чире йога башлады.
Г ильбах. Капитан әфәнде, барыгыз, бу җитди мәсьәләне тизлек белән чишегез. Тик мин сезгә тупас приемнарыгызны калдырып торырга кушам.
Гиммлер. Андый хамнар белән ничек эш итәргә кирәк икәне#, без беркемнән дә сорамыйбыз, капитан әфәнде! (Китә).
Альберт керә.
Альберт. Капитан әфәнде, сезне аппаратка чакыралар.
Китәләр. Мансур чыга.
Мансур. Моннан да уңайлы вакыт табыл булмас. Инде сигналны бирергә кирәк. (Мич алдына бара, авызына керосин кабып өч тапкыр утка бөрки, кире урынына яшеренә.)
Лукач кереп тәрилкәләр тезә, Гильбах керә.
Г и л ь б а х. Солдат, ужин буламы?
Лукач. Була, капитан әфәнде, хәзер ашарсыз.
Мотоциклитчылар киеменнән майор Кауфман керә.
Кауфман. Хәерле көн, капитан әфәнде!
Гильбах. Хәерле көн, майор әфәнде. Ничек монда килеп чыктыгыз.
Кауфман. Бик мөһим приказлар булганга, дивизия командующие аерым җаваплылык белән мине монда жибәрде. Менә сезгә баш командованиенең һөжүм итү турында яңадан төзелгән оператив планы. Бусы иртәнге көн өчен сезнең батальонга дивизия штабының житди фәрманы.
Гильбах. Яхшы, бик яхшы, бик вакытлы фәрманнар, майор әфәнде. Берьюлы сводка өчен материаллар да бирер идем. (Кәгазьләр бирә.) Кауфман (эре төс белән сигара кабыза. Укый). „Безнең танк батальоныбыз авылга һөҗүм итә башлагач, крестьяннар, кызылларның тылында баш күтәреп, безгә ярдәм иттеләр. Каты сугышлардан соң кызылларның ике дивизиясе тар-мар ителде. Өч мең плен алынды. Калганнары качып котылды. Илле танк, йөз пушка, биш йөз пулемет кулга төшерелде".
Гильбах. Ягез, майор әфәнде, сезгә ошыймы?
Кауфман. Саран, артык дәрәҗәдә саран төзелгән. Әгәр дә мин сезнең урыныгызда булсам тагын да күпертебрәк язар идем.
Гильбах. Германиянең өстенлеге өчен кирәк икән, теләгән кадәр язарга мөмкин, әйтегез.
Кауфман. Языгыз: „Крестьяннар безне, русларның иске гадәте буенча, авыл башына чыгып икмәк-тоз белән котлап каршы алдылар. Фюрер исеменә мең тонна Украина бодае, йөз баш сыер, бер тонна атлан май бүләк иттеләр".
Гильбах. Акыллы тәкъдим.
Кауфман. Языгыз: „Крестьяннар, үз куллары белән илле комиссарны тотып бирделәр".
Гильбах (яза). Беттеме?
Кауфман. Әйе, бүгенгә житеп торыр. Хушыгыз.
Гильбах. Майор әфәнде, Украина казларының итеннән пешергән ужиныбызны ашап китсәгез иде.
Кауфман. Рәхмәт. Минем әле уң флангыдагы пехота полкына керәсем бар.
Гильбах. Мин бая штаб белән телефонда сөйләшкән идем. Ягулык материаллары, азык мәсьәләсен тагын бер кат исләренә төшерсәгез иде.
Кауфман. Яхшы, мин сезнең үтенечләрегезне җиренә җиткерермен. (Китә.)
Гильбах планнарны карарга керешә, йөгереп Гиммлер керә, ерткычларча кычкыра.
Гиммлер. Вас ист дас? Бу нинди кабахәтлек? Бу нинди хаинлек? Гильбах. Сезгә ни булды, капитан әфәнде?
Гиммлер. Кем мичкә якты?
Гильбах. Беркем дә якканы юк.
Гиммлер. Ялган!.. Хәзер генә шушы өйнең морҗасыннан ут чыкканын күрдем.
Гильбах. Ялгышасың, капитан әфәнде, бу өйдә миннән башка беркем дә булганы юк. Ут ягу түгел, хәтта тәмәке кабызганым да булмады. Ышанмасагыз менә мичне карагыз.
Барып мичне карыйлар.
Гиммлер. Юк, юк мин ышанмыйм. Франц Шульцның юкка чыгуы,, ут вакыйгасы, бу өйдә нинди дә булса бер серле көчнең барлыгын исбат итә. Шуның өчен мин яңадан бер кат тентү ясарга уйлыйм.
Гильбах. Нәтижә бирерлек булса, әлбәттә, ясарга кирәк.
Альберт керә.
Альберт. Капитан әфәнде, алгы позициядән телефонга сорыйлар. Гильбах белән Альберт китәләр, Гиммлер бөтен жирне актара, җентекләп тикшерә. Ахырдай сандыкка килеп, каерып ача, куркын кала, ишеккә барып кычкыра.
Гиммлер. Капитан Гильбахны чакыртыгыз!
Гильбах керә.
Г и л ь б а х. Нәрсә бар?
Гиммлер. Франц Шульцны таптык.
Гильбах. Таптыгыз. Кайда ул?
Г и м м л е р. Әнә, сандыкта.
Гильбах. Әллә ул, подлец, исереп йоклаганмы?
Г и м м л е р. Ул үтерелгән.
Гильбах. Үтерелгән?! Ничек?
Гиммлер. Буып булса кирәк. Менә карагыз, тәненең бер җирендә дә яра эзе юк.
Гильбах. Мин башыма сыйдыра алмыйм. Аны кем үтергән дип уйлыйсыз?
Г и м м л е р. Бу җинаятьнең шаһиты булырлык бер генә кеше дә юк.
Лукач керә.
Лукач. Ужин өлгерде, капитан әфәнде.
Гильбах. Кертегез, офицерларны чакырыгыз.
Лукач. Яхшы. (Китә башлый.)
Лукачның каршысына ерткычларча Гиммлер килеп баса.
Г и м м л е р. Хаин, кеше үтерүче!
Лукач. Аңламыйм, капитан әфәнде.
Гиммлер. Үз телеңнән икърар ит. Франц Шульцны ни өчен үтердең?
Лукач. Юк, капитан әфәнде, мин үтермәдем.
Гиммлер. Ялган, син үтергәнсең! Аның өйгә кереп киткәнен тыштагы часовойлар күргәннәр.
Лукач. Ышаныгыз, капитан әфәнде, мин аны үтермәдем.
Гиммлер (ишеккә барып). Часовой!
Альберт керә.
Альберт. Ни боерасыз, капитан әфәнде.
Гиммлер. Алыгыз! Тиешле урынына илтеп ябыгыз.
ПӘРДӘ төшә
ӨЧЕНЧЕ ПӘРДӘ
ИКЕНЧЕ КАРТИНА
Шул ук бүлмә. Өстәл әйләнәсендә бөтен офицерлар утырганнар. Шактый исерекләр. Гиммлер кулына тост тотып, речь сөйли.
Г и м м л е р. Без Австрия, Чехо-Словакияне баш идердек. Польшаны таптап издек. Дания, Норвегия, Голландияне чәйнәп йоттык. Франция, Бельгияне асып кистек. Югославия, Грецияләрне кол иттек. Бөтен Европаны үзенә буйсындырырга көченнән килгән бөек немец халкы, гасырлар буе безне кыйнап килгән рус дәүләтен дә тиздән һәлак итәчәк. Югыйсә ниндидер рус, украин, белорус, татар, монгол халыклары дөньяда безнең белән бер тигез яшәргә җыенсыннар имеш. Мин, саф канлы немец булу сыйфатым белән әйтәм: дөньяда фәкать немец халкы гына рәхәт яшәргә хаклы, башка кара нәсел халыклары безгә кол булырга, безнең гегемонлыгыбыз өчен хезмәт итәргә тиешләр. Минем дөньяда өч ләззәтем бар: беренчесе — хатын-кыз, икенчесе — аракы, өченчесе — кан! Әгәр дә мин һәр кич саен туларның берсен генә үтәмәсәм, йоклый алмыйм. Менә хәзер дә мин шуларның беренчесен телим! (Чайкала-чайкала урныннан тора. Револьвер кобурасына тотына. Китә башлый.)
Гильбах. Кая, капитан әфәнде?
Г и м м л е р. Матур кыз эзләргә барам.
Гильбах. Бик яхшы беләсез ич, капитан әфәнде, бу авылда хатын-кыз заты юк.
Гиммлер. Ул чагында кан телим мин, кан! Теге венгер солдатын атарга чыгам.
Гильбах. Сабыр итегез, сез исерек.
Гиммлер. Минме исерек?
Гильбах. Әйе, каты исерек!
Гиммлер. Ялгышасыз, капитан Гильбах, мин әле безнең бүгенге сводкабызда әйтелгән немец солдаты шикелле бер үзем мең рус белән сугышып җиңә алам. Мин әле, шушы килешемдә йөз кешене үтерә алам. Гильбах. Әлбәттә, үтерә аласыз, ул турыда һич шикләнмибез. Ләкин сезгә бүген ятып йокларга кирәк.
Гиммлер. Юк, мин әле немец солдатын үтерүче венгер этен җәһәннәмгә җибәрмичә йокламыйм.
Гильбах. Сез аны иртәгә закон нигезләренә туры китереп эшләрсез. Ә хәзер бераз ял итегез. Беләсез, озакламый русларга һөҗүм башлана.
Г и м м л е р. Кая, миңа эчәргә аракы бирегез!
Гильбах. Әйтәм бит, сезгә артык эчәргә ярамый, капитан! Гиммлер. Ни өчен ярамый?
Гильбах. Чөнки үз чирегез тотуы бар.
Гиммлер. Анысы дөрес, ярамый шул. (Егыла, гырылдап йокыга китә).
Гильбах. Офицер әфәнделәр! Вакыт бик соң инде, берничә сәгатьтән һөҗүмгә китәргә тиешбез. Операция планыбыз сезгә билгеле, шул планыбызны уңышлы рәвештә үтеп чыгуыбызга, тиздән Москва ресторанында утыруыбыз шәрәфенә, фюрер саулыгына соңгы бокалларыгызны күтәрүегезне сорыйм!
Эчәләр.
Барыгыз урыннарыгызга, мин берничә сәгать йоклап алырга уйлыйм, һөҗүм башланыр алдыннан һәр солдатка спирт бирергә онытмагыз!
Офицерлар чыгып китәләр. Гильбах өсләрен сала.
Часовой!
Альберт керә.
Альберт. Ни боерасыз, капитан әфәнде?
Гильбах. Йорт әйләнәсенә каравыллар куелганмы?
Альберт. Әйе, капитан әфәнде, куелган.
Гильбах. Сез минем ышанычлы солдатым, мине өй эчендә сакларсыз. Тышка башкаларны куйсыннар.
Альберт. Яхшы, капитан әфәнде. (Китә.)
Гильбах йокларга ята, бераздан Альберт керә, ишек төбенә утыра, өй эчендә тынлык. Бары тик өй чикерткәсенең чырылдавы, Гиммлер белән Гильбахнын гырылдап йоклаганнары гына ишетелә Бераздан утырган җирендә Альберт та йокыга китә. Акрын гына Мансур чыга. Альбертны буып үтерә, ишекне эчке яктан бикләп ала, аяк очы белән генә барып Гиммлерны буа, бөтен коралларын ала, Гильбахны уята.
Мансур (Гильбахны уята). Капитан әфәнде!
Гильбах (йокы аралат). Кем ул мине борчырга җөрьәт итә?
Мансур. Бу мин, капитан әфәнде, торыгыз, вакыт җитте!
Гильбах (Мансурны күреп). Каравыл!
Мансур. Кычкырма, елан! Хәзер граната ташлыйм! (Кизәнә.) Кулыңны күтәр! Әйдә, менә шул сандыкка кереп ят!
Гильбах. Господин рюссиш комиссар...
Мансур. Шпрейхен мешпрейхен юк, капитан әфәнде, әйдә, кер шул сандыкка!
Гильбах сандыкка керә.
Гильбах. Сез минем сүземне тыңлагыз әле.
Мансур. Әйдә, күп сөйләнмә, кара аны, тыныңны чыгарасы •булма!
Өстеннән бикләп ала, бөтен документларны җыйнап кесәсенә сала. Еракта ,Ура“ кычкырган тавышлар ишетелә.
Әнә партизаннар киләләр!
Тыштан (дөбердәтеп). Капитан әфәнде, торыгыз, безгә һөҗүм итәләр!
Каты атышу башлана, шартлау авазлары, танк тавышлары, немецларның йөгереп качканнары ишетелә.
Мансур. Качмагыз, барыбер котыла алмассыз! (Тәрәзәдән гранаталар ташлый.)
Тынлык. Ишек кагалар.
Кем ул?
Сергей. Бу мин, Антон агай, Сергей!
Мансур ача, Сергей керә. Мансурны күрүгә аптырап кала.
Сергей. Антон агайлар кайда?
Мансур. Алар юк инде.
Сергей. Ничек юк?..
Мансур. Кичә икесен дә чиркәү капкасына астылар.
Сергей. Астылар?.. Ә соң күптән түгел безгә сигналны кем бирде?
Мансур. Мин.
Сергей. Син?
Мансур. Мине Антон бабай үзенең серле мич казнасына яшергән иде. Ул миңа сезнең турыда сөйләде. Аларны алып киткәч, мин төн буе бөтен вәхшәтлекләр шаһиты булып мич астында яттым.
Сергей (үлекләргә күрсәтеп). Боларны син башкардыңмы?
Мансур. Әйе, Сергей иптәш, андыйларны мин байтак тончыктырдым. Берсен экспонат итеп сезгә тереләй калдырдым.
Сандыкны ача, капитан Гильбах чыга.
Сергей. Алай икән... Асыл кош булырга кирәк.
Мансур. Менә дигәне, капитан, танк батальонының командиры.
Сергей. Рәхмәт, иптәш.
Лукач керә.
Лукач. Иптәш кызылармеец, син исәнмени?
Мансур. Әйе, исән. Димәк, син да котылдың?
Лукач Ба, мин кемне күрәм... Капитан әфәнде, шушы хәлгә төшүеңне тәбрик итеп, яңагыңа берне кундырыйм әле. (Сугарга кизәнә.)
Сергей (Лукачны тотып кала). Чү-чү! Бездә коралсыз кешене кыйнарга ярамый!
Лукач. Ә алар сезнекеләрне кыйнаганда ярыймы?
Сергей. Шуның өчен дә алар фашистлар ич! Алыгыз, Кызыл Армия командованиесенә илтеп тапшырыгыз!
Китә башлыйлар.
ПӘРДӘ төшә